Йөрәк тибеше

…Тормыш дәрьясы кызны бөтереп үз кочагына алды. Авылдан җыеп алып килгән гүзәл гамьне, язгы ташкындай кайнап торган яшьлек хисләрен кемгә бүләк итәргә?! Әлеге сорау буй җиткән кызны күптән борчый. Яшьтәшләре бер-бер артлы кияүгә чыга башлады. Кайберләре бәби алып кайтырга да өлгерде. Гөлчәчәк тә унсигез яше тулуга, Ырымбур якларыннан килгән егетне үзенә пар итте. Инде кызлары туып, ике бүлмәле фатир алып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр. Мәдинә аларга еш бара. Гөлчәчәк тә аны сагынып көтеп тора. Ире бүген икенче сменада эштә. Кызы белән генә калган Гөлчәчәк Мәдинәне сөенеп каршы алды. Серләшер сүзләре дә күбәйгән. Яраткан заводындагы хәлләрне дә сораштырасы килә. Мәдинә белән Гөлчәчәк кочаклашып күрештеләр.

– Сәлам, Гөлчәчәк! Ни хәлләрегез бар, дускаем? Үсәбезме?! Гөлнараны сагынып килдем әле менә. Кил әле, бәләкәй сандугач! Үчтеки-үчтеки итим әле үзеңне! – дип, Мәдинә кызчыкны кулына алды. Алма кебек битләреннән үбеп, тезләрендә сикертә башлады.

– Үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки. Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур кыз булыр.

Яше тулып килүче сабый рәхәтләнеп, чыркылдап көлә. Нәни, йомшак куллары белән Мәдинәне кочып ала. Мәдинә аны тагын-тагын сикертә.

– Үчти-үчти итәр бу, үсеп буйга җитәр бу. Үсеп буйга җиткәчтен, галим булып китәр бу.

Сабый да, аннан күрмәкче, бүләк итеп алып килгән курчак белән үчтекиләп уйнарга тотынды.

Мәдинә дустының гаилә тормышына сокланып, аларның тупырдап үсеп килгән баласын сөеп, күңеленә рәхәтлек алып кайта. Аның да хыялы әни булу. Төшләрендә нәни бала күреп уяна да, көне буена шатлыгы эченә сыймый, елмаеп йөри.

Ләкин кызның күңел ишеге әле беркемгә дә ачылмады. Танышырга теләүчеләр булса да, хыялында йөрткән ярын очратмады. Ул теләгән, аның җанын аңлардай, аны ничек бар, шулай кабул итәрдәй кеше бу дөньяда бар микән?! Булса, ул кайда адашып йөри?! Ник аның йөргән юлларына чыгып:

– Син минем бердәнберем! Мин сине шундый озак эзләдем, ниһаять таптым, гомерлек ярым! – дип эндәшми.

Бөтен ил белән төзегән «КаМАЗ» заводларында меңләгән кеше эшли. Яшьләр эш арасында бер-берләрен күзәтәләр. Вакытлы мавыгуны язмышы итеп кабул иткәннәр, үз ялгышларына үзләре абынып, инде тезләрен канатырга да өлгергәннәр. Тезләре генә түгел, җаннарыннан кан саркып торган ялгыз әниләр дә күбәйгәннән күбәя бара. Андыйларны күреп, Мәдинәнең йөрәге әрни.

Якын-тирә авыллардан шәһәргә бәхет эзләп килгән яшьләр, эштән буш вакытларында «Автозавод», «Батыр» һәм «Чулпан» кинотеатрларына йөриләр. Кызлар бигрәк тә һинд киноларын яратып карыйлар. Шул кинолардагы төсле мәхәббәт героен очрату, нәкъ аларча сөю-сөелү турында хыялланалар. Ә җәйге кичләрдә «Гренада» паркында җыелышып күңел ачалар. Җырлы биюләр тәмамланганнан соң, өмәләрдә үзләре утырткан каеннарның җил белән серләшүче яфраклар шавын тыңлый-тыңлый, җәяүләп кайтырга чыгалар. Озата кайткан егетләр арасында да, кызның күңел кылларын зыңлатырлыгы табылмады.

