Төшкә кергән сагыш

Мәдинә бай тарихлы, гүзәл табигатьле татар авылында туып, яшел яланнарда уйнап-тәгәрәп үскән кыз. Аның күңеле, чәчәк таҗларындагы чык тамчысының сафлыгын үзенә сеңдергән. Самими, садә кызның кешеләргә ышанучан беркатлы булуы маңгаена язылып куелган. Халык андыйлар турында юкка гына: «Эчендәге тышында», – дими шул.

Әтиләре алтын куллы балта остасы. Авылда аның кулы тимәгән, нинди дә булса корылма төзелмәгән ихата калды микән?! Кешелекле, ярдәмчел булуы өстенә, эчкерсез һәм гадел дә булды ул. Хәләл көч белән тапкан малның кадерен белеп, булганына шөкер кылып яшәгән әти-әниләре, балаларын үз үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Күп балалы өйдә олысы кечесен карап үстерә, эш тә, аш та тигез бүленә. Һәркем үзенә тиешлесен белеп эшли. Кем дә булса тәртәгә типсә, бер сүз җитә.

– Әткәйгә әйтәм!

Шушы тылсымлы сүз барысын да үз урынынына куя. Кая ул әти-әнине борчу. Аларның керфек сирпеп бер каравы җитә, ни әйтергә теләгәннәре сүзсез дә аңлашыла.

– Хәлимә, өйләрне җыештырып бетергәч, чишмәгә барып кайт. Әнкәйләр эштән кайтуга яңа чишмә суы белән самовар куярсың. Миргалим, син утын кис, апаем! Мин кайтуга әзер торсын. Тәбикмәк камыры куеп китәм, кайткач,тиз генә пешерермен. Мәдинә апаем, унберенче яртыда мичкә ягып җибәрә торырсыз!

Миргалим ике энекәшен ияртеп ишегалдына, утынлыкка чыкты. Балтасын селтәгән саен, тал утыны, канатлы кош кебек. оча да китә, оча да китә. Шуңа күрә чәчелеп яткан утыннарны энекәшләре җыеп, өемгә өеп баралар.

Көне буе эштә йөргән хуҗа белән хуҗабикә кайтуга аш пешкән, су китерелгән, кер юылган, өй җыештырылган, кечкенәләр каралган була. Мәктәптән кайтканнары инде чәйләп алырга өлгергәннәр. Өстәл янына утырып, өйгә бирелгән дәресләрен карыйлар. Язма күнегүләрне эшләп бетергәннәрнең китап укыйсы бар. Өйдә китап укымаган, китап геройлары белән дөнья гизмәгән кеше юк.

Мәдинәгә дә китап җене кагылган иде. Мәктәпне тәмамлаганчы ук авыл китапханәсендә укылмаган китабы калмады. Китапка тотынса, аерып алырмын димә. Аз гына буш вакыты булдымы, кышын карават астына, җәен бәрәңге арасына качып, яисә өй түбәсенә яки агач башына менеп утыра да, китапның эчтәлеген аңына сеңдерә. Шуның өчен шелтә алган чаклары да бихисап булды. Тик шелтәдән курку да укудан биздерә алмады. Китап белән башка дөнья, башка киңлекләр ачылды.

Ә кышларын, эш беткәннән соң кич утырулар! Күрше апалар кул эшләрен тотып килеп керә. Менә шунда инде дөньяның рәхәте. Ак яулыклы әби-апаларның сүз байлыгына шаккатып, аларның телләреннән өзелеп төшкән энҗе-мәрҗәннәрне күңелгә дисбе итеп тезүләр үзе ни тора!

– Кызымны әйтәм әле, Әхмәтсафа малае белән очрашып йөри бит. Гел колагына тукып торам: «Намусыңны сакла берүк! Намус – күлмәк түгел, пычранса, юып киеп булмый!» – дип. Үз балаңа ышанмаудан түгел, малайкаем, әйтеп торсаң да таманга туры килә хәзерге яшьләргә.

– Ие шул, хәзер бит яшьләр икенче. Әдәп базарда сатылмый дигәндәй, күлмәк итәкләре дә кыскарды. Егетләрнең дә күзләре уйнап тора. Аллакаем сакласын!

– И-и-и, син әйтәсеңме аны, мин әйтимме?! Ирнеке итәктә, баланыкы йөрәктә. Берүк балакайларыбыз исән була күрсен, тәүфыйклары арткыры!

– Без үскәндә, киндер күлмәк белән чабатадан башканы күрмәдек. Егетләр дә тәртипле булдылар. Хәзер яшьләр икенче, рәхәттә яшиләр! Тәүфыйкларын югалтмасалар, бәхетләре дә булыр, Алла боерса!

Балалар хакында гәпләшкән апалар, үзләре дә сизмичә, яшьлек чорларына әйләнеп кайталар. Йөзләренә электр лампасыннан төшкән яктылык нуры сибеләме, бит очларына алсулык йөгерә, күзләрендә очкын кабына.

– Без яшь чакта уеннар да башка төрле була иде. Ул аулак өйләр дисеңме, кичке уеннарны әйтәсеңме!

– Әйе шул! Әле һаман да истә аулак өйгә җыелган чаклар. Сез дә хәтерлисездер әле. Берсендә ботка пешереп сыйланырга булдык. Кем нинди ярма алып килгәндер, анысы истә калмаган. Ботка шундый тәмле булып пеште. Әлүмин табактагы ботканың уртасына чокыр ясап, майны эретеп салдык та, тезелешеп утырып, агач кашык белән тәмләп ашыйбыз. Аның тәме-е-е! Әле һаман да авызда саклана.

