* * *

Биш бала, сөенеп, әниләренең бәби алып кайтканнарын көтәләр. Әниләре иртә белән аларны басуга озатканда: «Балалар, әтиегезне, олы апагызны тыңлагыз! Мин тиздән сезгә энекәш, яисә сеңелекәш алып кайтачакмын!» – дип саубуллашкан иде.

Басудан арып кайткан кызлар, самовар куеп, бергәләшеп табын янына тезелешеп утырдылар. Табын уртасында, кичтән генә әниләренең кулы белән басып, сырлы калай савытка салып кабартылган, кайнар мичтә кызарып пешкән түгәрәк ипи. Җиз кыршаулы гөбедә язылган, кар базыннан алып чыккан ак майны телемләп кискән ипи өстенә яктылар. Болай хафасыз җыелышып чәй эчүнең соңгысы булыр дигән уй башларына килеп тә карамады ул чакта…

Хушланганнан соң, кызлар өй эшенә тотындылар. Уңган кулда таш эри. Һәрберсе үз эшен белеп эшләгәнгә күрә, ял итәргә дә вакыт кала. Иң өлкән кыз – Мәгъфүрә кер юа. Гөлфия өй җыештыра. Фәһимә биш литрлы чиләкләрен зәңгәр көянтәсенә элеп, чишмәгә юл тотты. Чәй суы алып кайтканнан соң, урам коесыннан мунчага су ташырга тотынды. Кыз тулы чиләкләрен бушатканнан соң, әнисе өйрәткәнчә, кулы белән сулы савытның өстеннән бисмилла әйтеп яба да, икенче савытка суның калганын бушата. Әнисенең сүзләре колагында: «Ярты эш йөзгә оят». Апалары шаккатып торсын әле! Эшне тиз эшли ул. Шуңа күрә мактау сүзләрен дә жәлләмиләр үзеннән. Инде мунчага куелган бөтен савытларны да тутырды. Уңган кызның иңсәләрендә биегән көянтә-чиләкләр дә ял сорый. Тагын бер мәртәбә барып кайтам дип, капкадан чыгып килгән кыз, урам уртасыннан өйләренә таба килгән машинаны күреп туктап калды. Кабина ачылуга, йөзеннән кан качкан, хәсрәткә чумган әтисе күренде. Ул кабинадан сикереп төште дә, сыек адымнар белән кызы каршысына атлады. Күзен түбән төшереп, өзгәләнеп, ишетелер-ишетелмәслек кенә итеп:

– Кызым, кызыкаем, әниегез үлде! – диде.

Кыз, аңышмыйча, әтисенә карап катып калды, әтисе аның арык иңнәренән кочып алып, сулкылдап елап җибәрде.

Фәһимәнең көянтә-чиләкләре җиргә тәгәрәде. Әйтерсең лә, кызны басып торган җирендә, яшен сукты. Бер минут та үтмәгәндер, ул кычкырып елап җибәрде. Сигез яшьлек кыз елый-елый, иңнәрен сындырырлык, күтәрә алмаслык авырлыкны җитәкләп, әтисе белән өй ишегеннән керде. Өй күз алдында кара сагыш төсеннән шыксызланып калды. Алтын кояшны да, гүя, караңгы болытлар каплап алды. Өйгә кояш яктысы бөтенләй кермәгән кебек. Шомлану, курку катыш югалту ачысыннан, кайнар күз яшьләрен түгеп елаган балаларның сулкылдавыннан ирнең йөрәге телгәләнде. Әле кайчан гына шатлык авазларыннан шаулап торган өйне генә түгел, гүя бөтен җиһанны кайгы сөреме басып алды.

Олы кызына нибарысы ундүрт яшь. Кавырсыны да катмаган Мәгъфүрә кинәт кенә олыгаеп китте. Ул терәк эзләп әтиcенә килеп сыенган сеңелләренә күз төшерде, биш яшьлек энесе белән өч яшьлек сеңлесен кочагына алып, бер ноктага текәлеп уйга талды. Күзләреннән чишмәдәй аккан яшьләрен сөртеп, уңга карасам да юк, сулга карасам да юк, дигәндәй, куркудан кычкырып елаган энесе белән сеңлесен юатырга кереште.

Гөлфиянең:

–И-и-и, инәкәем! Ниләр эшләдең? Ник безне ятим итеп китеп бардың? Синсез ниләр эшләрбез? – дип, такмаклап елавыннан үзәкләре өзелде. Әтисе ике кулы белән башын тотып, мич алдына чүгәләде. Гәҗит кырыеннан ертып алынган тар кәгазьгә махра төрергә җыенган куллары калтырый. Тәмәкесенең читкә коелганын күреп, Мәгъфүрә әтисенең дерелдәгән бармакларына сак кына кагылды. Аның кулыннан алган гәҗит кисәгенә чигүле кесә янчыгыннан бер әчмуха махра салып, яхшылап төрде, төкерекләп ябыштырды да, әтисенә кире сузды. Мәгъфүрәнең салкын акыл белән эш итүе, елап-сыктап бәргәләнмәве ата кешенең зиһенен ачып җибәрде. Ир, башында йөгергән уйларын читкә этәрергә теләгәндәй, кулы белән, балаларының күз алдында агарган, чигә чәчен артка таба сыпырып куйды. Бармаклары белән кысып тоткан тәмәкесен тирән итеп суырды да, мич авызына ташлады.

– Ни эшләргә?! Нишлим? Синсез ничек яшәрбез?! Яңа туган сабыеңны, безне ятим итеп, ташлап киттең? Йә бер Аллам! Рәхим-шәфкатеңнән ташлама! – дигән авыр уйларыннан башы аска иелгән ир, бер мизгелдә ятим калган биш баласының күзләренә күтәрелеп карады. Мөлдерәмә яшь тулган күзләр, елаудан шешенеп беткән йөзләрне күреп: «Әгәр дә мин дә сынсам, балалар ни эшләр? Алар кемгә таяныр? Аллаһының кодрәте киң. Ярдәменнән ташламас», – үз-үзен кулга алырга тырышты.

Мәрхүмәне алып кайтып, гүргә иңдерергә кирәк. Яңа туган сабый язмышын да хәл итәсе бар.

Кайгылы хәбәрне ишетеп, авыл халкы да тетрәнде. Гаиләгә ишелеп килгән хәсрәт, авыл хәсрәтенә әйләнде. Кем белән кем генә очрашмасын, телләрендә бер сүз. Ятим калган гаилә кайгысы беркемне дә битараф калдырмады.

– И-и-и! Бигрәкләр дә авыр кайгы. Кираметдин ишле балалар белән ни эшләр инде?!

– Үз аягы белән өеннән чыгып, бәбиләргә киткән җирдән, үлеп кайтыр дип кемнәр уйлаган диген. Һич ышанасы килми.

– Яшәү белән үлем арасы, каш белән күз арасы.

– Шулай… Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри.

– Яңа туган улын ни эшләтерләр инде? Күкрәк баласына әни кирәк бит. Ана сөтенең тәмен дә татымаган көйгә, ятимлеккә дучар булган баланың язмышын дошманыңа да күрсәтмәсен!

– Әлегә бульнистә калган бугай ул сабый. Анда кем дә булса имезә микән?! Бәхетсез нарасый!

– Калганнар ничек тә яшәр. Закирә кызганыч. Әле яшь иде бит. Кем уйлаган?! Нинди авыр чорларны үткәреп, кешечә яши башлагач кына, гомеркәе өзелде. Әле күченеп, яңа корган нигезләрендә яши башлауларына да ике генә ел иде бит.

– Бигрәкләр дә тату гаилә иде. Икесе дә тырыш, уңган, яман күзләр тиде микән әллә?!

– Китсәнә! Кемнең күзе тисен инде?! Соклануын сокландык, беркем дә Закирәнең бәхетеннән көнләшмәде.

– Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр инде. Кираметдинга, балаларына күркәм сабырлык бирсен! Үлгән артыннан үлеп булмый. Аллакай ярдәменнән ташламасын!

Авылдашлары Кираметдинне ялгыз калдырмадылар. Хатынны соңгы юлга озату мәшәкатьләрен бүлештеләр, кайгыны бергә күтәрделәр.

Хатынын җәсәден гүргә иңдергәннән соң, фронт авырлыкларын җиңеп, япун самурайларына каршы көрәшеп чыныккан ирнең иңсәләренә хәсрәт тавы ишелде. Әмма озаклап гаҗизләнеп утырып та булмый. Кинәттән олыгаеп киткән балалары, туганнары, күршеләре белән киңәшеп, хастаханәдә калган улын вакытлыча балалар йортына урнаштырып торырга дигән уйга килделәр. Алдагысын Алла белә. Бер ел эчендә әллә ниләр булырга мөмкин. Бәлки, бала җанлы, мәрхәмәтле кеше очрап, алты җанга әни, үзенә хатын булырга ризалашыр. Булмый икән инде, олы кызы әнисенең соңгы истәлеген, соңгы бүләген читкә тибәрмәячәген әйтеп, өметен ныгытып куйды.

Кираметдин балага Мирас исеме биреп, яше тулгач килеп алу шарты белән, Бондюг балалар йортына урнаштырды.

Хуҗабикәсез калган йорт ерактан ук ятим тәрәзәләре белән күңелгә шом өсти. Авылдашлары Кираметдинне күргән саен хәлен сораштыралар. Урамда күргән чакта, һәркем балаларның башларыннан сыйпап юатырга тырыша. Тик ятимлек оялаган күзләрдә яшь тамчылары күренүгә үк, башларын иеп, китәргә ашыгалар. Күз яше җиргә тамса да кипмәгәнен беләләр.

Кираметдин күңеле белән авылда балаларына әни булырлык кеше эзләде. Кемне генә күз алдына китермәсен, Закирәсен алыштырырдай, балаларына әни булырдай хатын-кыз юк авылда. Күбесенең үз йорты-ихатасы, дөнья көтәрлек үз оясы. Ялгыз хатын дисәң дә, беркем дә биш-алты бала өстенә килергә ашкынып тормый шул…

 

* * *

Мәбрүрә, яшел чирәмлек белән капланган уйсу урынга урнашкан кечкенә генә авылда, бертуган абыйсы гаиләсендә яши иде. Әти-әниләре бер-бер артлы вафат булганнан соң, гаилә корырга өлгергән абыйсы, сеңлесе Мәбрүрәне үзләренә алды. Ана назын, ата кайгыртуын аз гына татып калган кыз, нинди эшкә кушсалар шуны эшләде. Абыйлары эштә чакта бала карады, өй җыештырды, ашарга пешерде. Башка сыеныр кешесе, барыр җире булмагач, һәр туар көнгә шөкер итеп яшәргә өйрәнде.

Ятимлек, юклык ачысын татырга өлгерсә дә, яшьлек үзенекен итә. Тик буй җиткереп килгән кыз, күңелендә бөреләнеп кенә килгән якты сөю хисләренең тәмен татып, якты өметләрен тормышка ашырырга өлгермәде. Кара куе чәчле, шомырт кара күзле, гренадирдай мәһабәт буйлы, үзеннән биш яшькә өлкәнрәк авыл егете белән ике-өч кенә мәртәбә күрешеп калдылар. Кичке уеннан кайтып, капка төбендә берничә минут сөйләшеп торган кыз белән егет, ишегалдыннан тамак кырган тавыш ишетелүгә саубуллашырга ашыктылар. Абыйсы белән җиңгәсе өендә яшәгән Мәбрүрә, өйгә бер генә минутка соңарып кайтуны да күз алдына китерми иде. Кызның күңеле, икенче көнне дә, абыйларыннан кыенсына-кыенсына булса да, кичке уенга ашкына. Үз-үзенә урын таба алмаган кыз, сыерлар саугач, нигәдер ымсынган сыман, күл буена йөгереп төште.

Монда тып-тын. Беркем дә юк… Күл буендагы зифа камышлар арасына кыр үрдәкләре оя корган. Мәбрүрә аларны күзәтеп басып шактый торды. Яшьләр уенга җыелалар инде ахыры, кичке тынлыкны ярып гармун тавышы яңгырады. Ул шушы дәртле көйне тыңлый-тыңлый, уенга җыелган дуслары янына ашыкты. Уен-көлке – яшьлек күрке. «Чума үрдәк, чума каз», «Йөзек салыш» уеннарын уйнап, җырлап-биеп, яшьләр рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кичә аны озатып куйган Назыйм кыздан күзен алмый, моны сизеп торган кызның йөрәге атылырдай булып тибә, күңеле актарыла, әлеге халәтен башкалар сизмәсен дигән уйдан, аның җаны урын таба алмый бәргәләнә иде. Мәхәббәт уты кабынса, бик кыен икән ул! Үз башына төшкән һәр кеше моны башыннан үткәргән инде, әмма һәр кайсы үзенчә кичерә бу хисне. Мәбрүрәне ул каядыр биеккә күтәрде, йолдызлар иленә алып китте. Ул инде Җирдә яшәми, башка дөньяга күчкән иде.