Рәфидә дә «Гренада»да танышкан мыеклы озын егет белән язмышын гомерлеккә бәйләде. Мәдинә аларның туенда да түрдә утырды. Егете кулын сорауга, Рәфидә йөрәк серен иң беренче Мәдинә белән бүлеште.

– Мәдинә! Син минем иң якын дустым. Шәһәргә бергә килдек. Тулай торакта, ничә ел бергә яшәдек. Бер сынык икмәкне икегә бүлеп ашадык. Фәнисем белән дә синең күз алдында таныштым. Ул миңа бүген тәкъдим ясады. Ризалыгымны бирдем. Кавышуыбызның да шаһиты булсаң иде.

– И Рәфидәкәем! Чын күңелдән котлыйм. Берүк бәхетегез гомерлек булсын. Синең өчен сөенеп бетә алмыйм. Мин генә үземә тиң кешене очратканым юк, – диде ул күңелсезләнеп. – Бөтен дус кызларымны кияүгә биреп бетерәм инде. Гөлчәчәк тә, син дә үз парыгызны таптыгыз. Бүлмәдәш кызлар да берәм-берәм оя коралар

– Алай димә әле, Мәдинә! Син шундый чибәр, үзең акыллы, үзең уңган. Алтын җирдә ятмый ул. Бер дигән кешене очратырсың да кияүгә дә чыгарсың.

– Белмим инде, Рәфидә! Нишләптер беркем дә ошамый миңа. Югыйсә заводта егетләр буа буарлык. Берсеннән-берсе булдыклылар, үзләре уңганнар. Күпмесе күз атып йөри. Сүз кушып та карыйлар. Әллә мин артык таләпчән микән? Берсе дә йөрәгемә ачкыч табалмый.

– Йә инде, Мәдинә, тынычлан! Сиңа дигән егет кул сузымы ераклыгында гына йөридер әле. Сәгатең сукмагандыр. Күр дә тор! Безнең туйдан соң, син дә озак тормаячаксың. Бер асыл егеткә яр булып куярсың да, гөрләтеп туй итәрбез. Чур, безне дә чакырырга онытмассың, яме!

Рәфидә тырыш һәм акыллы иргә туры килде. Бер-берсе белән киңәшләшеп дөнья көтә башлаган парлар, бер-бер артлы ике кыз, бер малай алып кайттылар. Өч бүлмәле иркен фатирда күпләр сокланырлык гомер кичергән дуслары белән Мәдинә һәрвакыт аралашып яшәде. Киңәш кирәк булса да, шатлык яисә борчу килсә дә, ул ышанычлы иптәшләре барлыгын белә. Алар беркайчан да аның алдында ишекләрен шапылдатып япмаячаклар. Аларны сыналган дуслык бәйләп тора. Читтә яшәгәндә, авылдашыңны туганыңнан да якын күрә башлыйсың икән. Гөлчәчәк тә, Рәфидә дә Мәдинә өчен нәкъ шундый дуска әйләнделәр.

Рәфидә, Мәдинәнәне юаткан чакта, әйтерсең лә суга караган. Озак та үтмәде Мәдинә дә җанына якын кеше белән танышты.

Йөк төягеч машинасы белән заводның бер башыннан икенче башына детальләр ташучы кызның җитез хәрәкәтләрен, тиз һәм төгәл итеп, үз эшен җиренә җиткереп башкаруын читтән генә күзәтеп торган егетнең барлыгын Мәдинә белми иде әле. Беркөнне төшке аш вакыты җитүгә, Мәдинә ашханәгә кереп, өстәл янына килеп кенә утырды, үзенә төбәлгән утлы карашны сизеп алды. Кап-кара чәчле, һинд киноларындагы артистларга охшаш чибәр, куе кара чәчле, каратут йөзле, киң җилкәле, уртача буйлы егетнең карашын тоеп, кыз оялудан керфекләрен аска төшерде. Моңарчы таныш булмаган кыен да, рәхәт тә тойгы аның күңелен биләп алды. Ул алдындагы ризыгын да ашап бетермичә, тизрәк ашханәдән чыгып китү ягын карады.

