Логотип «Мәйдан» журналы

Әдәби тәнкыйть ни хәлдә? (2021-2022 елларда дөнья күргән язмаларга күзәтү)

Әдәби тәнкыйтьнең хәл-торышы гомум әдәби процесс, бу өлкәдә эшләүчеләрнең саны, аларның фәнни-теоретик әзерлеге һәм социаль-мәдәни шартлар белән бәйле. Аның әдәби барыштагы урыныннан канәгать булган ч...

Әдәби тәнкыйтьнең хәл-торышы гомум әдәби процесс, бу өлкәдә эшләүчеләрнең саны, аларның фәнни-теоретик әзерлеге һәм социаль-мәдәни шартлар белән бәйле. Аның әдәби барыштагы урыныннан канәгать булган чор юк бугай ул.
Бу аңлашыла да, чөнки аерым китап булып яисә журналларда басылып чыккан әсәрләрнең бик азы гына үз бәясен ала, аннан да бигрәк чор сүз сәнгатенең төп тенденцияләрен ачып, киләчәк үсеш перспективаларын билгеләү вазифасын үтәп бетерә алмавы күз алдында. Соңгы корылтайда әдәби тәнкыйть турындагы чыгышында Г. Гыйльманов та моңа махсус тукталып, сәбәпләрен атап киткән иде. Аларны кабатламастан, бер-икесенә тукталып үтәсем килә. Билгеле булганча, тәнкыйть төрләре буларак без профессиональ тәнкыйть, язучы тәнкыйте һәм укучы тәнкыйтен аерып чыгарабыз. Беренчесен тәшкил итүчеләр теоретик белеме, әдәбият һәм тәнкыйть тарихын яхшы белүе, әсәр закончалыкларына таянып эш итүе белән аерылып тора. Кызганыч ки, соңгы 10-15 елда профессиональ тәнкыйть күзгә күренеп кимеде һәм моның сәбәбе дә яхшы билгеле. Бу татар әдәбиятын укыту һәм өйрәнү белән махсус шөгыльләнүчеләрнең бик аз булуы (нигездә, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ һәм КФУ хезмәткәрләре, укытучылары). Актив эшләүче галим-голәмә арасында яңа исемнәр күренмәде. Шулай да Алабуга Институтыннан Г. Даутовның тәнкыйть секциясе аша Язучылар берлегенә кабул ителүен искәртеп китәсем килә.
Язучыларның бер өлеше (күпләрдән аермалы буларак, болары инде язучы гына түгел, ә китап укучы да) каләмдәшләре иҗатына битараф булмыйча, тәнкыйть язмалары белән чыгыш ясый. Дөрес, язучы тәнкыйте эмоциональлеге, ихлас хис-кичерешләргә, еш кына истәлек-хатирәләргә таянуы белән характерлана. Ә менә укучы тәнкыйте журналларда бик сирәк кунак икән, алар хәзер тулысы белән диярлек интернет челтәрләренә күчкән. Әдәби әсәрләрнең интернет челтәре аша укучыларга тиз арада килеп ирешүе, социаль челтәрләрдә әдәби тәнкыйтьнең «фикер алышу» формасын, ягъни «җанлы тәнкыйть»не активлаштырды. Бу күренеш әсәр турында кыска гына фикер әйтеп, аны киң җәмәгатьчелеккә таныту мөмкинлеге бирә. Әмма куркыныч ягы шунда, һәркем үзенең язганнарын урнаштырып, шактый йомшак әсәрләрне дәлилсез мактауга, иҗат үрнәге буларак таратуга китерә, аерым очракларда исә алар турында шактый беркатлы бәяләмәләр дә урын ала.
Соңгы ике елда әдәби тәнкыйтьнең яшәү, язучы һәм укучы белән аралашу урыны булып «Казан утлары», «Мәйдан» журналлары, «Мәдәни җомга» газетасы торды. «Идел», «Сәхнә», «Безнең мирас» һәм «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» кебек газета-журналларда да әдәбиятка, шул исәптән тәнкыйтькә караган язмаларга билгеле бер урын бирелә. «Казан утлары» журналында «Әдәби тәнкыйть», «Юбилей», «Җәһәт тәнкыйть», «Ерактагы утлар», ә инде «Мәйдан»да «Әдәби мохит», «Каләм яктысы», «Юбилей», «Яңа китап яктысы», «Дустанә шәрех», «Идел»дә яшьләргә юнәлтелгән «Әдәби суд», «Әдәби тәнкыйть», «Яңа китап», «Әдәбият дәресе» кебек рубрикалар тәнкыйтьне саклап калуга юнәлдерелгән. Мисал өчен, «Марат Кәбиров остаханәсе» сүз сәнгате серләренә төшенү өчен «Идел» журналы укучыларына осталык дәресе булып тора. «Ватаным Татарстан»да «Әдәбият», «Язучы фикере», «Мин кулыма китап алам», «Гамьле әңгәмә», «Манзара», «Җиденче каттан караш» кебек рубрикаларда әдәбиятка бәйле язмалар шактый. Талантлы журналист Рәшит Фәтхрахманов, аеруча Марат Кәбиров язмаларында әдәбиятка, шул исәптән тәнкыйтькә бәйле фикерләр дә еш урын ала. «Казан утлары» журналында Д. Заһидуллина берничә ел дәвамында алып барган «Җәһәт