III БҮЛЕК

ДҮҢГӘЛӘК

Көзге җил тузынып, агачтан коелган соңгы яфракларны юл буйлап себерә. Әнә бер яфрак, ничек тә аңа буйсынмаска теләгәндәй, чүп савытына килеп сыенды. Тик салкыннан куырылган, көчсезләнгән яфракның каршы торырлык хәле юк. Ул кабат җил иркендә.

Айсылу да җил иркенә буйсынган яфрак хәлендә. Әллә үз-үзенә бәя биреп бетерә алмый, әллә үзенә ышанычы аз, белмәссең. Хәер, үскәндә ни күреп үсте инде ул. Әтисе белән әнисе көн саен эштә. Әнисе Җәмилә сыер савучы, әтисе Миңлегәрәй мал караучы. Эштән кайтып кергән әтисе һәрвакыт диярлек кызмача хәлдә иде. Әнисе белән әтисенең кычкырышканнарын ишетмәс өчен, әллә ниләр бирер иде кыз. Бер яшькә олы апасының да авылда каласы килмәгәне сизелә. Айсылу ал хыялларына тотынып, уе белән илләр гизә. Уй корабында тирбәлгән кызны әнисенең ачулы тавышы чынбарлыкка тартып кайтара.

– Айсылу! Ник идәннәрне себереп алмадың? Ашка токмач басмадыңмени? Бар малларны каршы ал!

– Соң, мин басудан кайттым гына бит әле. Үзең чөгендер алдын эшләп бетер дип әйткән идең, җитешмәдем.

– Ярар, телеңә салынып торма! Бар сыерны сау! Идәннәрне юып алмыйча клубка чыгам дип авызыңны да ачма!

Айсылу иптәш кызларының шат елмайган йөзләренә карый да көнләшеп куя. Аларның өйләренә кергән чакта рәхәт. Тыныч, күңелле итеп сөйләшүләренә, әти-әниләренең кызларына яратып: «Кызым, озак йөрмәгез! Безнең йөзгә кызыллык килерлек булмасын!» – дип, кайгыртучан тавыш белән киңәш биреп озатып калуларына кызыга. Өйдә җитмәгән җылыны, назны көткән күңел әрнүләрен елмаю пәрдәсе артына яшерергә тырыша.

Айсылуның исеме җисеменә туры килә. Айдай нурлы түгәрәк йөз, сызылып киткән карлыгач канатыдай кара кашлар, күл камышыдай озын, куе керфекләр арасыннан дөньяга баккан шомырттай серле күзләр, каендай төз, нәфис гәүдә, өзелеп чыгардай нәзек билле сылу кызны алда нинди язмыш көтә?! Айсылу моны үзе дә белми. Тик тизрәк укуны тәмамлап, читкә, авылдан ераккарак китәсе генә килә. Иптәш кызлары белән төрле планнар коралар.

– Эх, тизрәк тугызынчы сыйныфны укып бетерсәм, шәһәргә чыгып китәр идем. Сәрия, син белмисеңме, клуб мөдире булырга кайда укыталар ул?!

– Алабугада бар диләр бит. Анда китапханәчелеккә дә укып була икән. Мин шунда барырга уйлап торам.

– Әйдә бергә китәбез. Квартирга да бергә керербез, бергә яшәрбез. Кайтып йөрергә дә җайлы булыр.

– Кыен микән анда керергә?

Айсылу кара күзләрен Сәриягә төбәп, сынап карап торды да:

– Син керерсең ул! Әйбәт укыйсың бит. Минем генә билгеләрем әллә кем түгел. Өйдә дә эш күп. Рус теленнән кайбер темаларны аңлап та бетермәдем. «Тагын бер кат аңлатыгыз әле!» – дип, кабатлап сорарга оялдым. Аттестатка өчле куярлар микән инде?!

– Син ул кадәр начар укымыйсың инде. Аннан соң син бит, Айсылу, бигрәк чибәр. Әртисләргә биргесез. Сине дә алмасалар инде. Телеңә сандугач кунгандыр, бигрәк матур җырлыйсың.

– Кара әле, Сәрия! Укырга бөтен Татарстаннан киләләр микән анда? Егетләр дә күптер инде, әйеме?! Бәлки шунда берәр ерак район егете белән танышырмын. Эх, гармунчы булса! Ул уйнар, мин җырлар идем. Гомер буена җырлашып яшәр идек.

– Минем әнкәй: «Кызым, яшь чагында чын күңелдән теләгән теләк кабул була», – ди. Теләгең кабул булсын!

Кызлар серләшә-серләшә клуб янына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Клубтан дәртле бию көе ишетелә. Гармун тавышы кызларның иләсләнгән күңел кылларына килеп кагылды. Айсылу клубка килеп керү белән, күбәләктәй бөтерелеп, биючеләр төркеменә килеп кушылды. Уртада чүгә-чүгә биегән егет Айсылуга таныш түгел иде. Күрәсең күрше авылдан кунакка килгән. Озын буйлы, киң җилкәле, төскә-биткә дә килешле егет бии-бии кызга якынлашты. Кыз ялындырып тормады. Ике биюче ярыша-ярыша биергә тотындылар.

Кичке уен тәмамлануга яшьләр урамга сибелде. Айсылу белән Сәрия дә кайтыр якка кузгалдылар. Сихри кичке төн. Күкне йолдызлар сырып алган. Җил дә исми, яфрак та селкенми. Күктәге ай да кызлардан калышмый. Ашыгып атлаган аяк тавышларын ишетеп, кызлар адымнарын кызулаттылар. Тик тыкрыкка борылганда аларны кунак егете куып җитте.

– Кызлар, йолдызлар! Кая ашыгасыз? Әйдәгез, озатып куям.

– Кирәкми, без инде кайтып җитәбез. Әнә тыкрык башындагы өй безнеке, – дип, Сәрия икесе өчен дә җавап бирде. Егет белән биегән чакта Айсылуның күңелен моңарчы таныш булмаган, ниндидер шашкын хис биләп алган иде. Әле шул тойгылардан арынмаган, очасы, күкләрне кочасы килгән күңеле нидер сизенә, талпына. Җан җылысы, наз тансыклаган йөрәге ярсып тибә башлады.

Егет тә Сәриянең сүзенә карамый, алар белән янәшә атлавын дәвам итә. Сәрия өйләре янына кайтып җиткәч, иптәш кызы белән саубуллашып кереп китте. Айсылу берничә йорт аша гына урнашкан өйләренең тәрәзәләренә күз салды. Әти-әниләре йоклый күрәсең. Тәрәзәләр генә корымдай кара күзләре белән урамны күзәтә.

– Биюче кыз, әйдә танышыйк инде! Мин Марсель булам. Синең исемең ничек? Йә әйт инде!

– Айсылу.

– Бигрәк матур исем. Үзең кебек. Күр әле! Ай да сылу, син дә сылу! Кайсыгыз сылурак икән?! – дип такмаклап, кызны кочып алды. Айсылуга аның көчле кулларының җылысын тату рәхәт тә, кыен да. Ул егет кочагыннан ычкынасы килгәндәй читкә тартылды. Тик егет читлеккә килеп эләккән кошны ычкындырырга теләми иде.

– Айсылу, әле иртә бит! Әйдә азрак йөреп киләбез. Мине авылыгызның матур урыннары белән таныштыр әле. Чишмәгез бармы? Әйдә чишмә буена барыйк! Су эчәсем килә, сусадым! – дип кызны тагын да ныграк кочаклады.

Тәҗрибәсез, беркатлы авыл кызы үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк, инде пешкән җиләкләрнең тәмен күп мәртәбәләр татырга өлгергән егетнең җәтмәсенә эләгүен сизми дә калды. Эчтән генә: «Ярый инде, чишмәгә барып, су эчеп килгәннән бер җирем дә кимемәс. Бик дәртләнеп биеде. Чынлап та сусагандыр!» – дип уйлады. Авылдан читкәрәк киткән саен, егет уяулыгын югалткан кызга тәмле сүзләрен яудыра торды. Гомерендә беренче мәртәбә мәхәббәт сүзләрен ишеткән кыз, үзенең кемгәдер кирәк, кадерле булуын сизеп, егеткә бөтенләе белән ышанды. Әйтерсең лә ул Марсельне туганнан бирле белә. Күр әле, бөтенләй чит-ят кеше дә шулай якын була ала икән, дип үз-үзенә гаҗәпләнде.

Чишмәгә килеп җиткән кыз белән егетне күктәге ай гына күзәтә. Серле йолдызлар да нидер вәгъдә иткәндәй җем-җем җемелдиләр. Былбыл тавышын ишетеп, егет тә кызга: «Былбылым, сандугачым син минем! Ни эшләп мин сине моңарчы күрмәдем микән?! Син – минем алиһәм! Хан кызларына биргесез сылуым минем!» – дип, туктаусыз сайрый. Әрсез куллары белән кызның тыгыз тәнен капшый-капшый, чиядәй иреннәреннән суырып үбә. Яшел, сусыл үлән алар өчен – ятак, йолдызлы күк – юрган, сандугачлар моңы – сөю симфониясе. Егет тәкатсезләнеп, наздан мәлҗерәгән кызның пар алмаларын учы белән уа. Кайнар сулышы кызның муенын, тәнен ялкынга төрә. Тәненә ут капкан кызның җан сусавы шулкадәр көчле. Акыл хискә буйсынмый. Кыз егетнең шашып үбүләренә каршы торыр кодрәт тапмады.

Таң сызылып килгәндә Айсылу егет кочагыннан чыкты. Марсель араларында берни дә булмагандай, битараф кыяфәт белән торып басты.

– Таң атып килә икән. Кайтырга вакыт. Өйдә югалтканнардыр. Хуш, Ай кызы! – дип, сызгыра-сызгыра китеп барган егет артыннан карап калган алданган кыз, җиләге өзелгән яшел аланга ятып тәгәри-тәгәри елады. Чишмә суы белән төнге яратышу эзләрен юып төшерегә теләгәндәй, кат-кат битләренә, муенына су бөркеде. Тапталган, изелгән ямь-яшел үләннәрнең сабагына әллә кызның күз яшьләре, әллә чык тамчылары эленеп калды.

Ул кеше кара күргәнче дип, ашыга-ашыга сукмак буйлап авылга йөгерде. Ярый әле, әнисе торып өлгермәгән. Бикләнмәгән ишектән кергән кыз, тавыш-тынсыз гына кичтән чоланда җәйгән урынына чумды.

Айсылу белән Марсель арасында булган хәлләрнең шаһите чишмә, ай һәм йолдызлар. Әнисе берни дә сизмәде. Хәер, Җәмиләдә кыз кайгысы түгел, үз мәшәкате үзенә. Эчкече ир белән гомер иткән хатын үзе дә җылы сүзгә, назга сусап гомер итә.

– Үз рәхәтең өчен генә яшисең. Туйдым синең эчүеңнән. Туктыйсыңмы, юкмы?! Ул нинди көн саен эчеп кайту?