Йөк төягеч машинасына җәһәт кенә кунаклап, инде кузгалып киттем дигәндә генә:

– Әй, гүзәлкәй! Тукта әле бер генә минутка, кая ашыгасың! – дигән сүзләрне ишетеп, кемгә дәшәләр икән дигәндәй, артына борылып карады. Ашханәдә аны күзләгән караш белән күзләре очрашты. Кызның тәне буйлап электр тогы үттемени. Бөтен тәне буйлап кайнар дулкын йөгерүеннән оялып, башын аска иде. Моңа кадәр бу егетне күргәне булмаса да, тавышы шундый якын, шундый кадерле. Үзеннән кул сузымы гына ераклыкта елмаеп басып торган егетне күрүгә, гаҗәпләнү хисен тыя алмыйча кычкырып җибәрә язды.

«Бу бит син, нәкъ мин көткән кеше. Ниһаять син килдең, хыялымда йөрткән иң кадерле якын кешем минем!»

Мие буйлап мизгел эчендә йөгереп узган уйларын егетнең сизеп алуыннан куркып, кыз, ашыгып, тизлек педаленә басты. Егет тә төшеп калганнардан түгел икән, танышырга теләп сүз кушкан чибәркәйнең үзеннән качарга теләвен аңлады. Кинәт кенә йөк төягеч машинага сикереп менде дә, кызны кочып та алды.

– И чибәркәй, кая качасың?! Бер эләктергәч, җибәрмим инде. Мин сине күптәннән күзәтәм. Ниһаять, очраштык. Әйдә, таныш булыйк! Мин – Мансур! Ә синең исемең Мәдинә бит әле?!

– Каян беләсең?! Мин бит сине беренче тапкыр күрәм.

– Кит инде! Безнең цехта эшлисең бит син. Дөрес, мин станоклар арасыннан бик чыкмыйм. Шуңа игътибар итмәгәнсеңдер.

– Станок артындагы егетләрне күзләргә вакытым юк шул. Эштән күп әйбер юк. Йә, мине югалтканнардыр. Төшке аш вакыты тәмам, киттем мин!

– Мәдинә! Тагын бер генә минут. Әйдә бүген «Гренада»да очрашыйк! Киләсеңме?! – дип, кызның күзләренә өздереп карады.

Мондый кыюлыкны көтмәгән Мәдинә,каушавыннан ни әйтергә дә белмичә, егеткә ачу катыш наз тулы караш ташлады. Йөрәгенең тибеше егеткә дә ишетеләдер кебек. Үз-үзеннән, тыелгысыз хисләреннән, егетнең кыюлыгыннан качарга теләсә дә, аның тәкъдимен кире кага алмаячагын аңлаган кыз күзләрен янәдән керфекләре астына яшерде. Ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

– Ярый, димәк, «Гренада»да. Кичкә кадәр сау бул! – дип, егет белән саубуллашты да, йөк төягеч машинасы белән складка кереп югалды.

Эштән кайтырга чыккан Мәдинә табигатьнең үзгәрүенә шаккатты. Яз сулышы бөтен җиһанны биләгән. Әнә, агач бөреләре назга тулышып, кояш яктысында иркәләнәләр. Керфек астыннан гына егет күзләгән кызлар сыман, сагаеп кына дөньяга күз салалар. Тал-тирәк, юкә-зирек агачларының кайрыларының төсе үзгәреп, сусылланып, караеп киткән. Ә каен кызы, әйтерсең лә, күлмәген кар суында, кер тактасына салып уа-уа юган да, язгы хуш исле җилдә киптереп кигән. Чем аклыкка караган саен күзләр чагыла. Йөрәктә яшәү дәрте кайный. Күр инде, асфальт юллар читеннән гөр-гөр килеп гөрләвекләр ага. Алар да яшәү хакындагы җырларын елгаларга, диңгезләргә илтеп җиткерергә ашыгалар сыман.