– Ә егетләр килгәч, аларны сыйлаганыбыз исегездәме? Ботка алай күп тә калмаган иде. Буш май савытына су өстәдек тә, ботканың нәкъ уртасына ясалган чокырга салдык. И тотындылар тегеләр мактап ашарга. Үзләре: «Тач май гына, малайкаем, тач май гына! Ай-яй-яй, кызлар майны жәлләмәгәннәр! Мондый ботканы күптән ашаган юк иде, рәхмәт, сылукайлар!» – дип безне мактыйлар. Чаршау артында эчебез катып көләбез. Тәки ашап бетергәнче, суга манып ашаганнарын сизмәделәр.

– И, ачның хәлен тук белми дигәндәй, туйганчы ашаган бар идеме соң?! Авызга тәгам ризык керсә дә, күңел күтәрелеп, яшисе килеп китә торган иде шул. Булганда бер уч арыш, я борчак куырып кесәгә саласың да, таңнан кырга йөгерәсең. Җирен дә сөрдек, урагын да урдык, урманын да кистек. Күрде инде башкайлар.

– Әйтерең бармы?! Кычыткан ашын, юасын, балтырганын ашап тамак туйдымыни? Ул алабута ипиенең ни тәме юк, ни ашыйсы килүне басмый торган иде ич. Җан асрарга ярады инде, рәхмәт төшкере. Ярый да сыеры булган кеше сөт эчеп тамагын туйдырды.

– Сугыш чоры авырлыкларын да, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрсәтте язмыш. Аллага шөкер, бирешмәдек. Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламады. Дөньялар гына имин булсын! Ачлыктан, афәтләрдән Үзе сакласын берүк!

– Шулай булса да, күңелле яшәдек. Тамак ачлыгын җыр белән җиңдек. Киндер күлмәкне манып, төсен яңартып, аякка чабата кигән килеш тә уйнап-биеп кенә йөрдек. Авырлыклар яшьлек белән сизелмәгәндер инде күрәсең.

Яшьлеккә кайтып килгән апалар, әбиләр җайлап кына ирләре хакында сөйләшүгә күчәләр.

– Әле үземнекен әйтәм. Кичә бераз салып кайткан. Салам эскертен тарттырырга барган иде. Салкынны сәнәк белән генә җиңә алмаганнар күрәсең. Синеке дә кызмача идеме?

– Алай сиздермәде. Яманга күнсәң, әрәм булырсың. Балалар өйдә чакта, бик күрсәтмәскә тырыша, кайта да ята. Ардым дигән була. Бәлки ул да «йоткандыр».

– Йә, ярар инде, бераз гына капмас кеше буламы? Ирләрегезне юкка чыгарып, тел озайтып утырмагыз. «Сугыштан исән-сау кайтсалар, өрмәгән җиргә дә утыртмас, ни эшләсә дә сүз әйтмәс идек!» – дигәнегезне оныттыгызмыни?!

– Син әйтәсеңме аны, минме, малайкаем! Сугыштан соң утырып калмаганга сөенешеп яшик. Тәгәрәшеп балалар үсеп килә. Әнә, Мөнирәнең егете әйләнеп кайтмады, чит җирләрдә ятып калды. Кыз көе гомер кичерә. Берәүне дә якын китермәде үзенә. Һаман Хәлилен көтеп яши.

– Ни эшлисең инде? Тәкъдир китабына шулай язылган булгандыр, язмышы шулдыр.

– Минеке бу арада төннәр буена сызланып чыга. Яралары сызлап интектерә. Җитмәсә: «Төшемдә гел шул сугышта өзелеп калган аягымны күрәм», – ди. Ни хикмәттер! Ничәмә еллар үтте инде, онытылмаса онытылмас, басылмаса басылмас икән!

– Тән сызлану нәрсә ул! Җан сызлауга түзеп булмый шу-у-ул. Сугыш беткәнгә күпме еллар үтте, кайтмый калганнарны уйлап, йөрәк чирлегә әйләнде бит күбебез. Бер генә йортның да капкасын какмый калмады, каһәр суккыры! Ходаем яңадан күрсәтмәсен. Илләребез имин булсын.

Шулай гаилә, авыл, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, ничә пар оекбаш, ничә пар бияләй бәйләнеп бетә. Каба белән йон алып, кичлеккә кергән күрше әби-апалар буш кабаларын тотып, эрләнгән җеп йомгакларын, бәйләнгән оек-бияләйләрен яулыкларына төйнәп, култык астына кыстырып, өйләренә чыгып китәләр. Җәйләрен кул эше тотарга вакыты булмаган авыл хатыннары, кыш буе шулай гомер йомгакларын сүтеп-үреп рәхәтләнә.

Мәдинә дә әнкәсенең: «Олы кеше сүзен тыңлап утырмагыз!» – дигән сүзләрен колагы яныннан уздырып, мич арасында тын да алмыйча посып утыра-утыра, олылардан ишетеп туплаган хәзинәне күңел сандыгына сала барды.

 

Сары күбәләк

 – И-и-и, бәбекәем, кайтып җиттеңмени?! Нәрсә белән кайттың? Юлда озак җәфаланмадыңмы?

– Юк, әнкәй! Күрше авыл кешесе туры килде. Менә авыл башына кадәр алып кайтты.

– Рәхмәт инде, яхшы бәндә очраган. Кем баласы булды микән?

– Әй, сорамадым инде, үзе әйтмәгәч.

– Йә, ярар, кызым. Кулларыңны ю. Самоварым кайнап утыра. Хәзер чәй ясыйм. Әллә ничә көн борыным кычытып йөрде. Күчтәнәч ашарга булган икән. Төшемдә дә су күргән идем. Берәрегез кайтырсыз дип юраган идем аны, юраганым юш килде. Әйдә, бәбекәем, җитеш табында булганыннан. Үзеңнең күчтәнәчеңнән дә авыз ит, озын гомерле булырсың. Хәзер атаң да кайтып җитәр. Малайлар әрәмәлеккә киткәннәр иде, алар да озакламас.