тәнкыйть» рубрикасы яшь авторларга ярдәм итү, иҗат серләрен аңлату-ачу максатына хезмәт итүе һәм оперативлыгы белән күпләрдә кызыксыну уятты. Соңгы вакытта бу рубриканың тукталуы вакытлы күренеш булсын иде. Бу эшкә башка тәнкыйтьчеләрне тарту мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Һәр язучы язганнары турында уй-фикер ишетергә тели, яшь авторлар моны аеруча көтә. Бәхеткә, «Мәйдан» журналындагы «Дустанә шәрех» рубрикасы әлеге максатка хезмәт итә. Яшь авторларның әсәрләре турында Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Лилия Фәттахова «шәрехләр»е кыска, тыгыз эчтәлекле һәм, иң мөһиме, тәнкыйди фикернең киңәш, уйлану, игътибарга алу рәвешендә итагатьле итеп бирелүе куандыра. Тәнкыйтьнең яшәү рәвеше булып теге яисә бу язучы иҗатына (гадәттә, юбилеена багышлана) фәнни конференцияләр дә тора, һәрхәлдә аны җанландыруга хезмәт итә. Язучы үзе катнашындагы мондый чарага мин баштарак «кирәкме икән?» дип караган идем. Ә инде дистәләгән укытучы һәм укучы, кайвакыт әти-әниләр дә әлеге язучы әсәрләре белән танышып, фикерләрен язып, чыгыш ясауларын күргәч, фикерем үзгәрде. Соңгы елларда Р. Миңнуллин, Р. Харис, А. Хәлим, Ф. Садриев, Х. Миңнегулов, Р. Гаташ, З. Хөснияр, А. Әхмәдуллин, Р. Сверигин, Р. Рахман (мин белмичә калганнары да байтактыр) иҗатлары буенча үткәрелгән чаралар матбугатта уңай бәя алды. Болардан тыш төрле районнарда гамәли юнәлештәге «Туган ягым әдипләре» дигән исем белән төбәк конференциясе яисә семинары үткәрелеп килә. Элекке еллардагы «Китап укучылар конференциясе»нең дәвамы дип кабул итәргә кирәк моны. Аларда шул төбәктә туып үсеп танылу алган һәм, шунда гомер итеп, шигырь-хикәя язу белән шөгыльләнүчеләр иҗаты тикшерелә. Бу матур күренеш, дәвамлы булсын, ул әдәбиятны пропагандалауга да, тәнкыйтькә дә ярдәм итә. Әмма монда байтактан сөйләнелеп киленгән мәсьәлә белән очрашабыз. Танылган әдип иҗаты да, шигырь язу белән шөгыльләнүче әсәрләре дә, нигездә, бертөрлерәк бәяләнә. Шуңа да әлеге чараларда Язучылар берлеге әгъзалары катнашу, һәвәскәрлек белән шагыйрьлек чикләре турында сүз алып бару һәм аны тыңлаучыларга җиткерү сорала.
Соңгы ике елда тәнкыйть язмалары шактый күп булып, аерым жанрларга өстенлек бирү дә күзәтелә. Арада юбилей язмасы, рецензия, тәнкыйди-биографик очерк, азрак санда иҗат портреты, проблемалы мәкалә, күзәтү мәкаләсе кебек жанрлар булып, әдипләрнең иҗат серләрен ачуга юл салыну, аналитик гомумиләштерүләре белән әдәби тәнкыйтьне баетуга хезмәт итә. Шул ук вакытта, сәяхәтнамә-юлъязма, фельетон, пародия, шарж, памфлет, эссе жанрларына караганнары бик аз яисә бөтенләй юк.
Әдәби барышка хас үзенчәлекләрне, гомуми тенденцияләрне билгеләү ягыннан күзәтү төсендәге язмалар мөһим урын алып тора. Кызганыч ки, алар күп түгел, әмма тикшерелә торган мәсьәләдәге уңай күренешләр, табышлар белән бергә, йомшак яклары ачыклана, ягъни тәнкыйтькә дә урын бирелә. Д. Заһидуллинаның «Татар әдәбияты ни хәлдә?» («Казан утлары». 2022. №4) язмасы берәүне дә битараф калдырмагандыр. «Әдәби әсәрләр бәйгесеннән соң уйланулар» рәвешендәге мәкаләдә хәзерге әдәби процесска проза әсәрләре мисалында бәя бирү омтылышы ясала. Мәсьәләнең җитдилеген билгеләп, «милли әдәбият – халыкның мәдәни югарылыгын билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе» булуыннан этәрелеп, аның алдына җитди таләпләр куелуын тагын бер искәртә. Тәнкыйтьченең фикере ачык булып, прозаның бүгенгесе һәм киләчәгенә өмет белән карый, сан һәм көч-куәт барлыгын да искәртә, әмма сыйфатның аксавын, осталык җитенкерәмәвен билгеләп үтә. Шул планда бәйгегә килгән хикәя, повесть, роман жанрында әсәрләрнең игътибарга лаеклыларына анализ ясый, дәлилле рәвештә уңышлы якларын ачып, киңәшләрен дә биреп бара. Нәтиҗә рәвешендә аерып чыгарылган кимчелекләрнең прозага гына карамавын һәркем яхшы аңлый, шуңа да алар турында һәрберебез кат-кат уйлангандыр.