 

Бәхетлегә бәхет юрамыйлар

Мансур Мәдинә ишетеп кенә белгән Буа якларында туып үскән. Мәдинәдән ике яшькә генә өлкәнрәк. Аз гына сакаулыгы сизелсә дә, кызлар белән сөйләшә белүе сизелеп тора. Аларның күңелен яулау серләрен дә ныклап ятлаган егет. Кыз баш-аягы белән аңа гашыйк булды. Һәр карашын, сүзен күңеленә уеп, киләчәк тормышын бары тик аның белән генә күзалларлык хәлгә килеп җитте. Җитмәсә, егет оста гармунчы, өстәвенә, җырчы да булып чыкты. Үзәкләрне өзәрлек итеп җырлап җибәрсә, Мәдинә бөтен дөньясын онытып, моң дәрьясына кереп чума.

Хәзер инде ул сөйгән ярыннан башка сулый да алмас кебек. Аның хакында уйлый-уйлый, шәһәр урамыннан атлап барган чагында да, Мәдинәнең күзләреннән якты нур ташып чыга, җиһан киңәеп киткәндәй тоела. Үзе дә сизмичә, дөньяны балкытып елмая. Тирә-юньдәгеләр сәерсенеп, борылып-борылып карый башлагач кына, исенә килеп, иреннәрендәге елмаюны куен кесәсенә яшерә. Күз тияр дә, елмаюы мәңгегә югалыр сыман.

Очрашу мизгелләрендә бәхеттән шашып, сөйгәненең куенына сыена. Ярсу күңелендәге хисләре кайнап түгелә.

Синең өчен генә бу елгалар

Ярларыннан ташып актылар.

Канат очларына сөю төяп,

Каңгылдашып казлар кайттылар.

Бакчаларда синең өчен генә

Чәчәк атты быел сиреньнәр.

Сине эзли, сине эзли таңда,

Сине эзли кайнар иреннәр.

Бөтен теләк-омтылышлары белән егеткә көннән-көн ныграк бәйләнә барган Мәдинә, бердәнбере дип санаган кешесенең башкаларга битараф булмавын да күрерлек хәлдә түгел иде.

Шәһәр мәдәният сараенда эшләп килүче ансамбльнең концертына чакыру билеты алган кызның аягы җиргә тими. Мансур – ансамбль солисты. Ул сәхнәгә чыгып басуга, залда кызларның чыр-чу авазлары ишетелә. Гүя, Йосыфын күргәч, гүзәллегенә таң калып, бармакларын кискәнен дә сизмәгән Зөләйха аһылдый. Зал тулы яшьләрнең күңел җепләрен берьюлы үзенә бәйләгән җырчы егетнең илаһи тавышыннан сихерләнгән чибәркәйләрнең, энҗедәй яшьләре алсу яңаклары буйлап аска тәгәри. Хисләр ташкынына түзми, Мәдинә дә үкси. Серле карашын залга төбәгән егет, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драммасыннан «Гайнавал» җырын суза.

Телеграм баганасы

Олы юлга маяк ул,

Сагынасыңмы дип сорыйсың,

Сагынмаган кая ул.

Мәдинә эштә көн дәвамында Мансурны инде берничә мәртәбә күреп сөйләшсә дә, сагынып өлгергән, сәхнәгә йөгереп менеп, кочаклап алырдай хәлдә иде. Җырның сүзләрен дә ул сөйгәне нәкъ аңа гына атап җырлагандай кабул итте. Уч төпләре кызарып яна башлаганчы алкышлады. Тел очыннан өзелеп төшкән: «Мансурым, мин сине яратам!» – дигән сүзләрне башкалар ишетүдән куркып, бармаклары белән янган иреннәренә кагылды.

