Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья тәгәрмәче (Повесть)

Керфектәге кар бөртегеӨйгә әрсезләнеп ялгызлык килеп керде. Аның, чакырылмаган кунак кебек, рөхсәтсез генә йорт кенәгесәнә теркәлгәнен сизми дә калды Мәдинә.Ялгызлыкның рәхимсез карашыннан куырылып ки...

Керфектәге кар бөртеге
Өйгә әрсезләнеп ялгызлык килеп керде. Аның, чакырылмаган кунак кебек, рөхсәтсез генә йорт кенәгесәнә теркәлгәнен сизми дә калды Мәдинә.
Ялгызлыкның рәхимсез карашыннан куырылып киткән тәнен, сулык-сулык бәргәләнгән җанын ни эшләтергә белмәде ул. Ялгызлык белән бергә, өйгә канны катыра торган туңгалак та кергәнен башта сизмәгән икән. Көннәргә ялганып айлар, айларга тоташып еллар уза торды. Мәдинә инде ялгызлыгына күнегеп килә кебек. Тик кышкы кичләрдә, бигрәк тә озын төннәрдә, кан тамырлары бозланып каткандай, өшеп уяна да:
– Ник газаплыйсың мине?! Чыгып кит өемнән! Шушы ничәмә-ничә йөз мең кеше яшәгән шәһәрдә, синең салкын кочагыңнан тартып алырлык, туңган җанымны эретерлек бер генә яхшы бәндә дә калмады микәнни?! – дип, әрнеп, күз яшьләре аша ялгызлыкның күзләренә бага.
– Ха-ха-ха! – дип, хатыннан кычкырып көлгән ялгызлыкның тавышы, диварларга бәрелә дә, кабаттан кайтаваз булып, колак барабаннарына килеп кагыла.
– Уф! Башым чатный, колагымның сызлавына түзәр әмәл юк. Тәмам туйдырдың ләбаса. Ничек котылырга синнән?! Йөрәгемне телем-телем кискәлисең. Синең белән бер өйдә яшәве рәхәт дисеңме әллә? Мине газаплавыңны балаларым күреп тора. Хет шулардан оялыр идең.
– Ха-ха-ха!!! Балаларың булгач, нинди ялгыз син?
– Балалар алар минем бәхетем. Аларга тимә! Мин шулар өчен яшим. Ә ялгызлык – син башка нәрсә! Үҗәт син. Күңелдән кусаң, аңга килеп сарыласың. Аңнан кусаң, җанга берегәсең.
– Ха-ха-ха!!! Кем гаепле соң?!
– Син бит минем йөрәгемә мәңгелек туң булып кереп урнаштың. Тәнемнең һәр күзәнәген бозлы сулышың белән өтеп, гомерем буена мине җәфалыйсың. Тәнем генә түгел, җаным өшегән мизгелләрдә, синең гүр суыгыдай карашыңнан кая качарга белми тилмерәм. Җылы эзләп үтә гомерем.
– Ха-ха-ха!!! Ни булды сиңа?! Әле бит зарланмый идең?! Башкалар алдында бәхетле елмаеп, горур кыяфәт белән йөргән чакларыңны оныттыңмыни?!
– Сабырлыгымны җитәрлек сынадың. Капка астыннан өрүең тәмам туйдырды. Булды, җитте, калдыр мине!
– Йә, ярар, тузынма! Сынатмадың, беләм. Мин ялгыз, дип башкаларга зарланмадың. Хәтта якын туганнарың алдында да капчыгыңны төптән тотып селекмәдең. Елыйсы килгән чакларыңда да, күзләренә карап елмаерлык көч таптың. Димәк, син ялгыз түгел.
– Әйе, минем әле иң якын кешеләрем, шатлыгымны да, кайгымны да үзләренеке кебек күргән бертуганнарым, аларның балалары бар. Нинди генә сынаулар килгәндә дә таянырлык ышанычлы дусларым бар. Тимә син аларга. Якыннарым миңа яшәү көче өсти. Кит син минем өйдән. Башка беркайчан да ишегемне ачып кермә. Хуш!
