Яшел диңгез

Олы болын.
Үләннәрнең
Җиңел сулаган мәле:

2484

Иртәгесен
Ни булса да,
Бу төнгә
Исән әле…

Чык чылата
Керфекләрен,
Коендыра ай нуры…
Күрә алар:
Ызангарак
Яшерделәр
Чалгыны.

Олы болын.
Җиләк кызын
Аерганнар тамырдан.
Юата аны
Кырмыска:
− Тәкъдирең шул…
Сабырлан…

Безнең тәкъдир –
Дөнья йөген
Тартып бару…
Син, сеңел,
Табын яме –
Ап-ак сөткә
Бар һушың
Белән түгел…

Йокы баскан
Чалгыларның
Төшендә –
Яшел диңгез.

…Бар да шундый дөрес монда.
Һәм бар да – шундый тигез.

 

Брэдбери

Ә Җәй көтә безне
Һәр чатында
Бу фетнәле,
Сатлык каланың.
Алып китәр өчен
Диңгезләргә…
Ишетәсеңме
Түбәләрдән төнлә
Йолдызларның
Тып-тып тамганын?

Тилмерә Җәй:
Көтә-көтә тәмам
Көтек булгач,
Чыгып паркка,
Брэдберины укый,
Уйга кала:
«Нигә монда
Үзгәрешсез бар да –
Эчпошыргыч,
Бер үк калыпта?!»

Җәй газлы су агыза
Автоматтан,
Болай гына,
Эше юклыктан,
Кошлар куа
Һәм туңдырма ялый…
Ә адәмнәр
Янәшәдән генә
Мыгырданып уза:
«Суыткан…»

‒ Китик, ‒ ди ул, ‒
Ниһаять, ял итик
Бу ялагай,
Хөсет каладан,
Күпме тыңлау мөмкин
Сүзләрен?!
Кыяр-кыймас
Күзләреңә багам:
Мөлдерәмә диңгез –
Күзләрең…

 

Әманәт

Син көннән-көн ераграк миннән,
Мин көннән-көн сиңа якынрак.
Сул җилкәмә кагыла да тының,
Давылларны кичәм сабыррак.
Син көннән-көн җәемрәк миңа,
Мин көннән-көн синең кышыңрак.
Менә фонарь, йомшак тәпи эзе,
Һәм ылыслар… монда ышыграк.
Мин көннән-көн өлкәнрәк синнән,
Син көннән-көн миннән үсмеррәк.
Тик бер нәрсә үзгәрешсез, шул ук:
Нәкъ бер яшьтә һаман безнең йөрәк.
Бу игезлек никтер үтәләсе
Әманәткә тора охшабрак.
…Мин көннән-көн ышанамрак сиңа.
Җир көннән-көн кала бушабрак.

Сакла!

Ә син мине ялганнардан түгел,
Дөреслектән сакла иң әүвәл,
Битлекләрен салган саен дөнья,
Сәерләнә бара бит хәлләр.
Мин үзем дә сәерләнәм бугай,
Елышарак төшәм өнемә.
Һәм онытам: кемнәр кемгә кем соң?
Ә иртәгә кемнең кеменә
Әверелер алар? Кул бирепме
Исәнләшер? Тезгә тибепме?
Кайсы ягы белән әйләндерер
Туасы көн таныш битлекне?
Елмаерга торган иреннәрем
Нинди салкын тыннан бөрешер?
Кемнәр кемгә дошман булыр, кемнәр
Кемгә кунак булып йөрешер?
Ә син мине сакла: сораулардан…
Юк, җаваптан сакла – иң әүвәл!
Ул җаваплар табылганрак саен
Хәтәрләнә бара бит хәлләр.

 

Нур

Тавышыңны биеккәрәк очыр –
Түбәләрдән биек, болыттан…
Юкса, сизәсеңме, ул үзенең
Каян иңгәнен үк оныткан.

Саташтырган аны мактаулары
Өч борынга кергән дусларның,
Юкса күптән ятлап бетерсә дә
Ялагайлык сеңгән тостларын.

Карашыңны биеккәрәк очыр:
Ватаныңа күз сал биектән, –
Аз булдымы сине, шамакайдай,
«Әпипә»гә алдап биеткән?!

– Син басмасаң, – диеп, – үзем басам,
Һәм сындырам идән тактасын…
Идән такталары сынып беткәч,
Даулар, бәлки, оҗмах бакчасын –

 

Атлантида

Кайчандыр бер булган кыйтгалар,
Карашын төбәп дүрт тарафка,
Атлантлар шәһәрләр торгызган,
Бер-берсен илаһи яраткан.

