Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья тәгәрмәче (Повесть. Ахыры.)

Алматаның тауларыСамолетта аның беренче очуы. Өч сәгать очканнан соң, болытларны аралап күккә күтәрелгән таулар белән очрашты Мәдинә. Үз гомерендә беренче мәртәбә тауларны күргән кыз, югалту сагышын к...

Алматаның таулары


Самолетта аның беренче очуы. Өч сәгать очканнан соң, болытларны аралап күккә күтәрелгән таулар белән очрашты Мәдинә. Үз гомерендә беренче мәртәбә тауларны күргән кыз, югалту сагышын кыялар арасында адаштырырмын дип уйлады. Шул уйларга үзе дә ышанырга теләде. Бу минутларда гомеренең тоташ сагышларга бәйләнәсен дә, югалтуларның кая гына китсә дә, үзен озатып йөриячәген дә белми иде әле ул.
Казахстанның башкаласы Алма-Ата шәһәрендә яшәүче туганнары кызны шатланып каршы алдылар. Туган якларны сагынып гомер итүче икетуган апасы бигрәк тә шат. Кыз бөтенләйгә дип килүен белдергәч тә, сөенделәр генә. Җизнәсе кызга эш тә тапты. Ипи пешерү серләрен әнисеннән күреп белсә дә, конвейр тасмасы буйлап тезелешкән, хуш ис аңкытып агылган ипи һәм икмәк эшләнмәләренең төрлелегенә, аларны җитештерү нинди катлаулы технологиягә бәйлелегенә, үзең пешергән ипинең тәмен татуның нинди зур ләззәт икәненә дә кыз шунда төшенде.
Башка мохитка, тугандаш булса да, башка төр сөйләмгә, башка моңнарга ия халык арасына адашкан коштай килеп кергәч тә, югалып калмады. Казах, уйгур кызлары белән дә бик тиз уртак тел тапты. Үзе дә казах кызларына охшашрак кысык күзле, түгәрәк йөзле булгангамы, казахлар Мәдинәне яраткан җырчылары Роза Ырынбаевага охшатып та үз иттеләр. Ял вакытларында Мәдинәдән татар халкы, аның мәдәнияте, җырлары хакында тәфсилләп сораштылар. Андый чакларда Мәдинә үз-үзеннән оялып та куйды. Татар тормышына кагылышлы күп нәрсәләрне тәгаен генә белмәвеннән кыенсына, киләчәктә үз-үзен тәрбияләргә, белем алырга кирәклегенә инана, алдына яңадан-яңа максатлар куя. Таулар арасына урнашкан зур шәһәр урамнары буйлап атлаганда, кечкенә генә татар авылында үскән кызның күңелендә төрле хисләр кайный. Таулар үзенә дәшә.
Туганнары бу якларның бөтен матурлыгын аның күңеленә сеңдерергә теләгәндәй, буш вакытларда табигать кочагына алып чыгалар. Шәһәрнең төрле истәлекле урыннары, дус-ишләре, күп санлы туганнары белән таныштыралар. Беренче мәртәбә тауларга менеп, кыя таш өстенә басып, тауларның аръягына, Кыргызстан иленә күз салу бәхетенә дә иреште ул.
Мәдинә искиткеч күренешкә ия табигатькә, һәм гаять бай үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сокланып туялмады. Тауга менгән чакта, берүк вакытта яз, җәй һәм кыш фасыллары белән очрашып гаҗәпләнде. Күңеле булганчы, үпкәсе тулганчы, саф һава сулады. Алма, абрикос агачларын, камырлык, барбарис, гөлҗимеш куакларын күреп хәйран калды. Чәчәкле болыннарда, биек тау далаларында йөрде. Башын күккә чөеп, тагы да биектәрәк урнашкан бозлыклар һәм кар бүрекләрен кигән, күк гөмбәзен иңнәре белән терәтеп торган гранит кыялар тезмәсен күреп шаккатты. Бу якларның күпсанлы тау күлләрен күреп таң калды. Бөркетләрнең канат кагып очканын күзәтте. Гомер соңынача хәтердән җуелмаслык табигатен, беркайчан да күңел кочагына сыеп бетә алмаслык мәгърур Тянь-Шянь тауларының кыяташларына карап әсәрләнде.