Ярсып типкән йөрәгенең тибешен тыңлый-тыңлый, ул яшьлеген искә төшерде. Мәдинә яшьлеге белән бергә, тәүге ярын да юксына. Язмышның катлаулы юллары, өзелеп яраткан яры белән аерып, икесен ике якка илтеп адаштырды. Әйтерсең лә, Мәдинә дөньяның бер читендә, ә сөеклесе икенче читендә гомер итә. Елмаюлары да аның белән бергә киткән кебек, сирәк бәхет булып кына алсу иреннәренә ягыла. Сагынуга түзә алмый, хыялы белән генә аңа сарыла да:
Син – ятныкы, мин – ялгызак,
Соңлаган юлларыбыз.
Ике күңел – алтын күпер,
Кушылды уйларыбыз, – дип җыр суза. Талга кунган сандугачтай өзелеп җырлаганда: «Син минем тавышымны ишетерсең дә, нәкъ яшьлектәгедәй кочагыңны җәеп каршыма килеп басарсың төсле. Моң аша кушылган йөрәкләребездә былбыл сайравын ишетәм. Синең йөрәгең дә минем исемемне кабатлыйдыр сыман тоела. Минем яшисем, яратасым, яратыласым килә. Ялгызлыкта үткән гомеремне үткәннәрдә калдырып, киләчәккә синең белән бергә атлыйсы килү теләге шундый көчле. Тәнемә, җаныма капкан ялкын-ут белән күпме генә көрәшсәм дә, сүндерерлек чарасын таба алмыйм. Мәңгелек сөю колына әйләнгәнмен күрәсең. Җан кыйпылчыкларымны ятлар кулына салганда, йөрәгем телгәләнеп, күпме яра алганмын икән бит».
– И, Ходаем! Үзем ялгызлык диңгезенең төпләренә төштем, баламның да язмыш китабына язма шул сүзне.
Мәдинәнең илереп ялваруыннан көлгәндәй, йортның һәр почмагыннан ялгызлык бага. Инде ничә еллар шул тойгыдан арына алмый ул. Нинди гөнаһлары өчен бу җәза, инде күпме эзәрлекләргә була аны?
*****
Мәдинә уйлары белән яңадан еракта калган яшьлек елларына кайтты.
Кышкы кич. Кар бөртекләре уйный-уйный иңнәренә сарыла. Язны хәтерләткән назлы җил сулышы күңеленең иң түренә кереп оялаган. Әнә, уртача буйлы, юка гәүдәле, дөньяның бөтен серлелеген үзенә җыйган коңгырт кара күзле, нәзек билле кызыкай, куе керфекләренә кар бөртекләренең кунып эрүеннән тәм табып, рәхәтләнеп көлә.
– Мансур, күр әле! Һавада бөтерелеп очкан ак чәчкәләр нинди матурлар! Чит-читләре челтәр-челтәр, әйтерсең лә оста куллар үткен кайчы белән кисеп-кисеп ясаганнар. Бер генә бөртек тә икенчесенә охшамаган, һәрберсенең үз сурәте, үз бизәге.
Кызның чем кара чәчләренә, карлыгач канатыдай сызылып киткән кашларына, озын керфекләренә кунган ап-ак кар бөртекләренә күз салырга өлгергәнче үк, егетнең кайнар сулышын тойган йолдызчыклар эреп, тамчыга әйләнәләр.
Егет кызның керфекләрендәге тамчыларга утлы иреннәре белән кагыла.
– Сөеклем минем! Син шундый гүзәл, әйтерсең лә кар кызы. Мин сине яратам! – Кышкы җилләр егетнең ирененнән тамган сүзләрне дөнья буйлап тарата.
– Я-ра-та-а-ам! – Сүзләрнең кайтавазы ак тун кигән агачлар арасына кереп адаша.
Мәдинә бөтен дөньясында иң бәхетле кызларның берсе. Мансуры аңа бүген яратуын белдерде. Карлы елга буенда, унсигез яшьлек кыз, яңа ел төнендә сөйгән ярына вәгъдә бирде.
– Мин риза! Мәңгегә гел бергә!
– Яшьлектә дә, картлыкта да, кайгыда да, шатлыкта да бергә булырбыз. Мин сине кадерләп, син мине кадерләп, бер-беребезгә мәңгегә тугры булып, бер-беребезне хөрмәтләп яшәрбез.
– Вәгъдә – иман. Сүз бирәм!
– Сүз бирәм!
