Логотип «Мәйдан» журналы

Диңгез пароходында

(«Аврора» дигән зур бер пароходтагы «диңгезче»нең көнлек дәфтәреннән)Зур пароход. Өстән аска таба шахта кебек тимер коелар, бу коелар буенча берничә сажин түбән төшсәң, анда зур-зур мичләр яна, казанн...

(«Аврора» дигән зур бер пароходтагы «диңгезче»нең көнлек дәфтәреннән)
thuyen-bien-tau-ship-sea-092
Зур пароход. Өстән аска таба шахта кебек тимер коелар, бу коелар буенча берничә сажин түбән төшсәң, анда зур-зур мичләр яна, казаннар шаулый... Казаннарның югары башында торбалар «пох-пох» килеп, кочегарлар белән сөйләшә.
Һәркем дә пароходларның мичләренә ягучы – кочегар була алмый инде. Аның өчен йөрәгең таза, түземле, чыныккан булырга тиеш. Ул мичләр бик күп кешеләрне картайта. Андагы күмер тузаннары бик тиз синең үпкәңне ашыйлар. Анда бит бер генә мич түгел, унарлап тезелгән мич. Аларны, кызарганчы түгел, агарганчы кыздырганчы да, синең күзләрең сукырая.
Пар казанының стеналарына парның күпме көч белән кысуын белер өчен, «манометр» дигән бер корал урынлаштырылган. Пароходны тиешле урынга алып бару өчен, аның рулен тоткан кешенең күзләре ничек компаста булырга тиеш булса, пароходның мичләренә ягучы кочегарның күзләре һәрвакыт әнә шул манометрда була. Парның казанны кысу көчен аз гына да тиешле үлчәүдән үзгәртергә ярамый. Пар казанының һәр квадрат дюймын 120 кадаклы көч белән кысып торырга кирәк.
Әнә кемдер шаяртты!..
– Стрелка 100гә күчте!
Старшина:
– Күп якканнар, черт возьми! – дип сүгенә башлады.
Мичләр янында битләре кып-кызыл булган бер яшь кочегар, бу эштә үзен гаепле санап, елмаеп куйды да:
– Төштем, төштем. Мин яхшы булыр дип уйлаган идем. Ә ул алай булып чыкмады. Үлчәү белән генә ягарга кирәк икән, – диде.
Ул шул әле яшь, өйрәнмәгән. Бер җиргә тау кадәр күп яккан, ә бер якка бер кисәк күмер дә төшмәгән. Кинәт күп ягу белән мичнең кызуы сүрелә. Болай якканда югары идәндә төтеннән тын алырга да мөмкин булмаячак. Монда өйрәнгән, ышанычлы куллы эшчеләр кирәк шул. Ләкин алар тиз җитешмиләр әле.
Таң атты.
Иртәнге сәгать алты.
Күзләре йокыдан ачылыр-ачылмас, горнин быргысын кычкыртып: «Торыгыз, тор!» – ди башлады. Ул тагын да быргысын бер мәртәбә кычкыртырга өлгерә алмады, түбәндәге начар һавалы, эссе камалуда ятучыларга төнге дневальныйның куркынычлы, чыелдавыклы быргы белән:
– Команда, торыгыз! Койкаларны югары җыйнагыз! – дигән тавышы ишетелде. Шунда ук эшчеләр кузгала, шау-гөр килә, кайный башладылар. Берәү:
– Син минем голландканы кидеңме әллә?
– Кит моннан!
– Минем ботинканы кемдер алган...
Бу тыгызлыкта, ашыгыч чуалыш белән, йокыдан уяныр-уянмас киенгән вакытта ботинканың алмашынуы бер дә гаҗәп түгел иде инде. Әнә, һаман да быргы кычкыра, ашыктыра. Урыннар югары куелсын, ди. Аларны күтәрү ансатмыни соң, аның өчен өйрәнү, гадәтләнү кирәк бит. Шулай да койкалар җыйналды, урыннар җыештырылды. Инде юынырга вакыт җитте. Юыныгыз, дисәң – тозлы, ачы диңгез суы бит. Аның белән чәчләрең бәйләнеп, укмашып каталар; битеңдәге пычраклар, юылырга теләмичә, ияк астына, йә аннан югары менәләр. Ашыгасың, кысыласың, әйләнәсең, ашыга-ашыга эссе чәй белән тукланган буласың. Вакыт җитми. Хәзер бу минутта монда икәнсең, икенче минутта ук син үзеңнең урыныңда – эшеңдә булырга тиеш. Әнә тагын быргы: «Һәммәгез дә үз эшегезгә, урыннарыгызга!» – дип кычкыра башлады.