Г. Гыйльмановның «Соңгы елларда әдәби тәнкыйть» («Мәдәни җомга». 2021. 28 май, 4 июнь) язмасында соңгы 4 елда әдәби тәнкыйтьнең торышы, төп көчләре, уңай күренешләр белән бергә, алда торган бурыч-мәсьәләләр җентекле тикшереп бәяләнә. Автор тәнкыйтьнең яшәеш формаларына тукталып, аеруча «җанлы тәнкыйть»нең активлашуын күрсәтә. Язучының укучылары белән очрашулары уңаеннан аерым әсәргә яисә иҗатка, әдәби процесска күзәтүләрнең кирәклеген, аларның тәнкыйтьне җанландыруын билгели. Язмада жанрлар ягыннан тәнкыйтьнең торышына бәя бирелеп, актив эшләүче тәнкыйтьчеләрнең урынын ассызыклый. Шуның белән бергә, бу төр иҗатның йомшак якларына, аларны хәл итү, тәнкыйтькә яшьләрне тарту мәсьәләләренә тукталып, конкрет тәкъдимнәр күрсәтеп үтелә.
Г. Моратның соңгы чор татар шигъриятенә күзәтү рәвешендә язылган «Шөгарә» сурәсе өмет уята» («Казан утлары». 2022. № 11) язмасы күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер. Хәзерге татар мәдәниятендәге борчу уяткан күренешләрне билгеләп – аерым алганда, җырларда шигърият булмау, заманча музыканың матәм маршы төсендә яңгыравы, театрда күмәклек белән мавыгып, хореографиянең алга чыгуы һ.б. – поэзиябезнең хәл-торышын күзәтүгә килә. Шигърияткә мөкиббән киткән шагыйрь поэзиянең яшәеш сфераларыннан куылып чыгарылуына борчылуын белдерсә дә, татар шигыренең яшәвен ассызыклый. 2021 елда 21 китап чыгып, авторларның күпчелеге яшьләр булуга сөенүен яшерми. Күңелендә урын алган китаплар арасында Р. Харис, Ф. Гыйззәтуллина, Л. Зөлкарнәй, Л. Гыйбадуллина, Л. Лерон, М. Кәбиров җыентыкларына тукталып үтә. Киң планда чор шигърияте турында матур бер күзаллау тудыра.
Г. Даутовның «Каләм фикер уята» («Мәйдан». 2022. № 2) мәкаләсендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан аерым язмаларга күзәтү ясап, бәя-мөнәсәбәтен белдерә. Р. Корбанның «Җидегәннән төшкән нур» романына бирелгән бәядә тарихи дөреслеккә тугры калуын, билгеле шәхесләр образы бирелешен хуплый. Шул ук вакытта әсәргә нисбәтле саллы гына тәнкыйди фикерләрен дә җиткерә.
Тәнкыйть мәкаләләренең иң зур күпчелеген юбилей язмалары тәшкил итә. Аларда язучы иҗатының зурлыгын, табышларын ачу, юбилеена ни-нәрсә белән килүен билгеләү төп максат булып тора. Күп тапкырлар әйтелгәнчә, тәнкыйди фикер, иҗатчының йомшак яклары, нәрсәгә игътибар итәргә тиешлеге читтәрәк кала. Шулай да юбилей язмалары бертөрле түгел. Бу урында тәнкыйть өлкәсендә тирән эз калдырган шәхесләрнең юбилейларына тукталып үтәм. 2021 елда Ф. Галимуллин (80 яшь), 2022 елда А. Әхмәдуллин (90 ел) һәм Р. Сверигин (90 яшь), тәнкыйть төрендә дә актив эшләүче Р. Рахман (60 яшь) юбилейлары билгеләп үтелде. Ф. Галимуллин турында Т. Галиуллин («М.Җ». 2021, 26 март), Ә. Закирҗанов («Мәйдан». 2021. № 3), А. Әхмәдуллин турында Х. Миңнегулов («М.Җ». 2022.), Р. Сверигин турында Ф. Галимуллин («М.Җ». 2022) һәм Р. Корбан («К.У». 2022. № 8), Р. Рахман турында Ә. Закирҗанов («Мәйдан». 2022. № 9), Л. Минһаҗева («М.Җ». 2022.), Г. Гайнуллина («К.У»., 2022. № 9) мәкаләләре эчке бер җылылык, ихласлык белән язылган. Аларда билгеле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясалып, тәнкыйть үсешенә керткән өлешләре дә ассызыклап үтелә. Тәнкыйть алдына куелган бурычларга бәйле, әлеге галим-тәнкыйтьчеләрнең әсәрне анализлау принциплары, төр һәм жанр ягыннан бәяләү юллары һ.б. турында җитди фикерләр урын ала. Р. Корбанның «Шигырь эзләп китте» («К.У». 2021. № 12) исемле мәкаләсе Фәиз Зөлкарнәй юбилее уңаеннан язылган. Автор арабыздан иртә киткән каләмдәше турында хатирәләре белән уртаклаша. Әдәбиятны гаҗәеп тирән аңлап, бигрәк тә шигъриятнең эчке хасиятләрен җентекләп өйрәнүче, теоретик яктан белемле, кызыксынучан һәм шигырь дип җан атып яшәгән шәхес буларак ача. Ф. Зөлкарнәйне үз сүзе булган, һәр язганы әдәби һәм фәнни трактатка якын хезмәт төсен алган тәнкыйтьче дип атый.