Менә шулай сөйләнә-сөйләнә, әнисе, сөенеченнән балкып, кызын сыйлы өстәл белән каршылады. Ана белән кыз, гәпләшә-гәпләшә, рәхәтләнеп сыйландылар.

Әрәмәгә киткән энекәшләре кайтып керүгә Мәдинәне кочаклап алдылар, Шау-гөр килеп күрештеләр дә, чәй өстәле янына килеп утырдылар. Мичтән генә чыккан, күпереп пешкән кайнар ипине әниләре, сындыргалап, өстәл уртасындагы зур тәлинкәгә куя тора. Малайларның җитез куллары бер-бер артлы ипи кисәкләрен эләктереп алалар да, өстенә калын итеп маргарин ягып, авызларына шудыралар. Әрәмә һавасын исни-исни «миннек»лек каен ботакларын сындырган чагында ук, корсакларына оялаган«көчек»ләр ачыккан күрәсең. «Уфалла» арбасына төяп алып кайткан себеркене бәйләргә тотынганчы, шулай авыз тәмен басалар. Эшләп кайткач, ризыкның тәме дә арта шул.

Мәдинә мунчада хуш исле мәтрүшкә кушып бәйләнгән каен себеркесе белән чабынып, шәһәр кереннән арынды. Яңа туган сабыйдай чистарынып чыкканда, әнисенең самовары көйле җыр сузып, өстәл өстендә янәдән кукыраеп утыра иде. Лимон, кара җимеш салып ясалган чәй эчкәннән соң, чәчләрен киптереп, бизәнеп-ясанды да, кичке уенга чыгарга җыенды. Авылдашларын, сыйныфташларын сагынырга да өлгергән кызның күңеле инде күптән клубта.

Гадәттәгечә, клуб яшь-җилкенчәк белән тулы. Җәй көне читтән кайтучылар да күбәя. Алар арасында чираттагы ялларын авылда уздыручылар да, башка авылдан кызлар күзләргә килгән егетләр дә бар. Мәдинәне дус кызлары әйләндереп алды. Шәһәр тормышы турында сораштырганнан соң, клуб идәненең тузанын кагып, рәхәтләнеп биеделәр. Сары төстәге ефәк күлмәк кигән Мәдинә бөтерелеп биегән чакта, очып китәргә талпынган күбәләккә охшап кала. Ишек янында басып кызларның биегәнен күзәтеп торучы таныш булмаган егет, кыздан күз дә алмый.

Гармун тавышы тынуга, яшьләр урамга сибелделәр. Йолдызлы серле күккә карап, уйга чумып тыкрыктан атлап кайтучы кызның нечкә биленнән, көчле куллар эләктереп алды.

– Апасы, кая ашыгасың?! Әйдә, озатып куям үзеңне. Шундый рәхәт җылы кичтә ялгыз йөрү килешми!

– Нишлисең?! Җибәр хәзер үк! Мин белмәгән кеше белән сөйләшмим, – дип, кыз егетнең келәшчәдәй кулларыннан ычкынырга теләп тартылды. Әмма егетнең дә бирешергә исәбе юк.

– Соң, әйдә, танышабыз! Мин күрше Чат авылыннан, Рөстәм исемле булам. Ә син, сары күбәләк, ни исемле?!

– Башта җибәр, аннары әйтәм.

– Качмыйсыңмы соң?!

– Юк!

– Йә, ярый алайса. Курыкма, тимим мин сиңа. Ошадың син миңа, кызый!

– Кызый түгел мин, Мәдинә!

– Менә, таныштык та. Дуслашып та китәрбез әле, – диде, егет, кызның биленнән кулын алып. Мәдинә ай яктысында, өмет белән күзләренә текәлгән карашны күреп, уңайсызланып та куйды.

Мәдинә белән Рөстәм, сөйләшә-сөйләшә, урамны берничә кат урадылар. Сызылып таң ата башлагач кына, киләсе атнада кабат очрашырга вәгъдәләшеп, саубуллаштылар. Хәер, әле бу минутларда алар кабат беркайчан да очрашмаячакларын белмиләр иде.

Сәгать телләре яңа көннең беренче минутларын саный башлагач кына кайтып, җылы түшәгенә сыенган, изрәп йоклап яткан кызын әнисенең назлы тавышы иркәләп уятты.

– Балакаем, тор инде! Кояштан оял, ул йоклап ятканнарны яратмый.

– Әй лә, йокым туймады. Кыз юка җәймәсен бөркәнеп, икенче ягына борылып ятты. Тик йоклап китәргә өлгермәде, янәдән әнисенең наз тулы кисәтүле тавышын ишетүгә, йокысы ачылып китте.

Кояш шактый күтәрелгән икән шул, кызның күзләренә керердәй булып, балкып көлә. И-и-их! Ул тагын кояш чыкканны күрми калды. Шулай инде йокы симертсәң. Юкка гына: «Бер югалган вакыт яңадан кайтмас», – димәгәннәрдер.

Мәдинәнең җиңел гәүдәсе йомшак түшәктән кай ара күтәрелде дә, кай ара иртәнге җиләс һаваны ярып, кошлар сайрашкан бакчада пәйда булды.

– Саумы, алтын кояш! Саумысыз, ак болытлар!

Кызның кояшны, өрфия болытларны сәламләп көлгән тавышына сокланып, берара кошлар да тынып калды. Салкынча су белән рәхәтләнеп юынганнан соң, ул өйгә керде. Әнисе инде эшкә китеп өлгергән. Түгәрәк япма белән каплап куелган, әле суынырга да өлгермәгән коймак белән чәй эчте дә, өй җыештырырга тотынды. Кызлар кулы тигән өй ялт итеп, тагын да нурланыбрак китте. Мәдинә бәләкәйдән үк әнисенең: «Вакыт – акча, кадерен белмәсәң кача», – дигән сүзләрен хәтеренә ныгытып куйган. Әнисе әйләнеп кайтуга, кыз инде төшке ашны пешереп, табын әзерләп йөри иде.

