Логотип «Мәйдан» журналы

Диңгез суы тозлы ул (Романның ахыры)

V БҮЛЕККЫР ЧӘЧӘКЛӘРЕАвылның икенче башында, Югары очтагы йортта хуҗабикә авырып ята. Инде дүрт-биш ай булыр, хәле бер генә дә җиңеләйми.Көн саен бер төрле төш күреп куркып уяна. Күзен йомуга, яңа гына...

V БҮЛЕК
КЫР ЧӘЧӘКЛӘРЕ
Авылның икенче башында, Югары очтагы йортта хуҗабикә авырып ята. Инде дүрт-биш ай булыр, хәле бер генә дә җиңеләйми.
Көн саен бер төрле төш күреп куркып уяна. Күзен йомуга, яңа гына туган, таза, томырап торган шәп-шәрә балаларның елаганын ишетә. Кулларын сузып, елаган балаларны кочагына алмакчы булганда гына алар юкка чыга. Бала тавышынан үзәкләре өзелгән Сания уянгач та уйларга чума. «Тумый калган балаларым миңа рәнҗидер. Шуңа күрә тәнемнән сихәт, җанымнан тынычлык китәдер. Йә бер Аллам! Коткар мине бу газаптан! Тәүбә, тәүбә, әстәгъфирулла тәүбә!» – дип теләгән теләкләре, ялварулары да ярдәм итми. Сания көннән-көн йөрәгенең ныграк сызлавын, кан басымы күтәрелүдән башы чатнавын, иренә тотынмыйча ятагыннан да тора алмавының сәбәбен үзе дә аңламый. Авыл фельдшеры гына түгел, район үзәгеннән килгән табибның да төгәл диагноз куя алмавына борчыла. Тәненең бер авыртмаган, сызламаган җире юк. Камыр кебек гәүдәсен күтәрә алмый. Җитмәсә, урыннан торуга, башы әйләнеп, косасы килә башлый. Җеп өзәрлек тә хәле калмаган хатын, яткан урыныннан баш калкытып, иренә сүз катты:
– Синкәем! Әллә булмаса мине Мөслим районына алып барып кайтасыңмы соң? Ташъелга авылында бер карт бар дигәннәр иде. Ул дөресен әйтә диләр. Бәлки миңа да терелү юлын күрсәтер. Болай итеп яшәп булмый бит инде.
– Ярый соң, әнкәсе! Иртәгә тәвәккәлләрбез. Ходай кушмаган эш булмас. Бәлки файдасы тияр. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың диләр. Файдасы гына тисен!
Таң сызылып килгән чакта Сания әллә саташты, әллә төш күрде, үзе дә аңлап бетермәде сыман. Тик күңеле алгысуын, каядыр ашкынуын җиңә алмады. Төшендәге ак сакаллы карт аның кулына ап-ак, шактый саллы гына төргәк тоттырды. Төргәк авыр. Тик хатын аның авырлыгыннан хәлсезләнмәде, бары тик куәте артканын, яшисе килү теләге көчәюен генә сизде.
Йокылы-уяулы яткан хатын иренә дәште.
– Карале, синкәем, уяндыңмы әле?! Чәй ясап алып кертчәле! Нишләптер эчәсем килеп уяндым.
Ире Фәнис ясап биргән сөтле чәйне уртлап куйган хатын җитеп килгән кызына дәште:
– Кызым! Арурак киемнәремне әзерләп бирчәле! Киенергә булышырсың. Атаң белән Ташъелгага барып кайтабыз.
– Әнкәй! Соң хәлең бармы соң? Ерактыр бит ул.
Алия шкафны ачып, әнисенең киемнәрен алып, аңа киенергә булышты. Көчкә сулыш алган Сания, кызының бөтенләй коелып төшкәнен күреп, аны тынычландырырга ашыкты.
– Болай булмый бит, кызым. Аллакай ярдәменнән ташламас әле! Күпме ятарга була? Сөякләрем дә шуңа сызлый торгандыр. Бер-бер дәвасы табылмасмы? Инде эчмәгән даруым калмады. Җәй буена нинди генә үләннәр белән дәваланмадым. Тамчы да файдасын тапмадым. Кеше белми сөйләмәс. Барып кайтыйк әле!
Кызы көч-хәл белән өйдән чыккан әнисен җиңел машинаның арткы утыргычына, баш астына кечкенә генә мендәр куеп, уңайлап яткырырга булышты. Әнисен кызганудан, югалтудан курыккан кызның мөлдерәмә тулы күзләреннән кайнар яшь тәгәрәде. Машина кузгалып киткәч тә, кыз энеләренә яшьле күз белән күренмәс өчен, ишегалдында юк-бар белән булышып, байтак вакытын үткәрде. Тынычланганнан соң гына өйгә керде.
Хатыны белән юлга кузгалган ирне дә өмете алга куа. Эшнең башы михнәтле булса, төбе хикмәтле була. Ташлы ком җәелгән, сикәлтәле юлдан тузан туздырып машина алга чаба. Инде Минзәлә районындагы авыллар аша узып, Мөслим районына да керделәр.
Ташъелга авылына килеп җиткәч, ир авыл башындагы урамда очраган авыл агаеннан күрәзәче картның йортын күрсәтне сорады.
– Ә ул белә инде. Аңа бик күпләр килә. Кешесенә күрә әйтә инде ул. Ярый, юлыгыз уң булсын! Авыл агае, кызыксынып, тәрәзә пыяласы аша машина эченә күз салды.
– Хатыныңмы?! Авырыймы әллә?!
Фәнис, абзый кешенең сүзен ишетмәгәндәй, җавап биреп тормый гына кузгалып, ул күрсәткән икенче урам башына борылды.
Шифр түбәле, тәрәзә йөзлекләре җете зәңгәр төскә буялган йорт каршысына килеп туктауга, бәләкәй капка ачылып китте. Кыска түгәрәк сакаллы, ак бәс төшкән чәчләрен чигүле түбәтәй астына яшергән, акыллы карашыннан якты нур сирпелгән базык гәүдәле карт, машинадан төшүчеләрне күптәнге танышларыдай каршылады. Саниянең агарынган сипкелле йөзенә күз салуга ук аның хәлен аңлап алган карт, сорау белән төбәлгән иргә карап, башын чайкап куйды. Нәрсә әйтергә теләде, Фәнис аны аңламады...
Өйгә керүгә карт Санияне чаршау эченә чакырды. Күзләрен йомарга кушты.
– Хәзер күз алларың йә агарып китәр, йә кызарыр, куркып калма. «Лә иллаһы иллә лаһе...»
Дога сүзләре ишетелүгә, Сания кычкырып елый башлады. Күз яшьләренә манчылып, үкси-үкси елаган хатынны карт тынычландырырга ашыкмады. Бары тик таш белән буып куелган буаны ерып җибәрергә теләгәндәй, ире дә ишетерлек итеп, җан тетрәтерлек сүзләрне кабатлады:
– Ела, ела! Эчеңә җыелган борчуларың, уйларың чыгып бетсен. Бик күп мәртәбәләр бала төшергәнсең. Шуларның каргышы җаныңа, бәгыреңә сырхау булып урнашкан. Бу сезнең икегезнең дә гаебегез. Гаеп атта да, тәртәдә дә була. Ятим балаларны уллыкка-кызлыкка алсагыз гына тереләчәк хатының. Шунсыз котылу юк. Булдыра алмыйсыз икән, хатыныңны әҗәл сагалап кына йөри.
Чаршау читен ачып, карт иргә батырып карады. Бу карашта шелтә дә, кызгану да, әйтеп бетерелмәгән, ачылмаган сер дә бар иде.
Фәнис колагы ишеткәнне йөрәге аша үткәреп, башын аска иде. Ни әйтсен? Аллаһ биргән нигъмәтнең кадерен белмәде. Хатыны күпкә яшь, тәҗрибәсез. Саклануның ни икәнен чамаламаган Сания, гайрәте ташып торган иренең җиле генә тиеп үтсә дә, авырга калды. Һәр бала үз ризыгы белән туа дисәләр дә, ул аларга гомер бүләк итү турында уйлап та карамады – хастаханә юлын таптады. Туасы балаларның гомере белән бергә үзенең саулыгын да суга салганын аңламады. Иргә рәхәт иде, хатынын ул адымнан туктатмады.
– Хәзер юлга кузгалыгыз. Кайткач ике сәгать тынычлап йокларсың. Йокыдан торгач белгән догаларыңны укы! Беренче баланы алып кайтуга сырхауларың онытыла башлар. Тик балаларыңны үзеңнеке итеп кабул итмәсәң, чирең көчәеп кире кайтачак. Ул чагында сиңа беркем дә ярдәм итә алмаячак. Шуны беркайчан да исеңнән чыгарма!
– Ә ничә бала алырга соң миңа?!
– Анысын үзегез карарсыз инде. Мин сезгә фәлән кадәр алыгыз дип әйтә алмыйм. Ничә бала сыйдыра йөрәгең, анысын бер Алла гына белә. Йөрәгеңне тыңла! Аллаһы Тәгалә үзе белгертер.
Карт белән саубуллашып, кайтыр юлга чыккан ир белән хатынның сөйләшүе бөтенләй бүтән төсмер алды. Санияне инде башка уйлар борчый. Ул авыртуларын онытып, ире белән киңәшә.
– Фәнис! Ул балаларны кайдан алырга була икән? Күп булыр диде бит. Аларны ничек үстереп бетерербез микән?
– Соң, кеше детдомнан ала бит! Безгә дә шунда барырга кирәктер инде!
– Өй дә бик иркен түгел. Ничәне алсак сыярбыз микән?!
Фәнис авызына су капкандай, тып-тын калып, тимер атын алга куалады. Аннан нәрсәдер чутлаган кебек, бармакларын рульдә биеткәләп, бераз уйланып барганнан соң, елмаеп Саниягә эндәште.
– Өйне зурайтып та була, хатын. Икенче катны күтәрербез. Янкорма төзермен. Кул бар, корал карышмас.
– Кара әле, сиңа әйтәм! Бу карт әүлия бугай! Ничектер тын алуларым иркенәеп киткән кебек булды. Озакка сузмабыз, әйеме?!! Әйдә иртәгә үк, районга төшеп, белешеп кайтыйк әле! Опека бүлеге эшли түгелме соң анда?! Алар белә торгандыр, киңәшләре белән ярдәм итми калмаслар.
 
* * *
Капка төбенә машина кайтып туктауга, кызлары Алия йөгереп каршы чыкты. Машина ишеген ачуга, әнкәсенең ничектер тынычлык бөркелеп торган, елмаюлы йөзен күргәч, җиңел сулап куйды.
– Әнкәй! Юлыгыз уңдымы?! Бабай нәрсә диде?
– Туктале, кызым, өйгә керик! Синең белән дә киңәшләшербез. Ныгытып сөйләшергә кирәк.
Өйдә ир белән хатынны әзер табын көтеп тора. Алия әтисе белән әнисе өстәл янына килеп утыруга, токмачлы аш салып, алларына куйды.
– Ачыккансыздыр! Сез кайтуга дип, тиз генә токмач бастым. Әнкәй, әйдәле, җитеш! Кайнар шулпа хәл кертеп җибәрер. Арыганың да бетәр. Тавык шулпасы, үзең беләсең, бик файдалы. Без авырсак, үзең гел безне шулпа белән сыйлыйсың.
– Алай бик арытмады, кызым. Бабайның сүзләре тәнемә сихәт өстәде бугай.
Сания кешелеккә кигән күлмәген салып, чәчәкле халатын киеп куярга да өлгергән. Алия әнисенең ничектер тынычланып калган йөзенә карады да кабат сораштыра башлады.
– Әнкәй, бабай нәрсә диде? Тереләсең дидеме?
– Кызым, ул безгә ятим балалар алырга кушты. Шулай булса гына тереләсең диде. Син олы инде, барысын да аңлыйсың. Әтиең өйне зурайтырбыз, янкорма да төзермен ди. Син ни диярсең икән?!
– Әнкәй! Синең безгә исән-сау булуың кирәк. Мин дә карашырмын. Алар өчен апа да, кирәк булса киңәшче дә булырмын. Күңелгез кушканча эшләгез. Мин каршы түгел. Энемнәр дә сөенерләр генә. Күп булсак әйбәтрәк бит. Тик син генә сихәтлән!
Кызының берсүзсез риза булуына куанган ана инде туар көнгә план кора. Алдан ук әйтеп кую мәслихәт дип, кызы белән бертуктаусыз сөйләшә. Алия дә әнисенең яхшы кәеф белән кайтуына сөенеп, аны бүлдерми генә тыңлый-тыңлый, табак-савытларны юып, урнаштыра тора.
– Алия! Без иртәгә үк районга, опека бүлегенә барып, белешеп кайтабыз. Син өйдә күз-колак булырсың инде. Әлегә кеше белмәсен. Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә, диләр. Вакыты җиткәч белерләр. Әле килеп чыгамы, юкмы, анысы Алла кулында.
Ир белән хатын район белән ике арадагы юлны, Чаллы белән авыл арасын, коеп яңгыр явамы, кармы-буранмы, бернигә карамыйча шактый таптадылар. Авыл халкы көн саен юлга чыгып киткән Сания белән Фәнискә аптырап карап калалар.
– Кара әле, малайкаем! Боларга ни булган соң?! Көн саен йә районга, йә Чаллыга чабалар. Ни эшләп йөриләр микән? Әллә Саниянең авыруы көчәйде микән?
– Кем белсен инде! Әле беркөнне кызыннан сорган идем. Белмим, эшләре бардыр дип кенә җавап бирде. Алар бит өйдәге чүпне тышка чыгармыйлар.
– Шулай! Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә! Терелсен инде берүк! Өч балалары бар. Сания үзе дә атасыз үсте. Әнисе дә иртә китте. Балалары берүк ятим калмасын!
 
