Туган җиремә

…Буразналар ярдым, иген иктем,
Көтү көттем, чаптым печәнен…
(Галимнәр дә белеп бетермидер
Авылдагы һөнәр исәбен…)

08_Салават_РЭХМЭТУЛЛА_35

Ат сакладым…
Урманын да кистем,
Ташлар ваттым Галләм тавында:
Эшләмәгән, кулдан килми торган
Эш булмады миңа авылда!..

Ил чигендә сакта торып кайттым –
Тыныч кына булсын ил чиге!
Ил чикләре тыныч булса, җирнең
Авыр түгел сыман мең йөге!

Ә йөкләрне бик күп күтәрдем мин
Күкрәк белән, билем белән дә…
Белемнең иң югарысын алдым
Һәм эшләдем… телем белән дә.

Тынычланган идем: алда – рәхәт,
Авырларын инде үткәрдем!..
Иң авыры һаман алда булган:
Шагыйрь дигән исем күтәрдем…

…Өстәлемдә «Кызыл таң» гәзите:
Шигырьләрем чыккан бу санда!
Туган җирем!
Көтү көтсәм дә мин синең балаң,
Синең балаң – шагыйрь булсам да…

 

Тукай – Уфада

…1912 елның апрель аенда Габдулла Тукай Уфага килә һәм Мәҗит Гафури белән очраша. М.Гафури, пальтосын сатып, Г.Тукайны кунак итә.

Рәсми чыганаклардан

Узганнарда – тарих, «узганнар»га
Йөз еллап кына булса да…
Шул йөз еллап вакыт аръягыннан
Хәбәр килә: «Тукай – Уфада!..»

Хат та салмый алдан: «Башкорт дуслар
Тукайны чит күрмәс, – дигәндер. –
Гафурига фельетоннар яздым,
Ул хәтта кул бирмәс!..» – дигәндер…

Ә Гафури… «Кайда туктар ул?!» – дип,
Әллә ниләр юрый Гафури:
Һәр тарафта сорый, иң кыйммәтле
Номерларны урый Гафури…

«Кайда? Бәлки… башкорт дуслардадыр…» –
Чыгалмый ул уйлар очына…
…Туберкулез Тукай
«Сабах» кибетендә, әрҗәләрдән
Сәке ясап, унбиш кич куна…
Бу елны һич онытырга түгел,
Онытырга түгел бу айны:
«Кышка кадәр рәте табылыр», – дип,
Бөек Гафури, пальтосын сатып,
Кунак итә сырхау Тукайны…

…Егерме җидедә үләр Тукай,
Гафури да,
Илле дүрте тулгач, үләчәк…
Бөек Тукай, Бөек Гафуриның
Бөеклеген бөек Русиябез
Чорлар узгач кына беләчәк…

Чорлар узган шагыйрь язмышлары –
Һаман әллә ниләр уйларлык:
Эх…
Казаннардан шагыйрь дуслар килсә,
Пәлтәм дә юк – сатып сыйларлык…

 

Игенче

Әтиемне уйлап

Тагы аязга баеды,
Иртәгә тагы яумас…
Яумаса…
Дөнья кителмәс,
Таулар ярылып аумас…

Яумаса…
Миннән торамы?!
Торамы синнән генә?!
Игеннәр үсми шул «өстән»
Күрсәтмә белән генә…

Күкрәк каккан чагыбыз күп,
Күк барлыгын онытып…
Кырларда йөри игенче
Ялкын сулап, ут йотып.

Ай буе күзләре күктә,
Ут кебек кызган һава.
(Игенчегә игеннәрнең
Яртысы күктән ява!)

Шартлап сынып кала үлән,
Корыган кибеп кенә.
Зур уңышлар яуланмый шул
Химикат сибеп кенә.

Берсеннән-берсе зур(ы)рак
Урыннар билибез дә,
«Галимнәр» булып китәбез,
«Гыйльми» сүз сөйлибез дә.

Башка галактикаларда,
Йолдызларда уебыз.
Ә яңгыр болытларына
Җитми һаман буебыз…

Тагы аязга баеды,
Иртәгә яумый тагы.
Игенченең айлар буе
Җир кебек көйгән чагы…

 

Таллар кистек

Әтиләре яуда ятып калган
яшьтәшләремне уйлап

Таллар кистек… Күпме таллар кистек
Әнкәйләрнең тыңлап сүзләрен.
Куе урман кебек яр буйлары
Яп-ялангач калды көзләрен.

Таллар кистек, япь-яшь таллар ккстек –
Гүзәллекне күпме корыттык:
Утын итеп яктык, оя үрдек,
Җәтмә үрдек, читән утырттык.

Ятьмәләргә кергән балыкларны
Тал көленә күмеп пешердек.
Таллар каерып, читән утыртканда,
Әткәйләрне искә төшердек…

Таллар, таллар! Яшәр өчен кистек,
Кызык өчен сезне кисмәдек.
Типсәк – тимер өзәр булып үстек,
Хулиганнар булып үсмәдек.