Яшь парларның вәгъдәләрен беркетеп үбешкәннәреннән көнләшеп, кар бөртекләре һавада бөтерелә. Вәгъдә сүзләрен ишеткән җилләр агачларга сарылып, егет белән кызны күзәтә. Аклыкка төренгән җиһан ак вәгъдәләрнең шаһиты. Сүзләрендә торырлармы парлар? Сакларлармы уртак бәхетне? Әллә инде?..
 
Хыяллар дигәне шушы икән...
Автобус ачык кыр уртасындагы бер катлы автовокзал бинасы янында туктауга, юлчылар ишектән җиргә сибелде. Мәдинә, кулындагы сары төстәге катыргы чемоданын җиргә куеп, тирә-юньгә күз салды.
Бер якта соргылт төскә кергән буш җирләр җәйрәп ята. Икенче якта сөзәк ярлы елга. Мәдинә елга аръягындагы биек йортларны күздән кичерде. Алар күңелне ымсындырып җибәрделәр. Ә яңа шәһәр кайсы якта икән?!
Вокзалдан берничә адым ераклыкта кызгылт-сары автобуслар тезелешеп сафка баскан. Күрәсең, маршрут автобусларыдыр болар.
– Кара әле, Рәфидә, безгә ерак барасы микән анда?! Нинди автобус белән барасы дигән иде әле Гөлчәчәк?
– Тел Кытайга илтә, диләр. Әйдә, әнә теге ападан сорыйбыз. – Вокзал ишеге төбендә, башына яшь каен яфрагы төсендәге бәләкәй шәл бәйләгән, өстенә сырган бишмәт кигән, кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге, авыл апаларына охшаган хатын-кыз, авыр сумкасын җиргә куйган да, нидер көткәндәй, ялгызы гына басып тора. Мәдинә Рәфидәнең ризалык белдереп баш какканын да көтмичә, түгәрәк йөзенә тыйнак елмаю яккан хатынга барып эндәште:
– Апа җаным, Яңа шәһәргә нинди автобус бара, әйтмәссезме?
Апа кеше бик тиз ачылып китте. Кызларның чемоданнарына көлемсерәүле караш ташлап:
– И-и-и, балакайларым, эшкә киләсезмени?! – диде. – Хәерле сәгатьтә булсын. Менә үзем дә шул якка, кызымның хәлен белергә килешем. Беренче мәртәбә генә килүем түгел, әйдәгез, миңа иярегез. Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр. Адресыгыз бармы?!
Ул арада яннарына, тузан туздырып, галәмәт зур автобус килеп туктады.
Автобус тукталышка килеп җитте. Ишекләр ачылды. Тукталышта аларны алдан сөйләшкәнчә, Гөлчәчәк көтеп тора иде. Ул өстенә зәңгәрсу төстәге плащ, аягына ялтырап торган, үкчәле сафьян итек кигән. Башында плащы белән бер төстәге берет. Кулында кечкенә генә күн сумка. Чып-чын шәһәр кызына әйләнгән дә куйган.
Мәдинәнең ун ел буена бергә укыган классташы, кулына өлгергәнлек аттестатын алу белән, Чаллыга чыгып киткән иде. КаМАЗ заводларының берсенә эшкә кергән кыз, атна арасында ялга кайткан чакларда шәһәр хәлләрен сөйләп, кызларның күңелләрен иләсләндереп торды.
– Әй кызлар! Күрсәгез иде Чаллыда нинди зур төзелеш барганын! Кемнәр генә, кайдан гына килмәгән анда! Шәһәр көннән-көн үсә. Әле кичә генә машиналар, бульдозерлар кайнашкан урында, иртән йокыдан торуга өр-яңа йортның түбәсе күккә терәлгәнне күреп, шаклар катып торасың. Ялан кыр уртасында заводлар калкып чыга. Мин Двигательләр заводында, йөк төягеч машинада эшлим. Завод дигәне дә безнең авыл кадәр бар. Шунда көне буена тиен урынына бөтереләм. Бригадабыз әйбәт. Зарплатаны да яхшы түлиләр.
