Логотип «Мәйдан» журналы

Диңгез суы тозлы ул (Роман)

I БҮЛЕК МИРАС ХАКЫ Быел җәй шәп килде. Мәктәп балалары телләреннән төшермичә көйләбрәк сөйли торган «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигәннәре шушы була торгандыр инде. Яңгырлар яугала...

I БҮЛЕК


 МИРАС ХАКЫ


 Быел җәй шәп килде. Мәктәп балалары телләреннән төшермичә көйләбрәк сөйли торган «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигәннәре шушы була торгандыр инде. Яңгырлар яугалап торгач, җирдә дым җитәрлек, иртән, таң аткан чакларда ишегалдындагы бәбкә үләне өстенә куерып чык төшә, капка төбенә килеп җиткәнче аяк киеме лыч су була. Сөбханалла, хәерлегә булсын, чык мул төшкән елны икмәк уңа тек уңа инде ул. Күптән сыналган галәмәт. Басу-кырларга чыксаң, күңел күтәрелеп, йөрәк дәртләнеп тибә башлый. Сөенмәслекме соң! Күр инде, игеннәр ничек каерылып уңды бит, бераз гына җил исеп китсә, яшел дәрьядай басу өсте, кинәт хәрәкәткә килә дә, эссегә оеп яткан дәрья күз ачып йомганчы тыйгысыз дулкыннарга әверелеп, ишелеп килеп өскә ташланырлар кебек. Андый мәлдә тирә-як кайнап торган диңгезгә әверелә. Күз явын алмалы шул бу яклар! Туган җир, туган як, туган авыл, туган туфрак! Аларны алыштырыр кыйммәтләр бармы җиһанда?!
Якты Алан авылы бер яктан киң кырлар, икенче яктан әрәмә-урманнар, өченче яктан рәшәле болыннар белән камап алынган. Авылны чыгып, чакрым чамасы җир китсәң, Агыйдел ярына килеп чыгасың. Борынгы бабайлар кайда килеп утырырга белгәннәр шул. Дөньяның оҗмахы кайда дип сорасалар, күз дә йоммыйча ярып салырга була – монда ул, Якты Алан авылы тирәсендә. Авыл исә шушы оҗмахның кыл үзәгендә.
Мең төрле үлән, мәмрәп пешкән җиләк, тынны киңәйтеп җибәрүче су исеннән һава куерып, рәшәләнеп тора. Йөзгә рәхәтлек биреп тымызык җил исеп китә. Яр буе камышлары кояш нурлары белән серләшә. Баҗананың көмеш дулкыннары өстендә акчарлаклар очып уйныйлар. Әнә, дәртле талпынып, һаваны ярган озын томшыклы бер акчарлак, канат очын дулкыннарга манып ала да, уйнаклый-уйнаклый тагын күккә күтәрелә. Аннан кабат кыйгачлап су өстенә атыла, томшыгында елтыр балык кына шәйләргә өлгерәсең, ул арада акчарлак, көмеш ук сыман тал куаклары таралып үскән яр өсләтеп, болынлыкка китеп югала. Дөнья мәшәкатен оныта төшеп, оста балыкчының кармаксыз гына балык тотуын күзәтеп, яр буенда утырган ир ара-тирә кеткелдәп көлеп куя. Шул арада, болай онытылып, гамьсез утыруына кыенсынган шикелле, җыерчыклар кунаклый башлаган йөзеннән гасабилык чаткылары йөгерешеп үтте. Тумыштан ук таныш, җанына газиз әлеге ямь-күренешләр белән хозурланып утырырга вакыт ул кадәр иркен түгел шул. Тиздән маллар көтүдән кайтып җитәр. Кузгалырга кирәк!
Ул арада дуамал җил кузгалып алды. Баш өстендә яфраклар оча башлады, бер ишләрен җил күлгә китереп салды, бер ишләре кунарга урын тапмыйча, әле аяк астында бөтерелделәр, әле, кисәк һавага күтәрелеп, каядыр ерак басу ягына очып киттеләр. Ир карашын күл тирәсенә елышып үскән талларга төбәде. Һе, җәй башында яфраклар очырмасаң! Ашыкма, көз җитәр, кытыршы ботакларыңда бер яфрак та калмас, тузып-таралып бетәрләр. Күңелендә җыр сүзләре тибрәнеп алды: «Без үскәндә үскән идек, тал тамырлары кебек...» Үсеп җиткәч, шушы тал яфраклары сыман тараласың да бетәсең икән ул. Кемнәр бар, кемнәр юк бу дөньяда. Кайберләре хәтердән китми, кайберләре ике ятып, бер төшкә дә керми.
Ир, күңеленең нечкәреп китүенә кыенсынып, кәпәчен каш өстенә үк батырып куйды. Әйе, уйга бирелсәң, кояш батканчы утырырсың күл өстенә карап. Аккан су белән янган утка карап туеп булмый диләр бит. Уйның очы-кырые юк аның, башка капканчы гамьгә батып, саташып утырырга була. Кузгалырга кирәк шул, көтүгә кадәр караштырасы эшләр бар ихатада. Ул ашыгыч адымнар белән, ындыр артлатып кына өенә юнәлде. Бәрәңге бакчасы шау чәчәктә. Аклы-күгелҗем чәчәкләр чекрәеп көнгә багалар, бөтен тирә-як талгын гына җилдә тирбәлә. Бәрәңгенең куе, хәлле сабаклары уңышның мул буласына ишарә ясый. Бакчага көздән тирес керткәннәр иде. Ашлаган җир әҗерен кайтармый калмас, Алла боерса! Авыр сугыш чорыннан, аннан соңгы шыксыз, ачлык елларыннан калган гадәт – авыл кешесе бәрәңгесез яши алмый ул. Бәрәңгесе уңса, тамагы тук була. Нинди генә ризык әзерләмиләр хуҗабикәләр шушы «йомры гәүдәле, ак тәнле» бакча нигъмәтеннән. Авыл кешесеннән көлгән булалар, имеш, авызын ачса, тел өстеннән бәрәңгесе тәгәрәп төшә. Менә яшәп кара әле бәрәңгесез! Сугыш елларында бәрәңге аркасында исән калдык бит! Җан асрарга бик ярады әле ул. Бәрәңгесе булмаганнар ачтан кырылып бетте... Бабайлар сөйли торган иде – борынгыда татар бәрәңге ашамаган. Шушы ачлык елларында бакча тутырып бәрәңге утырту башланды. Халыкны саклап калу өчен Ходай җибәргән нигъмәт дими, ни дисең?
Өй ишеген ачып кергән ирне күргәч, учак тирәсендә кайнашкан хатынының йөзенә елмаю таралды. Нәкъ вакытында кайтып керде бит! Кайларда югалды бу кеше дип уйларга гына өлгерде, ул арада өй ишеге ачылып та китте. Аларның җаннары күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгән ахры.
– Синкәем, кайттыңмы?! Самоварым кайнап кына чыккан иде, әйдә, кулларыңны ю да, чәйләп алабыз. Бәрәңге шәңгәсе пешердем. Кайнар килеш ашасаң гына тәмле ул. Көтү кайтканчы дим инде.
Ир канәгать тавыш белән гөрелдәп алды:
– Кай арада өлгердең әле?!
– Син кайтып кергәнче дип инде. Төчегә генә пешердем. Кызлар бәрәңге әрчеде, мин тиз генә камыр бастым... Бергәләп эшләгәч тиз лә ул. – Аннан ирен ашыктыргандай, табалап алды. – Көтү кайтканчы чәйләп өлгерик инде, ирәвәнләмә!
Артык иркенәймичә чәй эчкәч, ир белән хатын табын яныннан торып, ишегалдына чыктылар. Ул арада болын яклап көтүнең кайтырга кузгала башлавын белдергән чыбыркы шартлату, көтүчеләрнең талчыгулы «һәй-һаулап» алулары ишетелде. Көтү белән авыл өйләренә күңелле мәшәкать, гамь кайта. Көтү кайткач авылның кайнап торган эш көне түгәрәкләнде дигән сүз. Хатын, кош-кортка кичкелеккә тугым әзерләп, утарда бөтерелергә кереште, ир, көтүдән кайтасы сыер-сарыкларны эчерергә, коедан су тартырга тотынды.
– Кираметдин, сыерны карап алырсың әле, буаз сыман тоела ул. Кай арада качып өлгергән диген. – Хатынның тавышында наз, иркәлек чагылды.
Ир күңелле генә тамак кырып куйды. Сыерның «качуы» әйбәт инде, кысыр сыерны ни дип асрап ятарга кирәк!
Малларны көтүдән каршы алырга чыккан ир, бер кавым түбән очка карап торды да, капка төбендәге бүрәнә өстенә утырып, тәмәкәсен кабызды. Каршы йортта яшәүче Хамис та бәләкәй капкасын ачуга, күршесен сәламләп, ниндидер сүзе бар сыман, каударлана төшеп, Кираметдин янына килеп чүмәште. Бишмәт кесәләрен сак кына каккалап, тәмәке кабының кайсы кесәсендә икәнен чамалагандай итте, чалбар кесәсендә икән, алып «монда ничек кергән ул» дигәндәй, гаҗәпләнгән сыман тышына зур итеп язылган «Север» сүзенә карап торды, аннан күнегелгән хәрәкәтләр белән тәмәкәсен кабызып, тирән итеп бер суырганнан соң, кыяр-кыймас кына сүз башлады.
– Кираметдин, безнең авылны су баса диләр! Хатын Чаллыга барган иде. Шуннан ишетеп кайткан. Имеш, Чулманны буып куялар икән. Кемнең башына килгәндер бу нәмә. Беркем белән сөйләшүче, киңәшләшүче юк. Анысына аптырыйсы түгел, безне кешегә санаучы бармыни инде ул?.. Юк кәнишне... – Хамис авыр сулыш алганнан соң, тавышын кыса төшеп, йөрәк түреннән иңрәп чыккан сүзләрне әйтте. – Авыл су астында калачак ди... –Белмәсәң бел, дигәндәй, күршесенең йөзенә караш ташлап, койма астыннан борын төрткән кычытканга ачу белән черт итеп төкереп куйды.
Хамисның сүзләре Кираметдин өчен яңалык булмаса да, инде бу сүзләрне соңгы көннәрдә берничә мәртәбә ишеткәне булды, аптыраулы карашын офык чигенә юнәлтеп, нык кына әйтеп салды:
– Кит әле, булмаганны сөйләмә! Өченче көн генә районнан вәкил килгән иде. Юри кәнсә тирәсеннән әйләндем, колакка чалынмас микән дип инде... Шунда чуалган агай-энедән сораштырдым... Алай берни дә әйтмәде, диделәр, эшләр белән танышкан да, машинасына утырып китеп барган...
Хамис, тәмәкесен бүрәнә башына басып сүндереп, төпчеген кая ташларга белмичә як-якка каранып алды да, аяк астына ташларга яхшысынмый (Кираметдинның капка төбендә эскәккә эләктереп алырга бер чүп тапмассың!), төпчекне тәмәке кабына тыгып куйгач, әрнүле тавыш белән сөйләнеп алды:
– Утсыз төтен булмый диләр, күршекәем. Күрәчәккә ни язылгандыр?! Алла сакласын! Инде тормышлар түгәрәкләнде дигәндә генә, менә сиңа мә, тагын афәт кузгала дип йөрәкне кубардылар... – Кираметдинның дәшми-тынмый утыруына эче пошып, тавышын күтәрде. – Булмас димә, дөнья бу!