– Мин эчсәм синнән акча сорамыйм бит. Сыйлыйлар, димәк, хөрмәт итәләр. Тукта кычкыруыңнан! Зарплатаны алып кайтып бирәм, җитмимени сиңа?!

– Хөрмәт, имеш, фураж сатасыздыр әле. Алган кешесен әйтер идем. Намусыңны да сатып җибәрдең бугай инде? Кешедән оялмасаң, хет балалардан оялыр идең. Кызлар урамга чыгарга тартына. Әнә, олысы Минзәләгә укырга китәргә җыена. Туйдылар синең эчүеңнән. Айсылу да, тугызны бетерүгә китәм ди. Балаларны аякка бастырасы, укытасы бар, шул хакта уйлыйсыңмы син, юкмы? Аракыны син генә эчеп бетерә алмассың.

Болай да, градусы җитмәгәнгә үртәлгән ир, яткан җиреннән сикереп торып, хатынына кизәнде. Сугарга дип күтәрелгән кулын тыеп калса да, ачуыннан шартлардай булып, йодрыгы белән бар көченә өстәлгә китереп сукты.

– Җитте, дим мин сиңа! Тынычлап йокларга ирек бир!

Иртән эшкә чыгып киткәндә дә, Җәмилә ирнең колагын киртләп, кат-кат шул сүзләрне кабатлады. Тик кичен тагын шул үк көрмәкләнгән теленнән зәһәр чәчкән исерек гәүдәне күреп, чарасыз калган хатын:

– Мин синнән киммени? Ник мин генә сөйрәргә тиеш бу дөньяны? Кадалып китсен барысы да! – дип, иренә кул селтәде.

Чарасызлыктан, иренең битарафлыгыннан, тормыш мәшәкатьләреннән туйган хатын, йөрәк ярсуын күгәрчен сөте белән баса башлады. Хатын-кызга күп кирәкме? Сазлыкка төшеп бата баруын сизми дә калды. Ирнең ачуын балалардан ала, кычкыра, җикерә. Югыйсә балаларның ни гаебе бар?! Гөнаһсыз сабыйларының күңел рәнҗүләре киләчәктә каргыш булып төшмәсме?! Ана кеше ул хакта уйламый да сыман.

Авылда кем ничек яши, нинди гаиләдә үсә, халык күзеннән яшереп булмый! Яшел елан белән дус булган гаиләдә үскән кызларга егетләр дә башка күзлектән карый. Айсылу авыл егетләрен үзенә якын китермәде. «Алкаш кызы» дигән сүзне кемнең ишетәсе килсен! Якын дусты Сәриягә дә: «Бер әйтмәсә, бер әйтерләр, йөрсәм дә башка авыл егетләре белән генә йөрим», – дип әйтә килде.

Айсылу күңеле белән Марсельне бик озак көтте. Тик егет бер генә мәртәбә дә кызның күзенә чалынмады.

Инде мәктәптә укулар да тәмамланып килә. Тиздән чыгарылыш имтиханнары. Айсылу шәһәргә чыгып китәсе көннәрне түземсезлек белән көтә. Җәйге «гөнаһлы төн» исенә төшкән саен: «Мин ахмак, мин юләр» – дип, шулкадәр беркатлы булуына ачуы килеп, үз-үзен сүгә. Тик эченә кергән корт үзәген кимерә. Кайсыбер вакытта бөтен тәнен тыелгысыз дәрт, ялкынлы ут биләп ала. Андый вакытларда Айсылу ярсып елый, әнисенә дә, апасына да теләсә нәрсә әйтеп кычкыра. Үз-үзен күрә алмый башлый. Айсылу әле шул бер мизгеллек йомшаклыгы, бер ялгышы өчен күпме күз яшьләрен түгәчәген дә, кылган ялгышының гомер буена арттан калмый ияреп йөриячәген дә белми. Атналар буе үзен эчтән ашаса да, битәрләсә дә, борчылса да, инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Ярый әле балага узмады. Бөтен авыл алдында, бөтен мир алдында хурлыкка калыр иде. Эчеңдәге серне беркемгә дә чишми, үз эчеңә бикләнеп яшәве бик авыр.

– Авылдан чыгып китсәм, башкача яшәр идем. Бәлки яхшы кешегә кияүгә чыгармын, – дип, көч-хәл белән үзен юата.

 

* * *

Ниһаять, имтиханнар төгәлләнде. Айсылу бүгеннән Алабуга культура училищесы студенты. Берсеннән берсе талантлы, чибәр кызлар-егетләр белем ала торган йортта аны бөтенләй яңа һәм башка катлам кешеләре каршылады. Монда белем бирүче кайсы гына мөгаллимне алма – зур талант иясе, кайсы гына студентка күз салма – могҗизаи хәзинә.

Училищеда туган телдә белем бирәләр. Бу, әлбәттә, авылдан килгән яшьләр өчен бик уңайлы. Телне вата-сындыра сөйләшәсе юк. Милли сәнгать, фольклорны өйрәнү дә кызыклы. Айсылуга бигрәк тә фольклор экспедициясе белән авылларга йөреп, җыр текстларын җыю, халык җәүһәрләре белән танышу ошады. Төрле очрашулар, мавыктыргыч әңгәмәләр кызның күңел офыкларын яктыртып җибәргәндәй булды. Ул дөньяда башка төрле тормыш барын да төшенә, башкаларның үз-үзләрен тотышын күзәтә башлады. Холкына кыюлык, үҗәтлек тә өстәлде кебек. Егетләр белән аралашу телен дә бик тиз ятлады. Кызлар белән аралашканга караганда, аңа көчле ир затлары белән гәпләшү кызыклырак. Аннары гел егетләрнең игътибар үзәгендә булу да, дус кызларыннан бер баш өстенлеген раслый сыман. Ул төрле бәйгеләрдә, мәдәни чараларда теләп катнаша. Студент булган елларда ул «Сабантуй», «Нәүрүз», «Май чабу», «Җиңү көне», «Спас ярминкәсе» бәйрәмнәрендә чыгыш ясап, җыр-моңга булган мәхәббәтен, сәхнә осталыгын күрсәтте.

Җиләк кебек кыз, өлгергән алмага әверелеп, күп кенә егетләрнең башын әйләндерде. Тик чибәрлеге белән масаюымы, яшьлектәге кылган ялгышлыгымы, кызга акыл белән яшәрлек сабак бирмәде. Хәер, үзәгенә черек чире тигән хатын-кыз акыл белән эш итә белми торгандыр. Югыйсә халык әйтемнәрендә дә, мәкальләрдә дә халкыбызның зирәклеге, төпле киңәшләре ярылып ята. Онытылмаслык итеп ятла гына. Чибәрлек туйда гына кирәклеген, эшчән, акыллы, бәхетле булып тууның яхшырак икәнен үскән чакта әнисе дә күңеленә салмады.

Кыз егетләр белән очрашудан тәм тапты. Авылдашы, дусты Сәрия: «Айсылу, бер генә егет белән очраш! Яулык алыштыргандай егетләрне алыштырасың, килешми бит!» – дигән чакта, ул: «Кияүгә чык дип артымнан чират тезелеп тормый әле», – дип, яратып бетермәгән кешесенә кияүгә чыгарга риза икәнлеген дә белдерде.

Училищены тәмамлау белән эшкә урнашырга ашыкмады. Авылга кайткан чакта, бәхетенәме, бәхетсезлегенәме, күрше район егете очрады. Рамилнең машинасына кереп утыруга, Айсылу күптәнге танышын күргәндәй сөенде. Сөйләшер сүзләр дә табылды. Егет тә кызның чибәрлеген, җиңел аралашучанлыгын ошатты ахрысы. Кич белән күрешергә сүз куешып аерылыштылар.

Чаллыда эшләп йөргән, атна арасында ялга кунакка кайткан егет кич белән Айсылулар авылына юл тотты. Багажнигыннан алып, кыюлык өчен тотып куйган «утлы су» үз эшен эшләде. Рамил кызны күрүгә кысып кочаклап алды. Кыз да карышмады.

Айсылу Рамилдән беренче очрашкан көнне үк аракы исе килгәнен сизде. Тик өйләнәм дип авыз ачкан егетне кире какмады. Озын буйлы, киң җилкәле, коңгырт куе чәчләрен бер як кырыйга тарап куйган, бөркетнекедәй кыю карашлы егетнең игътибар күрсәтүе аның өчен мәртәбә. Айсылу, егетнең көчле куллары биленнән кысып кочканда, барысына да риза икәнлеген сиздереп, аның назларына наз белән җавап бирде. Егет тә тимерне кызуында сугарга ярата икән. Кызның кайнар кочагында наздан эрегән чакта, нәфес колына әверелде. Муенына камыт кияргә ризалыгын белдереп, кызга: «Әйдә өйләнешәбез! Чык миңа кияүгә!» – дип, тәкъдим ясарга да өлгерде. Кыз да егет авызыннан очып чыккан сүзне ишетүгә: «Мин каршы түгел. Синең белән утка да, суга да керергә әзермен!» – дип җавап кайтарды.

Алда аларны ни көтә?! Яшәп китә алырлармы? Бу кавышу вакытлыча гынамы, әллә гомерлеккәме?! Мондый җитди уйлар белән баш катырып торасы килмәде. Иң мөһиме – алда туй. Иптәш кызларының кайберләре инде кияүдә. Бәби табарга да өлгерделәр. Ул да сафлык билгесе булган ак күлмәктән туй табыны артында утырачак. Башкалар яши бит әле, без дә яшәрбез, – дип уйлады.

Шулай итеп, бер ялгыштан икенче ялгыш ясаганын аңламаган кыз, үзенә беренче булып тәкъдим ясаган кеше белән язмышын бәйләде. Очраклы гына танышкан егет белән беренче көнне үк түшәк уртаклашкан кыз, ак күлмәген киеп көзге алдында бөтерелде. Егет дигәнең инде бер өйләнеп аерылган ир булуы да, кайдадыр еракта улы үсеп килүе дә куркытмады. Азау ярган кыз-хатын:

– Рәхмәт, Рамил карады, мине ярата, кияүгә чакырды, – дип сөенде генә.

Башка парлар сыман туйлар ясап кияүгә чыга алу, кеше алдында аның өчен зур мәртәбә. Моңарчы аның белән йоклап, «кулланганнан» соң ташлап киткәннәр алдында да: «Сезгә генә дөнья кендеге берекмәгән. Мин дә берәүнең кадерлесе. Күрдегезме, мин дә төшеп калганнардан түгел!» – дигән ялган масаю белән, үзенең кемгәдер кирәклеген дәлилләде.

Кияүгә чыгу белән генә түгел, яшәр өчен үз ояңны булдырырга кирәк. Айсылу белән Рамил егетнең туган авылына кайтып, эшкә урнаштылар. Айсылу клуб мөдире, ире гармунчы. Кызның яшь чактагы теләге кабул булды. Тик җырлашып яшәргә генә насыйп булырмы?! Анысын вакыт күрсәтер.