Назыйм кичке уеннан кайтканда Мәбрүрәнең нечкә биленнән кысып кочаклап алды. Кыз карышмады. Капка төбендәге утыргычка утырганнан соң да, сөйләшеп сүзләре бетмәде.

– Мәбрүрә! Әйдә, иртәгә күрше авыл сабантуена бергә барабыз.

– И Назыйм, мин оялам!

– Нәрсәдән?

– Авылдашлар, танышлар күрсә!

– Соң күрсәләр ни була? Мин бит шаярып йөрмим. Мин сине күптәннән яратам, Мәбрүрә! Бик аз гына очрашсак та, син минем өчен иң якын кеше. Көндез уемда, төнлә төшемдә. Синнән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Алла теләсә, ундүрт яшең тулуга кулыңны сорарга киләм. Абыең ризалашса, никах укытырбыз. Көзгә туй ясарбыз. Син ризамы?

– Абый ни дияр микән, Назыйм?! Әле син яшь, бик иртә дисә, нишләрбез?

– Син ризамы соң?!

– Абый каршы килмәсә, мин риза.

Вәгъдә бирешкән парлар бер-берсенең кулларын җибәрми, бик озак серләштеләр. Назыйм кызны бит очыннан үбеп тә алды. Мәбрүрә оялуыннан җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булып, егет кочагыннан ычкынды да, ишегалдына кереп югалды. Ишек катында ут янган ике битен тотып, бераз басып торганнан соң гына, чолан ишеген ачып, кичтән җәеп куйган урынына ятты.

Иртәгәсен – Сабантуй. Мәбрүрә киндер тукымадан теккән күлмәген зәңгәр төскә манып, яңартып куйган иде. Зәңгәр төс бик килешә аңа. Ап-ак алъяпкычына да, кич утырып, зәңгәр кыр чәчәкләре чикте. Башындагы ак яулыгы, зәңгәр күлмәге, чигүле алъяпкычы, абыйсы, ун яше тулгач, туган көненә базардан сатып алып кайтып бүләк иткән, күннән теккән үкчәле чүәге белән патша кызларына биргесез. Күр дә тор! Назыйм аның яныннан бер адым да читкә китмәячәк. Егетнең яше җиткән. Бәлки…

Ундүрт яше тулып кына килгән кыз, якты хыялларын ияртеп, кичке уеннан кайтып җиткәндә таң әтәчләре кычкыра башлаган иде инде.

Мәбрүрә йокыдан торуга, кичтән ташлы ком белән ышкып-ышкып, сап-сары итеп юылган идән тактасына, бисмилласын әйтеп, уң аягы белән басты. Сайгак шыгырдамасын дип, шыпырт кына өй алдына чыкты. Сандугачларның моңлы җырына төренгән бакча сихри нурга чумган. Агач яфраклары лепер-лепер килеп нидер сөйләшәләр. Чәчәккә бөреләнгән гөлләрдәге чык тамчылары күзне чагылдырып җемелди. Мәбрүрә, иртәнге матурлыкка хозурланып туялмый, тирә-якны күзәтте. Ишегалдындагы чыгырлы коедан сап-салкын су алып, җиз комганга салды да рәхәтләнеп юынды. Сафланып алганнан соң, абзар ишеген ачып, сыер янына керде. Кечкенә агач урындыгына җайлап утырды да сөтлебикәнең имчәкләрен юды. Малкайның имчәкләрен язып алганнан соң, көзге кебек ялтырап торган чиләккә чыжылдатып саварга тотынды. Көтү китәр вакыт җитә, өлгерергә кирәк. Сөт чыжлап чиләккә төшкәндә дә кызның уенда Назыйм, күңелендә сөттәй ак хыяллар булды. Сауган сөтен сөзеп, кар базына төшереп куйгач, ул көтү куарга китте. Урам тутырып барган малкайлар мөгерәп бер-берсен сәламлиләр кебек тоелды кызга. Сарык көтүе дә сыерлардан калышмый, Түбән оч урамы буйлап болынлыкка юл алды.

Мәбрүрә өйгә кайтып кергәндә, башкалар инде йокыдан торганнар, чәй өстәле янына тезелешеп утырганнар. Кыз алар янәшәсендә урын алды.

 

* * *

…Җигүле атларга төялгән яшьләр, гармунга кушылып җырлый-җырлый, күрше авыл сабантуена китеп баралар. Сөйләшеп, җырлашып барган юл озын булмады. Тиз арада, биш чакрым араны үтеп, Сабантуй мәйданына да килеп җиттеләр.

Куе сусыл булып үскән ямь-яшел үләнлектәге түгәрәк мәйдан гөжләп тора. Халык күп җыелган. Инде уеннарны да башлап җибәргәннәр. Көрәш тә кызып килә. Мәбрүрә алдында үзен тагын бер кат күрсәтергә теләдеме, Назыйм да көрәшкә керергә булды. Дулкынланып торган сумаладай кап-кара чәчле, нур чәчеп торган үткен карашлы, коңгырт кара күзле, таза бәдәнле, киң күкрәкле, мускуллары кабарып торган баһадир егет көрәш мәйданына аяк басуга, халык гөж килеп куйды. Алларында Сабантуй батыры басып торганына беркем дә шикләнми иде.

Көрәш кызганнан кыза. Назыйм көндәшләрен бер-бер артлы күтәреп җиргә сала тора. Соңгы көрәшче белән дә озаклап бил алышмадылар. Абсолют батыр – Назыймның иңнәренә бүләк тәкә менеп кунаклады. Ул аны иңнәрендә күтәргән килеш мәйданны әйләнеп чыкканнан соң, Мәбрүрә йөгереп килеп, беләгенә салган чигүле сөлге белән тирен сөртте дә кызның янәшәсенә килеп басты. Нәкъ шул мәлдә күрше авыл ягыннан бар көченә чабып килгән ат өстендәге җайдакның шом тулы тавышы яңгырады.

– Сугыш! Иптәшләр, сугыш башланган! Илебезгә немец илбасарлары бәреп кергән.

Шат авазлар тынып калды. Хатын-кызларның, балаларның елавыннан, җигүле атларның пошкыруыннан, ашыгып чапкан атларның тояк астыннан күтәрелгән тузаннан башка берни күренмәс булды. Бер мизгелдә миллионнарның язмышы челпәрәмә килгәненә, илне кара кайгы басып алганына шаһит аяз күкне дә, кояшны да кара кучкыл, кабарынкы болытлар каплап алды.

Авылга кайтып җитү белән, ир-егетләр гаиләләре белән хушлашып яу кырына ашыктылар. Ил азатлыгы өчен көрәшкә шул ук сәгатьтә юлга кузгалучылар арасында Назыйм да бар иде. Мәбрүрә егет белән саубуллашканда, әче күз яшьләрен тыеп кала алмады. Егетнең моң сарган күзләренә карап: «Назыйм! Мин сине гомерем буе көтәчәкмен. Тик исән-сау әйләнеп кайт кына! Минем өчен сакла үзеңне!» – дип, вәгъдә сүзләрен кабатлады. Егет беренче һәм соңгы мәртәбә, халыктан яшермичә, кызның өлгергән чиядәй иреннәреннән суырып үпте. Бу мизгелдә егет тә, кыз да мәңгелеккә хушлашуларын белми иде әле. Мәбрүрә, аерылу авыр булса да, Назыймга яшь аралаш елмаерга тырышты. Күңеленә өмет чаткыларын салып җибәрәсе килде. Әти-әнисен югалткан мизгелләрдәге сыман, тау кадәрле сагыш кызның җанын биләп алды. Мәбрүрә, китүчеләр күздән югалганчы, офыктан күзен алмады. Офык сызыгы да, кара тузанга күмелеп, китүчеләрне үз кочагына алды.

 

* * *

Кәгазь – дәрья, каләм – көймә. Дөнья гизеп, утлы өермәләрдә сөрем, дары исен сеңдереп, саргаеп беткән, эченә ялкынлы сөю сүзләрен сыйдырган өчпочмаклы хатны алып укый башлауга, Мәбрүрәнең йөзе пешкән алма төсенә керде. Дөрләп кабынган мәхәббәт учагында бергәләп янасы урынга, ике йөрәк дөньяның ике ягында әрнү-газап кичерә. Аерылу сагышыннан эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгармый яшәргә кирәк.

Назыйм Мәбрүрәне бик тә сагынуын, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтса, кызга биргән вәгъдәсенә тугры калып, мәңгегә бергә булачаклары хакында язган.

Тик: «Мәбрүрә, сөеклем! Без поезд белән Көнбатыш фронтка килеп җиттек. Днепр ярында дошманнарга каршы сугышабыз. Тиздән кабат сугышка керәчәкбез. Дошман котырына. Көчләр тигез түгел!» – дигән сүзләрне укыгач, кыз хафага төште. Канатлары булса, Назыймы янына коштай очар иде. Көченнән килсә, фәрештәдәй канатларын җәеп, пуля-снарядлардан сөйгәнен саклап йөртер иде.

Мәбрүрә йокыга китү белән, куркыныч төш күреп уянды. Назыйм белән кичке елга буенда җитәкләшеп йөриләр икән. Назыйм кара-кучкыл су өстендә сап-сары төнбоекларны күреп: «Мәбрүрә, күр әле! Алтын кояшчыклармыни? Бигрәк матурлар! Хәзер сиңа алып чыгып бүләк итәм!» – диде дә, тиз генә өс киемен салып, суга чумды. Мәбрүрә күпме генә көтсә дә, Назыйм күренмәде.

Салкын тиргә батып уянган Мәбрүрә иртәнгә кадәр күз дә йоммады. Сары төнбоек – аерылышу билгесе. Суга чумгач, кире чыкмавы нәрсәне аңлата?! Назыймы аны гомерлек сагышка салып, мәңгеклеккә хушлашты микәнни?! Шул көннән Мәбрүрә күңел тынычлыгын җуйды. Алда аны нинди язмыш көтә?!

Хат ташучыны күргән саен Мәбрүрә атлый-йөгерә аның каршысына бара.

– Миңа хат юкмы?!

– Юк шул! Бәлки иртәгә килер.

Көннәр артыннан айлар, айлар артыннан еллар узды. Хат ташучы Мәбрүрәне күргән саен, башын аска иеп, тизрәк аның яныннан үтеп китәргә ашыкты. Кыз күпме генә өметләнсә дә, Назыймнан бер хәбәр дә килмәде. Әйтерсең лә, баһадирдай асыл егет суга төшеп юк булды. Әмма Мәбрүрә егетне көтүдән туктамады. Саф мәхәббәт хисләренә төреп, җанында парлы тормышка өмет уяткан, гомергә бергә булырга вәгъдәләшкән ярына тугрылык саклау кызның яшәү рәвешенә әйләнде. Яше барган саен ялгызлык куркыта. Үзенең гомер буена бала сөюдән мәхрүм каласын уйласа да, кызның күңел тәрәзәсе башкалар өчен бикле. Җаныңда нинди утлар кайнаганы ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми ул.

 

* * *

Мәбрүрә киң итәкле зәңгәр бизәкле күлмәген киеп, башына ак яулыгын ябынды. Инде кырык яшенә җитеп килсә дә, зифа, төз гәүдәсе, авыр эшкә дә, вакыт агышына да бирешмәде. Ул капка төбендәге бүрәнәгә утырып, авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә тәмәке көйрәткән ирләр белән баш кагып исәнләште. Авыл картлары, ир-егетләр, зәңгәр көянтәсен иңнәренә салып, чишмәгә илтүче сукмак буйлап вак-вак атлап киткән Мәбрүрәнең яшь каендай сылу сыны күздән югалганчы карашлары белән озатып калдылар.

– И-и-и! Гомеркәйләр, язмышкайлар! Кашыкка салып йотарлык чибәрлеге, уңганлыгы, тырышлыгы белән кемне генә бәхетле итмәс иде! Юк шул, каһәр суккан сугыш аркасында, гомер буена ялгыз көн күрә. Назыймын алыштырыдай ир заты да булмады бит авылда. Авылда гынамы соң, тирә якта да ирләр бармак белән генә санарлык калган иде шул.