Тау елгасына мөкиббән китеп, елга агышын кеше гомеренең агышы белән чагыштыру да, болытлардан өскә менеп, аста җәйрәп яткан үзәннәрне, уч төбендәгедәй ап-ачык булып җәелеп яткан шәһәр манзарасын күзләү, кыя тауларга сыенып, гранит ташларның ныклыгын җанга сеңдерү дә, шарлавыктан һәм тау елгасыннан аккан суның тавышын тыңлап, тәнгә сихәт өстәү дә, бишбармак һәм лагман ашап, шубат тәмен татып ләззәтләнү дә сагынуларны басарлык көчкә ия түгел икән. Күр инде, тауга менеп басуга, бөтен дөнья күренә. Әй лә, бөтен дөнья үк түгел шул. Туган авылы да, югалту сагышын күңеленә салган Чаллы каласы да, күз күрмәслек җирләрдә калган икән.
Мәдинә еракта калган, хыянәте белән туган ягыннан таулар иленә китәргә мәҗбүр иткән мәхәббәтенә чакрымнар аша эндәште:
«Күзләр күзгә төбәлгәндә,
Җаннар җанга тоташа.
Бер-берсенә тиң сандугач
Кавыша бит моң аша.
Исеңдәме, синең күзләреңә карап әлеге шигырь юлларын укыган мизгелләр?! Карашларың тулы бетмәс моңны күреп, йөрәк тетрәнүдән туган сүзләр иде ул. Син ничектер көлемсерәп куйдың, бер сүз дәшмәдең. Җиңелчә генә сиңа үпкәләп тә куйдым. Яратуыма шик белдерәсең кебек тоелды. Ә мин ул вакытларда синең өчен җанымны бирергә дә әзер идем. Һәр борчуыңны, шатлыгыңны тоеп, йөрәгем аша кичереп яши идем. Көн саен сине күрү, тавышыңны ишетү минем өчен зур бәхет иде. Тулай торактагы сиртмәле тимер караватта, салкын мендәремне кочып, төн куенына кергәндә дә мине синең хактагы уйларым җылытты. Таң сызылып килгәндә уянып китсәм дә, аңымны барлап, баш мие буйлап синең хактагы уйлар йөгерә иде.
Мин монда да ак болытларга карап, синең хәбәреңне көтеп яшәүдән, бер үк вакытта ләззәт тә алам, газап та кичерәм. Мин – беркатлы гашыйк. Син дә нәкъ шундый үк хисләр дәрьясына чумып, миңа каршы йөзәсеңдер кебек тоела.
Яныма килерсең дә, кулларымны кулларыңа алып, күзләремә багарсың дип, зарыгып сине көтәм. Син юк. Белмим, сөюемнән курыктыңмы, әллә янып көлгә калдыңмы?! Чарасызлыктан күңелемнең нечкә кыллары бер-бер артлы зеңләп өзелгәнен сизеп, кулыма каләм алам. Ап-ак кәгазьгә тамган сүзләр йөрәгемне телгәли. Ләкин язмый калсам, йөрәгем түзмәс кебек. Син бәлки бу сүзләрне беркайчан да укымассың да, сиңа аталганын да белмәссең. Ә минем өчен аларның нәкъ шушы мәлдә дәфтәр битенә күчеп калуы кадерле.
Үлде Сөю. Бүген гүргә керә.
Ялгыз гына укыйм җеназа.
Сакламаган, хакламаган өчен
Аллаһ бирә икән мең җәза.
Читлектә кош. Ул бит минем йөрәк –
Сайравыннан тынган сандугач.
