Беренче җиңү

Бәхеткә, цех башлыгы урынбасары татар кешесе булып чыкты. Кызларга бик ягымлы күренде. Тиз генә эшкә керешеп китәсе юк икән әле. Башта курсларда укыячакларын белделәр. Сәет Нурович:

– Кызлар, иртәнге җидегә үк килеп җитегез. Килүгә, мине күрерсез, уку-укыту үзәгенең кайда икәнен күрсәтермен. Төркемдә унбиш-егерме кеше буласыз, соңга калмагыз! – дип, кайгыртучан тавыш белән киңәшләрен биреп, озатып калды. Мәдинә белән Рәфидә заводтан кайтышлый ук, кибеткә кереп, дәфтәр-каләм алып чыктылар.

…Егерме кыздан торган төркем, йөк төягеч машина (погрузчик) йөртүчеләр әзерләү курсында белем ала. Йөк төягеч машина төзелешен, аның эшләү серләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен, кызларга тәҗрибәле осталар төшендерә.

– Кызлар! Игътибар белән тыңлагыз! Укыганда авыр булса, эшли башлагач җиңел булыр. Иң мөһиме, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эш итәргә кирәклеген онытмагыз. Карагыз әле, дивардагы плакаталарда нинди юл билгеләре?! Мәдинә, йә әйт әле! Менә бу аклы-карлы сызыклы, кеше сурәте төшкән билге ни дигәнне аңлата?!

– Игътибар, җәяүлеләр, дигәнне аңлатучы билге.

– Әйе, бу билге сезгә еш очрар. Бик игътибарлы булырга кирәк. Сез, хәрәкәт итүдән туктап, җәяүлеләрне үткәреп җибәрергә тиеш.

– Янәшәдәге билгенең нәрсә аңлатуын кем әйтеп бирә?! Бу билгене беләсеңме, Рәфидә?

– Тизлек чикләнгәнлекне аңлатучы билге.

– Дөрес!

– Ә менә бу кызыл түгәрәк эчендә йөк төягеч машина сурәтләнгән, кызыл сызык белән урталай сызылган билгене кем ничек аңлый?

– Бу территориядә йөк төягеч машиналарга йөрү тыела.

– Бик дөрес! Димәк бу билге куелган урыннарны сез әйләнеп үтәргә тиеш.

– Ә менә монысы нинди билге?!

– Өстән куркыныч яный, дигәнне аңлата.

– Дөрес аңлагансыз! Завод буйлап хәрәкәт иткәндә, сез бөтен тирә-юньне игътибар белән күзәтергә тиешсез. Әгәр дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, бернинди бәхетсезлек очракларына да юлыкмассыз. Сез үзегезнең гомерегез өчен генә түгел, башкаларның исәнлеге, куркынычсызлыгы өчен дә җаваплы. Шуны һәрвакыт исегездә тотыгыз!

Менә шулай кызлар куркынычсызлык кагыйдәләрен ныклап күңелләренә беркеттеләр. Үз өсләренә нинди җаваплылык алганнарын белү бераз куркытса да, укыган саен, сынатмаячакларына ышанычлары да арта барды.

Остазлары сүзен алдагы дәресләрдә дәвам итте:

– Йөк төягеч машина аккумулятор батареясы белән эшли. Батареяга электролит салып, аны зарядкага куялар. Электролит оксидлашу химик реакцияләрендә һәм электродлар белән элекке хәленә кайтуында катнаша, шуның нәтиҗәсендә электр йөртү көче барлыкка килә. Шул көч ярдәмендә йөк төягеч машина хәрәкәтләнә дә инде. Аңладыгызмы?! Сез саклык чараларын белеп, төгәл эш итәргә тиешсез.

Уку-укыту курсларында белем бирүче белгечләр кызларга, аккумулятор батареясын алыштырган чакларда кулга резин перчатка кияргә кирәклеген, зарядкага (электр батареясын кору урынына) куйган чакта, электр приборларына кагылмаска тиешлекләрен кат-кат аңлаттылар. Бәхетсезлек очракларында, беренче ярдәм күрсәтү серләрен дә шушы курсларда төшендерделәр.

– Мәдинә! Йә әйт әле, аккумулятор батареясын алыштырганда, ни өчен кулга резин перчатка кияргә кирәк?!

– Резин перчатка кимәсәң, кулга кислота тияргә мөмкин.

– Ә ни өчен электр приборларына тияргә ярамый?!

– Электр приборлары белән махсус белеме булган кешеләр – электриклар гына эшләргә тиеш.

Бер ай курсларда йөреп теорияне өйрәнгән кызлар, йөк төягеч машина йөртү буенча имтихан тапшырырга җыелдылар. Мәдинә, чираты җитүгә, йөктөягеч машинаның утыргычына менеп утырды да, ике куллап рульгә тотынды. Тотынды дию йомшак итеп әйтү генә, кызның рульне кысып тоткан бармакларын каерып алырлык та түгел.

Аягы белән педальгә басуга кузгалып киткән техниканы үзеңә буйсындыру өчен, куркуны берьякка куеп, ихтыяр көчен туплап, мәйдан уртасына куелган ике тимер контейнер – уртача һәм стандарт зурлыктагы тартмалар арасыннан сигезле саны сурәте рәвешендә хәрәкәтләнеп, машинаны кузгалып киткән урынга китереп туктарга кирәк иде.

Курсларда уку вакытында практика дәресләрен калдыргалаган Чистай кызы башта кузгалырга куркып торды. Кузгалып киткәннән соң, әле бер тартмага, әле икенчесенә килеп бәрелде.

Сәет Нурович түзмәде:

– Менә, дәресләрне калдырып, авылга чапсаң шулай була ул. Хәзер имтиханыңны ничек бирмәкче буласың? Әле бит сынауны узгач, эшлисегез дә бар. Болай булса, ничек эшләрсең?! Кызның керфекләре чыланганын күргәч, кызганып та куйды үзе. – Йә, йә, шулкадәр шүрләмә, тынычлан! Ипләп кенә тагын бер кат йөртеп кара! – дип, кызга тагын бер мөмкинчелек бирде.