* * *
Салкын кышлар артта калды. Инде җиһанда күңелгә яңа өметләр өстәп, яшәргә көч-дәрт бирүче май ае хакимлек итә. Бар дөнья яшеллеккә, чәчәккә күмелгән чак. Чалт аяз көн. Кояш та нурларын кызганмый, җиһанны наз тулы кочагында иркәли. Сания дә гүя чәчәк аткан алмагач. Җанындагы бетмәс назны, ярату хисләрен ире белән балаларына гына түгел, башкалар белән дә бүлешергә теләү хисләре аны алга куа. Ниһаять, алар кирәкле документларны җыеп бетерделәр. Иртәгә юлга. Сания белән Фәнис, районның опека бүлегеннән алган юллама белән Чаллыдагы балалар йортына, беренче баланы тәрбиягә алырга киттеләр.
Ятим балалар тәрбияләнүче йортның ишеген ачуга, аларны балалар сырып алды.
– Мама, ты моя мама?! Вы за мной приехали?!
Хатын башта аптырап калды. Балалар шулкадәр назга, әни кеше игътибарына сусаганнар. Кем генә килеп керсә дә, үз әниләре дип уйлап, кочаклап үбәргә әзерләр. Ул балаларга алып килгән күчтәнәчләрен өләште дә, башларыннан сыйпап, балалар йортының директоры белән аның кабинетына юл тотты.
– Без бала алырга килдек! Актаныштагы опека бүлеге белән сөйләштек, сезгә барырга куштылар. Сездә балалар бар диделәр. Рөхсәт итсәгез, кыз балалар алыр идек.
– Сез баланы тәрбиягә алуның уен эш түгелен аңлыйсыздыр дип беләм. Үзегезнең балаларыгыз бармы? Ирегез ризамы соң?
– Үзебезнең өч балабыз бар. Олы кызыбыз инде эшли. Ике улыбыз өлкән класс укучылары. Алар да риза, район җитәкчелеге дә безнең балалар алырга теләвебезне хуплады. Без барысын да аңлап, ихлас теләк, ныклы карар кабул итеп килдек. Менә ирем үзем белән. Икебез дә артка юл юк икәнен беләбез.
Директор Сания сузган кәгазьләрнең әле берсен, әле икенчесен кулына алып карады. Җентекләп укып чыкканнан соң, Сания белән Фәнискә бер мизгел күз дә алмыйча текәлеп карап торганнан соң, сүзне озакка сузмыйча: «Балаларның киләчәк язмышы белән уйнарлык булмагыз!» – дип кисәтеп тә куйды.
– Балаларны болай да язмыш кыерсыткан. Күбесенең әти-әнисе исән. Йә эчкече, йә юлдан язып, теләсә ничек йөреп, балаларыннан баш тартканнар. Карый алмыйбыз дип, кире китерерлек булмасагыз гына алырга рөхсәт бирә алам. Әле күбесенең сәламәтлеге дә юк. Тагын бер кат ныгытып уйлагыз!
Сания да үз сүзеннән кайта торган кеше түгеллеген дәлилләгәндәй, үз чиратында җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәклеген аңлап, җитди карар кабул иткәннәре турында искәртеп:
– Без авырлыклардан курыкмыйбыз. Кире чигенергә дә уйламыйбыз. Мин үзем дә әтисез үстем. Ятимлекнең ни икәнен беләм. Ышаныгыз, без аларга чын ата-ана тәрбиясен бирергә тырышырбыз, – дип үз сүзен кистереп әйтте.
– Кергәндә күрдегез, алар һәрберсе әни көтә. Сезгә дә әни дип эндәштеләр. Менә үзләрен күргәнче, танышыгыз. Болар кызларның анкеталары. Җаныгыз теләгән кызны сайлап алыгыз. Аннары таныштырырмын.
Сания белән Фәнис балаларның анкеталары белән танышканнан соң, беръюлы өч кызны сайладылар. Әлфинур Зиатдинова башта аптырап калды.
– Ничек инде өчне беръюлы?! Әле бит алар сәламәт тә түгелләр. Миленаның диагнозы да куркытмыймы?! Ул бит церебральный параличлы бала. Инвалид дигән сүз. Болары да дәвалауга мохтаҗ балалар. Алар да авыру. Берсенең бер күзе юк, ә монысы – йөрәк авырулы.
– Без белеп алабыз, дәваларбыз. Гаилә тәрбиясе алган бала икенче була. Мин балалар яратам. Балачакта чүпрәктән бала ясап күтәреп йөри идем. Үскән чакта күрше балаларын караштым. Кияүгә чыккач, бер-бер артлы үзем өчне алып кайттым. Яхшы әни мин. Безгә биргәнгә сез дә үкенмәссез. Әле тагын балалар алырга килербез, Алла теләсә!
– Шулай дисең инде. Сез ни диярсез, әти кеше!
Фәнис тә карашын яшерми, күзгә туры карап сөйләшә. Сүз әйтергә куркып тормый. Чын ир кеше бер әйтә, берәгәйле әйтә. Күренеп тора, хатыны өчен, гаиләсе өчен утка да, суга да керергә әзер.
– Мин дә хатыным кебек балалар яратам. Әти-әни иртә вафат булды, үзебез дә ятимлекнең нәрсә икәнен күреп үскәнгә, бу балаларны яхшы аңлыйбыз. Илдә ятимнәр кимесен. Һәр бала гаиләдә үссен.
– Әйе, хөкүмәтебез дә хәзер балаларны гаиләләргә урнаштыру яклы.
– Мин риза, әнисе белән килешенеп килдек. Илдә чыпчык үлмәс. Тынычлык кына булсын. Үстерербез, Ходай сәламәтлек, тигезлек бирсен үзебезгә.
Әлфинур Зиатдинова бу игелекле, олы йөрәкле парларның ихлас җавапларын ишеткәннән соң, тынычланып калды. Күңелендәге бөтен шик-шөбһәләрен кул белән юып алгандай булды. Юк, бу гаиләгә балаларны тәрбиягә биреп ялгышмаячак ул. Ятим җаннар чынлап та гаилә җылысын тоеп үсәчәгенә иманы камил. Бигрәк тә Саниянең әнисе хакындагы сүзләрен ишеткәннән соң, аның риясызлыгына инанды.
– Мин гомер буена күп балалы гаиләләргә кызыгып яшәдем. Кечкенәдән үк әнкәйнең һәрвакыт ачык ишектән кергән күршене якты йөз, тулы табын белән каршы алып, керүче булмаганда урамнан үтеп баручы кешене чакырып кертеп, пешкән ризык, сөтле чәй белән сыйлап чыгарганын күреп үстем. Әле күчтәнәчен дә биреп чыгара иде. Юмарт куллы, киң күңелле иде, мәрхүмә. Ул да: «Дөрес эшлисең, кызым!» – дияр иде. Кеше белән бүлешкәнгә күрәдер, гомере мул ризыклы, үлеме дә җиңел булды.
 
* * *
Иртән Чаллыга юлга чыккан ир белән хатын, кич кырын гына авылга кайтып җиттеләр. «Мама, моя мама!» – дип куенына сыенган кызлары белән сөйләшә-сөйләшә кайткан Сания, авыл күренүгә: «Это наша деревня! Вы сейчас будете жить в деревне. Дома вас ждут сестра и два брата. Вы теперь – мои дети. Будете меня, отца, сестру и братьев слушаться, будем жить дружно. Вы согласны?!» – дип, күзләренә карады. Кызлар елмаеп, баш кактылар.
Өй янындагы бакча шау чәчәктә. Инде алмагач, чия куаклары туй киеме кигән кәләштәй, ак күлмәктән хуш ис бөркеп утыралар. Табигать тә ятимнәрнең язмышларын үз кулына алган парларның кыюлыгын, рухи батырлыгын хуплый сыман.
Чынлап та, әгәр дә һәр гаилә бер генә баланы тәрбиягә алса да, балалар йортлары бушап калыр иде. Дөрес тәрбия күреп үскән балалар, үзләре дә тормыш корганда ныклап уйларлар, тигезлекнең кадерен белеп яшәрләр, үз сабыйларын үзләре үстерерләр иде.
Сугыш чорында да бу кадәр ятимнәр булмаган. Җәмгыять нык үзгәрде. Менә бу балаларның нинди гөнаһасы бар? Кем гаебе белән алар ятимнәр йортына килеп эләккән?! Ни өчен әти-әниләре юлдан язган?! Ни өчен авыллардагы рухи тамырларыбызга балта чабалар? Кемнәргә кирәк булды колхозларны тарату, кечкенә авылларны берләштерәбез дип бетерү? Бу сәясәтнең нигезендә нәрсә ята? Авылда эш беткәч, күпме кеше шешәгә үрелде? Иң аянычы хатын-кыз эчә башлады. Ә хатын-кыз сазлыкка бер кереп батса, аны тартып чыгару мөмкин түгел. Менә шул хәлләрнең нәтиҗәсе – балалар йортлары шыплап тулды.
Сания авыру белән көрәшеп яткан мизгелләрдә бу хакта еш уйланды. Үсеп килгән өч баласының киләчәге, эшсезлек, авылдагы кырыклап егетнең буйдак килеш картаеп килүләре, кызларның кияүгә чыкмый гына бала табу очраклары, аның да күңелен бимазалый. Сугышлардан исән калган авылның бетүгә таба йөз тотканын күрү бигрәк тә нык җанына тия. Авыруы гына сәбәпче түгел. Ничәмә-ничә гасырлык тарихы булган авылны яшәтәсе, яшәртәсе килү теләге дә, ятимнәрне кызлыкка алырга этәрде. Менә бит, кызлар ничек өйнең бөтен җирен кызыксынып күзәтәләр. Сорау-артыннан сорау ява: «Мама, а это что такое?! А это можно потрогать?! А это для нас?!»
Алия кызларны энеләре белән таныштырды.
Табын янына утыргач, ризыкка үрелергә кыенсынып, өч кыз да Саниягә күтәрелеп карадылар. Балалар йортында өлешләп биргәнне ашарга өйрәнгән кызлар, һәркемнең ризыкны үзенә җитәрлек итеп алып ашавына гаҗәпләнделәр сыман. Сания хәлне сизеп алып:
– Еды у нас много. Ризык күп! У нас всё своё. Үзебезнеке! Ешьте! Ашагыз! – дип, аларга русча да, татарча да эндәште. Тамак туйдырган балалар, бераз күнегә төштеләр сыман. Карина: «Мама, можно нам выйти на улицу?!» – дип, сораулы карашын Саниягә төбәде.
– Ладно! Кызым Алия, бар бераз кызларны ишегалдына алып чыгып кер. Сыер-бозауны, сарыкларны, кош-кортны күрсәт. Бичаралар, ни күргәннәр инде алар?! Алар өчен безнең абзар зоопарк белән бердер ул.
Ишегалды – үзе бер дөнья! Моңарчы күрмәгән хайваннарны, кош-кортларны күреп, кызлар шаккаттылар. Тотмакчы булып, тавыкларны куалый башлаган кызларны, Алия дәшеп туктатты.
– Нельзя! Они нам яички снесут. И вы будете яичницу по утрам есть. Их нельзя обижать. Привыкнете, яйца сами будете собирать. А это – корова, она молоко даёт, сметану. И корову научитесь доить. Хотите посмотреть как я дою?! Только тихо наблюдайте! Нельзя пугать и громко разговоривать. Я сейчас вам парное молоко налью!
Сыер имчәгеннән чыжлап чиләккә төшкән сөтне күреп, Гөлназ бармагын сөткә китереп тыкты. Бармагын ялап караганнан соң, иренен чәпелдәтеп куйды:
– И правда, молоко! Вкусно!
– Карина, иди стаканы попроси у мамы! Я вам всем налью! Парное молоко очень полезное.
Карина күз ачып йомганчы әйләнеп тә чыкты. Тәмләп сөт эчкән кызлар, өйгә кергәч беравыздан: «А где мы будем спать?» – дип, тизрәк чишенеп урынга яту ягын карадылар. Сания һәрберсенең кроваты янына килеп, аларны сөеп, өсләренә юка одеал япты. Кызлар беренче мәртәбә әти-әниле өйдә тынычлап йоклап киттеләр. Йөзләренә ягылып калган самими елмаю болай да якты өй эчен тагын да нурландырып җибәрде.
 
* * *
Сания балалар йортыннан берьюлы өч кыз алып кайткач, бөтен авыл шаулады.
– Ишеттегезме әле, Сания өч бала алып кайткан. Берсенә дүрт, икенчесенә өч, өченчесенә өч яшь ярым икән. Өчесе дә авыру ди. Әллә җиңеләйде микән ул? Яисә акчасына кызыкты микән? Бала алган өчен бик күп акча бирәләр ди бит?
– Кит әле! Кем инде акча өчен бала алсын?! Ул бит уенчык түгел. Кеше баласын карап үстерер өчен күпме көч кирәк. Кем белгән, нинди гаиләдә туганнардыр? Балалар йортына тома ятимнәрне генә китермиләр бит. Күбесенең әти-әнисе юлдан язган исеректер әле.
– Шулай шул! Юньле кеше үз баласын үзе үстерә. Ахырзамандыр бу.
Көтү каршыларга чыкканының да, кибеткә йомышы төшкәненең дә телендә бер сүз. Һәркайсысы үзе ишеткәнне башкалар белән бүлешергә ашыга.
– Өчесе дә кыз бала ди. Күршебез барып күреп кайткан. Татарча бер сүз дә белмиләр, үзләре шундый матурлар ди. Берсе ДЦП белән чирле, берсе йөрәк авырулы, берсенең бер күзе күрми икән.
– Әстәгъфирулла! Ник кирәк булды микән аларга ул авыру балалар?! Кеше күңеле кара урман. Белмәссең кешенекен.
– Урамда ишле балалар булды. Үскәндә абыйсы белән генә үсте. Бик кызыга иде туганнары күп булганнарга. Гел күрше балаларын җитәкләп йөрде. Шулар белән әвәрә килмәсә, тынычлап йоклый да алмагандыр. Әнисе гел фермадан кайтып кермәде. Абыйсы да шактый олы иде бит, аралары тугыз яшь иде бугай. Анысы Чаллыга чыгып киткәч, үзе генә булды.
Саниянең бу адымын кемдер элеп алып селкеп салып хурлау ягын караса, кемдер сагаеп читтән күзәтә. Кайберәүләр, әнисе Кафияне искә төшереп, ятим балаларны сыендыручының бу игелекле гамәлен ихластан хуплый.
– Бала җанлы иде бит әнисе Кафия дә. Тирә-як күрше балалары гел аларда була торган иде. Кәнфит-прәнниген дә жәлләмәде. Тегү тегеп, чигү чигеп, бала-чаганы үзе белән бер күреп, шуларны җырлатып-биетеп ятты бит бәйрәмнәрдә. Яннарыннан үтә калсаң, тәрәзә шакып чакырып ала иде дә, пешкән ризыгын ашатмый, чәй эчертми чыгарып җибәрми иде. Бигрәк киң күңелле иде. Урыны оҗмах түрендә булсын!
– Уңган-булган хатын иде. Балаларын ялгыз үстерсә дә, аларга яхшы тәрбия бирергә өлгереп, бакый дөньяга тыныч күңел белән китте. Бигрәк тә кызы Саниягә биргән тәрбиясе сокландыра.
Күркәм холык – изге юлдаш диләр. Үзләренең өч баласы янына өч ятим җанны сыендырганнан соң, туган җанлы, ярдәмчел, кулында тиен биетә торган хатынның олы йөрәкле булуы бөтен авыл халкын таң калдырды. Көтү куганда, суга барганда очрашсалар да сүз гел шушы гаилә тирәсендә. Кемдер сокланып, кемдер көнләшеп, кемдер сөенеп сөйләде. Хәер, көнләүчесе аз булды. Үз кулыннан эш килмәгән кеше генә, хөсетлек белән сүз йөртә. Булган кешегә карап, сокланучы күбрәк.
Чынлап та, кызлар әлеге гаиләдә җан җылысы, ана назы таптылар.
Күп тә үтмәде, Сания Казанга, йөрәк чирле кызына операция ясатырга китте. Юлга чыгар алдыннан ире белән утырып киңәште.
– Фәнис! Детдомнан алган чакта, Әлфинур Рауиловна озакка сузмый операция ясатсак, баланың сәламәтлеге яхшырачак дигән иде. Карина белән Казанга, республика балалар бүлнисенә барырга кирәк. Аннан соң Гөлназның да күзенә ясатасы бар. Кыз бала кимсенә торган була. Аннары Миленаны (Миләүшәне дә) да алып барырбыз.
– Әнисе, дөрес уйлагансың. Опека бүлегендә дә булышырбыз дип әйттеләр дидең түгелме соң? Вакыт барда, балалар мәктәпкә китә башлаганчы барып кайтырга кирәк.
Ир белән хатынның мәшәкатьләре артты. Сания әйтерсең лә авырмаган. Йөзеннән елмаю китми. Дәртләнеп яңабаштан тормыш көтәргә тотынды. Гел рус телендә генә сөйләшеп үскән балалар, тиздән чын татар кызларына әйләнделәр. Ни дисәң дә, кем арбасына утырсаң шуның җырын җырлыйсың дигән халык сүзе хак икән. Чын татар авылына, татар гаиләсенә килеп кергән балалар, башка сөйләм ишетмәгәч, тиз арада татарча сөйләшә башладылар. Йөзләренә кояш яктысы, күзләренә нур кунды.
Җәйдән соң мул уңышлы алтын көз, көздән соң салкыннары, бураннары белән ак кыш килде. Ә Санияләрнең өендә, әйтерсең лә мәңгелек яз. Балалар әти-әниләренә шулкадәр тиз ияләштеләр. Әни-әти дигән сүзләрне дә бер әйтәсе урынга биш кабатлыйлар. Өйдә җылы, рәхәт, тыныч.
Сания дә кызларны үз баласыдай якын күрә. Үзенекеләрен ачуланса, аларга да эләгә, мактаса, аларны да канатландыра. Ире белән дә гел кызларының язмышы хакында сөйләшә. Бергәләп сөенәләр, бергәләп киңәшәләр.
– Фәнис, күрәсеңме, балалар ничек үзгәрде?! Милена алып кайтканда аягына да ныклап басып тора алмый иде. ДЦПлы баланы үзең беләсең. Ул сабый – гомерлек гарип. Әнә хәзер ничек йөгереп йөри. Хәрәкәттә – бәрәкәт диләр шул. Бичара сабыйның ата-анасы эчкече булган. Бала бәхетен аракыга алмаштыралар бит.
– Сабый чакта күргән авырлыкларны оныттыра алсак, шуннан да зур бәхет була алмый инде. Рәхмәт, хөкүмәтебез дә булышып тора. Дәүләт кайгыртуын тоеп яшәве безгә дә көч өсти.
– Әйе, әле беркөнне район мәгариф идарәсе башлыгы шалтыраткан иде. Миленаны Такталачык коррекцион интернат-мәктәбенә бирмисезме? – ди. «Бер детдомнан алып икенчесенә бирмим. Өйдә укытабыз!» – дидем. Укытучыларга да эш кирәк бит. Мәктәптә кырык бала. Уннан артык укытучы. Килеп укытырга теләүчесе дә булыр. Алия үзе дә дәресләр бирә ала. Завуч булгач эше генә күп. Вакыт ягы кысан. Җай чыгар әле, әйеме әтисе!
Йортта балалар артканнан соң, мәшәкатьләр дә күбәйде. Әле берсенең, әле икенчесенең көен көйләргә кирәк. Һәр баланың үз холкы. Шулай булса да, балалар да гаиләгә ияләшеп бетеп киләләр. Авыл халкы гына һәр адымнарын энә күзе аша үткәрә. Ир белән хатын икесе дә кеше авызын томалап куеп булмаганны беләләр. Чыпчыкның да үз бизмәне. Сөйләп туйганнан соң туктарлар әле.
– Авыл халкы күп сөйләде инде, Миленага сарык көттерәләр дип. Тагын ниләр ишетербез?! Соң файдага гына булды бит ялан-кырда йөрү ул балага. Детдомда да аны гына карап утырмаганнар бит. Алар анда күп. Монда икенче.
– Шулай булмый, әтисе! Монда иркендә, авыл һавасы сулап, яланаяк чыклы яшел чирәмгә басып йөрүләрнең дә шифасы тигәндер. Бер басасыга биш баса, йөгереп кенә йөри. Кышын чана шуып, кар атышып уйныйлар. Гел хәрәкәттә бит.
– Кеше авызын томалап куеп булмый! Сөйләсәләр сөйләрләр, балалар гына сәламәтләнсен!
– Әле өченче көн районга барган идем бит җыелышка. Районда ятим балаларны тәрбиягә алган унбер гаилә яши. Шунда Чаллыдан килгән белгеч сөйләде: «Шәһәрдәге балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында, Милена кебекләр күптән вафат. Ә сезнеке йөгереп йөри!» – ди. Сөендем инде шул сүзләрне ишетеп. Кеше алдында мактау сүзен ишетү рәхәт икән. Әнә хәзер сөйләшүе дә аңлашыла. Күзгә күренеп үсә, ныгый.
Саниянең сүзләрен хуплагандай кулларын угалый-угалый, Фәнис, әле елмаеп, әле уйга чумгандай кыяфәт чыгарып, ишекле-түрле йөри. Өстәл янына килеп, чынаякка ясап куелган чәйне дә йотып куя. Шул ук вакытта тәрәзәдән ишегалдына да күз салып ала. Әнә Милена да әтисен күрде бугай, елмаеп кул болгады. Фәнис аңа караган көйгә, хатынына пышылдап дигәндәй әйтеп куйды.
– Шулай да анысы барыбер мәктәптә укый алмас инде аның. Үзе бик тырыш. Йомыш кушканны да көтеп тормый. Үз эшен белеп эшли. Әнә, тагын бер чиләк йомырка җыйган. Күтәреп кереп килә. Тавыкның кыткылдап оядан чыкканын көтеп кенә тора диярсең. Малларны да бик ярата.
Сания дә, ире белән килешкәнен белдереп, баш какты. Аннары сүзен йомгакларга теләгәндәй, сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торып, киенә башлады.
– Һәрберсенең үз холкы. Үсә-үсә җитмешкә төрләнерләр әле. Дөрес юлга кертеп җибәрергә генә Аллаһы Тәгалә үзе көч, акыл бирсен! Ярар, әтисе, тәвәккәлләп юлга кузгалыйк! Сихәтләнеп, кеше төсле яшәргә язсын балаларга. Алганбыз икән, без хәзер аларның киләчәге өчен дә җаваплы.
Фәнис яшәреп, матурланып киткән, сипкелләре битен тагын да кояшлырак иткән хатынына яратып күз салды. Тулы гәүдәле, шалкандай ап-ак тәнле, янып торган карашлы хатынын элекке Сания белән чагыштырып булмый да булмый. Фәнис көчле куллары белән хатынын кочаклап алды.
– Күз генә тимәсен! Үзең дә ныгып киттең. Аллакаем киләчәктә дә саулыктан аермасын. Шушы балалар хакына, сәламәтлектә, тигезлектә яшәргә язсын.
– Китчәле, ни эшләвең бу?! Балалар күрер дип тә уйламыйсың. Килешмәгәнне!
– Ярар инде, әнисе! Мин бит яратып кына.
Ир белән хатынның чөкердәшеп чыгып килүен балалар да кызыксынып күзәтә. Әти-әниләренең үзара мөнәсәбәтен күргән балаларның да йөрәгендә ярату тамыр җәя.
 