– Әйе шул, ничекләр онытсын инде ул аны? Бигрәкләр дә пар килгәннәр иде бит. Чын күңелдән яраткан инде. Бер кайтмаса бер кайтыр дип гомер үткәрүчеләр арасында ул гына идеме соң?

– Әле һаман да юлдан күз алмый көтәләр бит. Вәгъдә – иман, дип яшәүчеләрнең иң тугрылыклысы булды Мәбрүрә. Беркемне дә үзенә якын китермәде.

– Күрегез инде! Аяк атлауларына кадәр яшь кызларныкы сыман. Чиләгеннән берәр тамчы суы төшсә!

– Бәхеткәе генә тулы булмады. Үзенә иптәшкә берәр бала тапса да, беркем дә гаепләмәс иде.

Авылдагы хатын-кызлар да Мәбрүрәнең яшьли сөйгән ярына тугры калып яшәвенә сокланалар. Нинди генә авыр елларда да үзен саклап кала алды. Кыз килеш олыгаеп килсә дә, кеше рәнҗешен алырлык гамәлләр кылмады. Беркемнең дә иренә күтәрелеп карамады. Исеме кеше теленә кермәде.

Сугыш вакытында, җәен кулыннан урагы төшмәде, кышын фермада сарык карады. Зәмһәрир салкыннарда, көрткә бата-бата, кара төндә генә өенә кайтты. Иртә таңнан тагын: «Малкайларым!» – дип, кар ерып, ашыга-ашыга ферма буендагы эскерт янына чапты. Йоннан бәйләгән бияләе чыланып, бозланып, кечкенә куллары күгәрчен тәпиедәй кызарып, туңып беткәнче салам йолкыды. Малларның алдына җитәрлек азык салып, көянтә-чиләк белән инештәге бәкедән ташып, җылытып су эчергәнче, асларын чистартканчы төш вакыты җитә. Ферма өендәге мичтә, бер-ике бәрәңгене көлгә күмеп пешереп, алабута оныннан пешкән бер телем ипи белән тамак ялгап ала да кабаттан эшкә тотына. Яңа туган бәрәннәрне имезеп, әниләреннән аерып, аранга ябу кебек эшләр дә өстәлә. Эш белән көннең төнгә ялганганы да сизелми. Сугыш беткәч барысы да җайланыр, якты, тыныч тормышта яшәрбез дигән уйлар белән җылынып, Мәбрүрә яңа көнгә аяк баса.

 

* * *

Октябрь бәйрәме дә җитеп килә. Инде чана юлы төшәргә дә өлгерде. Кайгы өстенә кар яуса да чарасызлыктан әрнегән күңелгә шифасы тими. Уй йомгагының очын таба алмый бимазаланган ир, күршесе Мөстәгыйдәнең сүзен кат-кат исенә төшереп, йокысызлыктан интегеп ята.

– Кираметдин! Инде Закирәнең кырыгы да үтеп китте. Күрәм, балалар көннән-көн боега. Мәгъфүрәгә дә авыр. Сер бирмәскә тырышса да йөзендә сагыш күләгәсе. Балалар исәйгән саен мәшәкатьләрегез дә артыр. Мәктәптә укуларын тәмамларлар. Аларны аякка бастырасың, башлы-күзле итәсең дә була.

– Балалар зарланмый бит әлегә. Закирәне алыштырырлык кеше каян табасың? Аннан балалар ни әйтер?!

– Юк, күршекәем, болай булмый! Сиңа өйләнергә кирәк. Күрше авылда кияүдә булмаган, бала тапмаган ялгызак хатын яши. Егете сугышта һәлак булган. Бәлки ул синең бәхетеңә туган заттыр.

– Белмим инде. Ишле балаларга риза булып килер микән?!

– Ятып калганчы, атып кал диләр. Барып сөйләшсәң, телеңне кисеп алмас. Куып та чыгармас. Аның да гомере ялгызлыкта үтә. Туган белән яшәү дә рәхәт түгелдер. Бөтен кеше дә туганы белән яшәр иде. Җитмәсә, үзе дә ятимлек шулпасын җитәрлек эчкән.

– Мөстәгыйдә, әллә синең белән барып карыйкмы?! Димче диңгез кичерер ди. Син телгә дә оста, сүз җаен да беләсең.

– Ярый, син балалар белән сөйләшеп кара. Алар белән киңәшләшми булмас. Балаларың акыллы, сүзеңне тыңларлар.

– Бәләкәйләре бигрәк кызганыч. Ана куены, җан җылысы җитеп бетми аларга. Күзләренә туры карарга да куркам.

– Шуңа күрә әйтәм бит, Кираметдин! Әйдә, балалар белән сөйләш тә, тәвәккәллик булмаса.

Яңа көнгә яңа өмет белән аяк баскан Кираметдин башта олы кызы белән сөйләшергә булды. Мәгъфүрә инде буй җиткән кыз. Әтисенең сүзләрен тыныч кына тыңлап торды. Кыз үзе дә аңлый. Кайгы әтисенең иңнәренә каты басты. Сугыш авырлыгын күтәргән җилкәләре тагын да ныграк салынып төште сыман. Тәмәкәсен дә еш тарта. Мал арасына чыккач та, сәнәгенә таянып, онытылып, озак кына бер урында басып тора. Ир-ат бигрәк кызганыч инде. Кайгыга тиз бирешә.

Мәгъфүрә әтисе белән ризалашты. Сеңелләре, энеләре белән дә бергәләп сөйләштеләр, киңәштеләр. Әле мондый гаиләгә килүче булса, Аллаһының нигъмәте, бүләге итеп кабул итәрсең. Балаларның уку яшендәгеләре бу чынбарлыкны аңлый. Кечкенәләр көн саен: «Әнкәй кайчан кайта?! Әнкәйне сагындык!» – дип, елап интектерәләр. Кираметдин көзге кыр эшләре тәмамлануга, балалар йортына барып, Мирасны күреп кайтты. Ул да үсеп ята. Аңа да әни кирәк.

Күбәләктәй кар явып торган бер иртәдә, Кираметдин белән Мөстәгыйдә күрше авылга юл тоттылар. Киңәш-табыш итә-итә, биш чакрым араны үтеп, барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Кирәкле йортны эзләп табып, бисмиллалап, капканы ачып керделәр.

Ишек шакуга, башына ак яулык япкан, зәңгәрсу төстәге җирлеккә вак-вак ромашкалар төшкән бәби итәкле күлмәк кигән, зифа, төз гәүдәле хатын-кыз ишек ачты. Таныш булмаган кешеләрне күргәч, ул башта каушап китте сыман. Аның каршысында кара чәчләренә бераз гына ак бәс кунган, шомырт кара күзле, киң җилкәле ир белән, 40-45 яшьләр тирәсендәге хатын басып тора иде. Ир кешенең йөзендә ниндидер таныш чалымнар сизелә. Күр әле, Назыймга охшаган түгелме соң ул?! Таралган зиһенен учына туплап, Мәбрүрә: «Әйдәгез, әйдә, керегез! Өс киемнәрегезне салыгыз, түрдән узыгыз!» – дип, көтелмәгән кунакларны алты почмаклы өйнең олы ягына әйдәде.

Өй зәвык белән җыештырылган. Идәнгә кул белән йоннан тукылган төсле палас җәелгән. Караватта сырып тегелгән корама җәймә, читләре чигүле япма күренеп тора. Стенада рам эченә фотосурәтләр тезелгән.

Мич каршысында өсте капланган күмер чүлмәге. Чүлмәк янында соскы белән кисәү агачы. Өй эчен күздән кичергән кунаклар, түргә узып, сәкегә утырдылар. Мәбрүрә, кунакларга карап: «Йәгез, бер дога кылып алыйк!» – дигәч, өчесе дә кул күтәреп дога укыдылар. Дога укыганда тынычлана төшкән Мәбрүрә самовар үрләтеп җибәрде. Тәм-томнарын, чынаякларын тезеп тиз генә табын әзерләде. Самовар кайнап чыгуга, хуш исле сөтле чәй ясап, чынаякны иң беренче Кираметдин алдына куйды. Күренеп тора, ир-ат кешегә хөрмәте зур.

Чәйне тәмләп йота-йота, Мөстәгыйдә ипләп кенә сүз башлады. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

– Мәбрүрә! Без сиңа бик зур йомыш белән килдек. Гозеребезне аяк астына салып таптамассың дип уйлыйбыз. Бәлки ишеткәнсеңдер, Кираметдин ишле балалар белән ятим калды. Син дә ялгыз, ул да ялгыз. Бәлки аңа хатын, балаларга әни булырга ризалашырсың. Үзең дә ятим үскәнсең. Сиңа аңлатып торасы юк. Бөтен өмет синдә.

Акыллы кеше сүзне йөрәк белән тыңлый һәм ишетә. Мәбрүрә бер Мөстәгыйдәгә, бер Кираметдинга күтәрелеп карады. Мизгел эчендә Кираметдиннең күзләрендәге сагыш диңгезенә чумгандай булды. Ялварулы караш аша ирнең җаны аның йөрәгенә төбәп карый сыман. Ризалашса да куркыта, ризалашмаса иң кадерле әйберсен мәңгелеккә югалтыр төсле.

– Бер дә уйламаган җирдән булды бит әле бу. Ни дияргә дә белмим. Бераз уйларга вакыт бирсәгез яхшы булыр иде.

– Мәбрүрә! Кираметдин бик тәртипле ир. Сугыштан кайтып, гаилә корды. Закирәсе белән бик матур итеп яшәделәр. Кайгы килгәч тә сынмады. Үкенмәссең, мин аны яшьтән беләм. Бер авылда туып үстек. Хәзер дә күршеләр булып яшибез.

Кираметдин да димченең сүзенә кушылды.

– Мәбрүрә! Мин балалар белән киңәштем. Алар барысын да белә. Әгәр риза булсаң, бер эш тә эшләтмәбез. Балалар барысын да үзләре эшли. Ипиен дә салалар, малын да карыйлар. Гозеребезне кире какма. Балалар хакына үтенеп сорыйм.

– Ярый, Кираметдин! Туганнар белән дә киңәшми булмас. Әле алар өйдә түгел. Киләсе атнага килерсез. Мин сүземне шунда әйтермен. Кабат күрешкәч, сөйләшеп бетерербез.

Мәбрүрә атна буена уй йомгагын бер сүтте, бер чорнады. Ирнең моң тулы карашы күз алдыннан китмәде. Үз гаиләсе, үз баласы булмавы да йөрәк яраларын яңартты. Уе белән әти-әнисенә эндәште, алардан киңәш сорады. Абыйсы белән җиңгәсе хупладылар сыман.

– Үзеңә кара. Ишле балаларны йөрәгеңә сыйдыра алырыңа ышансаң, тәвәккәлә. Ялгыз башың гомерең үтә. Ә ялгызлык – явыз дошман белән бер. Без дә олыгаябыз. Беребез дә мәңгелек түгел. Бездән фатыйха, үзең хәл ит –син яшисе бит. Бәлки матур гына яшәп китәрсез. Кираметдинны беләбез, ким-хур булырдай кеше түгел.

Якыннарыннан шундый сүз ишеткәч, Мәбрүрәнең күңелен тагын икеләнү хисләре биләде. Сугышта ятып калган Назыймын уйлап бәргәләнде. Үткәннәргә юл юк икәнен, киткәннәрне кайтарып булмаганын аңлый ул. Инде чирек гасырдан артык көтте ул Назыймны. Исән булса, кайткан булыр иде. Бәлки Кираметдин аның бәхетедер. Җайлы сүз җан эретә. Димче булып килгән Мөстәгыйдәнең турыдан ярып, барысын да аңлатырлык итеп сөйләшүе дә күңел кылларына кагылды. Чынлап та, бәлки ул авылда, ул йортта аны гомерлек бәхете көтәдер. Корт анасы белән йорт анасы бер. Гаилә таркалмасын өчен йорт анасы булырга тиеш. Тормыш Мәбрүрәгә бу хакыйкатьне ныклап төшендерде. Ятимлек ачысын үзе дә җитәрлек татыды. Дөньяда иң ачы – ятимлек ачысы. Башкаларга аның тәмен татырга язмасын. Тупырдатып бала сөя торган яше үтеп бара. Аның да әни буласы, назлап кочагына алган баласына күкрәк сөтен имезәсе, сабыеның үскәнен күрәсе килә. Бәлки аңа язмыш төшләрендә күргән нарасыйны шул гаиләдә бүләк итәр. Гомер алай да үтә, болай да үтә. Беркем белән дә бүлешмәгән йөрәк җылысын, күңел назын Кираметдин белән балаларга бүлеп бирер. Җитәр, ялгызлыкта җимешсез агач булып гомеремне исраф үткәрмим дип, Мәбрүрә ныклы карарга килде. Икенче атнада Кираметдин килгәндә, ул ризалыгын бирергә әзер иде.