Мәдинәнең сынау узганын карап торучы уку-укыту бүлеге инспекторы мактау сүзен әйтеп, күңелен дәртләндереп җибәрде.

– Тартмага бәрелмәдең, оста йөрттең!

– Ә хәзер арт белән йөреп, шул ук хәрәкәтләрне кабатла!

Мәдинә имтихан алучыларның барлык таләпләрен җиренә җиткереп үтәде. Курку хисен җиңеп, имтиханын яхшы билгесенә тапшырган кызны төркемдәшләре котларга ашыкты.

– Булдырдың, котлыйбыз! – Кызлар бер-берсен бүлдереп, гөрләшеп алдылар.

– Йә, ничәнче разряд бирәбез диделәр?!

– Икенче?!

– Минем дә икенче разряд.

– Берничә ай эшләгәннән соң, разрядыгызны күтәрәчәкләр, тырышып эшләгез генә! – диде, Сәет Нурович кызларның күңеленә канат куеп. Кызлар да җавапсыз калмадылар.

– Сәет Нурович, ярый әле сез көч биреп тордыгыз. Сез булгач, курыкмадык. Рәхмәт сезгә!

Барысы да сынау биреп бетергәннән соң, Сәет Нурович белән уку-укыту бүлеге инспекторы аларның кулларын кысып, таныклык тапшырдылар. Бу – авылдан килгән кызларның шәһәрдәге беренче җиңүләре иде.

Кызларның сөенечләре эчләренә сыймый. Тизрәк шатлыкларын өйдәгеләр белән дә уртаклашасылары килә. Мәдинә инде күңеле белән авылга кайтырга җыена башлады.

– Рәфидә! Бу атна төгәлләнеп килә. Авылга кайтып килербез инде, әйеме?! Эшли башлагач, сменалы эштән бик китеп булмас.

– Әйе шул! Әле кайсы бригадага туры киләбез, анысын иртәгә әйтерләр инде. Эш өч сменалы диделәр бит.

– Беренче сменадан соң гына кайтырга уңайлы була торгандыр. Икенче яисә өченче сменадан соң кыска яллар булса, кайтып йөри алмабыз.

– Алдагыны Алла белә. Ярый, анысын эшкә чыкмыйча әйтеп булмый. И әнкәйләр сөенерләр инде! Шундый зур заводка эшкә килеп, бөтен ил белән төзегән шәһәрдә яшәп калуыбыз, алар өчен дә куаныч бит ул.

– Исән-сау эшләргә насыйп булсын инде. Әле ярый бергә килгәнбез. Бер-беребезгә иптәш, таяныч булырбыз. Икебезне бер бригадага билгеләүләрен сорарбыз инде, яме!

Кызлар завод территориясеннән чыгып, тукталышка таба барганда да, автобуста кайтканда да сөйләшеп туя алмадылар. Гөлчәчәкнең тырышлыгы белән, ул яшәгән тулай торакка урнашулары да, бәхет дими ни дисең?! Кызлар комендант бүлмәсенә төшеп, паспортларын теркәтергә тапшырдылар. Тулай торакта урын-җир белән тәэмин итүчедән (кастелянша) урын-җир әйберләре алганнан соң, алтынчы катка, үзләре яшәячәк бүлмәгә менделәр. Бүлмәдәшләре белән танышып, барысының да татар кызлары икәнен белгәч кенә, җиңел сулыш алдылар.

Шул көннән Мәдинә кызыклы һәм вакыйгаларга бай шәһәр тормышы белән яши башлады.

 

Вакыт кыса

*****

1969 елда ил буйлап хәбәр таралды. Чаллыда зур төзелеш башлана икән. Авылда бу хәбәрне ишетүгә, яшьләр умарта күчедәй гөжли башлады. Кемнедер районнан комсомол путевкасы белән шанлы төзелешкә җибрделәр. Ә кемнәрдер үз теләге белән юлга кузгалды. Шәһәр һәм «КамАЗ» автогигантын төзүдә катнашу һәр яшь кешенең зәңгәр хыялына әйләнде.. Көтү куарга чыккан хатыннарның телендә дә шул гына.

– Ишеттегезме әле?! Күрше авыл мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш класс укучылары сүз куешып, бөтенесе бергә Чаллыга чыгып киткәннәр.

– И-и-и! Авыллар бушап калмаса ярый инде. Класслары белән китеп барсалар, авылда кем калыр? Фермада кем сыер савар?! Кырда кем иген игәр?!

– Бик зур төзелеш булачак, дип сөйлиләр бит телевизордан. Кызыктыралар. Кемнең генә авылда каласы килер икән?!

*****

Мәдинә дә башкалардан калышмады. Аның да яшьтәшләре белән бергә бәхетен сынап карыйсы килде. Яшьлек чакыруына кушылып, ул да Чаллыга аяк басты. Кыз зур заводка эшкә кергәннән соң, үз күзе белән күргән вакыйгаларны күңеленә сеңдерә барды. Ил шаулаткан төзелеш, заводларның, шәһәрнең үсеше аның күз алдында булды. Ул исемнәре ил тарихы китабына алтын хәрефләр белән язылган җитәкчеләрне күрде. Алар җитәкчелек иткән заводта тырышып хезмәт куйды. Бер гасырдан икенче гасырга күчкәч тә, Мәдинә шул вакыйгаларның эчендә кайнаган чакларын онытмады. Яшьлекне онытып буламы соң инде?! Менә ул кабаттан хәтер белән шул чакларга кайтты.

Мәдинә «КамАЗ»ның Двигательләр заводына эшкә килгәндә, завод белән Виктор Денисович Поташов идарә итә иде. Әле идәне һәм түбәсе генә булган заводка җиһазлар, станоклар урнаштыру, көйләү, конвейерны сафка бастыруны, йөк төягеч машинада эшләүче кызлар-егетләр хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Зур агач тартмалардагы станокларны цехка урнаштырганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмыйча ничек эшләргә?! Автопогрузчиклар гына җитешә алмый. Кайчакларда кызларга да электропогрузчиклар белән ярдәмгә килергә туры килә.

Менә бүген дә эш сәгате башлануга, Мәдинә белән Рәфидә янына, алар хезмәт күрсәтәчәк цехның мастеры йөгереп килде.