* * *
Авылның күзе үткен, колагы озын, хәтер сандыгы тирән. Кайсы гаилә ничек яши, ни белән яши, берсен дә яшереп булмый. Күрше-күлән тын алганыңнан ук ничек яшәгәнеңне белә. Менә бүген дә капка төбендә хәл җыеп утыручы апалар үзара сүз куерта.
– Әле кайчан гына Сания өч кыз алып кайткан иде. Бүгенге көндә икесе мәктәптә, берсе өйдә укый. Беркөн кибетләреннән әйбер алыйм дип капкаларын ачып керсәм, шаккаттым. Фәнисе бигрәк алтын куллы инде. Ишек алдына агачтан шүрәле ясап куйган. Нәкъ Тукай шүрәлесе диярсең. Маңгай уртасындагы мөгезе дә чын. Әле киендереп тә куйганнар үзен. Күргәч, куркып кычкырып җибәрдем. Алдыма чын шүрәле килеп басты дип торам. Ул бармакларының озынлыгы! Кытыклап үтерергә дә күп сорамас. Минем тавышны ишетеп, Сания йөгереп килеп чыкты. Әнкәсе кебек билләренә таянып, күзләрен кояш яктысыннан каплагандай, кулын маңгаена куеп басты да: «Ни булды?» – дип сорый. «Шүрәлегездән курыктым!» – дигән идем, авызын ерып, рәхәтләнеп көлә.
– Уңган кеше кулына туфрак учласа да алтын итә. Фәнис үз проекты белән төзеде, дигән иде бит өйләрен. Ул өйнең тышы да, эче дә ялт итеп тора. Ишек алдында ук балаларга уйнар өчен җәй көненә, берничәсе утырып атынырлык итеп таган ясаган. Зур бассейн алып кайтып куйганнар. Капка төпләрендә чана шуар өчен кыш көне кардан тау өя, су сибә-сибә ныгыта. Таудан шуар өчен чанасы, бер-берсе белән узышып, куян куып кайтыр өчен чаңгысы әзерләп куелган.
Санияләргә йомышы төшеп кергән, балалар уйнасын өчен бөтен уңайлыклар булдырылган ишегалларын үз күзе белән күргән кешегә, бу хакта кат-кат сөйләп торырга да кирәк түгел. Авылдашлары Фәниснең булдыклылыгына шаккатып кына калмыйлар. Ятимнәрне сыендырырлык, берүк вакытта олы, икенче караганда бала җанлы ир икәнен дә таныйлар.
– Күңелләре белән бала булмасалар, шул кадәр бала алырлар идеме?! Үзләре дә бер карасаң сабый, бер карасаң абый дигәндәй, гел балаларның көен көйләп, шулар белән су коенып, балык тотып, тау шуып мәш киләләр. Әле тагын алып кайтабыз дип әйтәләр икән.
– Булыр, булыр, булдырырлар! Хөкүмәтебез дә андый гаиләләргә булышып тора. Әле Казанга чакырганнар, гаилә бәйрәменә. Бөтен Татарстанны таң калдырып кайтырлар. Күрерсез әле!
– Бер булганнан гел була дигәндәй! Яратырга акыл кирәк түгел, кешелекле йөрәк кирәк. Бөтен кешегә дә андый олы йөрәк бирелми. Озын гомерле булсыннар! Үстереп, кеше итеп, игелекләрен дә күрсеннәр.
Үз балалары үсеп җитеп, читкә таралышканнарга авыл урамында күптәннән ишетелмәгән балачагы шау-шуы да тансык. Андыйлар ишле балаларның авыл җанын уятырлык итеп көлешүләрен, шаяртуларын, күмәкләшеп уйнауларын яратып күзәтәләр.
– Ярый, хәерле булсын! Аның урынына авылыбызның да гомере озыная. Әле бала табам дип атлыгып торучы юк. Хет бала саны ишәер. Бәлки алардан күреп, башкалар да алып кайтырлар. Ачлык заман түгел. Бер янына икенчесе сыя инде ул.
– Авылда хәзер көн күрү авыр диләр. Бер дә авыр түгел. Балалар саф һава сулап, чиста ризык ашап үссен өчен бөтен шартлар да бар. Мал тоталар. Итен, сөтен, бәрәңгесен, яшелчә һәм җиләк-җимешен сатып аласы түгел. Олы җанлы булуың гына кирәк.
– Шулай, сугыштан соңгы елларда, урам тулы бала-чага иде. Берсен-берсе карап үстерделәр. Берсе дә ач та, ялангач та булмады. Тәүфыйклы булып үстеләр дә, канат чыгаргач, кош балаларыдай таралышып та беттеләр. Бала саны азайса да, бар кеше дә бала ала алмый. Сания кебекләр сирәк ул. Андыйлар булса, авылга бер-ике туа торгандыр.
– Дөрес әйтәсез. Менә мин бер генә чит бала да ала алмыйм. Бар кешегә дә мондый әйбер бирелмәгән. Алла сакласын! Мин куркам! Ялгыш кеше баласын рәнҗетсәң, гөнаһасын кая куярсың. Үземнеке үзәктә булыр, түземлегем дә җитмәс.
Авыл җирендә бер нәрсәне дә кеше күзеннән яшереп булмый. Кеше теленә керәсең икән, сөйләүчеләрнең авызын тегеп тә, каплап та куя алмыйсың. Авылдашлары акрынлап Сания белән авыз чайкаудан туктады. Эт өрә торыр, бүре йөри торыр диләр. Сания белән Фәнис тә күңелләре таләп иткәнчә яшәүләрен дәвам иттеләр.
Ни хикмәт, Ташъелга картының әйткән сүзе раска туры килде. Үзенең өч баласы өстенә, өч авыру кыз алып кайткан Сания күзгә күренеп ныгыды. Элек тә ирләр эше белән хатын-кыз эшен аермаган Саниянең, ат җигеп болынга төшеп китүен, чүмәлә-чүмәлә печәннәрне төяп кайтуын күреп, авыл халкы да тынычланды.
Сания генә тынычланмады. Балалар йортындагы үксез балалар күз алдыннан китми тинтерәттеләр. Ишектән килеп керүгә килеп сырышып, күзгә карап ялвара башлаган кызлар, малайларның тавышлары колагында яңгырап тора.
– Әни, син мине алырга килдеңме? Минем өйгә кайтасым килә. Алып кит мине үзең белән!
Үксез баланың елаганын күреп, таш булып таш эрер. Бер гөнаһсыз балаларның ялварулары тынгы бирмәгән Сания, янәдән документлар артыннан йөгерде. Ашыгу ахмаклык, кичегү – үшәнлек. Сания кичегүдән курыкты. Ирле-хатынлы янәдән балалар йортына юл тоттылар. Араларында төрле язмышка ия кызлар, малайлар. Ике бертуган кызның язмышлары бигрәк аяныч. Әтиләре аларның күз алдында әниләренең гомерен өзгән. Аларның күргәннәрен оныттырыр өчен генә дә күпме тырышлык, күпме җан җылысы, түземлек, олы җанлылык кирәк. Балалар йортында һәр балага җитәрлек җылы табылырмы?! Алда аларны нинди язмыш көтә?! Гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Рәхмәт, Фәнис тә аңлады Санияне. Әле бер балалар йортыннан, әле икенчесеннән алган балалар саны күбәя тора. Инде гаилә сигез ятимне үзенә сыендырды. Ни хикмәттер, Саниянең йөрәк җылысы да, күңел назы да кимеми. Балалар арткан саен арта гына тора. Сәламәтлеге дә ныгыганнан-ныгый гына кебек.
 
