Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяларым

Дөньяларым —Сихри гөл бакчасы,Шау чәчәктә чагы гөлләрнең.Чәчәкләрнең чәчләреннән генәСыйпап искән чагы җилләрнең… Түтәлләрдә үскән гөлләр сыман,Тамыр — җирдә,Җирдә — терәгем.Тормыш диңгезендә утр...

Дөньяларым —
Сихри гөл бакчасы,
Шау чәчәктә чагы гөлләрнең.
Чәчәкләрнең чәчләреннән генә
Сыйпап искән чагы җилләрнең…
 
Түтәлләрдә үскән гөлләр сыман,
Тамыр — җирдә,
Җирдә — терәгем.
Тормыш диңгезендә утрау сыман —
Атлантида сыман йөрәгем!
 
Күңелләрем җырга-моңга тулы,
Вәгъдәң барда җанда-нигездә!
...Хыянәтең
Вулкан булып атса,
Гарасатлар кубар диңгездә.
 
Җир айкалып,
Күк чайкалып калыр... —
Мәхәббәтсез дөньям — карурман:
Атлантида сыман югалырмын,
Атлантида сыман табылмам…
 

Салават РӘХМӘТУЛЛА


Фото: https://www.freepik.com/photos/flower










«Мәйдан» №8, 2021 ел.









Комментарийлар