– Соң, авыл тикле авылны урыннан күчерү уен эш түгел бит. Яудан калырга мужет, күченүдән ни кала?..
– Ике күченү – бер пожар...
– Пожардан да нидер кала әле.. Бу йорт-каралты, ихатаны, шаулап үсеп утырган алмагачларны, баланын-миләшен, – аннан сүзен ничегрәк дәвам итәргә белмәгәндәй тын калып торды да, кабынып китеп, коймага кысылып үскән кычытканга карап, – шушы кычытканы да... кала бит аның... Барысы да юкка чыга. Гомер буе тырышкан-тапканны җилкәгә салып алып китеп булмый шул, ут төртеп яндырсалар гына инде, без кубарылып киткәч.
– Куып җибәргәч, диген. Үз теләге белән туган-үскән җирдән кем китсен? Шәһәргә китәләр дә бит, аларның тамырлары барыбер авылда. Мәңгелек мирас ул туган туфрак. Без аннан да мәхрүм калабызмы инде, ә?..
– Шулаен шулай да... Тотынсалар... Үзең әйттең – бездән сорап торырлармы?
– Сугыш вакытында исән калган авылны бетермәсләр, Алла боерса! – Хамис өмет тулы күзләрен күршесенә төбәде. – Авыл бит ул... Ил авылдан башка яши алмый! Радиосы шулай дип сөйли, гәҗитендә шулай язалар.
– Йә ярар! Вакытыннан алда кайгырышмыйк әле. Вакыт үзе күрсәтер. Алла кушмаган эш булмас.
Кираметдин тәмәке төпчеген сүндереп, бүрәнә астындагы консервы савытына салып куйды, Хисам мәзәксенеп, төпчек салган каплы кесәсен капшап алды. Бу Кираметдинның һәрнәрсәсе уйланган, төпчек салырга консерва савыты чыгарып куйган бит, башы эшләсә эшләр икән!
Хамис тынычлана алмый иде инде.
– Үткән ел Уфадан килеп, ике кеше өй борынча йөрделәр. «Сез – башкортлар, татар булып саташып йөрмәгез», – дип, әллә нинди тарихлар сөйләп бетерделәр. Менә хәзер шымытыр башы инде, су басса, бу җирләр татарга да юк, башкортка да юк...
– Юкны сөйләмәсеннәр инде. Безнең әткәй гел әйтеп килә – без Казан ягыннан күченеп килгәнбез. Теге чорларда, Казанны алгач, яу артыннан яу ясап, сугыша-тартыша, иманны-денне саклар өчен, туган яктан кубарылып, монда чаклы килеп җиткәнбез менә...
– Сиңа рәхәт, әтәң сугыштан исән-имин кайтып керде. Минем әткәй юкка чыкты. «Хәбәрсез югалды» дигән уч төбе кадәр кәгазьгә багынып калдык...
– Аллага шөкер инде, әткәй башка чыгам дигәч тә, туган нигездән ерак җибәрмәде, күршедән план алып, өй җиткердек.
Хамис өзелгән әңгәмәне дәвам итте:
– Бу яклар безнең бабайлар килгәнне көтеп яттылар микән? Буш булмагандыр бит инде ул, кемнәрдер яшәгәндер? Бигрәк матур, дөнья көтәр өченгә мач бит...
– Булгандыр инде, монда яшәүче кавемнәр аз булмагандыр. Кая карама борынгы эзләр ярылып ята. Казаннан галимнәр килгәли бит. Сөйләп, аңлатып киткәлиләр. Нигәдер синең башыңа Уфадан килгән кешеләрнең сүзләре сеңеп калган.
Хамис борынын җыерып алды.
– Алай түгел лә ул. Әле радиодан тыңладым, бер гыйлем иясе сөйли, тиздән Казанга сигез йөз ел тула икән. Мәскәүдән дә борынгырак булып чыга икән безнең Казан. Уфа сабый гына икән Казан каршында. Әле шуны да әйтеп китте, татарның тарихына казах та, үзбәк тә, кыргыз да, хәтта чуашлар, башкортлар да хуҗа булмакчылар икән. Аермачык әйтте: безне кычкыртып талыйлар, ди... Без кемнәр соң, аңа калса?
– Без үзебез, татар кавеме, – диде, Кираметдин басым ясап. – Нинди кавемнәр генә булмагандыр бу тирәдә. Әнә Адабай белән Үрсалага мишәрләр килеп утырган, сул кулда мари авыллары...
– Марилар шул. Алар булганда, урманга кереп, саксыз балта болгама инде, кулга килеп ябышалар, бөтен агач изге аларча...
– Әйткәнемчә, безнең бабайлар Якты Аланга Казан ягыннан килеп утырганнар. Җирле кавем каны да бардыр бездә. Халык бит аралашмый тормый, шунысын гына искә ал, туйлар гел булып тора. Кыз алу, кыз бирү – изге йола. Күрше авыл кызларына күзе төшә егетләрнең, читтән эзлиләр парны.
– Кан алыштыру шәп нәмә икән ул!
Кираметдин, елмая төшеп, сүзен дәвам итте:
– Күпме мәктәптә китапча сөйләшергә өйрәтәләр, бала-чага шкулдан чыгуга үдебедчә сүләшә башлай. Хикмәте бар аның. Ана сөте белән кергәнне, зиһеннән болай гына сөреп чыгарып булмый. Агыйделне кичеп чыксаң, башкачарак сөйләшү. Алар да татар кавеме. Башкорт булсак, башкортча һыптырыр идек, тик торганнан безне тарткалыйсы юк.
– Аңлашыла бит. Бездән әллә-ни аермасы юк инде. Иртән башта Уфа концертын тыңлыйбыз, аннан Казанга күчәбез. Рәхәтләнеп тыңла, бер аермасын күрмим... Казан дигәннән, армиядә Арча егетләре белән хезмәт иттем, аларда китапчалап тормый бит. Кызык-кызык сүзләр әйтеп куялар. Без кечкенәләргә «апай» диябез, алар олы апаларын «апай» дип йөртәләр. Без җыйнак кына «аңа», «миңа» дип сөйләшәбез, алар сүз уртасына «ң» хәрефе кыстырып, «аңга», «миңга» дип җиффәрәләр.
– Барыбыз да татар кавеме инде. Сөйләшү дигәннән, һәр авылдан табарга була андый хикмәтне.
Хамис күтәрелә төшеп, Кираметдинның челтәрләп-бизәп эшләгән капкасына карап алды.
– Ну, күрше, капка, ихаталарны эшләп куйдың инде. Йортыңны әйтмим дә инде, курчак өе. Күз явын алырлык җете буяуларны каян табып бетерәсең. Бөтен авыл синнән күреп, җорт-ихатасын бизәкле-чуклы итә башлады. Бездә халык шулай бит ул – берсе шәбрәк әйбер ясап атса, аннан да уздырырга тырышалар.
– Әйбәт нәрсә ул. Яхшылыкка омтылу – канга сеңгән.
Хамис тагын су басу мәсьәләсен кузгатты.
– Кара инде, күрше, бу капкасын ничекләр коеп куйдың! Мәңгелеккә килгән сыман кыланасың. Чаманы белергә кирәк дөнья көткәндә. Хәзер шуны сүтеп, ботарлап ташларга туры килер микән? Узына башлады халык, Ходай чабудан тартып, туктатмакчы була ахры, – Хамис кәпәчен маңгаена күтәреп куйды. – Урыс капкасы шәп инде ул анысы, сүз юк. Авылга ямь биреп тора иде.
Кираметдинның бу сүзләргә ачуы килде.
– Нишләп урыс капкасы булсын, борынгыдан бабайлар аны Кала капкасы дип йөрткәннәр. Бабайлар дәүләт тоткан кавем безнең. Шәһәр-калалар гөрләп торган. Һәр шәһәрдә шундый капкалар куя торган булганнар, угры-юлбасарлар бәреп кермәсенгә...
– Менә бит – капкасы да үзебезнеке икән! – Хамис киң итеп елмаеп алды. – Тарихны да талыйлар, җир-сулардан да куалар, безгә ни кала? Әле үткән атнада башкорт ягыннан кәнсирт килгән иде, без туганнан бирле ишетеп, җырлап йөргән җыруларны башкорт халык җыры дип сузалар. Инде татарга җыр да калмады. Ана сөте белән кергән телне дә алып куйсалар...
– Анысына ук бармаслар инде. – Кираметдин имән бармагын сак кына өскә чөйде. – Тегендә гел тилеләр утырмый торгандыр, тел кадәр телгә ябышырга.
– Булмас димә, аптырыйсы юк. Эшләр бер дә без дигәнчә бармый әле монда... Әнә шәһәргә китәләр дә... Җәй көннәрендә каникулга кайтып тулалар шуларның балалары. Кайтканда ике авыз татарча сүз әйтә алмыйлар, ярый инде киткәндә татар балалары булып бетәләр тагын. Әби-бабай әти-әниләре кулы җитмәгәнне эшлиләр бит – үзебезнең балалар итеп ясап куялар. Өйрәнәләр...
– Өйрәнмичә?! Дивана түгел бит алар тел белмәскә.
Ирләр сүзсез калдылар.
Һавага төчкелтем сөт исе таралды, сыерлар савылып бетә торгандыр инде, абзарга кертеп ябарга вакыт җитә димәк. Ике күрше, баягы сүзләрнең йөрәкне кысып алуына игътибар итмәскә тырышып, әмма уйлардан арына алмыйча, авырсынып, керү ягына кузгалдылар.
Ишегалдына керүгә үк, туктап калырга мәҗбүр иткән хәл булып алды: бакча коймасына беркетелгән колгадагы оядан сыерчыкның куркынып чыркылдавы ишетелде. Мәлгунь песи, колга буйлап өскә күтәрелмәкче икән. Әле канат та ныгытмаган кош балаларына ымсына бу затсыз нәрсә!
– Һай җүнсез! Сыерчыклар бала чыгарып, җан-фәрманга үстерергә тырышалар, син шуларның оясын туздырмакчы буласыңмы? Җир бит, бар, югал күземнән! – дип, ике учын шапылдатып сугып куйды. Мәче шөлләп, бакча ягына сикереп төште дә, коймага ышыкланып, ай күрде, кояш алды – урам ягына шылды.
Кираметдин туры лапас ягына атлады. Хатыны, тулы чиләген тотып, сөенечле адымнар белән өйгә кереп китте. Ир, лапас буена сөяп куйган чалгыны кулына алып, кулы белән йөзен сыйпап карады. Ниндидер җилкенү белән, чалгысын сандалга салып чүки башлады. Печәнгә төшәр вакыт җитеп килә. Йоклап ятар чак түгел, таңнан торып болынга чыгасы булыр. Инде караштырып кайтырга өлгерде – сусыл яшел үлән чабарлык булып өлгереп җиткән. Бөтен кеше кыш турында уйлый, печән ягын кайгырта. Соңласаң, чабарга ниятләгән кишәрлекләреңнән колак та кагарсың... Хисамның сүзләре исә йөрәкне яндырып, күңелне тырмап торуын дәвам итә... Су баса, диме... Авылны күчерәләр, диме... Телеңә тилчә чыксын, дип кенә котыласы түгел шул... Атна-ун көн инде шушы сүзләрдән җаны кубарылып яши аның.
 