Әдипләрнең юбилейлары уңаеннан язылып, зур кызыксыну уяткан берничә мәкаләгә тукталып үтим. З. Мансуровның «Өзгәләнгән күңел иҗтиһады» («К.У». 2021. № 1), «Ваемлы йөрәк авазы» («К.У». 2022. № 1) язмалары А. Хәлим һәм Р. Зәйдулла юбилее уңаеннан язылган. Алар үз эченә эссе жанры хасиятләрен алуы, фәнни-теоретик мәсьәләләр белән үрелеп баруы, әдәби-эстетик эчтәлеге, аналитик нәтиҗәләре, фәлсәфи уйланулары белән дә җәлеп итә. Р. Батулланың Разил Вәлиев юбилее уңаеннан язылган «Разилның алтын алмалары» («Мәйдан». 2022. № 1) язмасы шәхси мөнәсәбәтләр яссылыгында истәлек-мәзәкләр белән үрелеп һәм публицистик башлангычны алга чыгарып иҗат ителгән. Шагыйрьнең стиль үзенчәлеге буларак кинаягә, ишарәгә, тел төбенә салып әйтелгән тәгъбирләргә бай булуын билгели. Мисаллар аша Р. Вәлиев иҗатын өйрәнүчеләр күзеннән читтә калган фикерләрне ачуы белән аеруча игътибарга лаек мәкалә. Р. Рахманиның Солтан Шәмси («Солтан Шәмси: заман сынаулары аша» («К.У». 2021. № 7), Р. Корбан («Замана шагыйре» («К.У». 2022. № 2) юбилейлары уңае белән язганнары фактларга бай булуы, фикер ачыклыгы, әдипләр иҗатын яхшы белеп, үзенчәлекләрен укучыга тулы ачулары белән уңышлы. Р. Рахманиның М. Әгъләм һәм Зөлфәт юбилейлары уңаеннан язылган мәкаләләрен дә күздә тотып, каләмдәшебезнең активлыгына, киң колачына сөенергә генә кала. Ә менә А. Шәмсутованың Г. Гыйльманов турындагы язмасы («Йөрәге тоташ сөюдән, күңеле җырдан тора» («К.У». 2022. № 2) фәннилеге ягыннан проблемалы мәкалә кебек укыла. Иҗат биеклеген билгеләгән әсәрләрен анализлау аша әдәбиятка алып килгән яңалыгын, заманчалыгын ача, әсәрләрен дөнья әдәбиятының танылган шәхесләре белән янәшә кую кирәклеген дә билгеләп үтә. Н. Йосыпова «Юк, тыелып торма, шагыйрь, бар тавышың белән оран сал...» («К.У». 2021. № 7) мәкаләсендә халык шагыйре Г. Рәхимне халык җырлары традицияләрен дәвам итүче, төрле жанр хасиятләрен үзара кушып, үреп баручы буларак ача. Әдипне образ-детальләр остасы буларак бәяләп, бигрәк тә керәшен татарларында сакланып калган фольклор бизәкләренең шигырь тукымасындагы урыны, эмоциональ яңгырашы белән үзгә бер яңгыраш алуын билгели. Г. Гайнуллинаның З. Хөснияр турындагы «Чыбыркы тәртипкә чакыра» («К.У». 2021. № 7); Р. Рахман турындагы «Чорлар туа үз җырчысы белән...» («К.У». 2022. № 9) язмалары авторның хәзерге әдәбият белән даими танышып баруын, андагы агым-юнәлешләргә игътибарлы булуын, текст буенча кызыклы күзәтүләр ясый алуын дәлилли. Күңелдә матур тәэсир калдырган язмалардан Р. Газизов юбилее уңаеннан Ф. Сафинның «Күңелдәге яшен җирне яшәртә» мәкаләсе («Мәйдан”. 2022. № 4) кызыксыну тудыра. Каләмдәшен беренче чиратта шагыйрь буларак бәяләп, аның тирән лиризм белән сугарылган әсәрләренә әтрафлы күзәтү ясый, җыр текстлары язу остасы булуын аерып чыгара. Прозасының байлыгын искәртеп, әлегә серләре ачылып бетмәгән дигән карашта тора тәнкыйтьче. Халык шагыйре Р. Гаташ юбилее уңаеннан Ә. Сөләймәновның «Галәмне яктырткан Марс йолдызы» («М.Җ». 2021. 19 март), Х. Миңнегуловның «Өч Тукай яшен яшәгән Гаташхан» («М.Җ». 2021. 26 март) мәкаләләре эссе жанры кысаларында язылулары белән җәлеп итә. Ике автор да шагыйрьне хәзерге татар шигъриятенең үзәк баганаларыннан берсе буларак бәяли. А. Ганиева «Сүз-сурәңнән балкыр милләт йөзе» («Мәйдан». 2022. № 4) язмасында С. Әхмәтҗанованы тема-мотивлар төрлелегенә омтылып та, һәрберсендә үзенә хас сурәт чалымнарын таба алучы хатын-кыз шагыйрә буларак бәяли. Әдибәнең күп санлы җырларына күзәтү аша, халыкта тарала торган мондый текстларга җитди таләпләр куелуын ассызыклап үтә.