* * *
Кызларның мәктәпкә керер яшьләре дә җитте. Күңелле мәшәкатьләр өстәлде. Китаплар бушка бирелсә дә, кием-салымы да, вак-төяге дә кирәк. Дәрес әзерләү өчен балаларга уңай почмак та булдырасы бар. Ярый әле Фәнисенең кулы алтын. Яшәгән өйләрен нигезеннән алып үзе төзеде ул. Янкорма өстәп, зурайткач, өй тагын да иркенәйде. Иренең проекты буенча төзелгән ике катлы йортта барысына да урын җитәрлек. Фәнисе тормыш авырлыклары алдында сынатмый. Юк кына әйбердән дә үз куллары белән йорт өчен кирәкле җиһазын да ясап куя. Колхоз таралгач, паркта аунап яткан К-700 тәгәрмәчләреннән, мотоцикл моторы куеп, арбасын урнаштырып, бер дигән машина ясап куйды. Авыл урамыннан беренче мәртәбә үткәндә, урам балалары артыннан йөгерсәләр дә куып җитә алмадылар. Шуның белән су буена ял итәргә дә, балык тотарга да барып кайталар. Булды шундый еллар. Кием-салым дефицит чакта, су күсесен тотып, аның тиресеннән бүрек тегеп, авыл халкын кинәндерделәр.
Үзгәреш заманы һәр кешегә, һәр гаиләгә үз таләбен дә куя. Муен борылмаса баш борылмый. Фәнис белән Сания үз йортларында кибет ачып, вак-төяк белән сату итә башладылар. Мәшәкате күп булса да, ишле гаиләгә өстәмә кереме бер дә артык түгел. Авыл халкына да уңай.
– Сания! Чәем бетеп киткән икән? Бер кап чәй, бер-ике кило писүк, бер шешә сыек май, аннан бер кап тоз кирәк иде.
– Олы урамга төшеп йөргәнче, сез якынрак. Тиздән җиләк өлгерер вакыт җитә. Писүкне күпләп алып кайталмассыз микән? Миңа ике капчык кирәк. Башкалар да сорый. Аннары синдә әйбер очсызрак. Көтәргә дә бирәсең.
Саниягә кеше психологиясен тирәнтен аңлау тумыштан бирелгәнме, әллә ярдәмчеллек нәселдән килә, белмәссең. Кибеттә эш башлап җибәрүгә, бер калын амбар дәфтәре ачып, урамдашларының исемлеген төзеде. Бәяне әллә ни күтәрмәде. Сату эшен юл хакын кайтарырлык, бераз гына керем калырлык итеп алып барды. Шуңа да кеше өзелмәде. Акмаса да тама. Кеше талап баеп булмый. Хәләл көч белән тапканның кадерен белеп тотсаң, җитә. Әнисе әйтмешли, нәфесне буйлатмаска кирәк. Балалар да күреп үссен. Эшләп тапканның кадерен белергә өйрәнсеннәр. Бала кошның авызы зур булса, авызын ачып тик тора. Үзеңнең дә кадерең китә. Сания белән Фәнис бу кагыйдәне балаларга да ныклап сеңдерделәр. Эшләмәгән ашамый. Ә хезмәт тәрбиясе адәм баласын дөньяда кеше итеп йөртә.
Ире зур келәт төзеп куйды. Склад ролен дә үз өстенә алган иркен келәттә ике суыткыч, ике олы морозилка урнаштырдылар. Балыкны, итне өзмәделәр. Үзе дә балыкчы ир рөхсәт алып, елга балыгын да булдыра алганча тотты.
Фәнис су буена балыкка җыена башлагач, Сания аңа ипләп кенә сүз кушты.
– Фәнис, әллә малайларны да аласыңмы? Сиңа иптәш тә булырлар. Алар да бәлки балыкчы булып китәр. Су кереп кайтырлар, ял да итәрләр. Мин дә синең өчен борчылып тормам.
Фәнис, шул сөйләшүдән соң, үзе белән малайларны да ала башлады. Табигать матурлыгын күреп үссеннәр. Балыкның да чиләккә үзе килеп кермәгәнен, һәр эшкә осталык кирәклеген аңласыннар. Сания дөрес әйтә. «Тонкий политик!» – дип, Фәнис мыек астыннан елмаеп куйды.
Ул суе буендагы рәхәтлек. Куерып үскән үләнне ерып, ярның комлырак җирен эзләп табасың. Җайлы урында кармакны саплап, селәүченне эләктереп, суга саласың. Озак та үтми, калкавыч бер батып, бер калкып уйный башлый. Кармакка капкан, көмеш тәңкәләре кояшта елык-елык килеп торган симез сазан балыгын күнеккән җай белән тартып чыгарасың. Нинди генә эшкә тотынсаң да, аны җиренә җиткереп башкаруның сере көчтә түгел – солда. Тоткан балыгыңны кармактан ычкындырып, сак кына кулыңа алу, балыкчының иң зур шатлыгы. Ә беренче мәртәбә балык эләктергән улыңың ничек сөенгәнен күрү үзе бер галәмәт. Бармак башы чаклы гына шыртлаканы, зур чиләктәге суга җибәргән улым, «урра!» кычкырып, йөзенә җәелгән куанычын кая куярга белми, яр буйлап чабып китте. Тынычланып кире әйләнеп килде дә, янәдән кармагына җим эләктереп, инде бу юлы ераграк, елганың уртасынарак ыргытырга тырышты. Авылга кайткач, әтисенә күз кысып: «Башта беләк буе чуртан эләккән иде, ычкынды!» – дип, чын балыкчылар кебек мактанып та алды. Әтиле-уллы кич белән, су буендагы маҗараларны өйдәгеләргә көлә-көлә сөйләделәр. Үзе бер кыйсса.
Тора-бара су буе гаиләнең рәхәтләнеп ял итә торган урынына әйләнде. Ык буендагы камышлар, су өстендә йөзеп йөргән аккошлар, сап-сары төнбоек чәчәкләре таш күңелне дә уятырлык гүзәллек, балалар күңеленә дә күчә. Өйгә кайткач, балалар су буенда күргәннәрен рәсем итеп ясый. Кайсы берсе каләм тибрәтә. Бәлки рәссам да, язучы да булып китмәсләр. Әмма матурлык яшәгән күңелдә начарлыкка урын табылмаячагына күңелдә ышаныч туа.
Казлар, үрдәкләр, күркә-үрдәкләр, цесаркалар, кроликларны да, авылда беренче булып Шәйгәрдановлар гаиләсе үрчетте. Балаларга үрнәк күрсәтүче әти белән әни булгач, башкаларга да өлге бит инде. Күп кенә авылдашлары да, алардан күреп, ят кош-кортларны алып үстерә башладылар.
Бала-чага нәни генә сап-сары йомгакларның үсеп җитүен, айлап түгел, көнләп санады. Башта каргалардан саклап, аннары кош-кортны ашатып-эчертеп, әниләренә булыштылар. Кызыксынып, җим сорап артларыннан калмый чабышып йөргәннәрен күзәттеләр. Алар өчен төрледән-төрле кош-кортны, сарыкларны, сыер белән кәҗәләрне бер сарайда күрү, зоопарк күрү белән бер булды.
Көз көне үрдәк-казларны суеп, кызлар белән өмә ясап чистарту үзе бер күңелле мәшәкатькә әйләнде. Каз маенда йөздереп пешергән коймаклар белән сыйлану гына да ни тора! Бәлеш турында әйтеп тә торасы юк инде. Каклаган каз-үрдәкне дә балалар бик яратып ашыйлар. Кызларга, үзләре әйткәндәй, бигрәк повезло! Татар халык ашларын әзерләү осталары булып үсәләр. Кем нәрсәгә хирыс, шуңа тотына. Эшнең һәркайсын да кеше эшли. Җиренә җиткереп эшләргә генә кирәк.
Олы йөрәкле, Санияның өе иркен, күңеле киң. Ул үзендә тау-ташларны актарырлык көч барын тоя. Юк, ул тау-таш актарырыга җыенмый. Бары тик булдыра алганча, күңеле кушканча яшәргә, үксез балаларга гаилә җылысы бирергә омтыла.
 
* * *
Сания белән Фәнис Шәйгәрдановлар тормыштан риза булып, биргәненә шөкер итеп, сөенеп яшиләр. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән игътибар, ярдәм дә күңелләрен күтәрә. Менә иртә белән Сания районга киткән иде, кояш төшлеккә менеп җиткәндә, кош тоткандай очынып кайтып керде.
– Фәнис! Мине Казанга чакыралар. Районга чакыру җибәргәннәр. Президент сигезенче март бәйрәмендә хатын-кызларны зурлау тантанасына җыя икән. Миңа да әзерләнергә куштылар.
– Чакыргач, барырга кирәк. Газетага язып, радиодан, телевизордан гел сөйләп торалар бит. Күп балалы гаиләләргә дәүләтнең карашы үзгәрде. Без үскәндәге кебек түгел. Төрле-төрле программалар буенча ярдәм итәләр. Бәйрәмнәргә чакырып зурлыйлар. Димәк, сине дә лаек дип тапканнар.
– Әтисе, син алай дисең дә бит! Әллә ничек куркыта да, кыен да. Андый зур кешеләр белән очрашырга барганда киярдәй затлы киемнәрем дә юк.
Ир хатынына беренче мәртәбә күргәндәй гаҗәпләнеп карады. Ни дигән була ул? Соң иренең дә, үзенең дә бер минут тик торганы юк. Хәерче заманмыни? Кибеттә ни теләсәң шул бар. Акчасыз кешеләр мени? Шәһәр дә ерак түгел. Бар да, җаның теләгәнне сатып ал! Ник акча тотасың, кая куясың дип сораганы бармы?!. Ай-яй, бу хатын-кызны гомер буена яшәп тә, аңлап бетерә торган түгел икән.
– Ну, әйттең син, хатын! Сүз сөйләем дип, җыр җырлавыңмы бу! Соң, кием юк дип шундый җиргә бармый калалармыни?! Акча үзеңнең кулыңда. Мин алып кайтып бирәм, син тотасың. Әйдә, иртәгә Чаллыга алып барып кайтам үзеңне. Син бит кибеткә әйбер алырга керсәң: «Миңа кием кирәкми, булганы җиткән!» – дисең.
– Юк ла инде, әткәсе! Болай гына әйтүем. Затлы кешеләр янында йөргән бармыни? Ничек киенәләр микән дип кенә борчылам.
– Районга да гел чакырып торалар үзеңне. Кешедән ким җирең юк. Агачны да яфрак бизи. Матур итеп киенеп куйсаң, әле син кызларга биргесез. Президент тиклем, президент чакыргач, барасың инде, хатын. Теләсә кемне чакырмыйлар анда.
Сания тәненә ятып торган, яшел төстәге йон күлмәген киеп, көзге алдына килеп баскач, үзен танымый торды. Алтынсу чәчләрен күпертеп ясаган прическасы да, сизелер-сизелмәс кенә буялган каш-керфекләре дә, тыйнак алсулык бөркеп торган ике бит алмасы, яңа гына пешеп килгән чиядәй иреннәре дә, кигән киеме, энҗе муенсасы да бик килешле. Күрсәнә, Фәнисе әйткәндәй, авыл хатыны гына димәссең.
Сания бөтен Татарстанга билгеле Ана. Үзләренең өч баласы янына ата-ана назыннан мәхрүм калган сигез баланы – җиде кыз һәм бер малайны сыендырды. Менә ул ире, балалары белән саубуллашып, райондашлары белән юлга чыгып, Казанга китеп бара. Бөтен Татарстан алдында, башкаланың иң затлы тантаналар залында, Ил башлыгы кулына машина ачкычы тапшырганда, күңелен биләп алган шатлык, горурлык хисләре Саниянең керфекләрен дымландырды. Аналарны зурлый белгән илдә яшәве нинди зур бәхет! Аның тыйнак хезмәте, балаларга бүлеп биргән күңел җылысы мактауга лаек икән ләбаса. Кем уйлаган, өйдә балалар тәрбияләгән өчен шундый бәхет елмаер дип. Үксезләрне сыендырган чакта, андый уйлар башына кереп тә карамады. Хикмәт бит бүләктә түгел, Ил хөрмәтен күрүдә. Әнисе әйткәндәй, үз балаңны караган өчен дә, хөкүмәт акча түләсен әле! Ә инде балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә бөтен шартлар тудыралар. Әле унсигез яшькә җиткәч, һәрберсенә квартир да бирәчәкләр. Рәхмәттән башка ни дисең инде. Районда да, авылда да бер бәйрәмнән калдырганнары юк. Әнисе, мәрхүмә, бу хәлләрне күрсә ни дияр иде икән?
Сания юл буена уйлары белән сөйләшеп кайтты. И Фәнис белән балалар сөенерләр инде. Хәзер кайда барсак та, җайлы, уңайлы микроавтобусыбыз булды. Авылыбыз да төзекләнгәннән-төзекләнә бара. Үзәк белән авыл арасында асфальт юл. Авылыбызда Җәмәгать үзәге ачылу да безнең өчен зур шатлык. Сигез ел буена эшләми торган мәдәният йортына илтә торган юлга тузан кундырмыйбыз. Балаларыбыз авыл халкы алдында рәхәтләнеп чыгыш ясый, аралаша, күңел ача. Бергә җыелып бәйрәм итәбез.
Авыл мәктәбе төзекләндерелде. Әле, Аллага шөкер, авыл мәктәбендә кырыклап бала белем ала, балалар бакчасында да егермеләп бала тәрбияләнә. Авылыбыз, без тәрбиягә алган балалар исәбенә, яшәвен дәвам итә. Мәктәп бетсә, авыл да бетә. Шуңа күрә дә, көчебез барда, балаларны тәрбиягә алып, лаеклы кешеләр итеп аякка бастыру безнең бурычыбыз. Ходай сәламәтлектән һәм тигезлектән генә аермасын. Гаиләбезне район җитәкчелеге дә һәрвакыт күз уңында тота. Хәлебез белән даими кызыксынып, район башлыгы үзе елына берничә мәртәбә авылга килеп, гаилә хәлләре белән якыннан танышып китә.
Авыл халкы Сания белән Фәниснең тормышындагы үзгәрешләренә шакката. Яңалык ишеткән саен алар хакында сокланып сөйли башлыйлар.
– Син белдеңме соң әле? Санияләргә сигезенче баланы тәрбиягә алып кайтканнан соң, район башлыгы кушуы буенча ишегалларында кое казып биргәннәр икән. «Дүрт егет килеп эшләде. Алтмыш метр тирәнлектән чыккан суның тәмлелеге, эчеп туймаслык! Балаларның сөенече эченә сыймады!» – дип сөйләде үзе.
– Алай гынамы соң? Билләһи, үзең дә кызыгып, бала алырсың. Карап үстерерлек чут кына юк. Үзебез бала хәленә калып барабыз. Әле узган атнада яңа мунча салып биргәннәр. «Вот малай, шаккатырсың! Санияләргә осталар килеп, искесен сүтеп, ике-өч көндә яңасын төзеп тә куйдылар!» – диеп, күршесе сөйләгәнне үзем ишеттем.
Колонкадан килгән суга гына карап торган авылның хәлен аңлап, ишле балалы гаиләнең ишегалдында кое булдыруны кайгырткан җитәкчелекнең изге гамәлен, Сания бары тик үз гаиләләренә генә булган игътибар түгел, ә авылның киләчәген күздә тотып эшләнгән эш итеп кабул итте. Район җитәкчелеге дә, халыкны социаль яклау һәм опека бүлеге җитәкчесе дә, авыл халкы да, тәрбиягә алынган балаларның чын кеше булып үсүләренә ышаналар. Шулай булмаса, ишле балаларны үз канаты астына алган гаилә игътибар үзәгендә булмас иде.
Балаларның гаиләгә тиз ияләшүләре, төрле яклап ярдәм итеп торулары Шәйгәрдановларның күңелен тагын да үстереп җибәрде. Гомер биргән ата-аналарының хыянәтенә дучар булган җаннарны дәваларга, аларны кеше итеп үстерергә үзалдына максат куйган Сания белән Фәнис йортында инде унөч бала тәрбияләнә. Шуларның алтысы инвалид. Татар авылында, гади бер гаиләдә ничә төрле милләт баласы татар булып үсә. Тәрбия чарасы бер – физик хезмәт. Гаиләдә һәркемнең үз вазифасы. Эш беткәч уйнарга ярый. Бу гаиләдәге төп канун. Өлкәнрәкләр кечеләрен карый.
– Әни! Без җиләк җыярга барабаз! Быел җиләкнең күплеге! Җыеп бетерә торган түгел!
– Әни! Мин дә барыйм әле! Керләрне юып бетердем. Мин кайтканчы кибеп тә өлгерер. Кайткач үтүкләрмен!
– Бәрәңгенең чүбен утап, кәтмәнләп, төбен өеп бетердек. Ирина белән Лариса көтүдә. Алар кайтканчы, без дә кайтып җитәрбез. Бөтен кеше җиләктә! Җиләк, җыйган саен, күбәйгән кебек. Чиләк тә шундый тиз тула.
Сания бер бөртек чүбе калмаган, яхшылап эшкәртелгән бакчасын карап чыккан иде инде. Шулай да тагын бер мәртәбә күздән кичерде. Балалар уңган инде, сүз әйтерлек түгел. Кат-кат кабатлап, җаннарына тиясе юк. Бер әйткәнне күңелләренә сеңдереп куялар. Эшкә тотынсалар бер-берсен уздырып, ярышып эшлиләр. Әниләреннән мактау сүзләре ишеткән чакта, түбәләре күккә тия. Бүтән эшкә дә дәртләнеп тотыналар. Нәтиҗәсе күзгә күренгәч, үзләренә дә олы куаныч китергән хезмәт дәрте аларны үсендерә, илһамландыра.
– Ә без ярышып җыябыз. Кем чүпсез, тизрәк җыя, шул җиңүче!
– Ярый! Чиләгегез тулуга кайтыгыз! Эчәргә су, тамак ялгап алырга кабартмалар алыгыз. Саф һавада ашыйсы килә ул!
– Әни! Ул җиләкнең исе! Сиңа тәлгәше белән җыеп кайтырмын әле! Җиләкне катырып куйсак та була әйеме? Кыш көне яңа гына җыйган җиләк белән чәй эчкәндәй буласың. Витамины да саклана.
Саниянең борынына болын җиләге исе килеп бәрелгәндәй булды. Хәтта авызында тәмен сизеп, төкереген дә йотып куйды. Үзе дә бик барыр иде дә, иелсә кан басымы күтәрелә. Ярый инде, әле өй арасында кыймылдап йөри алса. Ул балаларның коштай сайрашып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләгәннәрен тыңлый.
– Бакча җиләген җыеп, кайнатма ясап куйдык. Быел җиләк елыдыр. Бигрәк күп булды. Кыш буена ашасаң да бетәрлек түгел.
– Әле карлыган, кура җиләге, слива белән алма өлгерәсе бар.
– Әни! Мин җиләктән кайткач басармын инде токмачны яме! Әле кичә басканы да бетмәгән иде.
– Әти! Син тавык суям дигән идең. Без кайткач суярсың инде яме! Тиз генә чистартырмын.
Менә шулай күмәкләшеп эшли, тормыштан тәм табып яши Шәйгәрдановларның ишле гаиләсе. Көн дә үтә, тавык чүпләп бетермәслек эш тә бетә. Эшли белгән кеше ял да итә белә.
Ул табигать кочагында бергә ял итүләрнең рәхәтлеге. Ялы белән эше бергә кушылып, ләззәтен дә, файдасын да бергә күрәсең. Мунча себеркесен хәстәрләр вакыт җиткәч, ат арбасына төялеп, әрәмәгә баралар. Һәр мизгелдән рәхәтлек табып, әрәмәне иңгә, буйга айкап чыгалар.
Туган якның сулап туймаслык һавасын иснәп, җанга шифа җыеп, чәчәкле, җиләкле аланнарга ятып, зәңгәр күктә йөзеп йөргән өрфия болытларга карап хыяллану, үзе бер әйтеп бетермәслек ләззәт. Үзе бер бәхет.
Балалар һәр агачның, һәр куакның исемен ятлап бетерделәр инде. Ул үзләре җыйган каен, имән агачларының яшь ботакларына мәтрүшкә, әрем кушып миннек бәйләгән чакта, әрәмәдә күргәннәрен исләренә төшереп, тагын бер кат рәхәтлек кичерүләр. Карлы-яңгырлы көзләрдә, салкын буранлы кышларда мунча кергән саен җәй исен иснәп чабыну, яңа туган бала кебек чистарынып, сафланып калуның тәмен дә мәңге онытмаячаклар.
Сания әле дөньяда Аллаһ биргән бу нигъмәтләрдән мәхрүм булган ятимнәрнең артканлыгын ишетеп, күреп тора. Кайберләренең үз гомерләрендә бер мәртәбә дә авыл һавасын иснәмәгән, авыл мунчасының тәмен татып карамаганлыгын тәгаен белгәнгә күрә, үзләре тәрбияләгән балаларының бәхетенә куана. Яхшы тормышта үскән балаларның, киләчәктә дә яхшы яшәргә омтылачакларына иманы камил аның.
Гаилә булгач төрлесе була. Саниягә төрле холыклы баланы бер кулга җыеп тоту җиңел генә бирелмәде. Баланың артыннан чагасы ияреп йөри. Утлы кузда биеткән чаклары да була. Ил алдында йөзеңне кызартмасалар, башкасына түзәсең. Әле дә хәтерендә, каникулда балалар мәктәп бакчасына эшкә йөргән вакыт. Чөгендер, кишер, кабагын, бәрәңгесен, суганын хезмәт дәресендә үзләре утырта. Җәй чүбен утап, көзен уңышын җыялар. Кызарып пешкән җиләкләрне, карлыган куакларыннан сыгылып торган җимешләрне җыйганда күңелләре канатлана. Мәктәп ашханәсендә кыш буена үзләре сыйлана бит. Үз хезмәтләренең әҗерен күрәләр. Беләкләре чыныгу белән бергә, хезмәт китергән җимешнең тәмен тату да аларга тормыш дәресе. Тик бер көнне алтынчы сыйныфка күчкән кызы Галия күңелсезләнеп кайтты.
– Кызым, әллә авырыйсыңмы? Нәрсә булды?
– Юк, әни, берни дә булмады. Нигәдер башым авырта, – дип җавап кайтарды елагы тыгылган кыз.
Икенчесе кайтты да: «Әни, сине директор апа чакырды!» – ди. Киттем. Директор үз бүлмәсенә алып керде.
– Сания апа! Галия бер кызның телефонын урлаган. Кесәләрен тикшердек, тапмадык. Кая яшереп куйгандыр, әйтми. Елый да елый. Кыек юлга басмасын дип чакырдык сезне.
Туры сукмактан тайпылса, төзәтү җиңел булмас. Кызымны караклыкта гаепләүләренә күңел ышанмый. Күпме көч түгеп биргән тәрбиянең нәтиҗәсен бер мизгелдә сызып атсалар.
– Рәйхана Зиннуровна! Бер дә ышанасым килми. Рөхсәт сорамыйча, өйдәгеләрнең әйберсенә дә тигәне юк. Хәер, белмәссең. Баланың йөгенә кереп булмый. Тамырларыннан аккан кан дуласа... Аннары нинди семьяда туган, кем баласы... Ана сөте белән кермәгәнен тана сөте белән генә сеңдереп бетереп тә булмый торгандыр. Аны-моны сизгәнем юк иде. Кайткач сөйләшермен.
– Белмим инде. Укытучы кызы алдашып тормас. Ремонт ясалган классны җыештырырга кергән идек, без чүп ташларга чыкканда ул гына калган иде ди. Сөйләшеп карагыз әле. Милициягә хәбәр итми торырга куштым. Башта сезнең белән сөйләшик дидем. Иртәгә кабат күрешербез.
Оятымнан җир тишегенә керердәй булып, аның алдында кызарынып-бүртенеп утырдым. Үземнең өч баламны үстергәндә бер яман сүз ишетмәдем. Бар икән күрәселәрем дим. Ышанасы килми, тик бала-чаганың күңелендә ни ятмас? Затлы телефон күргәч бәлки кызыккандыр.
Өйгә кайтып кергәч тә күтәрелеп бәрелмәдем. Кыз баланың күңеле болай да кылдан нечкә. Бер саксыз сүз белән төзәтә алмаслык хата ясавың бар. Үги бала болай да үпкәчел була.
– Әйдә, кызым, бакчага чыгыйк әле. Викторияләр пешкән. Җыярга кирәк. Галия чиләк алып, минем арттан иярде.
Бакча аларны һавага таралган татлы җиләк исе, төрледән төрле чәчәкләрнең күз явын алырлык матурлыгы белән каршы алды. Җанга рәхәтлек биреп, төрле-төрле кошлар сайраша. Бакча чип-чиста. Түтәл аралары да ялт иткән. Караулы булгач, җиләк уңышы да мулдан.
– Икәү, сөйләшә-сөйләшә, бакча җиләге җыябыз. Күрәм, Галия һаман да боек. Нәрсәдер җанын эчтән кимерә. Түзмәдем, сак кына мәктәп хәлләрен сораштыра башладым.
– Әни! Син мәктәпкә бардыңмы әллә? – дип сорау биргәч, үзем дә каушап киттем.
– Әйе шул, кызым, директор чакырган иде.
Галиягә каушавымны сиздермәскә тырышып, кызарып пешкән җиләкләрне берәмтекләп өзеп савытка сала торам.
– Нәрсә диде инде Рәйханә Зиннуровна?
– Минем үз авызыңнан ишетәсем килде. Башкаларга сиздерәсем килми, шуңа күрә менә монда сөйләшәбез. Өйдәгеләр ишетмәсен, әтиең дә борчылмасын дим.
– Әни, мин алмадым ул телефонны. Минем гаебем юк. Югалткандыр әле.
Галиянең күзләреннән яшь тамганны күреп, иңнәреннән кочып алдым. Юк, Галия алдашмый сыман. Тик нигәдер күзгә туры карамый.
Карина, Гөлназ һәм Милена болынлыкка җир җиләгенә барырга дип Галияне дә үзләре белән дәшкәч, шикле шикләнә, чикмәнен бөркәнә дигәндәй, Сания икеләнгән күңелен бимазалаган уйлары белән бакчада ялгыз калды.
Көн кичкә авышканда, дүрт кыз көлешә-көлешә җиләк тулы чиләкләрен күтәреп, кайтып керделәр. Кызлар ишектән керүгә, кулына бер кочак кыр чәчәкләре китереп тоттыргач, Саниянең күңеле тулды. Ул күңеле йомшаганны сизмәсеннәр дигәндәй: «Чәчәкләрне суга утыртып куйыйм әле!» – дип, бүлмәсенә кереп китте.
Җиләкчеләр чәй эчеп алганнан соң, җиләк чистартырга керештеләр. Чиләкләренә болынның хуш исен дә тутырып алып кайтканнар икән. Өй эченә хуш исле җиләк исе, чәчәк исе таралды.
Җиләк чистартып утырган Карина кинәт кенә Галиягә күтәрелеп карады. Сораулы карашын аның күзләренә төбәп, каршысында утырган кызга эндәште:
– Галия, син чиләгең тулганнан соң, үлән арасыннан ни эзләдең ул?
– Бер әйбер дә эзләмәдем. Б-б-б-олай гына... диде Галия тотлыга төшеп.
– Гөлназ белән Милена да әле әниләренә, әле Галиягә күз ташладылар. Башкаларга караганда йомыкыйрак холыклы Гөлназ Галиягә мыскыллап карады да, усал итеп эндәште.
– Ник алдашасың? Мин синең кулда телефон бар икәнен күрдем. Син аны башта ташлап калдырдың, аннары эзләдең. Тик тапмадың. Мин дә эзләп караган идем дә, үлән арасына төшкән әйберне табып буламы соң?! Син аны каян алган идең?!
Кыз бер агарды, бер күгәрде. Күлмәк итәген бармаклары белән бөтерә башлады. Колаклары кызарып чыкты. Сания каушавыннан нәрсә эшләргә дә белмәгән кызның ни әйтергә белми аптырап калганын күрде.
Галияның күңелен курку биләп алды. Әнисе белән әтисе аннан баш тартып, кире балалар йортына илтеп куйсалар ни эшләр? Инде гаиләгә ияләшеп беткәч кенә кире анда кайтуны күз алдына да китереп булмый. Сания әнисе белән Фәнис әтисе аны чынлап яраталар кебек. Ул аларны югалтудан уттан курыккандай курка. Аннан монда яшәве дә рәхәт.
Күр инде, Гөлназны. Астыртын эт нык тешли диләр. Чын икән. Җиләк җыйган чакта ул үзе: «Галия, кара әле, телефон таптым. Кемдер төшереп калдырды микән? Тик беркемгә дә әйтмә! Икебезнең сер булсын!» – дип табышы белән мактанган иде. Галия аңа сүз бирде. Хәзер дөресен әйтсә дә, аңа беркем дә ышанмаячак. Ул үзе аның белән серен бүлешкәч, Галия дә булган хәл турында сөйләгән иде. Гөлназ ничек оста итеп алдаша. Димәк, мәктәптә югалган телефонны ул алган. Хәзер барысы да Галияне бур дип уйлаячаклар. Ә чын карак сөттән ак, судан пакъ булып, масаеп йөриячәк. Кая куйды микән ул телефонны. Әллә чынлап та югалтты микән?! Әйдә, эзләш әле, – дип чынлап әйткән булды микәнни? Хәзер телефоннан колак каккач, Галиягә сылтап ачуын басамы?!
Чынлап та, вакыт Галиянең гаепсез булганлыгын раслады. Аңа яла яккан Гөлназ телефонга күптән кызыга иде. Галия гел тәти кыз булып йөри. Өйдә дә, мәктәптә дә. Әнисе дә күбрәк Галия белән аралаша. Йөрмәсен әле гел тәти кош булып, кысланың кайда кышлаганын белсен әле, – дип уйлады Гөлназ, телефонны кулына төшергәндә.
Рәйхана Зиннуровна, линейка җыеп, балаларга тәрбия дәресе биргән чакта: «Ак эт бәласен кара эткә якканчы, авызыгызны чамалап ачыгыз!» – дип, күңелсез вакыйганың сәбәпчесенә кисәтү ясый. Ә үзе Санияне янәдән мәктәпкә чакырып, Галия белән икесе алдында гафу үтенде. Үз гаебен таныган кешегә Сания ачу сакламый. Дүрт аяклы ат та абына. Беркем дә хатадан хали түгел. Тик бала йөрәгенә саксыз сүз белән яра салганчы, җиде кат уйлап кына сөйләшергә кирәклеген, өлкәннәр, бигрәк тә балаларның киләчәге өчен җаваплы кешеләр онытмасыннар иде. Бигрәк тә яралы язмышлы балалар күңелен кимсетүдән сак булырга кирәк.
Берсеннән-берсе чибәр кызлар янына, төпчек бала итеп алып кайткан алты айлык уллары да инде икенче сыйныфта белем ала. Апаларыннан калышмый, ул да иркен урамнар буйлап йөгерә, ишегалдындагы атынгычта атына, кул арасына керергә тырыша. Сания белән Фәнис Ил кайгыртуын тоеп яшәүләре хакында горуланып сөйләшәләр. Әле тагын берничә бала алырга исәпләре бар. Изгелек җирдә ятмый. Аларның кылган гамәлләре Ил күзе аша үтә.
Балаларны хезмәт белән тәрбияләү өстенә, Сания һәр баланың күңелендә җырга-моңга, әдәбиятка-мәдәнияткә карата да мәхәббәт уята. Авылда гына түгел, районда уза торган чараларда да Сания кызлары үзләренең оста чыгышлары белән халык күңелен күтәрә, соклану хисләре уята.
Әнә, ашыгып кайтып кергән Юлия, сөенче алырга теләгәндәй, әнисенә эндәште:
– Әни! Руфинәне клубка чакырдылар. Тагын концерт куярга җыеналар, репетициягә диделәр. Концертта без катнашабызмы?! Әле син теккән яңа күлмәкләр белән бер тапкыр да чыгыш ясамадык бит. Бу юлы Аяз да катнашыр инде, әйеме? Алия апа аңа шундый матур «Энекәш кирәк миңа» дигән шигырь өйрәткән. Роберт абый Миңнуллинныкы. Безгә сөйләп күрсәтте инде. Бигрәк матур итеп сөйли ул аны. Чын әртист диярсең. Әллә чынлап та энекәш алып кайтканны көтә. Әни, сез тагын алып кайтабыз дигән идегез. Кайчан алып кайтырсыз микән?!
Кызының кинәт биргән соравын ишетеп, Сания ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Ул ә дә димәде, җә дә димәде. Балалар йортындагы ятимнәр кабат күз алдына килде. Байтак вакыт уйланып утырды. Аннары керфекләрен кагып, өстәл тирәли тезелешкән балаларына күтәрелеп карады да, сүз башлады.
– Аяз да үсте инде. Без алып кайтканда алты гына айлык иде. Быел инде икенче класска бара. И үткән гомеркәйләр! Сез барыгыз да укып бетереп, авылдан чыгып китсәгез без нишләрбез?!
– И әни, син кайгырма! Без беркая да китмибез! Авылда яшибез. Безгә монда рәхәт.
– Соң, балакайларым! Гел безнең янда тора алмассыз инде. Без картаябыз. Монда эш тә юк. Аннан хөкүмәт сезгә унсигез яшь тулганнан соң, квартира да бирә. Сезгә укырга, үз оягызны корырга кирәк.
Кызлар бераз куркыбрак, бераз гаҗәпләнеп, әнкәләренә күтәрелеп карадылар. Ул алардан туймагандыр бит, ник алай дип әйтә микән?! Һәркайсының күңеленә шик керде.
– Без анда сездән башка ничек яшик? Сезнең белән рәхәт тә, күңелле дә. Без, авылдан китсәк, сезне сагыначакбыз!
– Соң гел безнең янда торалмассыз инде. Кайтып йөрерсез. Өй ишеге сезнең өчен һәрвакыт ачык. Сез эш рәте белеп үсәсез. Һөнәрле дә булырсыз. Үзегез сайлаган сукмактан тайпылмасагыз, тәүфыйгыгызны югалтмасагыз, бәхетегезне дә табарсыз.
– Без сезнең янда бәхетле, әниебез! Ярый әле сез безне алып кайткансыз. Үзебезнең әти-әнигә кирәк булмаганда, сез безне гаиләле иттегез. Бәләкәй чакта күрмәгәнне күреп үстек. Хәзер күпме туганыбыз бар! Санап бетерерлек түгел.
Сания белән Фәнис гаиләсе янәшәсендә һәрвакыт туганнары, аларның гаиләсе. Җылыга елан да ияләшә диләр. Шул әйтемдәгедәй, Санияләрнең өеннән кеше өзелеп тормый. Җан җылысын башкалар белән бүлешә белүче гүзәл затның ире, Фәнис Хәмәтдин улы Шәйгәрданов киң күңелле. Алтын куллы, алтын йөрәкле ир, ышанычлы терәк, күпсанлы балалар өчен кайгыртучан ата булып, сокланырлык гомер кичерә.
Ял көннәрен ишле балаларын төяп, алты-җиде чакрым ераклыктагы су буена ял итәргә китүләрен күреп, аларга кызыгып карап калалар. Тавык чүпләп бетермәслек эшләрен читкә куеп, ял итеп яткан авыл кешесен кемнең күргәне бар? Сания белән Фәнис гаиләсеннән чыга инде ни чыкса да.
Сабантуй җитүгә бу гаилә янәдән бер мәртәбә авыл халкын шаккаттырды. Гаилә ансамбле төзеп, чын артистларныкы кебек киемнәр кигән, җыр-биюләр өйрәнгән гаилә, мәйдан уртасында чыгыш ясаганда, авыл халкы тел шартлатты. «Чеп-чеп чебиләрем» җырын җырлый-җырлый биегән кызлар сап-сары күлмәктән. Әнкә тавык – Сания – ап-ак киемнән. Өлкән улы Әтәч булып киенгән. Баш киемендәге кызыл кикриге, иңнәрендәге каурый канатлары, аягындагы кызыл каймалы сап-сары төстәге оеклары чын әтәчнекеннән бер дә ким түгел.
– Күрегез әле! Кемнәр ул? Сания белән балалары түгелме соң?!
– Каян киемен алганнар диген?!
– Үзе тегә бит ул! Бигрәкләр дә анасы баласы! Кулыннан килмәгән берәр эш бар микән?
Авыл кешесе концерт-театрларга яратып йөри. Шуңа күрә артистларның киемнәренә дә игътибар итә. Авыл халкының да зәвыгы үзгәрә. Җыр-моң тыңлап кына калмый, һәр мәдәни чарада күргән яңалыкны җанына сеңдерә, чагыштыра, нәтиҗә ясый. Иң гадел тамашачы, иң гадел судья да ул – авыл апалары, авыл агайлары.
– Билләһи, артистларда да андый кием юк! Саниянең үзенә тавык булып киенү бигрәк килешә. Әтәчен күр әле! Ул кикерикләре! Чебиләре гел аңа сырыша!
– Яңа алып кайткан малаена тикле килештереп бии! Белеп туганнар диярсең!
– Менә ичмасам, әртистләр болар! Казанныкылар бер як читтә торсын!
Болай килештереп биегәнне күргәне булмаган авыл халкының да, кайткан кунакларның да күңел хисләре тулып ташыды. Уч төпләре кызышканчы, авылның үзешчән артистларын алкышладылар. Аннары әнкә тавыкның канаты астына сырышкан сап-сары чебиләргә, йөгереп килеп, бүләкләрен тапшырдылар. Шул көннән башлап авылда гына түгел, район үзәгендә дә бер генә чара да әлеге гаилә ансамбле чыгышыннан башка узмый. Яши дә, эшли дә, ял да итә беләләр.
Сания балалары белән үзе дә балага әйләнә. Алар кебек уйлый, җырлый, бии, тормышның тәмен белеп яши. Райондагы ятим балаларны тәрбияләүче гаиләләрнең дә төп таянычы ул. Нинди генә сорау килеп чыкса да, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәсе булса, балалар тәртип бозса, яисә уңышлары өчен сөенеп тә аңа шалтыраталар. Районкүләм чараларга да Шәйгәрдановлар гаилә белән теләп баралар. Мәдәни чараларның, ярышларның балалар холкына, рухи яктан үсешенә уңай тәэсир итү көчен аңлаганга күрә дә мәшәкатьләрдән курыкмыйлар. Үзләренең җәмгыятькә кирәклеген белеп яшиләр.
– Без бүгенге көндә өйдә егерме кеше яшибез. Өч бала үзебезнеке, унөчен тәрбиягә алдык, аларның алтысы инвалид. Үзебезнең гаиләгә килгән һәм үксез балаларның язмышына тигән сынауны бергәләп чиштек. Һәм бер генә минут та үксезләрне сыендырганга үкенгәнебез булмады. Унөч бала да үзебездән туган кебек якын, кадерле.
Олы җанлылык кайдан килә икән ул?! Нәселдән нәселгә, каннан канга күчәме?! Әллә гасырлар буе тупланган халык акылының саекмас хәзинәсеме?! Берәү бар – Иделдән ил кичергән, меңнәр бар – ник туганын белми гомер кичергән. Шәйгәрдановлар гаиләсе Иделдән ил кичермәсә дә, ник туганнарын белеп яшиләр. Игелеклелек үрнәге булып күпләр сокланырлык балалар үстерәләр. Гомерләрен Чын Кеше тәрбияләүгә багышлыйлар.
– Балалар белән районда, авылда узган һәр мәдәни чарада теләп катнашабыз. Сәхнә киемнәрен дә үзе тегәм. Биюләрне, җырларны да бергәләп өйрәнәбез.
Сания балаларының бимазалануын күңеле белән сизә, ачыктан ачык сөйләшергә, киңәшен бирергә тырыша. Уңышларына ихлас сөенә. Балаларга тәрбия бирү серен төшенгән ана, башка гаиләләр белән дә ул серне бик теләп бүлешә.
– Миңа гел яхшы балалар туры килде. Бәләкәйләрен яратабыз.Үсеп җиткәннәрен үзебез белән тиң күрәбез. Аларга хөрмәт белән карыйбыз. Гаиләдәге һәр кешенең сайлау мөмкинлеге бар. Мин кызларга кечкенәдән әйтә килдем: «Гаиләдә яшәргә теләсәгез, без куйган таләпләргә буйсынасыз. Хәзерге көндә сезнең язмыш өчен без җаваплы. Әгәр үзегез теләгәнчә яшисегез килсә, унсигез яшь тулганнан соң рөхсәт. Юлдан язып йөрисезме, ирсез бала табасызмы, кыядан ташланасызмы, язмышыгыз үз кулыгызда. Әлегә безнең йөзне кызартырлык булмагыз. Ни дә булса эшләгәнче, кырык кат уйлагыз!»
Сания бу сүзләрне юкка гына әйтмәде. Бер анадан, ике атадан туган үсмер малай белән кызны тәрбиягә алганнан соң, төн йокылары качты. Ундүрт яшьлек Ильяс бик акыллы малай. Кулыннан карандаш, пумала белән буяу төшми. Авылның бар матур урыннарын рәсемгә төшерә. Өйдә дә тик тормый. Үзеннән кечерәкләр белән мәш килә. Әле бер, әле икенче кул эшләнмәләре ясыйлар. Хәтта кулына бишинә алып, сигезенче мартка бүләк итеп, башта әнисенә, аннары сеңелләренә оекбашлар да бәйләп бирде. Кулына күз иярми. Авылда гына түгел, районда да төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Мәктәптә дә һәрвакыт мактаулы.
Уналты яше тулган апасы гына җанына урын таба алмый тилмерә. Өйдә дә эш кушып эшләтермен димә. Кырык сүзгә җитә.
– Я не буду ничего делать. Раз я сирота, можно что ли из меня делать домработницу?! Свои домашние дела сами делайте. Я вам не прислуга.
– Соң, балакаем, өстең бөтен, тамагың тук. Өйдә үләрлек эш кушмыйбыз. Күреп торасың, беркем дә синең кебек киреләнми. Өйдәге һәр кешенең үз вазифасы. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен. Синең киләчәгеңне кайгыртам бит.
– Я не нанималась. Пусть придурки работают!
Көч-хәл белән тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Галинаны Чаллыга илтеп, көллияткә укырга кертеп кайттылар. Тик бер ай да үтмәде, җан тынычлыгын алган хәбәрдән соң, кызны кире барып алдылар.
Көллият директоры Саниянең күзенә карап, Галинаның тәртибе хакында сөйли. Чуаны тулган. Сания ни эшләсен, башын иеп тыңлап утыра.
– Кызыгыз шулкадәр тәртипсез. Кулы тик тормый. Иптәшләренең генә түгел, хәтта укытучыларның кабинетларыннан әйберләрен урлый. Һич тә булмагач, минем приемныйда калган телефонны урлап саткан. Милиция чакыртмадык. Тиз арада кулга алмасагыз, язмышы бик аяныч булачак.
– И Алла! Бала яхшы булса – дәүләт, яман булса – имгәк, дип юкка әйтмәгәннәр икән. Өйдә чакта әле күз-колак була идек. Монда йөгәнне тартып торучы булмагач, иркенләгән. Алган чакта ук әйткәннәр иде, тыңлата алырсыз микән дип. Инде аны биш-алты гаилә алган булган, кире китергәннәр. Балалар йорты директоры документларны тутырып килгәч, минем белән бик озак сөйләште.
– Сания ханым! Бу кызны сез кулга алсагыз гына. Инде ничә гаиләдән кире китерделәр. Бәлки шуңа ачулыдыр ул. Сез башкалар белән бик тиз уртак тел таптыгыз. Аның күңеленә сез генә ачкыч ярата алсагыз инде. Бөтен өмет сездә, – дигән иде.
Тик нишлисең, минем дә көчем җитми ахрысы. Ятим ярасының ямавы өстендә дисәләр дә, нык ертылган җирләргә ямау да җиткереп булмыйдыр күрәсең. Шуңа күрә уку йорты директорының катгый сүзләрен, иелгән башны кылыч кисми, дип тыңлап торудан башка чара юк.
– Без һәр балага нәнке ролен дә үз өстебезгә алалмыйбыз. Бәлки авылда унынчы-унберенче сыйныфны тәмамлаганчы, бераз акыл утыртканчы тотарга кирәк булгандыр.
–Эшне зурга җибәрмичә, башта үзебез белән сөйләшкәнегез өчен рәхмәт. Бүген үк, үзем белән бергә алып кайтып китәм. Сезгә мәшәкать ясадык, гафу итегез инде.
Авылга кайтты да тәртә арасына керде түгел бит әле. Таулының үзендә тугыз еллык мәктәп кенә. Күрше Салкын Чишмә авылы мәктәбенә барып сөйләшеп, шунда укуын дәвам итәргә булдылар.
Тик Галина анда бөтенләй бүтән яктан башка китереп сукты. Инде борынына ис керә башлаган кыз кемнеңдер ире белән очраша башлаган. Кыенлыклар алдында беркайчан да җебеп төшмәгән, сынатмаган Сания, бу хәлне ишетүгә, куркуга төште. Нәсел-нәсәбен белмәгән, тамырларында бозык кан аккан үсмер кызга тәрбия сабаклары бирергә соңга калганнар. Ирсез бала күтәреп кайтып керсә, яисә бөтенләй бозылып, кулдан кулга китсә нишләтерсең.
Югыйсә энесенә бер сүз тидерерлек түгел. Ике бертуган, бер ананың күкрәк сөтен имеп үскән балалар, бер-берсеннән шундый нык аерылып торалар. Аттан ала да, кола да туа диюләре хак икән.
– Галимә! Син киләчәгең хакында уйлыйсыңмы?! Ник болай кыланасың? Без бит сиңа яхшылык кына телибез. Күр менә апайларың барысы да булганына шөкер кылып яшиләр. Энең дә гаилә җылысын тансыклаган. Әле бер, әле икенче балалар йортында йөрү, гаиләдән гаиләгә күчү туйдырмадымени?!
Теле озын кыз күзләрен алартып җикеренергә тотынды. Саниягә җан биздерегеч караш ташлап, бер сүз әйтәсе урынга ун сүз әйткән чакта, үзе сөйләгәнне колагы ишетте микән, юк микән?!
– Во-первых, я не Галимә, а Галина! И вы – мне не мама! Не надо меня учить! Я свою жизнь как хочу, так проживу. Вам только наши деньги нужны. Как будто я незнаю, что вы хотите. Мне и так хорошо.
– Соң, балакаем, ни сөйлисең син? Нинди акча? Мин бит һәркайсыгызның акчасын книжкага җыеп барам. Сезне бит әле укытырга, кеше итәргә кирәк. Ашау байдан, үлем Ходайдан дип яшәргә ярамый ләбаса. Мин сине хәзер ни эшләтим инде?
– Не надо было нас забирать. Я вас не просила. Мне нравится как я живу. Это моя жизнь! И ненадо меня учить! Я всё равно по-вашему не буду жить.
Сания йөрәген учына тотып уйларга чумды. Тынгысыз уйлар миен айкый. Баладан баш тартсаң да, кем генә аны тәрбиягә алыр икән?! Ата дигән кешенең кайда икәне дә билгесез. Чит ояга күкәй салган күке хәлендәге анасы төрмәдә. Юньле гаилә булса, бала болай тилмерер идеме?! Кая килеп эләккәнен хет Ильясы аңлый. Инде бу яшькә кадәр акыл кермәгәч, Галинаны туры юлга бастыру кемнең генә хәленнән килер икән? Өйдә калдырсаң да әллә ни китереп чыгарырга мөмкин. Болай да Сания Фәнисне: «Бүлмәдә бер генә кыз белән дә ялгыз кала күрмә!» – дип кисәтә килә. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый диләр. Аларның уенда ни булмас! Башың төрмәдә черер, Алла сакласын! Бу Галинаның кыланмышы кырга сыймый. Башкаларга да начар үрнәк күрсәтә бит. Башка балалар тәртәгә тибә башласа ни эшләрләр? Таулы халкы болай да Мөнирә карчыкның килене белән булып узган хәлләрне, аның аяныч төгәлләнгән язмышын еш искә төшерә. Бер Айсылуның кыланмышлары да җитеп торыр авылга.
Сания Фәнисе һәм район опека бүлеге башлыгы белән киңәшләшеп, кызны кире балалар йортына илтергә булды. Шулай инде, яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса, илгә сыймас. Үзе ашаганнан соң табак-савыт юуны да эшкә санаган, урынын да җыя белмәгән буй җиткереп килгән кыздан нәрсә көтәсең? Бәхетсез җан.
Ярый әле, башка балаларны кечерәк яшьтә тәрбиягә алдылар. Тәрбия дәресләре балачакта гына аңга, канга сеңә. Инде тал агачы үсеп юанайгач, аны бөгеп булмый. Юккамыни Фәнис бишек, каз оясы үргән чакта гел яшь ботакларны җыеп кайта. Ә малайлар ул кәрҗин үргән чакта, аның тирәсенә елышалар да, гәпләшә-гәпләшә аңа булышалар. Кайсы чыбык суза. Кайсы бер зурлыктагы, бер нечкәлектәге тал ботакларын аралап, әзерләп бер як читкә куя тора.
Сыгылмалы талдан үргән бишектә үскән балалар да йомшак күңелле, мәрхәмәтле булып үсәләр. Әнә, алты айлык чакта алып кайткан улы Аяз нинди тәүфыйклы. Берүк күз генә тимәсен. Сандугачлар моңы сеңгән талбишектә тирбәлгәнгә күрәдер инде, бигрәк йомшак телле. Әни диеп, бер әйтәсе урынга биш кабатлый. Әле сигезенче мартка үз куллары белән, әтисеннән күрептер инде, шундый матур итеп кечкенә кәрҗин үргән. Аллы-гөлле кәгазьләрдән ясалган букеты да күз явын алырлык. Бүләк итеп биргәндә, Сания керфекләренә эленгән чык тамчылары аша улына сөеп карады. Ә Аяз шундый бәхетле елмайды. Шул елмаюны күрү өчен генә дә гомер елгасын тагын бер кат кичәргә әзер Сания.
– Гаиләдә тәрбия нигезе – хезмәт. Бары тик эш белән үз үрнәгеңдә, халык акылына таянып кына чын кеше үстерергә була. Балаларга эш кушарга курыкмыйбыз. Үзебез дә иренмибез, алар белән бергә эшлибез. Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый, дисәләр дә, ачыктан ачык, бернәрсәне яшермичә, тиң күреп аралашу алар өчен үз бер тормыш дәресе. Инде аңга, канга сеңгән тәрбияне алар онытмаячак. Детдомда үссәләр җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсә алырлар идеме? Әллә беренче очраган тормыш авырлыклары алдында сынып сынатырлар идеме?! Әллә Галина кебек ялгыш сукмакка кереп китәрләр идеме?
Әлегәчә безнең сүзгә, безнең киңәшкә колак салалар. Һәм киләчәктә дә йөзебезгә кызыллык китермәсләр дип уйлыйбыз. Гаиләдән чыгып киткәч тә, югалмаячакларына ышанып яшибез.
Аллага шөкер! Барысы да эш рәтен белеп үсә. Бәрәңге дә, чөгендер дә бергә алабыз. Малны да бергә карыйбыз. Бәйләүгә дә, тегүгә дә өйрәтәм. Көтү дә көттерәм. Һәрберсе ашарга әзерли белә. Беркайчан да чи бәрәңге ашамаячаклар. Иң мөһиме, балалар бер-берсен кайгыртырга, олы җанлылыкка, гаилә, ата-ана, туган һәм нигез хакын хакларга өйрәнеп үсәләр. Бердәмлектә көч икәнен беләләр. Балаларның читкә китәсе килми.
Авыл җиренең үз уңайлыклары бар. Олы кызым авылда укыта. Олы улым күрше авылга йөреп эшли. Башкалар да авылда, яисә районда калса куаныч кына. Эш булса, авыл әйбәт ул. Чиста һава, көмеш су, нитратларсыз үстергән яшелчә, җиләк-җимеш. Үз авылыңны саклап калу да яхшы бит инде. Без яшәгәндә авыл да яшәр дип ышанабыз.
Менә шундый уйлар, авыл гаме, ил гаме белән, киләчәккә карап яши Таулы авылының мактауга лаек, олы йөрәкле, игелекле, кешелекле һәм изге күңелле, ишле балаларга, бөтен Татарстанга үрнәк Ана Сания Шәйгәрданова.
 