Җырын сузар, язгы җилләр исеп,
Күңел кылларына кагылгач.
Син саксыз сүзләрең белән җанымда дөрләп янган мәхәббәт утын, киләчәккә булган якты өметемне сүндердең. Мин сине югалтуымны аңладым. Юк, мин сине гаепләмим инде. Бәлки миңа бу кадәр еракка китәргә дә кирәк булмагандыр?! Ара ераклыгы давылга тиң хисләрне дә җилгә очыра. Күпмедер вакыт бәхетле итеп яшәткәнең өчен дә мин сиңа рәхмәтле бит. Күкләргә кадәр күтәргән сөю барлыгына ышандырганың өчен генә дә мин синең алдыңда мәңгелек бурычлы. Минсез гомереңне шатлык белән үткәр. Җырлы гомер юлларыңнан атлаганда, шуны онытма!»
Мәдинә үзәнлеккә төшеп, куе үлән арасына чалкан ятты да, каурый сыман ак болытларга текәлде. Керфекләре дымланганын тоеп, тамак төбендәге төерне ничек йотарга белми аптырады. Кечкенә сумкасыннан блокнот белән каләм алып, күңелендә туган шигъри юлларны кәгазьгә күчерә башлагач кына үзен кулга алды.
Күккә карап җирдә ятам,
Әкрен генә шаулый камыш.
Каурый сыман ак болытлар,
Ә күңелдә сары сагыш.
Тау ягыннан агыла болыт,
Килер микән яңгыр алып?
Энҗе сыман күз яшьләре
Болытлардан кала тамып.
Йөрәгемне сагыш ашый,
Ярасыннан каннар тама.
Китмә икән туган яктан,
Анда ярты җаның кала.
Тау битендә үскән үләннәрне аралап, хозурланып йөргән Мәдинәнең борынына кинәт кенә бик тә таныш, тансык ис килеп бәрелде. Күрче, күгелҗем төстәге күзләрен кызга төбәп, туган ягыннан эзләп килгән мәтрүшкәләр аны күзәтә ләбаса. Кыз мәтрүшкәнең хуш исенә исереп, хисләреннән айный алмый торганда, апасының тавышын ишетте:
– Мәдинә-ә-ә-ү! Әйдә, кич якынлаша, кайтыр якка кузгалыйк, киләсекилербез!
Мәдинә бик кадерле әйберсен югалтудан курыкандай, сак кына мәтрүшкәләрнең күзләренә карады. Мәтрүшкәләр дә салмак кына җилдә чайкалып: «Ташлап китмә безне, ал үзең белән!» – дигәндәй, кызның күзләренә бактылар. Кыз иелде дә, кат-кат гафу үтенеп,бер бәйләм мәтрүшкә өзеп алды. Аларны сак кына күкрәгенә кысты. Өйгә кайтып керүгә, бәллүр савытка су салып, кадерләп бүлмә түрендәге өстәлгә куйды.
Икетуган апасының инде сиксән яшен тутырып килүче әтисе, таныш исне тоеп, җәһәт атлап, үзенең бүлмәсеннән килеп чыкты.
– Күр инде, ә! «Бүләк» әрәмәлегендә калган мәтрүшкәләр безне эзләп килгән бит. Кызым, син алып килдеңме, кайлардан табып алдың боларны?!
Кайчандыр язмыштан уза алмыйча, чит җирләрдә яшәп калган бабайның, кайнар күз яшьләре мәтрүшкәләрнең йөзенә тамды. Мәдинә шул мизгелдә, йөрәгенә тирән яра салган мәхәббәтеннән качам дип, тагын да ныграк ялгышканын, нәсел-нәсебен сыендырган, кендек каны тамган, тәүге адымнарының җылысын үзенә сеңдергән мәтрүшкәле, тургайлы-сандугачлы туган туфрагыннан аерылуның, арык иңнәре генә түгел, күккә ашкан таулар дә күтәрмәслек, олы сагышка әйләнәчәген аңлап алды...
Фаил ИСЛАМ рәсеме

 
Повестьны тулысынча журналыбызның июнь, июль (№6, №7, 2019 ел) саннарыннан укый аласыз.

Комментарийлар