Басылып чыккан китапка, аерым әсәрләргә рецензия-бәяләмәләр көтеп алынган оператив жанр булып тора. Язучы иҗатына юл, аерым әсәргә укучы мөнәсәбәте әлеге язмаларда салына. Аларның төп максаты әсәрне-китапны укучыга тәкъдим итү, шул уңай белән төзелешенә, эчтәлегенә, образларына, сәнгати эшләнешенә бәйле игътибарга лаек якларын күрсәтү, аерым үзенчәлекләрен билгеләү тора. Мондый язмаларда, билгеле, тәнкыйть фикерен, теләкләрне дә күрәсе килә. Әсәрнең журнал варианты турында сүз бара икән, китап булып чыкканчы төзәтү, бераз үзгәртү мөмкинлеге дә бар бит әле. Рецензияләр белән чыгыш ясаучылар арасында З. Мансуров, Р. Рахмани, С. Хафизов, Н. Йосыпова, Г. Гайнуллина, Л. Галитзуллина, Д. Заһидуллина, А. Шәмсутова, Г. Гайнуллина, Ф. Галимуллин, Т. Галиуллин, Р. Корбан, Ә. Закирҗанов, Р. Батулла, Ә. Шәрипов, Р. Шаһиев, Ф. Сафин, А. Ганиева, М. Хәбетдинова, Ә. Сөләймәнов, Г. Морат, Р. Мөхәммәтшин Л. Әбүдәрованың, А. Имамова, Ф. Зариф һ.б. булып, аеруча түбәндәгеләре кызыксыну уятты: Ф.Бәйрәмованың «Ана» әсәре турында С. Хафизовның «Бер бите – Шәрык, бер бите – Гареб» язмасы («К.У». 2021. № 2); Ф. Гыйззәтуллинаның «Коллык зинданы» поэмасы турында М. Хәбетдинованың «Чүп базары»нда яңгыраган шагыйрь тавышында нинди аһәңнәр ишетелә?..» мәкаләсе («К.У». 2021. № 11); Р. Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре турында Л. Әбүдәрованың «Донкихотлар ничек үлә?» («К.У». 2022. № 11), А. Әхмәтгалиеваның «Туташ»ы турында Л. Сәгыйдуллинаның «Туташ» белән очрашу» («Мәйдан». 2021. № 10), Р. Миңнуллинның «И газиз якташларым» җыентыгы турында Л. Кәшфинең «Кешелекле китап» («Мәйдан». 2021. № 9), Т. Галиуллинның «Ана корт» әсәре турында Г. Даутов һәм шәкерте язмасы («Мәйдан». 2021. № 12), И. Диндаровның «Торна күзе» китабы турында А. Имамованың «Җәмгыятькә «Торна күзе» аша караганда» («Мәйдан». 2021. № 12) язмасы, Р. Сәгъдинең «Алло, кем әле бу?» романы турында Ф. Зарифның «Гыйбрәтләр аласы бар» («М.Җ». 2021. 23 июнь) һ.б. Барысына да аерым тукталмастан, Башкортстанда яшәп иҗат итүче С. Хафизовның әлеге жанрда эзлекле эшләп килүен, әдәби тәнкыйтьтә үз сүзен әйтеп килүче актив шәхес булуын ассызыклап үтү кирәк. Әдәбиятны нечкә тоемлавы, фикер тирәнлеге, бәяләү осталыгы белән күптән танылу алды. Әдәби тәнкыйтькә даими җылы сулыш өреп килә. «Казан утлары»нда Ф. Бәйрәмованың «Ана» әсәре турындагы «Бер бите – Шәрык, бер бите – Гареб» кыска гына язмасы да («К.У». 2021. № 2) фикерен ачык һәм дәлилле җиткерүе белән игътибарны җәлеп итә. Иң мөһиме, Ф.Бәйрәмованы «татар әдәбиятының иң көчле» вәкилләреннән берсе дип санап, «Ана» әсәренең табыш-уңышларын эзлекле ача һәм аны камилләштерү максатындагы тәнкыйди фикерләре белән дә уртаклаша.
Р. Гаташның «Яралы хәтер, милли сүз китабы» («К.У». 2022. № 4) язмасында Л. Зөлкарнәйнең «Узганны кабатлау» җыентыгына күзәтү ясала. Халык шагыйре яшьрәк каләмдәшен «халыкның мең яралы Милли хәтерен уятучы, олугъ Гамь белән яшәү кирәклеген раслау»чы булуын мисалларда дәлилләп, аның бигрәк тә Әгъләм, Зөлфәт, Роб.Әхмәтҗанов традицияләренә тугры калып иҗат итүче буларак бәяли.
Үзенчәлекле рецензияләрнең берсе булып, А. Әхмәтгалиеваның «Туташ»ы турында Л. Сәгыйдуллинаның «Туташ» белән очрашу» (Мәйдан. 2021. № 10) язмасы тора. Автор әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның тарихи җирлеген шул чор әдәби хәрәкәте, мәдәнияте, шул исәптән театр сәнгате белән бәйләнештә тикшерә. Төп герой бирелешенә бәйле бәхәсле, каршылыклы мәсьәләләргә туктала, авторга аерым тәкъдимнәрен дә җиткерә. Әдәбиятны тирән аңлаучы автордан яңа язмалар көтеп калабыз.