Эшчән һәм булдыклы ана, балаларының тормышта үз юлларын табасына чын күңелдән ышанды. Туры юлдан тайпылмаслар, хата-ялгышлар ясамаслар, йөземә кызыл якмаслар, дип инанды. Янәшәдә яшәүче кешеләрне, олыны олы, кечене кече күреп хөрмәтләргә, авырлыклар алдында баш имәскә, масаймаска, үзеңне башкалар алдында өстен куймаска гаиләдәге язылмаган кануннар өйрәтте.

– Борыныңны өскә чөймә! Барыбыз да кеше баласы.

Көч җитмәгән эшкә тотынган, үзләреннән мулрак тормышта яшәгәннәргә кызыгып караган чакларда, әниләренең теленнән өзелеп төшкән сүзләрне искә төшерделәр. Булганы белән канәгатьләнергә өйрәнделәр.

– Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма! Тауга карап тау булып булмый.

Әмма беркайчан да башлаган эшне җиренә җиткерми калмадылар. Үткен тел әйткән сүзләр бала күңеленә тиз сеңә шул.

– Бүген эшләнәсе эшне иртәгәгә калдырма, эшләсәң, җиренә җиткереп эшлә! Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.

Малайлар утын кисәргә алынса, аларга һәрвакыт үтемле сүз әзер.

– Утырган җирдән утын кисмиләр. Бер генә ягарлык кисмәгез, башка көнне җиңелрәк булыр. Башта эшегезне бетерегез, аннары уйнарга чыгарсыз. Эш беткәч кенә уйнарга ярый.

Әти-әнисенең авызыннан өзелеп төшкән һәр сүзнең энҗе-мәрҗәнгә тиң икәнен Мәдинәгә вакыт төшендерде. Тормыш итү – диңгез кичү икәнен тормыш аңлатты. Гади эшче булып хезмәт юлын башлап җибәргән кызга, үз-үзен тапканчы шактый гына куанычлы мизгелләр кичерергә дә, баба шулпасын эчәргә дә, нәни генә булса да үрләр яуларга да туры килде. Кайда гына эшләсә дә эшен яратып башкарды ул. Башлаган эшен җиренә җиткереп үтәве белән ихтирам яулады. Ябык кына, кечкенә генә гәүдәле кызның җанындагы көчкә сокланып караучылар да, көнләшүчеләр дә булды. Сабырлык савытының чыдамаган чаклары да булгандыр. Шуңа күрә кыенлык ипиен ашаган вакытлары да булмады түгел, булды.

Мәдинә үскән чакта башка чор, башка заман, башка кыйммәтләр өстенлек итә иде. Гаделлек, дөреслек, патриотизм төшенчәләрен балачактан ныклап ятлаган, гореф-гадәткә, инсаф-әдәпкә өйрәнеп үскән кызның яшьлек хыяллары зәңгәр, өметләре ак булды. Илкүләм зур төзелеш башланган елларда, язмышы аны таш калага китерде. Өмет канатларына тотынып, романтиклар шәһәре – Чаллыга аяк басканда, аңа әле унсигез яшь тә тулмаган иде. КамАЗ заводларын төзергә дип килгән башка яшьләр кебек үк, ул да шәһәр язмышы белән үз язмышын аерылмаслык итеп бергә бәйләде.

 

Фал

Чаллыга аяк баскач, төзелеш шау-шуыннан куркып калса да, Мәдинәнең шәһәр тормышы белән кызыксынуы көчле булды. Кайда карасаң да, кырмыскадай йөгерешкән кешеләр күренә. Йөк төягән машиналар ыгы-зыгы чаба. Күккә үрләгән төзелеш краннарының очлы томшыкларына эленгән бетон плитәләр, шырпы кабы кебек чайкалып, өскә күтәрелә. Әле бер, әле икенче җирдә: «Тук-тук, пуф-пуф!.. Тук-тук, пуф-пуф!..» – итеп, субай суккан тавышлар ишетелә. Әле генә япан кыр булган урында, бер-бер артлы ап-ак йортлар калкып чыга.

Мәдинә шәһәр тормышына бераз ияләшүгә, ГЭС бистәсенең Үзәк урамында урнашкан аяк киемнәре кибетенә юл тотты. Киткән чакта олы апасы: «Түфли алырсың», – дип егерме биш сум акча биргән иде. Шул акча шәһәргә аяк басканнан бирле кесәсендә әтәч булып «кычкыру»дан туктамый. Бер учына кысып тоткан акчасына, бер ялтырып торган лаклы кара түфлиләргә карап: «Алыргамы, юкмы?» – дип озак уйланды кыз. Бәясе кыйммәтрәк дип икеләнсә дә, авылга кайтып, түфлине аягына киеп, клубка чыгуын күз алдына китереп елмаеп куйды. Сатучыга акчасын түләде дә, катыргы тартмага кереп урнашкан аяк киемен, ефәк җептән челтәрләп үргән сумкага салды. Кибеттән чыгып, урам ташларын саный-саный, урамның икенче башына таба атлады. Бу якка бер килгәч, Кама елгасын да якыннанрак күреп китим әле дип барган кызны, чегән хатыны дәшеп туктатты.

– Красавица, постой, давай погадаю!

– У меня денег нет, – дип җавап кайтарды кыз, такы-токы тел белән. Рус телендә сөйләшү җиңел түгел иде аңа. Шулай да ул чегән хатынының сүзләрен аңлады.

– А мне не нужны твои деньги. Ты мне понравилась, давай погадаю! – Кыз туктап калды. Чегән хатыны кояшта каралып, шоколад төсенә кергән җыерчыклы кулларына Мәдинәнең кулын алды да, учына текәлгән көйгә акрын гына сөйли дә сөйли.