Кайнана белән бергә яши башлаган парлар кич җиткәч җитәкләшеп эшкә чыгып китәләр, кычкырышып кайтып керәләр. Талашыр өчен сәбәп табылып кына тора. Ире хатыныннан, хатыны иреннән көнләп, көн дә тавыш чыга. Оясында ни күрсә очканда шул димәсләр иде. Айсылу, тавышлы дөньяда үсеп, башкача яшәүне күз алдына китерә дә белми бугай. Кайнанасы: «Ирең дәшкәндә дәшмә! Китереп сугар, имгәтер!» – дигәндә: «Сугып кына карасын! Мин дә карап тормам!» – дип кенә җавап кайтара. Иргә юл кую, ирне ихтирам итү, зурлар сүзен колакка салу кечкенәдән канга сеңмәгәч, ни эшләсен? Чыбыкны пеше чакта бөгәләр. Ана сөте белән кермәгән тәрбия, хәзер кермәячәк. Тураеп каткан агачны ничек кенә тырышсаң да бөгеп булмый, кисеп ташласаң гына. Кайнанасы килененең холкын үзгәртә алмаячагын бик тиз аңлап алды.

Табигать фасылларыдай ир белән хатынның да холыклары гел үзгәреп тора. Рамил хатынын ярата. Айсылу кашык очына гына элеп йотардай чибәрлеге, икәүдән икәү калган чактагы кайнар назлары, эш арасында да йөрәгенә дәрт өстәп кагылып-кагылып үтүләре, тәмле-тәмле ризыклар әзерләве белән иренең күңелен яулап алды. Тик озак та үтмәде, каш-күз җимереп, бер сүз эндәшми, үз эченә бикләнеп йөри башлады. Гүя, арага мәче керде. Рамил аның бу халәтен бала көтүе белән бәйләп үзен тынычландырды. Тик Айсылу көннән-көн ныграк үзгәрә, әллә эченә оялаган җене котыра, әллә көнчелеге кузгала, иренә ямьсез сүзләр әйтеп кимсетә, өйне яңгыратып кычкырына башлый.

– Айсылу, ни булды сиңа?! Нишлисең син? Хет әнидән оял инде, – дип, тынычландырырга тырышса да, өйдә буран тынмый. Ир ачуын басар өчен ишекне шапылдатып ябып, өйдән чыгып китә. Кайтып керүгә тагын тавыш.

– Кайда йөрдең? Кем янында булдың?! Сиңа себеркеләр кадерлерәк. Мин сиңа кирәк түгел, – дип иренең теңкәсенә тиюдән туктамый.

Кайнанасы аларның кычкырышканын ишетмәс өчен, күршеләренә кич утырырга кереп китә. Улы белән икесе генә өйдә калган чакларда, аны ничек тә тынычландырырга тырыша.

– Айсылуның бала табар вакыты җитә. Бәбиләгәч холкы да үзгәрер, улым, түз, сабыр бул! – дип әнисе улын юата.

Күреп тора, улының да холкы үзгәрә. Юкка да кызып китә. Шешәгә дә ешрак үрелә башлады.

Тик бала туганнан соң да, гаиләгә көткән тынычлык килмәде. Өйдә торган хатын тагын да ныграк көйсезләнә. Еш кына баласын калдырып, кәеф-сафа корырга чыгып китә. Иренә дә җикеренеп кенә эндәшә:

– Әйдә, су буена төшәбез! Мин өй саклап ятырга чыкмадым кияүгә. Беркая алып бармыйсың. Баланы әнкәй карап торыр.

Гөнаһсыз нарасыйны кайнанага калдырып, киенеп-ясанып, чыгып киткән, кәҗәләре сөзешкән парлар, төн җиткәндә генә әйләнеп кайттылар. Айсылу көне буена баласын баккан, сыер сөте имезеп, сабыйны көч-хәл белән генә түздергән кайнанасына күтәрелеп тә карамый. Баланың хәлен дә сорап тормый, түр бүлмәдәге урынга килеп ятты.

Талаша-сугыша яшәгән биш ел эчендә, бер-бер артлы ике бала тапкан Айсылу гаилә тормышыннан туйды. «Яшьлек бер генә килә, яңадан кабатланмый. Ни өчен әле хан кызларына биргесез башым белән, кадеремне белмәгән кешенең көен көйләп ятыйм. Ир стена түгел, читкә этеп куеп була» – дип, әле бер машинага, әле икенчесенә утырып чыгып китә. Инде биш яшен тутырып килүче кызы Зиләнең үзәк өзгеч моңлы, яшь пәрдәсе каплаган күзләрен дә күрми.

– Әни, титмә! Әни, әни! Мин сине ялатам! – дип артыннан елап ияргән улы Маратны, җилтерәтеп, капкадан кертеп җибәрә дә, шапылдатып ябып куя. Баланың күз яшьләре аның юлына киртә түгел.

– Кара апаеңны! Мин хәзер кайтам! – дигән сүзләрнең кайтавазын ишетмәс өчен, кыз колак тишекләрен каплый. Әнисенең аларны алдап, каядыр чыгып югалуын бала күңеле аңламый. Үксеп елаган балаларны кочагына сыендырган әбиләре Мөнирә:

– Күзгә чүп керде бугай, яшь чыга, – дигән булып алъяпкычы белән йөзен каплый. Үзенең дә, оныкларының да битләрен сөрткәннән соң, аларны юатырга тотына.

– Еламагыз, бәбекәйләрем, тынычланыгыз! Хәзер кыстыбый пешереп сыйлыйм үзегезне. Кызым, бар әле баздан бәрәңге алып чык! Мин он иләп алып керәм.

Зилә белә инде, әбисе чоланда он иләгән чакта да елый. Өйгә кире кергәндә күз кабаклары кызарган була. Суган әрчегән чакта гына күз яшьләрен яшерми.

Атналар буе кайтмый йөргән әниләрен юксынып ике бала: «Әни кайчан кайта? Без әнине сагындык. Ник безнең әниебез безне үзе белән алып бармый?» – дип такмаклаганда, әбиләренең болай да яралы йөрәгенә тоз сипкәннәрен каян белсеннәр.

Өйнең яме ана белән. Әниләре чыгып киткәннән соң, балаларга өй дә шыксызланып калган кебек тоела. Ятимлек төсе сеңгән өйгә керәселәре килми. Күбрәк ишегалдында уйныйлар. Урамга чыгып китсәләр, әниләре килер дә, кире китеп барыр, үпкәләр төсле.

Авыл халкының телен дә бәйләп куеп булмый. Кибеттә очрашсалар да, көтү каршыларга чыксалар да, кич капка төбен саклаганда да, сүз моңарчы Таулы гаиләләрендә күзәтелмәгән аяныч хәлләргә килеп тоташа.

– Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс. Бер дигән ирен, балаларын ташлап кайларда йөри микән?! Мескен кайнанасы, олыгайган көнендә бала карап интегә.

– Тигез яшәсәләр, сөенә-сөенә карыйсың. Бичара сабыйлар. Аналары бер якта, аталары икенче якта типтереп, үзләре өчен генә яшиләр. Менә замана диген, ә?! Нәрсә булды бу җәмгыятькә?! Йөрәк астында тугыз ай күтәреп йөрткән, тулгак газаплары белән дөньяга тудырган сабыйларын чүп савытына салып китүчеләр дә күбәйде дип сөйлиләр.

– Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә – юл өстендә. Телевизор өйрәтә. Кайчан ачма, анда үтереш, әле чүплектән бала тапканнар, әле әти-әнисен үтергән. Гел шундый әйберләр күрсәтеп, бозалар халыкны. Инде авыл җиренә дә килеп җитте.

Авыл апалары коточкыч тизлек белән үзгәргән замананы сүккән чакта, вакыт тузанына күмелеп калган инсафлылык, тыйнаклык кебек төшенчәләрнең югалуына аптырыйлар. Язмыш сынавы алдында калган авылдашларын кызганып, тайгак юлга басканнар хакында телдән тел узып, ачынып сөйләшәләр.

– Шулай! Дөньясы үзгәрде, дөньясы! Элек авыл халкыннан оялалар иде. Кеше алдында кочаклашу-үбешү дә булмады. Хәзер оят дигән нәрсә калмады. Агач кайсы якка кыек булса, шул якка ава. Әле ярый, бу сабыйлар әбисе янында. Тик әби кеше ананы алыштыра аламыни?

– И Раббым! Тәүфыйк бир балаларыбызга! Кеше баласын сөйләве җиңел, үз башыбызга төшмәсен!

– Бер дигән эшләре бар иде. Эчеп, юлдан язып йөреп эшсез дә калдылар. Әле Рамил Чаллыга чыгып киткән икән. Анда эш тапкан ди. Төзелешкә кергән ди бугай. Анысы, аның кулы алтын инде. Хатынга туры килмәде, хатынга. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын. Кыйнап та карады бугай.

– Кыйнап кына акыл кертеп булса икән ул. Азгын тайны авызлыклап булмасын белгәндер. Ике баласын ятим итеп, аермас иде хатынын.

Хатынын җилкәсенә атландырган ирнең кайчан рәхәт күргәне бар? Бу хакыйкатьне гомер кичкән кеше аңламыймыни инде. Ирләрнең дә холкы сыегайды. Күрәләр дә капланалар. Озаклап уйлап, элеккеге замандагы кебек нәсел-нәсәбен тикшереп кенә өйләнсәләр, гаилә беренче каршылыклар алдында ук җимерелмәс иде.

– Айсылу шул чибәрлеге, уңганлыгы була торып, ялгыш юлга аяк баскан шул. Тәрбия күрмәгәндер, киңәш бирүчесе булмагандыр. Хәер, үз башында булмаса, кеше әйткән сүз колакка керми инде ул. Югыйсә безнең авылга килен булып төшкәч, кайнанасы гел мактап сөйли иде. Хәзер дә: «Кызганам, бәхетсез җанны. Өйләрне ялт иттереп куя, аш-суга да оста, шундый тәмле итеп әзерли иде. Кайларда ни эшләп йөри торгандыр, исән генә була күрсен!» – дип күз яшьләрен түгә.

– Аның юган керләрен күрсәң! Әле хәзер дә кайткан чакларында керләрне керәч кебек ап-ак итеп юып элә. Балалары да курчак кебек матурлар, пөхтә итеп киенәләр. Тик озакка бармый. Кайтып күренә дә, кабат чыгып югала. Пәри арбасы!

– Ачык йөзле, эчкерсез булганы өчен авыл халкы да яратты бит үзен. Ерактан ук исәнләшеп, хәлләрне сорашып, үзебезнең авыл кешесенә әйләнеп беткән иде инде.

Кешенең яхшылыгын гына күңеленә сеңдереп яшәүче Таулы кешеләре, Айсылуның авылга килен булып төшкән, клубта эшләгән чакларын еш искә алалар. «Бәхетсезлегенең сәбәпләрендә иренең дә өлеше бар. Гаеп атта да, тәртәдә дә була», – дип, аны акларга да тырышалар.

– Клуб эче аның елмаюыннан балкып китә иде. Шәп оештыручы булды. Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Иренең дә холкы бер тиенлек тә булмады. Кызу канлы, әшәке телле. Кем генә түзеп торсын инде?!

– Соң, күз алдында башкалар белән шаярганны, ир көлеп карап тормас инде. Кулы да, теле дә уйнар. Ир кешегә ярый әле ул, хатын-кыз азды хәзер, хатын-кыз…

– Ахыр заман алдыннан ата улны, ана кызны белмәс диләр иде әнкәйләр. Шуның галәмәтедер. Югыйсә, кеше бу хәтле азмас иде! Алладан да, мулладан да курыкмыйлар. Шулай инде, диннән бизгән, ирдән бизгән юньсез хатын-кызны шайтан котырта. Аллаһы каршысында җавап тотасылары барын да уйламыйлар. Ир хакын, бала хакын хаклау юк.

– Болай йөрүнең ахыры кайда илтеп җиткерер? Үтереп ташламасалар ярый да. Хәзер нинди генә җинаятьләр кылмыйлар. Кеше кадере бетте, кеше кадере…

Тырыш хезмәт белән көн күргән, намус, кешелеклелек, бер-береңә хөрмәт дигән төшенчәләргә буйсынып, булганына шөкер итеп яшәгән авыл халкының хәзерге заман яшьләре өчен борчылуы табигый. Элек-электән килгән гореф-гадәтләрнең югала, әхлак тамырының корып баруын күрү аларның җанын әрнетә. Чәчләренә ак бәс сарган ак яулыклы апалар, әбиләр киләчәк өчен, үсеп килүче буын өчен кайгыралар. Сугышлар булмаса да, илдә ятимнәр саны артканын күреп пошыналар.

– Балалар кызганыч. Аталы-аналы килеш ятим үсәләр. Ярый инде, аталары атна саен кайтып тора. Ул акча алып кайтмаса, бер пенсия белән Мөнирә әллә ни эшли алмас иде.

– Әбиләренә озын гомер бирсен инде, Раббы! Гомере булса, ташламас. Кыен булса да карар.

– Үсә-үсә ни күрерләр дә, ни ишетерләр?! Иптәшләре алдында да кыенсына башларлар. Казан карасы китәр, намус карасы китмәс. Аллаһы Тәгалә әниләрен туры юлга бастырсын инде.

Эт типкесендә йөри-йөри, Айсылу өченчегә тагын кыз тапты. Ярый тулгагы башланганда район үзәгендә яшәүче бер танышында иде. Иш ишен табар дигәндәй, үзе кебек җилбәзәк җан белән очраклы гына таныштылар. Аның да ике баласы бар, ире юк. Ярый инде торыр почмагы, иске генә булса да өе бар. Кайгыларын бергә юдылар. Аларның бәхетсезлеген уртаклашырдай, юатырдай шешәдәшләр дә табылды. Менә шул юатышулар җимеше булып туган кызын Айсылу бөтенләй дә кулына алмады.

– Торыр урыным юк, ирем белән аерылыштык, ул башкага өйләнде. Кирәк түгел миңа бу бала.

– Соң, җаныңны ярып чыккан балаң бит ул. Күр әле, нинди сәламәт, сылу кыз! Хет бер генә мәртәбә булса да имез! Ишетмисеңмени, ничек илереп елый.

– Күрсәтмәгез дә, кирәк түгел ул миңа дидем бит инде. Әнә бала таба алмаганнарга бирегез!

Табиблар ничек кенә акылга китерергә тырышсалар да, Айсылу баласыннан баш тартты. Үз куллары белән ак кәгазьгә: «Баламнан ваз кичәм. Бернинди дә дәгъвам юк, кызлыкка бирегез, яисә балалар йортына!» – дип язган язуын калдырды да, кабат шул ук сукбайлык юлына атлады.

 

* * *

Айсылу чүлдәге дүңгәләк шикелле. Бөтен Татарстанны урап чыкты бугай инде. Тик күпме генә эзләмәсен, югалткан бәхетен таба алмады. Кайда төшереп калдырды икән ул аны? Туып үскән йортның бусага төбендә калганмы?! Марсель белән йолдызлы күкне өскә ябынып яткан чактамы?! Бер-бер артлы очраган мәхәббәт төенчекләренә җанын ваклап-ваклап салган чагындамы?! Әллә инде ир хакын, бала хакын хакламыйча, гаилә бәхетенең тәмен татырга мөмкинлек биргән йортны ташлап, сукбайлыкка чыгып киткәндәме?! Аек чакта күпме генә бу сорауларга җавап эзләсә дә, уйларының очы-кырые күренми. Хәер, аның эчмәгән көне сирәк. Ишекләрне бер ябып чыгып китеп, тирән-төпсез чоңгылларга төшкәннән соң, бикле күңелләрне кагудан ни файда. Җаны күптән ташка әйләнде аның. Ул хәтта сагына да белми. Балалары да ике ятып бер төшенә керми. Өч балага гомер биргән чакта татыган тулгак газаплары да күптән онытылган инде. Кальбе тулы бушлык.

Аң астында калган азмы-күпме зиһене генә кайчагында баш калкыта. «Айсылу – син эгоист. Үзеңне башкалардан өстен куйдың. «Мин башкалардан яхшырак», «мин беркемгә бернәрсә тиеш түгел», «миңа тиешләр» дип үз рәхәтең өчен генә яшәдең. Дөньяның артына тибеп яшим дип уйладың. Ир хакы, бала хакы тотар, кеше рәнҗеше үзеңә кире кайтыр дип уйламадың».

Тик мизгелгә генә ачылып киткән аңны «зәмзәм суы» бик тиз юып ала. «Менә бит, әле кемгәдер кирәк мин!» – дигән уйларны, упкын кырыеннан тагын да аскарак төртеп төшерүчеләрнең куены оныттыра.

Инде кайчаннан бирле башын югалтып, өермә үләне хәлендә гомерен исрафка үткәрүче бәндәнең кеше булып аякка басарлык теләге дә, мөмкинчелеге дә, дәрманы да юк.

Айсылуның башында уйларлык бер мыскал гына мие калган булса да, үзеңне яратуның башкаларны да ярату икәнен белер иде. Үзеңне яратмасаң, син башкаларны да ярата алмыйсың. Мизгеллек рәхәтлек бәрабәренә күпме хатын-кыз үзен корбан итә. Бу корбанның беркемгә дә хаҗәте юк икәнен аңламаган Айсылу да, үзе тудырган газизләрен – өч баласын язмыш кочагында калдырды. Дөньяга ярату түгел, бозыклык дигән агу чәчте.

Ә бит аңа кайчандыр кайнанасы әйткән иде: «Ирем белән аерылышам димә син, килен! Азрак ягымлырак бул! Каршы әйтмә. Аерылу яхшылыкка илтми. Томырап торган ике балагыз бар. Алар сездән башка беркемгә дә кирәк түгел. Эш ташлап эчеп йөрми ирең. Хәйлә белән дә җиңәргә була. Кулыннан эш килә. Йомшак телеңне кызганма!»

Юк, тыңламады. Бары тик үзеннән читләштерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Иң аянычы, балалары язмышына төкереп карады. Кайсы гына гаиләдә ир белән хатын гел сөешеп кенә тора?! Табак-савыт шалтырамый калмый. Буран дулаган чаклар да була. Акыллы хатын үткәреп җибәрә белә. Юкка гына андыйлар олылар сүзенә колак салмыйлар. Халык сүзе – энҗе бөртеге. Халык акылына, олылар киңәшенә таянып яшәгәндә генә гаилә җимерелми, балалар да ятим үсмиләр.

Ояда бер йомырка черегәннән берни дә булмый. Иң мөһиме калганнары сау булсын. Юк шул! Айсылу кебекләргә гаиләдә андый сүзләрне ишетеп үсү бәхете тими. Бәхетсезлекнең нигезе дә бәхетсез гаиләдә салына. Чыбыкны пеше чакта бөгәләр.

 

* * *

Җиһанда елак көз хакимлек итә. Сары яфраклар өзелеп төшәләр дә келәм булып җир өстенә җәеләләр. Алтынсу келәм өстенә көмештәй яңгыр тамчылары тамган саен Зилә дә яшьле күзле балачагын исенә төшерә.

Әнә мәктәпкә беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнүче, ике толымына да ап-ак бантиклар таккан җиде яшьлек кыз, урам якка караган тәрәзәдән күренеп торган юлга күзләрен текәп басып тора. Машина күренгән саен, бәлки әни мине мәктәпкә озатырга кайтыр дип өметләнеп көткән кызны, белем йортына әбисе җитәкләп илтте.

Әниләре белән килгән балаларга и кызыкты да соң Зилә! Һәрберсенең йөзендә елмаю. Горурланып басып торалар. Кулларында да бакча гөлләре генә түгел, районнан алып кайтканнардыр инде, ап-ак хризантемалар, алсу розалар. Укытучы апаларына матур кәгазьгә төргән купшы букетларын елмаеп сузганда да әниләренең балкып киткән йөзләренә карыйлар.

Зилә дә укытучы апасына әбисенең бакчасыннан өзелгән төрле төстәге чәчәкләрне бүләк итте. Әбисенә күтәрелеп караган иде, ул күзләрен кулъялыгы белән сөртеп басып тора. Югыйсә җил дә юк, суган исе дә килми. Йөгереп барып кочаклыйсы килсә дә, Зилә тыелып калды. Әбисе иртән кат-кат кисәтте үзен.

– Кызым! Тәртипле бул! Беренче көнне үзеңне ничек тотсаң, укытучыны тыңласаң, тырышып укысаң гына кеше булырсың. Минем йөземә кызыллык китермә!

Картайды шул инде әбисе. Әнә яулык читеннән ап-ак чәчләре күренеп тора. Куллары, битләре дә сызык-сызык, җыерчыкланып беткән.

– И бәбекәем! Сезне үстереп бетергәнче яши алсам ярый инде. Мин булмасам кемгә генә сыярсыз? Аталы-аналы килеш ятим үсәсез, – дип, Зилә белән Маратны кочагына алып сөя. Тыңламасалар ачулана да, аннан утырып яшен түгә. Зилә дә еш кына әбисенә кушылып елый. Аннары такмаклый-такмаклый үкси. Ул яшьтәшләренең тулы гаиләдә үсүенә кызыга. Әти-әнисе исән булса да, әбисеннән башка беркемгә дә кирәкмәвен аңлый. Баланың үзәк өзгеч зарларын тыңлап, Мөнирә карчыкның башы тубал була. Ул ничек тә оныгын юатырга тырыша.

– Әбекәй, ә, әбекәй! Ник минем генә әни шундый? Минем дә әни һәм әти белән бергә яшисем килә. Ник шулай бәхетсез соң мин?!

– И кызым! Ни дип әйтим соң? Әниең бит әтиең белән генә яши алмады. Үскәч аңлатырмын әле.

– Әле ярый, әбекәй, син бар. Без кайда яшәр идек икән син булмасаң. Марат та әнине сагына. Ул да тагын бер елдан укырга керәчәк. Аны да озатучы булмас микән?!

Мөнирә йомшак диваннан торып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөренә башлады. Шкаф тартмасын ачып, анда яткан таблеткаларына күз ташлады. Әллә кан басымы күтәрелде инде. Башына шаулап кан йөгергән кебек. Тәне кызышып, әле тирләтә, әле өшетеп җибәрә. Йөрәге дә кага. Хәерсез, кан басымыннан эчә торган даруы бетеп киткән икән. Ул кулы белән күкрәк тирәсен угалап, янәдән оныгы белән сөйләшүен дәвам итте.

– Ярар, бәбекәем! Алдан ук кайгырып торма әле. Исән булсам ташламыйм инде мин сезне. Саулык кына бетеп бара шул. Намазлыкка утырган саен, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек һәм сезне үстереп бетерерлек гомер сорыйм. Сез дә сорагыз. Бала теләге кабул була ул. Фәрештәләр дә балалар теләк теләгән чагында: «Амин!» – дип тора диләр.

– Әбекәй, нигә әтинең яңа хатыны безнең әни түгел микән? Ул безне ярата бит. Әни кебек кычкырмый. Тик безнеңчә сөйләшми, үзләре янына яшәргә дә чакырмый.

– И кызым, өйләре дә зур түгел. Аннары шәһәр җирендә сезгә кыен булыр, ди торгандыр. Әле сезгә сеңлекәш тә алып кайтырга җыеналар бугай. Әтиең белән бергә яшәсеннәр генә инде.

Уй өстенә уй өстәлгән карчык, сулкылдап типкән йөрәгенең әрнүе басылмаганга аптырап, икенче бүлмәгә чыкты. Тик анда да җанын талкыган уйлары тынгылык бирмәде. Ул намазлыгын җәеп, догага оеды.

– И Аллам! Ярдәмеңнән ташлама! Шушы сабыйларны үстереп, аякка бастырырлык гомер бир! Аналары туры юлга бассын, балаларына миһырбанлы булсын! Кодрәтең киң! Теләкләремне кабул кыл! Амин! – дип, битен сыпырып, урыныннан торды. Оныгы әле тынычланмаган. Яшькә чыланган керфекләрен сөрткәләп, кабат күңеленә җыелган зарларын түгә башлады.

– Әбекәй! Син мине бүтән әни белән җибәрмә яме! Минем ул яшәгән авылга барасы килми. Өе дә матур түгел, ярым җимерек үзе. Салкын, караңгы, җыештырылмаган да. Әни янына әллә нинди абыйлар килә. Ул усал абыйлар мине ачулана. Миңа мыскыллы сүзләр әйтеп үпкәләтәләр. Әни белән яши торган абый стенага рәсем ясап, астына: «Зилә – дуңгыз!» – дип язып куйган.

– И бәбекәем! Син аның сүзенә карама. Син – иң матур кыз. Чит кешегә кеше баласы кадерле булмый шул. Анаңа әйттеңме соң?

– Әйе, әйттем. Ул: «Шаяртып кына язган бит!» – ди. Мин ул язуны алып ташларга теләгән идем, әни алдырмады. Курыкты бугай. Ул абый аны кыйный да. Мин әнине кызганып еладым. Аның бите дә, күзе дә шешкән, куллары да күгәреп беткән. Анда ашарга да юк. Бәрәңге пешергән иде, ипи белән генә ашадык. Май да, сөт тә юк. Чәйне дә писүксез генә эчтек. Мин син биргән акчаны, теге абый күрмәгәндә генә, әнигә бирдем. Берәр тәмле әйбер алып аша дип.

Мөнирә карчыкның болай да авырткан йөрәген телемләп турыйлармыни. Оныкларын кызганудан үзенең дә күңеле тулды. Чарасызлыктан утырып еласа да, башын ташка орса да, юлдан язган киленен туры юлга чыгарырлык әмәле күренми. Ай, артык тирән чоңгылга эләкте Айсылу. Үзе кебекләрнең ятьмәсеннән ычкыну, ай-һай ла, көченнән килмәстер. Тик шулай да баланың өметен кисәргә ярамый. Нинди булса да, ул аларга гомер биргән Ана.

– И бәбекәем! Ул сезне кызганмаса да, жәлләгәнсең әле. Тәүфыйгың арткыры! Ата-анаң сиңа гомер биргән. Беркайчан да бу хакта онытма! Әни кешене сайлап алып булмый шул. Эшләмәгән кешегә акча каян килсен инде?! Сиңа ике йөз генә сум биргән идем бит. Син биргәч, алдымы? Ул акча белән ни генә эшләр инде ул? Аңа нәрсә аласың? И бәхетсез җан! Гомеркәе исраф үтә. Мин дә кызганам да бит, пенсиям аз. Сезгә дә бик күп кирәк бит.

Хатын-кызның күзләре юеш урында инде. Керфекләре дә гел чыланырга гына тора. Кесәсендәге кулъяулыгын чыгарып, Мөнирә карчык битләрен сөрткәләгәндәй булды. Күз яшьләрен оныкларына күрсәтәсе килмәсә дә, соңгы вакытта күңеле тулган болыттай гел түгелергә генә тора.

– Әбекәй! Кышка миңа пуховик аласыңмы?! Тегесе бәләкәйләнгән. Киеп караган идем, җиңе кыска. Марат әле мәктәпкә йөрми. Аны әти мәктәпкә барыр алдыннан киендерәм диде.

– Акчасы җитсә ала инде ул. Гаиләсен дә туйдырырга кирәк. Шәһәрдә бөтен әйберне сатып аласы. Аннан гел кием сорамагыз, кызым. Җае булганда үзе алып кайтыр. Ярый инде хөкүмәт ташламый. Вакытында биреп бара пенсия акчасын.

Кулына тоткан бәйләмен бер читкә алып куйган карчык, оныгының күңелен күтәререгә теләп, өйдәге запасларын барларга тотынды. Бармакларын бөгә-бөгә санаганда, инде син дә эшкә ярыйсың дигәндәй, кызны үсендереп, рәхмәт әйтергә дә онытмады.

– Тавыкларыбыз йомырка салалар. Әле унлап бройлер чебеш тә бар. Бераз үскәннән соң, аларны суярбыз. Бакчада бәрәңге үсә. Яшелчәләр дә уңды. Җиләк тә бик күп җыйдыгыз. Сезгә рәхмәт! Әле мин карт сөякләремне кузгатып, җиләклеккә барып та җитә алмас идем. Сез кул арасына керә башлагач бакчабызда да җиләк-җимеш уңышы мул булды. Быел алмабыз да күп. Повидло да ясап куйдым. Пироглар пешерербез. Ач булмабыз, Алла теләсә. Әтиең капчык белән он да кайтарып китте. Әниегезнең генә бер носки да алып биргәне юк. Ярый инде, ни хәл итәсең?!

– Әбекәй, син чирләмә яме! Бүтән: «Үләр вакытым җитә инде!» – дип әйтә күрмә. Йөзгә тикле яшә яме, әбекәй! Мин үскәч сине ташламам. Марат та гел әбекәй белән яшибез яме ди. Без сине бик яратабыз!

– И балакаем, хәзер, Аллага шөкер, тормыш рәхәт. Авыз тутырып ипи ашыйбыз. Сез мәктәпне укып бетергәнче яши алсам ярар иде әле. Бер генә дә үләсем дә килеп тормый. Кара җир астына бер кереп ятсаң, чыгулар юк. Саулыгым юк шул, саулыгым! Сез борчымасагыз, тәртипле булсагыз гомерем булыр әле, Алла теләсә! Рәхмәт, җылы сүзеңә! Тәүфыйгың арткыры!

Оныгыннан кайгыртулы җылы сүзләр ишеткән, күңеле тулган әбинең буасы ерылды. Олыгая-олыгая кеше бала чагына кайта диләр. Дөрес икән. Зилә белән кочаклашып елаган чакта, кемдер ишек шакыды. Керегез дигән сүзне дә көтмичә, бусага аша Айсылу атлап керде.

Зиләнең эче тулы үпкә булса да, өйдә кояш чыктымени? Ул йөгереп барып әнисен кочаклап алды. Марат та әнисенең куенына сырышты.

– Бәй, килен, синмени?! Машина тавышы ишетелмәде. Нәрсә белән кайттың? Балалар бик сагынган иде, – дип, ике баласы янына кулын селтәп килеп кергән киленен, кайнанасы яшь аралаш елмаеп каршылады.

Утырган урыннан ашыгып торып, калтыранган куллары белән чәй табыны әзерли башлады. Ябыгып, буе кечерәеп, сулган чәчәккә охшап калган бичараны чын күңеленнән кызганды. Күптәннән күренмәгән килене, кул биреп күрешкән чакта, кайнанасының күзләренә күтәрелеп карамады. Сигезенче дистәсен ваклаган карчыкның миен сызып үткән уй килене хакында булды.

– Ояла ахрысы, күзгә туры карамый. Аз булса да оят дигәне калды микән әллә?

Байгыш хәлендәге килененең язмышын үзгәртә алмаганына карчыкның җаны көйде. Эх, үз гомереңне биреп, үзгәртеп булса иде аларның язмышын. Шушы сабыйлар, гөнаһсыз балалар әтиле-әниле булсын өчен җанын бирергә әзер ул. Ятимлек оялаган күзләрендә бер кояш чаткысын күрер өчен дә әллә ниләр эшләр иде, ләкин юк шул инде. Чит ояда үскән күке баласы беркайчан да сандугачка әйләнмәячәк.

– Айсылу! Калган аш димәсәң, җылытам. Кичә пешергән идем, бик тәмле. Балалар да яратып ашаган иде.

– Ярар, әнкәй, җылыт! Кая чәйне үзем ясыйм. Син арыгансыңдыр, утырып тор! Зилә, Марат! Әйдә, сез дә утырыгыз! Сөйлә, кызым! Мәктәптә уку ошыймы?! Укытучы апаларыңны тыңлыйсыңмы? Зур үскәнсез инде.

Әнисе яратып башыннан сыйпаганда, Зиләнең тагын күңеле тулды. Чайпалып түгелмәсен дигәндәй, кыз ашыгып-ашыгып әнисенә мәктәп хәлләрен сөйләргә тотынды. Өй эченә ниндидер җылылык, иминлек иңгәндәй булды.

Айсылу рәхмәт әйтеп өстәл янынан торганнан соң, табынны җыештырып, тиз генә табак-савытларны юып куйды. Аннан ишек янындагы чөйгә элгән сырмасына үрелде.

– Бәй, килен, китәсеңмени?! Куна килгәнсеңдер дигән идем. Ай күрде, кояш алды. Күргән кебек тә булмадык бит әле. Балалар белән хет бер-ике кич кун инде.

– Мине көтеп торалар. Тагын килермен әле.