Тәнкыйть язмалары арасында язучы иҗатына гомуми күзәтү ясауны максат иткәннәре дә бар. Башкортстандагы татар әдәбиятының гомумтатар сүз сәнгатенең мөһим өлеше булуы турында күп әйтелде һәм язылды. Үзара бәйләнеш-аралашулар ныгып барганда пандемия тагын аралар өзеклегенә китерде. Шулай да соңгы вакытта үзара мөнәсәбәтләр җанлану күз алдында. Аны үстерүдә тәнкыйтьчеләр, һичшиксез, җитди роль уйный ала икән. Уфада яшәп иҗат итүче каләмдәшебез, университет доценты А. Хәлиуллинаның «Өзелгән кыллар моңы» язмасы («К.У». 2021. № 11) әнә шуның матур үрнәге. Автор Гөл Мирһади (Гөлнара Шәймөхәммәтова) прозасына күзәтү ясый. Хикәяләрен, романын анализлау аша, иҗатында гендерлык сыйфатлары шактый ачык чагылган Гөл Мирһадиның реализмга нигезләнгән хәлдә, романтик хыял дөньясы белән уңышлы үреп баручы прозаик дип бәяли. Язучының яңалыгы да характер буларак ачылган көчле хатын-кызларны алгы планга чыгаруда, алар яшәешен фәлсәфи-психологик планда сурәтләү белән дигән нәтиҗәгә китерә. А. Тимергалинның «Марсельезалы сәхифәләр» («М.Җ». 2021. 29 окт, 3 нояб) язмасында М. Галиев иҗатына әтрафлы күзәтү ясала. Әдипнең рухи үсеш юлын үз чоры әдәби процессы белән бәйләнештә ача. «Рух» китабын яңарыш көзгесе, елъязмасы буларак бәяли. Р. Шаһиевнең әдәби-биографик очерк буларак язылган «Әйтелми калган сүзләр» язмасында Әдип Маликов иҗаты бәяләнә. Әдипнең лиро-эпик әсәрләре төзелеше, сюжеты, идея-эстетик кыйммәте ягыннан өйрәнелеп, публицистик фикерләр белән үрелеп бара. М. Бакировның «Мәхәббәт лирикасында ихласлык» («М.Җ». 2022. 5 авг.) язмасында Р. Харис иҗаты хис һәм акыл башлангычларын үреп баручы, аларның органик берлегенә ирешкән шагыйрь буларак тикшерә. Әлеге мәкалә аерым бер тема-мотивның ачылу үзенчәлекләренә бәйле проблемалы мәкаләнең бер уңышлы үрнәге булып тора.
Тәнкыйди язмаларның бер өлешен Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән әдипләр иҗатына бәяләмәләр алып тора. Ачык аңлашыла, мондый язмаларда табыш-казанышлар, җитди нәтиҗәләр алгы планда тора. Тәнкыйди караш-фикер урын алмаса да, алар тәнкыйтькә җанлану алып килә, чор әдәбиятын бәяләүгә дә өлеш кертә. Барысына да тукталмастан, әдәби әсәрне нечкә тоемлап, аның эстетик үзенчәлекләре уңышлы ачылган язмалар арасында Н. Гыйльметдинованың «Сихер – уен түгел» («Албастылар» әсәренең яңартылган басмасын укыгач») («М.Җ». 2021. 16 апрель) язмасы бар. Автор язучының сәнгати фикерләү үзенчәлегенә әсәрнең иҗтимагый кыйммәтен билгеләү аша килә. Аның нигезендә Г. Гыйльманов романында ясалган төп идея ята – кеше табигать дөньясы белән гармониядә яшәгәндә генә үз бәхетен таба. Шул нигездә эзлекле рәвештә мифологик-фольклор мирасның әһәмияте билгеләнеп, аның әсәр тукымасындагы урыны, кеше яшәеше белән бәйләнеше турында әхлакый һәм фәлсәфи нәтиҗә ясала.
Соңгы еллар әдәби тәнкыйтен Д. Заһидуллина әйдәп бара. Аның язмалары фәнни-теоретик төшенчәләргә нигезләнүе, сүз сәнгате үзенчәлекләрен тирәнтен аңлап язуы, фикер киңлеге, татар әдәбиятын башка халыклар әдәбияты белән чагыштырып яисә тыгыз бәйлелектә тикшерүе белән аерылып тора. Югарыда аталган «Татар әдәбияты ни хәлдә?» («К.У» 2022. №4) мәкаләсеннән тыш, каләмдәшебез «Казан утлары» журналында алып бара торган «Җәһәт тәнкыйть» рубрикасы күпләрнең күңеленә хуш килеп, үзгә бер өйрәнү-өйрәтү мәктәбе булып тора. Әлеге «осталык мәктәбе»нең яшь авторлар иҗаты турында булуы һәм җәһәтлеге аеруча мөһим. Соңгы вакытта тукталып торуы вакытлыча булып, тиздән яңарыр дигән өметтә калам. Л. Вәлиеваның шигырьләр циклына багышланган язмада («К.У». 2021. № 6) аерым шигырьләрен анализлау аша шагыйрәнең үз стилен табу юлындагы эзләнүләрен барлый, уңышлы якларын калкытып куеп, тәнкыйди фикерләрен, киңәшләрен дә ачык һәм конкрет күрсәтеп бара. Р. Вәлиев юбилее уңаеннан язылган мәкаләдә («К.У». 2022. № 1) Халык шагыйре – иҗатында фикер хөрлеген, милли-иҗтимагый үткенлекне, шигъри телне саклаучы язучы буларак бәяләнә. Шигъриятендә романтик эстетикага йөз тотып, халык иҗатыннан килгән символлар, кинаяле гыйбарәләр аша берничә эчтәлек бирү үзенчәлеген, шулай ук үзгә аһәңгә ия булуын билгели. Прозада яңа сукмаклар тапкан әдипнең психологик анализ, ялгызлык фәлсәфәсе, геройның чиктәш халәте, күптавышлылык, төрле мәгънә төсмерләрен бирү кебек алымнар ярдәмендә шәхес һәм җәмгыять проблемаларын ачу осталыгын аерып күрсәтә.
