Логотип «Мәйдан» журналы

Диңгез суы тозлы ул (Романның дәвамы)

 II БҮЛЕКЯФРАКЛАР ОЧАҖылы, тымызык җәйге таң туып килә. Таулы авылы куе томан эчендә татлы йокыда әле. Бөтен тирә-юнь ап-ак, әйтерсең лә кырларга-болыннарга яңа сауган сөт түгелгән. Дөнья тып-тын. Шыл...

 II БҮЛЕК


ЯФРАКЛАР ОЧА


Җылы, тымызык җәйге таң туып килә. Таулы авылы куе томан эчендә татлы йокыда әле. Бөтен тирә-юнь ап-ак, әйтерсең лә кырларга-болыннарга яңа сауган сөт түгелгән. Дөнья тып-тын. Шылт иткән тавыш ишетелсә дә авыл сискәнеп уяныр кебек. Шул тынлыкны бозып, Гөлнисаның ишегалды ягына караган тәрәзәсе каршысында үскән карт алмагач ботагына кунган сандугач иртәнге симфониясен башлап җибәрде. Әллә аның сайравын ишетеп, әллә төш аралаш саташып, Гөлниса сискәнеп уянды да, күзләрен ачты. Әле кояш чыгарга иртәрәк. Картларның йокы сәгате кыска шул. Бер күзне йомып, черем итеп алсаң да көн буена шул җитә.
Гөлниса, уянуга, иң беренче эш итеп урамга күз сала торган иде. Бу хәл еллар буе кабатлана һәм аның көне шулай башланып китәргә тиеш сыман, кагыйдәгә әйләнгән иде инде. Бүген дә шушы гадәтен кабатлады, тик тәрәзәдән аңа томса эңгерлек карап тора иде, урамда караңгы, янәшәдәге өйләр дә әйле-шәйле генә. Каз мамыгыннан ясалган йомшак түшәгендә бераз ирәвәнләнеп яткан карчык, бисмилласын әйтеп, уң аягы белән идәнгә җәелгән суккан палас өстенә басты. Идән сайгагы, хуҗабикәгә нидер әйтергә теләгәндәй, аяк астында шыгырдап аваз салды. Бу тавышка колагын шомрайткан бохар мәчесе мыр-мыр килеп, озын мыегын селкетеп, киерелеп-сузылып, Гөлнисаның аягына килеп сырпаланырга тотынды. Гөлниса мәчесе белән сөйләшә-сөйләшә, мич алдындагы җиделе лампасына ут элде дә, юкара төшкән чәч толымнарын сүтте. Аннары агач тарак белән тараган чәчләрен икегә аерып, үрергә тотынды. Көмеш чулпыларының чыңы, күңел кылларына килеп бәрелде.
Кай арада үтеп киткән соң бу яшьлек?! Әле яңа гына буй җиткереп, кичке уеннарга чыга башлаган иде. Беренче мәртәбә гашыйк булган чакларына, саф хисләренә җавап итеп, әти-әнисеннән кулын сорарга килгән Сафуанны, нәни кызчыгын кулларына тәү кат алган мизгелләр, ай-һай еракта, куе томан эчендә калган икән шул.
Читтән карап торган кешегә Гөлнисаның тормышы тыныч кына агып яткан елгага охшаган кебек. Таң атып, бер төрле башланган иртә көтә аны; бер үк төрле мәшәкатьләр белән көне үтә; ашыкмый-кабаланмый гына кич җитә, аннан инде өйләргә ут эленә, урын җирләрне рәткә китереп, йокларга да әзеләнер вакыт якынлаша. Һәр көнне шулай. Иртән тора, юына, чәчләрен тарап үрә. Тәһарәтләнеп алганнан соң, иртәнге намазын укыган карчык, ил-көнгә иминлек теләп догасын кыла. Озаклап Аллаһыдан исәннәргә хәерле гомер, әрвахларның рухын шат кылуын сорап теләкләр тели. Аннары тиз генә төчегә коймак болгатып, майлы табада кыздырып ала да, карлыган кайнатмасы, җимешләр белән чәй эчә. Тәмләп дип тә өстәр идең, хәтерен калдырырга мөмкин – ялгыз кеше чәй эчүнең дә, ризык ашауның да тәмен белеп бетермидер ул. Юк йомышын бар итеп, берәр күршесе килеп керсә, Гөлнисаның күңеле күкәй сала инде. Табынга бөтен булган сыен тезеп, күршеңне ризык белән дә, сүз белән дә сыйлый-сыйлый, чөкердәшеп чәй эчүләргә ни җитә! Андый көннәрне ул әйтерсең лә яшь чакларына әйләнеп кайта. Көн буена күңел канатларын кагып, ничектер сәер очынып йөргән карчыкны күреп, күрше-күлән үсендерерлек сүзләрне кызганмыйлар:
– Гөлнисаттай! Күз тимәсен тагын үзеңә. Яшәреп киткәнсең диикме?! Йөзең кояш кебек балкый, әллә бер-бер шатлыгың бармы? – дип суз кушалар алар.
Кайгыны да елмаерга өйрәткән ялгызакның кечкенә генә шатлыгы да кеше күзенә зур булып күренә. Кояшлы көнгә дә, яңгырлы, буранлы көнгә дә куана белә карчык. Исән-имин яшәп ятуына сөенә. Тагын бер шатлыгы бар дисәм инде...
Гадәттә ул, чәйләп алганнан соң, дүрт почмаклы итеп салынган бәләкәй йортын курчак өе кебек итеп җыештыра да, шау чәчәктә утырган яран гөлләре белән сөйләшә-сөйләшә, кечкенә тәрәзә пыяласы аша урам якны күзәтә. Албакчада тәрәз каршысында үскән миләш яфраклары, җил искән уңайга, тәрәзә өлгесенә тиеп-тиеп китә. Шул яфраклар арасыннан гына Гөлниса карчык Югары очтан Түбән очка сузылган, ташлы ком җәелгән юлга карый. Менә тиздән, бик тиздән Сафуаны киң урам уртасыннан, ипле генә атлап эш урынына киләчәк. Янгын каланчасында пожарчы көне буе авыл иминлеген саклый. Янгын чыгу куркынычын сизсә, яисә куе-кучкыл төтен күренсә, шунда ук каланчада эленеп торган калай кисәгенә тимер белән кагып, халыкны утка каршы көрәшергә чакыра.
– Даң-доң! Даң-доң! Даң-доң!
Шушы тавыш бик күп авылдашларының йортларын кызыл әтәчтән саклап калды. Авыл халкы күмәк. Алар бер-берсенә бәла килгән чакта, бер йодрык булып берләшә.
Сафуанның төшке ашка кайтыр вакыты җитәрәк, Гөлниса өстенә бәби итәкле ал күлмәген, аның өстеннән күз явын алырлык чигүле бизәкле яшел бәрхет камзулын, сырлы оегын, ялтырап торган кызыл эчле галушларын киеп, чишмәгә суга барырга әзерләнә. Баш бармак башы зурлыгындагы сап-сары гәрәбә төймәне, кызлары Сәвия тугач, ире ярминкәдән бәбәй бүләге итеп алып кайткан иде. Гөлниса затлы муенсаны ире үз куллары белән муенына таккан мизгелне күңелендә яңартты. Кулы белән төймәсен сыйпап рәхәт итеп елмайды. Читтән күзәтеп торучы булса, ай-һай сокланып туялмас иде.
Башындагы кашемир яулыгы астыннан, көмеш чулпылар кушып, үргән ике толымы биленә кадәр төшеп тора. Ул атлаган саен, иңнәрендәге зәңгәр көянтәсенә элгән пар чиләкләре тирбәлгән көйгә, үзәк өзгеч татлы бер моң чулпы чыңы булып, авыл урамына тарала. Ул урам буйлап өенә кайтып баручы ирнең гәүдәсенә сөеп карый-карый, чишмәгә юл тота.
Менә шулай киенеп-ясанып кемдер кызына, йә улына кунакка бара. Кемдер ирен култыклап авыл клубына театр йә кино карарга килә. Ә Гөлниса бары тик чишмәгә суга барганда гына иң затлы киемнәрен киеп, урамга чыга. Инде аның озак елларга сузылган бу гамәленең серен авылның бөтен кешесе белә. Авыл күзеннән бернәрсәне дә яшереп булмый. Хәер, Гөлниса яшерергә дә тырышмый. Аның беркем алдында да гаебе юк. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле.
Инде сугыш беткәнгә дә ничәмә ничә еллар узды. Кадерле кешесенең гәүдәсен арттан гына булса да күрүенә риза булып яши Гөлниса. Төшке аштан соң Сафуан янәдән эш урынына – пожарный каланчасына таба кузгала. Гөлниса чишмәнең көмеш суын чиләкләренә тутырып, шулай ук өенә кайту юлында. Кызлар кебек вак-вак атлап, үткән гомерен уйлый-уйлый, сөекле иренең таныш гәүдәсеннән күзен алмый, ялгызлык яшәгән өенә таба атлый. Берүзе яшәгән кешегә чәй кайнатырга ике чиләк чишмә суы югыйсә берничә көнгә җитәр иде. Су кирәктән таптамый ул чишмә юлын. Каһәр суккан сугыш аркасында канаты каерылган Гөлниса, яшь хатын белән гомер итүче иренең киң җилкәсенә уе белән сыенып, аның ерактагы йөрәк тибешен тыңлап кайту өчен суга бара.
Ә бит алар кавышкан чакта мәңгелеккә бергә булырбыз дип вәгъдә бирешкән иделәр. Таулы авылында, бер урамда яшәп бер-берсен күреп йөргән яшьләргә, кичке уенда парлап биегәндә әллә ни булды. Сафуан Гөлнисаның күзләрендә чагылган мәхәббәт очкыннарын күрде дә, үзенең дә йөрәгендә сөю уты кабынды. Оялчан да, тыйнак та кызның бер карашында чагылган нурның яктысы ике йөрәкне бергә бәйләде. Гранит кыядай нык характерлы, таза гәүдәле, чиста күңелле егет, тулган айдай сөйкемле, бер кашык суга салып йотарлык Гөлнисаны сорап, өйләренә яучы җибәрде.
Гөлниса да озак уйлап тормады. Инде Сафуанның гомерлек яры икәнен аңлаган кыз кияүгә чыгарга ризалыгын белдерде. Әти-әнисе дә көрәшче, эшчән һәм тырыш егеткә кызларын бирергә бишкуллап риза булдылар. Кичке уенга чыккач, егет кызга вәгъдә билгесе итеп, иңенә чуклы ефәк ак шәл япты. Кыз да җавапсыз калмады, егеткә күз нурларын кушып чиккән кулъяулык бүләк итте.
– Гөлниса, никахны озакка сузмыйк инде яме! Киләсе атна җомгасына билгеләсәк ничек булыр икән?! Әткәй Мирзагабдрахман мулла белән үзем сөйләшеп куярмын диде.
– Ярый соң, Сафуан! Ике яктан да әткәй-әнкәйләр риза булгач, мин дә каршы түгел. Никахыбыз җирдә генә түгел, күктә дә укылсын.
Гашыйкларның вәгъдәләшүен җемелдәшеп күзәткән йолдызлар, аларның шатлыгын бүлешкәндәй, тагын да яктырак балкып яналар. Су буенда үскән өянкегә кунган сандугачлар бер-берсен бүлә-бүлә сайрашалар. Гүя, табигать тә яшьләргә үзенең фатихасын бирә.
Шулай итеп, икенче атнаның җомга көнендә, кыз өендә Гөлниса белән Сафуанга никах укылды. Шушы кичне егет кыз куенына керде.
Яз сулышы җиһанны җылыткан, кар астында гөрләвекләр уянган март аенда, яшь гаиләнең бәхетен тулыландырып, нәни кызчык дөньяга аваз салды. Кызчыкка Сәвия дип исем куштылар.
– Әтисе, күр әле! Кызчыгыбыз ничек матур итеп елмая. Синең эштән кайтуыңны сизде бугай. Син ишек тоткасына тотынуга, йокысыннан уянып, ыгылдап сөйләшә башлый. «Әттә кайтты!» – ди бугай.
– И Әнкәсе, чынлап әйтәсеңме?! Сөбханалла-машалла! Булыр-булыр, хәзерге заман баласы мәктәп бетереп туа диләр. Сәламәт кенә булсын! Бәхете-тәүфыйгы белән үссен!
Менә шулай чөкердәшеп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгәндә, кызлары туып өч ай да үтмәде, илдә сугыш башланды.
 