* * *


Кираметдин Гарипов, армияга һәм сугышка барып кайтуны исәпкә алмаганда, Якты Аланнан беркая да чыкканы юк дисәң дә була. Авылы бормаланып аккан елга буенда урнашкан. Зур булмаган Якты Аланның үз көе, үз җае, гөрләтеп туйлар үткәрәләр, бәбиләр алып кайталар, йорт саен диярлек әрәмәнең саргылт талыннан үрелгән талбишек тирбәлә. Эшлиләр, яшиләр, ара-тирә зират капкасы да шыңгырдап ачыла. Кемдер бу дөнья белән алыш-бирешне төгәлләп, бакыйлыкка күчә... Яшәү кануннарын беркем дә үзгәртә алмый.
Тик соңгы көннәрдә яшәүнең яме китте, үз җае белән барган тормыш буталырга чамалый бит әле. Ара-тирә колакка кереп, җанны өшеткән сүзләр дөрес булып чыгарга охшап тора – үткән колхоз җыелышында ул чынбарлык булып яңгырады. Якты Алан су басу зонасына эләгә икән. Кубарылырга кушалар. Яусыз-нисез, тормышны уңай якка көйлибез дигән сылтау белән, халыкны туган нигезләреннән күченергә кыстыйлар. Кайдадыр, Чаллы тирәсендә, галәмәт куәтле электр станциясе төзелә икән. Шунсыз илне мантытып булмый, дип агитлыйлар. Радио көн-төн шуны тукый, гәҗит алсаң – беренче битеннән үк шуны язып тутыралар. Җитмәсә ашыктыралар, су басу зонасына кергән авыллар, имеш, кулны тоталар, озак мыштырдыйлар, нәрсәсә бар инде аның, имеш, күчәсең дә куясың! Әйтелгән бит инде, партия ил алдына бурыч куйган икән, аның үтәлешенә шик булырга тиеш түгел. Моңарчы ничек яшәгәннәрдер ул станцасыз...
Якты Алан кешеләрен дә клубка җыйдылар. Килми калырлык та түгел – һәр кешенең шәхсән җыелышка чакырылуы хакында авыл советы секретаре Хәбирә соргылт тышлы кенәгәгә һәркемнән кул куйдырып йөрде. Әйтелгән вакытка, ягъни, көн үзәгендә, клубта алма төшәр урын да юк иде инде.
Колхозның партком секретаре Сәппәров, озакка сузмыйча, җыелуның сәбәбен аңлатып тормастан, кем әйтмешли, үгезне мөгезеннән алды:
– Иптәшләр, нигә болай тиз һәм җентекләп чакырылганыгызны һәркем беләдер инде. Болай да соңгы айда күзгә йокы керми. Көне-төне чабабыз, колхоз малын әрәм-шәрәм итмичә, разнарядка буенча күрше колхозларга урнаштырырга кушылды. Мал-туарында күчерәсе, каралты-курасын да, техниканы да күз уңыннан ычкындырасы түгел. Карап торсаң – һәркем нормальный кеше инде, юк, каян табыладыр шундыйлар – кичә өч комбайнның аккумуляторын салдырып алганнар. Кая олактырганнар, чуртым белсен. Һай начарланды халык. Прәме, әйтер сүз юк. Без нишләргә белмибез, кемдер социалистик милеккә кул суза. Кем эше бу?
Авыр тынлык урнашты. Аккумулятор кайгысымыни монда? Гомер иткән ояңны туздырырга кушалар бит... Җыелыштагылар башларын түбән иделәр. Килешә торган хәл түгел, авылның йөзенә кызыллык китерү ярамый...
Тынлыкны районнан килгән вәкил бозды.
– Иптәш Сәппәров, син үзегез эшләп бетермәгән нәрсәләр белән баш катырасың! Әйтелде бит, мондый болгавыр чакта төрле элементлар, мародерлар активлаша дип күпме кисәттек, директивалар төшердек. Һәр нәрсә турында бәйнә-бәйнә аңлатылган анда. Күзегезне ачып укырга иде дә, кушылганны үтәргә иде. Бер кадак та юкка чыкмас иде. Монда исә ярты комбайн капут. Аккумулятор ярты комбайн дигән сүз бит инде ул! Ни карадыгыз? Читтән килеп алып китмәгәннәрдер, кемдер аткарган инде бер яртыга. Табарбыз, совет милициясе эшкә тотынса... Я, ярый, бусы хакында соңрак. – Ул халыкка мөрәҗәгать итте. – Ник җыйдык дисез инде? Дөрес уйлыйсыз. Иптәшләр, күчү сәгатьләре килеп җитте. Дальше-больше сузып булмый. Партия болай да артык куырмады – уйларга, киңәшләшергә вакыт бирде.
Арадан берсе, утырган җирдән генә кычкырып сорау бирде:
– Кайда, ничек күчәбез, җүнле-башлы аңлаткан кеше юк бит әле монда. Гел бер үк сүз – күчәргә дә күчәргә...
Аны икенчесе эләктереп алды:
– Партия куша да ул... Берәр ярдәм буламы соң? Төрле кеше бар бит. Минем, мәсьәлән, ихатага ат арбасы кергәне юк, кайбер кешеләрнең турысына икешәр трактор, машина кайтып туктый. Алар җыйналып китәрләр дә барырлар. Без уфалла арбасы белән ерак китәлмәбез бит!
Район вәкиле ачулы карашын янә Сәппәровка төбәде.
– Күреп торам, иптәш Сәппәров, син халык белән бөтенләй эшләмәгәнсең, ахры. Үзеңне кайгыртып, авыл хезмәтчәннәрен бөтенләй онытып җибәргәнсең бугай. Шундый авыр көннәрдә партия солдаты шулай буламы? Кая тәртип, кая дисциплина, кая партия җаваплылыгы?
Вәкил килеп чыккан бөтен аңлашылмаучанлыкны Сәппәровка йөкләп калдырмакчы иде.
– Көн саен районга чакырып аңлату эшләре алып барабыз, безнең авыздан һәр сүз көне-сәгате белән халыкка килеп ирешергә тиеш бит!
Сәппәровның йөзе суырылып калды, муенын сузып вәкилгә борылды. Мондый чакта эндәшми калу мең алтын түгеллеген ул яхшы белә иде.
– Аңлатмаган кая инде. Өй борынча йөрибез. Кайтып ашарга вакыт юк. Без аңлаткан саен аңлашылмаган нәмәләр күбәя бара бит. Һәркемнең үз соравы калкып чыга. Уйлап карыйсың, директиваларда бу хакта бернәрсә әйтелмәгән. Мин дә бит үз белдегем белән нидер уйлап чыгара алмыйм. Менә халык монда, мин җавап бирә алмаган нәрсәләргә сез ачыклык кертерсез, бәлки.
Вәкилнең шадраланып торган йөзенә тир бәреп чыкты. Сәппәровны сыдырып атар иде дә, халык аны бик ярата, хөрмәт итә, ачуы кайнап, чүлмәкнең капкачын алып атуы бар. Тынычрак булырга кирәк...
– Аңлатырбыз, иптәш Сәппәров, аңлатырбыз, шуның өчен килдем. Без дә бит авылдан авылга йөреп, хәлдән таябыз. Һәр җирдә сөйләшү авыр бара. Түзсәң түз... Әйдәгез, ниндирәк сорауларыгыз бар?
Беренче булып Хамис урыныннан күтәрелде.
– Иптәш вәкил, менә безгә иптәш Сәппәров гел әйтеп килә: «Борчылмагыз, хөкүмәт ярдәм итә, колпенсаси...» – Хамис төртелеп, туктап калды.
Кемдер аны төзәтергә маташты:
– Конселсаси...
– Компенсация димәкче буласыз инде. Әйе, ул әйбер бар. Хәтта, әйтер идем, беренче урында тора ул. Берегезне дә хөкүмәт ярдәменнән ташламаячак. Әнә Америка индеецларын капиталистлар җирләреннән куалар да җибәрәләр. СыСыСыР да алай түгел, алай була да алмый! Без һәркемнең мал-мөлкәтен аерым барлап, һәр нәрсәне исәпкә алып, акчалата ярдәм оештырабыз.
Хамис сүзен дәвам итте:
– Менә шул колпенсасины күченгәнче бирәләр микән? Аңлавымча, аны күченеп, эшләр беткәч, хуҗалыклар рәткә кергәч кенә бирмәкчеләр икән.
– Сорау дөрес, проблеманы аңлап сөйлисез, кем иптәш.
– Хамис Шәрипҗанов мин, атказанган механизатор булам.
Вәкил, «беләм лә» дигәндәй, сыңар кулын өстәл өстендә биетеп алды.
– Уйлап карыйк, иптәшләр. Компенсацияне күчкәнче бирделәр, ди... Төрле кеше бар, төрле характер. Акчаны алу белән аракы-фәләнгә, ягъни кирәкмәгән нәрсәгә тотып бетерүче булмас дисезме? Бездә халыкның күбесе әле тәртипкә өйрәнеп җитмәгән. Югыйсә, Совет власте урнашканга илле еллап вакыт үтте, кайбер кешедә һаман бала-чага акылы, ачуым килмәгәе. Партия тәрбиясе авыр керүче элементлар муеннан! – Вәкилнең симез кулы җегәрле рәвештә муен тирәсеннән үтеп китте. – Шуңа күрә карарда ачык әйтелгән, күченүчеләргә эш беткәч, тиешле белешмәләрне алгач, аерым тәртип буенча компенсация түләнәчәк. Беркем дә читтә калмаячак, әйткәнемчә, барлык якларны үлчәп-уйлап эшләячәкбез.
Халык моның белән бик үк риза түгеллеген белдереп гөжләп алды.
Сорау арты сорау ява торды, вәкилнең аңлата-аңлата кан басымы күтәрелеп, күз аллары карангылана башлады.
– Күченүнең соңгы срогы бармы?
– Ничек күчәбез, техника-машина белән кем ярдәм итәчәк?
– Зиратны нишләтәбез? Су астында каламы ата-бабаларның сөякләре?
Вәкилнең җавабы кыска булды.
– Зиратны Таулык зиратына күчерәбез. Моңа акча бүлеп бирелгән, Минзәләдән бер ширкәт шушы көннәрдә эш башлаячак... Райкомның таләбе шундый – туган-тумачаларыгызның сөякләрен чит кешеләргә тапшырганчы, үзегез казып алып, Таулы зиратына күчерсәгез, яхшырак булыр. Кем булдыра алмый, яки теләми – ширкәт башкарачак.
Кемнеңдер аһылдаулы тавышы ишетелде:
– Таулыны су басмыймыни – бәтәч икән...
– Таулы су басу зонасына керми, курыкмыйча күчерегез каберләрне...
Халык бу сүзләрне өнсез калып тыңлады.
Авыр сулап алганнан соң, тагын бер кеше күтәрелде.
– Кем кая күчә? Чикләүләр бармы?..
– Илнең теләсә кайсы ноктасына күченеп китәргә хокукыгыз бар. Якын-тирәдәге шәһәрләргәме, яңа төзелешләргәме, рәхим итегез. Әмма без сезне туган яклардан аерылып, еракларга китүегезне теләмибез. Әйтик, Якты Алан халкын түземсезлек белән күрше Таулыкта көтәләр. Сезне план буенча шунда күчерергә дигән карар кабул ителде. Бер урам сезнеке булачак. Өлкә Комитеты моны хуплады. Бердән, үз ягыбыз, икенчедән, читтә сезне кем көтеп тора әле. Сораулар килеп туса да, аларны монда хәл итү уңайрак булыр. Бергә булырбыз, куркасы юк. Илдә чыпчык үлми, диләр диюен, әмма үз ягыңда калу әйбәт инде...
Дулкынланудан вәкилнең күзеннән яшь бәреп чыкты. Халыкның эчендә ут-ялкын икәнен аңлый бит инде ул да... Тамак кырып алгач, сүзен дәвам итте.
– Ике төрле уйларга, төрле шик-шөбһәләргә урын калмасынга, партия карарын тагын бер мәртәбә укып чыгам, – дип, вәкил өстәл өстендә яткан кәгазьне мөмкин булганча ачык тавыш белән укый башлады.
Карар укылып бетте. Чебен очкан тавыш ишетелми. Җаннарга таш бастырып куйган шикелле. Һәркем үз уена чумды.
Җыелыш тәмамлангач, яшьләр кайсы-кая таралышып беттеләр. Өлкәннәр ашыкмадылар, кемдер вәкил тирәсенә елышты, аның үзенә генә әйтәсе сүзләре бардыр инде. Авыл картларын һаман да зират мәсьәләсе борчый.. Бер җыелышкач, үзара киңәш-табыш итәргә булдылар. Картлар сүзен кар басмас. Ни хәл итәргә?! Ни генә булмасын, чебен дулап тәрәзә вата алмаганын һәрберсе аңлый. Хөкүмәт карарына кем каршы килә алсын?.. Барысы да аңлашыла, электр станцасы да кирәктер, әмерикәне куып тотып, узып китү дә көн тәртибендәдер, әмма гасырлар дәвамында яшәгән авылкайны туздырып, гомер иткән нигездән кубарылып китүне күңел һич кенә дә кабул итә алмый шул...
Сүтү – төзү түгел. Өстәгеләр әйтте дә онытты кебек, бөтен борчу-хәсрәт, хәтта газап та дияргә була, халык өстенә ишелде. Авылның өсте-аска килде. Әле тегендә, әле монда, йорт-курасын сүтүче ир-атларның, сукранган, чарасызлыктан әрнеп, язмышны сүккән тавышлары ишетелеп куя. Әби-апалар, яулык чите белән яшьле күзләрен сөртеп, бер-берсенә зарларын түгәләр. Төенчекләр төйнәлгән, йорт җиһазлары, кием-салым, кирәк-яраклар машиналарга, ат арбасына төялгән. Ирләрнең сөялләнеп беткән, авыр эштән яргаланган куллары күкрәк турысын уа. Йөрәкләре телем-телем телгәләнгән, ярасыннан каны саркып торган гади халык, ата-бабалары салган нигезне ташлап, елый-сыктый, күрше авылга күченеп китәргә мәҗбүр булдылар. Авыл урыны бушап калды. Ул арада авыр тракторлар тирә-яктагы чокырларны, нигез урыннарны тигезләп, күмеп тә йөри башладылар. Йөзьяшәр тупылларны төбе-тамыры белән кубарып аттылар, аларны исә тураклап, якын тирә авылларга сатып йөрүчеләр барлыкка килде. Халык арасында кәсепкә һәвәсләр һәрчак табыла ул. Бу күренешне тыныч кына карап тору мөмкин түгел иде. Көзгә авыл урыны буш кырны хәтерләтә иде инде.
Хуш, Якты Алан, хуш, газиз туган нигез, хуш, төрле уй-ниятләр корып яшәгән туган җир!.. Гомерләрнең алтын чоры, хуш! Авыл янындагы зират, камышлы сазлыклар, чишмәләр, елгалар, күлләр, билдән печән үсә торган киң болыннар, тугайлар, төрле шифалы үләннәргә бай әрәмәлекләр, әрәмәдәге исәпсез-хисапсыз җиләк-җимеш куаклары газиз балаларын елап озатып кала. Су өстендә канат кагып очкан акчарлакларның тавышы үзәк өзгеч хушлашу авазы булып ишетелә. Юа җыеп, печән чабып йөргән болыннар да аерылу сагышына түзми, елга өстеннән күтәрелгән сөттәй, ак томан пәрдәсе артына яшеренә
Әрәмәдә сайрашкан кошларның да моңнары башка. Сагышлы моң арттан калмый, ияреп бара. Юл буендагы тигәнәкләргә кадәр: «Безне калдырып китмәгез!» – дигәндәй, тезгә сарыша.
 