Авыл клубына җыелган яшьләр читтән кайткан кызны кызыксынып күзәтәләр. Гөлчәчәк клубка килеп керүгә, тирә-юнь кинәт яктырып киткәндәй булды. Кызның өсте-башы бөтенәйгән. Алсу төстәге күлмәге, биленең нәзеклеген күрсәтеп, тәненә ятып тора. Биек үкчәле босоножкие клуб идәненең тактасын саный. Аяк басуларына тиклем икенче. Чәчләрен шома итеп тарап, бер якка авыштырып өеп куйган. Авылда бизәнүне дә белми иде, хәзер күр инде, килешле итеп кашына сөрмә тарткан. Иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә иннек сөрткән. Түгәрәк йөзе дә алсу алма төсендә. Шәһәр кызлары кебек ыспайланып, матурланып кайткан кызга, авылдагылар биһуш китеп, хәйраннар калалар иде.
Мәдинә дә имтиханнарны биреп бетерүгә:
– Әнкәй, мин дә Чаллыга китим әле! Безнең класс кызларының яртысы КамАЗ дип җенләнә. Минем дә авылда каласым килми, – дип, кыяр-кыймас кына сүз башлаган иде. Тик әнисе:
– Нинди шәһәр инде, кызым?! Район үзәгенә дә барганың юк. Ни йөрәгебез белән чыгарып җибәрик сине? Кавырсының да катмаган килеш, ничек итеп заводта эшләмәкче буласың? Беркая да китмисең. Әткәңнең дә рөхсәте юк, – дип, кызының теләгенә каршы төште.
– Әткәй белән үзем сөйләшәм. Ул ризалыгын бирсә, җибәрәсеңме?!
– Уйлашырыбыз! – диде әнисе, кызының керфекләре дымланганны күреп.
Мәдинә бераз басылган кебек булды. Чиләк-көянтәләрен иңнәренә элде дә, тынычланып кайтыйм әле дип, чишмәгә суга китте. Такыр сукмактан атлап барганда да, кызның күңел кыллары зеңләүдән туктамады. Җитмәсә, очсыз-кырыйсыз күктә, таган атынгандай, әле өскә күтәрелеп, әле томырылып аска очучы сабан тургае өздереп сайрый. Аның тавышы да кызның тулган күңелен чайпалдырып, күңелендәге уйлар өермәсен кузгатты.
Мәктәпне тәмамлаганчы кимсенеп йөрде Мәдинә. Күр инде, иң кадерле кешесе – әнисе дә кечкенә буйлы, өрфиядәй гәүдәле кызының, үзләреннән башка яши алырына ышанмый. Соң, яшьтәшләреннән кечерәк күренгәнгә Мәдинә гаеплемени инде. Ике яшендә сары чире белән чирләп, больницада ятып чыкканлыгы турында апалары кат-кат үчекләп сөйли торганнар иде.
– Әнкәй белән әткәй сине Пучы бүлнисеннән самовар тартмасына салып алып кайттылар. И бигрәк бәләкәй идең инде. Аяк-кулларың тал чыбыгы кебек нечкә.
– Алдыйсыз! Нишләп мине самовар тартмасына салсыннар? – Әнкәй, әйт әле апаларга, алдашмасыннар! – дип еларга тотынгач кына, апалары үртәүләреннән туктыйлар. Үсми калуының, ябыклыгының да сәбәбе шул чир аркасында инде аның.
Апалары үртәсә дә, башкалар алдында да әнисе гел кызын яклап: «Сөяккә ит куна ул!» – дип юата торган иде. Менә хәзер китәм дигәнен ишеткәч: «Кавырсының катмаган!» – дип, кызының хыялларын бер саксыз сүзе белән челпәрәмә китерде.
Кич белән әтисе эштән кайткач сөйләшү дә Мәдинәне сөендермәде. Әтисе дә әнисе кебек үк, кызының шәһәргә китүенә каршы иде. Мәдинә үзе дә әнисенең:
– Кызым, берәр ел авылда эшлисеңме әллә?! Бераз кул арасына керерсең! Әле энекәшләрең бәләкәй, мин эштән кайтып кермим. Авылда да эш бетмәгән. Әнә, аръяк Хәкимулланың почтальон булып эшләүче кызы Рәмилә дә Чаллыга чыгып киткән. Аның урынына кеше кирәк ди. Сыер савырга көчең җитмәс, әллә шунда урнашып карыйсыңмы?! – дигән  сүзләрен ишеткәч, уйга калды.