* * *


Гөлниса төн буена йоклый алмый борсаланып чыкты. Сәвия дә тынгысызланып, әледән әле кычкырып елап уянды. Гөлниса ирен уятмаска тырышып, кызын тынычландырып, йоклатып бишегенә сала гына, Сәвия кабат сискәнеп уяна. Тәне дә кызу түгел, чирләргә итәме соң бу бала? Иртәгә абыстайга өшкертеп карармын инде, дип, Гөлниса кызын юка җәймәгә төреп, чоланга чыкты. Иртәгә Сабантуй. Ире көрәшкә керәсе. Йокысы туйганчы йокласын.
Таң сызылып аткан чакта, йокыга талган кызчыгын бишегенә кертеп салган Гөлниса, сабыена янә бер күз төшереп алды да, лапаска сыер саварга чыгып китте. Авыл җаны лапаста яши ахрысы. Гөлнисаның борынын абзар исе, салам исе, мал исе кытыклап алды. Кетәклектә тавыкларның кыт-кыт кыткылдап, мактанышканы ишетелә. Куначага менеп баскан әтәч генералмени?! Тавыкларга өстән карап, бугазын киереп: «Кикерикүк!» – дип сузып кычкыруын гына күр әле! Мин сезнең хуҗагыз, ди янәсе.
Сыер хуҗабикәсен мөгрәп каршы алды. Үзенчә хәерле иртә теләве булды бугай. Гөлниса малкайны сыйпый-сыйпый, җылы су белән башта имчәкләрен юды. Аннары ипләп кенә җиленнәрен бармаклары белән массажлап алды да, чыжлатып саварга тотынды.
Өсте күбекләнеп торган тулы чиләген күтәреп өйгә кергәндә Сафуан уянган иде инде. Чиләктәге сөтне сөзгәннән соң, Гөлниса җиз комганнан җылы су агызып, ирен юындырды. Иренең чигүле шадра сөлге белән сөртенүен яратып күзәтте. Табын янына килеп утырган иренә тулы бер стакан җылы сөт салып бирде.
– Сафуан, башта яңа сауган сөтне эчеп куй әле! Ашны да кайнарладым. Әйдә, итеннән дә җитеш! Сәвия йоклаган арада, ашыкмый гына ашап алыйк. Чәй белән генә булмый, атасы. Көрәшкә керәм дисең бит.
– Белмим инде, әнкәсе! Быел көрәштә җиңеп булырмы?! Арттан бастырып яшьләр үсеп килә. Әнә күрше егете, унҗиде яшендә генә булса да, баһадирларга биргесез. Ул мускуллары дисеңме?! Эштә дә кайбер авыл агайларын уздырып, илле килолы капчыкларны бер кулы белән күтәреп кенә йөртә.
– Нишләптер төнлә бала тынгысызланды, әтисе. Сабантуйга киткәнче, абыстайны дәшеп, өшкертеп алырга булыр. Әллә берәрсенең күзе тиде, әллә үземнеке. Көн саен яңа шөгыле арта, сокланып карыйм шул. Бигрәк тәти бит кызыбыз! Берүк сәламәт булсын!
Сафуан хатынының аптыраулы йөзенә күз төшереп алды. Кулын күтәреп, амин тотканнан соң, аягына торып басты. Гөлнисасының иңнәреннән кочып, битеннән үпкән ир, җан тынычландырырлык сүзләр сайлагандай бер мәл тын торды. Аннары яратып, үз итеп эндәште:
– И әнкәсе, бигрәкләр дә иркәлисең инде кызыңны. Әз-мәз генә еласа да ярый торгандыр. Минем әнкәй, бала еласа файдага, үпкәләре киңәя ди торган иде. Син аз гына шыңшыса да, кулга аласың. Бер бөртек яшен күрсәң дә өзгәләнәсең. Алай ук ярамас.
– И әткәсе, ничек яратмыйсың инде үз балаңны! Йөрәк астында тугыз ай күтәреп йөрт тә, тулгак газапларын кичереп тапкан нарасыеңны ничекләр кадерләмисең?! Җанны ярып туа бит ул.
Сәвия дә әтисе белән әнисенең гәпләшкәнен ишетте бугай. Мине оныттыгызмы әллә дигәндәй, нәзек тавышы белән еламсырап аваз салды. Әнисе кулына алып, күкрәгенә кысуга, мес-мес килеп йотлыгып имәргә дә тотынды.
– Менә күр әле, әтисе, кызың ничек тырышып имә. Тизрәк үсеп, кул арасына керәсе килә булыр. Алмадай битләре, уймактай авызы, ефәктәй чәчләре, йомшак куллары, нәни тәпиләре күреп туймаслык. Елаган чакта да шундый матур итеп елый. Башта авызын турсайта, аннары иреннәрен меҗ-меҗ китереп, борынын җыерып, күзләрен җемелдәтеп, мине ишетәсезме дигәндәй аваз сала. Шунда ук янына килмәсәң, тавышын көчәйтеп, инде тәкатсезләнеп елый башлый. Бигрәк хәйләкәр! Бишектә генә булса да, әнкәсен ничек оста биетә.
– И әнкәсе! Дөньялар гына имин булып, кызыбызның үсеп җиткәненә бергә куанырга насыйп булсын! Ярар, әнисе, син киемнәрне әзерли тор! Мин сыерны көтүгә куып кына кайтам да, озак юанмабыз. Үзең беләсең, бүген Сабантуй. Быел бәйрәмгә өчәүләп барачакбыз. Кызым да көрәшкән чакта көч биреп торыр, Алла боерса!
Иртә таңнан шулай гөрләшкән ир белән хатын яңа туган көннең үзләре өчен генә түгел, миллионлаган кешеләр өчен ил тарихы битләренә кара кайгы көне булып языласын каян белсен.
Җигүле атларга төялгән авыл кешеләре гармун тавышына кушылып җырлый-җырлый Сабантуйга китеп баралар. Баш очында өздереп тургайлар сайрый. Канатларын җилпеп, гүя күкнең җиденче катынача җитмәкче булып, күздән югалганчыга кадәр өскә күтәреләләр дә, кабат тагында атынып аска төшкәндәй, җиргә томырылалар.
Тургайларның күкне иңләвен күзәтеп барган Гөлниса, иренә елышарак төште. Куенына сыенган сабый, ташлы юлдан барган атның арбасы тыкырдаган көйгә тирбәлеп, татлы йокыга талган. Сафуанның киң җилкәсенә башын салган яшь хатын бәхет кояшының нурында коена.
Сабантуй мәйданына килеп җиткәндә түгәрәк алан умарта күчедәй гөжли иде инде. Бер як читкә килеп туктагач, ат арбасыннан төшеп, Гөлниса белән Сафуан да мәйдан уртасынарак уздылар. Инде балалар көрәше башланган. Чиратта яшүсмерләр, аннан соң өлкәннәр мәйдан тотачак. Көрәшнең иң кызган мәлендә мәйдан уртасына атылып килеп кергән чапкын авызыннан чыккан коточкыч хәбәрне ишетеп, халык бер мәлгә өнсез калды.
– Иптәшләр! Сугыш! Сугыш! Сугыш! Бүген иртәнге сәгать дүрттә немец илбасарлары чик буендагы күп кенә кала-авылларны бомбага тотканнар. Илебезгә үлем чәчеп, кара кайгы килде. Кайбер иптәшләргә бүгеннән үк юлга кузгалырга кирәк. Ил өчен, тынычлык өчен яуга китәчәкбез.
Әле генә шат авазлар яңгырап торган мәйдан аһ-зар, елау-сыктау, ат пошкырган, чыбыркы шартлаган тавышларга күмелде. Атлылар атта, җәяүлеләр йөгерә-атлый өйләренә ашыктылар.
Гөлниса белән Сафуан да, бер-берсенә сыенып, арба доңгырдаган көйгә, үз уйларына чумып авылга кайтып баралар. Ил өстенә ишелеп килгән олы кайгы иңнәренә баса бара, баса бара. Гөлниса яшьле күзләрен, иреннән яшерергә теләгәндәй, гел аска, куенында изрәп йоклап кайткан кызына төбәгән.
Күктәге тургайлар да сайравыннан туктаган. Көн дә сүрелеп киткәндәй, кояш та болыт пәрдәсе артынаннан саран гына елмая. Кырлар да төсен җуйган сыман, ничектер каралыбрак күренә. Әллә болыт күләгәсе төшкән, әллә кайгылы хәбәр сөремләгән.
Гөлнисаның уйлары миләре буйлап йөгерешә. Бәхетләре бигрәк кыска гомерле булды. Ире киткәч ничек яшәр? Алда авылдашларын, илдәшләрен ниләр көтә? Авылда һәр өй саен диярлек ишле бала. Ярый ла Гөлнисаның бер генә бөртек. Калганнар ни эшләр? Балаларны ничек үстерерләр? Кырда күкрәп үскән ашлыкны югалтусыз җыеп алырга көчләре җитәрме. Бу дәһшәтле сугыш озакка барырмы?
Меңәрләгән уйдан хатынның башы гөжли, чатнап авырта башлады. Ул дымлы күзләре белән иренә күз салды. Иренең йөзен кайгы сөреме каплаган. Күзләре очкынланып яна. Нәфрәт утында көйгән җанын йодрыкларына кысып, тирә-якны күзәтә. Мул уңыш вәгъдә итеп тишелеп чыккан иген кырларын, чәчәкле болыннарны, сөеп-сөелеп туймаслык Гөлнисасын, томырап торган нәни сабыен калдырып, утлы сулышы белән тирә-юньне көйдерүче, үлем чәчүче фронт кырына китәргә санаулы сәгатьлар калып бара. Ничек аерылышырлар да, яңадан кавышулар насыйп булырмы? Яу кырында бомбалар, снарядлар, пулялар беркемне дә сайлап тормый. Пычрак итек белән ил йөрәген таптаучы фашистларны җиңеп, исән-сау кабат туган ягына әйләнеп кайта алырмы Сафуан?
Кайтып җитүгә, өйләренә кереп, аннан-моннан капкалап, юл капчыгына кирәк-яракны тутырып, ирләр авыл уртасына кәнсә алдына җыелдылар. Өйдәгеләр дә алар артыннан иярделәр. Багана башындагы түгәрәк тәлинкәдән Левитанның көчле тавышы ишетелә.
– Внимание, говорит Москва. Передаем важное правительственное сообщение. Граждане и гражданки Советского Союза! Сегодня в 4 часа утра, без всякого объявления войны, германские вооруженные силы атаковали границы Советского Союза. Началась Великая Отечественная война советского народа против немецко-фашистских захватчиков. Наше дело правое, враг будет разбит. Победа будет за нами!
Радиодан ишетелгән тавыш берүк вакытта илгә нинди хәвеф килгәнен йөрәккә үтәрлек итеп белдерсә, икенчедән ил азатлыгы өчен яуга кузгалучыларның бу сугышны Җиңү белән тәмамлап кайтачагына зур ышаныч та уятты. Шуңа күрә кайгылы хәбәрне ишетүгә беренчеләрдән булып фронтка китүчеләр, якыннары белән хушлашканда өметләрен өзмәскә өндәделәр.
Сафуан да беренчеләр рәтендә. Ул сабыен куенына алган Гөлнисасын күкрәгенә кысып хушлашканда, артык борчылмаска кушып юатты.
– Әнисе, син бик кайгырма. Үзеңне, кызыбызны сакла! Ил-су алдында вәгъдә бирәм. Без үз илебезнең азатлыгы өчен көрәшкә күтәреләбез. Сугыш озакка сузылмас, Алла теләсә! Тиздән җиңеп кайтырбыз.
– И әтисе! Берүк исән-сау йөр! Син каудар. Артык батыраеп, иң алдан ут эченә барып кермә. Минем өчен, кызыбыз өчен үзеңне сакла! Хозыр Ильяс саклап йөртсен үзеңне. Без сине көтәрбез. Без өйдә, тынычта калабыз. Күрешүләр насыйп булсын! Безнең өчен кайгырма.
Канкойгыч сугыш күпмегә сузылыр? Алдагысын Алла гына белә. Өйдән чыгар алдыннан Гөлниса, кичә генә каен утыны яккан мичтә, бодай оны кушып пешергән түгәрәк икмәкне иренә тешләп алырга кушты. Ире бер кабымлык тешләп алганнан соң, ипине яхшылап киндер ашъяулыкка төрде дә, киштәгә алып куйды. Ул бу ипине ачка үләр чиккә җиткәндә дә, үрелеп алып капмаячак. Ипи ире кайтканчы сакланырга тиеш. Йоласы шундый. Ризык сөйгәнен тартып кайтарыр, Алла боерса!
Китүчеләр төялгән ат юлга кузгалды. Озатучылар да атлардан калышмый, юлга чыкканнарга кулъяулык болгый-болгый, авыл башына кадәр озата бардылар. Авыл капкасыннан чыккан атлар инде атлап түгел, юртаклап чабалар. Фронтка китүче ирләре ераклашканнан ераклаша. Озатучылар атлар күздән югалганчы карап тордылар да, уфтанышып, кайгырышып өйләренә юнәлделәр. Авыл мәет чыккан йортка охшап калды.
Шулай бит ул! Кайгы артыннан капканы ябып өлгермисең, икенчесе килеп шакырга тотына. Озак та үтмәде, Гөлнисаның болай да сәламәтлеккә туймаган әти-әнисе бер-бер артлы дөнья куйдылар. Җитмәсә сыерлары да уҗымга кереп, күбенеп үлде. Янәшәсендә таяныр терәге калмаган яшь хатынның хәсрәтен авылдашлары бүлеште. Якын кешеләрен соңгы юлга озатканнан соң, Гөлниса кызы белән юанды.