Кылганнарны сыйпап искән җил сулышы
Алып килә канатында әрем тәмен.
Баҗананың дулкыннары йөгерешә,
Юа-юа агартырга теләгәндәй,
Сары сагыш төсе сеңгән аккош тәнен.
 
Каңгырыплар аккош эзли су өстеннән
Канатташы, җан сердәше, якын дустын.
Чоңгыл булып уелган яр хәтерләтә,
Дулкын сөрткәч ак морҗасы авып төшкән,
Су астында калган өен түбән очның.
 
Тамырлары калкып чыккан бөдрә тирәк
Талгын җилгә көйләп сөйли гасыр серен.
Онытмаган яшь кызларның тал басмада
Талчыбыктай бөгелә-сыгыла иркәләнеп,
Җырлый-җырлый чайкаганын юган керен.
 
Акчарлаклар елавыннан туктый алмый.
Үкси, гүя, бертуктамый авыл җаны.
Башын иеп дога укый әрвахларга,
Пугач явы эзләреннән арынмаган,
Күпне күргән яр буеның текә тавы.
 
Әйе, кайда гына яшәсәләр дә, аларның йөрәгендәге югалту ачысы кимемәячәк. Гомер үткән саен яралар тагын да ныграк әрниячәк. Сыеныр нигезен югалткан, чүп үләннәре үсеп утырган авыл урынына кайтып та, уйнап үскән урамнарын, якыннарының каберләрен таба алмый илерүчеләрнең төшләре дә сагыш белән тулачак. Аларның мәңгелек сагышы моңлы бер җыр булып, гасыр йөрәгенә уелачак. Өлкәннәр бу чынбарлыкны бөтен йөрәкләре белән аңлый. Һәм шул чынбарлык үзәкләрен өзә, күзләрен дымландыра.
Авыл фаҗигасен төшенмәгән, берсеннән-берсе бәләкәйрәк бала-чага гына сәфәргә кузгалган әби-бабаларының, әти-әниләренең хәсрәтләренә битараф. Бер офыктан икенче офыккача сузылган юл аларны ымсындырып алга чакыра. Алда аларны оҗмах бакчасыдай ямьле җирләр, яңа, әкияттәгедәй серле тормыш, ниндидер кызыклы вакыйгалар көтеп торадыр кебек.
Менә алар яңа нигез корачак Таулы авылы күренде. Авыл өстендә күксел томанмы, төтенме тирбәлә. Күченүчеләрне монда җыр-бию белән, сөенеп, алкышлап каршы алучы булмады. Адым саен кычкырып әйтүче булмаса да, алар бу авыл өчен гомер буе килмешәкләр исемлегендә булачаклар. Моны күңеле белән һәркем сизеп торды.
Күченүчеләр авыл башына килеп җиттеләр. Ике авыл арасы ун-унике чакрым гына булуга да кармастан, би-и-ик озын юл үтелгәндәй арытты, җан талчыкты. Авыр уй йомгагын сүтә-сүтә килгәнгәме, вакыт та озак үткәндәй тоелгандыр инде...
Бу – мең тугыз йөз алтмыш бишенче елның август ае иде...
 

* * *


Гариф картның гаиләсе авылда күп тармаклы нәсел чутлана. Көннәрдән беркөнне алдан барлык хәстәрлек эшләрен күреп бетергәч, аның җиде баласы, оныклары да Таулыга табан кузгалдылар.
Бу айларда Таулыдан кайтып та кермәделәр дисәң була, куна-төнә авыл советы күрсәткән нигез-планнарга йорт корыштырып ятулар да туйдырды, озакка сузмыйча, көннәр утырып торганда күченергә уйлаштылар.
Гариф карт төпчек улы Шәйхенур белән «Кытай урамы»нда төпләнергә ниятләп, йорт урынын шунда сайлады. Юк, «Кытай урамы» дигәч тә, анда кытайлылар яшәми. Таулыдагы иң ишле гаиләләр шушы урамга җыелган. Юри эшләсәң дә алай булмас! Йорт саен җиде-сигез бала. Таң атуга авыл тынгысыз тормыш шавына күмелә. Киртәгә очып кунаклаган, тук кыяфәтле генералдай киерелгән әтәчнең гайрәт чәчеп: «Кикери-кү-ү-к!» – дип сузып кычкыруына, көтүгә кузгалучы сыерлар мөгрәве, сарыкларның бәэлдәве, йомырка салуы белән мактанучы тавыкларның кетәклектә кыткылдавы, казларның каңгылдашуы, үрдәкләрнең бакылдашуы, бала-чага тавышы кушыла. Һәр җирдәге сыман, авыл иртәсе Таулыда да шулай башлана. Якты Аланнан күченүчеләрнең күңелен бераз юатучы нәрсә булды бу күнегелгән тормыш чаткылары.
Гариф карт күченүгә ныграк әзерләнгән, аякны алданрак киенгән булып чыкты, аның нигезендә иң беренче булып мич ягылды, торбасыннан аксыл төтен чыгып, Агыйдел ягына табан агыла башлады.
– Һе, төтене дә Якты Аланга авыша бит аның... – Сүзен әйтеп бетермәде, Гариф картның күзеннән яшьләр сыпылып чыкты.
Шәйхенур таза гәүдәле, нык куллы иде, батырып эшкә тотынды. Көне колхоз эшендә булса, кич өйгә кайтуга ихатаны төзүне дәвам итте. Гариф картта көч ташлаган бәндә түгел. Яңа җирдә дә тамырларын ныклап җәяргә ашкыналар иде алар.
Күршедә алар белән бер көнне күченгән, ишле гаилә башлыгы Шәрәфетдин карт нигез корды. Авылдашлар белән бер урамда, сап-сары нарат бүрәнәләрдән йорт төзеп, күршеләр булып яши башлагач, туган туфрактан аерылу хәсрәте дә азмы-күпме җиңеләйгәндәй булды. Якты Алан онытылмаса да, ничектер җанда килешү тойгысы барлыкка килде сыман. Җитмәсә Шәйхенур Шәрәфетдин карт улы Мирзанур белән бергә уйнап үстеләр. Ике гаилә электән дә дусларча тормыш иттеләр, хәзер инде тагын да якынаеп, чын әшнәләрчә яши башладылар. Тормыш авырлыкларын да, шатлыкларын да бүлешеп яшәүче ут күршең булудан да зур бәхет юктыр ул. Юкка гына халык: «күрше хакы – тәңре хакы» димәгән ич. Ике гаилә, шушы сүзләргә тугры калып, җай гына тормыш итеп, көн үткәрә башладылар.
Теләк булса, беләк карышмый. Таулының да йөзе үзгәрде – тиз арада менә дигән йортлар салынып бетте. Әле ул урамда, әле бу очта шыгырдап торган нараттан салган иркен йортларның капкалары киерелеп ачылды, йорт бусагаларыннан бисмилла әйтеп, беренче булып өлкәннәр атлап керделәр, башта шартын китереп азан әйттерделәр, коръән укыттылар. Зурлап өй туе уздырдылар. Таулыда яңа тормыш башланды.
 

* * *


...Өй түрендә Гариф картның үз кулы белән ясалган өстәл, алты урындык, чаршау артында чигүле япма белән капланган агач карават. Карават янында зур сандык, матчадагы тимер чөйдә, чыбылдык япкан, талдан үргән бала бишеге. Нараттан салган йорт диварына Гариф карт, җептән бушаган кәтүк кидертеп, элгечләр кагып чыкты. Канәгатьләнгән сыман үз эшенә карап торды да, өстендәге камзулын салып, элгечкә элде. Өстәл өстендә җырлап утырган самовар янында, барысы бергә җыелып, кайнар коймак белән сөтләп чәй эчкәннән соң, Гариф карт урам башына, өлкән улының ихатасына юл тотты.
Гаиләдәге олы бала тормышын ничек корса – башка балалар аның артыннан китәрләр, дигән, язылмаган канун бар. Шуңа да Гариф карт, олы улы Әгъләмнең җитеш тормышта яшәвен теләп, көн дә дога кылмый калмый. Әгълам атасы җиткезгән йорт нигезеннән җиде-сигез хуҗалык аша, буш урынны сайлады. Сугыш вакытында тузгыган нигез урыны болай күңелгә хуш килерлек иде. Урамның ике башын өч-дүрт метр киңлектәге тыкрык бүлеп тора. Авылның балта остасы да, бигүк яңа булмаган тегү машинасы бәрабәренә, өй салышырга ризалык бирде. Өй салуның ние бар, чутлыйсы да, мүклисе дигәндәй, Гариф картның өч улы һәм балта остасы тырышлыгы белән бик тиз арада, тыкрык башында балкып торган яңа йорт барлыкка килде һәм урамның бер бизәгенә әйләнде.
Дүрт кызының гаиләсе дә күченеп килеп, өй җиткезеп кергәннән соң, Гариф картның җаны тынычлап калгандай булды.
Гариф карт ялгыз калган чакларда уйга чума. Заманалар үзгәрә, дәвер белән кешеләрнең холкы-табигате дә икенчеләнә. Туган нигездән кубарылып, чит авылга күченү йөрәккә төер булып урнашты. Югыйсә һәр баласы яңа йортлы булды, хөкүмәт анысы ярдәменнән ташламады, ныклап үпкәләп тә булмый кебек. Шулай да күңел тыныч түгел, тагын нидер булыр кебек, инде ныклап дөнья көтә башлагач, янә нидер килеп чыкмасмы?.. Үзе дә, карчыгы да ашын ашаган, яшен яшәгән, якты дөньяны калдырып китәсе бар дип артык хафаланасы юк, килгәч, вакытын белеп китә дә белергә кирәк, әмма балаларның, оныкларның киләчәге өчен борчылып, җаны өтәләнә. Шушы гомер эчендә ни генә күрмәде Гариф карт буыны? Алда балаларны ни көтә, оныкларның язмыш китабына ниләр язылган – анысы аңа караңгы иде...
Мең тугыз йөз егерме җиденче елда туган икенче улы Кираметдин бөтен авыл балалары кебек, иркен болында, яшел хәтфә үләннәрдә аунап, тәгәрәп үсте. Баҗана елгасында балык тотып, болын юасын җыеп, ачлык елларының авырлыгына бирешмәскә тырышып, җиңүчеләр белән беррәттән, колхоз үсеше өчен кул көчен кертте. Сугыш чорында эштә чыныгып, буй җиткергән егет, фашистларга булган нәфрәте ташып-түгелеп, униҗиде яше тулуга, үзе теләп, фронтка китте. Мең тугыз йөз кырык дүртенче елның көзендә кулына мылтык алган, соңрак танкист булган Кираметдин, илбасарларга каршы аяусыз көрәште. Туган илен, туган җирен яклап, утка кергән егет берничә мәртәбә яраланды. Ярый әле яралар гомерен өзәрлек булмады, ямавы өстендә, тиз төзәлде. Госпитальдә дәваланып, сафка басуга янәдән сугышка керде. Җиңү көнен ул Берлинда каршылады.
Сугыш тәмамланганнан соң, өйгә җибәрмәделәр. Илгә куркыныч янавын дәвам итә икән әле – вагоннарга төяп аларны Япония милитаристларына каршы көрәшкә алып киттеләр. Дошманны тар-мар итеп, күкрәген сугышчан медальләр белән бизәгән батыр, ил алдындагы бурычын намус белән үтәп, туган авылына бары тик мең тугыз йөз кырык сигезенче елның көзендә генә әйләнеп кайтты.
Кайтып керүгә, тормыш аны бөтереп кенә алды да, үз кубызына биетергә тотынды. Ат җигеп, күрше Таулыдагы сельсәвиткә теркәлергә килгән Кираметдин, икегә аерылган кап-кара толымнары очына кушып үргән чулпыларын чыңлатып, судан кайтып килүче кызыйны күреп таң калды. Зифа талдай сыгылмалы гәүдә, карлыгач канатыдай сызылып киткән кашлар, куе керфекләр арасыннан нур сирпеп торган карлыгандай кара күзләр егетне гашыйк итте дә куйды. Егет бу авылга ни өчен килүен дә онытты. Әйтерсең бүген иртүк ул шушы очрашу өчен юлга кузгалып чыккан. Утлар-сулар кичкән егет үзен кулга тиз алды, кыюлыгын җигеп:
– Әй, чибәркәй! Бик сусадым, бер генә йотым су белән сыйласаңчы! – дип кычкырды һәм атыннан төшеп кыз каршысына килеп тә басты. – Исемең ничек чибәр кыз?
Кызый алай җебегән булырга ошамаган, егеткә керфек сирпеп карап алды да, җиз кыңгырау чыңын хәтерләткән тавыш белән рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Закирә исемле мин...
– Ә мин – Кираметдин. Якты Аланнан...
Кыз елмаюын яшерә алмый иде инде. Көзге көннең җиләс мәлендә, сөлектәй буй-сынлы, йөзгә чибәр егетнең су сорап дәшү серен акыллы кыз бик тиз төшенеп алды. Танышу өчен сәбәп табып сүз кушкан егеткә күтәрелеп караган кыз, солдат формасын салырга да өлгермәгән баһадирның үткен карашын, чиләгенә сузылган ныклы кулларын, киң җилкәсен, күңел кылларын тибрәндергән тавышын йөрәк түренә салып куйды.
Бер күрүдә араларында мәхәббәт ялкыны кабынган яшьләр ике ел узуга язмышларын бергә бәйләделәр. Мең тугыз йөз илле икенче елда Кираметдин белән Закирәнең матур, тату гаиләсендә тәүге кызлары җиһанга аваз салды. Бер-бер артлы туган балалар мәхәббәтләрен тагын да ныгытты. Бәхет оя корган өйдә тормыш үз җае белән алга бара башлады. Балалар исәя, ир белән хатын колхоз эшеннән бушамыйлар дисәң дә була. Тормышлар да көйләнә башлады, колхозлар ныгый, таякка эшләп йөргән вакытлар онытыла төште, «эше барның ашы бар» дип, авыз тутырып әйтергә мөмкинлек туды. Сөенеп яшисе дә яшисе генә иде дә, аяз көнне яшен суккандай, казганып көткән дөньяларын тузгытып, яңа баштан оя корырга туры килде...
 