Т. Галиуллин әдәби тәнкыйтьтә иң актив эшләүчеләрнең берсе булып калуы белән сөендерә. Аның һәр язмасы фикер ачыклыгы, афоризмнарга төреп бирүе, тәнкыйди тирәнлеге белән аерылып тора. Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар рәвешәендә язылган «Хисчән фикерле шагыйрь» («К.У». 2022. № 10) мәкаләсендә талантлы шагыйрь иҗатына күзәтү ясап, аның эзләнүләренең төп этапларын, тема-мотивларын аерып чыгара. Рәш.Әхмәтҗанов стилен билгеләгән сыйфатлар буларак психологик нечкәлекне, хис-кичерешнең моң-сагыш белән үрелеп баруын күрсәтеп, «самими сабыйлыгын җуймаган лирик» итеп күтәрә. Галим «Канатлы иҗат» язмасында Л. Леронның журнал битләрендә урын алган шигырьләр циклына күзәтү ясап, шагыйрьне традицион поэзия вәкиле буларак бәяли. Тәнкыйтьчене тема-мотивлар төрлелегеннән бигрәк (ул аларны һич тә кире какмый), дөньяга карашын билгеләүче сурәт-тасвирлар, стиль эзләнүләре кызыксындыра. Т. Галиуллин «Бәхетне эзләп табалар» («К.У». 2021. № 11) язмасында Р. Җамалга хас стиль үзенчәлекләрен ачуны максат итә. Автор аның төрле җыентыкларда урын алган әсәрләренең жанр хасиятен алга чыгару аша дөньяга карашы белән бәйлелектә сәнгати үзенчәлекләрен ачуга килә. Шагыйрь эзләнүләренең нигезен шәхси тормышы белән бәйле барлый, поэтик яктан тикшереп бәяли. «Лирик-моңсу җанлы шәхес» Р. Җамалның реализм юнәлешенә тугры калып, заман белән бергә атлаучы, үз өслүбен тапкан шагыйрь булуы турында нәтиҗә ясый. Галим-тәнкыйтьченең «Мәдәни җомга» газетасының «Җан авазы» рубрикасында урын алган «Әдәбият дисбесе өзелмәсен», «Х. Туфанны сагыну» кебек язмалары да әдәбият тарихына һәм тәнкыйтькә файдалы.
Гомере буе тәнкыйтькә тугры калган Ф. Галимуллинның «Яшьлеккә гашыйк әдип» («К.У». 2022. № 2) язмасында Р. Кәрами тормышы һәм иҗатына күзәтү ясала. Әдәби-биографик очеркка тартым мәкаләдә танылган язучы әсәрләре тормышы, шәхесе белән тыгыз бәйлелектә бәяләнә. Әдип иҗаты турында үз чорының образ-сурәтен тудыра алган язучы дигән нәтиҗә ясала. «Аны Мәскәү таныган» («К.У». 2022. № 10) мәкаләсендә танылган драматург Ю. Сафиуллинның әдәби эзләнүләренә эзлекле күзәтү ясалып, сәхнә әдәбиятындагы урыны, пьесаларының, театр сәнгатенә караган язмаларының әһәмияте билгеләнә. Язма галим-тәнкыйтьченең әдәби иҗат, аның бурыч-вазифалары турындагы уйланулары белән үрелеп барылуы белән уңышлы.
Тәнкыйтьтә язучыларның да актив эшләве турында сүз булган иде. Бу елларда З. Мансуров, Р. Гаташ, Г. Морат, Ф. Сафин, Р. Батулла, Э. Шәрифуллина актив булдылар. Л. Гыйбадуллинаның «Мәйдан» журналында даими урын алган «Дустанә шәрех» рубрикасындагы шәрехләүләре Лилияне әдәбият теориясен, тарихын яхшы белүче, шигъриятнең эчке хасиятләрен тирән аңлаучы зәвыклы укучы итеп таныта. С. Якупова җыентыгына реценция буларак язылган «Канатлы шигърият» («Мәйдан». 2021. № 5) мәкаләсендә каләмдәшен сүз гамен нечкә тоемлаучы, сагыш, сызлану белән тулы җанын шигъри юлларга салып юанучы буларак ача. Э. Шәрифуллина юбилее уңаеннан язылган «Шигырь хакы» («Мәйдан». 2022. № 6) мәкаләсендә өлкән каләмдәше иҗатындагы төп темаларны, аларны чагылдырудагы үзенчәлекләрен, иҗат йөзен билгеләүче поэтик алымнарны аерып чыгара.