Мәдинә сизә, әнисенең кызы белән аерылышасы килми. Сөйләшкәндә күзләре дә моңсуланып китте. Маңгаендагы җыерчыклары да тирәнәйгәндәй тоелды. Мәдинә әнисенең сүзләрен аяк астына салып таптамаска булды. Әти-әни сүзенә каршы килеп, алар рөхсәтеннән башка читкә китсә, бәхетле була алырмы соң ул?..
Гөлчәчәк авылга кайткан саен, Мәдинә аннан шәһәр тормышы турында сораштырды. Вакыт елгасына кушылып аккан бер ел, сизелми дә үтеп китте. Хыялы белән Чаллы урамнарын гизгән кыз, ел тулуга кабат сүз башлады:
– Әнкәй! Бер ел авылда эшлә дигән сүзегезне тыңладым. Бу хатлар, гәзитләр тулы авыр сумканы күтәреп күпме йөрергә була? Көз көне пычрак, кыш көне көрт ерып йөрисе. Заводта җиңелрәктер дә әле. Китим инде Чаллыга! Әнә Гөлчәчәк кайткан саен мактап бетерә алмый. Аннан соң, киләчәктә бәлки укырга да кереп булыр.
Әтисе белән әнисе бераз ныгыган, кыюланган кызларының теләгенә каршы килмәделәр. «Җиткән кызны гел читлектә ябып тотып булмас. Югары уку йортларына кертеп укытырга хәлебездән килмәде. Эшли-эшли укыр, кеше булыр» – дип, ризалыкларын бирделәр.
Мәдинә Гөлчәчәк белән киңәшләште. Киңәшле эш таркалмый. Гөлчәчәк инде шәһәр тормышына шактый ияләшкән. Тулай торакта яши. Эшкә урнашканчы, үз янына сыендырды. Тулай торакка чит кешеләрне кертү тыелган вакытта, Гөлчәчәкнең комендант белән уртак тел таба алуына сокланды Мәдинә. Күрәсең, сабыр холыклы, кешеләр белән тиз аралашучан, һәр сүзен үлчәп сөйләшүче кыз бер ел эчендә шактый ихтирам яулаган. Шулай булмаса, ике авылдашын берничә төн кундыруны сорап килгән кызның үтенеченә комендант колак салыр иде микән?!
Унике катлы тулай торакның бишенче катында урнашкан бүлмәдә, кызлар авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, мичтә пешкән ипи, сөте-каймагы белән рәхәтләнеп чәй эчтеләр.
– И-и-и, бигрәк тәмле инде авыл ипие. Сөте дә куе. Каймагы да телне йотарлык.
– Әй, Гөлчәчәк, телеңне йота күрмә тагы. Безне ничек эшкә урнаштырырсың?! Без русча белмибез. Бөтен өметебез синдә генә. Сиңа ышанып килдек.
– Кара әле, Гөлчәчәк! Ә заводта нинди телдә сөйләшәсез?
– Безнең бригадада күбрәк татарлар эшли. Рус, мари, чуваш, азәрбайҗан кызлары да бар. Күбрәк татар һәм рус телләрендә аралашабыз. Курыкмагыз, өйрәнерсез әле. Шәһәрдә берәр ел яшәсәгез, танып та булмас әле үзегезне.
Гөлчәчәк, ике атнага бер кайтып йөрүенә карамастан, туган җирен сагынырга да өлгергән. Авылның һәр кешесе турында диярлек сораштырмыйча, хәл-әхвәлләрен белешмичә йокларга ятмадылар.
Гөлчәчәк икенче көнне Мәдинә белән Рәфидәне КаМАЗның завод корылмаларыннан ерак түгел урнашкан кадрлар бүлегенә алып китте. Беренче мәртәбә шәһәр күргән кызлар, урамга чыгуга ук, тирә якны күзәтергә тотындылар. Күп катлы йортларның тәрәзәләреннән, әйтерсең лә, бәхет күзләре карый. Яңа шәһәрдә төзелешнең кайнап торган чагы. Иркен урамнан каядыр ашыгучы автобуслар узып китә. Ком, таш, төзү материаллары, бетон плитәләр төягән тракторлар, КРАЗ, МАЗ машиналарының тавышында тормыш шавы ишетелә. Төзелеш мәйданнарындагы биек краннар, жираф кебек, озын муеннарын күккә сузганнар.