– Ты долго проживешь. Линия жизни у тебя длинная. До восмидесяти шести лет будешь жить. О-о-о! Ты два раза замуж выйдешь. Двоих детей родишь. Будут у тебя и счастливые, и несчастливые моменты. Но ты найдешь свое место в этой жизни. А верного спутника жизни не встретишь.

Мәдинә, куркынып, аның сүзләрен тыңлый. Ничек инде, ике мәртәбә кияүгә чыгарга була? Нәселдә булмаганны. Мәхәббәт бит ул бер генә була. Күпме китаплар укыды, һәрберсендә мәхәббәт бер генә, саф сөю хисләре кабатланмый дип язылган. Ә ни өчен аның янәшәсендә ышанычлы тормыш юлдашы булмый дип әйтә ул. Аның кай җире ярамаслык. Буе-сыны дисәң дә, чибәрлеге дисәң дә бар, холкы-фигыле дә кешеләрне үзенә тартып тора. Саташкандыр бу чегән хатыны.

– Хватит, больше не надо!..

Мәдинә учындагы тормыш сызыкларына карап, киләчәген юраган чегән хатыныннан кулын тартып алды да, кирегә йөгерде. Әмма чегән теленнән өзелеп төшкән сүзләр, аның йөрәк түренә үк килеп керделәр. Җитмәсә, ул үзен тирәләп очкан ак күбәләкне абайлап алды. Әйтерсең лә, фалчының әйтеп бетермәгән сүзләре, күбәләккә әйләнеп, аны озата бара. Кама ягыннан искән җиләс җил кызга күрәзәченең соңгы юрау сүзләрен ирештерде:

– Твоё счастье в твоей душе живёт!..

Юксыну

Яңа шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан кызлар тулай торагының бер фатирында өч бүлмә. Тугыз кыз шул фатирда тулы гаилә булып яшиләр. Төрле төбәктән килгән, төрле тәрбия алып үскән кызларны яшьлек дәрте берләштерә. Романтик рухлы, ачык күңелле кызлар бер-берсенә тиз ияләштеләр. Тапканнары бергә, югы уртак булды. Ризыкны бергә әзерләп, күмәкләшеп утырып ашадылар. Тулай торак кухнясында кыздырылган бәрәңгенең, авыл әрәмәсеннән җыеп алып килгән мәтрүшкә кушып пешерелгән чәйнең тәмен дә шулай татыдылар. Күңелдә уянган тәүге ярату хисләрен дә, кем белән кем очрашканын, кем кемне сайлавын да яшерешмәделәр. Бер заводта хезмәт куйган кызларның, кичке яллары да бер үк ял итү урыннарында дәвам итте. Менә бүген дә эштән кайтып керү белән, Мәдинә бүлмәдәшләрен кинога барырга кыстый башлады.

– Кызлар, кайсыгыз кинога бара?! «Батыр» да бүген яхшы кино була диделәр. «Генералы песчаных карьеров». Америка киносы. Караучысыз калган урам балалары турында. Кичә конвейрда эшләүче бригада кызлары барганнар. Елашып беттек, дип сөйләделәр.

– Юк, Мәдинә, бүген барып булмый, башка көнне барырбыз. Әйдә бүген «Гренада»га барабыз. Кичә мин бер егет белән таныштым. Аның белән дә шунда очрашырга сүз куештык.

– Кит әле! Теге мыеклы озын егетме?! Кичә бик озак биедең син аның белән. Өченче кеше артык диләрме әле?! Серләрегез килешкәнгә охшаган иде шул! Кайсы якныкы соң, җизни? – дип, Мәдинә бүлмәдәш кызын ирештерергә тотынды.

– И китсәнә, нинди җизни булсын инде ул! Бер мәртәбә бию белән генә җизнигә әйләнсә… Ныклап сөйләшергә дә өлгермәдек әле, – дип җавап кайтарды Рәфидә.

Җәен яшьләр көн саен диярлек «Гренада» паркында уза торган «пяточок»ка баралар. Анда туйганчы гармун тавышын тыңлап, биеп, җырлап, үзләре өмәләрдә утырткан каеннарга соклана-соклана, тулай торакка төнге унике тулганда гына кайтып керәләр.

Көзге, кышкы кичләрдә исә, тулай торакның кызыл почмагында җыелышып күңел ачалар. Иҗат кешеләре: язучылар, шагыйрьләр, җырчылар белән очрашулар үткәрәләр. Күңелсезләнеп, сагышланып утырырга вакытлары калмый.

Тик шулай да тулай торак туган йортны алыштыра алмый. Анда һәр гамәлең, һәр адымың кеше күз алдында. Эчке кичерешләрне дә ерак яшереп булмый. Кемнең нәрсә белән яшәгәне бик тиз күренә. Тулай торак тормышына ияләшеп, үз көнен үзе күрә башлаган кыз, җай чыккан саен авылына юл алды.

И сагынып та куйды ул баштагы мәлләрдә авылының киң урамнарын, иркен кырларын, тургайлы тугайларын. Ә иң нык сагындырганы, әнисенең ягымлы тавышы, назлы карашы, көн аралаш яңа пешкән ипи исе аңкытып торучы, түгәрәк табынлы, бала-чага тавышлары белән тулган өй иде. Туган йорттан чыгып киткәндә, капка баганасына сөялеп озатып калгән әнисен, сап-сары чебиләр йөгерешеп йөргән бәбкә үләнле ишек алларын күз алдыннан үткәреп, апаларын, энеләрен, авылдашларын уйлап, черем дә итми уздырган төннәре дә бихисап булды аның.

Кап-кара ялтыр төймә таккан карлыган, бөрлегән куаклары белән кызыктырып үзенә дәшеп торган әрәмәлекләрне, авылны икегә бүлеп агып ятучы көмеш сулы инешне, арыш басуы артындагы Түбәтәй тауны сагына Мәдинә. Хуш исле Бүләк әрәмәлегендә талгын җилдә тибрәлешеп үскән күгелҗем күзле мәтрүшкәләр төшләренә кереп уята да, үзәкләре өзелеп, сикереп тора. Аш бүлмәсенә чыга да, сагыну хисләрен ай яктысында ак кәгазь битенә түгә:

Туган ягым! Чишмәң, күзен ачып,

Сәлам бирә челтер тавыш белән.