– Кызлар, сезнең ярдәм кирәк. Сез булышмасагыз, җитешеп булмаячак. Вакыт кыса. Зинһар өчен ярдәм итегез!

– Ә нәрсә эшләргә?

– Әнә теге зур тартмаларда станоклар. Шуларны заводның теге башындагы цехка илтергә кирәк. Мин үзем сезгә юл күрсәтеп барырмын.

– Безнең хәлдән киләме соң ул?! Тартмалар зур, авырдыр да әле. Безнең погрузчикларның көче җитәр микән?!

– Әйдә тырышып карыйк инде! Автопогрузчик ватылган. Бүген урнаштырып бетерергә куштылар. Сездә бөтен өметебез.

Кызлар бер-берсенә карашып алдылар да, мастер артыннан кузгалып киттеләр. Башка цехка хезмәт күрсәтүче ике погрузчик аларның килгәнен көтеп тора. Мастер кызларга кул болгап, станоклы тартманы күтәрергә кушуга, ике йөк төягеч машина тартманы ике кырыйдан алгы яклап, тагын ике погрузчик арткы ягыннан озын җәпләре белән эләктереп алдылар. Мастер үзе кул изәп, аларга кай якка борылырга, кайсы төшкә туктарга икәнлеген күрсәтеп, озата бара. Кинәт Мәдинә йөкнең авырлыгыннан погрузчигының арты күтәрелүен сизеп, куркуыннан кычкырып җибәрде.

– Әнекәем, Рәфидә! Бу ычкынып китеп, безнең өскә төшмәс микән?! Арттагылар туктап калса, ни эшләрбез?!

– Туктый күрмә, Мәдинә! Мастер тыныч кына бара бит. Куркыныч хәл килеп чыгарлык булса, кисәтер иде. Ипләп кенә барыйк бер көйгә.

Йөкнең авырлыгыннан, погрузчикларның арткы тәгәрмәчләре күтәрелеп, чөйлегеп-чөйлегеп китә. Шулай да йөкне урнаштырасы җиргә китереп җиткерделәр. Инде хәзер тартмаларны сүтү, урнаштыру егетләр кулына күчә.

Мәдинә белән Рәфидә, слесарь, наладчик егетләрнең такталарны каерып, тиз-тиз генә тартманы сүтүләрен, яшел төстәге станокларны кран балка белән күтәреп, тиешле урынга утыртуларын берничә минут күзәтеп тордылар да, үз эшләренә тотыныр алдыннан бераз сөйләшеп алдылар:

– Рәфидә, күр әле, егетләр ничек тырышып эшлиләр. Станокларны көйләүчеләрнең дә кулы кулга йокмый. Иртәгә инде бу станокларга да җан керер. Безнең кебек курсларда укып һөнәр үзләштергән, яңа гына заводка килгән кызлар, егетләр эшли башлаячак, күр дә тор!

– Әйе, шул, Мәдинә! Күрәсеңме без нинди яхшы һөнәр ияләре. Күпме кеше безнең булышлык белән үз эшен башкара! Күреп торырсың, тиздән, бик тиздән беренче КамАЗлар да конвейрдан төшәчәк!

–Их, тизрәк килеп җитсен иде ул көн! Күрәсе килә! Кулыбыз белән тотып карар идек. Бәлки әле утырып йөрергә дә туры килер. Күз алдыңа китер әле, без эшләгән заводта күмәк көч белән җыелган машиналар ил буйлап юлларда җилдерә. Авылга да шул машиналарга утырып кына кайта башларбыз әле, кем белә?!

– И-и-и, дускаем! Авызыңа бал да май! Иллә дә шәп булыр иде! Атна саен кайтыр идек, әйеме?!

Мәдинәнең күз алдына туган авылына алып кайта торган сикәлтәле озын юл килеп басты. Чаллы белән авыл арасында йөз егерме километр ара гына юкса. Вак таш җәелгән, урыны-урыны белән чокырланып беткән юлдан авылга кайтып җиткәнче көн төнгә тоташа. Әле ул өстән явып тормаса. Яңгыр коя башласа, машинаның ачык кузовында бөкшәеп кайткан юлчылар, суга төшкән тавыкка әйләнәләр. Машина да буксовать итә башлый. Кайчагында батып та кала.

Җитмәсә, ярты юлдан артыграк араны үткәч, елга аша чыгасы. Язын такта күперне ташкын су агызып алып китә. Андый вакытларда көймәче авыл агае, чиратлап икешәр-өчәр кешене утырта да, аргы якка чыгарып куя. Елганы аркылы чыгу белән түгел бит әле. Калган юлны кайтасы бар. Ярый ла, икенче ярда берәрсен озата килгән машина булса. Булмый икән, авылга кадәр калган кырык чакрымнан артык араны «унберенче трамвай» белән узасың. Аяк киеменә сылашкан үзле балчык артка тарта. Юл газабы – гүр газабы, диләр. Андый чакларда: «Бүтән мәңге кайтмыйм!» – дип үз-үзеңә сүз бирәсең дә, җай чыгу белән кабат юлга кузгаласың. Әнкәй белән әткәй көтеп торганда, ничек кайтмыйсың инде?! Авылдан чыгып китүгә кадерле кешеләреңне, эчкән суыңны, туган туфрагыңны онытсаң, җир йотар.

*****

Завод эче гөжләп торган умарта оясын хәтерләтә. Әле анда, әле монда, «тук-тук, тук-тук» чүкеч суккан, йә выжлап үтеп киткән машина, мотороллер, яисә «пыты-пыты, пыты-пыты» пытылдап, каядыр ашыгучы Т-16 һәм «Беларус» тракторларының тавышлары ишетелә. Аларга төрле авазлар чыгарып эшләүче станоклар шавы өстәлә. Шул шау-шуга яшь-җилкенчәкнең эш арасында ял итәргә туктагач, шаярып көлешкән тавышлары кушыла. Туктап, берничә минут станокларын ял иттереп алган яшьләр яңа көч белән эшкә тотыналар. Станокта эшләүчеләр үз сменаларында кирәкле детальләрне ясап, контролёрларга тапшыралар. Тикшерү үткән, кабул ителгән детальләр тимер тартмаларга салынгач, шул ук йөк төягеч машина йөртүче кызлар, тартмаларны конвейрга, яисә складка илтеп куялар.

Ә инде завод бар көченә эшли башлагач, эш тагын да күбәйде. План үтәр өчен социалистик ярышларда узыша-узыша, тизрәк «КамАЗ»ның беренче чиратын, соңрак икенче чиратын сафка бастыру өчен тырыштылар.

Төнге сменада эшләгәндә, атна ахырында Мәдинәнең йөк төягеч машинасының җәпләре кареткадан төшеп калып интектерде. Дүшәмбе эшкә килү белән, Мәдинә ремонт цехына ашыкты.

– Егетләр, кайсыгызның вакыты бар? Җәпләр төшә дә кала. Җәпне кареткага кертә алмыйча җәфаланып бетәм. Күтәреп кертергә авыр. Ярдәм сорап, гел-гел станокта эшләүчеләрне дә бимазалап булмый. Берәр нәрсә эшләтегез әле!

– Хәзер! Сварщик килеп җитсен инде. Бер секундта эшләп бирә ул аны.

– Мине цехта көтәләр. Беләсез бит, бездән башка эш бармаганны.

– Ни булды?

Электр белән эретеп ябыштыручы егетнең тавышы ишетелгәч, Мәдинә ялт итеп борылып, остага үзенең зарын сөйләргә тотынды:

– Менә, тагын синең янга керергә туры килде. Синсез дөнья сансыз. Зинһар өчен тиз генә кареткага берәр тимер кисәге ябыштырып бир әле! Погрузчикның җәпләре юлда төшә дә кала. Тырык-тырык тыркылдап болай да эчләр авыртып бетә. Линиягә чыгу белән, цехка да барып җитмәдем, тагын төшеп калган.

– Нишләп карап йөрмисең соң?!

– Соң, сизмәгәнмен. Нидер шакылдаганны ишеткән идем. Тәгәрмәч астына берәр нәрсә эләккәндер, йә ялгыш бәрелеп киткәнмендер дип уйлап, туктамадым. Барып җитсәм, җәпнең берсе юк. Җәп эзләп заводның икенче башына кадәр бардым. Зинһар өчен төшми торган итеп ясап бир әле!

Сварщик сварка аппаратын кушуга, Мәдинә тизрәк читкә борылды. Тирә якка кечкенә йолдызчыклар чәчелә башлауга, аның күз алдына кичке авыл килеп басты. Август төнендә йолдызлар атылганны күзәтеп, капка төбен саклаган чаклар сагындыра. Сирәк кайтыла шул авылга. Эш күп. Ял көннәрендә дә, икеләтә хак түләүгә кызыгып, эшкә чыгалар. Акчасыннан бигрәк, тизрәк беренче КамАЗларны күрәселәре килә. Шушы уйларга бирелеп, сварщикның җайлы гына эшләп куйганын да сизми калды кыз.

КАМАЗ заводларында «Балканкар» погрузчиклары хезмәт күрсәтә. Погрузчиклар Болгария заводында кара кургаштан ясалган, кислоталы аккумулятор батареялары белән эшли. Мәдинә погрузчикта иң оста йөрүчеләрнең берсенә әйләнде. Бер карасаң, ул складта, икенче карасаң, инде заводның икенче башында. Тимерче тимерне кызуында сугарга ярата. Мәдинә дә тиз-тиз генә кирәкле детальләрне үзе хезмәт күрсәткән цехка тарата.

Погрузчик йөртүчеләр смена башында диспетчердан путевка алып, башта аккумулятор батареясын алыштыралар. Аннан соң, путевкага мастердан кул куйдырып, билгеләнгән цехка эшкә чыгып китәләр.

Аккумуляторны алыштыру бик җиңел эш түгел. Шуңа күрә эш сәгате башланырга ярты сәгать алдан килеп, погрузчикны әзерлисең. Башта утыргыч урнашкан авыр капкачны ачарга кирәк. Кайбер утыргычларны читкә алып куеп торырга була. Кайберсе ныклап беркетелгән. Кызларның капкачны күтәрергә көчләре җитми. Бер-береңә ярдәм итмичә булмый. Аккумуляторчы кранбалканы кабызгач, аккумуляторны дүрт ягыннан ыргакка эләктерергә кирәк. Аннан соң ул аны күтәреп алып, зарядкага (электр батареясын кору урынына) куя. Аңа да ыргакларны ычкындырырга булышасың. Электр белән корылган аккумуляторны погрузчикка куйгач, капкачын ябып, җәпләрен, тәгәрмәчләрнең гайкалары ныклап беркетелгәнен тикшергәннән соң гына линиягә чыгарга рөхсәт бирелә. Водительләрнең һәр эш иртәсе, һәр смена шулай башлана.

Мәдинә ТСОдан кыр казлары кебек тезелешеп чыккан погрузчикларның төрле цехка таралганнарын күзәтергә ярата. Авылда гомергә дә чалбар кимәгән кызлар, заводка килгәч, өсләренә махсус эш киемнәре киделәр. Чалбарга да ияләштеләр. Болай киенеп эшләү дә уңайлы. Егетләр дә, үзләрен җирдәгеләрдән өстен күргәндәй, гәүдәләрен горур тотып, погрузчикта утырган кызларга күзләрен алартып карап калмыйлар.

Станокта эшләүчеләрнең дә, конвейрдагыларның да хезмәт нәтиҗәсе шушы кызларның уңганлыгына, җитезлегенә бәйле. Кайчакта складта кирәкле деталь килеп җитмәгән була. Аны башка заводтан китереп җиткергәннәрен көтеп утырасың. Соңыннан бригада эшен тоткарламас өчен, тизлекне арттырган чаклар да була.