* * *


Күченү мәсьәләсе алга килеп баскач, Кираметдин белән Закирәнең йокылары качты. Башта да шул, сөйләшүләре дә гел шуңа килеп терәлә. Закирә үзе туып үскән авылга күченәчәкләрен белгәч, артык кайгырмады да кебек, әмма кубарылып, күченү мәшәкатьләренә тотыну аны да шөлләтә иде. Бер эзгә кергән тормышны, икенче җирдә җайга салу җиңел булмасын бик яхшы аңлый иде. Дөресен әйтергә кирәк, Кираметдин илләр гизеп кайткан ир-егет, әллә гаиләне алып, башка якларга, хәйран төзелешләр барган берәр калага күчеп китү турында да уйлана башлаган иде. Күчкән өчен акча, теләгән кешегә, шул суммада йорт салып керү өчен, буралык агач бирәчәкләрен ишеткәч, ул җайлап кына иренә сүз кушты.
– Җан биргәнгә җүн бирә бит ул, атасы! Әткәй дә алтын куллы. Абыйлар да булышырлар. Башкорт ягына, яисә Пермь урманнарына барып, агач кисеп интегәсе түгел. Әзер бура кайтартырлык акча бирергә вәгъдә итәләр бит әле, болай хөкүмәт үзе дә булышкач, йорт җиткергәнне көтеп тормабыз, кеше белән бергә күченербез. Үз нигезебезне корганчы минем әткәйләрдә яшәп торырбыз. Син ни диярсең икән?!
Кираметдин сүзсез калып, шактый уйланып утырды. Аннан тәвәккәл тавыш белән хатынының сүзен җөпләвен белдерде:
– Шулай итми булмас, әнкәсе! Әтиләрдән калышмабыз, бергәләп күченербез. Туганнар исән булсыннар, ныклап тотынсак, озакка сузмабыз. Әткәйнең йортын җитештереп бетерәбез шушы араларда, абый да, энекәшләр дә төшеп калганнардан түгелләр. Синең абыйларыңның кулыннан да алтын коела. Күмәк көч тау күчерә, диләрме әле?! Безне урыс-улак арасында кем көтеп тора әле!
– Ярый, әтисе, хәерлегә юрыйк барысын да. Ил белән килгәнгә каршы килеп булмый. Монда башлангыч мәктәп кенә, Таулыда сигезьеллык. Балаларга чит авылга йөреп укырга туры килмәс. Бер начарның бер яхшы ягы була дигәндәй. Әткәй белән әнкәй дә олыгаеп баралар. Бергә-бергә җиңелрәк булыр.
– Йә, ярар, хәерлегә булсын! Алла кушмаган эш булмас.
Кираметдин шулай итеп сөйләшүгә нокта куйды. Аңа чынбарлык белән килешү авыр иде. Ир көтүдән кайткан мал-туарны лапаска кертеп япкач, тасма кебек сузылып, боргаланып аккан елга буена төшеп китте. Суга карап, уйланып бик озак утырды ул. Судан килгән балык исе, төз, зифа камышларның шавы, акчарлакларның бер-берсен эзләп аваз салганы күңеленә шулкадәр якын, шулкадәр газиз. Сугыш кырында йөреп, тынлыкка, тынычлыкка сусап кайткан ирнең йөрәгенә бу табигать күренешләре үзе бер дәва. Күчәчәк авылда яланкыр. Ни елгасы, ни урманы юк дигәндәй. Ярый инде әрәмәлекләр күрше авыл капкасына тикле сузылган. Оҗмахка тиң туган авылын калдырып, авылны икегә бүлеп аккан инештән, бер-ике чакрым ераклыктагы чишмәдән кала, коенырлык, балык тотарлык күле дә булмаган җиргә күчәргә туры килә.
Кираметдин авыл советына барып, Таулыга күченүчеләр исемлегенә кереп, булачак нигез урынын сайлап кайтты. Аңа мәктәп урамы ошады. Урамның аргы башында ямь-яшел үлән үскән ялан кыр. Ташлы ком җәелгән юлдан ерак та түгел урнашкан кырый йорт янында әрле-бирле йөренгән ир, хатын-кыз тавышын ишетеп, уйларыннан айнып китте.
– Ни хәл, күрше, димме?! Күрше авылдан күчәләр дигәннәр иде аны. Сез буласызмыни инде? Ярый хәерле сәгатьтә булсын! – диде хатын ачык тавыш белән һәм, ирнең җавабын да көтеп тормыйча, көянтә-чиләкләрен иңендә биетә-биетә, инешкә илтүче сукмакка таба китеп барды. Ягымлы, яңгыравык тавышы, бәби итәкле күлмәге, аклы ситсадан теккән чигүле алъяпкычы ир күңелендә якты хисләр уятты.
Кираметдин дүрт якка дүрт казык кагып, өй саласы урынны билгеләп куйды.
 