* * *
Гомер су кебек. Ага да ага. Ай артыннан ай, ел артыннан ел уза. Сания кызларның үскәнен сизми дә калды. Менә инде гаиләгә алган чакта татарча бер сүз дә белмәгән балалар, телебезне, милләтебезнең гореф-гадәтләрен өйрәнеп, хезмәт тәрбиясе алып, зур тормышка аяк басалар.
Кайберләренең күңел тәрәзәсен беренче мәхәббәт хисләре дә шакырга өлгерде. Сания кызларның гашыйк булуларын сизеп алуга, сак кына күңел кылларын тарткалый башлады. Читләтеп кенә булса да киңәшләрен бирергә ашыкты. Яшь чак – тиле чак. Беркатлы кызлар егетләрнең тасма теленә ышанып, ялгышырга да мөмкиннәр. Әгәр шуны төшендермәсәң, бер ялгыштан ике ялгыш ясап, язмышларын челпәрәмә китерергә дә мөмкиннәр.
Улларына да кеше баласының язмышлары белән шаярмагыз дип әйтеп килә. Яшьләр өлкәннәр сүзенә колак салса, биргән киңәшләрен тотса, ялгышлар да, ялгыш белән язган язмышлар да булмас иде.
Галия бу арада күккә басып йөри. Әле шаярып, чытлыкланып көлә. Әле бер ноктага күз төбәп уйга кала. Клубта концерт куйган чакта да анысы иң соңыннан кайта. Нишләп соңардың дип сорасаң: «Әйберләрне үз урынына урнаштырдык, җыештырдык, аннары дискотекада биедек», – дип җавап бирә. Әйтмәсә дә сизә ана. Кыз гашыйк булган. Тапкан ана түгел, баккан ана дисәләр дә, күңелдә шом яши. Сания биргән тәрбияне җанына сеңдергәнме кыз, әллә колак читеннән үткәреп җибәргәнме? Баштагы акыл бер нәрсә. Кешедә бит әле кан хәтере дә бар.
Янәшәдә нинди кешеләр булыр? Ярый ла тәүфыйклы кеше баласы туры килсә. Әгәр дә җаваплылыкны онытып, кыз баланы алдап, язмыш кочагына ташлап китәрлек егеткә күңеле төшсә? Ярату бер нәрсә, шашкын хисләр ташкынына баш була алырлармы?!
Сания кызның өйдә ялгыз калган чагын туры китереп, ныгытып сөйләшергә булды. Кем малае башын әйләндерә микән Галиянең?! Авылда шунысы рәхәт, кемнең кем икәнен беләсең. Әтисенә карап улын, әнисенә карап кызын коч, диләр. Белеп торуың яхшы. Сүзен турыдан ярып, кызга сорау бирде.
– Галия, син бу арада әллә нишләдең әле. Йә гел көлеп, шаярып йөрисең, йә гел моңаясың. Әллә берәрсенә күзең төштеме?! Мин сине гаепләмим, синең хисләреңне аңлыйм. Минем дә синең кебек чакларым бар иде. Бу яшьтә егетләргә күз төшә башлый. Соңга калып та кайткалыйсың. Әллә берәрсе белән очрашасыңмы?
– Юк, әни! Беркем белән дә очрашмыйм.
– Кызым, миннән яшермә! Мин бит сине ачуланмыйм. Тәртипле кеше баласы белән очрашып йөрисең икән, бер сүзем юк. Хаталанмагыз гына. Үзең беләсең, бер кылган ялгыш, бөтен язмышны үзгәртә. Сезгә аңлатып торасы юк. Әнә, Галинаны туры юлга бастыра алмадык. Хәзер кайларда ни эшләп йөридер инде? Безнең белән бергә-бергә яшәсә, безне тыңласа, кыен ипиен дә ашамас иде. Гаиләсез, илсез, җирсез кеше беркайчан да рәхәт күрми. Чүл буйлап тәгәрәгән дүңгәләк хәлендә гомерен исраф үткәрә.
Балаларның, бигрәк тә кызларның ялгышу ихтималыннан Саниянең күңелен курку чолгап ала. Инде балаларның буй җиткереп килүенә сөенеп кенә яшәрлек. Әмма аларның киләчәге борчый. Хаталардан хали булып яшәрлек тәрбия кердеме икән күңелләренә? Ярый ла, киләчәктә язгы җилләр кебек назлы, җәйге кояштай якты, алтын көзләрдәгедәй муллык, салкын кышлардагыдай аклык кына көтеп торса.
– И әни, синнән бернәрсәне дә яшереп булмый инде. Әйе, Салих абыйның улы Фаил клубтан кайтканда тыкрык башына кадәр озатып куйгалый. Ул мине бәләкәйдән үк гел саклап йөрде. Башкалар бәйләнгәндә яклады, беркемнән рәнҗеттермәде. Дәресләрне аңламасам, тәнәфестә яныма килеп, аңлата.
– Ә укытучы абыеңның малае! Беләм, беләм. Ул синнән ике яшькә зуррак бит әле, әйеме?! Андый-мондый сүз ишетелгәне юк аның турында. Тик хәзер яшьләр икенче. Берүк тәртипсезләнеп йөри күрмәгез. Ул бит инде унберенче классны бетерә. Кая барам ди соң?
– Минзәләгә Педка барам ди. Әтисе кебек укытучы буласы килә.
– Кызым, тагын бер кат кабатлыйм. Берүк үзеңне сакла. Тәртипсезләнми генә йөрегез. Йөзебезгә кызыллык китерә күрмәгез. Мин сиңа ышанам, кызым.
– Әнкәй! Мин дә Минзәләгә медучилищега барыйм әле! Фаил авылга бергәләп кайтып йөрергә дә җайлы булыр ди.
– Керә алырсың микән соң, кызым?!
– ОГЭны әйбәт бирдем. Аның нәтиҗәләре яхшы булгач, кереп була инде. Сине дә, әткәйне дә, апа белән абыйларны, сеңелләремне дә үзем дәвалармын.
– Кереп укып чыгарга язсын, бәбекәем! Картлык та җитәр, саулык та китәр. Үзеңнең врачың булса әйбәт инде ул.
– Руфинә кондитер булам ди. Ул бит пешеренергә ярата. Әллә ниләр белән сыйлый безне дә. Район үзәгендәге техникумга барам дип сөйләнә. Әти белән сиңа әйттеме соң әле?!
– Әйе, алар дүрт кыз бергә китмәкчеләр. Руфинә, Гөлназ, Карина, Миләүшә. Руфинә белән Гөлназ кондитерлыкка, Карина белән Миләүшә штукатур-малярлыкка укыйбыз диләр. Алар бер-берсенә иптәш. Тулай торакта да бергә торырлар, кайтып йөрергә дә җайлы булыр. Син менә Минзәләгә китәм дисең. Берүзеңә кыен булмас микән соң? Сагынырсың бит!
– Соң, әнкәй, кайтып йөрермен. Фаил шоферлыкка укып, таныклык алды. Унсигез яше тулгач, әтисе машинасын бирәм дигән. Көзгә унсигез тула бит инде аңа.
Галияне Минзәләгә озатканнан соң Сания, эче пошып, гел борчылып йөрде. Төннәрен дә йокысызлыктан интегеп, таң атуын көтеп ала алмый тилмерде.
Сентябрь, октябрь айлары да артта калды. Галия айга бер мәртәбә генә авылга кайтып китте. Ахыргы кайтуында сөенеп: «Әни, икенче атнада Фаил машина белән кайтабыз диде. Минем өчен борчылып тормагыз. Әтисе аңа машинасын бирде. Хәзер атна саен да кайтып йөрергә була», – диде, ихлас елмаеп. Сагынган икән! Сания ишегалдына чыкса, артыннан калмый, өйгә керсә ияреп керә. Бергә укыган иптәшләре, укытучылары турында да гел яхшы итеп кенә сөйли. Сания Галия өчен сөенеп туялмады. Кыз тагын да җитезләнгән. Тиз генә идәннәрне дә юып чыгарды. Аннары камыр басып, әзер фарштан күп итеп пилмән ясап, суыткычка катырырга куйды.
Сания: «Бер тотынгач, күбрәк итеп яса, кызым! Киткәндә алып та китәрсең. Анда укудан кайткач, ашарга әзерләп торырга вакытың бик юктыр. Тиз генә кабартып алырсың, җайлы булыр», – дип әйтеп куйган иде. Кыз бала шул инде, кайткан арада да булышырга гына тора.
Икенче көнне көн кичкә авышканда гына капка төбенә Фаил машина белән килеп туктады. Галия сумкасына әнисе тутырган күчтәнәчләрне алып, саубуллашып өйдән чыкканда, Сания дә кызны озата чыкты.
Фаил гел әтисенә охшаган икән. Уртача буйлы, какча гәүдәле, ниндидер сөйкемле сөяге белән үзенә тартып тора торган чибәр егет. Галия белән янәшә бастырып куйсаң ничектер бер-берсенә охшашканнар да кебек. Өстендәге киеме дә үзенә ятып тора. Килеш-килбәтенә сүз тидерерлек түгел. Бәхетләре генә булсын!
Фаил Санияне күргәч, аның белән кул биреп күреште. Аннары Галиянең сумкасын яхшылап багажникка урнаштырды. Кузгалып китәр алдыннан: «Сания апа, Галия өчен борчылып тормагыз! Минем белән булганда югалмас. Киләсе ялда тагын кайтырбыз», – дип, машинасына кереп утырды.
Аларны озатып, кире өйгә кергәннән соң да, Сания нишләптер җанына тынычлык тапмады. Ана йөрәге бигрәк тынгысыз инде. Тегеләй булса да, болай булса да борчыла. Машина белән кайтып йөрербез дигәненә сөенергәме, әллә көенергәме, белмәссең.
Фаил акыллы егет. Галияне рәнҗетүен дә рәнҗетмәс, башкалардан да яклар. Юлга чыгып, машина утыртканны көтеп, катып та тормаслар. Тик әле правасы, машинасы булу белән генә түгел. Юл кагыйдәләрен дә белергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә кирәк. Бозлавыкларда, бураннар вакытында ни эшләрләр? Алла саклап йөртсен инде. Бәла-казаларга очрый күрмәсеннәр.
Пыскак яңгырлары белән ялыктырган кара көз дә артта калды. Дөньяга аклык-сафлык өстәп, күбәләктәй кар явып үтте. Беренче кар җирдә озак тормый, бик тиз генә эреп юкка чыга. Бары тик бер айдан соң яуган кар гына үз артыннан чын кышны ияртеп килә.
Сания шимбә көнне Галия кайтыр вакытны зарыгып көтте. Тик Галия күренмәде. Кайтырга чыктык, дип телефоныннан хәбәр салганнарына да өч сәгатьләп вакыт үтеп китте. Инде кичке ун тулып килә.
Ана кешенең колагы сак, күңеле сизгер. Әллә капка ачылды инде, дип ул Фәнискә эндәште. Балалар белән бер-бер хәл булмасын. Кайтып җитәрлек вакытлары әллә кайчан үтеп китте. Фәнис ишектән Салихны ияртеп килеп керде.
– И Аллакаем! Әллә бер-бер хәл булдымы? Балалар кайтасы иде. Шулар дип торам.
– Сания! Фаил шалтыратты. Алар Галия белән аварияга очраганнар. Галия больницада. Фаил аның янәшәсендә. Аның хәле ярыйсы, артык зыянлы түгел. Галия аңсыз диде.
Сания тиз-тиз генә өс-башына киенергә тотынды. Фәнис белән Салих аңа тынычланырга кушып: «Төнгә каршы нинди юлга чыгу. Иртән иртүк барырбыз. Хәзер без анда барып ни эшли алабыз?» – дигәч кенә, бераз үзен кулга алды. Менә ни өчен ай буена эче пошкан икән. Ярый, ахыры хәере булсын! Берүк Галия генә терелеп, аягына бассын!
Сания төн буена черем дә итмәде. Иртүк юлга кузгалдылар. Галиягә катлаулы операция ясаганнар. Ул Санияләр килгәндә дә, аңсыз иде әле.
 