Авылның ямен, күңелнең тынычлыгын алып киткән ирләреннән хат килгәнне көтеп яшәүчеләр арасында Гөлниса да бар. Яшь баласы булуга карамастан, ул да көне-төне кырда эштә. Кызы Сәвияне имезә дә, эшкә китә. Ярый әле күрше кызы тыңлаучан. Шул тугыз-ун яшьләр тирәсендәге кызга баласына күз-колак булырга кушып, көн саен эшкә йөри. Үзе дә балалыктан чыкмаган кыз, арыш ипиен чәйнәп, марляга төреп имезлек ясый да, Сәвия ачыккан чакта шуны суырта. Бераз тамагы туйгандай булган сабый тынычлап йоклап китә. Кайчакта әллә эче авырта. Ашатсаң да, өзгәләнеп ярсып-ярсып елый башлый.
Гөлниса кайтып керүгә, ябыгып, зәңгәрләнеп беткән нарасыен кулына алып буш имиен каптыра. Тик ач ананың күкрәгенә каян сөт төшсен? Гөлниса баласына кушылып үзе дә елый. Икәүләп елаган әни белән сабый, арып йокыга талырга өлгермиләр, бригадир карт тәрәзә шакып, кырга чакыра.
Сафуаннан хат килгән көннәр Гөлниса өчен бәйрәм көн белән бер. Ире сугыш кырында булса да, хатынын юатырлык сүзләр табып яза. Аның хатын укыганнан соң, ничектер бөтен авырлыклар, ачлык та, ялангачлык та югалган кебек була.
– Гөлнисам! Без фашистларны куып алга барабыз. Мине уйлап бетеренмә. Тиздән, бик тиздән илбасарларны туган җиребездән себереп түгәрбез дә, җиңеп илгә кайтырбыз. Өметегезне өзмәгез, көтегез! Сезне кочаклап, үбеп: Сафуан.
Иренең хатын укып юанган хатын күңелендә мизгелгә генә булса да яз гөлләре чәчәк ата. Эшкә килгәч тә ул очынып эшли. Ачлык та, борчулар да онытылып тора. Көлтә бәйләгән чакта да, җитезлеген күреп сокланучыларга, шаяртып кына җавап бирә. Әйтерсең лә дөньяда тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Ире дә күрше авылда гына кебек.
Сафуанның чираттагы хатын алганнан соң да, Гөлниса кояштай балкып, гөл чәчәгедәй ачылып китте. Эш сәгате бетүгә, өенә ашыкты. Күршесе Шәмсүнәнең кәҗәсе күптән түгел бәтиләгән иде. Ул балага дип көнгә ярты литрлап сөт бирә. Сәвиянең гомерен шул ярты литр сөт тормышка бәйләп тора. Гөлниса күршесенә ничек итеп рәхмәт әйтергә дә белми. Бала көннән көн үсә. Инде аягына басып, әнисе эштән кайткан чакта, аны тәтелдәп каршы ала башлады. Гөлниса ике яшен тутырып килүче кызга җан асрарга шул сөтне җиткерергә тырыша. Кыерчык ипи кулына килеп эләксә дә, сөткә турап балага каптырырга тырыша. Үзе бер-ике кәлҗемәне киптереп төеп, шуңа алабута оны кушып, учактагы күмер өстендә көлчә пешереп ала да, кишер чәе белән шуны капкалап тамак ялгап алуга, кызчыгын кочагына алып, йокларга ята.
Бүген кызы ничектер артык тыныч. Тәпи атлавы да элеккечә түгел. Әнисе кайтып керүгә каршысына килеп, кочаклап ала иде. Гөлниса ишекне ачып керүгә эндәшсә дә, Сәвия тиз генә аягына баса алмады. Аягына басып бер-ике атлауга чөйлегеп китеп, артына утырды. Моң тулы күзләрен күтәреп әнисенә карады да елап җибәрде. Елаганда да әкрен генә, тавышсыз гына дигәндәй елый. Гөлниса кызын танымады. Авырыймы соң бу бала. Алай дисәң, тәне кызу түгел. Кабат өшкертеп карарга булыр.
Икенче көнне кояш төшлеккә күтәрелгән сәгатьләрдә ындыр табагына таба йөгереп килгән күрше кызы күзенә чалынуга, Гөлнисаның йөрәге кисеп авыртып китте. И Ходаем, ни булды икән!? Алай-болай фронттан кара хәбәр килмәгәндер бит. Үз уеннан үзе куркып киткән хатынның тәне буйлап салкын дулкын йөгереп узды. Ул көлтәсен сәке өстенә китереп салды да, күрше кызының каршысына атлады. Ашыгып атлап барган хатын, тигез җирдә абынып, егылып китә язды.
– Гөлниса апа, Сәвия белән әллә нәрсә булган. Мин аны ашатырга дип кергән идем. Ул суламый да кебек. Йоклый да йоклый.
– И Алла! Ни булды икән?! Күршебездән алган кәҗә сөтен генә кайнатып эчертеп киткән идем. Ярамаган әйбер капмагандыр бит авызына?!
Гөлниса эшен ташлап, йөгерә-атлый өенә ашыкты. Кайтып керүгә сәкедә ятучы сулган гөлдәй сабыена карап, катып калды. Баланың йөзе ап-ак. Битендә кан әсәре юк. Ул иелеп Сәвиясен кулына күтәрде. Баланың тәне инде суынып килә.
Гөлниса баланы кире урынга салды да, почмакта торган бикле сандыгын ачты. Аннан әҗәл даруыдай күреп саклаган, ире тешләп алган түгәрәк икмәкне сындырмакчы булды. Ипи каткан. Ана кеше сохарига әйләнгән икмәктән коелган валчыкларны җыеп, киредән ипине ашъяулыгына төреп, урынына куйды. Ипи валчыкларын сөткә салып җебетеп, баланың авызына якын китерде. Әмма бала инде күзләрен мәңгелеккә йомып, якты дөнья белән хушлашкан иде.
Гөлниса өчен тормыш тукталып калгандай булды. Баласыннан башка яшәүнең һәр минуты, һәр секунды җәзага әйләнде. Сабыен җир куенына иңдергән ананың кайгысын иреннән килгән хатны уку шатлыгы да баса алмады. Ул кулындагы хатны битараф караш белән күздән кичерде дә, бер читкә алып куйды. Ничек итеп иренә җавап язарга?! Ире аны гаепләсә? Бердәнбер мәхәббәт җимешебезне дә саклый алмагансың дисә.
Акылдан язар чиккә җиткән хатынның, буш өйдә кич утырып, сукыр лампа яктысында хат язуын күргән кешенең, бичараны кызганудан йөрәгенә кан савар иде. Чәче-башы тузгыган, чырае көл төсенә кергән бәхетсез анага каравы куркыныч. Каурый каләмен кара савытына манган саен, йөрәк мае сыза бара, сыза бара. Тик иреннән бу хәлне, бу кайгыны берничек тә яшереп калып булмый.
Төн карасын, хатынының йөрәк ярасын сеңдергән хатны Сафуанга сугыш тынып торган арада тапшырдылар. Ул башта таныш өй исен сизеп юанырга, бераз гына сагынуын басарга теләгәндәй, конвертны ачып хатны иснәде. Аннары иркенләп укырга теләп, блиндажның диварына аркасын терәп, җайлап утырды. Тигезле-тигезсез хәрефләр күз алдында сикерешә башладылар. Кинәт кенә күкрәген пычак белән кисеп җибәрделәрмени. Фашист пулясы тисә дә ирнең йөрәге болай авыртмас иде. Хатыны белән бергә сөенеп көтеп алган, сөеп туялмаган нәни кызчыгы инде юк. Гөлниса үз-үзенә кул салмаса ярый инде. Ул өенә, кайгы белән ялгыз калган сөеклесе янына очып кайтырдай булып, башта сикереп торды. Аннары башын тотып, кире урынына чүмәште. Җаныннан артык күргән нарасыен югалткач хатыны ниләр эшләр? Кемгә таяныр? Фашист мәлгунь! Безнең тыныч тормышыбызны бозуың, кан белән ил кырын сугаруың гына җитмәгән, инде тылда калганнарның, бәхет кошыбызның гомере вакытсыз киселүгә дә син сәбәпче. Әгәр тыныч илдә, бергә яшәсәләр, бала да ачлыктан үлмәс иде.
Икенче көнне Сафуан сугыш кырында арсландай ярсып сугышты. Күпме фашистны кырып салды. Тик кинәттән генә аның янәшәсендә снаряд шартлады. Ир һушсыз калып, актарылган җир өстенә авып төште. Аңын җуйган ирнең өстен, шартлаудан кубарылган калын җир катламы каплады. Ирне караңгылык чорнап алды.
Гомерең бетмәсә, сулышың киселмәсә, исән каласың икән. Санитарка кыз җир астыннан чыгып торган кул чукларын күреп, ашыгып-ашыгып бармаклары белән җирне чокый башлады. Тырпаеп торган кул бармаклары җылы. Димәк, сугышчы исән. Казый торгач, ирнең башы, кулбашлары, гәүдәсе күренде. Канга манчылган гәүдәне көч-хәл белән тартып чыгарып, плащ-палаткага салган шәфкать туташы яралыны сугыш кырыннан алып чыкты. Әле ярый яралыларны җыеп йөрүче машинага очрады. Ак халатлы санитарлар белән аңсыз яугирне машина кузовына күтәреп салдылар. Яралары авыр булгач, санитар кызга солдатны лазаретка кадәр озата барырга рөхсәт иттеләр.
Яугирнең түш кесәсеннән күренеп торган конверт тышына язылган адресны, исем-фамилиясен укыган кыз, аның татар икәнлеген аңлап алды. Милләттәшенең сәламәтлеге һәм киләчәк язмышы өчен борчылган кыз, лазареттагылардан кәгазь беллән карандаш сорап алды да, үзенең исем-фамилиясен язып, солдатның күкрәк кесәсенә тыкты. Насыйп булса, кабат очрашырбыз, кем икәнемне белсен дип уйлады ул.
Сафуан бик озак һушсыз ятты. Җитмәсә канын да шактый югалткан. Операция ясап, тәнендәге тимер ярчыкларны чүпләгән табиб яралы аңына килгәннән соң, аны коткаручы шәфкать туташының исем-фамилиясе язылган кәгазьне егетнең кулына сузды. Үзен үлем кочагыннан тартып алган кызның татар икәнлеген, аның гомерен саклап калу өчен үзенең канын да биргәнлеген белгәннән соң, Сафуан: «Аякка басу белән ак халатлы фәрештәне эзләп табачакмын!» – дип, үзенә үзе сүз бирде. Сихәтләнеп, кире үз частенә әйләнеп кайтканнан соң да, ул кызны бик озак эзләде. Кем белә, бәлки якташыдыр. Очрашып, танышып бер рәхәтләнеп үз телендә сөйләшеп алса, сагынулары да басылган кебек булыр иде.
Җир түгәрәк. Исән кеше бер очрашмый калмый. Чынлап та инде өмете өзелгәндә, алты ай үткәннән соң, Сафуан белән Сәлимә яңадан очраштылар.
Айдай нурлы йөзле, түгәрәк битле, куе кара чәчләрен ике якка бүлеп җыеп куйган, коңгырт күзләрендә бетмәс-төкәнмәс сагыш чагылган, солдат фуфайкасы өстеннән ак халат кигән кыз, Сафуанга ничектер шулкадәр якын, күптәннән белгән кадерле кеше булып күренде. Ул юл буенда туктап торган санитар машинасы янындагы кызга ымсынып карады. Аннан түзмәде, барып эндәште:
– Әй, чибәркәй! Син татар кызымы? Кайсы яклардан?!
Кыз егетнең үзенә эндәшкәнен аңлап, аңа күтәрелеп карады. Солдатның сораулы карашы белән очрашканнан соң, хәтерендә үзе коткарган яралының образы янәдән терелде. Ул аны танып алды.
– Сафуан?! Бу синме?
– Әйе, мин. Ә син мине каян беләсең?! Ничектер таныш та кебек, тик исемеңне исемә төшерә алмыйм! – диде ул, кызны кемгәдер ошатып.
– Мин – Сәлимә. Сине табып алып, лазаретка китергән идем.
– Димәк, син минем коткаручым! Әле син минем гомеремне саклап калыр өчен кан да биргәнсең икән. Военврач синең кыюлыгыңа сокланып, синең хакта бик җылы итеп сөйләгән иде. Мин сине табарыма ышанган идем.
Алар бер читкә барып басып, озак кына фронт хәлләре, туган як, аннан килгән хәбәрләр турында сөйләштеләр. Сафуан кыздан үзләренең частенә күчүен сорады. Кыз милләттәше, батыр йөрәкле якташы белән бер полкта фронт авырлыкларын җиңәргә ризалыгын белдереп баш какты. Сафуан полк командиры белән сөйләшүне, кызны күчерү мәшәкатьләрен үз өстенә алырга булды.
 