Сусавымны басып, дәрман алып,

Үрләреңә, тауларыңа менәм.

Инеш буең куе таллык кына,

Гүя тынлык саклап сакка баскан.

Сөзәк ярның яшел келәмендә

Ромашкалар сары күзен ачкан.

Әрәмәңдә һәрбер куак таныш,

Миңа атап балан төймә тезә.

Сандугачлар, яңа җыр чыгарып,

Моңы белән күңел кылын өзә.

Хозурланып, ялгыз тыңлап йөрим

Кәккүкләрнең гомер юраганын.

Тезләнәм дә җиргә, сыйпап алам

Һәр үләнең, һәрбер сырганагың.

Әрем исе, татлы сагыш булып,

Күңелемә кереп урын ала.

Бертуктамый бәллүр бишегеңдә

Тирбәләм мин – һаман сабый бала.

Күңеле бушап калганнан соң гына, тынычланып йокыга китә.

Хыялый кызны күпләр аңлап та бетерми, сәеррәк дип уйлый да торганнардыр инде. Беркемгә дә охшамаган шул Мәдинә.

Кем инде, кояш нуры битен үпкәнгә дә, чыпчыклар чыркылдашканга да, чәчәк таҗларында чык тамчылары җемелдәгәнне күргәндә дә, чишмәдәй челтерәп, җиһанга түгелә. Йөзеннән генә түгел, күзләреннән дә наз сирпелгән кызга тирә-юньдәгеләр кайчак гаҗәпләнеп, кайчак сокланып карыйлар. Озын кара толымнарын иңнәренә таратып салган, куе керфекләре арасыннан моңсу да, шатлыклы да карашында кояш елмайган кызның, хыял дөньясын аңлаучы гына сирәк. Бүлмәдәшләре аны якын итсәләр дә, бөтен булмышы белән кабул итеп бетерә алмыйлар кебек. Артык гади, артык беркатлы, мизгел саен кәефе үзгәреп торучы, үпкәли дә, көнләшә дә белми торган, ни дә булса исенә төшсә, ул уен тиз арада тормышка ашырырга омтылучы Мәдинәне шулай да үз итәләр. Аның кеше серен саклый белүе, ачу тотмавы, һәрвакыт башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер булуы, эчкерсезлеге үзенә тарта, күрәсең.

 

И зәңгәр күз, зифа буй

КамАЗның двигательләр җыю заводында эшләүче кызның хыяллары ерак офыкларга барып тоташа. Матурлык яшәгән күңелдә җыр-моңга да, әдәбият-сәнгатькә дә урын җитәрлек. Мәктәп елларында ук шигырьләр язгангамы, ак шәһәрдә иҗат берләшмәсе эшләвен дә тиз белеп алды. Узган гасырның алтмышынчы еллар башында ук оешкан әдәби берләшмәгә килгән кыз күңелендә нинди утлар янганны, танылган әдипләр дә ак кәгазь битенә төшкән энҗе бөртекләре чагылышында күреп алдылар.

Әдәби берләшмә яңа көчләрне үзенә туплый барды. Инде исемнәре, иҗатлары республика матбугатында яңгыраш алган Эдуард Касыймов, Равил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Кадыйр Сибгатуллин һәм башкалар белән бер өстәл артында гәпләшү, кызның күңелендә чиксез горурлык уята. Язучылар да шагыйрьләр дә яшьләр иҗатына игътибарлы. Берничә генә шигыре булган кызларны, егетләрне дә үзләре белән очрашуларга алып баралар. Халык алдында зурлап: «Шагыйрәбез!» – дип, сәхнә түренә чакырып, сүз бирәләр. Иңнәренә канат үскәнен тойган яшьләр күңелендә кабынган илһам уты, шигъри юллар булып ак кәгазьгә эз сала.

Чаллы, шәһәр һәм КамАЗ төзелеше белән генә түгел, ул елларда иҗат дәрте кайнап торган иҗатчылары белән дә бөтен илгә танылды. Мәдәният йортларында нинди генә кичәләр узмасын, каләм ияләре һәрвакыт чакырулы. Мәртәбәле кунак итеп, көчле кул чабулар белән каршы алган залда шигъри сүзләр яңгырый. Залда бары тик шагыйрь тавышы гына ишетелә. Әйе, җырга-моңга гашыйк халкыбызның җаны шигъри сүзне ихлас тыңлый, кабул итә белә.

Остазларының да күңеленә ошаган шигырьләрен алып, Мәдинә газета редакциясенә китте. Бәлки бастырып та чыгарырлар. Кечкенә генә өмет аны алга әйди. Артык кыюсыз булуы белән аерылып торса да, үзенең язганнарын башкаларга күрсәтү теләге җиңде аны. Әле ул вакытта Мәдинә иҗат дәртенең шулай ашкындыру көченә ия икәнен аңлап та бетермәгәндер. Шулай да редакция бусагасын атлап керде ул.

Редакциянең тар коридорына килеп кергәч, кыз ике яклап тезелеп киткән бүлмәләрне күздән кичерде дә, «Әдәби бүлек» дип язылган ишек алдында туктап калды. Үзенә кирәкле бүлмәгә узарга кыенсынып басып торган Мәдинәнең каршысындагы бүлмә ишеге ачык. Бүлмәдә нидер язып утырган яшь кенә кешенең карашын тоеп, ул сискәнеп китте.

Дулкынланып торган кап-кара чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле яшь кенә ир-ат, аны кызыксынып күзәтә. Шул караштан оялып, керфекләрен түбән төшергән кыз, качарга теләгәндәй, ачарга кыюсызланып торган ишекне этеп, эчкә атлады. Үзе артыннан ябылган ишек аша да ул ирнең кызыксынулы карашын сизгәндәй булды.

