Логотип «Мәйдан» журналы

Эчке дөньям

И эчкерсез эчке дөньям!Серледән серле бит ул.Көн саен үзгәреп тора,Төрледән төрле бит ул... Иксез-чиксез эчке дөньям!Кемгәдер чикле дә ул,Кемгәдер ачык дөньям ул,Кемгәдер бикле дә ул... Әллә...

И эчкерсез эчке дөньям!
Серледән серле бит ул.
Көн саен үзгәреп тора,
Төрледән төрле бит ул...
 
Иксез-чиксез эчке дөньям!
Кемгәдер чикле дә ул,
Кемгәдер ачык дөньям ул,
Кемгәдер бикле дә ул...
 
Әллә күпме канун анда,
Әллә күпме кагыйдә.
Ул кануннар, кагыйдәләр
Катлаулы да, гади дә.
 
Әйе, минем эчке дөньям -
Гадилек дөньясы ул.
Шәфкатьлелек дөньясы ул,
Гаделлек дөньясы ул.
 
Әйе, минем эчке дөньям -
Яхшылык дөньясы ул.
Матурлыклар дөньясы ул.
Яктылык дөньясы ул.
 
Беләм эчке дөньямның мин
Бәясен, дәрәҗәсен.
Кайчакта сезгә дә ачам
Дөньямның тәрәзәсен...
29.01.2020
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото ачык чыганаклардан алынды

 
 
"Мәйдан" №6, 2020 ел.

Комментарийлар