Логотип «Мәйдан» журналы

Дүрт мизгел

Сабый чакның гүзәл мизгеле бар –Тәүге тапкыр атлап китәсең.«Атлау гына түгел, очар идем,Тизрәк үсим», – диеп көтәсең.Яшь вакытның гүзәл мизгеле бар –Күктән йолдыз алып төшәсең.Ярың өчен таулар күчерәс...

Сабый чакның гүзәл мизгеле бар –
Тәүге тапкыр атлап китәсең.
«Атлау гына түгел, очар идем,
Тизрәк үсим», – диеп көтәсең.
Яшь вакытның гүзәл мизгеле бар –
Күктән йолдыз алып төшәсең.
Ярың өчен таулар күчерәсең,
Тирән диңгезләрне кичәсең.
Ир булуның гүзәл мизгеле бар –
Улың туа – очар канатың.
Бәхет тулы мизгелләрне кабат
Бүләк итәр сиңа җанашың.
Картлыкның да гүзәл мизгеле бар –
Үз балаңның сөю баласын.
Шушы мизгелләрне күргән кеше
Үзен бәхетле дип санасын.
Галиәхмәт ШАҺИ

Фото: vk.com


Комментарийлар