Феникс

Янам-янам да кабат яралам,
Көлдән яралган Феникс кебек.
Күтәрелмәкче булам һавага,
Каурыйларыма ярамны төреп.

15981513

Фото: playcast.ru

«И юләр кошкай, әкият бит ул
Кабат яралу, терелү кабат…» –
Кемдер шулай дип эндәште бугай,
Мин узган юллар, елларны санап.

Искә төшермә, дәшмә, ят тавыш,
Бу хакта инде мин беләм күптән.
Аһ, мин нинди карт, борынгы, диеп,
Япь-яшь көннәрем, гомерем үткән.

Янам-янам да кабат яралам,
Ә бер көн килер – ярала алмам?
– Гомерләр узган, картайганмын, – дип,
Бүтән беркайчан инде зарланмам?

Исән чагында гөнаһ түгелдер
Көлдән яралу Феникс сыман.
Яраларымны канатым каплар,
Күз яшьләремне яңгырлар юар…

 

Шагыйрь

Берьялгызын япан-яланнарда
Яман җилләр йолкып-йолкып узган…
Башкаларга охшамаган шул ул,
Яшәгәнгә сәер дәрвиш сыман.

Сызгырса да җилеп сәмум җиле,
Сәерлеген аның сындырмаган.
– Утыр безнең арбабызга! – диеп,
Кемнәр генә чакырып кул сузмаган.

Юк, аңарга түгел, башкаларга
Үзеннән гел ярдәм тиеп торган.
Япан кырда куе ябалдашлы
Имән кебек мәгърур, биек торган.

Көлә белми көлгәннәр дә әле:
– Пәйгамбәре безнең замананың!
Ялгыз калып сыкрангандыр, бәлки,
Ишетмәгән беркем зарланганын.

Мал-мөлкәт һәм дан-дәрәҗә өчен
Җан талашып яткан бу заманда
Бүтәннәрдән үзгә – әрни-әрни
Бәгыре кайный шунда – бер казанда.

Мәңгелектән татлы ялган даулап,
Меңәрләгән мизгел-гомер уза.
Дан-дәрәҗә кирәк… Сискәник бер:
Дәрвиш җаны, әнә, ничек туза!

Могҗизадыр, бәлки: якты биреп,
Кызганмыйча үзен, дөрләп яна.
Аның саен һаман яшәрә дә
Югарыга гына үрләп бара.

 

 

Кырмыска

Җир йөзенә кояш чыга, кояш байый,
Җир йөзенә яңгыр ява – сулар таша.
Шул дөньяда һәрбер кеше, кырмыскадай,
Үз саламын сөйрәп бара еллар аша.

Ходай биргән язмышыңны каргамасссың,
Йөк өстерәү рәхәт түгел түгелен дә.
Кырмысканы кем уздырыр чыдамлыкта? –
Сөйри генә авырын да, җиңелен дә.

Йөргән булам мин дә шулай салам сөйрәп
(Бу дөньяга без эшлексез яралмаган!).
Бетми генә! Югыйсә бит әллә кайчан
Эскерт үсте без ташыган саламнардан.

 

Диңгез

Ничек керми калмак кирәк –
Чакырса диңгез әгәр?
Айкалдым бер, чайкалдым бер –
Дулкыннар зәңгәр, зәңгәр…

Айкый дулкын, чайкый дулкын.
Чиксез суның юк яры.
Шул микәнни адашулар?
Ә диңгез сары, сары…

Нинди бетмәс чайкалу бу?
Хәлләрем китеп бара.
Үкенмәм кебек батсам да,
Ә диңгез кара, кара…

Караны ярып урталай,
Күкләрдә уйный яшен.
Бәлки, ярга юл табармын?
Ә диңгез яшел, яшел…

Гомер – диңгез, төсләр уйный…
Ниләр көтә тын ярда?
Калып булмый, җитеп булмый,
Йөзмичә дә юк чара.

 

Гомер

Чыклы үләннәргә беренче кат
Тәпи басып йөгереп киткәндә,
Эссе көндә тирләп-пешеп уйнап,
Үзәк өзелеп тамак кипкәндә,
Чишмә суы – татлы ширбәт,
Яшәү үзе – татлы ширбәт,
Учларыңнан эчеп була,
Бәллүр савыт нигә кирәк?

Яшьлегеңдә яшерен генә сөеп,
Йөрәгеңне ялкын ялмаса,
Яраларың әрнеп сызлаганда,
Дәваларлык чараң калмаса,
Мәхәббәтең – әче шәраб,
Яшәү үзе – әче шәраб,
Йотып җибәр дару итеп,
Савытына торма карап.

