Логотип «Мәйдан» журналы

Ә мин чабам. Сиңа таба.

Эльмира Җәлилова шигыре.

Ә мин чабам. Сиңа таба.
Тынга каба бу җылы җил.
Тыгыз һава. Тынга каба.
(Кемдер тел шартлатып кала:
«кая әдәп?!», «кая чама?!»,
«вәт диванааа...»,
«әйтерсең лә бала-чага...»)
 
Тота-каба. Сиңа чабам.
Гел шәмәхә читләр. Чикләр.
Өлгерәсем килә бик тә.
Җан түреңә кояш эләм.
Миңа ярый. Мин бүгеннән
синең миндә
мәңге яшәвеңне беләм.
 
Тулып пешкән яратуга
кысан шәһәр урамнары.
«Кеше кебек булалмады!..»
дигән телләр (беләм, беләм)
мин китүгә:
«янган саен ныграк янды.
һәм яратып туялмады!»
 
диеп сөйләр. Нәкъ шул вакыт
күк катында, сискәндереп,
берәү көләр.
Бер гаме юк кебек, җүләр!
 
Мин тик шулай яши беләм.
Шулай гына. Шуңа гына
яшәү кайный тамырларда.
 
Төнге кояш кабынганда.
Күтәрелеп күккә кара
тын кысылып сагынганда.
 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА

 

Фото: https://www.freepik.com/photos/people

 

 

 

 

«Мәйдан» №7, 2021 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар