Логотип «Мәйдан» журналы

Диңгез суы тозлы ул (Романның дәвамы)

IV бүлекҖилләрнең дә төсе үзгәрә Болан баласыдай вак-вак атлап, иңнәрендәге көянтә-чиләкләрен биетә-биетә, чишмәгә суга төшкәндә, егетләр генә түгел, Таулы авылының һәр кешесе Әдибәнең буй-сынына...

IV бүлек



Җилләрнең дә төсе үзгәрә


 
Болан баласыдай вак-вак атлап, иңнәрендәге көянтә-чиләкләрен биетә-биетә, чишмәгә суга төшкәндә, егетләр генә түгел, Таулы авылының һәр кешесе Әдибәнең буй-сынына сокланып карап калалар иде. Уртача буйлы, йомры гәүдәле, озын чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле сылукай әйтерсең лә кояш кызы. Алсу иреннәрен, чәчәк таҗларыдай ачып, елмаеп җибәрсә, түгәрәк йөзендәге сипкелләре тагын да яктырыбрак китә. Алтынсу сипкелләр кызны тагын да сөйкемлерәк итеп күрсәтә. Челтерәп аккан кизләү агышыдай ягымлы тавышы күңел кылларын тибрәндерә.
Әдибә, Хәсәншаның төпчек кызы, кечкенәдән тиендәй җитез булып үсте. Кай арада өлгерә диген, авылның әле бер башында, әле икенче башында, җиз кыңгыраудай яңгыратып, көлгәне ишетелә. Көтү каршыларга дисәң, билне өзеп торган аклы ситцы күлмәгенең итәген җилфердәтеп, җилне дә узып, кыз иң алдан йөгерә. Тук малкайларны нечкә тал чыбыгы белән куалап кайтканда, урамда тузан гына тузып кала. Озак та үтми, яланда үлән чемченеп йөргән сары йомгак бәбкәләрен иярткән казлар төркеме белән кайтып кергән кыз артыннан, бәләкәй капка шапылдап ябыла.
Әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга сәләтле кыз ул. Башкалар белән әвәрә килергә дә иренми, кем әйтмешли, кирәк булса – оештыра, кирәк булса – тарата.
Бервакыт, «Эш беткәч, уйнарга ярый», – дигән сүзләре исенә төшепме, эштән бушауга, кыз иптәшләре янына йөгереп чыкты. көн кичкә авышып бара, табан астындагы ком сүрелә төшкән иде инде.
Тыкрык башында, нәкъ ялан уртасында таза, нарат бүрәнәләрдән өелгән бура яны бала-чага тавышыннан шаулап тора. Әле почмаклы, әле качышлы уйнаган кызлар-малайлар, көне буена колындай чабып арсалар да, уйнаудан туймыйлар. Әдибә дә аларга килеп кушылды. Ул уенга килеп кушылса, нинди дә булса мөгез чыгармый калмый инде. Бүген дә иптәшләрен котыртыпмы котырта.
– Әйдәгез, машина туктатабыз! Берегезнең өстен каплап, чемодан кебек итәбез. Икенчегез аның өстенә утыра. Мин машина килә башлауга, кул күтәреп туктатам.
– Кая барабыз дибез?
– Пионер лагереннан Салкын Чишмәгә кайтабыз, – дип әйтербез.
– Әһә, шофер шаяртканны сизеп, машинасыннан төшеп бәргәләп атса.
– Кит инде, куркак! Аягыңа сыер басмагандыр бит. Торасың да чабасың. Ул бит безне куып тота алмый.
Иптәшләре Әдибәнең үз сүзен сүз итмичә калмаганын беләләр. Җыйнаулашып юл читенә йөгерделәр. Офыкта тузан туздырып килүче машина күренүгә, кемдер чүгәләп җиргә тезләнде. Кайсыдыр аның өстен яулыгы белән каплады. Берсе аның өстенә чүмәшеп утырды. Әдибә юлга чыгып басты да якынлашып килгән машинага кул күтәрде. Машина туктауга, җәһәт кенә кабинаның ачык тәрәзәсеннән шоферга эндәште.
– Абый, безне Салкын Чишмә авылына алып кайт әле!
– Кич бит инде, нишләп болай соңлап юлга чыктыгыз?
Әдибә әле шоферга, әле иптәшләренә күз салып алды да, тавышын әкренәйтеп, ялынгандай җавап кайтарды.
– Пионер лагереннан качтык. Өйне сагындык. Абый, алып кайт инде!
– Йә, ярар утырыгыз!
– Ишекне ачып булмый! Абый ач әле!
Шул чакта кемдер Әдибәнең шулкадәр оста итеп алдашуына түзми, пырхылдап көлеп җибәрде. Шофер үзе белән шаяртканнарын аңлап, кабинадан җиргә сикерде.
– Аһ, шайтан алгырлары! Юлымны бүлеп туктаталар бит әле! Хәзер кирәгегезне бирәм!
Ул бер җөмләсен әйтеп, икенчесен башлаганчы, балалардан җилләр искән иде инде.
Караңгы төшкәндә генә тәмам хәлдән таеп, өйләренә кайтып кергән балаларны әниләре сукранып каршы алды.
– Ул нинди бетмәгән уен икән? Трай тибеп армадыгызмы?! Йоклар вакыт җитә. Ач көе кайда йөрдегез? Барыгыз, мунчага җылы җибәреп алган идем. Суы кайнар чакта, аякларыгызны булса да юып кайтыгыз! Күр инде ә, чебиләр борын төрткән түгелме соң?! Яргаланып беткән бит.
– Чур, мин алдан! – Сәрсән холыклы Әдибә энеләрен этә-төртә, ишекне дә япмый чыгып чапты.
– И пырдымсыз! Кая ашыгасың? Ипләбрәк, абынып егыласың бит. Инде буй җиткереп киләсең. Һаман бала-чага белән уйнап йөрисең. Уеннан туймасаң туймассың икән.
Әдибә әнисенең сүзләрен колагына да элмәде. Кызның бер аягы өйдә, икенчесе мунчада. Күр инде, күз ачып йомганчы юынырга да өлгергән. Май кояшыдай балкып, юеш чәчләрен бармаклары белән аралый-аралый, инде кире өйгә кереп тә килә. Аны күрүгә, үз чиратын көтеп торган малайлар берсен берсе узып, ашыгып ишеккә ташландылар.
Алар юынып кергәндә, әниләре әзер табын янында бөтерелә иде инде. Өстәл уртасында зур кәстрүл. Аннан кайнар пар күтәрелә. Табын янына тезелешеп утырган балалар, токмач салып пешергән тавык шулпасының исеннән үк авыз суын агызып, әниләренең аш салганын тын гына күзәтәләр. Гаилә башлыгы үз урынына утырып, икмәккә үрелеп, «Әйдгез балалар!» – дигәнне белдереп баш каккач кына, дүрт кул кашыкка сузылды. Бераздан әлүмин чәркәгә бәрелгән кашык тавышыннан яңгыраган «көй» өй эченә таралды. Әниләре итне өлешләп бүлеп, башта әтиләренә, аннан соң өлкәнрәгеннән башлап, кечеләренә сузды.
Тамаклары туйганнан соң, амин тотып, әти-әниләренә рәхмәт әйтеп кузгалган Әдибә һәм энеләре сәкегә җәелгән урынга барып яттылар. Тәмам изрәп, эреп йоклап киткән газизләренең өстен, юрган белән ипләп япкан ана да, бераз чикерткә сайраганны тыңлап ятканнан соң, үз урынына, ире куенына елышты.
 
* * *
Авыл кешесе, бераз эше җиңеләйсә, йә капка төбенә чыгып утыра, яисә күршесенә утырмага керә. Менә шунда телгә оста берәү, янәшәдәгеләрне авызына каратып, сүзгә керешә. Сүз сүзне тарта. Китә гәпләшү. Менә бүген дә капка төбенә җыелышып утырган урамдашлар, кичке җиләс җилнең рәхәтлеген тоеп, гәп сатарга тотындылар. Иң беренче булып, тугызынчы дистәсен тутырып килүче Бибиәсма карчык сүз кузгатып җибәрде. Аның һәр сүзен рәхәтләнеп тыңлыйсың инде. Олы яшьтә булса да, зиһененә күпләр сокланырлык. Күргән-белгәннәрен авыз тутырып сөйли. Урамнан үтеп баручы яшь, сылу кызны күреп алды да, тәмен белеп кенә, сүз йомгагын сүтәргә тотынды.
– Бу, ялгышмасам, Галимулла оныгы, Хәсәнша кызы бугай. Кем кызы дип сорасалар, уйлап та торасы юк.
– Әдибә! – диде янәшәсендә утырган күрше карчыгы. – Булса да булыр икән, малай булса, баскан җирендә ут чыгара, дияргә генә калыр иде.
– Тач атасы! Кай арада үсеп җиткән диген. Көннән-көн сылулана бара. Күрсәнә! Ул буй-сыны, озын бакыр толымнары дисеңме?
– Затлы нәсел баласы икәне әллә кайдан күренеп тора. Ата-бабалары да бик күренекле кешеләр иде бит. Үзләре чибәр, гаярь, батыр йөрәкле, көрәшчеләр затыннан. Хәсәншаның бабасы Җиһангирне үзем күреп белә идем. Бер кул белән үгезне ега иде. Менә анда көч!
– Аның өстенә, ата-бабадан килә торган сәүдәгәрлекне әйт. Ул заманда да, хәзер дә теләсә кем сәүдә эшенә керешеп китә алмый ул. Тәвәккәллек тә, чослык та, ныклык та кирәк.
Бибиәсманың бу сүзләрен башкалар да хуплады. Кем авылның үткәненнән хәбәрдар, шул кушылып, әңгәмәне дәвам итә.
– Әйе, нәселләре белән башлы булдылар. Кибет тиклем кибет тоттылар. Җиһангир карт белән улы Галимулланың бөтен ил буйлап сәүдә эшләрен хәстәрләп чыгып киткән чакларын сагынып хәтергә төшерәләр иде авылда. Дөнья гизеп, күз күрмәгән товар төяп, баеп кайтып керсәләр, үзебезнең авыл кешеләре генә түгел, тирә яклардан сатып алучылар да юлга тузан кундырмаганнар, – дип, Бибиәсма карчыкның сүзен, күршесе Фәтхия җөпләп куйды.
– Галимулласы да атасына ошаган, бик уңган, тырыш кеше иде, – дип сүзен дәвам итте икенче як күршесе.
– Авылдашларга һәрьяклап үрнәк булды. Телгә дә оста. Сөйли башласа, авызыннан энҗе коела торган иде инде. Ушлы да. Хәтер сандыгында саклаган истәлекләрен түкми-чәчми бүлешеп яшәде.
– Җиһангир карт турында авылда горурланып сөйлиләр иде. Картлар һаман да онытмагандыр әле. Истә калганнарын сезгә дә сөйләп китә алам, – диде Бибиәсма.
– Сөйлә, ахирәт, безнең ашыгасы җиребез юк. Яшебез яшәлгән, ашыбыз ашалган, шул үткәннәрне искә алып утырмасак, башка кызык та юк сыман.
Бусын Фәтхия әйтте. Бибиәсма, ахирәтенең «ашын ашаган-яшен яшәгән» дигән сүзен хупламагандай, кулын селтәп алды да, ипле тавыш белән сөйли башлады.
– Җиһангир карт армиядә генерал йөрткән. Денщик булып хезмәт иткән, бик таза, киң җилкәле, буе чыжым баганасыдай, белем ягыннан да яшьтәшләреннән бер башка өстен, русча да яхшы сөйләшә торган кеше булган. Күрше авыл урыслары белән чаты-чоты сөйләшкәнен әткәй ишетеп, шаккаткан. Теле телгә йокмый ди. Генерал денщигын бик яраткандыр инде, хезмәт сругы тулгач, бер сандык бүләкләр биреп җибәргән диделәр.
– Безнең татар җегерләре соң... – дип сүз кыстырып куйды Фәтхия.
– 1905 елда булган хәл, әткәйләр сөйли торган иделәр. Армиядән кайтуга, күрше авыл кызы Хәернисага өйләнеп, гаилә корып җибәргән. Бөгелмә, Минзәлә өязенә, башкорт ягына йөреп сату иткән. Бик алдынгы карашлы, акыллы, аңлы кеше диләр иде бит. Ил-көндәге үзгәрешләрне дә алдан күрә белгән ул.
– Анысын беләбез, – диде Фәтхия, – әткәй әйтә торган иде: безне Җиһангир абзый белән Галимулла абзый гына сөргеннән алып калды дип...
– Ишеткәнем юк иде, – дип сузды Бибиәсма.
– Нәрсәсен ишетәсең инде, элек андый сүзләр өчен кәтергәгә сөрәләр иде бит. Безнең әткәйләр хәлле кешеләр булганнар. Җиһангир абзыйларда да, шөкер, байлык җитәрлек булган. Вәт шул, эрвәлүтсия башланып, бәлшәвикләр өскә чыккач, атасының киңәшен тотып, Галимулла абзый, хәлле кешеләрне җыеп, хәбәр салган: «Туганнар, болар озакка килгәнгә ошыйлар, иң әүвәл, хәлле, бай кешеләргә каныгачаклар, булган байлыкларыгызны җаен белеп аткарагыз, мал-туарларны суеп сатарга кирәк, өлгермәсәк, барысын да тартып алачаклар, үзебезне Себергә сөрерләр. Анда катып үләр хәл юк, мин бүгеннән эшкә керешәм», – дигән. Акыллылар бу сүзләрне тиз эләктереп алганнар, кемнәрдер ышанмаган булып, шым гына бәлшәвикләрне көтеп ятканнар. Имеш, хәләл көч белән табылган мал, кагылмаслар әле дип уйлаганнар. Нәкъ Галимулла абзый әйткәнчә булып чыккан, бәлшәвикләр влачны кулга алып, бераз уңны-сулны аера башлагач, хәлле кешеләрне таларга тотынганнар. Кем алдан хәстәрен күргән, котылып калганнар, калган байларны, кәнфискәчвәть итеп, Себергә сөргәннәр. Әткәй Галимулла абзыйга рәхмәт укып туя алмый иде, дип сүзен төгәлләде Фәтхия.
Бибиәсма аны җөпләп куйды:
– Әнә безнең күрше Фәхерлегаян бабай Юлдашев, Саимәттәйнең әтисе, ышанмаган. Шуңа күрә «раскулачиваниега» эләккән. Колхозлашу чорында аларны кулак дип, йорт-җирләрен, өендәге бөтен җиһазларын, мал-туарын, эш коралларын тартып алганнар. Ярый әле авылдан сөрмәгәннәр. Умарталарын да колхозга тартып алганнар.
– Ярый әле Фәхерлегаян агайның улы Гайнелгыйлемне умартачы итеп куйганнар, – диде Фәтхия. Аннан исенә килеп, тавышын күтәреп, әйтеп салды. – Бәй, Саимә апа үзе дә безнең арада бит. Ул шул чор вакыйгаларының тере шаһите.
– Үзе сөйләсен әле, – диде Бибиәсма.
Әтисе хакында сүз чыккач, Саимә истәлекләрен барлый башлады. Колхозлашу чорлары аның аңына мәңгелеккә уелып язылган. Ул заман вакыйгалары онытырлык булдымыни?! Хәзер дә күз яшьләрен тыя алмый, ул чор хикмәтләрен, җеп очын югалтмыйча, башкалар хәтеренә язылып калсын дигәндәй, түкми-чәчми сөйли башлады.
– Мин 1922 елда туганмын. Әти бик гыйлем кеше иде. Казанда биш ел муллалыкка укыган. Бохарада да белем эстәгән. Таулыда кибет, умарта тоттык. Авыл кешеләре аңа төш юратырга да килә торган иделәр. Юрый белгәндер инде, юраганы юш килде, дип, әйткәннәрен еш ишетә идек.
Алтын куллы әткәйнең эш коралларын күргән кешеләр: «Менә ичмасам байлык!» – дип, тел шартлаталар иде. Ул төрле зурлыктагы струг, кул пычкысы, өтерге, борау, чүкеч, кайрак, янавыч дисеңме. Оста аучы иде, шәп мылтыгы бар иде. Ауга чыгып, куяннар, төлкеләр атып кайта торган иде. Коралларын келәт стенасына матурлап, һәркайсын тәртип белән тезеп куйганы һаман күз алдында тора. Күрше-күлән нинди дә булса эшкә тотынса, корал сорап әткәйгә керә иде. Беркемне дә борып чыгармады. Үзе кереп ярдәм итә торган иде. Күрше хакы – тәңре хакы, ди торган иде мәрхүм.
Саимә үзенең затлы нәсел дәвамчысы булуы белән горурлануын сиздерергә теләгәндәй, әледән әле кытай ефәгеннән тектереп кигән күлмәк итәген, иңнәренә бөркәнгән юка, чуклы ак шәлен нәфислеген җуймаган бармаклары белән сыйпап-сыпырып ала. Көмеш беләзек таккан кулы белән көмеш алкаларына да тиеп-тиеп киткәли.
– Утызынчы елларда кулак дип безнең өйне тартып алганнары һаман да начар төш кебек онытылмый. Малларны, өй җиһазларын алып чыгып киткәндә, әткәй ул кадәр борчылмады. Кайгыргандыр инде, тик сиздермәде, әнкәйне юатып әйткән сүзләре бер генәләр дә исемнән чыкмый.
– Борчылма, хатын! Мал табыла ул. Баш исән булсын! Кулы эш белгән кеше беркайчан да югалмый. Кеше малы белән байый алмаслар. Чүптән көрәк булганны күргәнем юк әле, – диде.
Әнкәй уфтанып:
– И әтисе, бернәрсәсез калдык бит. Кулыннан эш килмәгән ялкаулар котыра бит, имеш, дөньяга баш булмакчы. Колхоз төзибез дигән булып кеше талыйлар. Урлап җыйган мал түгел, тир түгеп тапкан бит барысы да, – дип, сөйләнә башлагач та, әнкәйне юатып, тынычландырды.
– Йә, ярар, әнкәсе! Кайгырма, киләчәк кемнең кем икәнен күрсәтер. Бик бетеренмә! Кулыбыз, аягыбыз исән, баш урынында. Сәламәт булсак, балалар исән булса, югалмабыз.
Әткәй эш коралларын алып чыгып киткәндә генә, сыктап алды – күз карасыдай саклап тоткан әйберләрен нык жәлләде.
– Юкка чыгарып бетерерләр инде. Корал кулдан кулга йөрсә, рәте бетә инде аның. Кеше әйберсен кем саклап тотсын? Бөтен әйбер уртак булачак диләр. Уртак малны эт җыймас аны, борынгылар белми әйтмәгәннәр. Ниләр күрсәтер бу заман? Ике кулсыз калдырдылар, җирбитләр!
Әткәй нигәдер бу сүзләрне көнгә йөз тапкыр кабатлагандыр. Ул бу сүзләрне әйткәндә, мин аптырый идем. Мал-туарны алып чыгып киткәндә, алай ук бәргәләнмәде, эш коралларын кызганып җон-май түкте. Ул чагында бәләкәй бит әле, аңлап бетермәгәнмен инде.
Саимәттәй кул эшләрен бер читкә алып куеп, үзен тыңлаучыларның йөзләренә күтәрелеп карады. Бераз тын калып, уйланып утырды. Күрәсең, үткәннәрдә күргәннәрен хәтер дисбесенә тезеп барлавы. Аннары авыр итеп көрсенеп куйганнан соң, рәнҗетүчеләргә булган ачуын йодрыгына төйнәп, кабат үткән чорларга әйләнеп кайтты.
– Безне кыргаяклы өйгә китереп ташладылар. Әле минем хәтеремдә, ишеге ике якка ачыла торган, әткәйнең үз куллары белән төзегән олы келәтебез бар иде. Аны да сүтеп алып, яңадан хәзерге колхоз амбар урынына илтеп салдылар. Ул ашлык суга торган өйгә әйләнде.
Саимәнең сабый чагы туган авылы Таулыда үтте. Галимуллалар белән янәшә йортта яшәгәнгә күрә дә, ул Галимулланың да, Җиһангир картның да колхозлашу чорында кичергән авырлыклар алдында югалып калмаганын онытмаган. Хатирәләрен хәтер сандыгында кадерләп саклаган. Ул шул көннәргә кайтып, бу гаилә хакындагы хатирәләрен авылдашлары белән бәйнә-бәйнә уртаклаша. Ә кич утырырыга җыенган апалар, әбиләр тын да алмый, аның авызыннан төшкән һәр сүзне йотлыгып тыңлыйлар. Бәйли торган бәйләмнәре дә, эрли торган йоннары да бер читкә этеп куелган.
– Җиһангир картның гаиләсе дә чор тегермәнендә тартылды. Элек җирләрне җирәбә салып бүләләр иде бит. Галимулла абзыйларның җирләре байтак иде. Алар дүрт ат асрадылар. Берсе ак бәкәлле бия. Шундый матур, кәртинкә инде! Аның юлдан юыртып атлап килүләре! Яшь кызлардай «Әпипә» көенә басып, биеп киләмени?! Авылыбызның аксакал картлары, асыл ирләре дә сокланып тел шартлатып калалар. Ә без – бала-чага, аны күрсәк, артыннан калмый йөгерә идек. Галимулла абый малларны тартып ала башлагач, атларның икесен суеп сатты, икесен колхозга бирде.
Аның сүзен җөпләп, чордашлары да зиһен туплап, ишеткәннәренә йомгак ясагандай, ара-тирә сүз кыстырып куялар.
– Әйе, дөньялар үзгәргәндә, башта кулак дип хәллеләрне юкка чыгардылар. Аннары репрессияләр башланды. Күрмәгәнне күрде халык.
Саимә карчыкның хәтер капчыгы сүтелгән. Күпме сөйләсә дә сүзе бетмәс кебек. Уй йомгагының очы кабат Галимуллалар нәселенә килеп ялганды.
– Галимулла абзыйны әйтәм әле, бик тә туган җанлы кеше иде. Башкаларга ярдәмчел булуы өстенә, алдан күрүчәнлеккә дә ия ир асылы иде. Ул үзенең һәм хатыны ягыннан булган кардәшләренә дә әйбәт мөгамәләдә булды. Туган җанлылык югалмаса, нәсел таркалмый икән ул.
– Китапча сөйли башладың, – диде Фәтхия көлемсерәп.
– Кайсыбыз укымаган инде, – диде Саимә, ахирәтенең сүзләрен өнәп бетермичә. – Авыр еллар туры килмәсә, шәһәргә китеп белеп аласы кеше идем мин. Укуга дәртем бик көчле иде, форсат кына чыкмады...
Бибиәсманың күңеленә Саимәнең туганлык җепләрен саклау турындагы сүзләре май булып ятты:
– Безнең бабайлар зирәк акыллы булганнар шул. Бердәм булмасаң, ерак китеп булмый. Берең арба, берең чана юлыннан барсаң, юк инде ул. Тамырың да корыячак, бетәчәксең.
Саимә сүзен дәвам итте:
– Галимулла абзый дисез дә... Башкаларны коткарып калса да, үзен сөргенгә озаттылар бит. Хатыны, бала-чагасы кан-яшь түгеп, озатып калдылар. Теге чактагы сүзләрен онытмаганнар икән, кемдер чаккандыр инде. Бәхеткә, сөргеннән исән-имин кайтып төште бит. Анда да акылы алдан йөргәндер инде. Сөргеннән кайтуга чыбык очы карендәшләренә кадәр эзләп тапты. Барлык кан кардәшләрен бергә туплады. Туган-тумачалары да ишле. Карга теләге белән генә кар яумый ул. Сыйнфый дошман дип, бик күпләрне юкка чыгарырга теләсәләр дә, бөтен халыкны кырып бетерә алмадылар.
– Беребезне дә читләтеп үтмәде ул чактагы мәхшәрләр, диде Бибиәсма авыр сулап.
– Кагылсак та, сугылсак та, Аллага шөкер, исән калдык.
– Галимулланыкыларны әйтәм, нәселләренең үзәге ныклы шул, – диде Бибиәсма ихлас күңелдән. – Әнә, Хәсәншаның тормышына күз салсаң да инанасың. Имәндәй таза, корычтай нык адәм, җитмеш төрле һөнәр иясе. Бу кадәр үҗәтлек атасыннан күчкәндер инде. Нинди генә заманалар килмәде, бернәрсәгә бирешмичә яши бирә. Балалары да үзе кебек. Тормышка теше-тырнагы, аягы-кулы белән ныклап ябышалар. Эшкә дисәң эшкә, укуга дисәң укуга булганнар.
Сүзгә Фәтхия кушылды:
– Әле минем кыз әйтә: Әдибә Казанга киткән иде, финанс институтына укырга кереп кайткан, ди. Укыганда ук башлы булды – тач атасы инде. бишенче сыйныфтан Александровкага йөреп, тугызынчы сыйныфта район үзәгендә, рус классында, унынчыда Таулы мәктәбендә белем алды. Кругом отлично!
– Мәктәпне гел «бишле»гә генә бетергән кыз да институтка укырга кермәсә, кем генә керер икән?!
– Безнекеләрдән юк инде. Училищега кереп, берәр һөнәр алып чыксалар, үз тамакларын үзләре туйдырырлык эш тапсалар, шуңа сөенеп яшәрбез, – диде Фәтхия.
– Шулай инде, олы кораблар диңгез гизә, көймә белән елгаларны гына кичеп чыгарга була. Ярый! Исән булсыннар да, тәүфыйкларын югалтмасыннар, – диде арадан берәү.
 
* * *
Әдибә институт ишекләрен ачып кергәннән соң, биш ел вакыт узып киткәнен сизми дә калды. Тырышып укыды, киләчәген уйлап укыды кыз. Югыйсә бу чибәрлеге белән, элкен-селкен йөрсә дә булгандыр. Курсташлары арасындагы егетләрнең күбесе аңа күз атып карадылар, арада студсоветта йөргән актив егетләр дә бар иде. Куеннарына керә калса, ярдәмнән ташламаслар иде, әмма кыз бу хакта уйлап тарамады. Кирәк чакта үзен яклый белә иде. Югары белем бирү йортына илтүче сукмакларны, вакыт узсын, чабата тузсынга гына таптамады. Борынгыдан нәсел тикшереп булышмаганнар бит. Хәзер аны геннар дип сөйләшәләр. Нәсел ул һәрчак үзенең булмышын сиздереп тора. Тумыштан килгән зиһене, белемгә омтылышы кызга үз һөнәрен тиешле югарылыкта үзләштерүдә нигез булып торды. Финансист белгечлегенә ия булу хакындагы кызыл дипломын кулына алган Әдибә Хәсәнша кызы Галимуллина Казан шәһәрендәге хәрби заводта хезмәт юлын башлап җибәрде.
Ә мәхәббәт озак көттермәде, эзләп тапты аны.
...Беркөнне, тукталышта автобус көтеп торганда, имәндәй нык бәдәнле, озын буйлы, киң җилкәле, бөдрәләнеп торган чәчле, яшькелт күзле егет кызга сүз кушты:
– Сәлам, чибәркәй! Автобус көтәсеңме?
– Бу тукталышта басып торгач, трамвай түгел инде.
– Исемең Розамы әллә синең?
– Юк! Ник алай дип уйлыйсың?
– Күлмәгең алсу гөл төсендә, шуңа әйтәм. Бигрәк килешә үзеңә. Сүзләрең дә чәнечкечле. Розаның үзе инде син!
Әдибәнең сүзгә кеше кесәсенә керә торган гадәте юк, кыз баскан урынында бөтерелеп алды да, мин дә төшеп калганнар рәтендә түгел, дигәндәй, исеп үткән җил туздырган чәчләрен нәфис бармаклары белән ипләп кенә рәтләп куйды. Аннары кыек атып туры тидерәчәген тәгаен белеп, егетнең бакчасына таш атты.
– Ай, харап икән! Серкәң су күтәрмиме әллә?
Егет кызның сүзләрен колак яныннан үткәреп җибәрде. Үзенекен тукый бирә:
– Йә, әйт инде исемеңне! Җитмәсә үзең кыланчык икәнсең! Менә мин яшермим. Исемем – Инсаф.
– Зерә андый исем кушканнар, исемең җисемеңә туры килми. Тик торганда килеп бәйләндең.
Күзенә керердәй булып үзен тыңлаган егет белән шаяртып сөйләшү кызның үзенә дә ошап китте. Ә егет бер калак суга салып йотарлык кызга күңел капкасын ачарга ашыкты. Егет җәһәт кенә юл буенда үскән ромашканы өзеп алды. Әдибәнең каршысына басып, чәчәкне аңа сузды да кызның кулын үзенең учына алды.
– Нишләп бәйләним инде. Танышасым килде. Бигрәк сөйкемле, кояштай якты йөзле. Әллә кайчаннан бирле беләм кебек үзеңне. Җитмәсә, бер якка кайтабыз бугай. Әйдә, озатып куям, йә урлап китәрләр.
– Кем урласын мине! Автобус һаман күренми. Юкка вакытымны әрәм иттем. Җәяүләп кайтсам да була. Кызыл Позиция урамында яшим мин.
Егет кыз белән озаграк аралашу форсаты чыгуына сөенеп, тиз генә дилбегәне үз кулына алырга булды. Җебеп торсаң, кызны кулдан ычкындыруың да бар. «Ятып калганчы атып кал, Инсаф!» – дип, үз-үзен дәртләндерде.
– Кайтасы җир шактый булса да, без икәү бит. Йә исемеңне әйт инде! Әйдә танышабыз, да озатып куям.
– Әдибә мин.
– Менә таныштык та. Исемең дә үзең кебек матур икән.
Әдибә егетнең серле карашыннан сихерләнгәндәй булды. Автобусны да көтеп тормыйча, яшьләр, сөйләшә-сөйләшә, тулай торак урнашкан урамга атладылар. Беренче очрашуда ук егет кызның күңеленә ачкыч яратты. Ихлас, эчкерсез сөйләшү ике йөрәк арасына ныклы күпер салды.
Инсаф кызның күңелен бик тиз яулап алды. Медицина институтында белем алучы егет тырыш, җитез, нинди генә эшкә тотынса да булдыра. Кыз да эшчән, кулында таш эретә. Язгы ташкындай шашкын хисләр кичергән яшьләр озак та үтми гаилә корып җибәрделәр һәм, Казанда төпләнеп калырга уйлап, торыр урын эзли башладылар. Тулай торак тормышыннан туйган яшьләр тирә-яктагы заманча өйләрне үтеп, таш йортлар арасында адашып калган авыл өенә урнаштылар. Әдибә белән Инсафны мичкә ягу, су ташу кебек эшләр дә куркытмады. Яраткан кешең белән шалаш та оҗмахка тиң. Ир өйдә дә булыша. Кайсы алдан кайта, шул ашарга пешерә. Ир-ат эше, хатын-кыз эше дип тору юк.
Заводта ике ел ревизор булып эшләгән Әдибә тикшерү барышында бик зур хата тапты. Завод директоры аны үзенә чакырып алып, сүз башлады:
– Әдибә Хәсәновна! Зинһар өчен эшне зурга җибәрмик. Хаталарны төзәтергә сүз бирәм. Белүемчә сез кеше фатирында гына яшисез. Безнең хилафлыкка күз йомсагыз, квартира бирәбез. Тиздән әни дә булачаксыз. Сүземне аяк астына салып таптамассыз дип уйлыйм. Килештекме?
– Алексей Николаевич! Мин сезнең язмышыгыз белән уйныйсым килми. Хилафлыкларны бетерәсез икән, сүзем юк, әмма килеп тикшерәм. Барысы да тәртиптә булсын!
Яшь кенә булуына карамастан, Әдибәнең уйлап эш итүе, үз сүзендә нык торуы, таләпчәнлеге җитәкчене дә җитди уйга салды. Ул шунда ук урынбасарларын чакыртып алып, күрсәтмәләрен бирде. Әдибә белән өч көннән кабат очрашырга сүз куешып хушлашкан чакта да Алексей Николаевич яшь ревизорның рух ныклыгына, белеменә, кешеләр белән аралаша белүенә соклануын яшермәде.
Озак та үтмәде, яшь гаиләгә иске йорттан фатир бирделәр.
 
* * *
Әдибә белән Инсаф җиң сызганып, фатирга ремонт ясарга тотындылар. Мәшәкатьле булса да, күңелле эш булып чыкты бу. Төзү эшен икәүләп өйрәнделәр: икесенең дә кулы эшкә ятып тора. Дүрт сәгать чират торып алган обойларны җаен табып, стенага ябыштырырга тотындылар. Эш арасында ир белән хатын, ак хыял канатларына тотынып, киләчәккә дә күз салырга онытмадылар.
– Әдибә! Күр әле, ничек яктырып, матурланып китте безнең өебез. Алла теләсә, бер ул, бер кыз алып кайтсак, сабый тавышыннан тагын да ямьләнер. Улым үземә, кызым сиңа ошаса, тигезлектә яшәсәк, бәхет өчен тагын ни кирәк?!
– Инсаф! Бәби турында сүз кузгатма инде. Синең армиягә барасың бар. Болай да кайгырам. Син киткәч, берүзем бала белән ни эшләрмен?!
– Ничек инде берүзең?! Мин сине үзем белән алып китәм. Бергәләп барабыз хезмәт итәргә.
Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Акча санаучы ник кирәк ди армияга?
Ирнең теләге фәрештәләрнең: «Амин!» – дигән чагына туры килде ахрысы. Инде фатирларын ремонтлап, матур гына яшәп ятканда, Инсафка повестка китерделәр. Хезмәт итү урыны Украина дип күрсәтелгән. Бер ел хезмәт итәсе. Инсаф сүзендә торды, хәрби комиссариат аша эш йөртеп, хатынын да үзе белән алып китү турында кирәкле кәгазьләрне әзерләп куйды. Әдибә, билгеле, сөенде генә, бер ел нәрсә инде – үтәр дә китәр, аннан тагын күңеленә якын булып киткән Казанына кайтып керерләр. Шундый уйлар белән, ире белән бергә юлга кузгалды ул.
Черновцы шәһәренә килеп урнашкан гаилә тормышы акрынлап бер җайга көйләнде. Инсаф хәрби госпитальда, Әдибә өйдә. Ара-тирә шәһәргә чыгып кергәли. Күп милләтле, җыйнак, тыныч, матур шәһәр булып чыкты бу.
Әдибәнең инде монда килгәнче, эштән биргән юллама буенча, Прибалтика илләрендә булганы бар иде. Мең тугыз йөз җитмеш алтынчы елның январь ае иде бу. Кыз, яшь кенә булуына карамастан, һәрнәрсә белән кызыксынган иде, хәтта андагы халыкның эш шартлары белән танышу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады.
Дус кызына ул чактагы тәэсирләрен сөйләгән иде:
– Анда, кызый, дуңгызлар да кешечә яши! Дуңгыз фермасына баргач, башка килгән беренче уй шул булды. Югыйсә, бер үк совет иле, анда бөтен нәрсә чит илдәгечә. Шуңа күрә авыз тутырып әйтә алам, мин чит илдә булып кайттым. Эш шартларын күреп шаккатым. Дуңгыз баласы тууга, ак халат кигән кешеләр алар яныннан китмиләр. Иң башта дуңгыз бәбиләрен лифт белән өскә менгерәләр, сабый баладай тәрбиялиләр, үстерәләр. Шунысы кызык, дуңгыз балаларын, ай үтүгә, бер катка аска төшерәләр. Иң аска төшеп җиткәндә инде ул җитлеккән ана дуңгыз була. Кулдан бер генә эштә башкарылмый. Тулысынча механикалаштырылган, юылган, чистартылган.
Эшчеләр туклана торган ашханәләрен сөйләсәм, ышанмыйсың. Бөтен җир «ялт» иткән, һәр ризык тәмле, затлы итеп әзерләнгән. Кибеткә керсәң, җаның ни тели, шуны сатып алырга була. Балык заводына да бардык. Үз күзләрем белән шпротны ничек ясаганнарын күрдем. Чисталык, тәртип. Ә совет илендә тәртип урнаштыра алмыйча иза чигәбез. Каян килгән анда мондый тәртип, тәрбия, муллык, төзеклек? Һуш китмәле. Бер үк илдә яшибез, шуңа аптырыйм, – дип сүзен төгәлләгән иде Әдибә.
Иптәш кызы бу сүзләргә ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй карап торды да, ипләп кенә әйтеп куйды:
– Гомерем булып, беренче җай чыгу белән китәм, бу илдә калмыйм мин! Ике гомер яшәмибез, нигә әле шундый барлык булуын белә торып, бу йолкышлар илендә яшәргә тиеш мин?
Алгарак булса да китеп, әйтергә кирәк, кызый сүзендә торды, дөньялар бутала башлауга чит илгә чыгып китеп, хәзер үз фирмасын оештырган, рәхәтләнеп яшәп ята.
Әдибә бераздан Черновцыга ияләнде, алай гына түгел, чын-чынлап гашыйк булды. Шәһәр күреп туймаслык. Гасырлар дәвамында төрле стильдәге уникаль архитектура үзәгенә әйләнгән. Бай мәдәни мирасы булган шәһәрнең пейзажын төрле конфессиягә караган чиркәү куполлары бизи. Шәһәр ратушасының сәгатьле башнясы үзенә тартып тора. Борылмалы, кискен борылышлары булган борынгы урамнар Прут елгасыннан тауларга таба сузылган. Алар сөзәк террасалардан куе урам челтәрләре хасил итә-итә, киң магистральне кисеп үтеп, Черновцының төп мәйданына тоташа. Шәһәрнең иң зур ял паркы Тарас Шевченко исемен йөртә. Күп гаиләләр ял көннәрен шул паркта үткәрәләр. Шәһәрнең архитектура энҗесе булып саналган Буковина һәм Далмация митрополитлары резеденция бинасы белән танышу үзе генә дә ни тора?!
Шәһәрдән ерак түгел Украинаның җиде могҗизасының икесе: җитмеш километр ераклыкта Хотинск һәм, йөз километр ары китеп, Каменец-Подольск кальгалары урнашкан. Алар белән якыннан танышу, шулай ук йөз утыз киломтер барып, Украина Карпаты энҗесе – Яремче шәһәрен күрү дә, Әдибәнең күңелендә җуелмас эз калдырды. Менә бит украин дуслар үз мирасларын саклый беләләр, ни өчен татарлар булган кадәрге мирасларына да битараф. Кайсы төбәк ныклап булган тарихи һәйкәлләрен саклый, өйрәнә, башкаларга күрсәтә? Юк бит... Шушы уйдан аның күңеле борлыгып кала иде. Әдибәнең туган халкын да шундый абруйлы милләтләр югарылыгында күрәсе килә иде...
Хәбировлар гаиләсенә килүгә фатир бирделәр. Тору ягы җайланды, хәрби хезмәттәге Инсафның тынгысыз тормышына да икәүләп ияләшергә туры килде. Украиннар, руслар, румыннар, поляклар, белоруслар белән дус, тату булып гомер итте алар.
Инсаф иренмәс җан, хезмәте командирларга ошады, яхшы белгеч дип үгетләп, аңа хезмәт срогы тәмамлангач та, калырга тәкъдим ясадылар. Институтны да бик яхшы бетергән иде. Белем – кешенең очар канаты икәнен беркайчан да исеннән чыгармады Инсаф. Гел белемен күтәрергә омтылды, һөнәри осталыгын арттыру өчен курсларга да йөрде. Эше дә җиңел түгел, җаваплы. Көндез эшли, төнлә кизү тора. Черновцы шәһәрендә мең тугыз йөз сиксәненче елдан мең тугыз йөз сиксән бишенче елга хәтле яшәде алар. Олы улларына иптәшкә, икенче нарасыйны алып кайттылар. Икенче уллары да тугач, дөнья түгәрәкләнде. Ире биш ел буе хәрбиләрнең сәламәтлеген кайгыртты. Яхшы белгеч дип Инсафны гел өлкә больницасына командировкага җибәрә иделәр.
Әдибә балаларга багынып, өйдә генә утырмады. Күптән башында йөргән бер ниятен тормышка ашыра башлады: ун телдә – мең хикмәт, җиң сызганып, украин, поляк һәм бераз гына алман телен дә өйрәнде. Тел ташны да эретә, телләр өйрәнгән саен, дуслары да арта торды. Сөйләшер темалар киңәйде, күңел офыгы зурайды.
Көн саен диярлек балаларын алып, шәһәрдә йөреп кайта. Инсаф эштән кайткач, күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирә. Ире хатынының күзәтүчәнлегенә, һәр нәрсәгә бәя бирергә яратуына исләре китеп аны тыңлап утыра иде. Черновцыда өч-дүрт этажлы бик матур өйләр. Кибетләрдә муллык. Кешеләр бик матур, зәвык белән киенәләр. Бу калада машина төзү заводы, май комбинаты, ит, шикәр комбинатлары, приборлар төзү, химия заводлары һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате үсеш алган. Шәһәрдә кадрлар әзерләү, фәннең алга китеше дә югары дәрәҗәдә куелган. Халкының артуына карап, кала да үсүен дәвам итә. Болар турында Әдибә сәгатьләр буена сөйли ала иде.
Хатын тирә яктагы авылларның тормышын күреп тә соклануын яшерми, бездәге яшәеш белән чагыштырырга ярата. Инде ул елларда ук Украина авылларын бистә тибында үсеш алганнар иде. Матур, уңайлы фатирлар күпләп төзелә, яшә дә сөен генә! Безнең Татарстанга болар кайчан килеп җитәрләр? Әдибә моның шулай булуын бик тели иде.
Уртача климатлы Черновцыда кышын да, җәен дә җылы. Туган яктан, әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылып, читтә яшәгән кешегә җылы бигрәк тә тансык. Аннары калын кышкы киемнәр дә кирәк түгел. Димәк, акча да янга кала. Кыш монда ноябрь ахырында башлана. Җир өстендә юка гына кар катламы барлыкка килә дә, берәр атна торуга, тиз арада эреп тә бетә. Кайбер елны бөтенләй кыш булмый диярлек.
Мең тугыз йөз сиксән икенче елдан мең тугыз йөз сиксән өченче елга күчкәндә, январь аенда да температура унтугыз градуска кадәр күтәрелде. Ул елны җәйге пәлтә белән кыш чыкты Әдибә. Март башында инде җиһанга чып-чын яз килә. Урамга чыкса, өйгә керәсе килми. Бөтен җирдә яз сулышы. Чит җирдә җирсегән күңел кояш нурында коена.
Табигате белән сокландыргыч шәһәр урамнары яшеллеккә төренеп утырган чакта, күңел үсә, канатлана. Ишегаллары да, скверлар да шулкадәр матур, каралган. Туй күлмәге кигән яшь кәләштәй чәчкәләнгән агачлар, бакчаларда үскән караҗимеш, слива, шау чәчәктә утырган роза куаклары күзне иркәли. Аллы-гөлле клумбалардан, гөлләмәләрдән күзне аерып алып булмый. Хуш исләрдән баш әйләнә. Француз духиларың бер читтә торсын!
Монда җәй дә бездәгедән озаграк була. Май уртасыннан алып сентябрьнең уннарына кадәр дәвам итә. Бакча җимешләре өлгергән чакта, агач ботаклары җиргә таба иелә. Мул уңышның тәмен татып, нинди генә җимешләр белән сыйланмыйсың.
Әдибә монда әстерхан чикләвеге үсүен дә күреп биһуш булды. Менә кайда икән оҗмахка тиң җирләр! Тыныч тормышта, бар булганына шөкер кылып, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр белән сыйланып, яшә дә яшә генә!
Биредә биш ел яшәү дәверендә, Әдибә шәһәрнең чикләре киңәйгәнен дә күрде.
Җиңел промышленость өлкәсендә тегүчелек, трикотаж, оек, балалар киемнәре, резин һәм тиредән тегелгән аяк киемнәре, текстиль җитештерү алга киткән. Агач эшкәртү алга киткән, күз явын алырлык мебельләр ясала монда. Шуңа күрә шәһәрдә һәр кешегә эш җитәрлек. Малайлар исәйгәч, Әдибә дә, аларны балалар бакчасына биреп, «Черновецлес» комбинатына финанс бүлегенә эшкә урнашты.
Хезмәт урынында күбесе рус телендә аралаша. Әдибә украин телендә сөйләшүчеләргә кызыгып карый. Бик тә өйрәнәсе килә иде. Телне өйрәнү максаты белән китаплар да сатып алды. Белмәгәнне сорауның ояты юк.
Беркөнне үзе белән эшли торган ике хатынга: «Телне өйрәтегез инде», – дип ялынды. Берсенең ире өлкә прокуроры иде. Иң зур кеше бит инде. Икенчесенеке халык контроле рәисе. Аңа калса, алдынгы карашлы кешеләр булырга тиешләр. Берсе авылдан, берсе шәһәрдә үскән. Әдибәнең үтенечен ишеткәч, икесенең дә күзләре маңгайларны менде. Алдан сөйләшеп куйганнармыни, икесе берьюлы: «Зачем это тебе нужно? Сейчас это не модно. Ничего своё время тратить», – дип, күңелен төшерделәр.
Тик Әдибә теләген тормышка ашырмаса, Җиһангир оныгы буламы соң инде?! Күрше-күлән белән дуслашты, аралаша башладылар, телне дә шактый үзләштереп өлгерде. Дөресен әйткәндә, нигәдер украин телендә аралашу аңа ошый иде. Татарга тылмач кирәкми, дигәннәре хак икән, татар кайда гына булса да сынатмый, үз дигәненә ирешә. Җебек халык түгел ул татар!
Йөрәгендә татар җанын йөрткән Әдибә, үз иле, үз милләте белән горурлана иде. Беркайчан да исемен бозып дәштерми иде. Хезмәттәшләре: «Нам неудобно произносить твое имя. Давай, мы тебя будем звать Алёной или Аидой!» – дигәндә, башка кабатламаслык итеп, катгый рәвештә җавап бирде.
– Нет, моё имя Адиба, отчество Хасановна, и я никому не разрешаю по-другому себя называть. Я татарка. Мне после рождения дали это имя. И я горжусь своим именем. И не собираюсь его менять.
Әдибәнең холкын белеп алганнар иде инде: бер әйтә, берәгәйле әйтә. Башка андый сүзне ишетмәде. Һәркем аңа үз исеме белән зурлап эндәшә иде.
Финанс бүлегендә эшләгәч, банкка да йөри бит инде. Үзенә нибары егерме алты яшь. Көннәрдән беркөнне, яше лаеклы ялга чыгар вакыты җитеп килгән бүлек башлыгы кабинетына чакырып алды да, үзенең рәхмәтен белдерде:
– Я вас очень уважаю. Хочу вас поблагодарить.
Әдибә аптырап калды.
– А за что вы меня благодарите?
– За то что вы никогда не скрываете кто вы, не изменили своего имени. Гордитесь, что вы татарка. Всегда открытая, со всеми добродушная. Вот у нас работает женщина. Она уже когда на работу устраивалась, называла себя Галиной. И боится вдруг узнают, что она татарка. Хоть в паспорте и написано к какой национальности принадлежит.
– А зачем мне скрывать? И зачем мне стесняться? Я горжусь, что я – татарка. Имя – это святое. Когда родилась мне родители дали это имя. И я с гордостью ношу это имя. У нас очень хорошая нация. Вот вы восхваляете, гордитесь своим Тарасом Шевченко. А я горжусь своим народом. Всемирно известным, великим поэтом Муса Джалилем. Он во время войны попал в плен. Сидел в Моабитской тюрьме. Но он даже в Германии, в тюрьме боролся за свой народ, – дип аның белән сөйләшкәнне онытмый.
Әдибә татарлардан төрле кешеләрне очратты. Бер апа банкта эшли иде, ул яшь хатынга кисәтү ясады:
– Ник хохоллар белән аралашасың? Алар бик начар кешеләр. Алар синең белән елмаеп сөйләшәләр, кесәләрендә пычак йөртәләр.
– Белмим, миңа алар андый түгел. Беркемнән дә начарлык күргәнем юк. Миңа һәрвакыт елмаеп эндәшәләр. Ярдәм кирәктә булышалар. Миңа, нинди милләттән булуларына карамастан, бар кеше дә бертигез.
Әдибә ул ападан әкренләп читләште, аннары бөтенләй араны өзде. Кеше сүз пәрдәсе астында. Башкалар турында яман фикер йөрткән кешедән, үз милләттәшең булса да, ераграк торуың яхшы. Черновцыда яшәгәндә янәшәсендә һәрвакыт яхшы кешеләр булды. Берсеннән дә начарлык күрмәде. Яшь кенә булуына карамастан, һәркемнең ихтирамын тойды.
Анда ирләр хатын-кызларга бик игътибарлы. Очрашканда кулны үбеп исәнләшәләр. Кыенсына иде. Андыйны күреп үсмәгән бит. Ничектер Украина булса да чит илдәге кебек иде мөнәсәбәтләр. Күрәсең, Европа йогынтысы сеңгән булгандыр.
Ире хәрби хирург та булгач, өйрәнүләрдә еш була, өйдә сирәк булган чаклары күбрәктер дә әле. Төнлә дә чакырып алалар. Кибеткә, йә башка җиргә барырга кирәк була. Балаларны кая калдырырга. Гел аларны ияртеп йөреп булмый бит инде. Андый чакларда күршеләре һәрвакыт ярдәм иттеләр. Балаларны да калдыра иде. Үзләре дә кайчак: «Безгә кыен түгел, арып кайткансыңдыр. Балаларың янында бул!» – дип, сөтен дә, ипиен дә алып кайтып бирәләр иде. Кеше кешесез яшәми шул. Алар шулай тату яшәде, Аллага шөкер! дип куя Әдибә ул вакытларны искә төшереп.
 
* * *
Дөнья киң, тормыш катлаулы. Хәрби табиб хезмәте һәркайда сораулы. Җитди, үтә дә җаваплы, югары һөнәри осталыкка ия табиб – Инсаф Хәбировны Германиягә Риза шәһәренә эшкә билгеләделәр. Оста – дөнья тоткасы.
Сикәлтәле тормыш юлларыннан атлаганда ярты юлда егылып калмаска, кеше исеменә тап төшерми яшәргә күпме рухи көч кирәк. Инсаф үзе генә түгел, гомерлек юлдашы, Әдибәсе дә рух ныклыгына таяндылар. Хатыны һәрвакыт үзенең гаиләдәге урынын белеп, иренә таяныч, балаларына кайгыртучан, кирәк булса утка да, суга да керердәй, уллары өчен җанын да бирергә әзер ана булып яшәде. Ул бу дөньяга ник килгәнен яхшы белде.
Һәркем җирдә таяныр нокта эзли. Таяныр нокта табылганда гына чорның салкын сулышына да, язмышның аяусыз җилләренә дә бирешми яшәрлек көч табыла. Кем аны нәрсәдә таба – аерма бары тик шунда гына.
Кемдер тиң ярын таба да, аның киң җилкәсенә сыенып, юлын дәвам итә.
Кемдер дусларына, туганнарына таянып гомер кичерә.
Кемдер, гомер буе эзләп тә, таяныр ноктасын табалмый тилмерә. Андыйларны язмыш җилләре дә кагып-сугып йөртә һәм алар, тоташ сыктау, сыкрау тулы тормыштан арып, вакытсыз күзләрен йомалар.
Кемдер иленә, теленә, диненә таяна. Рухларын пакь килеш саклап, иманына тугры калып яшәгәннәрнең тормыш юллары сокланырлык. Андыйларга карыйсың да дөньяга ник килгәнеңә төшенәсең.
Тумыштан ук йөрәгенә яшәү көче мулдан салынганнар, башкаларга юл күрсәтеп, гомер тавына менәләр. Тауның түбәсенә менеп басалар да, горурланып, тирә-якны, дөньяны күзәтәләр. Аларның таяныр ноктасы кайда икән соң? Биек тауга менеп, үткәненә күз салырлык итеп яши алганнарның таяну ноктасы тумыштан ук җаннарына салынган көчтәдер.
Тормышны, кешеләрне, туган илне, торган җирне яратудан туган көчкә таянып яшәүдән дә зур бәхет була алмый торгандыр. Чынбарлыкны ничек бар – шул килеш кабул итеп, бу дөньяга ник килгәнеңне аңлап яшәгәндә генә гомер йомгагының җебе чуалмыйдыр.
Әгәр сине Аллаһ гомер биреп бүләкләгән икән, димәк, синең дөньялыкта яшәү дәверендә үтәрлек үз миссияң бар. Иңнәреңә салган йөкне күтәреп, сыгылмыйча биек үргә менү көче – ул синең җаныңда. Бары тик өмет кояшың гына сүнмәсен, сүрелмәсен. Әлеге уйлардан яктырып киткән зиһенен барлый да, инә кая, җеп шунда!..
Украинадагы тормышка ияләшкән Әдибә кабат юлга кузгалды. Ике бала белән, күнеккән җирдән күченү бик җиңелләрдән булмады. Тик көчле рухлы хатын, иренең ил алдындагы бурычын тиешенчә кабул итте. Сынауларда сынатмыйча, ил йөзенә, ир йөзенә тап төшермичә яшәр өчен бөтен көчен куйды ул.
 
* * *
Хәбировлар яшәячәк Риза шәһәре – Лейпциг һәм Дрезден шәһәрләре арасында, Саксония җирендә урнашкан иде.
Германиягә күчәчәкләре хакында белеп алгач, Әдибә хыялындагы әкияти дөньяны күз алдына китерергә тырышты. Европа илләре турында күп мәртәбәләр укыса да, телевизор аша күрсә дә, мәкальдәгечә, «йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерлерәк» икән. Аларны алда ни көтә? Язмыштан гаилә өлешенә ни тиячәк? Бәхет дисәң...
Инсаф алып кайткан яңа хәбәрне Әдибә бераз шатланып, бераз куркып кабул итте. Ә инде Германиягә аяк баскач, чыннан да икенче, ят дөньяга килеп эләккәнен аңлады яшь хатын. Черновыцыга күнегелгән иде. Андда уңайлы, җайлы иде. Монда исә аларны чисталык, пөхтәлек, тәртип дигән хикмәтле нәрсәләр көтеп торган икән бит! Соклангыч иде мондагы тормыш. Аяк астына, әйтерсең лә, чиста бәрхет келәм җәеп куйганнар. Урамнарда үтеп йөри торган бөтен җирләргә асфальт яисә таш җәелгән. Гранит ташларны бер зурлыкта кисеп-кисеп, чүкеч белән бәреп кертеп ясалган мәңгелек юлларда, яңгырдан соң да бернинди пычрак, шакшы сулы күлдәвекләр җыелмый. Өйгә кергәннән соң да, аяк киемеңнән келәмгә бер бөртек тә тузан төшми. Халыкның тәрбиялелегенә исең китәрлек. Монда өлкән кеше булсынмы, кечкенә баламы, бер генә кеше дә чүпне урамга ташламый. Һәр җирдә чүп сала торган әрҗәләр урнаштырылган. Әрҗә очратканчы, кешеләр чүпне ташламыйча, йә кесәсенә салып йөртә, яисә сумкасына төреп салып куя да, чүп әрҗәсе янына җиткәч кенә ташлый.
Шәһәр урамнарында, паркларда йөргән чакта да, эшләгән урынында да Әдибә беркемнең ачулы карашы белән очрашмады. Итәгатьлелек саклап, хөрмәт белән үзара аралашучылар күзендә канәгатьсезлек чаткылары күренми. һәркайда, һәркемдә теләктәшлек! Анда бездәге кебек, кешегә исеме, атасының исеме белән дә, сез дип тә эндәшмиләр. Ничә яшьтә булуларына карамастан, хатын-кызларга «фрау», ир-егетләргә «гер», – дип мөрәҗәгать итү гадәткә кергән. Һәм беркем дә сине гаепләми.
Риза – Эльба елгасы ярында урнашкан, Дрезден җир дирекциясенә буйсына. Ул Риза-Грохсенхайн районы составына керә. Әдибә, гадәтенчә, яңа җирне «үзләштерергә» кереште. Иң беренче, әлбәттә, әлеге шәһәрнең тарихы белән кызыксынды. Әдибәнең инде тәҗрибәсе бар – алман халкының яшәү рәвешен Украинадагы, туган илендәге тормыш белән чагыштырып карый да, Германия һәрчак өстенлек ала. Нәтиҗә шушы. Ул Германияда яшәгәндә дә Ризага якын шәһәрләргә бару мөмкинлеге туганда, иренмәде. Җай тапкан саен, бу илнең истәлекле урыннары белән танышты. Теләк булса, чара табыла. Янәшәдәге шәһәр-авыллар арасын автобус, электричка якынайта. Әдибә бу якның гүзәл табигатен күзәтеп кенә калмыйча, иренмичә, чит илнең, чит җирнең архитектурасын, тарихын, шәһәр тормышын, халыкның яшәү рәвешен өйрәнде. Дрезден шәһәрен үтеп китешли генә күргән, кызыксынучан җан, экскурсиягә бару җае чыгуга, сөенеп юлга чыкты. Инде китаплардан бераз укып, җирле халык белән аралашып ишеткәннәрен үз күзләре белән күрми торып, тынычлана алмаячагын белгән кешегә, кырык-илле чакрым араны үтү нәрсә ул?!
Эльба елгасы күренекле архитекторларны магнит кебек үзенә тартып торучы шәһәрләре белән данлыклы. Архитекторлар анда барокко стилендә мәһабәт биналар төзегәннәр. Корольләрнең җәйге резеденциясе, Урта гасырларда ук төзелгән фарфор әйберләр җитештерү башкаласы Мейсон, Яңарыш эпохасы шәһәре Торгау нәкъ шундыйлардан. Дрезден шәһәрен Эльбадагы могҗиза дип тә йөртәләр. Дрезден искитмәле матур күренешле Эльба үзәнлегендә урнашкан. Гасырлар дәвамында Саксония башкаласында җыелган хәзинә, байлык, муллыкка сокланып туймаслык. Монда кеше кулы тудырган матурлык белән беррәттән табигый матурлык яши. Эльба елгасының югары агымындагы Саксония Швейцариясе дип аталган – Эльба Ком тауларының Дрезденнан ерак түгел өлешен, текә кыяларының онытылмаслык пейзажын күреп, Әдибә янәдән җир йөзендә яшәвенә, шундый ямьле табигате булган илләрне күрә алуына, Германиянең иң матур елгасы белән танышырга мөмкинлек биргән язмышына рәхмәт укыды.
Бад-Шандаудан паром белән шулай ук барокко стилендә төзелгән, Пильниц сарай-замогына кылган сәяхәте дә күңел түрендә урын алды. Эльба елгасының югары өлеше буйлап сузылган комлыктан бормалы-сырмалы кыяларга, Бастей тавына күтәрелгәннән соң, күз алдына килеп баскан манзарага шаккатып, гади генә татар авылында үскән, Җиһангир картның дәвамчысы Галиулланың оныгы – Әдибә Хәсәнша кызы, Эльба Ком тауларының, елга үзәнлекләрен эчке бер горурлану белән күзәтте.
Елга үзәнлекләрендә җәйрәп яткан, саксон виноград бакчалары арасындагы Радеболь шәһәре белән танышканнан соң, Мейсен каласын күрми калу мөмкин түгел. Әдибә әлеге борынгы шәһәрнең урам ташларына басып үткәндә, дөньякүләм билгеле фарфор мануфактурасы белән танышып кына калмыйча, истәлеккә Мейсен фарфоры – аш сервизы да сатып алды. Нәфис фарфор савытлар күз явын алырлык бизәкләр белән бизәлгән. Әдибә туган ягына кайтканнан соң да, Ризада яшәгән вакытларын искә төшереп, затлы савыт-сабага салынган ризыклар белән туганнарын сыйлаячагын уйлап, киләчәк язмышына да күз салгандай була иде.
Саксония җирендәге иң тетрәндергеч сәяхәт, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында совет һәм итальян хәрби тоткыннары газап чиккән, мең тугыз йөз кырык беренче елның апрелендә төзелгән Цайтхайн лагерына бару, андагы баракларны күрү, мең тугыз йөз кырык беренче–мең тугыз йөз кырык бишенче елларда егерме биш меңнән алып утыз меңгә кадәр совет әсирләренең һәлак булганлыгын ишетү булгандыр мөгәен.
Совет тоткыннары белән бергә, мең тугыз йөз кырык өченче елда әлеге лагерьда итальяннар, серблар, англичаннар, французлар һәм поляклар да әсирлектә булалар. Әсирлек газабын кичергән тугыз йөздән артык башка ил хәрбиләре арасында иң күп корбаннар итальяннар була. Тоткынлыкта сигез йөз дә алтмыш ике итальян солдатының һәлак булуы билгеле. Лагерьдагы тоткыннарның үлүенең төп сәбәбе ачлыктан һәм түзә алмаслык коточкыч санитария шартлары белән бәйле икәнлеген белгәч, андагы тоткыннарның тормышын күз алдына китерергә дә куркыныч. Корбаннарны Якобсталь вокзалыннан ерак түгел, элекке лагерь территориясе әйләнә-тирәсендә дүрт зиратта җирләгәннәр.
Вакытлар узгач, ике мең алтынчы елда Белоруссияда рус телендә басылып чыккан, «Цайтхайн – Книга памяти советских военнопленных» дигән китап Әдибәнең кулына килеп эләкте. Китапны укып чыгып, әнисенең сугышта хәбәрсез югалган бертуган абыйсының исемен дә корбаннар исемлегендә күреп, ул янәдән бер мәртәбә тетрәнү кичерде.
 
* * *
Чит илләрдә яшәгәндә дә Әдибә Хәсәнша кызы үзенең татарлыгын онытмады, Татарстан вәкиле булуы белән горурланып яшәде. Россиядән икәнлеген белгәч, мөнәсәбәтләр үзгәргән чакларда да, ул үзенең татарлыгын танытып, тиешле ихтирам яулый иде.
Чит илнең үз кыенлыклары, үз кануннары. Буйсыну һәм сыгылу белмәгән нәсел дәвамчысы чит илдә дә кыен хәлләрдән чыгу юлын таба белде. Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип, кычкырган диелә халык мәкалендә. Әдибә, немецлар арасында кешечә яшәр өчен, таныш булмаган телне камил белергә кирәклеген тиз аңлады. Нигә өйрәнмәскә ди, башланган эш – беткән эш – Украинада чакта өйрәнә башлаган алман телен ныклап үзләштерә башлады. Телне болай гына өйрәнеп булмый, аралашу кирәк, Әдибә урамга чыгып, һич күрмәгән немец корткалары белән гәпләшергә тотына иде. Аның тел өйрәнү юлында булуын аңлап алган немец марҗалары сабырсызланмый гына немец теленең нечкәлекләре турында аңлаталар иде. Шулай да, кемнән күчкән сәләттер инде, чит телләрне өйрәнү аңа җиңел бирелде. Каннан-канга күчеп килгән үҗәтлеккә, ихтыяр көченә таянып, ул немец телен өйрәнеп, иркен итеп сөйләшә башлады. Ә аңа кадәр күпме кыенлык ипиен ашады ул. Бары тик иренең хезмәт хакына гына яшәү авыр иде. Матди яктан гаилә хәле шәптән түгел иде, эшкә керергә кирәк дигән карарга килде ул. Хәтер сандыгының тирәнлеген уе белән үлчи-үлчи, гомеренең бу чорын Әдибә еш исенә төшерә иде.
Инсафның холкына горурлык хас, буйсынырга яратмый иде. Түрәләргә каршы да әйтә торган гадәте бар. Шуңа күрә, ай саен дигәндәй, аны бер айга, ай ярымга Союзга, еш кына Ризадан кырык бер километр ераклыкта урнашкан Дрезден шәһәренә – зур госпитальга командировкага – авыру хәрбиләрне комиссовать итәргә (военно-врачебная комиссия) җибәрделәр. Ул анда булгач, марка түләнми инде. Шуңа күрә Әдибәгә икесе өчен дә эшләргә туры килде.
Хәтерендә, көч-хәл белән, вакытлыча бер оешмага хисапчы итеп алдылар. Үз эшен белгән кешегә эш кайда да әҗерен кайтара. Хезмәт хакы алып кайткан көнне мәңге онытасы юк. И сөенде дә инде. Үзенең чит илдә дә югалып калмаганына, эш табуына, гаилә бюджетына үз өлешен кертә алуына куанган хатынның күңелен горурлык хисләре биләп алды. Татарстанда, Таулы авылында туып үскән, төрле сынауларны җиңеп, инде чит илдә үз урынын яулар өчен язмыш белән көрәшкә чыккан татар кызы ничек горурланмасын! Әле телне бик үк камил белмәгән килеш тә, эшкә урнашу һәркемнең дә кулыннан килми. Тормыш үз кагыйдәләрен көн саен искә төшереп тора. Гаиләнең тотрыклылыгы, ике баланың киләчәк язмышы аның кулында. Ир – дөнья тоткасы. Ул барысын да хәл итәргә тиеш дип кенә яшәп булмый. Хатын-кызның ире, балалары, җәмгыять алдында үз бурычлары бар. Иренә тугры юлдаш, якын киңәшче, рухи таяныч булырга да, киләчәктә үзенә терәк булырдай, тормышка әзерлекле балалар үстерергә дә тиешлеген белеп яши ул. Һәм шул аңа сынмаска, сыгылмаска, алга карап яшәргә көч бирә.
Бер ай эшләп эш хакы алган, тормышка елмаеп караган Әдибәне язмыш сынаудан туктамады. Ун-унбиш көн дә үтми, Инсафны кабат Ризага җибәрделәр. Ире китүгә олы улы авырып китте. Колак арты бизе шешкән улы авыртуга чыдый алмый елый. Температурасы да югары. Әле чирнең икенче балага да йогу ихтималы бар. Әдибә ни эшләргә дә белмәде. Эшли генә башлаган вакытта, ял алуны күз алдына да китерә алмады. Ял сораса, эшеннән колак кагачагы билгеле. Күршедә фрау Эльза белән гер Карл яшиләр. Алар лаеклы ялда. Моңарчы алар белән исәнләшеп, хәл белешеп кенә йөргән Әдибәнең башка чарасы юк. Аптырап шуларга кереп, хәлне аңлатты.
– Фрау Эльза! Помогите, пожалуйста! Сын заболел. А муж уехал в командировку. Я устроилась было на работу. Нельзя пропускать работу, а то уволят.
– Конечно, конечно, поможем. Давайте так сделаем. Мы мальчика заберем к себе. Чтоб другой не заболел. А вы идите на работу. Мы и врача вызовем. За него будьте спокойны.
Икесе дә авырмасыннар дип, немецлар олы малайны үзләренә алып чыгып, тәрбияләделәр. Кечкенә  малай яныннан гер Карл китмәде. Акча белән булыштылар, табиб табып китерделәр, бала терелгәч тә гел ярдәм итеп тордылар. Әдибә эшне калдырмады, шулай булгач хезмәт хакы да ярыйсы чыкты. Ул тагын бер хакыйкатькә төшенде. Кеше булу өчен милләт кирәкми, йөрәк кирәк! Менә шулай янәшәдәгеләрнең ярдәмен тоеп, үзе дә рәхмәтле булып, булышып, чит илдә дә сынатмый яши бирделәр Хәбировлар.
Вакытлыча алынган эштән озакламый китәргә туры килде аңа. Телне камил белмәү дә үз эшен эшләде, күрәсең. Инде бер җайга яшәргә күнегә башлаган Әдибә кабат эшсез калды. Эшкә урнашу өчен тагын да үҗәтләнебрәк телне өйрәнергә тотынды ул. Ләкин эш табуы авырлашканнан авырлаша бара.
Җитмәсә. көннәрдән бер көнне, Инсафны бер айга Союзга – Кыргызстан башкаласы Фрунзега командировкага җибәрделәр. Ир киткәндә рапорт язарга җитешмәгән. Ипи алырга да акча юк. Ни эшләргә?! Әдибә уйлады да, госпитальга китте. Тик аның эш урынында хәтта бурычка да акча биреп торучы табылмады. Аларны да аңлап була. Барысы да бер зарплатага гына карап тора. Һәркемнең үз тормышы. Менә шунда нинди генә хәлдә дә каушап калмыйча, үзеңә таянырга кирәклеген аңлады хатын. Үз-үзеңә ышанып яшәгәндә генә, килеп туган кыен хәлләр алдында баш имичә, аягыңда басып калырлык көч табыла икәнлегенә тагын бер кат инанды.
Ике баласын ияртеп иренең эш урынына килгән хатын беренче мәртәбә битарафлык белән очрашты. Госпиталь җитәкчесе Әдибәне төксе кыяфәт белән каршылады.
– Что вас привело ко мне? Да-да, я вас понимаю! Но вы нас тоже поймите, ведь ваш муж должен был написать рапорт. Как это он мог забыть! Почему не подумал о семье, о свои детях? Ладно, допустим мы вам сегодня поможем. А завтра другие придут. Всем не поможешь. У нас всё расчитано. Извините! Мы вам ничем не можем помочь. Это не Союз.
– Я же не прошу благотворительную помощь. А просто взаймы. Муж приедет, все наладит. Что я должна делать с двумя детьми в чужой стране, в чужом городе. Мне не к кому больше обратиться.
– Вдруг что-нибудь случится. Вдруг не сможет. Нужно было прежде чем уехать, подумать про вас. Должен был решить проблему ваш супруг. Досвидание! Меня служба ждёть.
Чит илдә, чит җирдә, үзенекеләр дип санаган кешеләрнең ярдәм кулын сузмавын Әдибәнең күңеле кабул итә алмады. Бигрәк тә иренең якын дус дип санап йөргән хезмәттәше, үзләрендә еш кунак булган, Россиядән, Новгород өлкәсеннән килгән Андрей Федоровның: «Үзебезнең дә акча юк вакыт иде шул. Ярый, мине авырулар көтәләр!» – дип, күзенә туры карамаска тырышып, ашыгып саубуллашуын күтәрә алмады. Чын дуслык авырлык килгәндә сынала шул. Ә бит Инсаф Андрейга үзе күпме булышты. Эшендә четерекле хәлләр килеп туганда, проблемаларны чишү юлын табуда ярдәм итү, Союзга ялга кайткан вакытларда, берәмтекләп җыйган акчасын биреп тору дисеңме, беркайчан ярдәменнән ташламады. Эштә дә, ял көннәрендә дә диярлек гел бергә булдылар. Берсе инә булса, икенчесе җеп шикелле йөргән ике дус арасыннан җил дә үтмәс кебек иде. Иде...
Әдибә ике баласын җитәкләп, госпиталь ишеген ябып чыгып киткән чакта, күңеле йомшаганын да, күзенә яшьләр килгәнен дә башкаларга сиздермәскә тырышты. Үкчәле түфлиләре белән таш идәнгә шык-шык басып, гәүдәсен туры тотып, бар борчуын, гаҗизлеген якты елмаю астына яшереп, һәрберсенә хәерле көннәр, эшләрендә уңышлар теләп чыгып китте.
Урамга чыккач кына, ике бөртек кайнар яше яңагын пешереп, аска тәгәрәде. Госпиталь тирәсендәге ял паркына кереп, утыргычка утырганнан соң, уйга чумды. Кайчандыр аңа авырлык килгәч, немец күршеләре ярдәм кулын сузды. Ә бүген үзенең илдәшләре, дус булып өйләренә килеп йөргән Андрейга кадәр, ярдәм итүдән качты. Менә нинди ул кешеләр!
Утыргычта уйланып утырган Әдибәнең битләрен җиләс җил үпте. Кояш та, моңайма, дигәндәй хатынның күзләренә тутырып карады. Әдибә, тынычланып, катгый бер карарга килде. Ул беркайчан да кешелексез кешеләр алдында баш имәячәк. Ул – горур, затлы нәсел баласы, Җиһангир, Галимулла картларның оныгы, Хәсәнша кызы.
Әнә ике улы рәхәтләнеп таганда атыналар. Балалары, ире сәламәт булсыннар. Хәл ителмәгән, чишелеш табылмаган мәсьәләләр булмый. Тормыш инде аны мең мәртәбә исбатлады. Улларын җитәкләп, башын югары тотып, төз басып, Әдибә өенә кайтып китте.
 
* * *
Әдибә иң беренче чиратта үзенең хатын-кыз икәнлеген онытмый. Кеше арасына чыккан чакта башта үзен тәртипкә китерә. Әнә көзгедән, өстендәге киемнәре инәдән-җептән генә чыккан, җирән куе чәчләрен пөхтәләп баш очына җыеп куйган, тыйнак итеп бизәнгән, якты елмаюын йөзенә яккан, сөйкемле, бит очлары алсуланып торган затлы ханым карап тора. Пешкән чия төсле күперенке иреннәренә иннек тә тигерәсе түгел.
Кеше кулы белән утлы күмер тотып өйрәнмәгән хатын-кыз нинди генә авыр хәл килеп туганда да, четерекле мәсьәләне чишү юлын таба иде. Әдибәне инде тормыш мая белән яшәргә өйрәткән. Зар булып, кеше күзенә карап утыра торганнардан түгел. Бу юлы да югалып калмады. Союздан алып килгән запасларын барлады да, киенеп-ясанып, ныклы адымнар белән, төп-төз басып кибеткә юнәлде.
Үзең ач булсаң да, балаларны ашатырга кирәк. Саклап тоткан шактый гына консервалар бар иде. Алар белән генә балаларны туендырып булмый шул. Шуларны алды да барып керде кибеткә. Исәбе – шушы консерваларны ипигә-сөткә алмаштыру. Үзенчә ныклап җыенды Әдибә. Башта кирәкле ризыкларның исемлеген төзеде. Каян килгәндер кыюлык – ул чакта юньләп телне дә белми, ишарәләр белән кибеткә ни өчен керүен аңлата алды тагын. Ипи белән сөт кирәк, алышыйк дип, сатучының күзенә карап тора. Керфек араларыннан мөлдерәп яшьләр тәгәрәшергә җыендылар. Сатучы киреләнсә нишләргә?... Шулай булып чыкты да, мондагы кибетләрдә кеше кулыннан бернәрсә дә алырга ярамый икән. Шуннан соң хатын: «Зинһар сатып алыгыз, ике балам ач утыра», – дип немецча да сукалап, бармаклары ярдәме белән дә акча кирәклеген төшендергәч, сатучы кибет директорын чакыртты. Озакка сузмыйча, нидер киңәштеләр, ниһаять килештеләр дә – консерваларны сатып алдылар бит. Әдибә сөенә-сөенә шушы акчага ипи, сөт алды. Кибетчеләрнең кызыксынуы отыры көчәйде, сорыйлар:
– Ник алай итәсең?
– Ирем командировкада, акча юк.
– Du willst arbeiten?! Эшлисең киләме?!
– Ich will arbeiten! Килә!
Әдибә чынлыкта аларның бөтен сүзләрен бик аңлап бетерми. Тик немец марҗаларының бу газаптан җәфа чигә башлаган хатынга булышырга теләгәннәрен төшенеп алды.
– Wir werden dir helfen, einen Job zu bekommen. Без сиңа эшкә урнашырга булышабыз. Тик беркемгә дә әйтмә! Шәһәрдән ерак түгел совхозга кырда эшләүчеләр кирәк. Белсәләр, рөхсәт итмәячәкләр.
Җир казуның ние бар... Риза булмыйммы соң инде. Алар әйтүе буенча совхозга эшкә урнашты. Балаларны Дрезденга больницага барырга кирәк дип күршеләргә калдырды. Бер атна эшләгәч, уч тутырып (һәрхәлдә Әдибә аны шулай кабул итте) акча да бирделәр. Чит илдә алган хезмәт хакын кулына алгач, немецлар хезмәт кешесенең кадерен беләләр икән дигән уй башына йөгерде.
Үз-үзен тотышы, кыюлыгы, тапкырлыгы, үҗәтлеге белән чит ил кешеләренең дә мәхәббәтен яулап алган Әдибә Галимулла оныгы, менә шулай итеп эшле дә, ашлы да булды. Германиядә яшәгән елларда Әдибәне эшче халыкка булган мөнәсәбәт тә сокландырды. Ул һәр кешенең эше тиешенчә бәяләнүенең мисалларын үз күзе белән күреп торды. Читтән күзәтү бер нәрсә, ә инде үзең алар арасында шундый ук эшче булып йөрү бөтенләй башка нәрсә икән. «Эш агачы һәрвакытта мул итеп бирер җимеш»... Тукай моны немец җирен күз алдында тотып язгандыр сыман тоела башлады. СССР да бер дә алай тоелмый иде шул...
Чагыштырыр нәрсәләр бар иде.
Шәһәр кешеләре совхозга барып эшлиләр. Эш урынына шәп автобус белән асфальт юлдан алып баралар. Ерак түгел, ярты сәгать барасың, ярты сәгать кайтасың. Юл хакын да түлиләр. Эшкә бару вакыты – ярты сәгать, ул да хезмәт вакыты итеп санала, аның өчен дә акча түләнә. Эштә һәр сәгать кадерле – бер сәгатькә дүрт марка түлиләр. Көнгә сигез сәгать, утыз ике марка. Көнгә дүрт марка өстәмә. Бер көнгә утыз алты марка түләнә. Кайтып китешли кассадан акчаны кулга бирәләр. Бер артык сүз, бер-берсенең нервысын ашау, тавыш-гауга юк.
Эшчеләргә эш киеме бирелә, кулларына карасаң, маникюр ясалган, һәркайсы чиста, тәрбияле. Батып-чумып йөрисе түгел – түтәлләр арасына гравий түшәлгән. Сукмаклар асфальт. Һәр теплицада туалет, кул юа торган урыннар. Анда мастерлар да, эшләгәнеңне генә күзәтеп тормый, үзләре дә эшлиләр.
Иртәнге тугыз туларга унбиш минутта «әндри әбәте», якынга гына машина килеп туктый, эшчеләргә кайнар чәй, кофе китерә. Алып килгән бутерброд белән унбиш минут чәйләп аласың. Биш минут артык утырсаң, әллә бинокольдан карап тора инде, мотоциклда Ганс килеп җитә. Кисәтү ясаганын көтеп тормыйсың, ул күренүгә эшкә тотынасың. Эш калдырып йөрү юк. Уникедә машина килеп обедка алып китә. Минут та соңару юк – төшке аш җиткән. Төшке аштан соң, машина тагын кырга китерә. Өйгә кайтып китәр алдыннан ярты сәгать кала кичке аш вакыты. Эштән кайткач анда кеше ашамый. Шулай ике ел чамасы эшләде Әдибә. Дөресен әйтергә кирәк – авыр иде инде җир эше. Шулай булса да эшләргә кирәк. Парникларда чәчәк үстерәләр. Башта, балалар кечкенә булгач, атнага ике-өч мәртәбә генә эшкә йөрде. Аннары теплицага күчте. Теплицада бер ел эшләде, анда да чәчәкләр үстерделәр. Аның директоры сугыш вакытында совет илендә әсирлектә булган. Әдибә моны белеп алгач, куркуыннан ни эшләргә белми йөрде. СССРда күрсәткәннәрен исенә төшереп, хатынга ябырылса?.. Кимсетсә, кешелеген хурласа?.. Әмма директорның үч алу турында уе булмады бугай, бер дә кыерсытмады. Башкалар белән бертигез күрде. Директор үзе дә эштән чирканмый, кечкенә-мини тракторга утырып, җир сөрә, хатыннар белән сөйләшеп, көлешеп бергә эшләп йөри торган иде. Эш көне беткәч, мастерлар эш урынын тәртипкә китереп, туалетларны, унитазларны, раковиналарны чистартып, сукмакларны юганнан соң гына, өйләренә кайтып китәләр. Менә ул тәртипнең башы. Балык башыннан чери диюләре дөрес инде. Мастер гына булса да, ул да бит түрәчек. Үз кулы белән китергән тәртипне ничек сакламыйсың да, ничек кадерләмисең!
 
* * *
Гыйбрәт аласың килсә, чит илгә бар икән. Гаиләсе, балалары мохтаҗлык кичермәсен өчен, үз тормышын сынауларга дучар иткән хатын-кыз, ана, гаилә учагының сакчысы, чит илдә кеше күзеннән яшерә-яшерә, тырышып хезмәт куйды. Тел белү белән генә әле эшен дә табып булмый бит. Гореф-гадәтләре дә, кануннары да ят булган, таныш түгел җирдә үз урыныңны булдыру, үзеңне ихтирам иттерү көче бөтен кешегә дә бирелмәгән ул. Әдибә бу язмыш сынавын батырларча үтте. Сынатмады!
Әдибәнең ярты юлда туктап кала торган гадәте юк. Инде аякка басып киләләр иде, башкарак, хезмәт хакы күбрәк түләнә торган эш караштыра башлады. Телне яхшылап өйрәнеп, «Роботрон» дигән зур заводларына эшкә керде. Анда ике ел төнге сменада гына эшләде. Компьютерлар, «Ятрань» язу машиналары өчен электрон платалар җыя иделәр. Кичке тугызда балаларны йоклата да, унга эшкә барып өлгерә. Иртәнге алтыда кайта, өч сәгать йоклый. Аннан соң балалар белән кибетләргә йөриләр, кайткач ашарга пешерә. Инсаф өйгә кайтып керә алмый – әйдәп баручы хирург. Табиблар ротасы командиры. Гадәти шәһәрдә балалар өчен дә больница бар, хатын-кызларныкы да, өлкәннәрнеке дә. Ә Инсаф эшләгәне – совет хәрбиләре өчен бердәнбер госпиталь. Барысы да шунда җыела. Әдибә кайчакта, балаларны онытмасын дип, ике малаен ияртеп иренә ашарга илтеп кайта иде.
Мең тугыз йөз сиксән тугызынчы елда җиңелрәк булды, хатын «Рурверк» дигән заводка рәсми төстә эшкә урнашты. Беренче, икенче, өченче сменада автоматларда эшләп йөри. Инсаф алсыз-ялсыз, бәйрәмсез, атна саен кизү торып аена тугыз йөз марка ала. Аның йөз маркасын квартплатага алып калалар. Әдибә иртәнге сәгать уннан кичке сәгать алтыга хәтле – сигез сәгать эшли. Шул сигез сәгать эченә ярты сәгать төшке аш, ике мәртәбә кофе-пауза керә. Чынлап санасаң, җиде сәгать эшләгән була бит инде. Шул җиде сәгать эшләгәнгә бер айга мең алты йөз марка хезмәт хакы чыга иде. Шуңа кушып бер малайга йөз илле марка, икенчесенә йөз марка түлиләр иде. Өстәмә хак балаларга. Әгәр бер ай авырмыйча эшләсә, түләүле ике хаус-отгул бирәләр иде – Гаилә көне дип атала. Аны Әдибә теләсә кайсы вакытта алырга хокуклы. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә дә алырга була. Әдибә җаен тапты – пәнҗешәмбе бөтен эшләрне бетереп куя да, бу хаус-отгулны шимбә-якшәмбе балалар белән ял итәр өчен ала иде.
Ял иткәч, дөньяны танып-белә башлыйсың икән. Баксаң, Германиядә татарлар шактый ук икән бит. Һәркайсының үз язмышы, әмма барысы да татар икәнлекләрен онытмыйча, аралашырга җай эзлиләр икән бит!
Әдибәләрнең фатиры тора-бара бөтен татарлар җыела торган урынга әйләнде. Тәүлекнең кайсы вакытында килеп керсәләр дә, хуҗабикә һәрвакыт ачык йөз белән каршылый иде кавемдәшләрен. Кискән ишеккә кем килеп кермәс, дигәнне күп тапкырлар ишеткәне бар иде, менә шулай була икән ул «кискән ишек». Хатын кунаклар алдында югалып калмас өчен, алдан хәстәрен күрергә өйрәнде: йә өчпочмак, йә кыстыбый пешереп суыткычка куя. Кеше килеп керсә, тиз генә җылытып сыйлап чыгарырга була.
Читтә яшәсәләр дә, Хәбировлар туган яклар белән бәйләнешне өзмәделәр. Яллар озаккарак китәсе булса, кайтып әти-әниләренең, туганнарының хәлен белеп киләләр иде. Бу да билгеле чыгымнар таләп итә. Ә тырышлык, алдан күрүчәнлек, үз көчеңә таяну сыйфатларына ия булган Әдибә Хәсәнша кызы һәркем белән тиз арада уртак тел таба белә иде. Шул ягы белән башкалардан бик нык аерылып торды. Кайчандыр тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә Германиягә китеп, анда яшәп калган эмигрантлар белән дә тыгыз элемтәләр урнашты. Нәселдәшләреннән кан белән күчкән кунакчыллык, юмартлык, ихласлылык, милләттәшләренә һәм башка милләт вәкилләренә карата булган ихтирам хисе чит җирдә дә үзләренең лаеклы урыннарын табарга ярдәм итте.
Немецларга эшләгәч, атна саен немецларны кунакка чакыра иделәр. «Роботрон» заводының кадрлар бүлеге башлыгының әнисе фрау Ольганың чыгышы рус милләтеннән. Аңа ул вакытта сиксән яшьтән артык иде инде. Әдибә аны беренче күргәндә үк, күк йөзедәй зәңгәр күзләрендәге тирән сагыш диңгезен тоеп тетрәнде. Якыннан аралаша башлагач кына, камыштай төз, ябык гәүдәле, уртача буйлы, еллар агышы чәчләренә кызганмыйча көмеш бәсләр сипкән, зәвык белән киенгән, зыялы ханымның сагышлану сәбәбен аңлады ул. Ольгалар, революция башланыр алдыннан, әти-әниләре белән бергә Мәскәү ягыннан Германиягә күчеп киткәннәр. Русчаны яхшы белә. Иреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар, – диләр. Фрау Ольга, очрашкан чакларда, ярыннан ташып аккан елгадай хисләрен Әдибә белән уртаклашып калырга теләгәндәй, ашыга-ашыга күңелен бушата иде.
– Как же я скучаю по тем временам. Родители очень тосковали. До конца своих дней вспоминали родину. Жалели, что уехали. А если б не уехали? Что было бы если там остались? Это одному Богу известно.
Когда уехали из России я ведь была маленькая. Не всё понимала до конца. Но когда подросла, стала понимать почему они тосковали. Наши корни остались там, на родине. А мы на чужбине, как сломанное дерево без корней. Привычки, традиции другие. Вот и у меня в душе живет вечная тоска. Хоть я и прожила большую часть жизни здесь, так и не стала своей. Хоть и память хранит не очень многое, скучаю по России, по русским березам. А когда слышу русские песни, душа разрывается. Так хочеться на Родину. Видно не судьба. Да и сейчас там у нас ни родных, ни близких. Кому мы там нужны?! Да и страна уже не та. Мы и родину, и себя потеряли.
Фрау Ольганың туган якларын сагынып сөйләвен тыңлаганда, Әдибә алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык икәнлегенә янәдән бер кат инанды. Чит илдә гомерен үткәргән кеше туфрагыннан аерылган гөл сыман сула. Менә ни өчен фрау Ольганың күзләре һәрвакыт сагышлы икән. Ә чынлыкта иң зур сагыш – Ватан сагышы. Илен җуйган – үзен җуйган дигәннәр бит. Әдибә чит илдә гомер кичкән, инде «чиксезлек иленә» якынаеп килгән затлы нәсел баласының хис-кичерешләрен тулаем аңлады кебек. Ә бит бу гаиләне иленнән, җиреннән аерылып, күз күрмәгән якларга китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр миллионлаган язмышларны үзгәрткән. Илдә барган түнтәрелешләр, афәт булып килгән сугышлар нәтиҗәсендә күпме кешеләр канатсыз кошка әверелгән. Уйлап баксаң, илгә сыймаган баш – Иделгә баткан таш белән бер икән ул.
Фрау Ольганың кызы фрау Вера Германиядә туган. Ул башка. Ул инде русча бик белми, шулай да аңлый. Вера Әдибәнең җитәкчесе инде. Аның ире гер Франц Дрезденда университетта декан булып эшли иде. Алар гаиләсе белән еш аралашып яшәделәр, алдан сөйләшеп, йә алар Инсафларга килеп керәләр, йә яшь гаилә аларга бара.
Чит ил, чит кануннар, чит фикерләү хөкем сөргән җирдә теләгәнеңә ирешү – зур батырлык үрнәге. Ә Җиһангир карт нәселе дәвамчылары җиңелүне белми торган, көчле рухка ия шәхесләр икәнен гасырлар дәвамында эш-гамәлләре белән исбатлап килгәннәр. Әдибә Хәсәнша кызына холык-фигыле, аралашучанлыгы, очраклылык та булыша.
Бәләкәй уллары кызлар кебек йомшак иде. Ак чәчле, чибәр, таза, яңагындагы чокырчыклары, нәни генә авызы белән күпләрнең игътибарын җәлеп итә иде. Немецларга барып керсәләр, үзе бер хикмәт – шундый сараннар, исәп-хисапчыллар. Тик шулай да, кайсы кибеткә ашамлыклар алырга керсәләр дә, касса янына якын килүгә, немка кассирлар үзләренең бер маркасын кассага куя да, балага шоколад бирә: «Кыз, кыз!» – дип такмаклыйлар үзләре. Әдибә каршы төшеп маташа башлый: «Кыз түгел, Равил – минем кече улым».
Шул малае аркасында булды бу хәл. Очраклы гына бер немец марҗасы белән сөйләшеп киттеләр алар. Әдибәнең кыюлыгы да бар, теле дә тик тора торган түгел, сүз барышында, эш тә тапты да куйды бит! Вакытында үз сүзеңне әйтә белү дә файда китерә. Тормышта аңа гел яхшы кешеләр генә очрап торды, дияргә генә кала инде. Уйласаң, шулай бит – бервакытта да, ялгызы юлда йөргәндә дә, начар кешеләр аңа юлдаш булмады. Аллага шөкер, күз тимәсен!
Фрау Вера һәм аның ире Франц белән йөрешә башлаган вакытта чит телне белмәгән Равил, бераздан немец телендә иркен сөйләшә башлады. Полиглот, дип көлешә иделәр сүз Равилгә килеп терәлсә.
Чит илдә тел генә түгел, гадәт-йолалар да башкача. Ә акыллы кеше дошманыннан да дус ясау серенә ия була. Аз сүзгә күп мәгънә сала белгән, кешегә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз икәнен дә балачактан төшенгән Әдибә чит илдә яшәгәндә дә сынатмады. Яшәгән илнең гадәт-йолаларын ихтирам итеп, татар милләтенең гореф-гадәтләренә таянып, ике ил кешеләре арасында дуслык күпере булдырды ул.
Гадәт-йола дигәннән, аерымлык һәрчак сиздерә иде. Бездәгечә, кунакка бара башласалар, күп итеп күчтәнәч алып баралар иде. Инсаф, әлбәттә, әрмән коньягы, яхшы вино, «Советское шампанское» ала. Аларда бу әйберләр сораулы. Шуңа күрә, Союзга кайткан саен, рөхсәт иткән кадәрле алып килә иде бу «малны».
Берсендә, фрау Вераларга килеп керделәр. Фрау Ольга да килгән иде. Бераз хәл-әхвәл сөйләшеп алгач, өстәл янына утырдылар. Таякчыклар, бутербродлар, кока-кола, штоф. Рюмкаларга бер мәртәбә салдылар. Исәнлек өчен дип йотып куйдылар. Сөйләшеп утыралар инде, икенче мәртәбә салдылар. Кунакка барасы булгач, ашамый барганнар иде. Инсаф кыбырсый башлады, хатынының бил тирәсенә сак кына төртеп, колагына пышылдап алды: «Ашыйсы килә!» Бер сәгать, сәгать ярымнар сөйләшеп утырдылар. Берзаман хуҗалар фарфор савыт белән бармак башы кадәр генә пилмәннәр чыгардылар. Биш-алты пилмән... Фрау Вера мактанып алырга өлгерде:
– Мине рус халык ашын пешерергә әнием өйрәтте, – дигән була.
Пилмән, салатлар ашадылар, кофе эчтеләр. Шешәне оныттылар – салучы юк бит. Күчтәнәчкә алып килгән коньякны шкафка ук алып куйдылар. Инсаф аптырап тормады:
– Әйдәгез, хәзер русча бәйрәм итәбез! Мин сезнең өчен армянский коньяк алып килдем. Әйдәгез, эчеп карыйбыз, – диде.
Немец дуслар кыстатып тормадылар, кеше кесәсеннән булганда, эчү ягына бик үк тартынып та тормыйлар икән. Салган берсен бушата баралар. Коньяк төпкә җиткәндә немецларыбыз русча аңлый башладылар, Инсаф белән Әдибә исә, тыеп тормалы түгел, немецча сиптерәләр. Татлы тел еланны да өненнән чыгара дигәндәй, туганнардай якынаеп китеп, аралашудан тәм табып, төнге сәгать бергә кадәр утырды алар ул чакта.
Аннары җавап визиты – фрау белән гер дуслар аларга килделәр. Әдибә ныклап әзерләнде – төрле салатлар, аш, ит белән бәрәңге, өчпочмак, кош телләре пешергән иде. Кунаклар, тел шартлатып бу муллыкка карап тордылар да:
– Тагын кемнәр килә?» – дип сорадылар.
– Бары сез генә! – диделәр хуҗалар ике авыздан.
Вера белән Францның күзләре мангайга менделәр. Бу кадәр сыйны соң... Сыйның куркынычы юк икән, утыра торгач, табын шактый зәгыйфьләнде. кунаклар ашау ягына сыната торган түгелләр икән...
Җомга, яисә шимбә-якшәмбегә чакыра иделәр кунакларны. Бер айдан, яисә ике атнадан соң каршы якның җавап визиты. Әдибә үзенчә юрап та куйды, имеш: «Болар безне ниндирәк чит-ят тәмле ризыклар белән шаккаттырмакчылар икән?» Уйларга була да ул.... Барасың, бутерброд, кофе, соломка, кока-кола. Шуннан соң җаен таптылар, Инсаф белән Әдибә, немецларга барасы булганда, ныклап ашап бара торган булдылар.
Өстәлләрендә ни була иде соң? Кибеттән алган мулдан салынган уксуслы эшләнмәләр, яңа гына өлгергән яшелчә. Киләсең, помидорлар куактан өзеп алган кебек. Җәй көне дә, кыш көне дә яңа гына өлгергән помидор. Яшелчә, җиләк-җимеш бөтенесе бар. Шулай булса да, Әдибә кыяр, помидорны үзе тозлый иде, вареньелар да ясый иде. Әдибәнең бу ризыкларыннан авыз иткәч, немец дуслар: «Өйрәт әле, өйрәт,» дип җәфалап бетерделәр. Югыйсә, тозланган ризыклар түбән категорияле яшелчәләрдән генә иде...
Немецлар өчен иң мөһиме – күңелләренә якын кешеләр белән аралашу. Нинди хәлдә дә башларын югалтмыйлар, төгәл кешеләр. Эмоцияга бирелмиләр дисәң дә була.
Берара Марта исемле хатын белән йөрешеп алдылар. Мартаның оныгы тугач: «Өйдә салкын!» – дип зарлана башлады. Инсаф белән Әдибә, балаларын да алып, совет илендәгечә, алдан сөйләшеп тормыйча, җылыткыч күтәреп, Марталарга барып керделәр. Күрә торып бәләкәй немецны катырып үтереп булмый бит инде! Алар шаккатып торалар. Балага ай ярым чамасы, елый. Алар аңа кагылып та карамыйлар. Әдибә, түзмәде, барып карады, асты юеш түгел, ашатканнар да эш беткән. Алар баланы назлау, юатуны белмиләр икән.
Хәбировларның чит илдә яшәгәндә төрле хәлләргә юлыккан чаклары булды. Милләткә хас ярдәмчеллек белән башкаларга үзләре дә булыштылар. Һәм, кунак ашы кара каршы, дигәндәй, шундый ук җавабын да алалар иде.
Инсаф, табибка хас булганча, кеше хәленә керүчән иде. Бер көнне, авыру солдатны Дрезденга илтеп, частька кайтып киләләр. Юл карьер яныннан үтә. Карьерга су җыелып, күл хасил булган, анда исә балык үрчетәләр. Шунда күрә, бер кеше таякка таянып, көч-хәл белән атлап бара. Инсаф, машинаны туктатты да, кабинаны киң ачып, җиргә сикереп төште. Тиз арада карт каршына килеп басты, тегесе аптырап, карап тора. Үзе урталай бөгелгән. Инсаф немецча пупалый башлады:
– Вас ис дат, радикулитмы?
Карт кашысында торган кешенең рус офицеры икәнен чамалап, белгән русчасын эшкә җикте:
– Вот-вот! – дип, билен күрсәтә.
Инсаф картны кабинага утыртып, туп-туры үз фатирына алып кайтты. Өйгә кергәч, картка бер стакан спирт салып бирде. Карт, «беткән баш – беткән» – дигәндәй, күзен чытырдатып йомды да, спиртны бер тында эчеп тә куйды.
Инсаф, карт бераз мәлҗерәүгә, эшкә тотынды. Иң элек бил тирәсенә блокада ясады, аннан, карт аңышмыйча да калды, билне турайтып та куйды. Тәҗрибәле табиб тагын бер кимчелек тапты – картның бер умырткасы сөяге урыныннан чыккан икән бит. Анысын да үз урынына утыртты табиб. Аннан инде картны спирттан дәваларга тотынды – спирт организмнан чыгып бетсен өчен, система куйды. Бераз яткач, карт күзләрен ачып, шым гына тирә-юньне күзәтеп ята башлады. Аяк өстенә басу түгел, урыныннан кымшанырга да куркып кушеткада ята карт. Инсаф, көлә төшеп, картка аягына басарга кушты:
– Тор! Steh auf! Әйдә, ятма, аягыңа бас! Komm schon, lüge nicht, treten Sie auf Ihre Füße!
– Юк, билем авырта! Куркам! Nein, der untere Rücken tut weh! Angst!
– Тор! Steh auf! Бер җирең дә авыртмый. Nichts tut dir weh. Мин сине шәпләп дәваладым. Wir haben dich geheilt.
Карт куырылып Инсафка карап тора башлады. Аннан сак кына кулын күтәреп, табибка сузды:
– Ярдәм итегез! Helfen Sie mir! Кулыгызны бирегез, тотынып торыйм! Gib deine Hand, Ich werde mich erheben, damit du dich festhältst!
Инсаф картка торырга булышты. Картның йөзе ачылып китте. Моңарчы авыртып изалаган биленең кайда икәнен дә сизми бит! Карт аягына басты. әрле-бирле селкенгәләп алды, аннан кулын кулга чабып, дөбер килеп биергә тотынды. Инсаф картны кочып, биетә-биетә урамга алып чыкты, машинасына утыртып, өенә дә илтеп куйды.
Ике-өч көн үтте микән, карт аларны, гаиләсе белән кунакка чакырды. Барып керсәләр, исләре китте: күз күрмәгән әйбер бит инде – карт фермер, төбәктә атаклы кеше, форельләр үрчетүче икән. Карт кунакларны хуҗалыгы белән таныштыра башлады. Балыклар өч бүлемтәдәге сулыкта йөзеп йөриләр: берсендә эрерәк, икенчесендә ваграк, өченчесендә маймычлар. Балыкны күз алларында тотып, чистартып, кыздырып, кыстый-кыстый сыйлап, күчтәнәчкә дә биреп җибәрделәр.
Кайда гына яшәсәң дә, кем белән генә аралашсаң да, кешегә иң кирәге – якты йөз, җылы сүз. Җылы сүзеңне, ягымлы карашыңны кызганмасаң, кирәк чакта ярдәм кулыңны сузсаң, үзең дә әҗерен күрәсең. Башкаларга игелек кылсаң, яхшылык булып әйләнеп кайта.
Әдибә ят җирнең яхшы якларын күңеленә сеңдереп барды, һәр нәрсәдән сабак алырга тырышты. Мондый тормыш университетларын үтү, киләчәктәге яшәешләренә ныклы нигез булачагына ышана иде ул.
Немецлар төгәл, сакчыл, юкка-барга акча туздырмый торган халык. Мәктәптә балаларны, эшчеләрне завод-фабрикалардан ашатып кайтаралар. Әдибә башта гаҗәпләнә иде. Өйгә кайткач, дүрт кешелек гаилә йөз илле грамм колбаса ала. Әдибә беренче мәртәбә кибеткә барып, бер килограмм ит сорагач, сатучы аптырап калды.
– Аннан нәрсә пешерәсең?!
– Пилмән әзерлисем килә.
– Гаиләгездә ничә кеше?
Әдибә аптыраулы карашын сатучыга төбәде. Ник болар шулай төпченә икән? Аның күпме ит алуында бөтенләй ят сатучының ни эше бар инде? Тик сатучы дустанә елмайган кебек, уенда начарлык юк сыман. Кайгыртучан тавыш белән сорагач, Әдибә дә елмаеп җавап бирде:
– Дүрт кеше.
– Сезгә өч йөз грамм җитә. Сыер итеме, кош итеме, дуңгыз итеме, кайсы кирәк?!
Сораган ит кисәген күз алдында ук ит турагычтан чыгарып та бирде. Гел витринадагы реклам кебегрәк икән – бик тәмле булырга охшаган фарш килеп чыкты. Икенче көнне «отбивной» өчен ит кереп алды хуҗабикә. Анысын да күз алдында кисеп, әзерләп бирделәр. Ә сатучы Әдибәгә мондагы тәртипне өйрәтүен белә:
– Колбаса алганда да әз-әзләп алырга кирәк. Ашап бетермисез бит, калып әрәм булачак. Ризыкка сак карарга кирәк, фрау...
Дөресе шул – сакчыллыкка да, ризыкны исраф итмәскә дә, гомумән, күп нәрсәгә өйрәнде бу илдә Әдибә.
Шимбә көнне кибетләр төшке ашка кадәр генә эшлиләр, ял көне дежур кибетләр генә ачыла. Һәркемнең эшкә хокукы булган кебек, ял итәргә дә, гаиләсен тиешенчә кайгыртырга да хакы бар. Ана кешеләргә булган хөрмәт тә, балаларга булган кайгырту да нәкъ шундый мөнәсәбәттә чагыла да инде. Кеше кадерен белгән илдә яшәү шулай була күрәсең. Германиядә яшәгәндә Әдибә менә шул кыйммәтләрне аңлады.
 
* * *
Әмма тормыш бер көе генә бармый. Дөнья болгана башлый. Давыл купканда җиле һәркемне тигезли. Бер көйгә салынган яшәү рәвеше үзгәргән чакта, нинди генә аек акылга ия булсаң да, күңелгә шик төшә башлый икән. Инсаф белән Әдибә гаиләсенә дә бу елларда башланган үзгәрешләрнең җиле кагылып үтмичә калмады.
Мең тугыз йөз сиксән тугызынчы елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш Германия арасындагы стенаны иштеләр. Ике ил – ФРГ белән ГДР бергә кушылды. Промышленность хөкүмәт кулында иде. Приватизация башланды. Иске заводлар ябыла, күбесен көнбатыштагы бай немецлар сатып алырга тотындылар. Китте арзан эш кулларын эзләү. Алар исә янәшәдә генә икән – шәһәргә поляклар килеп тулды.
Инсафның бу вакытта хезмәт килешүенең срогы тулган иде инде. Килешүен кабат озынайтырга тәкъдим иттеләр. Гаилә башлыгының аптырабрак йөргән чагы иде бу. Әдибәнең «Роботрон»дагы эше дә аксаклый башлады. Заводны голландия кешеләре сатып алды. Яңа хуҗалар кыскартуларга керештеләр. Алдарның акча дип күзләре тонган, уңга-сулга карап тору юк, күп тә үтмәде, Әдибә дә кыскартуга эләкте. Немец илендә эшләмичә яшәп булмый, озак уйлап тормыйча, хатын труба-прокат заводына күчте. Эшчән кешене һәркайда яраталар, Әдибәнең тырышлыгын күреп, фатир да биреп куйдылар.
Бер көнне сөйләшеп утырганда, Әдибә иренә күңелендәген әйтеп салды:
– Инсаф, алдагы көннәрдә безне ни көтә? Уйлыйсыңмы син? Бөтен дөнья болгана, без инде синең белән элекке илгә кайтып кермибез. Чамалый торгансыңдыр.
– Уйламаган кая ул? – диде Инсаф авыр сулап.
– Килешүгә кул куйганчы ныгытып уйла, иркәем.
– Син ни уйлыйсың? – дип сак кына сорап куйды Инсаф.
– Бер малайны алып кайтып кит, мин бер улым белән монда калам. Малайны Суворов училищесына бирерсең. Анда да шушындый хәлләр булса, монда килерсез...
Инсаф урынныннан торып, тәрәзәдән озаклап урам якгны күзәтте. Сүзен өздереп, хатынына җавап бирде:
– Юк, Әдибә! Илгә кайтабыз. Барыбыз да. Син әйткәнчә булса, аеры-чөере булып бетәчәкбез. Минем сине дә, малайларны да югалтасым килми... Җыен, илдә чыпчык үлми, диләр...
Әдибә, тавышын басып, әйтеп куйды:
– Чыпчык шул... – Әмма аның иренә каршы килер көче юк иде. Чыпчык мисалында илгә кайтып киттеләр.
 
* * *
Милләт белән милләт гореф-гадәтен, ил белән ил арасындагы аерманы чагыштырып карау мөмкинлеген биргән язмышына рәхмәтле Әдибә. Германиядәге яшәү рәвешен күреп, гыйбрәт алган, бернәрсәне дә сарыф итмичә, кадерләп яшәргә өйрәнгән татар милләтенең бер вәкиле: «Чит илне макта, үз илеңдә яшә!» – дигән сүзләрнең дә асылын тирәнтенрәк аңлый. Һәрбер кешенең туган иле, туган ягы, кендек бавы тоташкан туган җире була. Башка илләрдә яшәү өчен нинди генә яхшы шартлар тудырылган булса да, якты дөньяга тәү кат аваз салган, әти-әни, әби-бабайларның эзләрен саклаган, ипигә ягып ашарлык һавасы, эчеп туймаслык, тәнгә-җанга сихәт өстәүче чишмәләре булган туган җирне бер нәрсә дә алыштыра алмый. Бу изге төшенчәләрне һәрбер кеше күңеленең иң түренә салып куя. Кеше кайда гына яшәмәсен, туган ягы турындагы якты хатирәләрне гомер буе җанында саклый. Авылдан читкә чыгып киткәннән соң да, туган як язмышына битараф калмый ул. Чөнки әби-бабаң, әти-әниең, туганнарың шунда туган, шунда үскән. Алар шунда гомер кичереп, мәңгелек йортка киткәннәр.
Һәр кеше дөньяга килеп, үзен-үзе белә башлаганнан соң ниләр күргәнен хәтер дәфтәренә язып куя. Әдибә чит илдә яшәгән вакытларда туган илнең, туган җирнең ни кадәр дә якын, кадерле, газиз икәнен төшенгән иде инде. Сагынуга түзә алмый, тәкате корыган чакларда, айга-йолдызларга карап моңланган чакларын ничек онытсын?! Сагыну моңга әйләнә һәм күңелне алгысытып, иксез-чиксез дәрья булып агыла да агыла.
Моң кеше күңеленә ана сөте аша күчәме, ялан тәпи атлап киткән җирдән, гасырларга барып тоташкан тамырлар ашамы? Әллә инде таң алдыннан талга кунып сайраган сандугачның тавышы, яисә тузган ялын җилдә җилфердәтеп чапкан атның болыннарны яңгыратып кешнәвенең җандагы чагылышыннанмы?! Әлеге сорауларга җавап табар өчен, Аллаһыдан бирелгән гомер йомгагының яртысын булса да сүтәргә кирәк микәнни?
Хәер, моң элек-электән татар халкының гомерлек юлдашы булган. Татар җаны – гасырлардан гасырларга җыелып килгән моң дәрьясының бер өлеше. Татардагы моң сүзенең башка телләргә төгәл тәрҗемәсе юклыгы да, бәлки шуның дәлиледер.
Менә Әдибә дә яши-яши, моңның кайда туганын аңлый башлады кебек. Сандугачлар кунып сайрый торган бөдрә талдан үргән бишектә тирбәлеп үскән бала күңеленә моң күчми каламы соң?! Әнкәсенең җырлый-җырлый бала тибрәтүен, бишек җырларының үзгә көен, ялан тәпи атлап киткәндә, тәүге тапкыр аяк баскан хәтфә үлән моңнарын сабый күңеленең нечкә кыллары үзенә сеңдерә барган икән.
Ул да челтер чишмә моңын, инеш буендагы куе таллыкның талгын җилдә лепердәвен, Таулы урамындагы ак яулыклы әбиләрнең көйләп-көйләп хикәят сөйләүләрен тыңлап үскән кеше бит. Сызылып таң атканда әтәчнең көнне уятуын, кич җиткәч, төнге күкне бизәп кабынган йолдызларның сүзсез генә серләшүен, күл буендагы бакаларның бер-берсен уздырырга тырышып гәпләшүләрен ишетеп-күреп үскән кешенең күңеленә ничек моң ояламасын? Газиз татар халкын, ямьле туган авылы – Таулыны сагыну хисләрен җиңеп буламы соң?!
Илгә кайтырга уйлашсалар да, һәркайсы үз эшендә иде бит әле. Кайчан кайтып китү турында хәл ителмәгән, кайда кайтып төпләнү турында ныклап киңәшкәннәре юк.
Ә аннан... Барысы да тиз булды. Эш урыныннан ашыктырганнармы, әллә сәясәт үзгәрү сәбәбеме, ире, беркөнне хафаланып кайтып керде. Каударланып ашады да, кинәттән генә хатынына борылып, җитди тавыш белән сүз башлады.
– Тиз генә җыен! Иң кирәкле әйберләрне, документларны гына ал! Союзга кайтабыз.
– Ничек инде кайтабыз?! Мондый тизлек белән... Ни булды?
Инсаф күз ачып йомганчы, шкаф тармасыннан документларны алып, портфеленә салды. Балаларга киенергә кушты. Миңа күз кырые белән генә карап алды да, янәдән кырыс тавыш белән эндәште.
– Аңлатып торырга вакытым юк. Тиз бул!
– Юк, мин алай ашыгып юлга чыкмыйм. Зарплата да алмаган. Кесәдә бер тиен акча юк.
Әтисе белән әнисе кычкырышканны ишетеп, балалар акырып елый башлады. Гомер булмаганны иркәе бугаз киереп сөрән сала бит.
– Нинди әйбер, нинди акча сөйлисең син? Монда мал кайгысы түгел, баш кайгысы. Нәрсәләр барганын аңлыйсыңмы? Сиңа биш минут вакыт. Җыенмыйсың икән, машина ишек төбендә. Бәйләп чыгарып салам!
Әдибәнең кирелеге килде.
– Бу кадәр ашыгу. кабалану ник кирәк? – диде ул яшьле күзләрен иренә төбәп. – Ашыксаң, кайта тор, мин монда балалар белән калам. Илгә кайтып урнаш, тормышны җайга салгандай ит, аннан мин кузгалырмын.
Инсаф аның бер генә сүзен дә ишетмәгән сыман кыланды. Машинада калган иптәшен чакырып кертте, дуамалланып әйберләрне җыя башлады, аннан чират Әдибәгә дә җитте. Карышкан хатынны, чынлап та, аяк-кулны бәйләп, машина кабинасына чыгарып салдылар.
Илгә кайту дигәч тә... Әдибәнең күңеле дөрес сизенгән. Баштагы мәлләрдә бик авыр булды. Акча юк, тегендәге хезмәт хакы алынмаган, ул Германия банкында. Барысы да – ышаныч та, өмет тә, җайланган тормыш та, дуслар да, хәтта хезмәт хакы да анда калды. Казандагы фатирдан җилләр искән. Торырга урын юк. Инсаф, гаепле кеше сыман, хатынына күтәрелеп тә карамый, анда барып бәрелә, монда килеп сугыла. Эш кирәк, балаларны урнаштырасы... Кыскасы аларны илдә чыпчык урынына да күрүче юк иде. Йөри торгач, Инсаф Питрәч районында эш тапты. Бистәгә барып урнаштылар, яшәүнең бер дә көен тапмадылар, кабат элекке эз буенча сәфәргә – Черновцыга киттеләр. Украинада ул чакта әле хәлләр яхшы, андагы квартирга да кагылучы булмаган, кил дә яши башла!
Әдибә Украинага беренче мәртәбә килгән вакытларында муллыкка, халыкның җитеш тормышта яшәвенә сокланып туялмый иде. Кешеләр шул кадәр яхшы киенә. Якыннарын кайгыртып яшәргә күнеккән хатын, ул чакта, җай булган саен, балалар киемнәре, бездә ул чорда җитмәгән колготкилар, носкилар, матур-матур күлмәкләр алып, мендәр тышлыгына тутырып, әниләренә, туганнарына посылка итеп җибәреп торды. Ә инде мең тугыз йөз туксанынчы еллардан соң булган үзгәрешләр аларны монда да куып җитте. Күңеленә шом, шом...
Мең тугыз йөз туксан беренче елның март аенда Хорватиядә сугыш башланды. Кибеттән сөт тә, ипи дә, тоз да, шырпы да алып булмый. Хахоллар бөтен нәрсәне чикнең аръягына алып китәләр дә долларга саталар. Берсендә, директор Әдибәне чакырып алды да, асыл киңәшен бирде.
– Хәлләр мөшкелләнә, Әдибушка! Озакка сузмагыз, туган ягыгызга кайтыгыз. Әле генә ишетеп кайттым, зур кыскартулар булачак. Инде бер дә булмаса, базага урнашыгыз, ул бетмәячәк диләр. Чын булса...
Әдибә туган якларда ни көтәсен белгәнгә, базага урнашырга булды. Ятып калганчы, атып кал! Тик «мөстәкыйльлек»нең җимешләре тиз өлгерде – мең тугыз йөз туксан өченче–мең тугыз йөз туксан дүртенче елларда анда да хезмәт хакы бирми башладылар. Китте, китте, китте... Продукцияләр бетте...
Хорватиядәге сугыш мең тугыз йөз туксан бишенче елның ноябренә кадәр дәвам итте. Элеккеге Хорватия Социалистик Республикасы җирендәге бу сугыш конфликтының сәбәбен Хорватиянең Югославия составыннан аерылырга теләве китереп чыгарды диделәр. Нәтиҗәдә, чынлап та Хорватия бәйсезлек алды һәм үз территориясен саклап калды. Әмма боларның Әдибәгә бер кагылышы да юк иде инде.
 