Яшь талларда, ахры, яшь сөяккә
Витаминнар булган үсәрлек:
Витаминнар гына ашап үстек –
Дошманнарны тотып кисәрлек!..

Дошман килсә…
Без кисәрбез аны,
Уйлый-уйлый таллар кискәнне…
Чигә чәчләренә чал төшкәнме?
Талчыбыклар яше төшкәнме?..

 

Йөрәгемне көрәшләргә аттым!..

Ник уйлана, ник моңлана күңел?
Ник сызлана йөрәк, ник әрни?
Сагынганда (канатланып очып!)
Кайтыр җир дә калмас микәнни?..

Торган җирем торса бер алтындыр,
Туган-үскән җирем – мең алтын!
Бәла хәзер синең баштан йөри,
Әй, авылым – Солтанморатым…

…Мөнбәрләргә менеп, әллә кемнәр
«Элек шулай…» диеп сөйләсен,
Биш йөз йортлы булган чагың булган!..
Йөз йортлыга калып киләсең.

Йөз коелы булган чагың булган!.. –
Эчәр сусыз калып киләсең.
Катык-сөтләреңдә нәкъ нефть тәме,
Химикатлы икмәк теләсең…

Бал кортларсыз калдың, күбәләксез…
Калып киләсең бит… кошларсыз.
Язларың – яз, көзләрең көз түгел,
Яңгырларсыз – җәең, кыш – карсыз…

Табигатькә салган яралар да
Җан ярасы сыман – төзәлми.
Авыргазым минем!
Ат йөздергән
Суларыңда… казлар йөзәлми!..

…Мөнбәрләргә менеп, әллә кемнәр
«Хәзер болай!..» – диеп сөйләсен,
Өч мәчетле булган чагың булган!
Бер мәктәпсез калып киләсең…

Туган телсез калып киләсең бит…
…Уйларымнан илне ураттым:
Авыллар башыннан йөри бәла,
Әй, авылым – Солтанморатым…

Яшәү чыганагын авыллардан
Шалуннарда алдык – беләбез!..
Авылларсыз калып киләбез бит,
Эшләр эшсез калдык – беләбез…

…кирәк.
…кирәк!
…кирәк!!
…кирәк!!!
Кирәк:
Үзгәртүләр кирәк аңнарда!
Үзгәртергә – көрәшчеләр кирәк!
Көрәш дәрте кирәк каннарда!

Көрәшергә кирәк: берләшергә,
Кузгалырга кирәк ил белән!
Торгынлыкны тәүдә җиңү кирәк –
Фидаилар кирәк илкүләм!..

Эх!..
Йөрәгемне көрәшләргә аттым!
Көрәшләргә җилде җыр-атым!
(Канатлангач, очып кайтырга да
Юк вакытым, Солтанморатым!..)

…кирәк! Кирәк!
Җиңелмәскә кирәк!
Көрәш кирәк җиңү килгәнче:
Авылкүләм,
Кала,
Илкүләмдә
«Җиңдек!» диеп байрак элгәнче!

 

* * *
Секундына утыз километр…
Җир әйләнә…
Җирдә мин әйләнәм…
Ярый әле бер ялгызым түгел,
Сезнең белән бергә әйләнәм…
Ә.Атнабаев.
Еллар – монда вакыт берәмлеге,
Космик кораб – безнең Җир шары.
Әллә кайда алып китәр кебек
Иксез-чиксез галәм юллары.

Язлар аша,
Җәйләр,
Көзләр аша,
Кышлар аша уза юлыбыз.
«Без – бөек!», – дип кылансак та җирдә,
Галәмдә бит… Галәм колы без…

Ул-бу булып, орбитадан язсак,
(Шул хакта да уйлыйк гелән без!),
Кайда китеп, кайда олагырбыз
Күз иярмәс тизлек белән без…

Ни күрербез «анда»? Әле монда
Башлар әллә ниләр күргәли:
Секундына –
Тик утыз чакрым бит,
Юл да –
Фәкать кояш тирәли…

 

Укытучы

Кызыкайларны, шаян малайларны
Бүген тагын күпме күзләдем!
Шулар арасында көнем үтте?
Көн үткәнен үзем сизмәдем.

…Кичә тәртип бозганнары
Бүген:
«Тәртип бозмам!» – дигән сүз әйтте.
Ничә «өчле» алганнары
Бүген
«Өчле»ләрен «дүрт»кә төзәтте.

«Начар» алганнары тагын калды:
Килә һәрчак «бишле» куясы.
Зур булсам да үзем, ир булсам да,
Миңа ошый алар дөньясы!

…Тиешләрен әйтеп беттем микән?
Эшләп беттем микән барысын?–
Көнем үтте шулар өчен янып,
Уртаклашып шулар «кайгы»сын.