– Әни, китмә! – дип, еламсырап дәшкән балаларның сүзе дә туктамады Айсылуны. Әнисе чыгып киткәннән соң Зилә, мендәренә капланып, үксеп еларга тотынды. Мөнирә карчыкның йөрәге янәдән телем-телем телгәләнде. Балалар алдында начар сүзләр әйтәсе килмәсә дә, түзмәде, такмаклап еларга тотынды.

– Иблис юлдан яздырган нәрсә. Яхшылыкның кадерен белми торган ана эт. Эттән дә хуже. Эт тә балаларын ташлап йөрми. Кем көтеп торсын аны? Үзе кебек юлдан язган нәрсәдер инде. Ак белән караны аера белмәгән берәр мәнсездер. Юньле кешенең бу яшьтә гаиләсе була. Бар икән күрәселәр!

Ике баланың да үксү тавышы көчәйгәнне ишетеп ул үзен кулга алды. Балаларны юатып, көч-хәл белән тынычландырды. Зилә белән Марат йоклап киткәннән соң, аһ-зарларын йөрәгенә төйнәп, намазлыкка иелде. Мөнирә карчык сизә, борчу-сагышлар йөрәгенә кан булып укмаша. Бавырына үтмәс чир булып утыра. Бусагасыннан да атлатмас иде, балалар хакына түзә.

Өч бала үстереп, берсе хакында да начар сүз ишетмәгән ана, картлык көнендә төпчек улының балаларын карап, алар бәхетсезлегенә көенеп, хәсрәт утында яна. Югыйсә балалары азып-тузып йөрмәделәр. Төпчеге генә армиядә чакта яшьлек җүләрлеге белән марҗа тозагына эләккән иде. Өйләнеп, Себердә торып калган Рамил, араларында мәхәббәт булмаганмы, хатыныннан аерылып, бер яше тулган улын калдырып, туган якка әйләнеп кайтты. Ул киленне дә, баланы да күргәннәре булмады. Шуңа микән, Мөнирә дә, ире дә артык көяләнмәделәр. Хәер, ирләр гадәттә тышкы тынычлыкка төренеп, барысын да йөрәге аша кичерәләр. Улы туган якка кайтып озак та тормады, иренең йөрәге тибүдән туктады.

Айсылуны ияртеп кайткач, ана үзебезнең татар кызы дип сөенгән иде. Өйләнешәбез дигәч тә каршы килмәде. Бәхетле булырлар дип уйлады. Тик кулдагы бармаклар да тигез түгел шул. Ике улы гаиләсеннән уңды. Бер дигән итеп яшәп яталар. Атна саен кайтып хәлен беләләр. Кулдан килгәнчә булышалар. Төпчегенең генә хатыннан бәхете булмады. Буй-сын дисеңме, чибәрлекме, барысы да бар. Кулы да алтын улының. Бәхет ягы гына чамалы. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас димәсләр иде. Ярый инде, Чаллыда корган гаиләсе белән бер көйгә яшәп яталар. Ул килене үзебезнең милләт кешесе булмаса да, улын санлап тора. Уртак балалары туганнан соң, бер-берләренә ныграк та берегеп киттеләр кебек. Киленнән: «Балалар мәктәпне тәмамлагач, яшәргә үзебезгә килерләр!» – дигән сүзен ишеткәч, улы өчен Мөнирә карчыкның җаны бераз тынычлангандай булды.

 

* * *

Ай арты ай, ел арты ел уза. Елларга ияреп гомер йомгагы да сүтелә тора. Мөнирә карчык көннән-көн хәлсезләнгәнен тоя. Өй эчендә генә кыймылдаса да, хәле китә. Ашарга әзерләү дә аның өчен зур эшкә әйләнде. Бер чүмеч су алып кәстрүлгә салганчы, җеп өзәрлек хәле калмый. Үз йомышы белән тышка чыгып керүләр дә үлем белән бергә әйләнде. Тигез җирдә әле ярыйсы, өй алдына кергәндә, баскычтан бала-чага кебек үрмәләп менә. Элек йөгереп кенә йөри торган иде. Бетсә дә бетә икән кеше! Үз-үзенә, хәлсезлегенә аптырап, уйланып, Мөнирә карчык бер-ике сәгатьсез урыныннан да тора алмый, хәл җыеп ята. Ярый әле Зилә кул арасына керә. Өйдәге бөтен эш аның кулында. Марат кибеттән кирәк-яраклар алып кайта. Ихатадагы эшләрне ул эшли. Рамил да ешрак кайтырга тырыша. Башка уллары-киленнәре дә җай чыккан саен кайтып, хәлен беләләр. Кулларыннан килгәнчә кадерлиләр.

– Кайда соң минем гаебем? – дип, улының бәхете булмаганына үзен битәрләп яшәгән чал чәчле ана, чынлап та ирне ир итүче дә, чир итүче дә хатын икәнлегенә янәдән бер кат инанды. Тик Айсылуның язмышы да аның йөрәгенә канлы яра булып урнашты. Бүгенге җәмгыятьнең бозыклыгы, хатын-кызда аналык хисләре югалуы, ташландык, ятим балаларның артуы, әхлак тамырларын гасырлар буе саклап килгән татар халкы өчен зур фаҗига икәнен аңлый ул. Чарасызлыктан күңеле сызлый. Үсеп килүче оныкларының киләчәк язмышы өчен борчыла. Күпме генә тәрбия бирергә тырышса да, кан хәтере барын да белә. Шуңа күрә Зилә өчен борчыла. Ярый ла, Марат әтисе киңәшләренә колак салыр. Ә чит кавемнән булган үги ана, җитеп килгән Зиләгә төпле киңәшләр бирә алырмы?! Үз әнисе исән була торып, башка кеше киңәшенә Зилә үзе колак салырмы?! Әллә инде иблис коткысына бирелеп, әнисе юлын сайлармы? Мөнирә карчыкның шул уйлардан башы гаҗизләнә.

Зилә әнисе кебек чибәр. Моң тулы күзләре белән әбисенә борчылып карый. Әбисенең көннән-көн ябыгуына аптырый. Сары сарган йөзенә күз салган саен, үзәге өзелә. Әтисе капка төбенә кайтып туктауга, Зилә аның каршысына йөгереп чыкты.

– Әти! Әби сиңа әйтмәскә кушты. Ул бик нык авырый. Аны бульнискә алып барырга кирәк. Без әйткәнне тыңламый. Сезне кемгә калдырып китим ди. Әллә син ял алып кайтасыңмы? Чаллыга алып барып кайтыр идең. Тикшерсеннәр. Эч авырта ди. Бәлки операция кирәктер.

Вакытыннан алда җитдиләнгән, үз яшендәгеләрдән күпкә уйчанрак кызының сүзләрен тыңлап торган Рамилнең йөзе агарып киткәндәй булды. Тик өйгә кереп, әнисе белән күрешкәндә, борчылуын сиздермәскә тырышты. Кичке ашны ашап, мунчалар кереп чыкканнан соң гына, әнисенә җайлап эндәште.

– Әнкәй! Нишләптер төсең дә китеп тора. Хәлең дә юк бугай. Мин сине Чаллыга алып китәм. Врачка күрсәтербез.

– Улыкаем! Бу балаларны кемгә калдырып китим? Уку вакыты. Алар әле үзләре генә яшәрлек түгел. Кыз баланы калдырып китү бигрәк куркыныч. Өйгә кем кермәс, кем чыкмас. Рәнҗетерләр. Юк, юк! Беркая да бармыйм, – дип, тизрәк сүзне йомгакларга тырышты.

– Әнкәй! Ике сөйләшмибез. Мин ял алып, балалар янына үзем кайтам. Син абыйлар янында булырсың. Бәлки, өйдә генә дәваларлар. Күренергә кирәк. Чирен яшергән үлә диләр. Үләргә ашыкма әле. Без синнән башка нишлик?! Син безгә кирәк, – дип, Рамил сөйләшүгә нокта куйды.

Мөнирә карчык кичтән үк оныгы ярдәме белән киемнәрен әзерләп куйды.

– Балакаем, Зилә! Мин кайтканчы әйбәт кенә торыгыз. Марат, син дә зур инде. Апаңны сакла. Беркем дә рәнҗетмәсен. Кич чыгып йөри күрмәгез. Бер-берегезне яклагыз, беркайчан да ташлашмагыз. Мин озак тормам. Тәртип бозмагыз. Гөлләргә су сибегез. Яраннарым шиңмәсен! – дип, шау чәчәктә утырган гөлләренә сөеп карады. Мөнирә карчык бу сүзләрне сөйләгәндә, оныклары белән бәхилләшү икәнен уена да кертеп карамады. Әле гомерем бардыр, шушы балалар хакына терелеп аякка басармын, тагын берничә ел булса да яшәрмен дигән өметенә сыенып, таң алдыннан булса да бераз черем итеп алды.

Икенче көнне иртүк юлга кузгалдылар. Мөнирә карчык ишектән чыкканда, борылып өй эчен тагын бер кат күздән кичерде. Күңелендә шик тә бар. Кире кайта алырмы? Алда ни көтә? Авыру җелегенә төшкәнен сиземли ул. Дөнья кайгысы китеп бара. Бары тик ике оныгының язмышы аңа бәйләнгән икәнлеге генә авыруга бирешмәслек көч өсти.

Табиб Мөнирә карчыкның сары сарган йөзенә күз салуга ук хәлен аңлап алды. Инде чир тәмам азган, карчыкны коткару табиблар кулыннан гына килә торганга охшамаган. Тик шулай да кичекмәстән операция ясарга кирәк. Бәлки… бераз гына булса да гомерен озынайтып булыр.

Операция сүзен ишеткәч, Мөнирә карчык бөтенләй куркуга калды. Тәне буйлап йөгергән калтырау, гүр салкыныдай суыклык җелегенә кадәр үтеп керде.

Табиб бүлмәсеннән чыгуга, үзен көтеп торган уртанчы килененә ипләп кенә сүз кушты:

– Килен, операциясез гына булмыймы соң?! Бер дә күңелем тартмый. Куркам!

– Юк инде, әнкәй, табиб кушкач ризалашырга кирәк. Таблетка белән генә дәвалап булмый. Алар бит тикшерә генә. Чиреңнең сәбәбен белергә кирәк. Тынычлан, барысы да яхшы булыр.

Күңелендәге шомны тынычландыргыч укол да баса алмады. Төне йокысыз үтте. Керфек тә какмый, Мөнирә карчык төне буена хәтер йомгагын сүтте. Бөтен гомерен күз алдыннан үткәрде.

 

* * *

Балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килде аның. Әтисе сугышка киткәннән соң, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрде. Тик бала ташлаган кешеләрне күрмәде. Авыл халкы бер-берсенә ярдәм итешеп, соңгы сыныкларын бергә бүлешеп яшәде. Ягарга утыны, ашарга ризыгы булмаган авылдашларын өйдәш итеп тә сыендырдылар. Әнисе Гөлсания игелекле, шәфкатьле җан булды.