 

Җылыга сусаган җаныма

Кердең син таң җиле шикелле.

Туңганга микән соң, йөрәккә

Карашың шулкадәр кадерле.

Томаннар каплаган катлаулы

Юллардан ялгызым үтелде.

Тансык моң сыйпады күңелне,

Чуалган уйларым сүтелде.

Куркам мин үземнән, көтелгән

Сүзеңнән. Ышаныч уят син,

Арала үземне үземнән,

Сөюең яшәтсен, юатсын.

 

* * *

Карлы юлдан чапкан ат чанасында ак өметләр, киләчәккә булган ышаныч, ерактагы бәхет кояшының якты нуры белән төренгән ике йөрәк, ике язмыш кайта.

Өйдәгеләр яңа суйган тана итен салып, аш пешерергә куйды. Гөлфия токмач баса. Уклау белән җәйгәндә дә, токмачны вак кына итеп кискәндә дә, күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәскә тырыша. Фәһимә, гадәттәгечә, көянтә-чиләкләрен асып, чишмәгә юл тотты. Каршысына очраган авыл апасы, хәлләрен сорап, җылы итеп эндәшкәнгә, күз керфекләре дымланды. Чишмәгә юл зират яныннан үтә. Фәһимә туктап, уе белән әнкәсенә дәште:

– Инәкәй! Бүген әткәй яңа әни алып кайта. Син безгә ачуланма инде. Без сине онытмадык. Безнең барыбызга да, бигрәк тә энем Зөлфәт белән сеңлем Фәрсиягә синсез бик кыен. Бик сагынабыз. Терелтепләр булмый бит сине. Үпкәләмә, без әткәйнең сүзенә каршы килмәдек. Аңа да бик авыр. Без сине беркайчан да онытмаячакбыз.

Яңа әнисе белән әтисе Фәһимәнең тулы чиләкләр белән судан кайтып җиткән чагына очрады. Икесе дә эчтән генә: «Бәхетебез тулып торсын! Хәерлегә булсын!» – дип юрадылар.

Мәбрүрә ихатага аяк басуга, бар җирдә тәртип хөкем сөргәненә инанды. Чисталык, пөхтәлек тыштан ук үзенә тартып тора. Өй ишеген ачып җибәрүгә, Мәбрүрә үзенә төбәлгән биш пар күз белән очрашты. Ул карашларда үзәк өзгеч әрнү дә, югалту сагышы да, кызыксыну һәм курку хисләре дә чагылгандай тоелды аңа.

Әтиләре яңа әниләренең киемен салдырып, чөйгә элде. Төенчекләрен сәкегә куйды. Балаларга җылы итеп карады да: «Балалар, таныш булыгыз! Бу сезнең яңа әниегез – Мәбрүрә! Бүгенге көннән алып, ул безнең белән яшәячәк!»

Ике яшьлек Фәрсиянең куанычы эченә сыймады. Ул үзеннән өч яшькә олы абыйсының кулын ычкындырды да йөгереп килеп Мәбрүрәнең тезләреннән кочып алды. Аның шат тавышы бөтен өйне яңгыратты:

– Әни! Әнкәй! Мин сине шундый сагындым. Бүтән беркая да китмә яме! Мин сине яратам!

Мәбрүрә кызчыкны күтәреп алып, кочагына сыендырды. Баладан шундый тәмле ис килә. Бәхет исе! Мәбрүрә башка балаларның күзләре дымланганын күреп, Зөлфәтнең башыннан сыйпады. Өлкән кызлар Мәгъфүрә, Гөлфия, Фәһимә тыенкы гына кул биреп күрештеләр дә:

– Әйдәгез, әткәй, әнкәй! Аш пеште. Суынганчы ашыйк. Сезнең кайтканны көттек, – дип, әзер табын янына тезелешеп утырдылар.

Мәбрүрәнең тәвәкәлләп тракторчы Кираметдиннең ятимлек оялаган өенә килен булып төшүе бөтен авылны шаккаттырды. Закирә вафатыннан соң, бар авыл кайгы шәле белән төренгәндәй иде. Авыл иңенә ишелеп төшкән кайгыдан тетрәнгән кешеләрнең күңелендә газаплы сорау яшәде. Ишле балалы ирне аңлап, балаларга Ана булырлык игелекле зат табылырмы?! Һәркемнең җанын бимазалаган әлеге сорауга җавап булып, авылга аяк баскан Мәбрүрәне берәүләр сагаеп, берәүләр сынаулы караш белән каршы алды.

Әни булу бәхетен дә татып карамаган көйгә, шундый батыр адым ясарга кыюлыгы җиткән, ак яулыгы төсле ак җанлы Мәбрүрә, авыл халкын гади генә татар хатыны күңелендә күпме матурлык ятканына ышандырды. Алты бала өстенә Кираметдингә хатынлыкка килүе, әйтеп бетермәслек батырлык үрнәгенә әйләнде.

 

* * *

Җиһанда көз. Мул уңышлар җыеп алынган, кырлар трактор гөрелтесенә күмелгән. Кираметдин туңга сөрүдә. Тиздән кыр эшләре тәмамланачак. Ир белән хатын күптәнге хыялларын тормышка ашырачак, Алла теләсә! Кираметдин балалар йортында калдырган улын барып алырга җыена иде. Яше тулгач килеп алам дигән вәгъдәсен үтәр вакыт җитте. Балалар да еш кына шул хакта сөйләшәләр. Мәбрүрә сабыйны уйлап иренең йөрәге телгәләнгәнен белә. Ул иренә дә, балаларга да шактый ияләште. Әйтерсең лә, аларны үзе тудырган, сабый чакларыннан ук белә. Тыныч, сабыр холыклы, тырыш Кираметдин барысын да көчле җил-давыллардан ышыкларлык ныклы терәк. Хатын моңа көннән-көн ныграк инана.

Колхоз рәисе биргән машинага утырып, ир белән хатын юлга кузгалды. Барасы юл шактый ерак. Бушап калган кырлар, кышкы ялга әзерләнә. Мәбрүрә тиздән яше тулган улын кулына алачак. Өйдә калган балаларны үз итсә дә, әле күңеле әни булу тойгысыннан канатланмый. Уе белән күптән куенында тибрәткән, Закирәдән мирас булып калган сабыйны алырга үзе дә барырга булды. Кираметдин белән кушылырга да, шул сабый хакына ризалашты бит ул. Бәлки Мирас аның бәхетенә туган баладыр. Аналык хисләре шул баланы күргәннән соң уяныр, кем белә?!

Дулкынландыргыч мизгелләр якынайган саен, күңелдә курку хисе дә баш калкытты. Сабый аны үз итәрме?! Бу бәһасез байлык белән ни эшләр Мәбрүрә?! Чын ана була алырмы ул аңа?

Балалар йорты бусагасыннан атлап кергән чакта ул шикле уйларын тышкы якта калдырырга тырышты. Нарасыйны кулына алганда иренең керфекләре дымланды. Кирәкле кәгазьләргә кул куеп, сабыйны киендереп, кайтыр юлга кузгалдылар. Мәбрүрә Мирасны үз алдына утыртты. Машина йөрешенә тирбәлеп, сабый изрәп йокыга талды. Аның тәненнән бөркелгән илаһи җылылык хатынның бөтен тәненә таралды. Һәр күзәнәге белән ул баланың сулыш алуын тойды. Тәүге нарасыен кочагында эреткән ана, күкрәгенә шаулап сөт төшкәнен сиземләде. Ул горурланып, иренә күтәрелеп карады.

– Рәхмәт, Кираметдин! Бу – безнең уртак улыбыз! Тигезлектә үстерергә насыйп булсын. Мине бәхетле иткәнең өчен мең рәхмәт! Ир дә хатынны иңнәреннән кочып алды. Икесенең дә күзләре чем кара чәчле, алсу алмадай битле, мес-мес килеп йоклап яткан балага төбәлгән иде.

Баланы алырга киткән парларны бөтен авыл халкы дулкынланып көтә. Ниһаять, көн кичкә авышкач, машина капка төбенә кайтып туктады. Машина кабинасыннан башта Кираметдин, аннан соң аның кулына тотынып, кочагына яшь баланы сыендырган Мәбрүрә төште.

Таң калырлык батырлыкны күреп,

Җиңел сулап куйды күрше-күлән.

Яшь ананың җылы карашыннан

Күтәрелде китте яшел үлән.

…Тормыш бер салган эздән алга таба тәгәри. Мирас та көннән-көн үсә. Әниләреннән калган соңгы истәлек, соңгы мирасны балалар да сөеп туя алмыйлар. «Әле ярый алып кайттыгыз, өйләр ямьләнеп китте!» – дигән сүзләрне еш ишетә Кираметдин. Балаларның шат тавышын ишеткәндә Мәбрүрәнең дә йөзе яктыра. Әйтерсең лә өйдә кояш чыга. Нурлы өй һәрберсен үзенә тартып тора. Ир дә, эшен тәмамлауга, ашыга-ашыга өенә кайта.

Беркөнне, иртә белән уянып, аягына басам дигәндә генә Мәбрүрәнең башы әйләнеп китте. Җитмәсә, күңеле дә болгана. И Аллакаем! Ни булды икән? Әллә бер-бер авыру зәхмәтеме? Мәбрүрә куркуын эченә яшереп, ирен эшкә озатты. Өлкәнрәк балаларның мәктәпкә, чыгып киткәнен генә көтте дә, җәһәт кенә җыенып, мәктәпкәчә яшьтәге өч баланы өйдә калдырып, медпунктка юнәлде.

– Тиздән кайтам, берүк апаегызны екмагыз! Әйбәтләп карагыз! – дип кат-кат кисәтте. Медпункт ачык иде. Әле ярый Нурфия туры килде. Тәҗрибәле белгеч, эшнең нидә икәнен тиз аңлап алды.

– И Мәбрүрә! Син бит авырга калгансың! Тиздән әни булачаксың.

Авыл табибенең сүзләрен ишеткән хатын, сөенеченнән ни эшләргә дә белмәде. Гомере буе көткән бәхет мизгелләре менә нинди була икән ул! Улы Мирасны кулга алганнан соң кичергән хисләр тойгысы янәдән кабатланды.

Ә иренең чын күңелдән шатланганын күреп, гомер буе көткән бәхетнең исе дә, төсе дә менә шушы йортка сеңгәнен, үзенең бу өйгә мәңгелеккә береккәнен төшенде. Закирәдән калган мирасны ул сакларга, кадерләргә, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга тиеш. Йорт-җир, матди байлык кына түгел, балалар – бәгырь җимешләре, Кираметдин, Мирас, карынында йөрткән, инде йөрәк тибешен сиздергән туачак сабые – бәһасез мирас, мәңге саекмас хәзинә. Ниһаять, ул да үз бәхетен тапты. Мәбрүрә бәхет кадерен белә. Гаиләдә аны балалар беренче көнне үк әнкәй дип каршы алдылар. Кираметдине дә чын мәгънәсендә ышанычлы ир булып чыкты. Әйткән сүзендә торды. Мәбрүрә балаларга йөрәк җылысын тигез бүлде. Әтисе белән әнисе дә исемен белеп кушканнар. Мәрхәмәтлелек, яхшылык ана сөте белән кергән диюләре дә хак икән. Ул инде күптән мәңгелеккә күчкән әти-әнисе биргән тәрбия белән горурлана. Балаларына да шул тәрбияне тапшыра килә. Берсен дә кимсетми, ким итми. Шуңа күрә балалар да аны хөрмәт итәләр, санлыйлар. Авылда түгел, урамда беркем дә үги әни, үги бала дигән сүзне ишетмәде. Чынлап та бик акыллы тәрбия алды балалары. Ана сөте белән кергәне өстенә тормыш сабаклары да өстәлә торды. Тормыш бер көйгә ага да, ага. Яшәү дәвам итә.

Алты бала өйдә. Ире тырыш,

Бар тапканы уртак табында.

Алты үксез өчен Ана булды,

Үзенекен йөртә карында.

Җиденчегә гомер буе көткән,

Төшләренә кереп йөдәткән

Улы туды. Кираметдин төсле,

Өзелеп төшкән бит ул йөрәктән.

Тапты бәхетен шушы гаиләдә,

Сабырлыгы өчен бүләктер.

Аның күкрәгендә типкән йөрәк –

Иң бәхетле, дәртле йөрәктер.