Әдәби берләшмә утырышларында күреп, инде кызның язган әйберләре белән бераз танышырга өлгергән бүлек редакторы Хәниф Хөснуллин:

– Мәдинә, килеп дөрес эшләгәнсең. Алдагы саннарның берсендә шигырьләреңне газета битләренә бирербез, – дип сөендерде. Мәдинә күңелен үсендереп, иңнәренә канат куйган редакторга рәхмәт әйтеп саубуллашты. Бүлмәдән чыккан кыз, янәдән зәңгәр күзләр иясенең әрсез карашы белән очрашты. Җитмәсә, Мәдинә ишектә күренү белән, ир. урыннан торып, бүлмәсеннән чыкты да, кызга сүз катты:

– Исәнме, чибәр кыз! Редакциягә син килеп керү белән кояш чыккан кебек булды. Кайсы якның суын эчеп, кем бәхетенә диеп үстең? Моңа кадәр бер дә күргәнем юк иде, – дип, сандугачтай сайрапмы-сайрый. Үзе кызны күзе белән ашавын дәвам итә. Урамга чыга торган ишеккә аркылы баскан, озын буйлы, мәһабәт гәүдәле ирдән кая качарга белмәгән Мәдинә, ни әйтергә белмичә, бөтенләй коелып төште. Гаярь ир әллә аның хәлен аңлап, әллә бүредән курыккан болан баласыдай өне алынганлыгын күреп, өркеп калган Мәдинәдән читкә тайпылды.

Хәер, редакциянең түр башында шапылдап ишек ябылды, ир шуннан шүрләде бугай.

*****

Камил Мирхәйдәров армияда чик сакчысы булып хезмәт итте. Кырыс табигатьле якка туры килүе аны һәряклап чыныктырды. Гади генә авыл малае өчен, солдат тормышы зур мәктәпкә әйләнде.

Ул – гади солдат. Өстендә беркапламалы китель. Аның якасына тегеп куелган алтынсу төстәге тасмасы, шундый ук төстәге җеп белән чигелгән ПВ хәрефле погоннары, күн козырёклы, клеёнкадан ясалган каеш беркетелгән фуражкасы, күн итеге эченә тыгып кигән туры чалбары авыл малаен коеп куйган асыл егеткә әйләндерде дә куйды. Камил әледән-әле, казарма коридорындагы зур көзгегә карап, үзенә сокланды.

Ул частька килү белән офицерларның үз-үзләрен тотышын күзәтергә тотынды. Аларның диңгез дулкыны төсендәге парад мундирына кызыгып карады. Гади татар авылында үскән, формасы белән командирлардан аерылып торган егет, бераз гына кайтышрак тоелса да, кыяфәте, төсе-бите, буе-сыны белән алардан калышмый да кебек. Ике ел эчендә офицер дәрәҗәсенә күтәрелмәсә дә, ул аларның холык-фигылен үзләштерү өчен барысын да эшләде.

Армия хезмәте авыр булса да, Камил Мирхәйдәров тормышта үз урынын билгеләрлек сабакларны ныклап ятлады. Офицерларның үзләрен гади генә тотып та, артык көязлек күрсәтмичә, хөрмәткә лаеклы, вәкарьле булып кала белүләре ошый иде аңа. Алар кебек зыялы булып күренер өчен ул бар көчен куйды.

Шәһәргә увольнениега чыккан чакларда, командирларның кашыкка салып йотардай сылу-сылу кызларны, бичәләрен култыклап алуларын күреп, көнләшүеннән ни эшләргә дә белмәде.

– Их, менә бит нинди бәхетлеләр! Генерал кызлары белән дә уртак телне бик тиз табалар. Өлгергән җиләк кебек кызлар, үзләре үк аларның кочакларына керергә әзерләр. Кая инде безгә, авыл гыйбатына, – дип эчтән янса да, сер бирмәде.

Офицерлардан күреп, кызлар белән үзен ничек тотарга өйрәнде. Башкалардан бер баш өстенрәк булырга тырышты. Хезмәттәшләре алдында бөтенләе белән ачылып китмәде, телем – минем дошманым, – дип, чама саклады, күп сөйләшмәде.

Һәрвакыт чиста-пөхтә формадан, күлмәк-галстуктан йөргән егет көннән көн көязләнде. Тора-бара үзе дә шәһәр урамнарында йөргәндә, яшь каендай зифа гәүдәле, сылу хур кызларын төс-кыяфәте, көязлеге, бигрәк тә телгә осталыгы белән үзенә каратты. Солтанатлы булып күренгән егетнең игътибарын кире кагучы булмады.

Армия хезмәтендә Камил Мирхәйдәров тәртипкә, һәр эшне ахыргача җиткерергә өйрәнде. Үз-үзенә ышанмаган көйгә, буш вәгъдәләр бирмәде. Авылына әти-әнисенә хат язганда да, һәр сүзен төптән уйлап язды.

– Кәттә егет, нәрсә, авылдан чыкканыңны оныттыңмы әллә? – дип, хезмәттәшләре арттан көлеп калганда да, ул сүзләрне үзенә кабул итмәде. Офицерның көче дәртендә түгел, ә какшамас җан тынычлыгында икәнлеген күңел дәфтәренә киртләп куйды. Һәр офицер ятлаган мораль кодексны күңеленә беркетте һәм кирәк чакта кулланды.

– Тормышта йөрәкне бикләп, акыл белән яшәргә тиешле вакытлар да була.

– Эшеңне һәм хезмәтеңне белү, абруйны күтәрә.

– Кул астындагылар синнән курыкмасын, ә хөрмәт итсен.

– Кем бернәрсәдән дә курыкмый, шул бар кеше дә курыккан кешедән көчлерәк.