Әтисе Хәким дошманнарны дөмектереп, җиңүче булып авылга әйләнеп кайтканда Мөнирәгә җиде яшь кенә тулган иде. Ул әтисен хәтерләми дә, шуңа күрә солдат киеменнән өйгә килеп кергән кешене күргәч, куркып елап җибәргәне генә истә. Әнисе аны тынычландырып: «Кызым, курыкма! Ул бит синең әтиең. Сугыш бетте, әтиең кайтты. Хәзер барысы да яхшы булачак. Әнә абыеңнар ничек сөенә! Бар әтиеңә, курыкма! Ул бит сине сагынып кайткан», – дип, кызын күтәреп алып, әтисе кулына тоттырды.

– Кызым минем, бәләкәчем! Ничек зур үскәнсең! Мин сине танымый да торам. Мәле, кызым, үзеңә тәмле әйбер бирим дип, юл капчыгыннан шакмаклы ап-ак әйбер алып кызына сузды. Мөнирә нәни куллары белән шакмакны әйләндереп-әйләндереп карады. Аннан ни эшләтергә белми, күлмәк кесәсенә тыгып куясы итте. Тик әтисе аны кабат кочагына алды да: «Кызым, бу – шикәр! Син аны ялап кара!» – дигәннән соң гына, ят әйбернең тәмен татыды. Мич башына менеп утырып, өйдәгеләрне күзәтә-күзәтә бик озак шикәр кимерде Мөнирә. Дөньядагы иң тәмле әйберне татыган кызның хәтеренә ул Бөек Җиңү көненең тәме булып кереп урнашты.

Шул көннән соң өйдә әтиле тормыш башланды.

Яшьлеге дә матур булды Мөнирәнең. Чибәр иде Мөнирә.

Авылдашы, Югары очта туып үскән, армиядә хезмәт итеп кайткан нараттай төз гәүдәле, киң җилкәле, горур бөркет карашлы Кәрим белән Мөнирә клубта очрашты. Биленә җиткән чем кара чәчләрен икегә бүлеп үргән, түгәрәк йөзле, ак каендай зифа буйлы кызны күрүгә, егетнең күзләрендә йолдыз калыкты. Алсуланып торган бит очлары, сызылып киткән кыйгач кашлары, куе керфекләр арасыннан оялып кына карый торган коңгырт кара күзләре Мөнирәне әкияттәге патша кызлары белән бер рәткә куя. Калын толымнарын баш очына кәрҗин кебек өеп, юка кәшимир яулыгын чөеп бәйләп куйган кызның ипле холкы күпләрнең күңелен җәлеп итә. Җыр-моңга осталыгы, эшчән һәм тырыш булуы да, башкалардан бер баш өстен күрсәтә.

Кичке уеннар вакытында, Таулы авылы егетләре арасында, кызның күңел кылларын тарткалап караучылар булмады түгел, булды. Тик кыз йөрәгенә ачкыч яратучысы гына табылмады. Кырт итеп торган солдат киемен дә салырга өлгермәгән, ыспайлыгы күзгә ташланып торган чибәр егет кызны бер карашы белән яулады. Ике йөрәк арасында сөю уты дөрләп кабынды. Югары очтан Түбән очка озатышып, таң атканчы йөргән парлар бер-берсенә шулкадәр тиң килгәннәр. Күктә балкыган ай белән йолдызлар да, таңга кадәр күз алмый, аларны сокланып күзәтәләр.

Районда беренчеләрдән булып, авыл сәхнәсендә танылган драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча «Зәңгәр шәл» спектаклен куярга уйлаганда, авыл яшьләре Булат белән Мәйсәрә ролен башкаларга бирү турында сүз дә кузгатмадылар. Кәрим – Булат, Мөнирә – Мәйсәрә булып сәхнә тоттылар. Бөтен авыл шаулады. Сөйгән егете Кәрим белән сәхнәләрдә театр уйнап йөргән чаклары күңел дәфтәренә онытылмаслык итеп язып куелган. Үзләренең дә мәхәббәтләре нәкъ сәхнәдәгечә көчле булды. Яратышып йөрделәр, вәгъдәләр биреп кавыштылар, өч бала тәрбияләп үстерделәр, бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп яшәделәр.

Мөнирә кырык елдан артык кайнана белән гомер кичерде. Беркайчан телгә килешмәделәр. Әни белән кыз кебек яшәгән килен белән кайнанага бөтен авыл халкы сокланды. Барлык туганнарын барлап, бергә туплап яши белгән, ипи-тозга юмарт, ярдәмчел хуҗабикә кем генә ишеген килеп какса да, ачык йөз, киң күңел белән каршы алды. Сабырлык төенчеген ныклап бәйләп куйган, беркайчан кеше гайбәтен сатмаган, олыларны хөрмәтләп, кечеләргә булышып яшәгән Мөнирә хакында авылның бер генә кешесе дә начар сүз әйтмәс. Ил алдында, авыл халкы алдында йөзе ак булды.

Тик килене Айсылу гына ялгыш юлдан китеп адашты. Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр диләр. Ике баланы ун елга якын тәрбияләп, кайгыртып яшәү, төпчек улының һәм эздән язган килененең, оныкларның киләчәк язмышын уйлап борчылу Мөнирәнең бәгыренә төште, бавырына үтмәс чир булып урнашты.

Операция өстәлендәге авыруның эчен ачуга ук, табиб хәлләрнең көткәннән дә начаррак икәненә инанды. Бавыры теткәләнеп беткән. Гомеренең соңгы көннәре килеп җиткәнчегә кадәр тешен кысып чыдаган, кеше күтәрмәслек авыртуларга түзгән авыл карчыгын, үлем тырнагыннан йолып алырга көче җитмәгәнне белгәч, табиб бик озак тынычлана алмады. Якыннарына хәлне аңлатып, кискән урыны бераз төзәлүгә авыруны хастаханәдән улының өенә чыгардылар. Авылга кайту турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде.

Мөнирә үлем түшәгендә ята. Ходайдан вакыт җитә. Сизенә, гомер йомгагы сүтелеп бетеп килә. Ни кызганыч, оныклары мәктәпне тәмамлаганчы, алар балигъ булып, олы тормышка аяк басканчы яши алмады. Язмыштан узмыш юк. Яшәү белән үлем арасы, каш белән күз арасы. Соңгы сулышын алганчыга кадәр, оныкларын уйлап, җаны өзгәләнәчәген белә. Уй ташкынын бары тик үлем генә туктатачак. Авыртулары басылып торган арада, хәлсез иреннәрен кыймылдатып, ул дога сүзләрен кабатлый.

– Йә Раббым! Оныкларыма саулык, бәхет-тәүфыйк бир! Иманнарыннан аерма! Балаларымны ярдәмеңнән ташлама!

Мөнирә карчыкның ишеткәне бар. Адәм баласы кырык көн авызына ипи капмаса, гомере өзелә. Ипи ашамаганына байтак гомер үтте. Төнлә йоклый алмаганда исәпләп ята. Гомер шәме сүнәргә санаулы көннәр генә калып бара. Янындагы улларына, сабый баланы карагандай тәрбияләгән килененә васыять сүзләрен әйтеп өлгерә алса, дөнья белән алыш-биреше бетә. Аллаһы Тәгалә шаһит, соңгы сулышын алганда да оныклары аның уенда булачак.

– Улым, килен! Минем китәр вакытым җитә. Мин сезнең барыгыздан да риза бәхил. Зилә белән Маратны ташламагыз. Туганлыктан аерылмагыз. Айсылу җеназама килмәсен. Баламны мыскыл итеп, өч баласын ташлап, күз яшьләрен түктергән, иманын саткан, авыл алдында рисвай иткән кешегә бәхиллек бирә алмыйм. Туры юлга басып, балаларын канаты астына алса, каберемә килеп, бәхиллек сорар. Хушыгыз!

Мөнирә карчыкны балалары Таулы зиратына алып кайтып, әтиләре янәшәсенә җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга авылның олысы, кечесе җыелып килде. Бөтен йолаларны үтәп, рухы шат, урыны оҗмахта булуын теләп, дога укып озатып калдылар. Зилә белән Маратның бөтенләй коелып төшкәнен күреп, әби-апалар күз яшьләрен тыя алмадылар. Әтисе белән әнисе калдырып киткән чакта да, Зилә белән Маратка ул кадәр үк авыр булмаган иде. Әбиләрен мәңгелеккә югалткан үсмер балаларның кайгысы авыл кайгысына әйләнде.

 

* * *

Зилә әбисенең үлем хәбәрен ишетүгә, ни эшләргә, кайгысын кем белән бүлешергә белми, әнисенең телефон номерын җыйды. Телефон бик озак дәшми торганнан соң, ана дигән бәндә авыз эченнән ботка пешерде. Зилә берни дә аңламады. Кабат-кабат: «Әни!» – дип дәшеп караса да, өзек-өзек гудоктан башка берни ишетелмәде. Телефонын ташлады ахрысы. Зилә үксеп елап, энесен кочаклап алды.

Өйгә болай да ятимлек төсе сеңгән иде. Әбиләренең тәрәз төбендәге гөлләре дә чәчкәләрен коеп, саргаеп утыралар. Әйтерсең лә, алар да, Мөнирә карчыкның үлем хәбәрен ишетеп, кайгыга чумганнар.

Әбиләренең мәетен иртә белән авылга алып кайтырга тиешләр. Зилә белән Марат, шомланып, тәрәзәдән тышка күз салдылар. Усал җилләр тәрәзәне шакый. Балалар бер-берсенә сыенып, куркудан, әбиләрен кызганудан үксеп еларга тотындылар. Ярый озак та үтмәде, күрше йортта яшәүче укытучы апалары төн кунарга керде. Ул кергәч балалар бераз тынычлангандай булдылар.

 

* * *

Айсылуга диңгез тубыктан. Телефон тавышы, үзе кебек алкашларның күңелен күреп мәлҗерәгән иблис токымының, җен ачуын чыгарды. Кызыннан: «Әни, әби үлде!» – дигән сүзне ишетсә дә, җанлы бүкән булып утыра бирде. Нәрсәдер әйтергә теләде, теле тотлыкты, ык-мык килде. Телефонын ятагына атып бәреп, чайкала-чайкала урыныннан торды. Күз төпләренә зәңгәр күләгә элгән, чәче-башы тузган, күп эчүдән йөзе көл кебек булган, ертык халатыннан шыр сөяккә калган шәрә ботлары күренеп торган, йөрәге бетләгән Айсылуны үз анасы да танырлык түгел.

Ул эренләп беткән күзләрен уып, өстәлгә күз салды. Буш өстәл уртасында башланмаган аракы шешәсе кукыраеп утыра. Идәндә аунап яткан кием-салым өстендә йоклап яткан исерек ирне атлап чыккан тотнаксыз җан, үрелеп, шешәне кулына алды. Аны-моны уйламыйча, башта үзенә, аннары тәмәке төтәтеп утырган йолкышларның алдына куелган кырлы стаканга утлы суны тутырып салды.