 

Ләкин язмыш кайчакта шулкадәр аяусыз. Мәбрүрә «ишелеп килгән бәхетенең» куанычын туйганчы күрергә дә өлгерми калды. Бала туып, ун ел вакыт та үтмәде, Кираметдин авырый башлады. Каты авыру Кираметдинне, җиде баланың атасын, Мәңгелек йортка алып китеп барды.

 

* * *

Мәбрүрә ике яклы авыл өенең чаршау бүлгән түр ягыннан, башына бәйләгән ак яулыгының бер очы белән яшьле күзләрен сөртә-сөртә, зал ягына килеп чыкты. Ул, авыр сулап, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә тотынды. Хатын әле бер әйбергә, әле икенчесенә килеп тотына да сыйпап ала. Кинәт, күңеле үксегәнгә түзә алмый, үзалдына такмаклап елый башлады.

– Язмыш, язмыш… Күрәчәккәйләремә туганда ук ялгызлык язылгандыр инде. Сугыш Назыймымны урлады. Хәзер каһәр үлем Кираметдинкәемне алып китте. Бергәләшеп бигрәкләр дә аз яшәп калдык бит. Ятим итепләр китте дә барды. Ай күрде, кояш алды. Балалар хакына тигезлектә яшәтер дип уйлаган идем. Ниләр эшләрбез? Ничекләр үстерермен балаларны? И Аллакаем, ярдәмеңнән ташлама берүк!

Шул мизгелдә, Мәбрүрәнең елавын бүлеп, кемнеңдер ишек шакыганы ишетелде.

– Керегез, кер! Ишек бикле түгел, – дип, Мәбрүрә алъяпкыч итәге белән тиз генә яшьләрен сөртеп алды. Ишек ачылуга, йонлы кабасын, орчыгын күтәреп, уң як күршесе Гөлсинә килеп керде.

– Нихәл, күршекәем, балалар әзрәк тынычландылармы?! Утыгыз булгач, күзеңә йокы кермидер барыбер дип, кердем әле. Син дә азрак юанырсың. Кич утырырбыз.

– И Гөлсинәкәем! Ятимнәр калдык бит. Балага иң куәтле кеше – ата, аталары барда кайгым юк иде. Малай кешегә ата тәрбиясе кирәк. Ярый ла кызлар бер-берсенә дә сыеныр, үземне дә бик тыңлыйлар. Бишектәге бишкә төрләнер дигәндәй, Зөлфәтенә дә иң кирәк вакыты, Мирасына унберенче яшь кенә бит әле, Закирым алты яшендә генә. Ата кулын, ата кайгыртуын аңларга да өлгермәделәр. Ниләр эшләрбез, ничек яшәрбез инде?! Мине санларлар микән, нихәлләр итәрбез инде?!

– Кираметдинне әйтәм, кем уйлаган, шулай китеп барыр дип. Бөтен авыл белән жәллибез инде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Балаларны әйтәм, бигрәк каты елыйлар шул.

Мәбрүрә бераз тынычлангандай булды. Шул чак кабат ишек шакыган тавыш ишетелде. Бусагада сул як күршесе Мөстәгыйдә күренде. Аның кулында биш инәсе белән бәйләме.

– Нихәл, Мәбрүрәкәем! Утыңны күрдем дә, кердем әле. Җидесе дә үтеп китте диген. Кеше бигрәк күп булды. Кылган догалар рухына барып ирешсен. Урыны оҗмахта, караңгы гүрләре якты булсын инде. Ни хәл итәсең?!

– Шулай инде, Мөстәгыйдә күрше. Вакыт ком кебек, ага да китә. Бигрәкләр дә авыр. Тик нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый.

– Кираметдинне әйтәм, безнең дә йокыны алып китте бугай. Әллә Мәгъфүрәләр, Гөлфияләр киттеме? Аларга да китү кыен булгандыр. Фәһимәсенең дә калырга җае булмагандыр инде. Хәер, исән кешегә яшәргә кирәк. Эшле кешенең эшкә барасы дигәндәй. Кайгыны берүзең күтәреп булмый ул, ил белән күтәрсәң генә. Бик бетеренмә инде, Мәбрүрәкәем.

– Бәла агач башыннан йөрми шул, кеше башыннан йөри. Бигрәк каты чирләде бит. Үпкә өянәген япун сугышыннан эләктереп кайттым дия иде. Анда бик суык булган. Монда да салкын кышларда кар өстенә ятып трактор ремонтлаулар үзәгенә үткәндер. Күзкәйләремә карап җан бирде бит, үз кулымда, күзкәйләремә карап. Үләм димәде, яшисе килгәндер, тереләм дигәндер. Балалар хакына терелтсәнә дип ялварсам да, догаларым кабул булмады. Гомере кыска язылган булгандыр инде. Язмыштан узып булмый шул, булмый.

– Шулайдыр инде, шулайдыр. Үзен бер дә җәлләмәде. Колхоз дип, гаиләм дип җанын бирергә дә риза инде безнекеләр. Шундый тырыш булганга да сине димләгән идем бит. Балаларны әйтәм, бигрәк өзгәләнәләр инде.

– Әйе шул, Мөстәгыйдәкәем! Әтиләре исән чакта игътибар иткәнем юк иде, хәзер күңелләрендә ниндидер шом бар кебек.

– Әллә детдомга бирүдән куркалар микән?!.

– Юк сүз сөйләмик әле, Мөстәгыйдә күрше. Олы кызлары Мәгъфүрә белән Гөлфиягә игътибар иттеңме, ничек йөгереп кенә йөриләр табын әзерләгәндә. Әниләрен тынычландырырга тырышалар. Фәһимә дә җиткән кыз булган.

– Балалар бигрәк уңган инде. Өстәлләр сыгылып тора иде. Аштан соң да табак-савытны юып, урнаштырып арыганнардыр диюем. Төнгә каршы юлга чыкмасалар да яраган булыр иде.

– Соң, күршекәем! Төн дип, Чаллы ерак ара түгел. Машина барында китә торсыннар дидем. Аннан Казанга китү җайлырак булыр. Үзем әйттем инде. Эш кешеләре бит. Болай да әтиләре үлгәннән бирле монда булдылар. Кырыгына да кайтасылары бар.

– И Мәбрүрә! Балалар үзеңне бигрәк яраталар инде. Гел үзеңнән өзелеп төшкәннәр диярсең.

– Бәхетләре генә булмады. Башта әнкәләре үлде, хәзер менә әткәләре…

– Мөстәгыйдә! Син ипләбрәк сөйләш инде. Кешене үпкәләтүең бар. Ә мин әниләре Мәбрүрә булганга куанып бетә алмыйм. Берсен дә чит итмәде.

– Мин шулай, анысы. Әткәләре булмагач, алар мине чит итмәсләрме?! Бигрәк аз яшәп калдык бит бергә.

– Алай димә әле син, Мәбрүрә! Унбер ел күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәдегез. Син аларга, алар сиңа ияләште. Алай бетеренмә. Аларның синнән дә якын кешесе юк.

– Мөстәгыйдә күрше! Анаң юкта үги ана да яхшы, – диеп моннан унбер ел элек син кодалап килгән идең Кираметдинкәемә, онытмадым. Беренче килүегездә күңелем белән риза булмасам да, сиздермәгән идем. Язмыш булгандыр инде. Бик күп уйландым. Югыйсә алты бала өстенә барасы да килмәгән иде. Курыктым да инде. Әйтте бит инде Кираметдин: «Мин сиңа бер эш тә эшләтмәм, балалар тыңларлар, алар беләләр!» – диде.

– Беренче көнне ризалашмагач, икеләнгәнеңне сиздек инде. Кираметдин үзе дә курыкты. «Ризалашмас, куркыр, балалар күп булгач. Балаларга ныклап аңлаттым. Әгәр дә Мәбрүрә апагыз әни булып килергә риза булса, беркайчан да өйдәге чүпне тышка чыгармыйсыз, сүз йөртмисез. Үз әниегез кебек күрәсез. Олы йөрәгенә барыбызны бергә сыйдыра икән, Аллаһының рәхмәте итеп кабул итәрбез. Үзегез күреп торасыз, ятимлектән ачы әйбер юк, дип балаларга аңлаттым» – диде. Балалар да аның сүзеннән чыкмадылар. Үз әниләре кебек күрделәр.

– Бергә-бергә җиңелрәк булыр диеп, аны да жәлләп, балаларны да жәлләп, кабат килүегездә карышып тормадым. Үкенеп әйтүем дә түгел инде. Бәхеткәем бигрәк кыска гомерле булды бит. Бигрәкләр дә ипле кеше иде, тавыш күтәреп дәшкәне дә булмады. И әйбәт яшәдек тә инде. Унбер ел гомер унбер көн кебек кенә сизелми үткән дә киткән.

– Ни эшлисең инде, Мәбрүрәкәем! Аллаһыдан узып булмый. Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр инде. Бигрәкләр дә уңган, тырыш булды бит, күп тә эшләде инде, мәрхүмкәем. Ал димәде, ял димәде. Эшләмәгән тракторы калмады, эшенә күрә ашы да булды. Бәхеткәйләре түгәрәк иде дә бит, башта хатыны Закирәсе үлеп китте. И ул чактагы жәлләүләребезне белсәң. Әле ярый син килдең.

– Әле бит аның алтынчысы туып кына калган, яше тулганчы дип балалар йортында калдырган иде. Анысын алырга да үзем ризалык бирдем. Күрергә бардык, алырга да икәү бардык. Мин әйтәм: «Бигрәк сылу икән, алып кайтабыз, бирмибез кешегә, үзебез карарбыз, үстерербез әле!» – дидем. Бер күрүдән яраттым мин аны.

– Мирасны алып кайткач, аннары уртак малаегыз тугач, и сөенгән идек инде. Балалар да тиз ияләшкән иде үзеңә, тавыш-тыныгыз булмады. Мәгъфүрәсе белән Гөлфиясенә хәер-фатихагызны биреп, башлы-күзле дә иттегез. Авыл алдында йөзегез якты, бәхетегез түгәрәк булды.

– И күршекәйләрем, сезне сүз белән сыйлап утырам икән ләбаса, сүз бозау имезә диләр. Самоварым сүрелмәгән, әле генә балакайларымны ашатып-эчертеп яткырдым. Күмер өстәсәм, хәзер кайнап чыга ул. Ишетәсезме, самоварым җырлый да башлады. Җыры гына Кираметдинкәем исән чагындагы кебек түгел. Ул да хуҗасын сагына күрәсең. Әллә миңа гына шулай тоеламы?! Әйдәгез әле, әйдә, чәеннән җитешегез! Менә болары балалар күчтәнәче. Бигрәк күп алып кайтканнар. Мөстәгыйдәкәем, лимоны янына кара җимешен дә салып җибәр әле!

– И Мәбрүрәкәем! Хәзер нишләрсең инде? Берүзеңә бик күп бит – өйдә генә дүрт бала. Мирасны, алтынчы балагызны әйтәм, туу белән берәүләр сораган иде күрше авылдан. Аннары авылыбызның иң данлыклы укытучысы Газдәвия апа да сорап килде дигән идегез түгелме соң?!. Хәзер дә алырлар иде. Булмады бит үзләренең балалары, Илһамы да бик яхшы кеше.

– Ни сөйлисең син?! Аллакаем сакласын! Кираметдинкәемнең төсе бит алар. Аннары ул сөйләгән иде, Закирәсенең вафатыннан соң мәетен алырга киткәч, Фәһимәсе урам коесына барган җирдән елый-елый кайта икән. Гөлсинәкәем, синең кызың да аның белән бергә булган, хәтерлидер әле, урам башында бер әби очрап: «Елама, балакаем, әнкәң терелгән, хәзер алып кайталар!» – дип әйткән. Юатмакчы булгандыр инде үзенчә. Сигез яшьтәге бала ышанган инде. Анасының мәетен күргәч, шуңа рәнҗеп елаулары дип сөйләгән иде Кираметдин. Мин килгәч тә, төнлә шунысы елап уяна торган иде. Ятим еласа, җир-күк елар ди. Ни эшләтергә дә белми интектек. Күңелендә гел рәнҗеш йөртте ул бала.

– Кешенең күңеле белән теле бер булсын. Шул чагында гына берәү дә рәнҗемәс тә, гөнаһлы да булмассың. Уйламый әйткән булгандыр инде. Хәер, ул үзе бала китермәде. Бала күңелен аңлап бетермәгәндер.

