Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяда иң яхшы укытучыга миллион доллар премия бирәләр

Һиндстан бизнесмены Санни Варкейның хәйрия фонды укытучы һөнәренә зур өлеш керткән өчен 1 миллион доллар премия тапшыралар. Бу турыда Дубайның рәсми матбугат хезмәте хәбәр итә.РИА Новости шул хакта яз...

Һиндстан бизнесмены Санни Варкейның хәйрия фонды укытучы һөнәренә зур өлеш керткән өчен 1 миллион доллар премия тапшыралар. Бу турыда Дубайның рәсми матбугат хезмәте хәбәр итә.РИА Новости шул хакта яза.
Премия тапшыру тантанасы Дубайда узачак. Ярышлар финалына Австралия, Аргентина, Бразилия, Бөекбритания, Грузия, Һиндстан, Кения, Нидерланд, АКШ һәм Япониядән ун дәгъвачы узган.
Санни Варкей фонды премиясе беренче тапкыр 2015 елда гамәлгә куелган. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты һәм премьер-министры, Дубай идарәчесе шәех Мөхәммәт бән Рәшит Әл Мактум химаясында тапшырыла. Быел бәйгедә катнашу өчен 179 илдән 10 мең гариза тапшырылган.
2018 елда премияне Бөек Британия Бристоль шәһәренең имин булмаган районында рәсем һәм текстиль эше буенча белем бирүче укытучы Андриа Зафираку алган.
Һиндстан бизнесмены Санни Варкей Якын Көнчыгышта шәхси балалар бакчалары һәм GEMS Education мәктәпләре челтәрен булдырган.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/24/183208/

Комментарийлар