* * *


Закирә – Таулының Үзәк урамында, Әһлиулла белән Гайшәбикә гаиләсендә өченче бала булып туган кыз иде. Гаиләдә бердәнбер кыз булса да, аны артык үсендереп, чиктән чыгып иркәләп торучы булмады. «Кыз бала икәнсең, тыйнак, һәр эшкә дә өлгер, пөхтә булырга тиешсең», дигән тәрбияне әнисе канына сеңдереп үстерде. Әнисенең тырышлыгы бушка китмәде, чыннан да Закирә яшьтәшләреннән аерылып тора иде. Уңган кыз бер эштән дә тайчанмады – сыерын да сауды, керен дә юды, кырда урагын урды, йөк ташыды. Кирәк булса, чыпта сукты, киндер басты, авылда эш бетәме, санасаң исең китәр.
Аңа сокланып карап торган күршесе Гыйздениса түти берсендә әнисе Гайшәбикәгә:
– Бәхете генә булсын инде кызыңның, кулында тиен биетә бит! – дип тә куйган иде.
Бу сүзләрне ишеткәч, Закирә пырхылдап көлеп җибәрде. Кулда тиен биетү ничек була микән соң? Ул бит яшьтәш кызларыннан калышмаска тырышып кына шулай һәр эштә өлгер булырга омтыла. Яратмый ул артка сөйрәлеп баруны.
Әнисе ахирәтеннән шундый мактау сүзләрен ишеткәч, кызы өчен горурлануын яшерми, сөйләнеп алган иде:
– Инде күз генә тимәсен, ахирәткәем. Кулыннан гөлләр тама бит дип, үзем дә сокланып карап торганым бар.
Гыйздениса әни кешене шелтәләп алды:
– Син чамалап, чит кешенең күзе бик тиючән булмый ул. Чит-ят карап ала да, оныта, үзегезнең күзегез тимәсен. Шунысы куркыныч аның, – диде.
Гайшәбикә белгән догаларын укып, сүзгә нокта куйды:
– Үзең башладың ла... Инде берүк бәхете булсын, булдыклы ир насыйп булып, бала-чага үстереп, аларның дәүмәтен күрергә язсын...
Закирә матурлыкка омтыла иде. Алар яшәгән йорт әллә кайдан көлеп торуы, тәрәзә кашагаларының челтәр бизәкләре белән сокландыра. Бусы инде әтисенең кул хезмәте. Танылган балта остасы ул. Агачтан өстәлдер, урындык-шкаф ише һәр йортка кирәк җиһазларны ясау буенча авылда аны узган кеше юк.
Әнисе Гайшәбикә аш-су остасы буларак тирә-як авылларга да билгеле. Закирә кул арасына керерлек булып үсүгә, әнисе аңа аш-су серләрен өйрәтә башлады. Аларның капкасын шакымаган авылдашлары калмагандыр да. Кемнең нинди генә гозере төшми дөнья көткәндә! Әһлиулла эшләп алып кайткан акчасын берәмтекләп, кадерләп тотарга, керемне үрчетергә өйрәнгән хуҗабикә, кем генә гозер белән килмәсен, берсен дә кире бормады. Кемгәдер чәкчәк, кемгәдер кош теле, кемгәдер шәңгәсен, бәлешен пешерде. Кызы да үзеннән калышмады. Ул борай ярмасыннан пешергән вак бәлешләрне бер авыз иткән кеше аның тәмен беркайчан да онытмады.
– Закирә, кызым! Аръяк Шәмсениса апаң кызын кияүгә бирә икән. Утыз йомыркалык чәкчәк сорадылар. Икәүләп пешермәсәк, өлгермәбез, – диюгә, ком белән ышкып, сары гәрәбәдәй итеп юган идәнгә, үзе суккан паласларны җәеп йөрүче кызы, кай ара эшен бетереп, чигүле алъяпкычын киеп алган?!. Башындагы ак яулыгы астыннан бер генә бөртек чәче дә күренми. Ул арада келәткә чыгып, җилпуч тутырып бодай оны иләп керде. Инде, ул да булмады, җырлый-җырлый ак эмаль табакта йомырка тугларга да керешкән.
Гайшәбикә кызына соклангыч караш ташлап, янәдән өй эчен бер кат күздән кичерде. Күр инде, урын-җирне ничек оста итеп зәвык белән җыештырып куйган кызы! Сәке өстендә бергәләп сырган корама җәймә. Җәймә астыннан бизәкләре күз явын алырлык чигүле япма күренеп тора. Кием-салым тегәргә дә маһирлыгы булган Гайшәнең өеннән кеше өзелеп тормый шул. Әле берсенә, әле икенчесенә күлмәген дә, алъяпкычын да тегеп бирә. Калган ситса кисәкләреннән менә шундый җәймә, юрган тышлыклары да тегеп шаккаттыра. Әле, җитмәсә, һәрбер кисәктән кемгә нәрсә тегелгәненә кадәр хәтерендә саклый. Менә шундый гаиләдә туып, эшкә өйрәнеп үскән кызы, сугыш вакытында да сынатмады. Колхоз эшенә дә йөрде, тегү-чигү эшләрен дә читкә куймады. Эштән арып кайтса да, матурлыкка омтылган күңел кушуына буйсынып, җырлый-җырлый үзенә бирнә әзерләде. Буй эшләми, кул эшли дип, Закирә бер кичтә, бер мендәр тышын чигеп тә куя. Каз мамыгыннан тутырган мендәр өстенә ябарга ап-ак җептән бәйләгән, пәрәвездәй җиңел челтәрләренә күрше-күлән кергән саен сокланып күз сала. Гыйздениса дөрес әйтә, кызның җитезлегенә тиен дә көнләшерлек шул.
Закирәгә кичке уеннарга йөрү, егетләр белән аралашу бик эләкмәде. Вакыты ул түгел иде. Җитеп килгән кызда сугыш чорында егет кайгысы түгел, яшәү кайгысы булды. Авылның буй җиткән егетләре фронтта, фашистларга каршы сугыша. Юклык, хәерчелек, җитмәүчелек белән көн иткән авыл халкы, кулдан килгәнчә, Җиңүгә үз өлешен кертергә тырышты. Яз җитүгә, Закирә өлкәннәр белән беррәттән, җирне чәчүгә әзерләр өчен, кырга чыкты.
Беренче Бөтендөнья сугышында бер аягын калдырып кайткан бригадир карт – Шәрхемулла җир сөрү өчен атлар җитмәгәч, үгез җигәргә кушты.
– Кырны үгезләр белән дә сөрәбез, көрәк белән дә казыйбыз. Эшче көчләр җитми. Илгә, фронтка ашлык кирәк. Тугыз-ун яшьлек авыл баласы да кулдан килгәнчә булышырлык. Ни эшлисең, ил белән килгән сынауны бергәләп җиңәсе.
– И Шәрхемулла абзый! Болай да балалар – язын чәчүгә, җәен чүп утарга, көзен урак урырга йөриләр. Кыр эшләре суыкларга кадәр сузыла. Август-сентябрь айларында бөтен эшкә яраклы авыл кешесе басуга башак җыярга чыга. Ач булганга күрә, күгәргән башак ашап, агуланучыларны үзең дә күрдең.
– Күрмиме соң! – дип ачынып сузды Шәрхемулла. – Ничә бала ачлыктан шешенеп, басуда эшләгән җирендә егылды. Күпмесе вафат булды? Аларның ачтан тилмереп, соңгы сулыш алулары мәңгегә күз алдыннан китмәслек. Җиңү сәгате суккач, сугыштан кайткан әткәләренә, абый-туганнарына ничекләр җавап бирербез? Уйласам, күз аллары томалана...
– Каһәр суккан, фашистлар! Безнең түккән яшьләребез, шул балаларның каргышлары төшеп, башлары аяк астына килгәнен, дөмеккәннәрен күрсәк иде!
Шәрхемулла, үзен тиз кулга алды. Болай җебеп утырсаң, көне буе яшь сыгарга мөмкин. Тавышына кырыслык чыгарып, җикеренгән булды:
– Йә, ярар! Бүрәнә аркылы бүре кумагыз! Кызурак эшләгез! Тизрәк эшне бетерергә кирәк! Фронтка ашлык җибәрү планы үтәлмәсә, үзегезгә үпкәләгез!
Тишелеп чыккан игеннәрнең яшәрүенә сөенеп, көзге уңышны җыяр вакыт җиткәч, бәлки, оннан пешкән ипигә тиенербез дип, өметләнгән халык, көнне төнгә ялгап эшләвен дәвам итә. Яз артыннан сиздерми җәй дә узып бара. Инде басу алтынсу төскә кергән, башаклар тулыша.        Урак өсте якынлашкан көннәрдә бригадирның да тавышы бөереннән чыга башлады.
– Иртәгә уракка төшәбез! Кемнең урагы бар урак, урагы булмаганнар чалгы алыгыз! Кызлар, сез урган иген учмаларын көлтә итеп бәйләрсез. Көлтә бәйләүнең нормасы бер кешегә җиде йөз данә тирәсе. Меңгә җиткергәннәргә өстәмә паек каралган! Яшүсмерләр, сез көлтә бавын әзерләп биреп торырсыз!
Кырда да, ындыр табагында да эш гөрли. Авылны тол хатыннар, яшь киленнәр, яшүсмер кызлар-малайлар җигелеп тарта. Өлкәннәр белән бергә көлтә сугу эшендә унике-ундүрт яшьлек кызлар көч түгә. Сугылган ашлыкны гади генә ашлык киптерү урыннарында утын ягып киптерәләр. Утынны күрше авыл урманыннан кисеп, ун-унике чакрым арадан үгезләр җигеп алып кайталар.
Тәртә арасына керткән үгезләр чыгымчылап интектерә. Бер киреләнсә үгезне җиңәрмен димә. Ул чактагы интегүләр! Алай-болай кесәңдә тамак ялгап алыр өчен берәр кисәк алабута кушкан ипиең булса гына, шуны үгезгә каптырып, бераз чыгымчылавын басарга була. Закирә дә күрмәгәннәрен күрде ул үгезләр аркасында. Үксеп-үкереп елаган чакларында, әтиләрен, авылның ир-атларын фронтка китәргә мәҗбүр иткән фашистларны каргаган сүзләрне Гитлер ишетсә, йөрәге ярылыр иде. Ярылмаса да, тынычлыкта бер көйгә яшәп яткан илгә каршы сугыш ачуына үкенеп, кан коюны туктатыр иде.
Сугыш чоры кыенлыклары авыл халкын тора-тора сыный. Инде үгезләрне генә түгел, сыерларны да эшкә җиктеләр. Аларны заготзернодагы авылларның пунктларыннан чәчү орлыгы ташу, кырга орлык чыгару, болын, басудан салам, печән ташу өчен кулландылар. Сыерлар өчен эш нормасы да булдырылды. Сыер хуҗасына ике йөз грамм он, сыерга биш килограмм печән бирәләр. Менә шулай тылдагылар җан асрадылар сугыш чорында.
Кара көздән алып, кыш уртасына кадәр әнисе белән бергә ашлык сугарга йөргән Закирә, кайбер көнне кулларының сызлавына түзә алмый. Авыр көлтәләрне күтәреп алып, сәкегә салган чакта, эчендә нәрсәдер өзелеп киткәндәй тоела. Җитмәсә колхоз атларына сугу урыныннан салам төяп җибәрергә кирәк. Атлар ач, күтәрмәгә калып баралар. Аларны кызганудан үзәкләр өзелә.
Тик шулай да ничек тә яшәргә, илбасар фашистларны илдән куучы, яуда кан түккән илдәшләренә, әтиләренә, ирләренә, улларына булышу өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Җиңү гомерләр бәрабәренә яулана. Тылдагылар моны яхшы аңлый. Авылга килгән кара хәбәрләр дә бу хакта гел искәртеп торалар. Кемгә дә булса шундый хат килсә, бөтен авыл кайгыга кала. Хатын-кызлар, балалар һәлак булганнарны кызганып, исәннәрнең киләчәге өчен кайгырып, канлы күз яшьләрен түгәләр иде.
Кичә дүрт бала анасы Нуриянең ире хакында кара хәбәр килде. Көлтә биреп торучы Нурия Кадыйрының һәлак булуын ишеткәннән соң, тораташтай катып калды. Кулындагы көлтәсе җиргә төшеп китте. Күкрәгеннән «Аһ!» дигән сыкранулы аваз саркып чыкты. Күзләре уттай яна башлады. Аның белән бергә эшләүче хатыннар: «Нурия, ела! Еласаң җиңелрәк булыр!» – дип юатырга тотындылар. Нурия күзеннән сыңар яшь чыгармады. Ул ындыр табагы яныннан сузылып киткән юлга борылып карады. Әле кайчан гына ире шул юл буйлап фронтка киткән иде. Нурия аның артыннан күздән югалганчы карап калды. Юк! Ул нишләп үлсен?! Аның дүрт улы бар. Ул киткәндә: «Көтегез, кайтырмын!» – дип саубуллашты. Әле туып кына өлгергән төпчек улын көрәктәй учларына алып, күкрәгенә кысып сөйде дә, Нуриягә сузды.
– Мин кайтканчы балаларны сакла! Җиңеп кайтырбыз! Авыр булса да түз! Мин кайтачакмын, көт! – дип, Нуриянең зәңгәр күк йөзедәй күзләренә сөеп карады. Аның беркайчан да Нурияне алдаганы булмады. Ялган хәбәр җибәргәннәр аңа. Нурия ят кул белән язып җибәрелгән кара кәгазьгә ышанмады. Киң җилкәле, озын буйлы, мускуллары уйнап торган, мәңгелеккә бергә булырга вәгъдә биргән ире исән. Ул аның юклыгына беркайчан да ышанмаячак. Гомере буена көтәчәк. Җиңүче булып, Нуриясен, улларын сагынып кайтачак аның Кадыйры. Тиз арада үзен кулга алган Нурия, ярсып эшкә тотынды. Авыр-авыр көлтәләрне очыртып кына сәкегә китереп сала башлады. Шул арада сузып җырлап та җибәрде:
Талдан талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач?
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
Аңа башкалар да кушылды.
Нурия сөекле ирен беркайчан да исеннән чыгармады. Сугыш турында кинолар күрсәткәндә, экранга кереп китәрдәй булып, мәңгелеккә яуда ятып калган Кадыйрын эзләп тилмерә иде. Бер генә тапкыр күрергә, күз кырые белән шәүләсен генә тотып калырга дип өзгәләнә иде ул. Нурия әбигә язмыш аяусыз булды. Күпме авырлыклар, йокы-ял күрми, изаланып үстергән гренадердай өч улы үзеннән алда гүргә кереп яттылар. Нурия әби зарлануны, сыктауны онытты. Туксан дүрт яшенә кадәр үз авылында гына түгел, тирә якта да иң кадерле, мәртәбәле Ак әби булып гомер итеп, беркемгә рәнҗү-ачу сакламый, авыл өстендә таң шәфәгы сызылган бер иртәдә тыныч кына ире, уллары артыннан бакый дөньяга күчте.
 

* * *


Сугыш яңа корбаннар сорый тора. Мең тугыз йөз кырык икенче–кырык өченче елларда сәламәтлеге булган, кулына мылтык тота алган һәр ир затын, хәтта җиләк кебек яшь кызларны да сугышка ала башладылар. Тылдагы бөтен эш хатын-кыз һәм яшүсмер кызлар-малайлар кулына калды.
Балалар колхозда эшләү белән бергә, мәктәптә укуны да дәвам итәләр. Кышкы көннәрдә, иске китап, гәҗит битләренең кырыен язу өчен файдаланып, мәктәптә белем алалар. Дәрестән соң чана тартып, ун-унике чакрым ераклыктагы әрәмәгә, йә мәктәпкә, йә үз хуҗалыгына алып кайтыр өчен утынга бару да алар өстендә. Карлы-буранлы кышның көчле салкыннары тәнгә генә түгел, сөяк җелекләренә кадәр үтә. Зәмһәрир салкыннар кырык градуска җиткән чакларда, тынны куырган суыктан кая качарга белмисең. Кием-салым юка. Өстә сырган бишмәт, аякта чабата. Кисеп әзерләп куйган утынны чанага төяп, кайтыр якка кузгаласың. Җил каршы иссә эшләр харап. Барлы-юклы киемне салдырып алырга теләгәндәй, җилнең бозлы кулы чабудан тарткалый, туңган тәнне капшый. Чарасызлыктан әрнеп, күздән яшь тамчылары тәгәри. Бит очларының туңып өшүеннән курку, елаудан тиз туктата. Җил белән көрәшә-көрәшә: «Фронттагы әтиләрнең, абыйларның хәле безнекеннән дә авыр, оят түгелме сиңа?» – дия-дия, үзеңне битәрләп, авыл ягына атлыйсың.
Закирә Әҗәкүл, Дербышка заготзерноларыннан чәчүлек орлык ташыган чакларын мәңгегә онытмый. Юл бетәр алдыннан гына орлык ташу өчен нәрәт бирәләр. Заготзернога барып җиткәнче батып-чумып бетәсең. Чабаталар тишелеп, тарала башлый. Аяклар боз булып ката. Сызлавына чыдар хәлләр калмый. Салкын тидереп, чирләп үлгән иптәш кызының Гитлерны каргап елаганын, ничә еллар үтсә дә оныта алмады Закирә. Шул канкойгыч сугыш авылда гына да күпме кешеләрнең башына җитте. Чәчәк кебек гомерләрне кисеп, күпме кан-яшь түктерде. Авылда да үлем-китем күп булды шул, күпме халык ачтан кырылды. Сугыш булмаса, ил белән тилмермәсләр иде.
Ни өчен Кешелек дөньясы сугышларсыз яши алмый? Бер илнең икенче илгә каршы сугыш башлавының сәбәбе нидә?! Ни бәрабәренә кешеләр бер-берләренең гомерләрен өзәләр? Бергә тупланып, дус-тату булып, тынычлыкның кадерен белеп яшәүләргә ни җитә? Җир шары зур. Укытучылар сөйләп туя алмыйлар иде, баксаң, җир өстендә дә, җир астында да байлыкның бетәсе юк икән бит. Бар кешегә дә җитәрлек. Шушы байлык өчен сугыш уты кабына икән бит. Акыл белән эш йөртеп, уртага салып сөйләшеп, тыныч кына хәл итеп булмый микәнни?! Кешегә матур яшәү өчен күпме кирәк инде?.. Еш кына Закирәнең башына шундый уйлар килә.
Бүреләр дә, кешеләр кебек, төркем-төркем булып яшиләр. Әмма алар кешеләргә караганда мәрхәмәтлерәк. Ач булсалар гына һөҗүмгә ташланалар. Кешеләр бит ачлыктан сугыш башламыйлар. Кемнеңдер үз-үзен башкалардан өстен куюы, үзен хуҗа итеп санавы, нәфес колы булуы кулына корал алырга этәрәме?! Гитлерга ни җитмәгән?! Закирә аны тешләрен ыржайткан ач бүре кыяфәтендә күз алдына китерә.
Закирә заготзернодан кайткан чакта бүреләр көтүенә очраган мизгелләрне яңадан күңелендә яңартты. Бүре көтүе каршыга килеп чыккач, Закирәнең коты очты. Ач бүреләрдән куркып, кабыргалары беленеп торган арык ат та, соңгы көчен җыеп пошкыра-пошкыра чабарга тотынды. Әле ярый авылга җитәргә ерак калмаган иде. Кыз күңеленнән генә әти-әнисе, якыннары белән хушлашты. «Үлемем шушы икән! И Ходаем, коткар мине! Ач бүреләргә азык итмә!» – дип ялварган кызның инәлүен күкләр ишеттеме, гомере өзелер вакыт җитмәгәнме, әллә авыл ягыннан ишетелгән эт өргән тавышлардан өркепме, бүреләр әкрен генә борылып, кара кучкылланып торган әрәмәлеккә юл тоттылар.
 