– Фәһимә бу хакта атасын җирләргә кайткач та, елап исенә төшерде. Бигрәкләр дә жәл инде. Тетрәнүләр белән тулы күңелләре тагын кителде. Мөстәгыйдәкәем, мин аларның кайсысының кайчан мәктәпкә киткәнен, нинди фәннән бишле алып кайтканын, кайчан миңа беренче мәртәбә: «Әнкәй!» – дип дәшкәнен, мәктәпкә нәрсә киеп барган, ничек укыганын, кайсы төче коймак яратканын, кайсысы ачы коймакны өстен күргәнен – барысын да биш бармагымдай беләм. Кайсы итле, кайсы сөтле аш ярата. Үсеп җиткәч кемнең кем буласы килә, барысын да миңа сөйләп үстеләр. Бигрәкләр дә ягымлы, эчкерсез, ихлас бит алар. Эч серләрен дә яшермиләр. Киңәшкә дә гел миңа киләләр. Үз итеп бетерделәр. Мин инде аларны ташлап китә алмыйм. Фәрсиягә мин килгәндә ике яшь кенә иде. Аның: «Әнкәй!» – дип кочып алулары! Балакаем, бигрәкләр дә нарасый. Йомшак куллары муеныма тиюгә, үз баламдай якын булды бит. Алар – минем үз балаларым. Мин дә китсәм, кем кулына калырлар, кемгә генә ышанырлар?! Кираметдинкәем да риза-бәхил булмас, рәнҗеп ятыр. Үз аналары үлгәч сораганнарга да ул:

– Төпчегем үскәч, каршыма килеп басар да: «Их, әткәй, биш бала янына алтынчысы – мин сыймадыммы?!» – дип әйтер. «Ничек күзенә карармын, юк таратмыйм, бергә корган ояны һич таратмыйм!» – дип җавап биргән бит. Барысын бергә туплый алганга, балаларны тел белән какмый-сукмый караганга миңа гел рәхмәт әйтеп яшәде.

– Мөстәгыйдәкәем, син юк-бар сүзне сөйләп утырма инде монда. Күрәсең бит, Мәбрүрәгә болай да авыр. Илдә чыпчык үлмәс. Минем Муллануркаем исән, синең Хамисың. Ил төкерсә, күл була диләр. Авылда бер-береңә ярдәмләшеп яшисең бит инде. Колхоз да ярдәменнән ташламас, Алла боерса! Кираметдин мәрхүм колхозга аз ярдәм китермәде.

– Аптырап кына әйтүем инде, Мәбрүрәне жәлләп кенә.

– Олы кызы Мәчтүрә, кечеләрен үстерә, – дигәндәй, Мәгъфүрәбез күрше авылда гына, башлы-күзле иттек үзе исән чакта, Аллага шөкер! Гөлфиябез Казанда үз тормышы белән, анысы да башлы-күзле. Кияү дә әйбәт кеше булып чыкты. Тигез генә яшәсеннәр. Фәһимәбез дә алар янына Казанга китте, шунда заводта эшләп йөри. Зөлфәтебез белән Фәрсиябез дә күптән кул арасына керәләр, бөтен эшне белеп эшлиләр. Мирас белән Закирым да күземә генә карап торалар. Әлегә кадәр ата тәрбиясе булды да соң, киләчәк нишләтер бит!

– Дөньяда иң ачы – ятимлек ачысы. Мин үзем дә бик яшьли ятим калган идем. Син дә, Мәбрүрәкәем, ятимлекнең ачысын җитәрлек татыгансың. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, – диләр. Әле дөньялар тыныч, безнекеләр сугыш кырында да йөреп кайттылар, үзебез дә тылда күпме җәфа чиктек. Сынмадык, сыгылмадык. Бу балаларны үстереп аякка бастырырлык кына көч калгандыр. Ходай ташламасын да сабырлыктан аермасын. Алтыдагы алтмышта, диләр, балаларың тәртипле, бозылмаслар, Алла боерса. Әле Муллануркаемның кулыннан эш килә. Балта эшенә дә оста, итеген дә баса, тегүен дә тегә дигәндәй… булышырбыз, ташламабыз. Күрше хакы – тәңре хакы, диләр бит.

– Дөрес әйтәсең, малайкаем, без бит инде Кираметдин белән бер авылныкылар, бер чоргылар. Атасы Гариф картка охшаган, бигрәк тырыш, эшчән, ипле кеше иде мәрхүм. Ярый, күршекәем, әле бураңда ипиең бар, сыерың сөтле, катыгы, мае дигәндәй. Ачлык елларда кәлҗемә ашап та исән калдык бит. Бер уч онга да тилмердек. Анда да Аллаһы Тәгалә ташламады. Минем Хамискаем да ярдәменнән ташламас. Үзем дә төшеп калганнардан түгел: чалгысын да кайрыйм, итеген дә басам, паласын да сугам дигәндәй, күмәк эшләрне бергәләп эшләрбез.

– Закирәсенең ата-анасы да күз алдында гомер иттеләр. Бик кешелекле булдылар. Авыл халкы да ихтирам итә иде үзләрен. Оясында ни күрсә, очканда шул, – диләр бит. Мәбрүрәкәем, үзең дә бик акыллы, бик сабыр ана була белдең. Тапкан ана түгел, баккан ана, диләр. Балалар да синең игелегеңне аңларлар. Игелеккә игелек белән җавап кайтарырлар, Алла боерса. Ил белән бергә, мир белән бергә күтәрербез, Ходай кушса… Ташламабыз…. Үлгән артыннан үлеп булмый, сабыр бул, исәнлек кирәк, исәнлек… Ярый, булмаса, Мәбрүрә, без чыгыйк инде. Арыгансыңдыр. Өйдәгеләр дә югалтканнардыр. Кабаларымны гына эләктерим дә, башка көнне сөйләшербез.

– Мин дә бәйли башлаган бияләемне бетердем. Төнең тыныч үтсен инде.

Күршеләрен озатып, ишекне бикләп өйгә кергән Мәбрүрә, тагын уйлары белән ялгыз калды.

– Әй, Кираметдин! Кемнәргә калдырып киттең безне. Бер дә болай булыр дип уйламаган идек бит. Ничекләр яшәрмен дә ничекләр үстереп бетерермен бу балаларны. Чаршау эченнән килеп чыккан Мирасны күреп, гаҗәпләнгән ана, улына дәште:

– Бәрәч! Балакаем, ни эшләп тордың? Әллә йомышладыңмы? Бар урыныңа ят, йокла, бәбекәем!

– Синең елаганны ишетеп уяндым. Син елама, әнкәй! Без бар бит әле. Бүген мин мал асларын чистарттым. Без сине эшләтмәбез.

Мәбрүрә янәдән күңеле тулганын сиздермәскә теләп, тәрәзәгә таба борылды. Тәрәзәдән күренгән тонык айның карашы шулкадәр моңсу. Әйтерсең, ул да бу өй эчендәгеләрнең ниләр кичергәнен ишетеп уйга калган.

Мәбрүрә улын кочагына алып сөйде дә тырпаеп торган чәчләреннән сыйпады.

– И балам! Син аңлап бетермисең шул әле.

– Аңлыйм, әнкәй, аңлыйм. Мин зур инде. Апалар-абыйлар миннән дә зуррак. Син безне детдомга бирмә, яме! Без булышырбыз.

– Нинди сүз бу, балакаем?!

– Мәктәптә малайлар әйтәләр: «Уку елы беткәч, сезне детдомга озаталар!» – диләр. Ә безнең анда барасы килми.

Ана кеше бермәлгә аптыравыннан ни әйтергә дә белмәде. Әле күлмәк итәген, әле яулык астыннан күренеп торган чал чәчләрен төзәткәләде. Аннары улын тынычландырырга теләп, йомшак тавышы белән улына эндәште.

– Начар кешеләр әйтә андый сүзне, син тыңлама.

– Миңа гына түгел, апа белән абыйга да әйтәләр. Алар да куркып йөриләр.

– Сез минеке генә, улым, мин сезне беркемгә дә бирмим.

– Честно-пионерскимы?! Без күп бит.

– Әйе, улым! Миндә артык балалар юк. Барыгыз да үземнеке генә.

– Мин тиз генә апа белән абыйга әйтим әле уятып. Сөенче алыйм. Әткәй үлгәннән бирле кайгырып йөриләр.

Мәбрүрә улын янәдән кочагына алып сөйде. Мирасның үзе самими, үзе зурларча фикер йөртүе аның җанына ничектер тынычлык өстәгәндәй булды.

– Хәзергә уятма, улым, йокласыннар! Иртәгә әйтербез.

– Алар болай гына йоклаганга салышып яталар.

– Әлегә кереп йөрмә анда, балам, ятсыннар тыныч кына. Иртәгә мәктәпкә бит.

– Ярар, әнкәй, мин кермим. Малайлар әйтәләр: «Син детдом баласы! Әнкәң сине жәлләп кенә алган!» – диләр.

– Ә син нәрсә дидең?

– Мин берне тондырдым да, качтым. Иртәгә сугышып бетерәсе булыр инде.

– Син алай итмә, улым. Әткәң ачуланып ятыр. Ул хәзер безне тыңлап тора. Ышанасыңмы?

– Әйе.

– Без сиңа бәләкәй чагында сөйләмәдек. Ә хәзер син зур малай инде.

Әнисенең үзе белән бертигез күреп әйткән сүзләрен ишетеп, Мирас чынлап та бер башка үсеп киткәндәй булды. Ул тагын да ачылыбрак китеп, әнисе белән сөйләшүен дәвам итте.

– Малайлар әйтәләр, үги әни усал була диләр. Әкиятләрдә дә шулай язылган. Без мәктәптә дә укыдык. Анда да үги әни усал, балаларны кыерсыта, үги кызына тишек чиләк белән су ташыта. Син бер дә усал түгел, әйеме?! Сөйлә әле, әнкәй, сез мине ничек алып кайттыгыз?

– Кай арада шулай үсеп җиттең соң син?! Ә мин сине әле бәләкәйрәк дип йөри идем. Болай булгач, син үзең дә беләсең икән…

– Әйе, мин барысын да беләм, әнкәй. Без апа-абыйлар белән дә сөйләшәбез, син юкта гына. Ә минем син сөйләгәнне ишетәсем килә. Мин детдом баласы түгел бит, әйеме?!

– Түгел, түгел, балакаем! Син минеке. Син туганда әнкәң үлеп киткән. Ә бәләкәй балага әнкәй кирәк. Сәламәт булып үссен өчен, аны әйбәтләп карарга кирәк. Киләчәктә килеп алырбыз дип, әткәң сине вакытлыча Бондюг балалар йортына биргән. Аннары әткәң сезгә әнкәй эзли башлаган. Алты бала янына килергә берәү дә риза булмаган. Башта мин дә каршы идем, аннан уйладым. Башка берәү килсә, сезне ятим итәрләр, ә мин үземнеке итәрмен дидем. Апа-абыеңнар мине: «Әнкәй!» – дип каршы алгач, мин әйттем әткәңә: «Әйдә, Мирасны барып алабыз!» – дидем. Сине сораучылар күп булган, ә без бирмәдек. Аннары энегез туды. Җидегез дә үземнеке, мин сезне беркемгә дә бирмим.

– Әткәләре юк инде, хәзер алар синеке түгел дисәләрдәме?

Мәбрүрә, наз тулы карашын төбәп, Мираска карады. Аннары, балалар күңеленә шик салырлык сүзләр сөйләгән кешеләргә бармак янагандай хәрәкәт ясап, улына җавап кайтарды.

– Әйтеп карасыннар!

– Иртәгә мин теге малайны кыйнамам инде, әнкәй.

– Әткәгез бик кешелекле, тырыш иде. Кул белән түгел, сүз белән дә беркемне дә рәнҗетмәде, кыерсытмады. Әгәр аңа охшасагыз, тәртипле булсагыз, беркем дә миннән алмас сезне.

– Без зур инде, әнкәй. Барысын да аңлыйбыз. Сиңа авыр булмасын дип, эшләрне дә бүлешеп куйдык. Мин көн дә мал асларын чистартырмын.

– Болай булгач яшибез, улым! Әткәгез дә риза-бәхил булып ятар. Сез – минеке генә. Мин сезне беркемгә дә бирмим.

– Ә без… без сине беркемгә дә алыштырмыйбыз. Безнең әнкәй син генә. Без сине мәңге ташламабыз, әнкәй! Ур-ра! Апа-абыйлардан сөенеч алыйм әле!

 

* * *

Дөньяга килгән һәр кеше яши-яши мирас туплый. Кемгәдер ул борынгы заманнан һәм әүвәлгеләрдән калган культура-көнкүреш әйберләре. Кемгәдер ата-бабадан калган мал-туар, байлык. Ә менә Мәбрүрәгә калган мирас хакы күпме?! Ятимлектә үсеп, юклык белән буй җиткергән, сөйгәнен сугыш урлаган кыз, олыгаеп барганда гына Аллаһы тарафыннан бәһасез байлык белән бүләкләнә. Илаһи затның тәүге улы – Мирас та бу хакта бик еш уйлана.