* * *
Фаил, Галия бераз терелеп аягына басканчы, аның яныннан китмәде. Галия укуын дәвам итә алмады. Авыруы сәбәпле укуын ташларга туры килде. Бик озак сихәтләнде ул. Аягына басып, яңадан йөрергә өйрәнде. Фаилне куып та карады. Мин хәзер сау-сәламәт түгел, килмә, дип күпме үтенде. Тик Фаил аны ташламады. Галиядән башка яши алмасын аңлаган егет, кызга унисигез яшь тулуга, өйләнешергә тәкъдим ясады.
Кызның кулын сорап килгән Фаилгә, Сания ни әйтсен?! Әти-әнисе дә риза. Хисләре дә авырлыкта сыналды. Тик шулай да ризалык биргәнче, Сания егет белән тагын бер кат сөйләшергә булды.
– Фаил! Син Галияне чынлап та яратасыңмы? Аның язмышы үзгәргәнгә мин гаепле, мин аны ташлый алмыйм, дигән уй белән генә гаилә корырга ярамый. Өйләнү ул бик зур җаваплылык. Бер җан, бер тән булып яшәү өчен ярату гына җитми. Хисләрегез суынса, Галия гомер буена авыру булып калса, балагыз булмаса, ни эшләрсең. Яңадан аеры-чөере килеп, аны тагын да бәхетсезрәк итмәссеңме? Җиде кат үлчә, бер кат кис. Нинди генә карар кабул итсәң дә без сиңа үпкәләмәячәкбез.
– Сез нәрсә инде, Сания апа?! Мин Галияне чынлап та яратам. Мин бары тик аның белән генә бәхетле булачакмын. Һәм гомер буена аның өчен җаваплы икәнемне дә, аны нинди хәлдә булуына карамастан, беркемгә дә алышмаячагымны тәгаен беләм. Мин җиде генә мәртәбә түгел, мең кат уйладым. Без нәкъ җырларда җырланганча: «Беребез өчен беребез туган». Мин Галиясез киләчәгемне күз алдына да китерә алмыйм.
Сания белән Фәнис, шушы сөйләшүдән соң гына Галия белән Фаилнең никахына фатиха бирделәр. Ике якның да ата-анасы, дастаннарга кереп калган Таһир-Зөһрәнең, Йосыф-Зөләйханың мәхәббәтләренә тиңдәш хисләрнең Галияне тәмам савыктырачагына чын күңелдән ышандылар.
Сания сизә, башка кызлар, малайлар да өлгереп килә. Кызлар берсеннән-берсе сылу. Чибәрлек туйда гына кирәк дисәләр дә, егет халкы, очрашып йөрер өчен дә бер бите ай, бер бите кояш гүзәлләрне сайлый. Беренче мәхәббәт утында янган парлар, гел бергә дә булмыйлар. Тыелган җимешне татыганнан соң, кызны елатып, егетләр башкага өйләнәләр дә, кемнедер бәхетле, ә кайсысындыр бәхетсез итәләр. Менә шул уйлар Саниянең дә, Фәниснең дә тынычлыгын җуярга мәҗбүр итә.
Карина белән Ильяс арасында да нидер бар кебек тоела. Күбрәк бергә калырга тырышалар. Берсе өйдән чыкса, икенчесе артыннан иярә. Алар белән дә сөйләшергә кирәк булыр. Шашкын хисләрен тыеп тора алмый, ялгыш адым ясый күрмәсеннәр.
Уналтыда, унҗидедә күңелне канатландыручы саф, садә хисләрдән кем генә башын җуймаган. Ул яшьтә бик сирәк кеше акылга буйсына. Күбрәк йөрәк тавышын тыңлыйлар. Өлкәннәр киңәшен дә колакка элмиләр.
Карина белән Ильясның икесе генә калган чакларын туры китереп, Сания сак кына сүз башлады.
– Балалар! Күрәм сезнең арада нидер бар сыман. Күзләрегезне күздән алмый, һәрвакыт агылый белән тагылый кебек йөрисез. Кич клубка бергә чыгып, кайтканда да бергә кайтасыз. Ничектер башкалардан читләшкән кебек, күбрәк икегез бергә, – диде Сания, башындагы яулыгының очын бөтерә-бетерә.
Бу сөйләшү аның өчен җиңел түгел. Балаларның күңел кылларын имгәтүдән куркып, сак кына сүзен дәвам итте.
– Юк, мин сезне гаепләмим. Икегез дә балигълык чорына җитеп киләсез.
Карина беренече булып әнисенә күтәрелеп карады. Күптән бу хакта әнисе белән сөйләшәсе килгәнлеге сизелеп тора. Битләре алсу алма төсенә кергән кыз, ниһаят бөтен кыюлыгын җыеп, әнисенә сорау бирде.
– Әни! Ә безгә ярыймы соң очрашырга? Без бит бер өйдә яшибез. Без туганнар саналабыз бит инде.
– И балакайларым! Сез чынлап та бертуганнардай бер-берегезне кайгыртып, матур итеп яшисез. Сез кан туганнар түгел. Бер ата, бер анадан тумаган. Әле хисләрегез ныгысын. Кече яшьтән берегезгә берегез ияләшү генә булса, хисләрегез суынырга да мөмкин. Бер-берегезне ныклап сынагыз. Укып, һөнәр алганнан соң, бер-берегездән башка яши алмасагыз, киләчәктә гаилә корып, безне сөендереп, өйләнешеп яшәрсез, Алла теләсә! Туйлар да үткәрербез, оныкларыбызны да үстерешербез. Тик ялгыштан гына сакланыгыз. Без сезгә бары тик бәхет кенә телибез.
Балалары кай арада үсеп җиттеләр диген. Инде бала кошлар канат чыгарып, оядан очып китәләр. Саниянең кинәт кенә кәефе төште. Ияләшкән тормышлары үзгәреп, кызлар читкә чыгып киткәннән соң ни эшләрләр? Юк, болай булмый! Кич Фәнис белән сөйләшергә булыр. Ул Саниянең сүзен аяк астына салып таптамас. Шушы көнгә кадәр аңлашып яшәделәр.
Кичке эшләр тәмамлануга, Сания белән Фәнис үз бүлмәләрендә икәү генә калдылар. Сания иренең күзләренә карап сүз башлады.
– Әтисе, тиздән биш кыз берьюлы авылдан чыгып китәчәк. Болын кадәр өй бушап калса ни эшләрбез. Әллә мин әйтәм, тагын бер-ике-өч бала алабызмы?
– Оныклар үсеп килгәндә килешерме соң?
– Оныклар онык урынында. Детдомда үсү бер нәрсә. Гаилә җылысын тоярлар. Күрәсең бит. Алып кайткандагы балалар белән хәзергеләр арасында җир белән күк аермасы.
– И әнкәсе, син шулай дисең дә. Аласы килү бер нәрсә, аларны бит үстереп, аякка бастырырга да кирәк. Инде болары үсеп җитте. Бик җиңелдән булмады. Үзебез дә олыгаеп барабыз. Курыкмыйсыңмы соң?!
– Юк, әтисе, мин курыкмыйм. Мин өйрәндем инде. Бер дә авыр булмады. Безне дә әткәй-әнкәй бөтен көчен, йөрәк җылысын биреп үстерде. Яхшы тәрбия биргәч, акыллы булырлар дип уйлыйм.
Әле Ильяс шалтыратып алды. Җомга кайтам, сагындым, ди. Инде Чаллыга ияләшкәндер, бер киткәч бик кайтасы да килеп тормас. КФУда уку бик җиңел түгелдер, безнең кайгы булмас, безне онытыр дип уйлаган идем. Өч-дүрт ел гына яшәсә дә, ияләшкән инде, әти-әни дип өзелеп тора. Кайтасы килә дигәч, шундый сөендем. Димәк, безнең тырышлыгыбыз бушка китмәгән.
– Ияләшү генә түгелдер инде ул, әнисе! Җылы ояга кош та канатын куя. Гаилә җылысы тарта торгандыр. Аннан ул болай да бик акыллы булды.
– Әтисе, син сүзне икенчегә борма әле! Минем сорауга җавап бирмәдең. Тагын бер-ике бала алып кайтабызмы дигән идем лә.
– Ярый соң, әнисе, Алла теләсә алырбыз! Теге Ташъелга карты чынлап та дөрес әйткән булган икән. Үксезләрне үз балаларыбыз кебек күреп үстергәч, Аллага шөкер, чынлап та сихәтләндең. Күзем тия күрмәсен! Иш янына куш сыя. Хөкүмәтебез дә ярдәменнән ташламый. Сәламәтлектән генә аермасын да, дөньялар тыныч булсын!
Сания Ташъелгага барыр алдыннан күргән төшен хәтерендә яңартты. Төшендәге ак сакаллы карт аның кулына ап-ак, шактый саллы гына төргәк тоттырган иде. Төргәк авыр. Тик хатын аның авырлыгыннан хәлсезләнмәде, бары тик куәте артканын, яшисе килү теләге көчәюен генә сизде. Карт биргән ап-ак төргәктә Сания белән Фәниснең уллыкка-кызлыкка аласы балаларның язмышы булган икән. Чынлап та, авыр булса да, үксез балалар белән йөрәк җылысын бүлешү, Саниянең тәненә сихәт, җанына куәт өстәде. Игелекле балалар тәрбияләп, күңелендәге миһырбанлыкның саекмавына, арта баруына гына куанып, авыл гомерен озынайтып яшәү һәркемнең дә язмышына язылмый.
Әйе, якты дөньяга килгән бер генә кешенең дә гомере эзсез үтми. Һәр кешенең үзеннән соң җирдә сызган сукмагы, дөньялыкта туплаган мирасы кала. Кемнеңдер сукмагы бормалы, сикәлтәле, чоңгыллы. Сания изге гамәлләр белән бизәлгән якты сукмактан киләчәккә атлап бара. Әни көтеп тилмергән балаларның өмет тулы карашы аны алга әйди.
 