… Көн артыннан көн, аңа ияреп, айлар узды. Яшьлекнең иң гүзәл чорына охшаш язлар да якынлашты. Март ахыры гына булуга карамастан, калын булып яткан кар юрганы да эреп бетеп бара. Кояш та хыялый гашыйк хәлендәге кызның мәхәббәтенә охшаган. Кайнар нурлары белән кар-бозларны эретә. Урамнар буйлап гөрләвекләр ага. Күңелдә шигырь туа:

Гөрләвекләр белән килде язлар,

Кояш күмә якты нурларга.

Күңелемдә минем гүзәл язлар,

Нинди көч соң язгы суларда?!

Иртәгә ял көне. Мәдинә белән Мансур табигать кочагына барырга дип сөйләштеләр. Кама буена гына түгел, сөйгәне белән җир читенә дә китәргә әзер ул. Иртән торып, бүлмәдәш кызлары белән чәй өстәле янында гәпләшкәндә дә, кызның телендә бары тик Мансур гына булды. Хәтта әнкәсенең: «Күп уйлама, уелырсың, күп шыбырдама, коелырсың!» – дигән сүзләрен дә хәтереннән алып ташлаганын сизмичә калды. Аның бәхеттән балкыган йөзенә карап, бүлмәдәшләре хәтта көнләшеп тә куйды. Бер-берсенә тиң парлар сирәк очрый шул. Ә Мәдинә белән Мансур чит күзләргә дә шундый сирәк парларның берсе булып күренә иде.

Табигать аларны, күк төстәге йомшак бәрхет күлмәк кигән тал песиләренең карашы белән, назлап каршылады. Кар суы исе сеңгән саф һава, күзләрне чагылдырырдай яктылык, зәп-зәңгәр күк йөзе. Килешле кыска җиңле алсу күлмәге өстеннән «әтәч тиресе»дәй юка гына, зәңгәр төстәге «болонья» плащын иңенә салган Мәдинә, гомерлек яры буласына ышанган Мансуры белән кулга-кул тотынып бара да бара. Әле боз катламыннан да арынырга өлгермәгән зәңгәрсу елга ярында, бер-берсенә сыенып, озак кына табигатьне күзәттеләр алар. Егетнең кайнар сулышы колак яфракларын, муенын пешергән мизгелләрдә Мәдинә рәхәт җылыдан эреп, күзләрен йома. Әлеге мизгелләрнең мәңгегә дәвам итүен теләгән кызның шатлыктан үксеп елыйсы килә. Ул бөтен йөрәге белән егетнең үзенә өйләнешү турында тәкъдим ясавын көтте. Нәкъ менә шушы илаһи мизгелләрдә аның хыялы тормышка ашачак. Эчке сиземләве беркайчан да алдамый торган иде. Унсигез яшендә чагында ук мәңгелек ярлар булырга вәгъдәләшкән яры белән кавышыр вакыт җиткәненә кыз шикләнми. Инде сәгате сукты, туй хакында сүз кузгатыр дип чын күңелдән инанган Мәдинә, сөйгәне белән очрашуга чыгып киткән чакта, бүлмәдәш кызлары белән дә уйларын бүлеште.

– Бүген без туй көнен билгеләячәкбез. Беренче күргәндә үк, аны йөрәгем белән таныган идем. Инде дүрт елга якын очрашып йөрибез. Их, кызлар! Мин шундый бәхетле! Сез дә үзегезнең тиң ярыгызны очратып, минем кебек бәхетле булсагыз иде!

– Туегызга безне дә чакырырга онытмассыз инде!

– Бәхетеңә күз тимәсен, берүк!

– Да-а-а, кызлар, туйда биисебез дә бар икән әле!