Мәдинәләр утырган автобус корылмалар янына килеп туктады. Кызлар, автобустан төшеп, зәңгәрсу төскә буялган вагонга юнәлделәр. Гөлчәчәк аларны әйдәкләп, кызу адымнар белән алга атлый. Килеп җитүгә, вагон ишеген ачып, эчкә үткәндә дә борылып, эндәште:
– Миннән калмагыз! Монда һәркөн шулай. Кадрлар бүлеге бу! Кеше бетеп торганы юк. Үзегез күрәсез, автобуслар тулып килә. Һәрберсенә эшкә урнашырга кирәк.
Рус телен такы-токы гына белгән кызлар сөйләшергә оялалар. Татарга тылмач кирәкми, дигән сүзләрне ишеткәннәре булса да, рус милләтеннән булган белгечләр белән татарча аңлашып булмаганын беләләр. Шуңа күрә дә Гөлчәчәкнең алар белән бергә кадрлар бүлеге урнашкан «вагончик»ка кереп, бирелгән сорауларга җавап кайтаруы, документларны тутырырга ярдәм итүе, күктән төшкән бәхет булып тоелды.
Көзге җил сулышын тойган табигатькә сары төс иңгән. Октябрь кояшы ничек кенә җиһанны җылытырга теләсә дә, көннәр инде сүрәнәйгән. Сагыш шәлен иңенә ябынган агачларның соңгы яфраклары бөтерелеп җиргә төшә. Һавада, туган як белән саубуллашып, җылы якларга очып китүче кошлар тавышы ишетелә.
Авыл кызлары, алтын яфраклар түшәлгән сукмак буйлап, сер тулы киләчәккә таба атлап баралар. Ак хыяллар аларны алга дәшә.
Мәдинә белән Рәфидә тиз арада медицина тикшерүе узганнан соң, янәдән кадрлар бүлегенә килделәр. Кадрлар бүлегендә эшләүче белгеч кулыннан юллама алган кызлар Двигательләр заводына барып җиткәндә, төш узган иде инде. Тимер шакмаклардан тезелгән идән буйлап, өй биеклегендәге зур-зур тартмалар арасыннан, үзләре эшләячәк транспорт (ТСО) цехын эзләп киттеләр. Кирәкле цехка килеп җитеп, андагы җитәкчеләрне эзләп тапканчы, кызларның күңелен курку катыш кызыксыну, шул ук вакытта бераз горурлану хисләре дә биләп алды. Бөтен ил башлаган күмәк төзелешкә алар да үз өлешләрен кертәчәк!
– Рәфидә! Завод бигрәк зур икән, әйеме?! Аның бер башыннан икенчесенә җәяүләп барып җитәр өчен күпме вакыт кирәк икән? Ул өй биеклегендәге тартмаларның эчендә нәрсә барлыгын беләсе килә!
– И Мәдинәкәем! Икебез бер уйны уйлап барабыз икән. Гөлчәчәк бер дә арттырмаган икән Мин дә шаккатып барам. Җитмәсә, ул тартмаларның тышына әллә нинди ят хәрефләр белән нидер язылган. Русча да, татарча да түгел. Тулай торакка кайткач, Гөлчәчәктән сорарбыз әле. Ул белә торгандыр. Ярый әле медицина тикшерүен тиз арада үтеп бетердек. Гөлчәчәккә рәхмәт инде. Ул өйрәтмәсә, кая барырга белми йөрер идек.
– Әйе, Гөлчәчәк мәктәптә укыган чактан ук, ярдәмчел, чын дус! Киңәш кирәк булса, гел аңа килә идек. Беркайчан да булышмый калмады. Хәтта класстагы башбирмәс малайлар да аның белән санлашалар иде. Шуңа күрә класс старостасы итеп сайлап та куйган идек үзен.
– Авылга кайтып әйтсәң, ышанмаслар да инде, әйеме?! Ике көн эчендә эшкә урнашып кара әле!. Кулыбызда юллама. Иртәгәдән башлап, без дә КамАЗ эшчесе булабыз, Алла боерса!
– Йә, ярар, Рәфидә! Әйдә, тизрәк атлыйк! Яңадан хыялланырбыз. Тизрәк цехтагы җитәкчеләрне күрик. Алар нәрсә дияр бит әле?
 
Фаил ИСЛАМ рәсеме

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

Комментарийлар