Ашыгыч кузгату.
Хәзер стена газеты чыгарабыз. Сурәт ясаучы Хәйри: «Әле вакыт күпме?» – ди. «Газетның башын ясап бетерә алмам», – дип курка, ахрысы.
– Вакыт җитәрлек әле. Кечкенә сборга бер сәгать вакыт бар, – дип, мин аны юатам.
– Алай булганда җитешәм.
Шулай да җитешергә туры килмәде. Горна, һаваны өермәләндереп, көн тынлыгын бүлә-бүлә, ашыгыч, куркыныч «Боевая тревога» ясады. Хәйри, кинәт өстәл өстеннән сикереп, газет эшен ташлады. Бу куркыныч тавыш тар юллардан пароходның бер катыннан икенче катына күчте. Шул минут карасаң, урыннарында беркем дә калмаган иде инде. Һәркемнең үз эше бар, ул үз эшен яхшы белә, шунда йөгерә. Ә минем эшем монда – тирән базда. Мин шуны яхшы беләм. Әгәр сез миннән минем бик каты йоклаган вакытымда, кара төндә уятып: «Кая син, сугышчы, синең урының кая!» – дип сорасагыз, мин бер дә тотлыгып тормыйча:
– Икенче номерлы баз, снаряд бирә торган элеваторның хуҗасы, – дип җавап бирермен.
Теләсәгез, минем күземне бәйләгез, барыбер мин бер секундтан үземнең урыныма барып җиткән булырмын. Анда калын тимерләр миңа турыланырга да ирек бирмиләр.
Хәзер генә югарыдан труба белән приказ бирелде:
– Дүрт снаряд бирегез!
– Дүрт снаряд бирегез!
Югарыга снаряд бирә торган машина – элеватор шаулап эшли башлады. Яшь баланы күтәреп киткән кебек, саклап кына снаряд китерәләр. Ишек ябылды. Югары китте. Бер секундтан тагын төште. Димәк, снаряд югары катта орудиегә барып керде, аны алдылар дигән сүз.
Минем баздагы элеваторга снаряд китерүче берәү, шаярып:
– Мә, тагын да дүрт снаряд. Аша, тык, бирән! – диде.Тагын сүзләр китте.
Минем снаряд базы кабер шикелле. Югарыда нәрсә бар, нәрсәгә снаряд, нинди сугыш? Бернәрсә белмисең. Үзеңнән башка берәү сораса, тагын да «белмим»нән башка бернәрсә әйтеп булмый. Ничек беләсең, без бит дүрт дюймлы снарядлар үзләре дә вата алмый торган тимер баз эченә кысылганбыз, аны бит бервакытта да ватып булмый. Тагын сүзләр ишетелә: снаряд кирәктер, ахры:
– Сугыш коралларын кире җыйнагыз! – дип отбой бирелә.
Мин шуннан соң югары катка менәм, анда бер иптәшемне ялангач хәлдә очратам. Җилдә, салкында туңудан аның тешләре дер-дер килеп тора. Мин аңар:
– Син җүләрләндеңме әллә, нишләп болай ялангач йөрисең? – дигәч:
– Җүләрләнерсең дә шул. Мин мунчада вакытта тревога булды. Шул сәбәпле мин киенергә дә җитешә алмадым. Шул көе менә тиргә батып югары катта эшләдем. Яхшы әле, култык астыма ыштанымны ала алганмын, шунысына рәхмәт әйт. Югарыда салкын җил булды, шушы көе мин чирек сәгать орудие янында хезмәт итәм, – ди.

Комментарийлар