Көнченең күңелен ят бәхете яндыра дисәләр дә, бүлмәдәшләре Мәдинәгә чын күңелдән теләктәшлек белдереп, аның өмет-хыялларына кушылып, үсендереп озатып калдылар.

Кинәт кенә салкынча җил исеп үтте. Мәдинә тәне буйлап йөгереп узган салкын дулкыннан бала йоннары кабарганын сизеп, сискәнеп куйды. Инде кар катламыннан арынып килгән ачык җирләрдә кояшка елмаеп күз ачкан сап-сары чәчкәләр дә, моңсуланып таҗларын җыя башладылар. Мансурның карашы җитди. Ул Кама аръягындагы наратларга төбәлгән дә тынып калган. Менә ул салмак кына кызның кулларын учына алды. Шомырттай кап-кара күзләрен төбәп, аның җанына карады. Кызның күкрәгендә, әйтерсең лә, читлектәге кош бәргәләнә. Ярсып типкән йөрәген учларына алырдай булып, Мәдинә тынып калды. Менә-менә сөеклесенең иреннәре ул көткән сүзләрне әйтәчәк. Мәдинәнең инде җавабы әзер. Әлбәттә ул: «Мин риза, Мансурым!» – диячәк. Карап туймас күзләреннән күзен алмыйча, шатлыкта да, борчуда да аңа гомере буена тугры булып яшәячәк. Дөньяда барлыгын белгәнче ук сагынырга өлгергән кешесен бәхетле итәр өчен яратылган бит ул. Уртак бәхет җимеше булып балалар туар. Алар бик яхшы әти һәм әни булырлар. Улы нәкъ Мансурга, ә кызы үзенә охшар. Татлы хыялны Мансурның бер үк вакытта якын да, ерагаеп та киткән тавышы өзде:

– Мәдинәм! Бу–  безнең соңгы очрашуыбыз. Моннан соң беркайчан да болай күрешмәячәкбез. Чөнки син миңа тиң түгел. Син яхшы кыз, үз парыңны табарсың. Мин җырчы булачакмын, бөтен илгә танылачакмын. Ә син – гади эшче. Мине аңла һәм рәнҗемә.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә – тел, иң ачы нәрсә дә – тел икәнен Мәдинә шул мизгелдә аңлады. Кинәттән генә башына күсәк белән суктылармыни. Иңнәренә күк гөмбәзе ишелгәндәй булды. Бу минутта Мәдинә үз-үзен дә, уйларын да тиешенчә аңларлык хәлдә түгел иде. Ышанып, бәхет көткән минутларда өмет-хыялларның җимерелүенән дә зуррак кайгы юктыр ул. Мәдинә тораташтай катып калды. Тик шулай да күңел түрендәге өмет бирешмәде.

– Юк, ышанмыйм. Нигә инде шаяртасың? Бер сәбәпсез ничек инде сөйгән ярыңны ташлап китәсең?! Юк, юк, бу бары тик шаярту гына. Ышанмыйм, менә хәзер син мине кулларына күтәреп алачаксың да, көлеп җибәрәчәксең. «Мин сине сынадым гына, сине беркемгә дә бирмәячәкмен, гомер буена без бергә булачакбыз, кадерлем!» – дип әйтәчәксең!

Тик Мансур,авызына су капкандай тын калып, карашын читкә борды.

Күңел кылларына бозлы җилнең камчысы китереп суккач, кояш нурларының җылысын да тоймый башлыйсың икән. Көн сүрелеп, җиләсләнеп калды.

Мәдинә дәшмәде, күз яшьләрен эченә йотты. Горурлыгы җебеп төшәргә ирек бирмәдеме, акылына сыймаслык хәлнең чынлыгына ышанып бетмәдеме? Җаны белән бер күргән кешесенең хыянәте тез астына китереп сукканда, аягында басып калырлык көчне каян тапкандыр?!