* * *


Авылдан читкә китеп торф чыгарулар, урман кисүләр хатын-кызлар өчен үзе бер җәза. Авыл хатыннарының урман кисүдән кайткач, сөйләгәннәре, бер дә исеннән чыкмый кызның.
– И ул башкорт ягындагы урманда интегүләр!.. Кулда – үтмәс пычкы. Юан-юан агачларны кисәргә көч җитми. Ачлы-туклы хатын-кыз кайлардан көч алсын?!
– Әйтмә дә инде! Агачны аударганнан соң да ботакларыннан арындырырга кирәк. Җитмәсә билдән кар.
– Агачка басылып, үлеп калучылар да булды. Ходай Тәгалә саклагандыр инде безне. Гомеркәйләребез бетмәгән булгандыр инде.
– Хәтерлисезме?! Күз алдыбызда бер башкорт кызының өстенә юан нарат ауды. «Эһ!» – дип әйтергә дә өлгермәде. Башы изелеп, чәрдәкләнеп беткән иде.
– Һаман күз алдыннан китми. Төштә күреп тә, куркып уянам кайчакта. Ак кар өстендә кып-кызыл кан. Япь-яшь гомеркәе өзелер дип уйлаганмыни инде ул? Урман кисү хатын кызлар эшемени? Каһәр суккан нимецлар илебезгә басып кермәсә, мондый хәлләргә төшәр идекме?!
– Әле ярый, безне Алла саклады. Исән-сау килеш әйләнеп кайттык. Монда авыр булса да, кышкы урманда туң агач кисү түгел инде. Шөкерана кылып кына эшләрлек һәм яшәрлек.
Закирә үзен ул авыр эшкә җибәрмәүләренә сөенеп бетә алмады. Кәтүк кебек кыска буйлы, җил иссә егылып китәрлек, юка гәүдәле үсмер кызны кызганганнардыр инде. Хәер, авылда да эш тавык чүпләп бетермәслек. Аз интектеләрме авылда?! Кайда гына эшләсәң дә, кыен ипиен мулдан ашыйсың. Ил белән килгән дип үзеңне юатасың. Кырдагы, ындырдагы эшкә түзәргә була әле. Өйгә кайтып, башың мендәргә тиюгә, арыганнар черем итеп алсаң да беткәндәй тоела. Таң сызылуга Шәрхемулла карт таягы белән капка шакып уята. Уянганыңны сиздереп өлгермәсәң, өйгә үк кереп, аякларыңнан эләктереп, шәрә сәкедән идәнгә сөйрәп төшерергә дә күп сорамый.
Үзе сөйләнә.
– Рәхмәт әйтегез болай йөргәнгә. Упалномученный очрап, эшкә соңга калуыгызны искәреп, язып китсә, кичкә районнан милиция килеп җитәчәк. Сезнең ишеләрне өтәрмәнгә утыртырга да күп сорамыйлар. Әнә Үрбактының ярты кешесен Себергә олактырдылар инде...
Дәвере нинди – кешеләре шундыймы, кешеләре шулай булганга дәвер шундыйга әйләнәме, белмәссең. Әмма Шәрхемулла карт дөресен сөйли, сугыш чорында күпме кешене юк кына гаепләрен табып, Себер якларына, урман кисәргә сөрделәр. Киткәннәрнең берсе дә кире әйләнеп кайтмады...
 

* * *


Җиһанда май хакимлек итә. Кырлар-урманнар уяна. Бөреләр ачыла. Чәчәкләр кояшка карап елмая. Авыл халкының күңелендә дә кояш яктысы. Совет солдатлары фашистларны үз оясында дөмбәсли. Тиздән сугыш бетәчәк! Исәннәр илгә әйләнеп кайтырлар. Кара хәбәр алганнарның да күңелендә өмет чаткысы. Бәлки дөрес хәбәр булмагандыр?.. Бәлки исәндер?.. Әнә, күрше авылда ике ел хәбәре булмаган яугир кайткан ди. Белорусия ягында, партизан отрядында булган икән. Кем белә, бәлки безнекеләргә дә бәхет елмаер?.. Күр дә тор, җиңүче булып, шушы язларны тагын да ямьләндереп, алар да кайтып кереләр туган ояларына. Елгалар да ташудан соң ярына кире кайта бит. Өметне генә өзмәскә кирәк. Өмет яшәргә көч бирә. Менә шундый якты хыяллар, ныклы ышаныч белән авыл язга аяк баса.Тургай җыры игенчене кырга дәшә. Яшәү дәвам итә.
Ниһаять, авыл уртасындагы баганага элгән кара тәлинкәдән дүрт ел буена зарыгып көткән хәбәрне игълан иттеләр. Сугыш беткән!!!
Бу хәбәрне радио көне буе кабатлады. Кем кайда эшли, эшләрен куеп торып, һәммәсе авыл уртасындәгы кәнсә янына җыелды. Багана башына беркетелгән радио фәкать шушында гына иде. Авыл халкы, Левитанның тетрәндергеч тавышын ишетеп, тын калды, аннары бер-берсен кочаклап елый-көлә башладылар. Умарта күч аерганмыни?! Авыл гөж килә. Кемдер сыңар кул белән гармун тарта, кемдер титаклый-титаклый бии. Берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый. Кайсысы кемгәдер йодрык күрсәтеп үкереп елый. Әнә, әтисе сугышта үлгән, чәче кыркып алынган, алты яшьләр чамасындагы малай юл буенда үсеп утырган тирәккә сыенган да үкси-үкси яшь түгә. Бу үксүдә җиңү көне килү шатлыгы да, югалту ачысы да, гомер буена арттан калмый ияреп барачак ятимлек, әтисезлек, чарасызлык та ишетелә. Сугыш башланганда туып кына калган, бер генә мәртәбә дә әти сүзен әйтә алмаган, гомерлек үксез кызлар-малайларның, тол хатыннарның, улларын югалткан Аналарның кайгы-хәсрәтләрен нинди бизмәннәрдә үлчәп була? Андый бизмән табылырмы? Аларга югалту хакын кем һәм ни белән кайтарыр?! Уты сүнсә дә кисәве кала. Кешелек дөньясының кабаттан сугышлар булдырмаска көче, акылы җитәрме?!
Тасмадай сузылган озын юлга карап, авыл көн саен кайтучыларны көтә. Биштәр аскан юлчы күренүгә, яланаякларын ялтыратып, малайлар кайтучыга каршы йөгерә. Үз авыл кешесе булса, күрешү белән, якыннарыннан сөенче алырга, авылга җилдергән малайның кулына, куанычыннан кая басарга белмәгән апа-әбиләр, яшереп куйган җирләреннән тәм-том алып бирәләр. Аркаларыннан сөеп озаталар да, капка төбенә чыгып, кайтучыны каршы алалар. Шатлык яшьләре белән битен юган күршеләренә кызыгып, күрешергә, хәл белешергә керүчеләр дә сөенеч уртаклаша.
Фронттан кайтучыларга эш җитәрлек. Авыл ярымҗимерек хәлдә. Җимерелгәнне төзәтәсе, яңаны төзисе бар. Кул көченә мохтаҗ авылның һәр кешесе исәптә. Ирләре әйләнеп кайткан хатыннарның йөзләреннән нур бөркелә. Ире чатан, яки кулсыз, сукыр булса да исән. Сугыш мәхшәрен кичеп, җиңүче булып кайтуы – үзе бер бәхет. Ирле кеше – киң җилкә ышыгында. Җил дә тими, сүз дә тими. Балалар да ятим түгел. Әтиле малайларның баш югары. Әтиләренең биш йолдызлы күн каешын биленә буып, урамга чыккан иптәшләрен күреп, үксезләрнең башы аска иелә.
Ирләр авылга кайтуның икенче көнендә үк җиң сызганып эшкә тотындылар. Тимерчелектә чүкеч, пилорамда пычкы тавышы тынып тормый. Колхоз амбарлары, ферма торакларының утын җитмәгәндә сүтеп ягылган түбә сайгаклары яңара. Акрынлап йортлардагы салам түбәләр шифер белән алышына.
Сугыш вакытында «уфалла» арбасы, бәләкәй чана белән хатын-кыз, яшүсмерләр эшләгән эшләр фронттан кайткан ирләр кулына күчте. Тора-бара ат, соңрак машина-трактор көче белән эшкәртелгән кырларда тук башаклар чайкалуын күреп, халыкның да күңеле күтәрелде. Авыл сугыш салган яраларын ямап, алга карап яши башлады.
Кираметдин фронтта танкист булган. Шуңа күрә техника белән таныш. Күршесе Хамиска да трактор җене кагылган. Киләчәкнең техникага бәйле икәнен аңлаган ирләрнең уртак сүзләре тагын да күбәйде.
– Кара әле, күрше, син ишеттең микән, район МТСыннан безнең колхозга өч уру, бер сугу машинасы, ике трактор һәм ике җилгәргеч бирәләр икән.
– Әйе, ишеттем. «Киләсе елга дүрт комбайн, бер катлаулы сугу машинасы кайтачак», – диде председатель. Болай булса, эш җиңеләя. Кырларга ашлык чәчү, урып җыю техника белән башкарылса, уңыш та мул булыр. Ниһаять, авыл халкы икмәккә туеначак.
– Дөрес әйтәсең, күрше! Ир мактаныр, корал эшләр ди. Чәчү җирләре арта тора. Илгә һәрвакыт икмәк кирәк.
Кираметдин колхозда җиң сызганып эшли башлады. Сугыштан соңгы ачлыкны да исән-имин үткәрделәр, хуҗалык ныгый, трактор-машина гөрелтесе инде авыл өчен ят түгел иде. Техника күбәйгән саен, механизатор хезмәтенә дә сорау арта. Инде гаилә корып, ишле балага әти булырга өлгергән фронтовик язгы чәчү, урып-җыю, туңга сөрү планнарын арттырып үтәп, сугыштан соңгы авылны аякка бастыруга үзеннән зур өлеш кертә.
Су баса дип күрше авылга күченергә мәҗбүр булгач та, Кираметдин техникадан аерылмады. Гомерен яраткан хезмәтенә багышлады.
Йөрәгендә җиңүче рухын йөрткән авыл ирләре мазутка, солидолга буялып бетсәләр дә, арып хәлдән тайсалар да, трактор-машина ремонтлап кышларын туңган чагында да зарланмадылар. Үзләреннән соң килгән буынның туйганчы ипи ашавына сөенеп, эшкә ашыктылар.
– Хамис күрше, бу көннәрне дә күрдек бит! Үзебез ачлы-туклы яшәп, михнәт кичерсәк тә, әҗерен күр – балалар ипине туйганчы ашый бит! Хатын белән сөенеп бетә алмыйбыз. Самый үсә торган чакларында, Аллага шөкер, эшләгәнгә карап ашлыгын да бирәләр, акчалата да түлиләр!
– Шулай, Кираметдин, минем бичәм дә бер телем буйга кискән ипигә маргарин ягып, писүк сибеп кулларына тоттыра. Балалар эләктереп ала да, урамга йөгерәләр. Кичкә тикле уеннан кайтып та кермиләр. Малайлар әрәмәгә печәнгә, басуга чөгендер эшкәртергә барганда да, ипи белән сөттән башка әйбер алмыйлар. Ипи булгач яшибез, Алла боерса! Яңадан сугышлар булмасын да, илгә ачлык килмәсен.
Ирләр офыкка тоташкан басуларны карашлары белән янә күздән кичерделәр. Алтын төскә кергән башакларның шавын ишеткәндәй, тын калдылар. Тиздән уракка төшәр вакыт җитә. Ил амбары ашлык белән тулып торса, тынычлык булса, сөенеп яшисе дә яшисе әле.
Эш – кешенең көзгесе. Гарипов Кираметдиннең тырыш хезмәтен хөкүмәтебез дә бәяли. Колхозның алдынгы механизаторы мең тугыз йөз җитмеш беренче елда СССР Югары Совет Президиумы карары нигезендә «Хезмәт Кызыл Байрагы» Ордены белән бүләкләнде.
Хамис кордашы да сынатмады, исеме мактау тактасыннан төшмәде. Югыйсә, күченү башлангач, Чиләбе якларына, ерак туганнары янына китмәкче булып җилкенә башлаган иде. Гариф карт озак үгетләде үзен.
– Ашыкма, каударланма, Хамис улым, – диде ул, егетне үз янына чакырып. – Күченү мәшәкатьләре үтәр дә китәр, безнең борынгы бабайлар яу-мәхшәрләрдән качып, иман-денен сатмас өчен, бар мал-мөлкәтен ташлап, шушы урыннарга килеп чыкканнар. Җебеп калмаганнар, тормыш корганнар, нәсел үрчеткәннәр. Тагын шундый сынауга тарыдык. Бер сиңа гына түгел, ил белән килгән хәсрәт. Бергә-бергә монысын да үтәрбез, таралып-чәчелеп бетмик диюем. Болай да татар сибелеп-чәчелеп бетеп бара. Яшьләр бераз буй үстерсәләр, авылдан чыгып китү ягын каералар. Хәзер барысы да укыган, грамотный, буйлары да үсә, акыллары да, Аллага шөкер, туганчы җиде сыйныф бетереп, дөньяга аваз салалар.
– Ни бит, Гариф абзый, туганнар ныклап чакыралар. Бездәге хәлләрне беләләр алар. Анда да татар авыллары күп икән. Мөслим дигәнендә яши алар. Шәп ди...
– Шәбен шәптер дә... Ашыкма, улым. Ныклап уйла. Алар үзләренең Мөслимнәрендә яшәсен, син исә күрше авылга гына күчәсең. Әле кем белә, су басармы, юкмы, үзеңнең туган басу-кырларыңда эшләп йөрмәгәең гомерең буена.
– Радио көн-төн Чаллы тирәсендә төзеләчәк ГЭС турында сөйли бит. Тотынгач, алар дигәнчә була инде ул...
– Радио сөйләр ул. Кем сөйләгәнен дә күрмибез, ни сөйләгәннәрен дә аңлап бетермибез. Кушкач, сөйлиләр. Ахыры ничек булыр, белгән юк. Кираметдинга да шулай дидем әле. Ул да башын кашып: «Әллә соң, бер кузгалгач, шәһәр тирәсенә елышабызмы?..» – дип авыз ачкан иде. Авызын тиз яптырдым. Әниең белән үзем исән-имин чагында, аяк та атламыйсың! – дидем. Кая бармакчы, кемгә барып сыенырга? Анысын уйлау юк. Читкә, имеш... Читтә син чит буласың инде. Балаларың кем булып үсәр? Татар булырмы алар? Нәсел ишәйтү турында уйлармы, әллә башка халыклар белән кушылып, эреп бетәрләрме? Уйласаң, тәнгә кайнар су коелгандай була. Бетә халык, татар бетә, улым!.. Аңлыйсыңмы?!
Хамис мондый сөйләшүгә бөтенләй әзер түгел иде. Гариф картның иңрәүле тавышы аны да уйга салды. Шушы сөйләшүдән соң яңадан читкә китү турында сүз кузгатмады. Тракторда, туган җиренең басу-кырларын иңләп эшләгәндә, Гариф картның сүзләре искә төшеп, күңеле канатланып ала иде. Китмичә дөрес эшләде ул! Күрше Таулыга да ияләштеләр, Якты Алан җирләре дә кул сузымында. Су да басмады, ут та алмады. Авыл гына таралды, анысы инде кызганыч, әлбәттә.
 