* * *


Инде сугыш тәмамлануга таба бара. Утны-суны бергә кичкән фронтташ дуслар арасындагы хисләр ныгыганнан ныгый. Сафуан белән Сәлимә икесе бер кешегә әйләнеп киләләр. Аерым-аерым яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар.
Сафуан авылда калган хатыны Гөлнисаның үзен көткәнен дә белә. Хатлар сирәгәйсә дә, хатынының хатка язган һәр сүзендә киләчәккә булган өмет, ышаныч ярылып ята. Ул ире кайтканнан соң туачак балаларын уйлап юана. Аның өметен кискәннән соң, Сафуан ничек яшәр?! Гөлниса ни эшләр? Сугыш тынып торган араларда ир бу хакта уйлана. Тик Сәлимәдән башка яшәү яшәү түгелеген дә аңлый.
Кызларының үлеме хакында белгәннән соң, Гөлниса ничектер еракта, томаннар арасында калгандай тоела башлады. Сөеп-сөелеп туялмас яры белән бәйләп торган сөю хисләрен еллар агышы суыттымы? Ара ераклыгы учактагы утны сүндердеме? Сафуан аңлый алмый интекте. Эчендә ут кайнаган мизгелләрдә бәхетле чакларын искә төшерергә тырышты. Гөлнисаның елмаюларын, назлап әйткән сүзләрен күңелендә яңартырга теләсә дә, учакка ут өстәп тормасаң, сүнә икән.
Ниһаять, дөньяга үзгә ямь өстәп, җиһанга якты яз килде. Гөрләвекләр чыңы белән күңелдәге сөю гөлләре дә терелде. Әнә тирә-як тагын да яшелләнеп, яшәреп китте. Тирә-як тиздән шау чәчәккә күмелер. Күңел күтәренке. Яз белән бергә илгә көтелгән Җиңү көне дә якынлаша. Яз сулышы, җиңү сулышы йөрәкләргә яшәү көче өсти.
Сәлимә үзенә умырзаялар җыеп бүләк иткән, гаярь җанлы, батыр йөрәкле Сафуаннан күз дә алмый. Сәлимәнең җан түрендә бөреләнгән сөю гөле чәчәк атып, җимешләнеп килә. Ул бүген Сафуанга йөрәк серен чишәчәк. Сәлимә мәхәббәт җимеше – кызы йә улы буласын әйткәннән соң, Сафуан сөенер микән? Аларның киләчәк язмышы нинди булыр? Тылдагы хатыным Гөлниса янына кайтам, син миңа кирәкми дисә, Сәлимә нишләр?
Сәлимә, бар кыюлыгын җыеп, Сафуанга эч серен ачты. Сафуан башта Сәлимәне күтәреп алып әйләндерде, аннары шашып-шашып үбәргә тотынды.
– Сәлимәм, рәхмәт! Син мине тормышка кире кайтардың. Туасы балабыз – кызмы, малаймы, кем булса да барыбер. Бары тик сәламәт кенә булсын! Сугышны тәмамлап, туган ягыбызга кайтып, тигезлектә үстерергә язсын.
– Сафуан, димәк без бергә булачакбыз. Мин сине яратам. Рәхмәт сиңа, җаным! Хәзер иң мөһиме Җиңү көненә исән-сау барып җитү. Берүк үзеңне саклап йөрт, кадерлем!
– Бәгырем, син дә үзеңне сакла! Балабыз, киләчәгебез хакына.
 