Мәдинә йөк тулы тимер тартма белән тизлекне киметмичә, дөбер-шатыр чабып барган җиреннән борылып, олы юлга килеп чыкты. Шул минутта, каршысына ялтырап торган кара «Волга» машинасы килеп туктады. Машина ишеге ачылуга, өстенә кара костюм кигән, ак күлмәккә галстук таккан, туры коңгырт-кара чәчләрен шәпләп тараган, күзлекле, илле яшьләр тирәсендәге чандыр гәүдәле ир пәйда булды. Ул, житди карашын төбәп, йөк төягечен туктаткан кыз каршына килеп басты да: «Сез беләсезме, минем кем икәнне?» – дип сорау бирде. Мәдинә дә аптырап калмады: «Юк, ә сез беләсезме, минем кем икәнемне?!» – дип елмаеп, аңа сораулы караш ташлады. Кыю, чая кызның ихлас елмаюы белән очрашкан ир, көлеп җибәрде дә, машинага кереп утырды һәм кузгалып та китте.

Цех эчендә станок көйләп торган наладчик егет бу хәлне күзәтеп торган икән. Ул станок арасыннан чыгып, Мәдинәгә сүз кушты:

– Әй, син, кызый! Беләсеңме хәзер генә кем белән сөйләшкәнеңне?! Ну эләкте-е-ең! Завод директоры – Поташовның каршысына очып чыгуың гына җитмәгән, җитмәсә телләшеп торасың. Болай булгач, үзең генә түгел, бөтен бригадагыз премиядән колак кагачак инде. Их син!

Егет кабат станок арасына кереп китте. Мәдинә ни әйтергә дә белми, телсез калды. Завод директоры алдында техника куркынычсызлыгын бозган кыз, үзенә шелтә белдерерләр дип куркып йөрсә дә, цехка бернинди дә шикаять килмәде. Ә эш өчен янып йөргән яшьләргә хәерхаһлы җитәкченең исем-фамилиясе Мәдинәнең күңел түрендә уелып калды. Ул, еллар үткән саен, хәтер йомгагын сүтеп, шул чакларны исенә төшерә.

Көндезге ялга туктагач, кыз кызыл почмакка кереп, газеталарга күз салды. Өстәлдә «Рабочий КамАЗа» газетасының яңа саны ята. Мәдинә аны алып укый башлауга, таныш фамилиягә тап булды. Анда нәкъ менә Мәдинәнең күңел түренә исеме язылып калган Виктор Денисович Поташов хакындагы язма. Менә шул язмадан укып, ул зур хөрмәткә ия җитәкченең Двигатель заводы үсешенә генә түгел, «КамАЗ» комплексы үсешенә керткән хезмәтләренең дә бәяләп бетергесез икәнен белде. Поташов җитәкләгән чорда предприятие коллективы социалистик ярышларда унсигез мәртәбә җиңеп, «КамАЗ» Җитештерү берләшмәсенең күчмә Кызыл Байрак, Яр Чаллы Коммунистлар партиясе комитеты һәм шәһәр комитетының истәлекле Кызыл байракларына лаек була.Ә завод директоры В.Д. Поташов үзе Ленин, Октябрь Революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Менә шул тарихка кереп калган җиңүләрдә бөтен завод эшчеләренең, шул исәптән, үзләренең хезмәт нәтиҗәләре дә чагылуын аңлаган Мәдинәнең күңелен горурлык хисләр биләде.

 

Чабыш аты

Кар-буранлы февраль ае да килеп җитте. Җил улаган тавышка уянып киткән Мәдинә сәгатькә күз салды. Сәгать уклары иртәнге биш тулып киткәнне күрсәтә. Мәдинә урыннан сикереп торды.

– Кызлар, торырга вакыт! Эшкә соңга калабыз!

– Чәй кайнап чыкты, эчәргә өлгерәбезме?! Кем җитешә, шул чәй ясый тора.

– Чур! Юыну бүлмәсенә керергә минем чират.

Бүлмәдә ыгы-зыгы. Кемдер юыну бүлмәсе ишеге төбендә. Кемдер, шкафны ачып,кием сайлый. Кемдер урын-җирен җыя. Юынып өлгергәне, кухняга узып, чынаякларга чәй агыза.

– Кызлар, киттек!

– Ишекне бикләргә онытмагыз!

– Газны сүндердегезме?

– Пока-пока!

Тулай торак ишегеннән кызлар бер-бер артлы, утыз градуслы салкын кочагына атылдылар. Тын алганда сулаган һава ап-ак бәс булып керфекләргә куна. Бәйләм башлыгы кырыеннан чыгып торган сумаладай чәчләр минут эчендә ак төскә керә. Кыш бабайның пумаласы җиһанны ак буяу белән буяганны күреп, яшьләр суык белән узыша-узыша, тукталышка ашыга.

Эшчеләрне заводка йөртүче автобус шыгрым тулы. Сыңар аягына басып, егылмаска тырышып, баш очындагы тотынгычка тотынып барган Мәдинә, кирәкле тукталышта халык агымына ияреп, автобустан төште. Алда зур шатлыклы вакыйга ымсындырып тора.

1976 елның 16 феврале җитүен КамАЗлылар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Ул көнне завод эшчеләре иртәнге сменага ашкынып килделәр. Ниһаять, Автомобильләр заводының баш конвейрыннан беренче КАМАЗ йөк машинасы төшәчәк. Әлеге вакыйга бөтен ил өчен зур шатлыкка әйләнде. Бу шатлыкны бүлешү двигательләр заводында эшләгән хезмәт алдынгыларына да насыйп булды.

Цех башлыгы чакыра, дигәнне ишеткәч, Мәдинә ни булды икән дип борчылып, җитәкче утырган кабинетка ашыкты.

– Исәнмесез, керергә буламы?!

– Уз, әйдә, утыр! – дип каршы алды Мәдинәне цех башлыгы Яковлев.

Каушап кылган кыз, читенсенеп, башын аска иде. Борчылуы йөзенә чыккан кызга карап, җитәкче сүз башлады:

– Мәдинә! Без сине Автомобильләр заводына баш конвейрга җибәрергә булдык.

– Ничек инде?! Минем шелтә алганым юк, эшемне яратып башкарам. Үзебезнең заводта эшлисем килә!

Мәдинәнең сүзләрен ишетеп, цех башлыгы көлеп җибәрде.

– Мәдинә! Без сине яхшы эшләгәнең өчен бүләкләргә булдык. Баш конвейрдан беренче КамАЗ машинасы төшү тантанасына җибәрәбез үзеңне. Син ул бәйрәмне күрергә лаек.