* * *


Үз җае белән генә көз килде. Бөтен тирә-юнь алтын төскә манылган. Көяз октябрьнең матурлыгына сокланып туймаслык! Инде ай тәмамланырга да ун-унике көн генә калып бара. Яз-җәй көч куеп, тир түгүнең әҗерен күрә торган чор. Быел, шөкер итәрлек, уңыш-җыем яхшы булды. Җир ашлаганны, үзен хөрмәт иткәнне, кадерләгәнне ярата, үзенә игътибарны тойган җиркәй тир хакын бише белән кайтара ул. Кырда да, йорт тирәсендә дә тавык чүпләп бетермәслек эш. Авыл кешесенең кайнап яши торган чагы. Эш рәте белгәннең кулы «кычытып» кына тора шул. Бакча уңышын җыеп бетереп, ихатасын тәртипкә китерәсе, төзәтәсе-яңартасы бар.
Авыл халкы эшен иркенләп эшләп бетерсен дигәндәй, һава торышы да уңай тора. Пыскак яңгырлар интектерми. Көн чалт аяз. Алсу кояш юмартланып, җылы нурлары белән җанны иркәли. Сары төс иңгән басу-кырлар трактор, комбайн, машина гөрелтесенә күмелгән.
Соңгы атнаның уңай һава шартлары хуҗалыкларга нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирде. Басудагы чөгендер, кишер уңышы җыеп алынып бетте дияргә була. Мәктәп балалары да кырдан кайтып кермиләр. Үскән уңышны тизрәк җыеп өлгерергә кирәк! Калган эшкә кар ява. Моны һәркем аңлый. Көн аязда эшләп калмасаң, карлы яңгыр астында туңачагың көн кебек ачык. Булган уңышны югалтмыйча җыеп алу өчен көрәштә, авылның һәр кешесе, олымы ул, кечеме, үз өлешен кертергә ашыга. Һәр таңның киче булган кебек, һәр көннең үз эше дә бар. Көнбагыш җыю һаман да дәвам итә әле. Атна ахырына кукурузны силоска уруны тәмамларга җыеналар. Малларга кыш чыгарлык силос запасы булдырылды. Күп хуҗалыкларда механизаторлар туфракны көзге эшкәртү белән мәшгуль. Туфракны туңга сөрү барлык мәйданнарның сиксән процентында башкарылды инде. Тракторчы Кираметдин дә басудан кайтып керми. Калган кишәрлекләрне сөреп бетерәсе бар. Иртән эшкә киткән чакта, хатыны Закирәнең тулышып килгән гәүдәсен күздән кичереп:
– Әнисе, ятыбрак тор! Вакытың җитәдер, дим. Көч килмәсен, эшне балаларга куш! Авырый башласаң, малайны йөгерт! Кайтып җитәрмен! – дип, машина мае исе сеңгән сырган бишмәтен киеп, өй ишеген киереп ачты да ашыгып чыгып китте.
Ул китеп озак та тормады, Закирәнең тулгагы башланды. Ире эштә, мәктәптә укучы балалар да кырда, бүлеп бирелгән кишәрлектә чөгендер җыялар.
Закирә биш яшьлек улы Зөлфәтне тизрәк авыл фельдшеры янына йөгертте. Нурфия, тыны-өне бетеп, колын кебек чабып килгән малайны күрүгә, хәлне аңлап алды. Хатынның хәле бер дә ошамый иде аңа. Кан басымы югары. «Баласын үзе таба алыр микән?» – дип хафаланган табибә, йөкле хатын яшәгән йортка ашыкты.
Чынлап та Закирәнең хәле шәптән түгел. Кендек әбисе ролен күп мәртәбәләр башкарса да, фельдшер хатынны хастаханәгә илтергә кирәклеген аңлый иде. Тизрәк машина юнәтеп, алып барып җиткерергә кирәк. Югыйсә, соңларга мөмкиннәр.
Закирә, иренең сүзен исенә төшереп, Кираметдинга хәбәр салдырттырды. Күңеле сизенеп, Кираметдин бер тыңлаучан шофер егет белән алдан сөйләшеп куйган икән. Тиз арада йорт каршысына ГАЗ-51 машинасы килеп туктады. Фельдшер ашыктыра. Иргә хәлнең җитдилеге турында, ким дигәндә, ун мәртәбә әйткәндер инде – ун-унбиш чакрым ара ераклыгындагы хастаханәгә барып җитсәләр, тәҗрибәле табиблар булышмый калмаслар, тизрәк, тизрәк кузгалырга кирәк, дип такмалады ул.
Закирә өй эчен, балаларын күздән кичереп, бусагадан атлап чыкты. Бер ягыннан ире, икенче яктан фельдшер хатын җитәкләгән, көч-хәл белән атлаган Закирәне ире, күтәреп дигәндәй, кабинага утыртты да, үзе дә аның янәшәсенә урнашты. Ирнең җанын ниндидер калтырау, курку биләп алды. Инде ул да: «Тизрәк-тизрәк!» – дип, машина йөртүчене ашыктыра. Бер генә минут соңарсалар да, ниндидер фаҗига килеп чыгар төсле. Үзе Закирәсен кочаклап, аны тынычландырырга тырыша, аңа Ходайдан сабырлык, иминлек тели иде.
Тудыру көчәнкесе кузгалган хатын күрше авыл хастаханәсенә барып җиткәнче бөтенләй хәлдән тайды. Җитмәсә, кан басымы тагын да югарырак күтәрелгән. Табиблар тыз-быз чабыша. Озак та үтмәде, колак ярып, баланың ачыргаланып аваз салганы ишетелде.
Ул арада бала тудыру бүлмәсеннән башын иеп, ак халатлы акушерка хатын килеп чыкты.
– Эх, булмады! Коткарып кала алмадык. Бәхетсез сабый! Күкрәк сөтен дә авыз итә алмады. Ятим калганын сизә ахрысы, елавыннан туктатып булмый.
Кираметдин башын ике кулы белән кысып тоткан көйгә идәнгә чүгәләде. Башына шаулап кан йөгерде. Иңнәренә гүя бөтен дөнья йөген китереп салдылар.
– Ничек инде, үлде?! Ә балалар?! Алар янына коточкыч хәбәр белән ничекләр кайтып керим?
– Абый, туктагыз әле! Үзегезне кулга алыгыз! Сезгә хәзер нык булырга кирәк. Сезне балаларыгыз көтә. Әле яңа гына яшим дип аваз салган улыгызга да сез кирәк.
Сугыш кырларында үлем белән очрашып та бирешмәгән, илгә Җиңү яулап кайткан ирнең хатынын югалту кайгысын бизмәннәргә салып үлчәп булмаганын аңлый иде табиб та. Сугыш вакытында яралыларны терелтү өчен көч куйган авыл фельдшеры Нурфия дә, ир кайгысы алдында көчсез иде. Юату сүзләре таба алмый интекте.
– Кираметдин, сабыр бул! Балаларың хакына үзеңне кулга ал! Ни хәл итәсең, тәкъдиренә шулай язылган булгандыр. Кан басымы югары күтәрелде шул. Башына кан сауган... Баланы тудырырга соңгы көчен җиккән Закирә апа. Бала исән калды, тик үзе генә... күзләрен мәңгелеккә йомды, саклап кала алмадылар. Югыйсә, нык ышанган идем. Монда бит тәҗрибәле табиблар эшли...
Кираметдин исә һаман идәнгә чүгәләгән килеш үксүен белә.
– И Закирә! Синсез ниләр эшләрбез?! Балаларны, мине ятим итеп киттең. Ничекләр яшәрбез? Йә бер Аллакаем, ни өчен мондый авыр кайгы белән сынарга булдың?
– Сабыр, сабыр ит, Кираметдин! Әйдә, авылга кайтып, балаларга, туганнарына хәбәр итик. Синең өчен генә түгел, авыл өчен дә зур кайгы. Бу кайгыга беркем дә битараф калмас. Иртәгәдән дә калмый, хатыныңны мәңгелек йортка урнаштырасы бар. Үзең беләсең, мөселман кешесен озак тотмыйлар. Иртән үлсә кичкә, кичтән үлсә төшкә кадәр, мәет җирләнергә тиеш. Ул мәшәкатьләрне дә җиңеп чыгасың бар.
Хастаханә ишегеннән чыккан ир, тәненә йөгергән суык һава агымын тоеп, калтыранып куйды. Күк белән җир тоташкан урында кабарынкы күксел болытлар пәйда булган. Салкынча җил болай да җаны өшегән ирнең бишмәт чабуын тарткалый. Табигать тә ир кайгысына битараф түгеллеген исбатлый сыман. Ирнең күз яшьләрен юып алырга теләгәндәй, пыскак яңгыр сибәли башлады.
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: Евгений Ещенко


Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №3, 2021 ел.

Комментарийлар