* * *


1945 елның 9 май — Җиңү көнен Таулы авылы халкы кәнсә алдына утыртылган багана башынадагы түгәрәк радио янына җыелып каршылады. Данлыклы диктор Юрий Левитанның радиодан: «Совет халкы дүрт елга якын алып барган Бөек Ватан сугышы фашистик Германиянең җиңелүе, гаскәрләренең тар-мар ителүе һәм тулысынча капитуляцияләнүе белән тәмамланды! Германия тулаем тар-мар ителде!» – дигән сүзләрен халык тып-тын калып тыңлады. Аннары барысы да «Ура!» кычкырып, шатлыктан сикерешеп, кочаклаша башладылар. Фронттан инвалид булып, уң аягын югалтып кайткан Зәки Мортазин, снаряд ярчыгы тиеп бер күзсез калган, кара повязка белән күз урынын бәйләп куйган Бариев Кәшфи, ирләрен сугышта югалткан тол хатыннар башларын аска иеп, боегып басып тордылар. Газиз балалары, ирләре сугыш кырында ятып калган ак яулыклы аналарның, ятим балаларның күзеннән аккан яшьләре, фашист илбасарларына бәддога белән сугарылган иде.
Май аеның кояшлы чалт аяз көне кешелек дөньясына зур бәйрәм алып килде. Сирень чәчәкләренең хуш исе Җиңү көненең мәңгегә онытылмаслык шатлык исе булып, аңга да, җанга да сеңеп калды.
Гөлниса да радиодан ишетелгән шатлыклы хәбәрне тетрәнеп тыңлады. Куанычы эченә сыймады. Иреннән якын арада хат-хәбәр булмаса да, ул аның исән-сау икәненә ышана. Тиздән, бик тиздән әйләнеп кайтыр да, Гөлнисаның авыр эштә яргаланып беткән кулларын үзенең көчле кулына алыр. Җиңүче булып әйләнеп кайткан иренә сыенып, ул янәдән бәхеткә төренеп яшәр. Кайгысын эш белән җиңгән хатынның бәхетле булып яшәргә хакы бар. Сабыен ач үлем тартып алса да, ул сугыштан соң туасы балалары белән юанып, өмет белән яшәде. Менә хәзер дә, нәни кызчыгын күз алдына китереп, баласын җуйган коштай иңри. Сугышта ире белән өлкән улы үлеп калган күрше апаны кочып, үксеп елый. Көне буена елашып, җырлашып, дигәндәй, кич җиткәнне дә сизми калдылар.
Таң атуга авылның һәр кешесе иң беренче эш итеп, тасмадай сузылган юлга күз сала. Сугыш тәмамланды, илгә тынычлык килде. Күңел җиңеп кайтучыларны көтә.
Таулыга әкренләп җан керә башлады. Инде өйләргә шатлык иңә. Ирләре, уллары әйләнеп кайтканнарның ишегалдында йә чүкеч, йә пычкы тавышы ишетелә. Уенның нәрсә икәнен оныткан балачага урамнан кайтып керми. Аларның тавышыннан авыл шау-гөр килеп тора. Кайбер малайлар билләренә әтиләренең йолдызлы каешын тагып, пилоткасын киеп, урамга чыга да, генерал сыман күкрәк киереп, мондый бәхеттән мәхрүм булганнарның йөрәгенә ут төртә. Ярый инде, кайберсенең күңеле юка, әтисе юл капчыгыннан алып биргән ак шакмакны ялап карарга рөхсәт итә. Ул шакмак шикәр дип атала икән. Аның тәмен татып караган бала, көн буена шул татлы тәмне авызында саклап, төкереген йотып йөри. Уенга әвәреп, юмартланып киткән малайлар, әтиләре сугышта ятып калганнарның күзендә яшь күреп, кайбер көнне пилотканы киеп карарга, яисә каешларын тагып йөрергә дә рөхсәт итәләр.
Гөлниса төшендә зур су күреп, йокыдан сискәнеп уянды. Уянса да төшендә күргәннәрен кабаттан бер кат исенә төшереп, уйланып ятты. Киң итеп җәелгән, бер ярдан икенче яры күренмәгән олы су буенда, ялгызы басып тора икән. Ерак та, горизонтта ук ак пароход йөзеп килгәне шәйләнә. Гөлниса яр читендә басып пароходның килеп җиткәнен көтеп тора. Менә-менә су корабы яр буена килеп җитәчәк. Тик Гөлниса палубадагы пассажирлар арасыннан Сафуанны эзләп, таныш гәүдәне күргәндәй кебек тоелса да, кадерле кешесен күздән югалтты.
Ул торып юынганнан соң да, төшен ничек итеп юрарга да белмәде. Аңгы-миңге килеп, нәрсәгә барып тотынырга белми йөрде. Ахырсында түзә алмады, унбиш-егерме чакрым ераклыктагы пристаньга юл тотты. Әйтерсең лә ире кайтасын тәгаен белә.
Бәхетенә күрше авылдан авылдашларын каршы алырга баручы Мөстәкыйм карт очрады. Ул атын туктатып, Гөлнисага эндәште.
– Кызым, кая юл тоттың? Салкын Чишмәгәме, әллә Каенлыгамы?
– Мөстәкыйм абый, рәхмәт! Ярый туктадың әле. Мин пристаньга барам, иремне каршы алырга.
– Кем буласың әле син? Гөлниса дисеңме? Сафуанның хатыны бугай, ялгышмасам. Каян белдең аның кайтасын? Әллә берәрсе хәбәр салдымы?
– Юк ла, төшемдә күрдем. Ак пароход палубасында күземә чалынды. Түзеп торып булмады, барып каршы алыйм дидем.
– Мин авылдашларны каршы алырга барам. Кичә безгә ике солдат кереп кунды. Алар әле поезда, әле машинада, кайда ат очрап, бер айга якын кайттык диделәр. Салкын Чишмәгә Каенлыдан җәяүләп атлаганнар. Алар капка шакыганда, караңгы төшкән иде инде. Минзәлә ягына кайталар икән. Юл озын булгач, төнгә каршы юлга чыгармадык. Ил өчен кан түккән яугирләрне кундырып чыгармасаң, гөнаһысын кая куярсың?! Шулар: «Уфада Салкын Чишмә авылының өч кешесе пароходка утырдылар. Су юлы буйлап кайталар!» – диде. Бәлки улым да шулар арасындадыр. Ярар, бергәләп сөйләшә-сөйләшә барсак, юл да кыскарыр.
Пристань белән ике ара чынлап та бик озын булып тоелмады. Абзый кеше бик оста әңгәмәче булып чыкты. Алар килеп җиткәндә пристань алды халык белән тулы. Умарта күчедәй гөжләп торган Агыйдел ярында басар урын юк.
– Менә, кызым, килеп тә җиттек. Инде кайтучылар белән күрешер минутларны саныйсы гына калды.
– Рәхмәт инде, Мөстәкыйм абзый! Әле җәяүләп атласам, кайчан килеп җитәр идем.
– Ярый, балакаем, кайтканда да безнең белән кайтырсыз. Көткән кешеләребез генә исән-сау кайтып җитсеннәр. Ат арбасында урын җитәрлек. Мөстәкыйм карт, арба төбендәге саламны күпертебрәк куйды да, карашы белән киң булып җәелгән Агыйдел елгасының иңен-буен үлчәргә тотынды.
Якынлашып килгән пароход гудогын ишетүгә, Гөлнисаның йөрәге чабыш атыдай ярсып тибәргә тотынды. Сизә ул, Сафуаны кайта. Юкка гына төшенә кермәгәндер. Менә тиздән, бик тиздән ул сөеклесенең иңенә сарылачак. Зарыгып көткән ире белән янәдән кавышачак.
Пароход килеп туктауга ыгы-зыгы башланды. Фронттан кайтучылар, кемдер таякка таянып, кемдер аксаклап-туксаклап, кемдер иптәшенә, санитаркаларга тотынып, траптан төшеп, туган җирнең газиз туфрагына аяк басарга ашыгалар. Каршы алучылар күрми калмыйк, аймыл булышмыйк дигәндәй каударланып, якыннарының исемен кат-кат кабатлап, үз яннарына чакыралар. Кайтучылар белән каршы алучылар кочаклашалар, елашалар, көлешәләр.
Кемдер сыздырып гармунда уйнап җибәрә, кемдер сөенечле дә, моңлы да җыр суза.
Кан койгыч, дәһшәтле сугыштан җиңеп кайтучыларны табигать тә сөенеп каршы ала сыман. Су буенда искән җил дә тынып калгандай. Дулкыннар да артык шаулашмыйча, әкрен генә яр буендагы комны ялап алалар да, тынычланып кире чигенәләр.
Гөлниса ирен палубадан җиргә төшкәнче үк күреп алды. Иренең таныш гәүдәсен күрүгә башы әйләнеп киткәндәй булды. Ул тотыныр җир эзләп, як-ягына каранды. Басып торырлык та хәле калмаган Гөлниса җиргә чүмәште. Аның гомерлек яры, Сафуаны ниндидер хатын-кызны кочаклап траптан төшеп килә. Икесе дә солдат киеменнән. Бер-берсенә сыенып, Гөлнисаны да күрми, ишетми аның яныннан сөйләшә-сөйләшә узып та киттеләр. Җитмәсә Сафуанга сыенган хатынның гәүдәсе шактый калынайган. Күрәсең бала көтүнең соңгы айлары.
Гөлниса: «Сафуан, кайттыңмы, бәгырем!» – дип дәшсә дә, тавышы үз яныннан ерак китмәде. Ул көч-хәл белән күтәрелеп, ире белән таныш түгел хатынны авыл ягына алып кайта торган юлдан атлады. Аның алдыннан, борылып та карамыйча, иң якын, иң кадерле кешесе, башка ярны иңнәренән кочып, сугыштан кайтып, Гөлнисадан китеп бара. Ирем кайткач бәхетле булып яшәрмен дип ак хыялларга тотынып, сүнмәс-сүрелмәс сөю хисләренә таянып яшәгән, бөтен кыенлыкларны, әти-әнисен, бала югалту кайгыларын кичергән Гөлниса, каерылган канатын асылындырып, алар артыннан атласа да атлый, атламаса да адымлый.
Эңгер төшкәндә генә Гөлниса авылга кайтып керде. Авыл ничектер бушап калгандай, торган өенә кадәр кайгыдан җиргә чүккәндәй тоелды. Ул өй ишеген ачып кергәннән соң, лампага ут та элмәде. Өстен-башын алыштырмаган көйгә, урын өстенә ауды. Аның өчен вакыт төшенчәсе юкка чыкты. Челпәрәмә килгән язмышын каргап еласынмы, башын ташка орсынмы, әллә...
Гөлниса берничә көн өеннән чыкмагач, күршеләре аны югалтып, хәл белергә керделәр Авыл халкы инде Сафуанның сугыштан авырлы хатын ияртеп кайтканын беләләр. Гөлнисаның тавыш-тыны ишетелмәгәч, үзе дә, тәрәзәсендә уты да күренмәгәч, аптырадылар.
– Бер-бер хәл кылмасын үзе белән. Кереп хәлен белергә кирәк.
– Ничекләр өметләнеп көтте бит ул! Әти-әнисен дә җирләде. Бала югалту кайгысын да кичерде. Ире кайтканнан соң бәхетле булырмын дип уйлады. Ни генә эшләп бетәр икән?
Авыл халкы Гөлнисаның язмышын уйлап борчылды. Кем генә сүз башламасын, аның сабырлыгына, түземлегенә шаккатты.
– Ул бит синең ирең. Ир бирмәк, җан бирмәк. Ник ул хатынга бер сүз дә әйтмисең?
– Ник Сафуан белән сөйләшмисең?
– Әллә бер тапкыр күрешкәнегез дә юкмы?
– Ни йөзе белән ул аны авылга ияртеп кайтты икән? Соң синең белән аңлашырга тиештер бит инде ул?!
Тик авыл халкы ни генә әйтмәсен, Гөлниса бер генә кешенең сүзенә дә колак салмады. Ул иренең гаепсез икәнен белә. Аларның бәхетле язмышын сугыш җимерде. Сугыш килеп чыкмаса, бәхет кояшы астында, булганына шөкер кылып, ахыр көнгәчә бергә яшәрләр иде. Кызы – җан җимеше дә исән булыр иде.
Сафуанга ни әйтсен ул? Дәһшәтле сугыштан Җиңү яулап кайткан кадерле кешесен рәнҗетерлек сүз әйтергә аның нинди хакы бар?! Ул бит тыныч тормыш яулап, туган ил, халкыбыз өчен утка кергән, кан түккән. Үлем белән күзгә күз очрашкан. Иң мөһиме исән.
Язмыштан узмыш юк. Гөлниса аның исән булуына, аның бәхетле булып яшәвенә сөенеп гомер елгасын кичәчәк. Бер авылда, бер урамда, газиз ирен көн саен күреп яшәү бәхете генә дә, Гөлнисага яшәү көче өсти. Әнә, Нурия ахирәтенең Кадыйре, хатынын тол, улларын ятим итеп, чит җирләрдә башын салды. Аңа җиңелме?! Күпме авылдашлар сугыш кырында, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә ятып калдылар. Аларның якыннарының, тол калган хатыннарының, үксез балаларының югалту ачысын кем басар?! Гасырлар үтсә дә онытылмаслык, ил тарихына, җир тарихына кан белән язылган бу сугыш, кешеләр йөрәгендә төзәлмәслек җәрәхәт булып мәңге яшәячәк.
Ничекләр итеп ул Сафуанын гаепләсен? Йөрәкләрен бәйләп торган кызы Сәвиясен дә саклый алмады. Нарасыен куеныннан ачлык каерып алганда, уч төбедәй йөрәге меңгә телгәләнде. Бәлки, кызы исән булса, араларына ятлар да кермәс иде. Хәер, сугыш кырында ни генә күрмәгәннәрдер? Сәлимәне дә гаепләп булмый. Көн саен өстеңә үлем яңгыры явып торганда, яраланган, канга баткан меңәрләгән сугышчыларны коткарган, үлемнән йолып калган кешегә нинди гаеп тагарга була? Сафуан да ул булмаса, исән калмас иде. Ул бит аны үлемнән коткарган. Бергә күпме кыенлык күргәннәр, дошманны илдән бергәләп куганнар. Юк, Гөлниса аларны гаепли алмый. Барысына да аяусыз сугыш гаепле. Миллионлаган язмышларны сугыш челпәрәмә китерде, киләчәк тормышларын кара сөрем белән каплады.
Ни генә булмасын, яшәү дәвам итә. Гөлниса да яшәргә тиеш. Йөрәк яралары анда гына түгел, милионнлаган язмышларның ярасыннан кан саркый. Вакытлар үткәч ул яралар җөй калдырып булса да төзәлер.
 