Һәм изге тактада сүз калган:
«Ут булып күкләргә үрлә дә
Җиргә кайт яңадан, тик шунда
Күрерсең – ничек ул керләнгән…»

Төрлесен күрдем мин җаннарның,
Син дә бит күргәнсең төрлесен.
Шуңа да ефәктәй җиңелсең,
Шуңа да серләрсез серлесең.

«Исәнме. Табыштык. Мин», −дидең.
Һәм җанга уелды иманың.
Мин карыйм һәм карап туялмыйм:
Дүрт ягы нур гына Җиһанның.

Ак нурдан коелган Шәһәргә
Агыла сылу, ак боланнар.
Һәм нурдан, тик нурдан түшәлгән
Без атлап йөрисе урамнар.

Кайчандыр без монда яшәдек:
Нигез ул дәшеп бер кайтара.
Күзләрең – дулкынмы?
Суүсем?
Күзләрем турында чайпала.

 

яланаяк

мин бәхетне яланаяк күрәм.
мин бәхетне күрәм – үтәли.
балачагым болынында бабам
әле һаман печән күбәли.

әле һаман чыжлый чалгылары.
әле һаман шул ук – иманы.
мин ызаннар кичәм:
…икәү… өчәү…
тик аңламыйм һаман дөньяны.

кануннарын аның.
алымнарын.
юк, аңламыйм.
кем соң аңлатыр?!
– бары киткәч, – ди ул, – кемдер безне
бүгенгедән күбрәк яратыр…

җирдә чакта аңлау бирелмәгән,
бирелмәгән никтер адәмгә.
и сихәтле бәхет!
хәләл дә син,
кем өчендер – үтә хәрәм дә.

бәхет өчен туганмы соң без, дип,
яланаяк – киртләч үрләргә…
кирәк безгә, бәлки, тик – яшәргә.
кирәк вакыт килгәч – үләргә.

* * *
син һаман да газап минем өчен –
төнге төшләремдә буасың.
җәзаларның сайла иң хәтәрен,
шайтаннары җирнең куансын.

син һаман да бәйрәм минем өчен,
таралса да гөжләп мәҗлесе.
шул мәҗлестә тәү кат аңладым мин:
никадәр зур кеше нәфесе.

һәм никадәр көчсез без үзебез.
һәм никадәр иркен – дөньясы.

ышанасы килә:
ул дөньяга
син берүзең, диеп,
сыясың.

* * *
Кул изәсәм, син килерсең төсле,
Син белерсең төсле хәлләремне.
Күлмәгемнең кай төслесен киеп
Каршы алыйм: агын, зәңгәренме?

Нинди сүзләр табыйм? Сүз югында,
Мин эндәшмим бары. Күнегелде.
Керфекләрең тибрәнсә дә, ләкин
Белеп торам барыбер күңелеңне.

Ул күңелдә бик еш яңгыр ява,
Һәм тупыллар җилдә күбекләнә.
Кемдер иңри: «Кайт, – дип, – сагындың бит…»
Кемдер тирги: «Җитәр… үгетләмә…»

Ничә еллар бер үк көйгә үрли
Киштәләрне сарган үрмәгөлең…
Кул изәсәң, мин килермен, әйт тик,
Кай төслесен киим күлмәгемнең?

Һәм сүзләрнең кайсыларын сайлыйм,
Бар хәйләләр җуйганнан соң көчен,
Бу мәхәббәт, җилдән җиңел калып,
Кочагыңда яши алсын өчен?

 

Биләр – 2016

Табаннарга сыена да елый,
Кызган ташлар, көяз тукранбашлар.
Бик сагындык, диләр, син соң үзең
Ничек яши алдың бездән башка?!
Тасмаларын җилдә җилфердәтеп,
Каршы ала изге тавым, аның
Түбәсендә – изрәп торган тынлык,
Тоям хәтта үлән пышылдавын.
Сине тоям,
Хәтеремдә минем
Бер төн яши: Җидегәннән Җиргә:
– Өстегезгә афәт килә, бердәм
Булмасагыз, бетәчәксез, – дигән.
Тыңламадык кисәтүен, көлдек,
Илне басып алды, алды золым.
Җиңә алмый ничә гасыр буе
Оланнары, әнә, үз коллыгын…
Табаннарга сыена да елый,
Ничә гасыр буе елый ташлар:
Кемдер, бәлки, кубарыр да килеп,
Бездән яңа тарих төзи башлар…
Ә Җидегән…
Күрче, ул көннән-көн,
Җетеләнә һәм яктыра бара:
Вакыт, димәк, җиң сызганып, безгә
Торгызырга монда Яңа Кала:
Яшәр өчен ак тапларын юып
Тарихымның,
Һәм кадерләп – Сине!
Чәчләреңне чәчләремә үреп,
Йомшак кына исә Биләр җиле…


Комментарий язарга