Шәраб кайгысымы уйлы башта,
Гомер юлы шундый мәшәкатьле…
Әллә агу, әллә дару кирәк
Ачкан чакта ачы хакыйкатьне:
Гомер юлы – мәңге яну,
Яшәү – агу, яшәү – дару
(Савытлары – мөлдерәмә)!
Эчкән саен исән калу,
Эчкән саен исән калу!

 

Әгәр китсәм…

Күзләреңдә минем күзләр калыр,
Колагыңда минем сүзләр калыр,
Чәчләреңдә – минем куллар назы.
Ниләр әйтим тагын… моннан ары?

Синең җанда минем җаным яшәр.
Кемнәр сиңа минем кебек дәшәр?
Минем кебек бүтән бармы тагы?
Ниләр әйтим сиңа… моннан ары?

Янәшәңдә яңа парың булыр.
Мине уйлап көн дә күңелең тулыр –
Ташлап китсәм әгәр бу дөньяны.
Ниләр әйтим икән… моннан ары?

Ниләр әйтим икән моннан ары?
Моннан ары әллә сүзләр бармы?
Җан авазым йолдызларга аша:
– Авыр булыр сиңа миннән башка-а-а!

 

Дога

Йолыгыз мине гөнаһтан,
Гөнаһсыз шигырьләрем.
Бу – минем ихлас йөрәктән
Соравым, гозерләвем.

Сәҗдәгә киткән шикелле,
Тезләнәм кәгаземә.
Тик ул гына төшенә күк
Сагышым сәбәбенә.

И минем моңдаш шигырьләр,
Бар серем сездә генә.
Яшәү йөге авыр, авыр…
Кәгазем түзә менә.

Безнең гомер – чиксезлектә
Сызылып үтү генә…
Ак кәгазем, киткән чакта,
Үткәнгә үкендермә.

Бу минем – китеп сәҗдәгә,
Ихластан гозерләвем:
Аралагыз гөнаһлардан.
Гөнаһсыз шигырьләрем!..

 

Кешеләр

– Дөньялыкта күрешергә язсын,
Күрешергә язсын, – дисез дә
Тараласыз язмыш җиле белән
Дөньяларның төрле читенә.

Дөньялыкта күрешергә язсын…
Ә дөньясы бер кыл өстендә.
Тик күрешү өмет итә күңел –
Күп кирәкме җирдә кешегә?

Дөньялыкта күрешергә язсын…
Ә дөньясы никтер күпсенә:
Еллар, юллар ерагая бара,
Мәшәкатьләр – өсте-өстенә.

Дөньялыкта имин тормыш теләп
Калган олан-онык өчен дә
Мәңгелеккә беркөн китәсез сез…
Сабырлыклар бирсен кешегә.

Һәрбер гомер – мизгел генә бары…
Дөньясы да тик кыл өстендә.
Ә сез һаман, һаман тараласыз,
– Күрешергә язсын, – дисез дә…

 

Шаукым

Әй-йа, халкым, сиңа һәрбер шаукым
Мәңгелектән килгән канун кебек.
«Югары»дан төшсә бер-бер фәрман –
Әҗәлләрдән саклар дару кебек.

Фәрман булды мәчет салырга да:
Гөнаһларны йолыр чамалар бар.
Бер-бер артлы мәчет, мәчет калка,
Авыл саен айлы манаралар.

Әй-йа, халкым, гөнаһларың – ташкын!
Ташкыныңда ташлар арта тора.
Бу кадәрен уйлар чамалар юк,
Ярлыканыр! – Мәчет сакта тора.

Дөнья җитеш, дөнья түп-түгәрәк!
Тыныч кына мөмкин үләргә дә…
Күзгә күренмәгән Иблис бии
Мәчетләрдән төшкән күләгәдә…

 

Җырчы җаны

И мөкатдәс моңлы сазым минем,
Җырлы иттең дәртле җанымны.
Шул җырларым, сыймый күкрәгемә,
Чишмә булып тышка агылды.

Иксез-чиксез Идел киңлегенә
Алып чыкты чишмә юлларым.
Сусаганнар йотылып эчте аннан,
Мин җырладым һаман, җырладым.

И мөкатдәс моңлы сазым минем,
Горурлыгым, даным, шәһрәтем,
Синең кылда, минем җанда яши
Татар дигән ихлас милләтем.

Татар җырын илгә таратканда,
Чишмәләр дә туктап тыңласын.
Килер көннәребез якты булсын,
Җырларыбыз зарлы булмасын.

И мөкатдәс теләкләрем белән
Сәхнәләргә җырлап чыгамын.
Моңлы сазым чиртә сызландырып,
Сыкрандырып күңел кылларын…


Комментарий язарга