* * *


Сафуан белән Сәлимәнең бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килде. Гөлниса балалар туган саен, алар өчен сөенде. Чынлап та ире, Сәлимәне бик нык ярата икән. Шулкадәр дус-тату гомер кичерәләр. Бер тавыш-тын ишетелгәне дә сизелми. Юкса, авыл халкы сөйләнми калмас иде.
Сәлимә Таулы авыл халкына бик тиз ияләште. Авыл кешеләре аның язмышы хакында да яши-яши белделәр. Сугышның беренче көннәрендә үк, язмыш аны да сындырып сынаган. Әтисе Гали Моратов Агыйдел буендагы авылда туып үскән, шунда гаилә корган. Яшьтән үк үзен хәрби тормышка багышлаган Гали Кәрим улы Моратов хәрби горнизоннарда намус белән ил алдындагы бурычын үти. Сугыш башланыр алдыннан аны Украинага җибәрәләр. Алар саклаган чик буендагы застава сугышның беренче көннәрендә үк дошман тарафыннан утка тотыла. Гали Моратов та башкалар белән бергә, батырларча сугышып, бер адым да артка чигенмичә, тигезсез көрәштә дошман кулыннан һәлак була. Ярый әле, сугыш башланганның беренче сәгатьләрендә үк, хатыны белән кызын поездга утыртып, Мәскәү ягына озатырга өлгерә. Тик күрәчәкне күрми, беркем дә гүргә керми. Юлда барган поездны фашист самолетлары бомбага тота. Сәлимәнең әнисе, башына тимер ярчык эләгеп, кызының күз алдында, каты ярадан шунда ук үлә. Аның күзләрен үз куллары белән йомдырган Сәлимә, исән калучылар белән бергә, мең газаплар аша үтеп, үлем яңгыры яуган җирдән качып котыла. Тик йөрәгендәге нәфрәт уты кызга тынгылык бирми. Ул унсигезе тулу белән, үзе теләп фронтка китә.
Сугыш кырында үз-үзләрен аямый көрәшкән солдатларның гомерен саклап калу өчен кыз бөтен көчен эшкә җигә. Яралыларның яраларын бәйләп, авыр гәүдәле ирләрне сугыш кырыннан сөйрәп алып чыккан чакта, эчләре суырыла, иреннәрен канатканчы тешли. Дошманнарга булган үч, күрә алмаучылык кызга, канга баткан сугышчыларны үлемнән аралап, пулялар өскә явып торганда, кара җир өстеннән дә, салкын кардан да баш күтәрми шуышырлык, табиблар янына илтеп җиткерерлек көч өсти. Ничә мәртәбә үзе дә яралана. Ярый әле яралары артык зыянлы булмый, кыз терелеп аякка басуга, кабат башкаларның гомерен озынайтыр өчен ут эченә ташлана.
Фронт юллары Сафуан белән очраштыргач кына, кызның күңелендә яшәүгә дәрт уяна. Яшьлек үзенекен итә. Янәшәсендә таянырлык терәге булган кыз әкренләп тормышка кайта. Күңел түрендә өмет гөлләре тамыр җәя.
 

* * *


Гөлниса ике йорт аша гына яшәгән Сафуан белән Сәлимәнең кызларын үз баласыдай якын күрә. Ул ир белән хатынның өендә ни сөйләшкәннәрен белми. Бәлки, алар да аның кебек, барысына да сугыш гаепле дип карыйлардыр.
Әти-әнисе колхоз эшенә чыгып киткәннән соң, өч кыз җитәкләшеп, Гөлниса яшәгән йортның капка төбенә килеп, утыргычка тезелешеп утыралар. Гөлниса кызларны күрүгә, йөгерә-атлый өеннән чыга. Кызларны кочып сөя дә, агач тарак белән тарап, һәркайсының чәчен толымлап үрә. Чәчүргечләрне дә Гөлниса күрше авыл базарына баргач, үзе сайлап, сатып алып кайтты. Чәчүргеч тасмалар Гөлфиянеке яшел, Зөлфиянеке кызыл, Нәсиянеке ал төстә. Гөлнисаның чоланында һәрвакыт тәм-том мулдан. Кызларның әниләре тегеп биргән күлмәкләренең кесәсенә кәнфит-прәнник сала, яисә өйгә алып кереп, кызларны кунак итә. Шулар белән әвәреп, үзенең ялгызлыгын да оныта. Сафуаны белән яшәгән чорларга кайткандай була. Гүяки кызы – Сәвиясе исән, ул күңелендәге бөтен назын, йөрәк җылысын Сафуан кызлары белән бүлешә.
Төннәрен генә ялгызлык күзләре өйнең бөтен почмагыннан хатынны күзәтә. Җан төбенә үк төшеп, бәгырен телгәләп, йокысын качыра. Йокысыз үткән озын төннәрдә, Гөлниса Сафуанны уйлап ята. Көзге усал җилләр килеп ишек какса да, кышкы бураннар котыра-йолкый бәләкәй капканы ачып-ябып йөрсә дә, ул тыныч калырга тырыша. Көтәр кешесе ике-өч йорт аша гына яши. Тик ул аның янына беркайчан да кайтып җитә алмаячак. Аның Гөлнисага кайтыр юлын сугыш бикләде.
Язын кар астында гөрләвекләр чыңлый башлауга, Гөлнисаның да күңел кылларын үзгә бер моң тарткалый. Сөеп-сөелеп яшәр чаклары үтеп бара. Колагы сугыш башланганнан бирле җылы сүз ишетмәде, тәне ир назы күрмәде. Ялгызлык яшәгән өй бүрәнәләренә Сәвиянең ими сорап елаган, ыгы-ыгы сөйләшеп яткан авазлары сеңеп калган. Ул йокымсырап китә дә, еш кына бала елаган тавышны ишетеп уяна. Баш астындагы мендәр андый төннәрдә яңгырга эләккәндәй була. Җанын әчеттереп йөрәгеннән бетмәс әрнү саркый. Ничек кенә кыен булмасын, ирен, баласын, бәхетле чакларын юксынудан үзәге өзгәләнгән хатын, Сафуанны да, Сәлимәне дә каргамый. Аллаһы Тәгаләдән аларга тигезлек, бәхет сорый.
Шулай булса да, торса уенда, ятса төшендә дигәндәй, ир беркайчан да аның уеннан чыгып тормый. Булса да була икән ярату! Мәхәббәтнең, хатын-кыз, Ана булу бәхетен татырга мөмкинлек биргән, көтеп яшәүнең, кичерүнең хакын аңларга өйрәткән өчен генә дә рәхмәтле ул Сафуанга.
Авыл халкы Гөлнисаның бу сәерлеген аңлап бетерми сыман. Бары тик ахирәте Нурия генә, аның хәленә керә.
– И Гөлнисакаем! Минем Кадыйрем дә исән булып, кайтып керсен иде. Бер түгел, ике хатын ияртеп кайтса да сүз әйтмәс идем.
– И Нуриякәем! Әллә җүләр микән бу хатын диләрдер инде минем хакта. Сафуанның исән булуына сөенеп, аның яшь хатыныннан тапкан балаларын сөеп яши алу, үзе бер бәхет бит, уйлап карасаң. Тиле дисәләр диярләр. Дөнья киң, тормыш катлаулы инде ул. Сугыш гаепле барысына да.
– Үзе белән сөйләшкәнең юкмы соң? Кеше-кара күрмәгәндә сүз катмыймы?!
Гөлниса исе киткәндәй ахирәтенә күтәрелеп карады да, күлмәк итәкләрен сыпырыштыргалап, яулыгын төзәткәләп куйды. Кулы тиеп киттеме, кинәт кенә чулпылары чыңлады.
– Син нәрсә инде, Нуриякәем! Алла сакласын! Өстемә гөнаһ алыр хәлем юк. Берүк тигез яшәсеннәр. Берсенән-берсе чибәр булып кызлары үсеп килә. Араларына керәмме соң?! Якын килә башласа да, читкә борылып китәм. Ерактан гына яратып яшәү дә минем өчен зур бәхет. Ул бит исән!
 