– Икеләнүдән дә начаррак әйбер юк.

– Начар булса да чишелеш табу, икеләнү яисә бернәрсә дә эшләмәүгә караганда яхшырак.

Ак аюлар илендә ватан алдындагы бурычын үтәгәннән соң, Камил Мирхәйдәров бераз өс-башын бөтәйтү, мая туплау нияте белән, Салехард шәһәренән ерак түгел бер район үзәгендә эшкә калды. Илле градуслы салкыннар үзәгенә үтсә дә түзде. Ике ел эшләп, тундрада чыныгып, шактый түл җыйды. Татарстанда гигант төзелеш башланасын ишетүгә, сигезәр айга сузылган кышкы суыклардан, көчле җилләрдән туйган, җылыга сусаган Камил Мирхәйдәров, туган ягына юл тотты.

Үсмер чагыннан каләм тибрәтә башлаган егет армиядә вакытта да газеталарга мәкаләләр, очерклар язуын ташламады.

Камил зур төзелеш кайнаган Чаллыга кайткач, газета редакциясенә журналист булып эшкә урнашты. Читтән торып университетның журналистика бүлегенә укырга керде. Үткен каләме белән шәһәр һәм КамАЗ төзелешен газета-журнал битләрендә яктыртып бара башлады. Эшен яратып башкарды. Ни әйтсәң дә, җылы редакциядә, кулга каләм тотып, кәгазьгә нидер сызгалап утыру, тундрада туң такта ташу түгел инде.

Редакциядән беркайчан да кеше өзелеп тормый. Иҗат дөньясында егетның таныш-белешләре дә артты, дус-ишләре дә күбәйде. Бүрене аягы туйдыра дигәндәй, журналист кеше үзе дә һәрвакыт хәрәкәттә. Әле бер авылга, яисә шәһәргә, йә район үзәгенә барып, материал әзерләргә кирәк. Йөргән таш шомара.

Озак та үтмәде, Мирхәйдәров бер чибәр, уңган кызның башын әйләндереп, өйләнеп тә куйды. Туй үткәрерлек, фатир алгач җиһазларлык маясы булган егеткә күпләр сокланып, хәтта көнләшеп карады. Бер ел дигәндә, яшь гаиләнең бәхетен түгәрәкләп, кызлары туды.

Камил Мирхәйдәров, җай чыккан саен, тундрада эшләгән чаклары белән мактанырга яратты. Холкы да үзгәрде. Бүтәннәргә баш өстеннән карау, мин-минләнү сизелә башлады. Яшь, чибәр кызлар күзгә чалынса, теле белән кош тотты. «Каным кайнап, дәртем ташып торган чакта, нигә әле чибәр-чибәр кызлар белән типтермәскә?!» – дип фикер йөртте ул.

Редакциягә килгән бер генә кыз-кыркын да аның игътибарыннан читтә калмады. Ничек тә аларның күңел кылларын тарткалап, үз ятьмәсенә эләктермәкче булды.

Мәдинәне дә ул чираттагы корбаны итеп санады . Кыз редакциягә килгән саен, аңа ничек тә сүз кушар җай эзләде. Юлын бүлеп, башкалар күрмәгәндә күзен майландырып, нинди дә булса комплимент әйтергә ашыкты.

– Ай-һай, сылукай! Кая югалып тордың? Бик озак күренмәдең, сагынып беттем үзеңне. Тукта әле, бер генә минут булса да сөйләшик!

– Китегез әле, бүлмәгез юлымны! Минем сезнең белән сөйләшер сүзем юк. Мин эш белән килдем монда, сөйләшер өчен түгел.

– Йә инде, ялындырма! Нечкә билеңнән бер генә мәртәбә кочканнан берни дә булмый ич! Чиядәй иреннәреңнән бер генә үптерсәң, үлсәм дә үкенмәс идем!

– Бәйләнмегез әле миңа! Калдырыгыз!

– Аһ, шомырт күз! Кая әле, нурлы йөзеңә бер генә тутырып карыймчы! Күзләр – күңел көзгес, диләр. Бәлки йөрәгеңдә кем урын алганын күрермен.

Яшь кызның күңелен алгысытырга күп кирәкме инде?! Ирнең авызыннан тамган балдай татлы сүзләр кызның башын әйләндерде. Битенә ут капканын сизгән Мәдинә, ашыгып,редакциядән чыгып китте.

Мәдинә җәйге көннең кызуын да сизми, урам буйлап бара да бара. Каен кызларының яшел шәл чуклары лепердәвен да ишетми, аллы-гөлле чәчәклекләрдән аңкыган хуш исләрне дә тоймый. Тәнен бизгәк калтыравы алган кыз, кинәт искән җиләс җилдән айнып киткәндәй булды. Баксаң, ул Чулман елгасы ярына килеп чыккан икән.

Яңа шәһәргә кайтасы урында, бөтенәй башка якка киткән кыз көч-хәл белән һушына килде. Вөҗүден биләгән хис-тойгылар күңелен иләсләндерә. Мәдинә түзмәде, үксеп елап җибәрде. И зәңгәр күз, зифа буй, ни эшләттең син мине?..

Соңрак ирнең гаиләсе, баласы бар икәнен дә белде Мәдинә. Иҗат эшләре белән редакциягә килгәндә, аның күзенә чалынмаска тырышты. Ә хатын-кызның башын әйләндерерлек буй-сынлы, тасма телле ирнең уенда, ничек тә кызны кулга төшерү.

Мәдинәнең шигырьләре матбугат битләрендә бер-бер артлы дөнья күрә торды. Каләм тибрәтүче яшь кыз редакциягә килә торган сукмакны еш таптады. Серле күзләр аны эзәрлекләүдән туктамады. Тылсымлы караш кызның йөрәгенә кереп урнашты.

 

Фаил Ислам рәсеме

Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.


Комментарий язарга