Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья чемпионатында Чаллы малае футболчыны уен кырына озата чыгачак

Чаллының 49 нчы номерлы Кадет мәктәбенең 2 нчы сыйныф укучысы Илназ Смирнов 6 июль көнне "Казан-Арена" уен кырына футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финалы матчында уенчыларның берсен озата чыгач...

Чаллының 49 нчы номерлы Кадет мәктәбенең 2 нчы сыйныф укучысы Илназ Смирнов 6 июль көнне "Казан-Арена" уен кырына футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финалы матчында уенчыларның берсен озата чыгачак.
b0df7980befd44499c63dc1bb81b0cbd
Фото: https://vestikamaza.ru
Илназ белән бергә Россиянең төрле төбәкләреннән гадәттән тыш хәлләрдә кыюлык һәм тапкырлык күрсәткән тагын шундый 11 укучы бала футболчыларны алып чыгачак.
Илназ Смирнов янгын вакытында үзен яхшы яктан күрсәтте. Узган елның 28 август көнендә иртән Чаллының Татарстан урамындагы 50 нче йортта 4 нче катта янгын чыга. Илназ югалып калмый һәм үз-үзен коткара. Ул көнне тышкы яктан ишекне бикләп, әти-әнисе малайны үзен генә өйдә калдырып киткән була. Күпмедер вакыттан соң Илназ көйгән ис сизә һәм төтен чыкканны күреп ала. Балконда одеял яна башлаган була. Малай, янгын көчәймәсен өчен, балкон ишеген ябып куя. Шуннан соң башка як тәрәзәгә барып, урамдагы узып баручыларга янгын турында хәбәр итә. Күршеләре ярдәм сорап кычкыручы малайны ишетеп алып, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырта. Барысы да яхшы тәмамлана. Янгын вакытында үзен дөрес һәм кыю тотканы өчен Илназ "Коткарганда кыюлык күрсәткән өчен" медале белән бүләкләнә.
 

Комментарийлар