* * *
Сыерчыклар да көзен диңгез артына китә дә яз җитүгә үз туган оясына әйләнеп кайта. Ниһаять, чит ил тормышын бер якка этеп куеп, иренең ризалыгын алган Әдибә дә балалары белән юлга җыенды. Ире дә, берничә айдан соң эшләрен тәмамлап, кайтырга чыгачак. Ят илдә, чит кавемнәр арасында егерме елга якын гомер үткән. Инде балалар да зур тормышка аяк басар яшьтә. Үз итә алырлармы алар Татарстанны?! Әллә инде күнегелгән илгә, ияләшкән тормышка кире әйләнеп кайтырлармы?! Әдибә аларның күңеленә туган ил, туган җир, әти-әни, нигез хакын хаклау төшенчәләрен сеңдерә алдымы? Әллә инде газиз халкының гореф-гадәтләре ят илдәге яшәеш үрнәкләре белән алышындымы? Ат туйган җиренә, ир туган иленә тартыр диләр дә бит, олы улы Татарстанда туса да, чит илдә үсте. Кечесенең туган җире – Украина. Ана телендә теле ачылса да, ул күбрәк украин телендә, немец телендә сөйләшүне кулайрак күрә. Ярый әле Әдибә, ана телен оныттырмаска тырышып, иренә һәм балаларына өйдә тик татар телендә генә аралашабыз дигән таләп куйган иде. Үзе әнисенең күкрәк сөте белән кергән Ана телен соң мизгелгә кадәр онытмаячак. Ул аның канына, тәненә, җанына сеңгән. Әдибә өчен елга бер мәртәбә туган җиргә кайтып, рәхәтләнеп үз телендә сөйләшеп, яшәү көче алып килү, күптән инде, үпкә тутырып сулыш алу белән бер булды.
Самолет ак болытлар өстеннән очып, Татарстан аэропортына төшеп утырганчы, Әдибә уйларыннан арына алмады. Самолет баскычыннан җиргә төшкән мизгелдә, ул газиз туган ягының назлы җилләрен, чәчәкле, җылы, хәтта әлсерәткеч, тынны буа торган челлә кызуын, көзге елак яңгырларны, кышкы салкын бураннарны тансыклаганын аңлап, керфекләре дымланды. Инде бишенче дистәсен ваклый башлагач, күңелендә олыгаю хисе барлыкка килүме бу?! Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең, ди халык мәкале. Чит җирдә мал да җирси. Сагынган, бик сагынган икән Әдибә үзенең туып үскән илен, Татарстанын, Таулы авылын.
Менә инде Казан аэропорты белән ике арадагы чакрымнарны узып, авыл юлына да борылдылар. Машинадан алда чапкан күңелен тыеп, Әдибә балаларын тирә-як табигате белән таныштырып кайта. Әнә юл буенда аларга яшел шәл чукларын җилдә җилфердәтеп утырган ак каеннар кул болгап кала. Төз наратлар, киң ябалдашлы имән агачлары, усак егетләре, әйтерсең лә, тезелешеп тау өстенә менеп баралар. Күрше Салкын Чишмә авылы урнашкан тау итәгенә якынлашканда ул машинаны туктатты. Балалары белән урман һавасын сулый-сулый җәяүләп кайтырга булдылар. Һавада нарат ылысы, җиләк һәм мәтрүшкә катыш чәчәк исе. Үпкәң тулганчы сула да сула гына. Җәйге кояш нурларына иркәләнеп кайтып килгән юлчыларны челтерәп аккан көмеш чишмә тавышы үзенә дәште. Әдибә улактан аккан суда кулларын юып, кушучы белән чишмә суын туйганчы эчте. Аннары бер-бер артлы уллары чишмә суыннан авыз иттеләр. Чишмә үзенең көмеш суын эчеп үскән кызны онытмаган. Күр инде, ничек тиз сусавы басылды, җанын бимазалаган җирсүләре югалды. Иңнәренә канатлар үсеп чыкканын тойган Әдибә чишмә суыннан бәхет тәме килгәнен улларына да төшендерергә тырышты.
Йотлыгып күзләренә караган чишмәдә Әдибә яшьлеге белән очраштымыни?! Йөрәгендә тау-ташлар күчерерлек көч тоеп, алар җәйрәп яткан авыл кочагына томырылдылар.
Хәтереннән бер генә минутка да чыгып тормаган, төшләренә кереп йөдәткән туган җирендә генә чын бәхеткә ия шул адәм баласы.
Туган як үзе дә Әдибәне өзелеп сагынган. Юл буенда үскән тигәнәкләренә кадәр, итәккә сырыша. Авыл ягыннан искән җил, Әдибәнең борынына яңа пешкән икмәк исен алып килеп җиткерде. Инде авыл үзе дә, әйтерсең лә, юлчыларга каршы йөгерә. Әнә, авыл башындагы туган йортның калай түбәсе күренә. Тиздән, бик тиздән Әдибә, кайчандыр каз бәбкәләрен куалап алып кайтканнан соң япкан, бәләкәй капканы ачып керер дә, бәбкә үлән каплап алган, ишегалдына аяк басар. Өйалды баскычына утырып тәмәке көйрәтүче әтисе: «И балакайларым, кайттыгызмы?» – дип, сикереп торачак. Әнисе, көне буена җилдә җилфердәп, кояш нурын, аның җылысын сеңдереп кипкән керләрне бакчадагы кер бавыннан җыеп йөргән җиреннән йөгерә-атлый килеп чыгачак та, үзеннән дә озынрак, тазарак күренгән кызын: «Бәбекәчәем, сине дә күрер көннәрем бар икән!» – дип, кочып алачак.
Өй ишеген ачканчы ук, әнисенең: «Берәр балам кайтып керер әле!» – дип әзерләгән берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән тулы табыныннан килгән исләрне дә сизгәндәй булды Әдибә. Өстәлдә ни генә юк! Иң тәмлесе авыл мичендә кызарып, күпереп пешкән ипи. Ит белән бәрәңге янына бакчадан гына өзеп алып кергән яшел суган, укроп, петрушка, кыяр, помидор дисеңме. Каклаган каз, ат итеннән ясалган казылык, куе сөттән оетылган катык, кашык бастырып куйсаң да аумаслык каймак, алар янына өчпомагы, бәлеше. Гүя, бөтен авыл халкын кунакка чакырганнар да бергәләп туй мәҗлесе үткәрәләр. Оныкларын да кайда утыртырга, нәрсә белән сыйларга белми көяләнәчәк.
Әдибә ике улы белән авылга кайтып җиткәндә, әтисе белән әнисе болдырда гәпләшеп утыралар иде. Капка ачылып ябылган тавышка икесе бергә сикереп торган карт белән карчык ерактан кайткан кадерле кунакларны кочак җәеп каршы алдылар. Күгәрчендәй гөрләшә-гөрләшә өйгә керделәр. Әзер табын янына утырганчы, әнисе: «Кызым, бәбекәем! Нишләп кияү кайтмады? Бер-бер хәл булмагандыр бит!» – дип, Әдибәнең күзләренә текәп карады.
Әдибә тизрәк әнисен тынычландырырга тырышты.
– Юк, әнкәй! Бернәрсә дә булмады. Аның бераз эшләре бар иде. Озакламый ул да кайтырга чыгачак. Чит илдә яшәү рәхәт булса да, үз илебезгә җитми. Моннан соң үзебезнең Татарстаныбызда яшәячәкбез.
– Шулай, балакаем! Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булганың яхшырак. Без дә тынычлап яшәрбез. Ана күңеле балада, бала күңеле далада дигәндәй, без дә бер күрергә тилмермәбез.
Юлдан соң ашап-эчеп, соңыннан мунча кереп, каен себеркесе белән чабынып, юл тузанын юып төшергән Әдибә һәм уллары, йомшак урынга ятып, татлы йокыга талдылар. Күктә калыккан ай һәм йолдызлар аларның йокысын саклап, таң атканчы нур сирпеп җемелдәделәр.
Киләчәктә аларны ни көтә, билгесез. Әмма туган як, туган җир үзен ташлап еракка киткән балаларын да, читтә йөреп гомерен үткәргән мөһаҗирләрне да үги итми. Кайчан гына кайтсалар да, кочагына алып, сабыйдай иркәли.
 
* * *
Дөньяга туган һәр кешенең язмышы алдан үк тәкъдир тарафыннан юралып куя, күрәсең. Тормыш син уйлаганча гына бармый. Аның бормалы сукмаклары аша узганда, кемнедер гүя бәхет җитәкләп, алга әйдәп бара. Кемдер сикәлтәле сукмакларда аунап яткан ташларга абына-сөртенә, язмыш сынауларына бирешмичә, сыгылмый үргә менә. Кемнеңдер башыннан шатлык сыйпап юатса, кайберәүләр сагыш чишмәсенең суын мулдан эчә.
Әдибә Инсаф белән бәхетле гомер кичерде. Тик язмыш кайчакта адәм баласын авыр сынаулар алдына куя. Табышлардан гына торган тормыш юлына сагышларны да мулдан өя. Әдибәне дә язмыш сындырыплар сынады. Ире, көтмәгәндә, инде алар янына кайтырга дип юлга чыккач, Әдибәне тол, ике улын ятим итеп мәңгелеккә китеп барды. Юл һәлакәтенә очрап, вафат булган ирнең мәетен туган авылы зиратына, Питрәч ягына алып кайтып җирләделәр. Яраткан ярын, ике баласының атасын югалту ачысын татыган Әдибә бик озак бәргәләнде. Иренең үлемендә үзен гаепләде.
– Бергәләп кайткан булсак, мондый хәл килеп чыкмас иде. Үзе күпме кешеләрнең гомерен саклап калды. Шундый кешегә ярдәм кулы сузучы кеше булмаган.
– Кызым, андый гөнаһ сүзләр сөйләмә. Кеше туганчы ук аның язмышы язып куела. Беркем дә күрәчәген күрми, гүргә керми. Икең бергә дә барып керә алмыйсың. Аллаһ Тәгалә кешегә күтәрә алган кадәр генә бирә кайгыны. Улларың исән-сау булсыннар. Бала хәсрәтен күрергә язмасын.
Тик йөрәккә әмер биреп кенә мине кайнаткан уйлардан арынып булса икән. Мондый хәлне үзе кичергән кеше генә аңлый аладыр. Әдибә ашаудан-эчүдән калды. Беркем белән дә тел тибрәтеп сөйләшәсе килмәде. Ярый әле янәшәсендә әти-әнисе, ике улы бар. Әнисе, Әдибәнең кайгысын бергәләп җиңәрлек көч сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Биш кат намазын укыган саен, кызының күңеленә тынычлык иңдерүен, күркәм сабырлык сорады.
– Кызым, алай ук бетеренмә! Язмышына шулай язылган булгандыр. Син улларыңа кирәк. Син дә урын өстенә егылсаң алар кемгә таяныр? Әле алар яши генә башлады. Аларны кеше итәсең, икесен дә өйләндерәсең бар.
Әдибәне акылдан язудан бары тик балаларының киләчәктәге язмышы өчен булган җаваплылык, аларның моң тулы карашлары гына коткарып калды. Көч-хәл белән үз-үзен кулга алган ана улларының бәхете өчен яшәргә тиеш. Әтиләре кебек максатчан, тәрбияле, белемгә омтылып үскән уллары сыгылмый-сынмый, лаеклы алмаш булып, кешеләргә файда китереп, Җиһангир, Галимулла, Хәсәнша картлардан күчә-күчә килгән кан хәтерен саклап, нәсел тарихын белеп, татарлыкларын җуймыйча, киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешләр.
Эшкә уңган, тормыш тәҗрибәсен туплаган тол хатын балалары хакына кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә тиеш. Әле ярый туган ягына, Таулыга кайтып сыенды. Үз өеңдә үз көең. Әти-әнисе дә, туганнары да янәшә. Ярдәм кирәксә, этеп екмаслар.
 
* * *
Җиһанда сары көз. Әдибәнең дә сары көзгә кереп барган чагы. Җил исүен хәтерләткән мизгелләрнең гомер агышы икәненә төшенгән күңел күгендә, җылы җәйнең соңгы җиле булып, күбәләкләр оча. Күбәләк канаты тиеп киткәндә көмеш пәрәвезләр чигәгә килеп куна. Үзәкләрне өзгеч моңга кушылып, Әдибә көзге сукмакларга аяк баса. Ул еш кына, тирән уйларга чумып, вакыт агышын күзәтә. Уйлары аны үткәнгә, яшьнәп торган яшьлеге калган чорларга илтә. Әдибә тормыш диңгезен кичкәндә агын да, карасын да җитәрлек күрде. Язмыш аңа ачысын да, төчесен дә туйганчы авыз иттерде.
Гомер йомгагы тормыш үзәне буйлап тәгәргәндә, җебе күпме сүтелгән дә, хатирәләр булып күпме өлеше уйга уралган – төгәл генә үлчәп тә булмый. Кандыраклы болыннарда чәчәкле печән исен иснәп хозурланган мизгелләр дә еракта калган. Җилләрнең дә төсе үзгәргән. Балачакта адашып калган җылы җилнең кулы, хәтер аша сузылып, песи баласыдай тезгә килеп урала да уй йомгагын сүтәргә тотына.
Зәңгәр күктә балкыган кояш та шул ук кебек. Болын куенында тирбәлгән гөлләр дә алсу нурга чумган. Ә шулай да үткән көннәргә зәңгәр томан булып уралучы, язмыш булып кабат юралучы сагыш тәме җанга ныграк сеңә генә бара.
Гомер йомгагының очы бер ноктада башланып китә дә, икенче бер ноктага җитеп туктала. Ә йомгакка чорналган еллар саны кемгә күпме бирелә, бирелгән гомерне кем ничек яши – ул инде туганчы ук безнең тәкъдир китабына язылып куелган.
Әдибәнең язмышка үпкәсе юк. Уллары нәсел йөзенә тап төшермәделәр. Буыннан буынга күчә килгән тырышлык, үҗәтлек белән югары белем дә алдылар. Икесе дә әтисе юлын сайладылар. Тормышта үз урыннарын таптылар. Олы улы Марат Украина башкаласы Киевта зур больницада баш хирург. Әтисе кебек үк кешеләр сәламәтлеген кайгыртып яши. Балачактан җанына сеңгән җаваплылыкны беркайчан да онытмый.
Кече улы Равил Казанда, Республика хастаханәсендә әйдәп баручы табиб. Икесенең дә бер дигән гаиләләре. Нәсел агачының ябалдашлары киңәя. Оныклар үсеп килә. Хатын-кыз, Ана өчен балаларыңның сәламәт, акыллы булып үсүләре, үз тормышларын үзләре алып барырлык көчкә, белемгә ия булулары иң зур бәхет.
Әдибә бүгенге көндә кайсы улына барса да, урыны түрдә икәнен белә. Киленнәре дә хөрмәт итеп, яратып: «Әни, бездә генә яшә инде. Ялгызыңа кыендыр!» – дип, ихластан чакырып торалар. Тик ул гына: «Үземә үзем баш!» – диеп, яшәгән урыныннан кузгалмый. Олыгайган көндә, кайберәүләр кебек, бала кошның авызына салырга җим эзләп тилмерми. Улларының ныклы тормыш белән яшәүләренә сөенеп, булганына шөкер кылып яшәвен дәвам итә.
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: Евгений Ещенко


Романның дәвамын киләсе санда сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №5, 2021 ел.

Комментарийлар