* * *


Таулы авылы халкы бер көйләнгән тормыш белән яшәвен дәвам итә. Авылда салам түбәле өйләр күптән шифр түбәгә алышынып бетте. Капкалар да бизәкләп, сырлап эшләнә. Койма-капкаларны да, тәрәзә йөзлекләрен дә матур итеп ак, яшел яисә зәңгәр төскә буяп куялар. Тәрәз төбе саен гөлләр үстерү генә гел элеккечә. Һәр тәрәзә төбендә үскән гөлләрдән күз алып булмый. Барысы да шау чәчәктә. Тәрәзә пәрдәләре дә хәзер икенче. Ефәк тукымага эре-эре чәчәкләр төшкән, затлыдан затлы. Өрфиядәй юка челтәрләр арасыннан күренгән алсу, ак, кызыл төстәге яраннар үзенә тартып тора.
Гөлнисаның да Тыл Ветераны дип зурлап, өй түбәсен яңартып яптылар. Капкалары да кешенекеннән кайтыш түгел. Капка төбендәге утыргычына тиклем яңартып, ныгытып куйдылар. Булганына шөкер кылып яшә дә яшә генә!
Дөньялар үзгәрде. Хәзер урамда еш кына машина, мотоцикл тавышлары ишетелә. Кичләрен яшьләр, Гөлнисаның өеннән ерак түгел генә урнашкан клубка җыелалар. Кайчагында Гөлнисаны да ахирәте Нурия кинога дәшә.
– Гөлниса! Үзең беләсең бит инде, минем килен клуб мөдире. Ул бөтенесен алдан белеп тора. Тиздән сугыш турында кино китерәчәкләр диде. Барып карыйк әле! Кадыйрем күренмәс микән?
– Ярар соң, Нурия, барырбыз! Бәлки чынлап та кайтмый калган авылдашларны күрсәтерләр.
Гөлниса инде олыгаеп бара. Язмыштан язганнары маңгаена сырлар өстәп кенә калмады, чәчләренә дә мулдан бәс сипте. Тик ул һаман да матурлыгын җуймый. Бәсләнгән чәчләрен дә, өйрәнелгән гадәте буенча, һаман да чулпылар кушып, толымлап үрә. Инде ничәмә ничә еллар, чишмә юлын таптый. Авыл халкы да аның бу сәерлегенә шикләнеп караудан ялыктымы, игътибар итмичә, һәркем үз көенә яши бирә.
Инде Сафуанның кызлары да канат кагып очып киттеләр. Бу арада Сафуанның гына эшкә килгәнлеге күренми. Әллә бер-бер хәл булды микән? Нурия ахирәтем янына барып кайтыйм әле. Ул белми калмас. Кеше туса да, исем ашын үткәрсәләр дә, соңгы юлга озатырга кирәк булса да, аны чакыралар. Күпләрнең кендек әбисе, Таулы авылының иң мәртәбәле, хөрмәтле кешесе булып яши. Бөтен кешенең эч сере сыя. Сүз йөртми, гайбәт сөйләми, динле, кешелекле, зирәк акыллы карчык. Шундый ахирәтең булу шулай ук зур бәхет.
Гөлниса суга барганда гына кия торган затлы киемнәрен киеп, ахирәт дусты янына барырга җыенды. Сафуаннар яныннан үтеп китәсе була. Анннан-моннан гына киенсәң, йә Сафуан, йә Сәлимә тәрәзәгә күз салыр дигән уй, болай да гел пөхтә, җыйнак киенеп йөргән Гөлнисаның, кеше күзенә тагын да матуррак булып күренү теләген уятты. Урам уртасыннан барган чакта, төпә-төз басып, башын чабыш атларыдай югары тотып атлый ул. Утка май сибүчеләр авыз тутырып сөйләрлек булмасын. Гайбәтчеләр дә артыннан карап калганда: «Дисбенең мәрьям анасы!» – дип, сокланып калсыннар.
Тыкрыктан борылуга ук, Гөлниса урам уртасындагы йортның капка төбендә утырган Нурияне күреп алды. Биленнән беркайчан да алъяпкыч төшмәгән, уңганлыгы белән авылда дан тоткан дустына ни булды икән? Иркенләп капка төбен сакларлык вакыт каян тапкан диген!
– Исәнме, Нуриякәем! Исән-саулармысыз?! Өйдәгеләр ни хәлдә? – дип, дустына сәлам бирде. Аннары ике кулын сузып күреште. Күлмәк итәге кадакка эләгеп ертылмасын дигәндәй, сакланып кына, башта утыргычны капшады. Күлмәк итәген тарткалаганнан соң гына, ахирәте янәшәсеннән урын алды. Аркасын коймага терәп утырган Нурия гомер булмаганны, дустының сәламен кабул итеп алганнан соң, сәламәтлегенә зарлана башлады.
– Аллага шөкер! Бер көе яшәп ятабыз дип әйтимме? Әллә нишләп эчем пошып, чыгып утырдым әле. Көне дә ямьле. Кояш та кыздыра. Карт сөякләргә шифасы тияр дим. Бу арада кул-аякларым сызлап интектерә. Кайчагында чыдарлык булмый. Елан мае да сөртеп карыйм, файдасы гына тими.
Нуриянең, җәйге челлә булуга карамастан, аягында йоннан бәйләгән носки. Күлмәге өстеннән дә сырып тегелгән камзул киеп куйган. Җылы сөяк сындырмый инде анысы. Яшь олыгайган саен адәм баласы җылыга туймый башлый бит ул. Гөлниса дустының җыерчыклар белән бизәлгән йөзенә, кан тамырлары бүртеп торган, яргаланып беткән кулларына карады. Аннары еракта калган сугыш елларында көч җитмәслек эшләрдә эшләгән чакларны искә төшерде.
– Сызламый нишләсен инде ул? Яшебез дә бара. Ул сугыш чорында ватылганнарыбыз да чыга торгандыр инде. Эскерт куйганда гел өстә тордың. Ирләр эшлисе эшләргә гел сине куйдылар. Гәүдәң олы булгач, эш аты иттеләр инде үзеңне. Симәнә ташыганда күргәннәребезне дошманыңа да күрсәтмәсен. Ат арбасының тәгәрмәче таралгач, илле килолы капчыкларны күтәреп, башкаларның арбасына бүлеп тараткан чакта, ничекләр түзгәнсеңдер?! Үземнең бик көчем булмагач, и сине жәлләүләрем! Без ике кеше күтәреп тә, капчык кулдан төшеп китә, арбага салалмыйча җәфаланып бетә идек.
Нурия карчык яшьләнгән күзләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп алды. Авыр эштән бирчәеп беткән бармаклары белән әле кулбашын, әле беләген угалады. Аннары кинәт кенә әллә яшьлеген исенә төшерде, күзләреннән якты нур ташып, җиһан яктырып киткәндәй булды.
– Көчле дә булганмындыр инде. Әле ул чакта яшь идем бит. Аннары ирләр булмагач, кем күтәрсен инде аны. Авылда калган ир затларының да күбесе җитмештән узган карт-коры, яисә кавырсыны да катмаган балачага. Тормыш арбасын авылның бөтен хатын-кызлары җигелеп тартты инде ул чакта. Яшь киленнәр, яшь кызлар да авыр эштә иртә ватылды. Ничек аларга гына салынасың?! Дадурлыгым да бар иде. Кеше алдында ким-хур да буласым килмәгәндер. Менә хәзер чыга.
Янбакчадагы зифа каеннар белән сугыш беткән елны утырткан карт шомырт агачы да Нуриянең истәлекләрен ишетеп, уйга талганнар. Хәтта яфракларын да селкетергә базмый, тып-тын калып, ике ахирәтнең серләшүен тыңлыйлар сыман. Нурия көн саен таң атуын күреп, әлегәчә үз аягына басып йөри алуына шөкерана итеп, эчтән генә дога укыды. Аннары утырган җирдән генә бераз иелеп, әле бер аягын, әле икенчесен уып, урыннан кузгалгалап куйды.
Гөлниса саулыгына зарланып утырган ахирәтенә, сынап карап торды да, әле бирешмисең дигән кыяфәт чыгарып, кулындагы төргәген әле бер кулына, әле икенче кулына күчерде. Аннары Нуряигә текәлеп, сүзен дәвам итте.
– Ул эшләвеңә, болай да гәүдәңне күтәреп йөрисең әле. Җитмәсә, ут өертеп дөнья көтәсең диләр. Сөйләүләре буенча, киленеңне бигрәк кадерлисең икән. Әле беркөн кибеттә: «Нурияттәй киленен сыер саварга да уятмый. Улыннан да бер сүз әйттерми икән. Үз кызыдай күреп: «Сыер савучыга өйләнергә идең. Белеп алдың кем икәнен. Аның эше шундый, сүз әйтәсе булма киленгә. Чтубы бүтән ишетмәем!» – дигәнеңне, авыз күтәреп, күршегез Халидә сөйләп тора иде.
Нурия ахирәтенең сүзләрен тыңлый, тик шул чакта тирә-юньгә күз салып алырга да онытмый. Яшеллеккә күмелеп утырган урам тагын да киңәеп киткән кебек. Йортлар төзек. Күр инде, Гөлниса ни ди! Башка урамда яшәсә дә, аларның тормыш-көнкүрешен дә белеп тора икән. Шулай инде, авыл халкыннан бер нәрсәне дә яшереп калып булмый.
– Төн уртасында гына кайтып яткан кешене нишләп уятаем инде. Беләсең бит, клуб соң ябыла. Яшь чагында йокы тәмле була, йокласын! Үзебез йокы күрми тилмердек. Килен дигәч тә, ул да бит кеше баласы. Бер чиләк сөт савар өчен, аны бимазалаганчы, үзем бик яхшылап савам да куям. Әле аңа гына җитәрлек көчем бар.
Ул, кул башларын турайтып, кытыршыланып, яргаланып беткән бармаклары белән күлмәге өстеннән кигән бәрхет камзул кесәсен капшап куйды.
– Син үзең ни хәлләрдә соң, Гөлниса? Күптән очрашып сөйләшкән дә юк. Әле ярый килдең. Сүз бозау имезә ди. Озак утырдык. Кибеккәнсеңдер. Әйдә, өйгә керик! Самоварым да кайнагандыр. Күмер салып чыгып киткән идем. Килен кыстыбый пешереп калган иде. Чәйләп алырбыз.
Ике карчык, күлмәк итәкләрен сыпыргалап, әвеш-тәвеш атлап, бәләкәй капканы ачып, ишегалдына уздылар. Ишегалдын бәбкә үлән басып алган. Әйтерсең лә ямь-яшел келәм җәеп куйганнар. Келәм өстендә бер бөртек чүп күрмәссең. Күренеп тора, уңган кешеләр яши.
Сап-сары итеп юылган өйалды идәненә, кулдан сугылган йон палас җәеп куелган. Өй ишеген ачып керүгә, кызган майлы таба исе борынны кытыклап алды. Нуриянең үзе төсле үк ягымлы, тәмле телле килене кунакны елмаеп каршы алды. Табын яныннан урын алгач, бизәкле чынаякларга ясалган мәтрүшкәле чәй, кыстыбый белән сыйлана-сыйлана гәп куерттылар. Сүз гел үткәннәргә килә дә ялгана. Язмышларны яңадан язарга мәҗбүр иткән үткәннәрне онытып буламы соң инде!
– Хәтереңдәме, Гөлниса, ирләребезне сугышка озатканда, бер-беребезне ташлашмаска сүз биргән идек. Аллага шөкер! Ул авыр елларда да, аннан соң да гел бергә булдык. Бары бергә, югы уртак дигәндәй. Син миннән яшьрәк булсаң да, серләребез килеште. Гомерләребез генә ялгызлыкта үтте.
– Син ялгыз түгел инде ул. Улларың, киленнәрең, оныкларың бар. Мин генә дуадак каз сыман.
– Тыңламадың бит. Югыйсә димләп килүчеләр дә, сораучылар да булды үзеңне.