Болдырларга басып карап калдым,
Шулар, шаулап, кайтып киткәндә.
…Шулар арасында гомерем үтсен,
Үкенмәмен гомерем үткәнгә!

 

Көрәшчеләр

Хәйләләрсез,
Саф татарча көрәш –
Көрәшләрнең сыйфат билгесе.
Бер кысыла мәйдан… бер языла:
Кемдә калыр батыр сөлгесе?..

Егетләрнең сөлек кебекләрен
Берәм-берәм батыр егачак…
Батырдан да батыр пәһлеванга
Иң соңыннан
Садыйк чыгачак!..

Һәм ул чыккан! –
Беркем күрмәгәндер
Көрәшченең аңа тиңдәшен:
Бер ыһ иткән дә ул, җирдән аерып,
Башы аша чөйгән көндәшен!..

…Картәтием чалымнары, диләр,
Йөрешемдә…
Холкым…
Буйларда…
Күңелкәем
Җырга-моңга тулы,
Көрәшмәдем Сабантуйларда…

Телдән телгә, чордан чорга күчкән
Картәтием даны зур, беләм!
Сабантуйларда тик көрәшмәдем
Мин…
Бәйгегә кердем… җыр белән!

Хәйләләрсез,
Саф татарча микән
Бәйгеләрнең сыйфат билгесе?..
Эх…
Аяк чалган мөтәшагыйрьләрнең
Кулларында… шагыйрь сөлгесе…

Тамырларда – җиңүчеләр каны! –
Мең ялганны бер хак егачак:
Бер кысылыр йөрәк, бер язылыр:
Иң соңыннан…
Шагыйрь чыгачак!..

 

* * *
Гомер юлларымда үзем
Үземне сынап барам:
Ышаныч юк бу дөньяга!
Җанымны кыйнап барам.

…Бердәнберләремне упты –
Кыраудан сукты дөнья:
Әткәйне дә, әнкәйне дә
Гүрләргә тыкты дөнья…

Үземчә түгел, язмышны
Үзенчә үрде дөнья:
Өзелеп сөйгән ярны да
Ятларга бирде дөнья…

Ышанып кем күзләренә
Карыйм тагын да хәзер?! –
Җан атып йөргән дуслар да
Дошман ягында хәзер…

Юлымда җанымны хәзер
Учыма салып барам.
Нишлим?! Бу дөньяда хәзер
Берүзем калып барам… ^

 

* * *
…Әрем орлыкларын коя
Минем туган нигезгә:
Таш кала – төяк безгә…

…Туган мәктәбем нигезең
Хәзер белүче дә юк,
Эзләп килүче дә юк…

…Каберлектә каберләр дә
Артканнан-арта икән:
Туган җир тарта икән…

Туган җирдә урыннар күп
Утырып уй уйлый торган…
Тәгәрәп елый торган…

 

Таулардагы яңгыр

Көтмәгәндә тау өстенә
Җил болытлар элде.
Кыяларны сискәндереп,
Кукне яшен телде.
Тәүге тамчы, ташка төшеп,
Чәлпәрәмә килде…

Күк күкрәде: кыяларда
Ут ялтырап торды.
Яңгырда, күлмәкчән кыздай,
Тау калтырап торды.
Кайнар ирене белән яшен
Тауның битен үпте…
Җилләр белән үтте болыт,
Кояш нурын сипте.

Гөлләр күзен ачты,
Тау битеннән
Ал нурлар бөркелде.
…Соңгы тамчы
Ташка төшеп
Көлде… көлде… көлде…

 

Колын

Балачак дустыма

…Кешнәп авыл яңгыратты,
Тузан туздырып чапты:
Әнкәсеннән торып калган
Исеннән барып тапты.

Басуда икән әнкәсе,
Салам җыялдр икән:
Зур-зур күбәләрне тартып,
Эскерт куялар икән!..

…Иркәләнергә дә була,
Әнкәй ял иткән чакта:
«Үс, улым!» – дип яши ана,
«Үс, кодын!» – дидер ат та.

Зур булсак тартышыр идек
Йөкләре авыр бугай…
…Балачак: әтиләр – яуда,
Хәбәрләре дә юк, әй…

 

* * *
Дөньяларым –
Сихри гөл бакчасы,
Шау чәчәктә чагы гөлләрнең.
Чәчәкләрнең чәчләреннән генә
Сыйпап искән чагы җилләрнең…

Түтәлләрдә үскән гөлләр сыман,
Тамыр – җирдә,
Җирдә – терәгем.
Тормыш диңгезендә утрау сыман –
Атлантида сыман йөрәгем!

Күңелләрем җырга-моңга тулы,
Вәгъдәң барда җанда-нигездә!
…Хыянәтең
Вулкан булып атса,
Гарасатлар кубар диңгездә…

Җир айкалып,
Күк чайкалып калыр… –
Мәхәббәтсез дөньям – карурман:
Атлантида сыман югалырмын,
Атлантида сыман табылмам…


Комментарий язарга