Соңгы елларда әдәбият-мәдәният мәсьәләләре турында матбугатта даими чыгыш ясап, кыюлыгы, фикерләренең мәгънәлеге, тирәнлеге, еш кына тикшерү объектының үткән мирасыбыз һәм рус-Европа әдәбиятларына нисбәтле бәяләве, шулай ук оперативлыгы белән М. Хәбетдинова танылу алды. Хәзер инде теге яисә бу әдәби чара, басылып чыккан китап турында Миләүшә фикерен көтеп алучылар да бар. Бу ике елда аның байтак тәнкыйди язмалары дөнья күрде. Әле яңа гына табадан төшкән әсәр хакында фикер әйтү максатында язылган «Чүп базары»нда яңгыраган шагыйрь тавышында нинди аһәңнәр ишетелә?..» мәкаләсендә М. Хәбетдинова («К.У». 2021. № 11) Ф. Гыйззәтуллинаның «Коллык зинданы» поэмасына анализ ясый. Үзе әйткәнчә, «безнең заманның йөзен билгели торган әсәрләрнең берсе» булган поэманың җирлеген эзләп, шагыйрә мирасына мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле, Ф. Гыйззәтуллина иҗатының мөһим сыйфатларын аерып чыгаруга килә. Шигъриятнең иҗтимагый әһәмиятен алга чыгарган язма фикер ачыклыгы-төгәллеге, дәлилле булуы белән уңышлы. Гадәттәгечә, кайнарланып-хисләнеп язылган мәкаләдә бәхәсле урыннар да юк түгел. Аерым алганда, М. Хәбетдинованың «татар язучыларының күптән инде укучыларын гражданлык позицияләре ачык белдерелгән иҗат җимешләре белән сөендергәннәре юк иде» диюе белән килешмәс идем. Соңгы 2-3 елда әдәби журналларда басылып чыккан шигъри циклларның байтагында (М. Галиев, Р. Вәлиев, Г. Морат, Р. Зәйдулла, Ф. Сафин, Р. Мөхәммәтшин, А. Суфиянов, Ф. Гыйләҗев һ.б.) гражданлык позициясе ачык һәм тулы чагыла. М. Хәбетдинова «Бүгенгеләр аңламаса, киләчәк буынга калыр» («М.Җ». 2022. 29 июль) язмасында Р. Корбанның «Җидегәннән төшкән нур» романын сурәтләнгән чор үзенчәлекләрен ачу-аңлауга ярдәм итүе ягыннан югары бәяли. Әсәрнең әдәби-эстетик ягы читтәрәк калса да, аны укучыга тәкъдим итү ягыннан үз максатына ирешә.
Соңгы елларда әдәби тәнкыйтьтә Чаллыда яшәп иҗат итүче Л. Галитзуллина актив чыгыш ясый. «Әйтте шагыйрь...»  («М.Җ». 2021. 26 март) язмасында Ф. Сафинны рухи матурлыкка, намуслылыкка, гаделлеккә йөз тотып иҗат итүче нечкә лирик буларак бәяли. Иҗтимагый яшәешкә тәнкыйди мөнәсәбәтен ачык белдереп барган әдипнең сокландыргыч метафораларын, уңышлы табышмакларын күпсанлы мисалларда ача. Ә инде «Хикәя җегәре» («М.Җ». 2021. 9 апрель) мәкаләсе А. Хәлим хикәяләрен белеп һәм яратып бәяләве белән игътибарны җәлеп итә. Автор хикәяләрнең үзенчәлеген ачу аша гомумиләштерүгә килә һәм әдип стилен билгеләүче сыйфатлар буларак гыйбрәтле тормыш материалын реаль детальләрдә тасвирлавын, хис-кичереш халәтен дулкынландыргыч сурәтләү осталыгын, геройларның күңел дөньясын китап укучыга эмоциональ йогынты ясарлык итеп ачуын билгели.
Гомумиләштереп, мондый нәтиҗәләр ясарга мөмкин: татар әдәби тәнкыйте бар, әмма ул шактый йомшак булып, әдәби процесска зур йогынты ясый алмый; соңгы елларда аеруча рецензия һәм юбилей язмалары активлашкан, шул ук вакытта бик тә кирәкле һәм кыйммәтле булган иҗат портреты, проблемалы мәкалә, күзәтү мәкаләсе, монографик мәкалә, әдәби хат һ.б. сирәк очрый; тел-стиль мәсьәләләрен үз эченә алган филологик тәнкыйть булмавын билгеләп үтәргә кирәк (элегрәк елларда проф. Ф. С. Сафиуллина язмалары зур кызыксыну уята иде); яшь тәнкыйтьчеләр юк дәрәҗәсендә аз булып, аларны табу, әзерләү, үстерү мәсьәләсе көн тәртибендә кала. Телнең кулланылыш даирәсе кимү китап укучылар санының азаюына китергән кебек, әдәби тәнкыйтькә дә тискәре йогынты ясый. Шуңа да әдәби әсәрләргә, әдәби процесска мөнәсәбәтне белдерү аша тәнкыйтьне җанландыру һәрберебездән тора.
 

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


«Мәйдан» № 2, 2023 ел

Комментарийлар