Ата баласы кемнән туганын, кем үстергәнен онытмый. Дөньяга килгән мизгелендә үк ятимлек күзенә караган сабый, бүгенге көндә үзе дә ике бала атасы. Инде оныклары үсеп, буй җиткереп килә. Мирас инде ярты гасыр гомер кичкән ир. Ак яулыклы газиз Әнкәсенең батырлыгын бәяләрлек яшьтә.

Кышкы юл буйлап җиңел машиналар җилдерә. Кемне кая илтә бу юллар?! Кайда илтсә дә, бары тик шатлыклы, куанычлы юллар гына булсын! Афәтләрдән Алла үзе саклап йөртсен!

Мирас шундый уйларга чумып, гаиләсе белән юлга кузгалды. Аклык, сафлык бөркелеп торган чалт аяз көн. Яктылыктан күзләр чагыла. Агачлар ак тун кигәннәр. Туннары кояш нурларында чагылып ялтыр-йолтыр килә. Чатнама суык булса да декабрь салкыннары элеккеге кебек куркытмый хәзер. Авылдан шәһәргә чыгып киткән чорларда, юлда очраган йөк машинасы туры киләме, автобусмы, уйлап тормый иделәр. Авыл үзенә тарта, кайтасы килә. Авылга кендек белән берегеп үскән кеше өчен туган җиргә бер кайтып килү дә бетмәс-төкәнмәс көч өсти. Җәйме, көзме, язмы, кышмы, сагынуга түзеп булмый. Ашкынып юлга чыгасың. Туган йортка кайтып, әнкәң әзерләгән табын янында бер чәшке чәй эчеп килсәң дә, яшиселәр килеп китә.

Хәзер дөньялар үзгәрде. Асфальт җәелгән тигез юллардан җилдерү үзе бер бәхет. Аллага шөкер! Эшләгән кешегә тиешле хезмәт хакын түлиләр. Заман башка. Торырга өең, ашарга ризыгың, кияргә киемең булса, калганы вак мәсьәлә. Сәламәт тәндә, сәламәт акыл. Акыл белән эш итсәң, булганның кадерен белеп тотсаң, мая да туплана. Һәр гаиләдә диярлек машина. Ул элек кенә машина байлык санала иде. Хәзер ул бер урыннан икенче урынга тизрәк барып җитү өчен, менә дигән җигүле «ат» ролен генә үти. Авыл тәрбиясе җанына-канына сеңгән ирнең нәселдән килгән тырышлык нәтиҗәсе озак көттермәде. Мирас та өйләнеп фатир алуга, машина сатып алды. Артык кыйммәт тә түгел. Иң мөһиме: җылы, салоны иркен, гаиләсе белән сыешлы. Яши-яши машинасын алыштыру җае да табылды. Хәзер инде алар бөтен уңайлыклары булган чит ил машинасында йөри.

Аллага шөкер! Гомер буена хәләл көч белән тапкан малның кадерен белеп яшиләр. Хатыннан да уңды Мирас. Кулыннан килмәгән эше юк. Җитмәсә, искиткеч ягымлы, ирне ир итә, хөрмәтләп яши торган чын татар кызы. Хатыны белән күзгә күз карашып кына аңлашалар. Балалар да тәртипле.

Уй йомгагын сүтә-сүтә, йөз егерме чакрым араны кайтып җиткәннәре дә сизелмәде. Инде бөтен туганнар диярлек кайтканнар. Ишек алды машина, өй эче кайткан кунакларның шат авазлары белән тулган. Гариповларны кабат туган йортка җыелырга мәҗбүр иткән бәйрәм дә саллы. Бүген ак яулыклы, ак күңелле әниләренең туксан яше тулган көн. Әниләренә рәхмәт сүзләрен әйтер өчен, һәрберсе гаиләсе белән туган нигезгә кайтты. Ныклы нәсел тамыры шушы нигезгә тоташкан. Ябалдашлар киңәйгән саен, тамырларның көче арта кебек. Бергә тоташкан тамырларны аермыйча, туган нигез, тапкан һәм баккан ана, ата хакын хаклатып үстергән, нинди генә сынаулар килгәндә дә кешелеклелек, сабырлык, миһырбанлылыкны саклап калырга өйрәткән Анага һәрберсе үзенең җылы сүзен әйтергә ашыга. Табын түрендә кояштай балкып утырган Мәбрүрә, күңелендә иң беренче мәртәбә аналык хисләрен уяткан, тәүге улы Мирасның сүзен тыңлый. Йөзе тагын да яктырып киткәндәй була.

– Мин үземә гомер биргән әнкәемнән туып кына калган бала. Безнең әнкәй барып, детдомнан мине үз кулларына алып, куенына сыендырып кайткан. Мине үзенең беренче баласы итеп хис иткән инде ул. Без беребез дә ятимлекнең нәрсә икәнен күреп үсмәдек. Кеше кигәнне кидек, кеше ашаганны ашадык. Әнкәй минем өчен, дөньядагы иң изге Инәкәй була инде ул. Әгәр дә мине Инәкәй детдомнан алып кайтмаган, шунда калдырган булса, мин үземнең туганнарымны да белмәгән булыр идем. Нәселнең нәрсә икәнен белмәгән кешегә авырдыр дип уйлыйм. Инәкәйгә бик зур рәхмәт, алдагы тормышында саулык-сәламәтлек телим мин аңа.

Мәҗлестә кеше күп. Туксан яшен тутырган көндә олы йөрәкле Ана, бәйрәм белән котларга килгән авылдашлары, район вәкилләре алдында, язмыш бүләге – Мирасыннан шундый сүзләр ишетте. Әйе, ул аның көтеп алган бәхете. Мәбрүрә горурлык хисләренә төренеп, балаларының күзенә тутырып карый ала. Күрсәнә, ул бит мирасның асылын аңлый, ата-ана, нигез, рухи байлык хакын хаклый торган уллар-кызлар тәрбияләп үстергән. Ничек горурланмасын! Шөкер, бүгенге көндә шундый зур мираска ия ана Аллаһыга рәхмәтле булып яшәвен дәвам итә. Ата-анадан калган балалары, яратып яшәгән иренең төсе, шөкер әйтеп бетермәслек олы бәхете аңа бүген дә яшәргә көч бирә. Ул үзенә бирелгән гомерен балаларга багышлап, исән чакта ук үз батырлыгына һәйкәл салган түгелме соң?! Район вәкилләре авызыннан нәкъ шундый сүзләр яңгыраганда, чиксез горурлык хисләре күңелен биләде. Керфек очлары шатлык яшьләре белән чыланды.

Балалар язмышын үз кулына алу җиңел булдымы соң, Мәбрүрәгә?! Ятимлек тә, ялгызлык та кешене чит балаларны үз канаты астына сыендырырлык карар кабул итәргә мәҗбүр итә алмый. Бары тик олы йөрәклелек, җан җылысын башкалар белән бүлешә алу сәләте, сабырлыгы, түзем җанлы булуы гына фидакарьлеккә этәрәдер мөгәен. Һәм бу бер мизгеллек, бер көнлек, бер айлык, бер еллык батырлык түгел. Бу батырлык яшәлгән гомер бәрабәре, балаларның ихлас мәхәббәте, хөрмәте белән түләнә.

Балачактан язмыш сынаулары кичерергә туры килсә дә сынатмадылар. Кечкенәләрне кадерләп, зурларны хөрмәтләп, Ана хакын хаклап яшәүче бертуган Гариповларның һәркайсы тормышта үзләренең лаеклы урыннарын таптылар. Язмыш борылышлары башкача булса, күңелләрендәге ятимлек ачысын наз белән тутыручы Ана туры килмәсә, гомер сукмаклары кайда илтер иде аларны? Бу сорауга Мәбрүрә йортка килен булып төшкәндә ике генә яшьтә булган, бүгенге көндә гомер уртасына җитеп килүче кызы Фәрсия җавап бирде.

– Мин гаиләдә бишенче бала булып туганмын. Үземнең Закирә әнкәем үлгәндә миңа бары тик ике генә яшь булган. Бәләкәйдән үк мин Мәбрүрә әниемне үз әнием кебек күрдем. Ул да мине үз баласы кебек яратып үстерде. Шуңа күрә, мин ятимлекнең нәрсә икәнен белми үстем. Ул безгә тәрбияне яхшы бирде. Форсаттан файдаланып, бөтен туганнар, бөтен балалар исеменнән, курыкмыйча алты бала өстенә килеп, безне карап, кеше итеп үстереп, дөрес юлга чыгарганы өчен Инәкәйгә олы рәхмәтемне әйтәм. Түбән Камадагы зур апалар, Казандагы Гөлфия апалар, Чаллыда яшәүче Фәһимә апалар, Алабугада яшәүче Зөлфәт абыем, Чаллы каласында гомер итүче энекәшем Мирас, бөтенебез-бөтенебез исеменнән дә Инәкәйгә бик зур рәхмәт. Әткәй ягыннан туганнарны да, үземнең әнкәй ягыннан туганнарны да бервакытта да читләтмәдек. Хәзер дә туганлыкның кадерен белеп яшәргә тырышабыз. Алар безне ярдәменнән ташламыйлар. Авылыбызда, төпчек энекәшебез Закир, киленебез Тамара яши. Аларга бик зур рәхмәт. Төп нигезгә, үзебезнең өебезгә чын күңелдән сөенеп кайтабыз. Алар безгә якты чырай күрсәтмәсәләр, кайтасы килмәс иде. Алар әйбәт булганга күрә кайтабыз. Инәкәйгә дә, киленгә дә, Закирга да бик зур рәхмәт. Балаларын матур итеп үстереп, картайган көннәрендә үз балаларының рәхәтен күрсеннәр. Инәкәйнең калган гомере дә муллыкта, шатлыкта үтсен. Безгә биргән җан җылысы үзенә әйләнеп кайтсын.

Әткәебез үлгәннән соң да, Инәкәйнең үз баласын – Закир төпчекне алып, бу өйдән чыгып китәргә мөмкинлеге бар иде. Безне яратканга күрәдер инде, балаларны ничек ташлыйм дип, безне беркая да таркатмады. Ул китеп барган булса, безне төрле якка таратырлар иде. Бер-беребезне белмәгән дә булыр идек. Әнкәйнең саф күңеллелеге аркасында, безне яратуы чын булганына күрә, ул безне бер ояда җыеп тотты. Һәрберебезгә төпле киңәшләрен, хәер-фатихасын биреп, башлы-күзле булганда, туйлар үткәрергә булышты. Шуңа да бик зур рәхмәтле без аңа. Әле кайтыр урыныбыз булмас иде. Туганнарыбызның кайда яшәгәнлеген белмәс идек. Аллага шөкер, җыелышып бергә кайтыр төп нигезебез бар. Монан соң да шулай булсын, Ходаем!

Мәбрүрә үзе тыңлый, үзе уй йомгагын сүтә. Күз алдыннан бер-бер артлы кинокадрлар үтәмени?! Әле беренче мәхәббәте Назыймның, әле яратып яшәгән ире Кираметдиннең җылы карашы, балаларның ул килен булып төшкән көндәге кыяфәтләре, йөзләре гүя көзгедә чагыла. Куш йөрәкле булгандыр ул! Алты бала өстенә… Алты бала өстенә килергә ризалык бирде бит. Анысы әле нәрсә? Ире үлгәннән соң да, балаларны калдырмады. Иренә биргән вәгъдәсен бозса, яши алмас кебек тоелды. Рухын рәнҗетүдән куркып, балаларны таратмады. Менә хәзер үзе дә шул минутларны бер горурлану хисе белән искә ала. Игелекле балаларга үзенең рәхмәтен белдерә. Чал чәчле ана хәтер сандыгын актара, сәхифәләрен барлый.

– Мең тугыз йөз алтмыш җиденче елның җиденче ноябрендә шушы нигезгә килдем. Закир мең тугыз йөз җитмеш беренче елның сигезенче апрелендә дөньяга килде. Кираметдин мең тугыз йөз җитмеш сигезенче елның егерме тугызынчы мартында вафат булды. Курыктым инде Кираметдин үлгәч. Балаларга ничек итеп өлеш өләшермен инде дим. Ит пешерсәң дә, нәрсә пешерсәң дә, өлеш өләшү бар иде бит. Балалар әйтәләр иде: «Инәкәй, үзеңә калмый бит инде, үзеңә кая?!» – дип. Алар әйбәт булдылар. Барысы да инәкәй генә дип тордылар.

