Логотип «Мәйдан» журналы

Дуслык күперенә – 55 ел

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Россия белән Монголия арасында дуслык күпере салынуга 55 ел тулуга багышланган...


Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Россия белән Монголия арасында дуслык күпере салынуга 55 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.



Әлеге чара Монголиядә ел саен бер ай дәвамында уздырыла. Фольклор музыкасы ансамбленең әлеге бәйрәмдә икенче тапкыр катнашуы. Беренче тапкыр ансамбль бу илгә 2008 елда, ике ил арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашуга 48 ел тулганда бара һәм Улан-Батор каласында чыгыш ясый.
Быел 20 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Монголиянең Эрдэнэт, Дархан, Улан-Батор калаларында чыгышлар ясады. Тамашачылар арасында дәүләт җитәкчеләре, рус телен тирәнтен өйрәнүче монгол балалары, зур предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде.
Әлеге сәфәрдә Мәскәүдә яшәүче якташыбыз, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Үтәмешев тә катнашты.
Концертлар Россия Федерациясенең Монголиядәге илчелеге, Россиянең Монголия белән хезмәттәшлеге вәкиллеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды

Комментарийлар