Логотип «Мәйдан» журналы

Ә капкаңны кире япмадың...

Еллар аша килеп,саксыз гына,кактым синеңкүңел капкаң.Ә үзем бит беләм:минем өченбу капканыхуҗа күптән япкан...Үҗәтләндем:«Ачтырырмын барыбер!Яшьлектәге төсле яндырырмын,көйдерермен тагы бер!»Ачтың......

Еллар аша килеп,
саксыз гына,
кактым синең
күңел капкаң.
Ә үзем бит беләм:
минем өчен
бу капканы
хуҗа күптән япкан...
Үҗәтләндем:
«Ачтырырмын барыбер!
Яшьлектәге төсле яндырырмын,
көйдерермен тагы бер!»
Ачтың... Танымадың...
«Уз», – диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде
кулларыңа кагыласым,
назлы итеп,
муеныңа сарыласым...
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хатирәңне яңарт!»
Җавап бирдең:
«Сөйдем...
Яшьлегемдә синең өчен
яндым-көйдем...
тик син...
минем белән артык мавыктың...
ә мин...
яралардан яңа савыктым...»
Үссүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың...
«Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен: акыл?
Әллә йөрәкме?»
Тынып калдым...
Кире борылдым...
Барыр сукмагымны тапмадым...
Ә син...
Карап калдың...
Ә капкаңны...
Ә капкаңны никтер япмадың...
 

Ландыш ГАБДРАХМАНОВА



Бүген шагыйрә Ландыш Габдрахманованың (Ландыш Габдрахманова) туган көне ?. Без аны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз! Күңел җегәре һәрдаим иҗатка өндәп торсын, сүнмәсен, бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!??????


Фото:  vk.com

Комментарийлар