Аннан соң куркыта дип нишлисең, мәетне ташлап китәсем, балаларны ятим итәсем килмәде. Өйрәндем мин аларга. Инде Кираметдиннең киткәненә дә ничәмә еллар?! Үткән гомер – аккан су. Яшьтәшләрем дә китеп беттеләр. Мине Кираметдингә димләгән Мөстәгыйдә дә, һәрвакыт ярдәмләшеп яшәгән күршем Гөлсинә дә, күптәннән инде гүр иясе. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын! Балачактан үзем ятим үстем. Авырлыклар килгәндә сынатмаганга, ятим балаларны үстергәнгә, миңа бирелгән еллар – Аллаһ бүләгедер. Бүгенге көндә дә якты дөньяларның рәхәтен күреп, балаларым, оныкларымның игелегенә куанып яшим. Аллага шөкер, мең шөкер! Булганына риза бәхил. Хатын кыз бәхетен дә, Ана булу бәхетен дә татыдым. Яшьлектә юклык белән яшәсәм дә, картлыгым муллыкта, күңел тынычлыгы белән үтә. Балалар бөтен эшне кайтып эшләшә. Бик татулар. Бер-берләренең кадерен беләләр. Мине кадерлиләр. Рәхмәт аларга.

Авылның хәтере озын, күзе бар нәрсәне күрә, колагы яхшы ишетә. Кеше авызын йозак белән бикләп куеп булмый. Тормыш корган чакта ук Мәбрүрә белән Кираметдин мәсьәләне уртага салып сөйләштеләр.

– Мәбрүрә! Син минем сүземне аяк астына салып таптамадың. Бер тән, бер җан булып кушылгач та, балаларга карашыбыз да, мөнәсәбәтебез дә бер төсле булсын иде. Ике якка тарткаласак, яки өйдәге чүпне тышка чыгарып таратсак, гаиләдә тынычлык булмас. Без икебез дә тормышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыдык. Аеры-чөере килеп, кеше көлдерерлек булмыйк. Минем теләгем белән синең теләгең туры киләдер дип уйлыйм.

– Рәхмәт, Кираметдин! Мин әйтәсе сүзне, авызымнан тартып алып, син әйттең. Арада җөй калдырмадың. Балаларга аңлаттым дидең. Мин синең сүзеңә ышанам. Бәлки ияләшкәнче икебезгә дә авыр булыр. Мин китәргә дип килмәдем. Ныгытып уйладым. Һәр кешенең үз гаиләсе булырга тиеш. Сез – минем гаиләм.

Чынлап та, авылда беркайчан да үги ана, үги бала дигән сүз ишетелмәслек итеп яшәү, зур сәнгать әсәре тудыру белән бер. Балаларның барысына да тигез карарлык көч табу бәлки җиңел булмагандыр Мәбрүрәгә.

– Балаларга бертигез карамый булмый бит. Алар миннән тумаса да, мин яраттым аларны. Алар миңа беренче күрүдә, килгән көннән үк мәхәббәтле күренделәр. Мин аны яшермим, шулай булды. Гомер озын бит инде ул. Тормыш булгач төрле вакытлар булгандыр. Тик бер генә мизгел дә үкенгәнем булмады. Килгәнмен инде, язмышым шул булгандыр дидем. Язмышым шулай булгандыр.

Мәбрүрә балаларына терәк, кешеләргә үрнәк булып сокланырлык гомер кичерә. Ире ышыгында бик аз гына яшәп калса да, балалар әтиләренең сүзеннән чыкмаганына, балаларының тәрбияле, итагатьле булуына куана. Авыл халкы аңа ихтирам белән карый. Һәр ана үз баласын нәкъ менә Мәбрүрә апа кебек тәрбияләсә, бүгенге җәмгыятебездә дә ятимнәр саны артмас иде. Авылның мәртәбәле кешеләре дә аның чын Ана булуына соклана.

– Мәбрүрә апа бик күпне күргән кеше. Ул яшь вакыттан тормышның ачысын-төчесен татыган. Тормышның кадерен белеп, балаларны кеше итәргә тырышып, аларның хөрмәтен яулап яшәгән, күпне күргән ана. Аның җанында шундый көч булган. Әгәр үзенең җаны шундый булмаса, ул балаларга андый тәрбия бирә алмас иде. Аның килене дә шул семьяда бәләкәйдән ук үскән баланы хәтерләтә. Алар килен белән бианай кебек тә түгел. Кыз белән әни кешеләр дә алай ук булмаслар.

Кешелеклек, шәфкатьлелек кебек төшенчәләр онытылмасын, яшәсен өчен, инсаният сынаулар аша үтәргә тиеш микән әллә?! Сугыш авырлыкларын, коточкыч ачлыкларны, юклыкны күргән буын кешеләре, гаиләдә ничә бала булса да, авырсынмый үстерделәр. Беркем дә баласыннан баш тартмады. Ишле балалар да мәрхәмәтле булып үстеләр. Ятимнәрне Мәбрүрә кебек изге күңелле аналар, үз канаты астына сыендырды. Сугыш чорында туып кына калган балалар инде үзләре күптән әби булдылар. Тормыш тәҗрибәсен туплап, тормышның якты да, кырыс та якларын күргән авыл апалары Мәбрүрәгә яшәү өлгесе итеп карыйлар.

– Без Мәбрүрә апа һәм аның гаиләсе белән һәрвакыт аралашабыз. Мәбрүрә апа авылыбызның иң әйбәт, иң акыллы кешесе. Без аның белән горурланабыз. Бөтен аналар да Мәбрүрә апа кебек булсыннар иде. Ул балаларын ана хакын хакларга, туганнарның кадерен белергә, шатлык-кайгыларны бер итеп яшәргә өйрәтеп үстерде. Үзенең яшәү рәвеше белән исбатлап тәрбияләде ул балаларын.

Улы Закир бүгенге көндә төп йортның тоткасы, күпне кичергән әнисенә игелекле бала, хатыны Тамарага төп таяныч, үсеп килүче улы белән кызына кайгыртучан ата, туганнарын каршы алып, тиешенчә хөрмәт итеп, тагын кайтыгыз, дип озатып калучы энекәш.

Мәбрүрә авылдашларының мактау сүзләрен кыенсынып, эчке бер горурлык белән тыңлый. Димәк, ул юкка яшәмәгән. Балаларына тиешле тәрбия бирүе белән, игелеклелеге белән ул авыл халкының да ихтирамын яулаган. Халык күңелендә якты эз калдыру, хөрмәт яулау бар кешегә дә насыйп булмый.

Төп йорт сакчысы Закир да әтисе белән әнисенең зирәклеген канына сеңдергән. Туган җанлы, якты йөзле ир, адәмнең хөрмәт күрүе дә, хурлык күрүе дә үз кулында икәнен белеп яши. Ул төп нигезгә кайтып йөргән туганнарын сөенеп каршы ала, кунак итеп, хөрмәтләп озатып кала. Әнисенең әйткән сүзләре балачактан күңелендә саклана. Кадерләсәң кешене, кадерләрләр үзеңне. Бу акыллы сүзләрне ул хәзер үз балаларына кабатлый. Үзенең тормышны алып баруы үрнәгендә балаларына сабак бирә.

– Апалар, җизнәйләр, оныклары барысы да җыелышып кайталар. Аларның кайтып йөрүләре безнең өчен дә күңелле. Сөенеп көтеп алабыз. Алар гел ярдәм итеп торалар. Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Болар барысы да Инәкәйнең тәрбия җимеше. Туган кадерен белергә өйрәтте. Инәкәй белән бик горурланабыз. Безнең әни горурланырлык кеше!

Олы йөрәгенә җиде баланың кайгысын да, шатлыгын да сыйдырган, аларны чын мәгънәсендә Кеше итеп тәрбияләп үстергән Ананың гомер китабын барлаганда авылдашлары да котлау сүзләрен кызганмады. Гомер буе бергә яшәгән күршеләре авызыннан әйтелгән сүзләр дә тантана хуҗасына мәдхия булып яңгырады. Хәтер белән мең тугыз йөз алтмыш сигезенче елга әйләнеп кайтып, алар бу батырлыкны ничек бәяләвен бәян иттеләр.

– Мәбрүрә апа, Кираметдин абыйның хатыны үлгәннән соң, алты бала өстенә килде, алты бала өстенә… Без моңа, ничек ризалашты икән, мондый олы җанлы кеше каян туры килде микән? – дип шаккаттык. Балалар йортыннан бер яшьлек уллары – Мирасны алырга киткән көнне дә бөтен авыл халкы дулкынланып көттек.

– Безнең авылда Мәбрүрә апа кебек мәрхәмәтле җаннар байтак яши. Кайдан килә ул шәфкатьлелек?! Судан микән, туфрактан микән дип, еш кына уйланабыз. Кеше балаларын үз балаңдай күреп үстерү өчен, үзең турында уйлаганчы, башкалар турында кайгырта алу сәләте кирәктер. Авылыбызда шундый ничә ана бар! Мәбрүрә апа алдында да, башка шундый аналар алдында да авылыбыз белән баш иябез. Алардан үрнәк алып яшибез. Аларга киңәшкә киләбез.

– Аллага шөкер, балалары туган нигезгә, бөтен гомерен гаиләсенә, җиде баласына тәрбия бирүгә багышлаган мәрхәмәтле Ана яшәгән өйгә юлларын өзмиләр. Кайтып хәл беләләр, ананы кадерлиләр, авырлык килсә ярдәм кулы сузалар. Ә язмыш аларны чыдамлыкка сынаудан туктап тормады. Төп йортта яшәүче төпчек улы Закирның гомер юлдашы Тамара авырып китүе, аларның гаиләләре өчен генә түгел, бөтен туганнары, авылдашлары, райондашлары өчен дә зур хәсрәткә әйләнде. Ярый әле миһырбанлы кешеләр ярдәме белән, катлаулы операция ясау өчен кирәкле суммада акча табылды.

Мәбрүрә апа килене хастаханәдә яткан вакытларда яше дә тулмаган баланы тәрбияли. Теле догадан өзелми.

– Йә Раббым! Якыннарыма гына түгел, дошманыма да ятимлек шулпасын эчермә! Киленем берүк исән-сау булсын, Үз балаларын үзләре тәрбияләп үстереп, дәүмәтләрен дә үзләре күрсеннәр.

Изге ананың догалары, ялварулары Аллаһы Тәгалә хозурына барып ирешкәндер. Тамара Казан республика больницасында операция ясатканнан соң, авырудан терелеп аякка баса. Ике бала ятимлектән котылып кала.

Халыкта тапкан ана түгел, баккан ана дигән гыйбарә йөри. Баккан аналарын зурлап яшәүче балалар, гомер биргән Әниләренең каберенә дә эз суытмыйлар.

Гомер биргән ана каберен барлап,

Хаклый алар баккан Ана хакын.

Ана-Бала мәхәббәте бизи

Гомер елгасының ике ярын.

Җиде туган бүгенге көндә барысы да гаиләле. Инде балаларының да балалары үсеп гаилә кора. Нәсел агачының тамыры тирәнәя, ябалдашы киңәя.

Мәбрүрә аларга карый да, иреннәреннән дога сүзләре тама. Иртән торса да, кичен ятса да, намаз укыса да, ураза тотса да, Раббыга ялвара.

– И Алллакаем, бәхетемне күпсенә күрмә! Балаларым, кияү-киленнәрем барысы да: «Әни!» – генә дип торалар. Тигез генә яшәсеннәр! Балалары да бәхетле булсыннар. Ризыклары киң булсын!

Татар авылы Таулыда тере легенда булып ак яулыклы Ана яши. Зурлауга лаек кешеләрнең, бигрәк тә бөтен күңел назларын, йөрәк җылыларын, гомерләрен ятим калган балаларга багышлаган Аналарның теләкләре кабул булсын!

Чит авылны, үги балаларны

Чын күңелдән якын, үз иткән

Бу Ананың узган тормыш юлы

Кабатланмас моңлы җыр икән.

Тигез итеп бүлеп бар җылысын

Үстерде ул назлап җиде җанны.

Сүнмәс сөю хисе дәрман бирде

Каршыларга көлеп һәрбер таңны.

Мирас булып калган бар байлыкны

Таркатмыйча саклап яши Ана.

Мәхәббәткә тугры калу белән

Үз-үзенә аумас һәйкәл сала.

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: Евгений Ещенко

Романның дәвамын киләсе санда сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №3, 2021 ел.


Комментарий язарга