«Дөнья матур, балам,
Дөнья ямьле…
Эчәр сулар анда
Тәмле…
Әйбәт булсаң кешеләргә,
Юлыгырсың узең ишеләргә… 
Хәләл булса, тапкан азыгың,
Туры булыр тормыш сызыгың…
Дөньялыкта беркемгә дә
Булмасын учең,
Игелек кыл башкаларга,
Куеп бар көчең…
Дөнья матур, балам,
Дөнья киң…
Дуслар белән яшә,
Иңгә-иң!!!
Хөрмәт ит син, һәрвакытта,
Иреңнен хакын…
Ялгызың авыр тартырга,
Тормыш арбасын…
Мәхәббәтне якла, балам,
Ышанычны акла, балам…
Дан-шөһрәткә кызыкмыйча,
Узеңне сакла, балам!
Дөнья матур… Дөнья ямьле…
Эчәр сулар анда тәмле…»
Балачактан килә бу аваз,
Әйтерсең лә, серле кайтаваз:
«Юлыгырсың узең ишеләргә,
Игелек кыл, һәрчак кешеләргә…»
Тормыш мәктәбендә, әнкәем,
Миңа биргән тәүге дәресең…
Сөйләп бетермичә күбесен,
Яшергәнсең, әнкәй, дөресен…
«Дөнья матур, ләкин анда да,
Яши икән кара эчлеләр…
Игелегең синең аңламыйча,
Керсез дуслыгыңны санламыйча,
Утыручы кара көнчеләр…
Эчәр су да чит-ят жирләрдә,
Әче була икән кайчакта,
Дус, дип, саналганнар сине,
Яраталар икән бай чакта…
Акчаң булса, кәкре юлларны да,
Турайталар икән бит…
Синнән алиһә ясап, исемне дә,
Зурайталар икән бит…
Адым саен кирәк икэн,
Дан-шөһрәт, мәртәбә…
Хөрмәт тиеш ир заты да,
Тибә икән тәртәгә…»

Үпкәләмим сиңа, әнием…
Күрәсең бит…
Үсеп килә ике нәнием…
Кочып алып икесен,
Бирәм тәүге дәресем:
«Дөнья матур, балам,
Дөнья ямьле…
Эчәр сулар анда тәмле…
Юлыгырсың үзең ишеләргә,
Игелек кыл һәрчак кешеләргә…

Ландыш Габдрахманова

Фото: https://pixabay.com/

Комментарий язарга