Ә шулай да шәһәргә кайтып кергәндә дә, тулай торакка таба атлаганда да, җитәкләшкән куллар бер-берсен ычкындырмадылар. Мәдинә өзелеп сөйгән ярының кулын җибәрмәсә, бәлки китмәс, янымда калыр дип өметләнсә; Мансур, кыз аз булса да юаныч тапсын, тынычлансын, дип уйлады ахрысы. Балконга чыгып баскан кызлар аларның кайтып килүләрен күреп, хәтта көнләшеп тә куйдылар. Күрче, бармаклары бергә береккән диярсең!

Ишек төбенә җитәрәк Мансур кызның күзләренә карап:

– Без хәзер хушлашабыз. Син мине ихлас яратсаң, кит бу шәһәрдән! Зинһар өчен минем белән очрашулар эзләмә. Мин сине яратам, ләкин өйләнә алмыйм. Мин сәнгать юлыннан китәм, ә син гади эшче. Оныт мине, оныт, Мәдинә! – дип кабатлады.

Акыл хискә буйсынмый шул. Күңеле белән аерылышуларының чынлыгына һаман да ышанмаган Мәдинә түзмәде, үксеп елап җибәрде. Егет кызның яшьле күзләреннән, чиядәй тулып пешкән кайнар иреннәреннән соңгы мәртәбә суырып үпте дә:

– Хуш, мәңгегә, хуш, кадерлем! – дип пышылдады. Мәдинә аның иңнәренә сыенып:

– Мансур! Мин сине гомер буе яратачакмын. Хәтерлисеңме, син миңа: «Кырык елдан соң килсәм дә, кабул итәр идеңме?» – дип сораган идең. Мин: «Нинди генә хәлдә яныма килсәң дә, кабул итәчәкмен!» – дип җавап биргән идем. Бу сүзләр үз көчендә кала. Мин сине гомерем буена көтәчәкмен!

Мансур кинәт кенә борылып, китәр якка кузгалды. Шул чакта кызның ачыргаланып, әрнеп эндәшкән тавышы кичке тынлыкны яңгыратты:

– Мансур, китмә, китмә-ә-ә, Ман-су-у-ур!!!

Бүлмәгә килеп кергәндә. кызның иртән бәхет яктырткан йөзен сагыш баскан, һәрвакыт елмаеп торган күзләрен моң сарган иде.

 

Чын мәхәбәт җырга күчә

Кайнар яшькә манчылып төн уздырган кыз, иртән эшкә барырга чыкканда, танымаслык булып үзгәргән иде. Елмаюдан балкып торган йөзендә сагыш күләгәсе, адымнары сүлпән. Канаты каерылган кошны хәтерләтеп, моңсу карашын бер ноктага төбәп, кояш белән исәнләшергә дә онытып барган кызның күңел түрендә бер генә уй. Ни өчен, нигә?!..

Бер заводта эшләгәч, ул эштә Мансурны очратасын белә. Хыялларын җимереп, тормышын астан-өскә әйләндереп киткән якын кешесен очратканда, ничек сынатмаска? Ничек үз-үзен югалтмыйча, аның алдында горур булып калырга?! Югалту сагышын иңнәрендә күтәреп барырга көче җитәрме?

Башындагы уйлар өермәсен: «Кара инде, берәү җырчы була имеш. Син гади эшче булып каласың, миңа тиң түгел! – дип, үзенчә мыскыл итте түгелме соң ул?! Әле кемнең кем буласын вакыт күрсәтер! Алдагысын Алла гына белә, ди минем әнкәем», – дигән уй, кызның аң астын яктыртып үткәндәй тоелды. Тәккәбер егетнең теленнән төшкән сүзләр Мәдинәнең мин-минлегенә тигән икән. Мәдинә ни генә булса да, үзен калдырып киткән кеше алдында сер бирмәячәк.