Автомобильләр заводына килеп кергән эшчеләр төркемен дәртле музыка тавышы каршы алды. Завод эчендә бәйрәм рухы. Эшчеләр, төркем-төркем булып, конвейрның машина төшә торган ягына ашыгалар. Конвейр буе кызыл комач әләмнәр белән бизәлгән. Транспарантлар эленеп тора. «ЕСТЬ 1-й КАМАЗ!» – дигән сүзләрне күрүгә үк, Мәдинәнең йөрәге чабыш атыдай ярсып тибәргә тотынды. Беренче КамАЗны каршы алырга җыенган халык, радиоалгычлардан диктор тавышы ишетелә башлау белән, бер мизгелгә тын калды. Чебен очкан тавыш та ишетелердәй тынлыкны бозып, КамАЗ радиосы дикторы сөйли башлады.

– Игътибар! Автомобиль төзүчеләр шәһәре Яр Чаллы сөйли. Авыр йөк автомобильләре җитештерү Кама комплексы сөйли. Аның баш җыю конвейры сөйли. Безнең микрофоннар, 10-15 минуттан соң беренче КамАЗ маркалы серия автомобиле төшәчәк күперчектән берничә метр ераклыкта урнаштырылган.

Тантананы партиянең Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Киямович Беляев ачып җибәрде.

– Хөрмәтле төзүчеләр, монтаж осталары, завод, шәһәр һәм районның барлык хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да Татарстан җирендә күмәк көч белән ирешкән бөек хезмәт җиңүе белән котлыйм.

Советлар Союзы гимны яңгыраган мизгелләрдә һәркемнең күңеленнән хезмәтенең нәтиҗәсен күрүдән туган горурлык хисләре ташып чыкты.

– Ура! Ура! Ура! – дип кычкырган тавышларны бүлеп, Рәис Кыямович үзенең сүзен дәвам итте:

– Төп конвейрдан «КамАЗ» маркалы беренче автомобильне алып чыгу бурычы «КамАЗ» автомобильләрен сынаучы шофер Валерий Перетолчин, КПССның XXV съезд делегаты, йортлар төзү комбинаты монтажчылар бригадиры Рафис Сабирҗанов, 7 нче трестның Чаллы специальләштерелгән идарәсе бригадиры Дмитрий Загребальный иптәшләргә тапшырылды. Алар бу хокукны социалистик ярышта җиңеп яуладылар, – дип төп конвейрны хәрәкәткә китерергә боерык бирде:

– КамАЗның баш конвейрын җибәрергә!!!

– Ура! Ура! Ура! – дип, шатлыкларын белдергән меңләгән кешеләрдән торган халык төркеме диңгез дулкыннарыдай гөж килә. Ялтырап торган кабинасына: «КПССның XXV съездына 0000001 №лы КамАЗ», бортына: «Ватаным, беренче КамАЗны кабул ит!» – дип язылган, 00-01номерлы зур машинаның конвейрдан төшүен фотографлар фотога төшерә, видеокамера тоткан операторлар тантаналы мизгеләрне мәңгеләштерүче кадрларны эләктереп калырга тырышалар.

Тантаналы чыгышны КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев дәвам итте:

– Партиябезнең алда торган егерме бишенче съездына без КамАЗ вәгъдә иттек. КамАЗ бар! Туган илебезгә, партиябезгә, халкыбызга безнең бүләгебез. Бу елларда, туган илебездәге иң зур төзелеш объектларының берсе КамАЗ төзелгән елларда эшчеләр, төзүчеләр, монтажчылар, автомобиль төзүчеләр бик яхшы хезмәт иттеләр. Дан безнең атаклы эшчеләр сыйныфына!

Әлеге тарихи минутларны үз күзе белән күрү, Мәдинә өчен әйтеп бетермәслек могҗизага тиң булды. КАМАЗ машинасы җыю өчен бихисап кул көче керткән камазлылар, көн саен намус белән хезмәт куюларының нәтиҗәсен бөтен ил белән бергәләшеп бәйрәм итте. Шатлыгы эченә сыймаган, бәхет тойгыларын кичергән Мәдинә – шул истәлекле мизгелләрнең тере шаһиты. Нәкъ менә бердәм көч белән генә бөек җиңүләргә ирешеп булганын да, Мәдинә шул көнне аңлады. Кабатланмас тарихи вакыйганы күргән чакларын хәтер китабына җуелмаслык итеп язып куйды.

Чаллы урамнарында, КамАЗ заводларында, һәр борылышта, һәр мәйданда, яңа гына төзелеп беткән йорт диварларында эленгән: «Без Кама буенда шәһәр – үзебезнең киләчәгебезне төзибез»; «Халык һәм партия бербөтен!»; «Югары җитештерү культурасына ия цех исемен алуга ирешик!»; «Төкле адымың белән, «КамАЗ!»; «Ватанга безнең хезмәт!»; «КАМАЗның беренче чиратын сафка бастырыйк»! – кебек бихисап күп чакырулар, лозунглар яңадан-яңа җиңүләргә дәшеп тора.

Ә ул җиңүләр озак көттермәде. 1976 елның 29 декабрендә, Кама йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсенең беренче чираты кулланышка керде.

1979 елның 10 июлендә – «КАМАЗ»ның төп конвейерыннан йөз меңенче автомобиль төште.

1981 елда «КАМАЗ»ның икенче чираты сафка басты. Камазлыларны алда тагын да зуррак планнар, яңа җиңүләр көтә.

Капкадан килеп керүгә, завод исе тынга каплана. Заводның бер башында эмульсия, кызган машина мае исе аңкып торса, икенче башында, машиналар конвейрдан төшкән урында, томанга охшаш зәңгәр төтен. Сменага килгәндә борын җыерган, искә-төтенгә чыдый алмаган халык, эш сәгате төгәлләнер вакыт җиткәндә инде ияләшеп өлгерә. Завод исе чәчкә, тәнгә, киемнәргә сеңеп, тулай торакка, өйгә дә ияреп кайта.