– Минем кайнанай үлгән. Әйдәгез, аның урыны оҗмахта булсын! – дип, чәкештереп эчеп җибәрде. Чәй белән эчәк юып көн күргән, чыкмаган җаны гына калган, чыраена ыштыр каплаган гидайга кайнана үлде ни, бала үлде ни… Дөньяның асты өскә килсә дә исе китмәячәк. Үле дисәң гүргә юк, тере дисәң санга юк.

Идәндәге иске матрацта гырлап йоклап яткан сәрхүш тә йокысыннан уянды. Ул да күзен тырнап ачуга, өстәлгә күтәрелеп карады. Кулын сузып, бушап калган шешәне алды. Акай күзләрен калайландырып акырып җибәрде.

– Кайсыгыз минем аракыны эчте?! Башыгызны бетерәм! Хәзер үк куегыз өстәлгә!

– Айсылуның кайнанасы үлгән. Аның кайгысын юдык. Акча юк! Кибет тә бикле. Каян алыйк без?

– Костырам барыгызны да! Анагызны сатыйм! Айсылу, бар, теләсә каян аракы тап! Синең кайнанаң миңа беркем дә түгел. Ни өчен мин сатып алган аракы белән аның сөяген юасың?!

– Тукта, акырма миңа! Болай да баш каткан. Мин генә эчтеммени?! Әнә, алардан сора!

– Аһ анаңны сатыйм! Сөйрәлчек! Үтерәм хәзер! Син гаепле барсына да. Мине йоклатып нишләдең?!

Аракы мичкәсеннән башын ала алмаган эчкече ир аты-юлы белән сүгенеп, бөтен көчен җыеп хатынның башына шешә белән китереп сукты.

Дөньяга төкереп яшәгән, якыннары өчен дә күз көегенә әйләнгән, болай да башы тукмактан чыкмаган, кинәт сугудан, авыртудан һушын җуйган мәхлукнең гомере сукыр бер тиен. Эчкеченең шешәдәшләре дә батыраеп, идәндә кан эчендә яткан бичараны типкәләргә тотындылар.

– Дөмегеп кат! Йөзең белән йөзтүбән каплан! Сволочь! Уйнашчы! – дип, әле генә бергә эчеп утырган алкоголиклар, кыргый теләкләрен берсүзсез үтәгән бәхетсез җанны, тынсыз калганчы мәсхәрәләделәр, изделәр, таптадылар.

Арып хәлдән тайган башкисәрләр кеше үтергәнне дә аңларлык хәлдә түгел. Гүя таш кискәннәр. Авыр эштән арып, кайсы кайда ятып, гырлый-гырлый йоклап киттеләр.

Актык сулышына кадәр акны карадан аермаган, чытырманга кереп адашып, чыгар юлын тапмаган, җәберләнгән җанның гомере шулай өзелде. Сәрхүшләр командасы йокыдан уянгач, җинаять эзләрен яшерергә теләп, хатынның җансыз гәүдәсен иске паласка төреп, базга салдылар.

Болай да кыйммәтләр үзгәргән, кеше кадере беткән заманда, үз кадерен үзе югалткан бәндәнең язмышы башкача языла алмыйдыр. Бөтен кешенең дә холкы бер түгел. Рух ныклыгы да һәркемгә бирелми. Дүрт аяклы ат та абына. Айсылу әгәр дә абынган чагында, башкалар сүзенә колак салса, нәфесен йөгәнләсә, язмышын үзгәртә алыр иде. Тәүбәгә килергә беркайчан да соң түгел. Ике баласының атасы да гафу итәр, балаларын бергә үстерерләр иде. Әгәр дә туры юлдан тайпылган бәндә үз ялгышын аңлап, Аллаһы Тәгаләгә якын килә икән, Хак Тәгаләнең кодрәте киң. Ул – гафу итүче!

 

* * *

Зилә югалтулардан торган тормыштан сабак алып яшәргә өйрәнде. Әби тәрбиясе, авыл тәрбиясе кечкенәдән җанына сеңгән кызга рәхмәт фәрештәләре юлдаш булды. Әбисен, әнисен җирләгән кыз мәктәпне тәмамлауга, әтисе гаиләсенә яшәргә килде.

Аңа кадәр, ике ятимне бөтен Таулы авылы халкы тәрбияләде. Уку елы бетмәгән килеш, мәктәптән аермадылар. Зиләнең имтихан бирәсе елы. Башка мәктәпкә күчеп уку тагын бер стресс булыр дип, укытучылар да, күрше апалары да кызның хәленә керделәр. Саксыз җил кагылып үткәнгә дә, күзләрендәге сагыш-моң түгелеп китәргә әзер үсмерләргә үзләре күз-колак булдылар. Әбисенең туганнары да ташламады.

Зилә авылдан киткәннән соң да, шәһәр тормышына ияләнгәнче, атна саен туганнарына, авылга кайтып йөрде. Әтисе, Катя апасы, энесе һәм кечкенә сеңлесе – аның гаиләсенә әйләнде.

Буй җиткергән кыз ялгышлардан сакланды. Тасма телле егетләргә ышанмады. Матур сөйләп, алтын таулар вәгъдә итеп, күңелен яуларга теләүчеләрнең авызын тиз томалады. Үз-үзеңне саклау инстинктына буйсынып, вакытында отпор бирергә өйрәнде.

Һөнәр училищесын тәмамлар алдыннан, үзе белән бергә укыган тыйнак, кешелекле, үзе кебек үк авыл тәрбиясен алган Илназ исемле егет белән дуслашты. Зилә үзен хөрмәт итеп яшәрлек кеше белән генә язмышын бәйлиячәген белеп үсте. Күңел матурлыгын, җан-тән сафлыгын, әнисенән, әтисеннән күчкән чибәрлеген кадерләп сакларлык кешене үзенә тиң яр итеп сайлады.

Илназ беркайчан кызны карашы белән дә рәнҗетмәде. Егет тотнаклы, уйлап эш итә белүе, уңганлыгы, бигрәк тә хатын-кызга булган хөрмәте, ихласлыгы белән кызның күңелен яулады. Бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлагач кына, Илназ Зиләгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ике якның да фатихасын алганнан соң гына никах укыттылар. Аерым бүлмә алып, шунда оя кордылар. Тиздән аларның туйлары.

Әбисенең дога сүзләре һәрвакыт кызның күңел түрендә. Үз гомере, саулыгы бәрабәренә биргән тәрбия дәресләре, Зиләнең күңел дәфтәренә җуелмаслык итеп язылган. Әбисе көнгә биш мәртәбә намазлыкка басып, елый-елый, үзе шигырь юлларына салган дога сүзләрен Зилә белән бергә кабатлады. Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Әлеге дога Зиләнең күңелендә, телендә. Аягын атлаган саен, ул шул дога сүзләрен кабатлый.

 

Галәмне тәрбия итүче

Аллаһ бар һәм ул бер, инанам.

Әл-Вәли, юлымнан яздырма,

Аерма зиһеннән, иманнан.

 

Әгәр дә ялгышып кемнедер

Гаепләп сөйләсәм кешегә,

Ярлыка, Әл-Гафур, гайбәт сүз –

Зур гөнаһ, исемә төшер дә.

 

Догада оеган чагында

Әл-Вәһһәб, ялварам Үзеңә.

Тәнемә-җаныма саулык бир,

Җиттем лә гомерем көзенә.

 

Бүләгең – чын иман, хак дин һәм

Гамәлләр изгедән кылынган.

Картлыкта күрсәтче, Әл-Кәрим,

Шәфкатең кызымнан, улымнан.

 

Мин – колың, каршыңа киләчәк

Ахирәт, мәңгелек илендә.

Әт-Тәүүәб, Әр-Рахим, Әл-Гадел,

Әл-Галим, Әл-Газыйм Син генә!

 

– Илназ, әйдә әни ташлап калдырган сеңлемне эзлик әле. «Жди меня» тапшыруына язсак ничек булыр икән?! Кемгә ошады микән ул? Мин гел аның хакында уйлыйм. Үскәндер инде. Нинди гаиләгә туры килгәндер. Кыерсытмыйлар микән?! Марат белән дә еш сөйләшәбез. Аның да сеңлебезне күрәсе килә.

– Зилә, мин әле үзем дә сиңа бу хакта әйтмәкче идем. Сез – бертуганнар. Аралашып, ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Мин гаиләдә берүзем. Әти белән әнидән кала беркемем дә юк. Ә тугансыз бик кыен. Бергәләп эзләрбез яме! Хатны да бергә язып салырбыз. Бүген үк.

Зилә әнисе ташлаган сеңлесен һичшиксез эзләп табачак. Илназы Зиләне аңлый. Гомерлек бәхете булып, тигезлектә, бәхеттә яшәргә язсын инде.

Сеңлесен эзләп тапканнан соң, тәрбиягә алган игелекле кешеләргә рәхмәт әйтеп, аралашып яши алсалар, ул аны беркайчан да ярдәменнән калдырмаячак. Үз балалары булгач та, ирен дә, сабыйларын да бервакытта да ташламаячак.

– Илназ! Сиңа бер үтенечем бар. Әйдә, туйга кадәр, якшәмбе көнне авылга кайтып киләбез. Әбиемнең каберенә чәчәкләр куеп, дога укыйсым, аның да фатихасын аласым килә. Ул безне күктән күзәтеп торадыр сыман. И сөенер инде безне күргәч. Рухы шатланыр. Бик юксынам әбиемне. Әнине дә сагынам.

– Әбиеңә рәхмәт! Минем бәхетемә шундый акыллы, игелекле кыз үстергән өчен. Әниеңә рәхмәт, хур кызыдай чибәр кызга гомер биргән өчен! Кызганыч, үзенең гомере генә иртә өзелгән. Ә син – олы йөрәкле. Кичерә белү сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Мин сине бик тә бәхетле итәр өчен кулымнан килгәннең барын да эшләрмен. Алтын таулары вәгъдә итмим. Хәер, син алтынга кызыкмыйсың да. Җан җылым белән бүлешеп, кадерләп яшәргә сүз бирәм.

Гомер кешегә бер генә бирелә. Әбисенең сүзенә хилафлык китермичә, исеменә, биргән тәрбиясенә тап төшермичә, рухына дога кылып яшәүне максат итеп куйды Зилә. Тормыш катлаулы. Байлыкка табыну, кәеф-сафа корып яшәүгә кызыгу, аның холкына ят. Гаилә – кешенең иң зур бәхете. Яшәү мәгънәсе. Гаиләдән башка кеше ятим. Зилә ятимлекнең нәрсә икәнен белә. Кулыннан килсә, дөньядагы бөтен кешене гаиләле, бәхетле итәр иде. Җир йөзенә ятимнәрнең яше таммасын! Матур итеп, тормышның кадерен белеп, кешеләргә шатлык бүләк итеп яшисе дә яшисе әле.

Тагын җиргә кабат алтын көз килде. Җил искән саен җиргә сары яфраклар коела. Зилә белән Илназ сокланып табигатьне күзәтәләр. Бер-берсенә сыенган парларның юлына якты кояш нурын сибә. Бәхет кояшы ул!

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: Евгений Ещенко

Романның дәвамын киләсе санда сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №4, 2021 ел.


Комментарий язарга