Мансурның таныш гәүдәсен әллә кайдан үк күреп алган Мәдинәнең аңын, кылт итеп әнисе бик еш кабатлый торган алтынга тиң сүзләр сызып үтте: «Авызыңда кара кан булса да, кеше алдында төкермә!» Шул сүзләргә таянган Мәдинә сынатмаска теләсә дә, күз алдында кыз-кыркынның Мансур белән шаяруларын күтәрә алмады. Бөтен дөньясында бердәнбергә санаган якын кешесенең башкалар белән елмаеп, кочаклашып торганын күргән чакларында, йөрәгендә йоклап яткан арыслан уяна да, Мәдинә үз-үзен белештермәслек хәлгә килә. Кеше күзләреннән яшермичә, бер-берсен яратышып йөргән парларның кинәт кенә аралары суынуын да төрлечә кабул итүчеләр булды. Кайберләре кызны юри үртәп, гел Мансур тирәсендә бөтерелде, кайберләре кызны чын күңелдән жәлләде.

Сания исемле Сарман кызы бигрәк тә теңкәсенә тиярлек итеп кыланды. Мәдинә цех яныннан үткәндә, станоклар көйләүче егетнең каршына басып сөйләшеп торуы гына җитмәгән, төшке аш вакытында, Мансурның күзенә керердәй булып, куенына елышып, саескандай чыркылдый да чыркылдый. Җитмәсә, эштән дә кулга-кул тотынышып, бергә кайтырга чыгалар. Мәдинә күңеле белән Мансурның юри кыланганына ышана. Тизрәк онытсын дия торгандыр дип, аның кыланмышларын аклый. Ярар, ул шулай да булсын. Ә Саниягә, җирән сипкеллеләрен кызартып, ник чытлыкланырга инде. Түземлеге төкәнгән Мәдинә, детальләр тикшереп кабул итүче контролер кызны бер кисәтте, ике кисәтте. Ә беркөнне көндәшлеккә дәгъва кылган чытлыкайны йөк төягеч машинасы белән станокка кысырыклап: «Тагын бер тапкыр Мансур янына якын барсаң, үзеңә үпкәлә!» – диюе, уеннан уймак чыгасына ишарә иде. Үзенең бу җүләрлегеннән үзе дә шүрләде. Ул цех тирәсеннән урабрак уза башлады.

Хисләренең кайнавына түзә алмый кулына каләм алды кыз. Каләм тоткан әрәм булмас дип, үз алдына ныклы максат куйды. Мансур җырчы булып, зур сәхнәләргә менә алырмы, юкмы, анысы билгесез. Әмма Мәдинә үзенең гади эшче генә түгел, чын иҗат кешесе икәнен аңа исбатлаячак. Вакытлар узар, йөрәк яралары да төзәлер. Мансур да үзенең ялгышын аңлап, кырык елдан соң булса да, килеп аның алдында башын ияр.

Ерактагы кояшым бул!

Нур сипче тормышыма.

Урал әле моңнар булып

Сагышлы язмышыма.

 

Боздай туңган йөрәгемне

Җылытсын бер карашың.

Сыгылмый-сынмый узармын

Җәй белән кыш арасын.

Хыял-өметләре белән үз-үзен юаткан, сагыш-кайгысын да, шатлык-сөенечләрен дә шигъри юлларга салган кызның, югалту әчесенә түзәр әмәлләре калмаган мизгелләре дә булды. Кайчакта, югалткан яры яшәгән тулай торак яныннан булса да урап кайта. Шуннан соң гына тынычланып йоклап китә. Ул җырлап йөргән ансамбльнең концертларыннан калмый, һәрбер чыгышын карап барырга тырыша. Юллары аеры булса да, кыз аның язмышын читтән генә күзәтә. Шуннан күңеленә рәхәтлек таба.

Елга якын шулай тилмергәч, ул шәһәрдән китәргә булды. Аны күрмәс өчен, тиз генә кайтырлык булмаган җирләргә, ерак Казахстанга юл тотты.

 

Фаил Ислам рәсеме

«Мәйдан» №6 (июнь, 2019)


Комментарий язарга