– Йөрәкне буйсындырып буламы соң?! Сафуан күңел түрендә булгач, башкалар күзгә күренмәде шул. Аннары гел күршеләр булып яшәдек, аның гәүдәсен генә күреп торсам да, канәгать булдым. Каһәр суккан сугыш кына бәхетебезне җимерде. Хәзер дә үкенмим. Яратып яшәдем.
Нурия Гөлнисаның һәр сүзен җөпләп, аның белән килешкәнлеген белдергәндәй, йә ияк кага, яисә үзалдына елмаеп уйга кала. Килене дә башын селкеп, аларның һәр сүзен йотлыгып тыңлап утыра.
Сүз иярә сүз чыгып, бөтен авыл яңалыкларын барладылар. Гөлниса Сафуан хакында да үзе теләгәнен ишетте. Баксаң, Сафуан авырып ята икән. Хәле шәптән түгел ди. Ничек тә өйләренә кереп, хәлен белеп, бәхилләшеп чыгарга кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый. Сугышта алган яралары да сызлый торгандыр, картлык чире дә бардыр. Сигезенче дистәсен тутырып килгән ирнең хәле егетләрнеке кебек булалмас. Яшәрүгә таба бармыйбыз.
Гөлниса өенә кайткан чакта да, йокларга ятканда да, Сафуан турындагы уйларны башыннан чыгарып ата алмады. Булмаса, иртәгә кереп чыгармын, дошманнар түгел ич. Күршеләр булып ничә еллар бер урамда яшәдек. Кеше сүзеннән куркып утыра торган күлмәкләр күптән тузды. Сәлимә дә гаепләмәс. Беркайчан да араларына кермәдем, гаеп итеп сөйләп йөрмәдем. Бер карарга килеп, уен күңеленә беркетеп куйганнан соң гына, Гөлниса тынычлап йоклап китте.
Таң кошлары белән йокыдан уяган Гөлниса, урын-җирен җыештырып куйганнан соң, Сафуанга алып керергә күчтәнәчләр әзерли башлады. Кулына әле сары пачкалы фил төшкән цейлүн чәе, әле как ала да, нәрсәсендер оныткандай, башын иеп урындыкка килеп утыра. Аннары тагын киштәдән әле бер әйберне, әле икенче әйберне алып, кулында әйләндерә. Кара җимеш, лимон, мармелад кебек тәм-томнары да байтак. Авыру кешенең күңелен ачып җибәрердәй, авызга тәм кертердәй ризыкларны җыеп, төенчеккә төйнәгәннән соң да, байтак кына уйга чумып утырды. Ире аның белән яшәгәндә әчегә изгән коймак ярата иде. Ул елмаеп, үзенә-үзе сүз катты.
– Туктале! Тиз генә йомырка сытып, сөткә генә болгатып куйыйм да, бер-ике таба булса да пешереп алыйм. Бәлки мин пешергән ризыкны ашыйсы килә торгандыр. Аның да йөрәге таш түгел бит. Ул да үткәннәрне уйлап, күңелен бимазалый торгандыр.
Коймак камыры да кабарды, майлы табада чыжылдап кына, күпереп, кызарып пеште дә. Тәлинкәгә өеп куйган коймакларның тәмле исе бөтен өй эченә таралды.
Үч иткәндәй стенадагы сәгать телләре шулкадәр әкрен кыймылдый. Үтмәсә үтмәс икән вакыт. Ичмасам берәр күрше дә керми. Бергәләп чәйләп алсаң, вакыт тизрәк үтәр иде.
Вакыт агышын тизләтергә тырышкан Гөлниса карчык кабат стенада эленеп торган сәгатькә күтәрелеп карады. Ниһаять, сәгать тугыз тулып килә. Авыл кешесе бу вакытта йоклап ятмаса да, кеше ишегенә иртән иртүк килеп кагылсаң, килешмәс кебек. Артык соңлап керү дә кыенсындыра. Нәкъ вакыты, кузгалырга кирәк.
Гөлниса беренче мәртәбә егет белән очрашырга баргандай дулкынланып, алдан хәстәрләгән күчтәнәчләрен тотып, Сафуаннарның капкасын ачып керде. Ишек тоткасына килеп тотынуга, йөрәге дөпелдәп тибәргә тотынды. Сәлимә ни дияр?! Сафуан ачуланмасмы?!
Ишек шыгырдап ачылды. Гөлнисаның капкадан керүен тәрәзә аша күреп торган Сәлимә, аның каршысына атлады.
– Әйдүк, күрше, түргә уз! Сафуан синең керүеңне күптән көтә. Минем абзар тирәсендә эшләрем бар. Иркенләп сөйләшегез. Ул юк йомышын бар итеп, ир белән хатынның икесен генә калдырып, өйдән чыгып китте.
Өй түрендә, чаршау эченнән күренеп торган сиртмәле тимер кроватта яткан газиз иренең сулган йөзенә, кечерәеп калган гәүдәсенә күз салуга ук, Гөлниса үзенең дөрес адым ясавына инанды. Иренең көннәре санаулы калып бара, дөнья белән хушлашу алдында. Ул Сафуанның уттай кайнар кулларын учына алып, иреннәренә тидерде.
– Сафуан, кадерлем! Син минем бердәнберем, гомерлек ирем булдың. Гомерем синең күз алдында үтте. Синнән башка беркемгә дә күтәрелеп караганым булмады. Син миңа хатын-кыз, ана булу бәхетен бүләк иттең. Кызганыч, сөекле кызыбызны гына саклый алмадым. Син мине кичерә алсаң, кичер!
– Гөлниса! Мин үзем синең алдыңда гаепле. Сүземдә тормадым. Яныңа әйләнеп кайтмадым. Авылга кайтсам да, гомерем башка кеше белән үтте. Сәлимәне гаепләмә. Аның гаебе юк. Синең ялгызлыгыңа, бәхетсезлегеңә мин гаепле.
– Алай димә, Сафуан! Сиңа бер тамчы да үпкәм юк. Бер түбә астында яшәмәсәк тә, мин синең сулыш алуыңны, йөрәк тибешеңне тоеп яшәдем. Сәлимәне дә гаепләмим. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле. Мин сиңа бәхиллегемне бирергә кердем. Күңелең тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә шаһит. Сезнең икегезнең дә минем алда бер гаебегез дә юк! Мин риза-бәхил. Хуш, кадерлем!
Әллә ябылып бетмәгән булган, тавыш-тынсыз гына ачылып киткән ишектән Сәлимә килеп керде. Ул Гөлнисаның иренә әйткән сүзләрен ишеткәнен яшереп тормады. Авызын ачуга, теленнән ихлас сүзләре өзелеп төште.
– Гөлниса! Кичерә алсаң, кичер мине! Мин гомерем буена синең алда тау кадәрле, мәңгегә кичермәслек гаебем бардай, үземне битәрләп яшәдем. Сине күргән чакларда, яныңнан урап узарга тырыша идем. Күзләреңә күтәрелеп карарга оялдым. Син әүлия икәнсең. Аллаһының рәхмәте яусын сиңа!
Янбакчадагы алмагачның алмалары оялчан кызларның битедәй алсулана башлагач, арыш басуы алтынланып килгәндә Сафуанны соңгы юлга озаттылар. Сафуанның вафатыннан соң, Гөлниса дөнья ямен җуйды. Ул еш кына көянтә-чиләкләрен алып, капка төбендәге утыргычка чыгып утыра. Олы юлга күзен төбәп, вакыт агышын да, кояшта пешкәнен, салкында туңганын да сизми. Аның битараф карашын күреп, авылдашлары да борчыла башлады. Өендә дә йә бөтен утларын яндырып куя, йә бөтенләй ут кабызмый. Хәл белергә килгән ахирәте белән сөйләшүенең дә рәте-чираты юк.
Көн көзгә авышып, җиһанга сагыш сеңә башлаган мизгелләр дә җитте. Һавада яфраклар оча. Төрле төскә кереп саргайган яфраклар агачларыннан өзелеп төшәләр дә усал җил иркенә буйсыналар. Әнә җиргә түшәлгән алтын келәм дә төсен җуя башлаган. Дулап искән җил куенында калган яфраклар, җил кайсы якка куса, шул якка таба очып китәләр. Нинди серләрне алып китәләр алар?! Иң көчле, иң соңгы яфраклар гына агач ботагында эленеп калалар да, салкын кышның зәһәр сулышы җаннарын өзгәнчегә кадәр, җил белән тарткалашалар.
Тамырларны кышкы суыктан сакларга теләгәндәй, өзелгән яфраклар катлам-катлам келәм булып агач төбенә түшәләләр. Яфраклар коелса да, тамырлар кала. Алар тирәндә. Яз көне кабаттан яңарып уяныр өчен, тамырларның исән булуы кирәк.
Кырда урып-җыю эшләре дә тәмамланып килә. Көннәрен кояшлы булса да, кичен сизелерлек суыта. Күршеләре Гөлнисаның җиңелчә генә киенеп, басу юлына таба җил-җил атлап китеп, озак кына югалгалап торуын сизә башладылар.
Уң як күршесе түзмәде, Гөлнисаның эңгер-меңгер җиткәндә генә, салмак адымнар белән кайтуын күргәч, аның белән тагын бер кат утырып сөйләшергә булды.
– Гөлнисаттай! Син кайларда югалып йөрисең? Өстеңә дә юка киенгәнсең. Салкын тидерүең бар. Куеныңда нәрсә ул?
– Бәй, күршекәем! Сугыш беткән бит, ишетмәдеңмени! Сафуан кайтыр дип, кызым Сәвияне күтәреп, иремне каршы алырга дип юлга чыккан идем. Әллә пароходка эләгә алмады микән, әллә арып, күрше авылда берәрсенә кунарга кереп калган, бүген дә күренмәде. Иртәгә кайта торгандыр инде. Кызым елый башлагач, аны йоклатырга дип кайттым.
– Әй Алла, Гөлнисаттай! Әйдә тизрәк өйгә керик әле? Туңып беткәнсең бит.
Гөлниса да көзге яфрак хәлендә. Менә өзеләм, менә өзеләм дигәндәй, яфрак кебек язмышы җил куенында тарткалана. Күршесе кереп, ризык әзерләп ашатып, тынычлап йокласын дип, бал белән чәй эчертеп йокларга яткырса да, Гөлниса җанына урын табалмады. Колагына йә бала елаган тавыш ишетелә. Йә ире кайтып, ишек каккандай тоела.
Авылда: «Гөлниса әбинең акылы авышкан» – дигән сүзләр таралды. Күрше-тирә күз-колак булып торса да, аны явыз үлемнән саклап кала алмадылар. Сугышка китеп тә, янына кайтып җитә алмаган ирен каршыларга чыгып киткән Гөлниса, яланкырда адашып, җан бирде.
Олы юл чатында тол хатын
Каршылый сөйгәнен сугыштан...
Кайтмады. Сыгылды зифа гөл,
Өзелде саташып тормыштан.
Юл кочып ятучы корбанның
Җил сыйпый чаларган чәчләрен.
Җил сөртә тузанлы йөзеннән
Эз салган иң соңгы яшьләрен.
Миллионнарча кешеләрнең гомерләрен өзгән Икенче Бөтендөнья сугышның чираттагы корбанын авыл зиратына, ире Сафуан кабере янәшәсенә җирләделәр.
Агачтагы соңгы яфрак кебек, саташып өзелсә дә, тиңсез мәхәббәт үрнәге булып яшәгән хатынның, соңгы сулышын алганчыга кадәр балам дип өзгәләнгән Ананың аянычлы язмышы, Таулы авылы хәтерендә, халык хәтерендә, меңьяшәр имәндәй тамыр җәйде. Гөлнисаның исеме, үткәннәрне оныттырмый торган, Кешелек дөньясын ялгышлардан кисәтүче моңлы бер җыр булып яшәвен дәвам итә.
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: Евгений Ещенко


Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №4, 2021 ел.

Комментарийлар