Җәй көне завод мунча кебек кыза. Кыш көне, завод капкасына якын цехларда эшләүчеләр, тамырлардагы канны катырырлык суыктан интегәләр. Тимер арасында менә шундый шартларда эшләгән эшчеләргә бөек җиңүләргә ирешү, әлбәттә, җиңел булмый.

Станоклар эмульсия белән эшли. Кулланылган эмульсия подвалдагы зур чаннарга агып төшә. Ул ага торган канаулар табаклы тимер кисәге белән ябылган. Ләкин идәннәргә бернәрсә белән беркетелмәгән. Чөнки станокта детальләрне җитештергән чакта, көмеш төсендәге ялтырап торган тимер йомычкалар да шул чокырга җыела. Аны станокта эшләүче ир-егетләр тимер ыргаклар белән эләктереп тартып чыгаралар да, зур тимер контейнерларга тутыралар. Аларны рампада урнашкан чүп җыю складларына чыгарырга, аннан соң үзбушаткычларга төяп, яңадан кою заводына эшкәртергә җибәрергә кирәк.

Йөк төягеч машинада эшләүчеләр арасында бәхетсезлек очракларына юлыгучылар да булды. Мәдинә белән бер бригадада эшләүче башкорт кызы Гөлбикә, погрузчигы белән эмульсия чокырына ауды. Өстенә погрузчикның аккумулятор батареясы төшеп, кызның тәне кислотага пеште. Бу хәл бөтен завод эшчеләрен тетрәндерде.

Бригада кызлары бу хәлне ишетүгә, бәхетсезлек килеп чыккан цехка җыелдылар. Погрузчикларыннан төшеп, тизрәк Гөлбикәне чокырдан алу өчен, үз ярдәмнәрен тәкъдим итүчеләр арасында Мәдинә дә бар иде.

– Аһ, Гөлбикә, Гөлбикә! Хараплар гына булмасаң ярый инде! Йә бер Аллакаем, берүк Гөлбикәбезне ярдәмеңнән ташлама! Исән генә кала күрсен!

Гөлбикәнең ыңгырашуы бөтен заводка ишетелгәндәй тоела. Кызның авыртынуы башкаларга да күчә сыман.

Бу минутта Мәдинәгә салкын акыл каян килгәндер. Ул йөгерешеп килеп җиткән, ни эшләргә белми бер читтә басып торган егетләргә сүз кушты.

– Егетләр, әйдәгез тизрәк, җәпкә эләктерегез погрузчигын, тартып чыгарырга кирәк. Аккумулятор батареясы таралган, сакланып алыгыз! И-и-и, үзегез дә кислотага пешәсез бит! Мәгез әле, резин перчатка киегез! – дип, погрузчик утыргычы астыннан алып, егетләргә перчатка сузды.

– Саграк кыланыгыз, калган кислота да Гөлбикә өстенә акмасын тагын! Болай да нык пешкән ахрысы

Мәдинә, беренчеләрдән булып, Гөлбикә өстенә төшкән .аккумулятор батареясын тартып чыгарырга булышты. Рәфидә здравпунктка чапты. Шәфкать туташы килеп озак та үтмәде, сиреналарын кычкыртып, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы да килеп җитте.

Ярый әле кызның гомере бетмәгән. Чокырга төшеп, ике егет Гөлбикәне күтәреп, өстәгеләр кулына салды. Аңын җуйган Гөлбикәне башта заводның ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктыннан шәфкать туташы алып килгән носилкага сузып салдылар. Медсестра иелеп, аңа нашатыр спирты иснәтте. Бераз аңга килгәндәй тоелган кызның кислота тигән битенә марганцовкага манчылган стериль бинтны, тән тиресендәге куыкларга стериль марля салфеткалар каплады. Аннан соң ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең ак халатлы табиблары кызга тиешле беренче ярдәмне күрсәттеләр.

– Бераз читкәрәк китегез, комачауламагыз! Йөрәге тибә, аңы юк! Авыртудан аңын югалткандыр!

– Эчке әгъзаларына зыян килмәсен инде.

– Әйдәгез, тизрәк машинага күчерәбез!

– Булды, кузгалабыз!

Ашыгыч ярдәм машинасы, сиренасын кычкыртып, Гөлбикәне хастаханәгә алып киткәч тә, бригада кызлары озак кына тынычлана алмадылар.

Гөлбикә бик озак дәваланганнан соң, аякка басып, яңадан цехка әйләнеп кайтты. Тәнендә җәрәхәт эзләре калса да, үз эшен ташламады. Шундый сынаулардан соң да сынмый, кире яраткан эшенә әйләнеп кайтуны батырлык дими, ни дисең?! Әле алай гынамы? Гөлбикә сихәтләнеп, шушы ук заводта эшләүче тиң яры белән кавышып, гаилә кору бәхетенә дә иреште. Ике кызга гомер биреп, менә дигән әни дә булды.

Шул вакыйгадан соң, Гөлбикә белән Мәдинәнең аралары тагын да якынайды. Үзенә беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыккан Мәдинәне Гөлбикә туганы кебек якын күрә башлады. Ул аның якын сердәшенә әйләнде. Гөлбикә барлык йөрәк серләрен Мәдинә белән бүлеште.

– Гөлбикә, бу хәлләрдән соң нинди йөрәк белән шул ук эшкә курыкмый чыктың? Кайлардан көч таптың?!

– И-и-и, Мәдинәкәем! Әгәр дә йөрәгемне яулап алган, гомерлеккә бергә булырга сүз куешкан егетем яныма килмәсә, белмим, урынымнан тора алыр идем микән? Больницада аңга килеп, күземне ачуга ук, аның күзләре белән очраштым.

– Берәү булса, гарипләнеп калыр, дип куркыр иде.

–Көн саен яныма килеп, хәлемне белеп тормаса, йөрәгемә яшәү көче өстәмәсә, сихәтләнә дә алмас идем. Эштән соң гел янымда булды. «Кит!» – дип куган чакларда да:«Беркая да китмим, синнән башка миңа яшәү юк!» – дип җавап кайтарды. Аның ныклыгына, яратуына таянып аякка бастым.

– Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтедер сездә. Чын-чынлап яраткан кешеләр генә сынауларны җиңеп чыга. Бигрәк яхшы, чын кеше, молодец егет икән!