БЕТЕМ
Дөньяга килгән мизгелеңнән алып, инде үзең буйга җитеп, гаилә корып, балалар үстерсәң дә, синең өчен балам диеп өзелеп торучы, тугры җанлы газиз кешең янда булудан да зур бәхет юктыр ул. Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче Әниләребезне ничек кенә зурласак та, аларга булган рәхмәтебезне әйтеп бетереп булмастыр.
Хатын-кызның күңеленә туганда ук ана булу инстинкты салына. Аллаһы Тәгалә белгертүе буенчамы, нәни кыз бала кулына курчак алып уйный башлый. Сөеп йоклата, бишек җырларын көйли.
Үсә-үсә ул инде үзенең ни өчен дөньяга килүен төшенә. Дөньяга яратыр һәм яратылыр өчен туган җан. Ул – Кешелек дөньясын яшәтүче, яшәртүче зат. Ул – мәхәббәт алиһәсе!
Җанын ярып туган баласын кулларына алган ананың күзләрендә мәңгелек туңлыкны эретерлек кояш нурлары уйный. Ана баласына назлап эндәшкәндә, җиһан тынып кала. Сабыен баккан ананың карашы тулы наз. Ягымлылык, нәзакәтлелек, сөю тулы җылы караштан сабый күңеле генә түгел, бөтен дөнья җылынгандай була. Тирә-якта гөлләр шаулап чәчәк ата, көмеш чишмәләр, күзен ачып, челтерәп ага башлый, сандугачлар яңа җыр суза. Ана җырына бөтен дөнья кушыла.
Ана күңеле тирән диңгез сыман. Ул диңгезгә баласының борчулары, шатлыклары, сөенечле язлары, чәчәкле җәйләре, алтын көзләре, буранлы кышлары, моң-зарлары – барысы да сыя. Ана кеше мәрхәмәтле җаны, киң күңеллелеге, эчке дөньясының матурлыгы белән, баласына яшәү өлгесе булып тора. Әмма, карап торышка никадәр гүзәл тоелса да, диңгез суы тозлы ул. Тормыш үзе шулай түгелмени?!
Ана җирдә бала өчен яши. Ана кеше йөрәк каны белән гомер биргән, күкрәк сөтен имезеп үстергән, шул сөт белән җанына иман иңдергән баласын бер генә минут та исеннән чыгармый. Кайда гына булуына карамастан, чүлдәме ул, әллә котыптамы, айдамы, яисә тирән шахтадамы, аралары меңәр чакрым ераклыкта булса да, ана баласының йөрәк тибешен җаны белән тоеп яши. Гомер буе аңа терәк була. Баласы өчен янып торган утның кочагына керә. Кайнар тыны белән җил-яңгырдан саклап яши. Баласының борчуларын күрсә, ана күңеле хафалана башлый. Диңгез кебек дулкынлана. Баласын җил-давыллардан яклавын сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Борчулардан, бәлаләрдән догалары белән саклап тора.
Җанындагы наз белән баласын сугарып яшәгән ана елларының гына түгел, гомеренең дә үткәнен сизми кала. Балалары үсеп җиткәч, ана да үзгәрә. Инде олыгаеп, маңгай сырлары буразнадай тирәнәйсә дә, йомшак кулларын җыерчыклар, чәчләрен ак бәс капласа да, баласының уңышларына, бәхетенә сөенгән ананың йөзе кояштай балкый, карашы дөньяга нур сибә. Әле аның күңелендәге наз чишмәсенең суы кипмәгән. Аның сабырлык бөркелеп торган төпсез күлдәй күзләрендә шатлык һәм бәхет нурлары коена. Ә инде баласын җуйган, ялгызлык диңгезенең тозлы суларын туйганчы эчкән ананың, төсе уңа башлаган күзләрендә мәңгелек кайгы уты, җаннарны тетрәтерлек, үзәкләрне өзәрдәй тирән сагыш, моң ята.
Җиргә килгән һәрбер кешенең тәкъдире алдан ук язып куела диләр. Таулы авылында гомер итүче ак яулыклы, ак күңелле изге ана – Мәбрүрә үз язмышын үзе теләгән якка үзгәртә. Сөйгәнен сугышта югалткан, ана булу бәхетен татымаган килеш, алты ятим балага әни булырга ризалаша. Җиденчесе, уртак уллары туып, ун елга якын гына парлы булып яшәгән, ире вафатыннан соң да балаларын күңел назы, йөрәк җылысы белән төреп яши. Ул чираттагы тормыш сынавы алдында сынмый-сыгылмый. Ана сөте белән җанга күчкән иманына тугры калып, холкындагы үҗәтлеккә, сабырлыкка, түземлеккә таянып, җиде баласының, күпсанлы оныкларының кадерле кешесе булып яшәвен дәвам итә. Иреннән, аның беренче хатыныннан калган мирасны түкми-чәчми киләчәккә илткән Анага ничек сокланмыйсың?!. Язмыш белән көрәшкәндә Мәбрүрә җиңүче булып кала.
Гөлниса – дәһшәтле сугыш корбаны. Ана булу бәхетенә сөенеп, ире белән бәхет нурында коенып яшәр урында, ул Сафуанын сугыш кырына озата. Аяусыз үлем ике яше тулып кына киткән баласын тартып ала. Ул киләчәктә туасы балаларының башыннан сыйпап, хыялларына тотынып, сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз башыннан үткәрә. Әмма аны алда кеше күтәрмәслек зур сынау көтә. Ире сугыштан башка ярны ияртеп кайта. Гөлниса бер авылда, бер урамда иренең башка кеше белән яшәвен, иренең сугыштан исән кайтып та, үз янына кайта алмавын, батырларча кабул итә. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле дип, иренең башка хатыннан туган балаларын сөеп юана. Сафуан үлгәннән соң, акылын җуеп, саташып юл чатында гомере өзелә.
Шундый изге аналар янәшәсендә дүңгәләк язмышын сайлаган, өч баласын ташлап, үз рәхәте өчен генә яшәгән Айсылуны берничек тә аңлап та, аклап та булмый. Ике баласын авыру кайнанасы тәрбиясенә калдырып, бер баласыннан бала тудыру йортында ук баш тарткан бичарага Ана исеме төс түгел. Андыйларның Мәбрүрә, Гөлниса яшәгән җирдә яшәргә, алар сулаган һаваны суларга хакы юк. Заман чире – азгынлыкны балалардан өстен күргән Айсылуның гомере фаҗига белән тәмамлана.
Үзгәрешләр заманында гаиләсен, балаларын җитеш тормышта яшәтер өчен, ире белән чит илләрдә яшәргә дучар булган Әдибәнең татар халкына хас булган тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Кайда гына яшәсә дә, ул татар милләтен бары тик яхшы яктан гына башкаларга үрнәк итеп күрсәтә. Чит мохиттә, чит кавем арасында югалып калмый. Телне өйрәнеп, зур заводларда эшләп, ихтирам яулый. Лаеклы алмаш үстерә.
Таулы авылының тагын бер данлыклы кешесе, үзенең өч баласы өстенә, унөч баланы тәрбиягә алган Санияның язмышын күпләргә яшәү өлгесе итеп куярлык. Үз әти-әниләре тарафыннан ташланган, төрле милләт балаларын, чын татар итеп тәрбияләүче бу Ана алдында дөнья үзе баш ия. Тормыш катлаулы дип тормый, Сания үксезләрне кеше итеп үстерү өчен бөтен көчен куя. Дөрес, аңа хөкүмәтебез дә, район җитәкчеләре дә һәрвакыт булышып тора. Ләкин күпме генә булышмасыннар, алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, ничек кенә олы йөрәкле булмасын, үксезләр язмышын бар кеше дә үз кулына ала алырга җөрьәт итмәячәк.
Әлеге әсәрнең төп геройларының прототиплары һәр татар авылында яшәргә мөмкин. Бу әсәрне укыганнан соң, кемдер үз язмышы белән очрашыр. Кемдер авылдашын, туганын таныр. Геройларның язмышын сурәтләгәндә автор фантазиясе дә кушыла. Шуңа күрә, хөрмәтле укучым, әсәрдәге барлык вакыйгаларны да чынбарлык итеп кабул итмәвегезне үтенәм.
Әсәр геройлары авырсынмыйча, үзләренә тормыш йөкләгән йөкне күтәреп, киләчәккә атлап баралар. Аларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган үз язмышлары, үз миссияләре. Ана дигән бөек исемне лаеклы йөртүчеләр авыл тарихына, ил тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язып калдыралар. Игелекле затларның басып үткән сукмакларына чүп үсми. Бары тик төрле-төрле төстәге, мәңге шиңми торган гөлләр, күңел гөлләре генә башкаларның йөрәгенә яшәү көче биреп, шау чәчәккә төренәләр. Ул гөлләр орлык кояр да, бәрәкәтле туфракка эләккәннәре яңа шытым булып калкырлар. Юкка гына дөньяны матурлык коткара димиләр бит.
Изге җанлы, күңеле нечкә нәфис затның алдында илбашы да, батырлар да баш ия. Баланың ханнан олы булы күптәннән дәлилләнгән. Ә инде баладан бары тик Аналар гына олы була. Мәңгелек хакыйкать – «Оҗмах аналарның аяк астында», – диләр. Баласы ничә генә яшькә җитмәсен, аналары өчен һәрчак бала булып калалар. Әниләрнең йөрәгенең тирәнлеген, әни булгач кына аңлый башлыйсың. Аналар күзеннән бары тик кояш нурлары гына тамсын! Күз яшьләре түгелмәсен! Сабыйларның көлгән тавышын беркайчан да снарядлар шартлавы өзә күрмәсен. Безгә гомер биргән аналарның күзләрендә йөрәкләргә яшәү дәрте өстәүче йолдыз яңгырларын, мәңгелек җыр булып яңгыраган назларның чагылышын гына тоясы иде.

 


Әлфия СИТДЫЙКОВА


Чаллы. 2020


Фото: Евгений Ещенко


 
«Мәйдан» №6, 2021 ел.
 
 
 
 

Комментарийлар