– Үзем дә шаккатам. Больницадан чыккан көнне, өйләнешик дип тәкъдим ясады. Тиздән туебыз. Туйда синең урының иң түрдә булачак, Мәдинә! Шаһит булырсың, яме?!

Мәхәббәт тау күчерә, яшәргә көч бирә дигән сүзләргә ничек ышанмыйсың?!

Сындырып сыный торган сынаулардан сабак алып, сакланып эшләргә тырышсалар да, кызлар кайчак онытылып китәләр. Мәдинә дә берничә мәртәбә үлем тырнагына эләгә язды. Рампада эшләгән чакта, өстенә йөз килограммлы тимер тартма төшеп, исән калуы үзе бер могҗиза.

Бу хәл УПП (җитештерү мәйданнарын җыештыру) цехында, икенче сменада эшләгәндә, рампадан үзбушаткыч машинага чүп төягәндә килеп чыкты. Бөтен цехлардан рампа складына тимер тартмалар белән чүпне китереп өяләр. Әле ул чакта чүп төягеч погрузчиклар (перевертоннар) юк. Мәдинә чүпле тартманы җәпләр белән эләктереп ала да, үзбушаткыч әрҗәсенә якын килә. Тартманы бер як кыреннан үзбушаткыч әрҗәсенең читенә эләктереп артка чигенә. Аннан соң самосвал әрҗәсенә төртеп төшергән тартманы, аскы тишегеннән җәп очы белән эләктереп, кире рампага ыргыта. Аны яңадан аягына бастырып, бушаган тартмаларны берсе өстенә икенчесен күтәреп тезеп, бер читкә яхшылап урнаштыра. Чүп белән тулы машина Тогай чүплегеннән урап килгәнче, аларны алып куеп, эшне дәвам итәрлек урын әзерләргә кирәк. Шулай кызып эшләгәндә, дүрт ярус итеп куйган тартмаларның иң өскесе, түбә терәве – тимер баганага эләгеп, Мәдинәнең өстенә килеп төште дә инде. Ул чакта погрузчикларның өсләре дә куркынычсызлыктан саклый торган рәшәткә белән капланмаган. Өстән ялгыш берәр нәрсә төшсә, баш ярылуын көт тә тор!

Мәдинә күпме вакыт һушсыз яткандыр. Күзен ачып җибәргәндә, янында участок башлыгы утыра. Ак халатлы фәрештә – здравпункттагы шәфкать туташы, Мәдинә күзен ачуга, кушеткага таба иелеп, аның хәлен сорады:

– Хәлең ничек?! Кайсы җирең авырта?

– Яхшы! Бер җирем дә авыртмый. Башым гына әйләнә. Ә нәрсә булды?!

Мәдинә, янәшәсендә утырган участок башлыгына күз салды да, куркып: «Сез нишлисез монда?» – дип, сорау бирде. Мәдинә әллә кызулыгы белән бернәрсә дә сизми, аңламый калган. Участок башлыгы аның каушап, куркып калуыннан файдаланып, кызга бар гаепне өяргә тырышты:

– Мәдинә! Нигә син куркынычсызлык кагыйдәсен тупас рәвештә боздың?! Беләсең бит, тартмаларны ике ярустан арттырып күтәрергә ярамаганын. Ул кагыйдәләрне көн саен сезнең исегезгә төшереп торабыз. Берәмтекләп кенә алып куйган булсаң, мондый хәл килеп чыкмас иде.

– Мин алай эшләсәм, җитешә алмыйм бит. Машина бик тиз урап килә. Көнлек чүпне икенче көнгә калдырырга ярамый. Шикаять белән килсәләр, үзегез үк ачуланасыз.

– Йә, ярый! Акланудан мәгънә юк. Бар гаеп үзеңдә. Куркынычсызлык кагыйдәсен бозган өчен үзеңә үк җәза бирергә кирәк. Әгәр акт төзесәк, бөтен бригаданың гына түгел, бөтен цехның премиясен кисәчәкләр. Йә нишлибез?!

Бу мизгелдә кызның башыннан, үзенең сәламәтлеге турында түгел, ә бригадада бергә эшләүче хезмәттәшләренә, цех җитәкчелегенә кыенлык китердем ахрысы дигән уй сызып үтте. Башкалар турында кайгыртып яшәргә күнеккән Мәдинә, киләчәктә минем белән ни булыр,дип уйлап та карамады. Шуңа күрә участок башлыгының:

– Хәзер бригадирны җибәрәм. Ул сине шифаханәгә озатып куяр. Пропускаңны бригадирга бирерсең. Көннәр куеп барырбыз. Бер-ике атнадан, авыртуларың басылгач кына килерсең эшкә! – дигән сүзләре белән килешеп, баш какты.

– Ни өчен йөк төягеч машинаның түбәсе бернәрсә белән дә капланмаган. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, ул капланган булырга тиеш. Ни өчен безне шундый погрузчиклар белән эшкә чыгарасыз?! – дип дәгъва белдерергә башына да килмәде.

Шәфкать туташы кызның аяк-кулларын, башын капшап караганнан соң, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Шифаханәдә эш сәгате тәмамланып килә. Бригадир хатын озатуында, үз аягы белән килеп кергән кызның аяк-кулын тарткалап караган табиб: «Бер җирегез дә сынмаган, башыгызда гына йодрык кадәрле шеш, авыртса, башка көнне килерсез!» – дип, кызга справка язып бирде дә, саубуллашырга ашыкты. Бераз аксаклап йөргән кыз, баш әйләнүе басылгач, ике атна үтүгә эшкә чыкты. Цех җитәкчелеге бәхетсезлек очрагы хакында акт төзеп тә тормады. Ә гади авыл кызы ни эшләсен?!. Үзең гаепле, дигән карар белән килешергә туры килде. Ярый әле, әнисе әйтмешли, фәрештәләр канат җәеп, үлемнән саклап калган. Ашыйсы ризыгы, эчәсе суы булса, кеше тимер астыннан да, таш астыннан да исән чыга икән.

 

Фаил Ислам рәсеме

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.


Комментарий язарга