Милләт тәрәккыятенә бар көчләрен багышлаган олуг затларның исемнәре халкыбыз тарихында үз урыннарын ала баралар.

zakir-kadyri-kitaby

Ислам дөньясының зур авторитетка ия булган дин галимнәре Зыя Камали, Риза Фахретдинов, Закир Кадыйри татар мәдәниятендә зур эшчәнлек алып барганнар.
Чаллы Шәһәр үзәк китапханәсендә 2013 елда Ульяновскида басылган “Закир Кадыйри. Возвращение к истокам” китабы килде. Әлеге китапка З. Кадыйриның биографиясе, замандашларының аның турында истәлекләре, архив документлары, З. Кадыйри хезмәтләренең библографиясе бирелгән. Закир Кадыйри 1878 елда Самара губернасы урта Кандал авылында туа. Башлангыч белемне үзенең туган авыл мәдрәсәсендә ала, аннан соң әтисе Бохарага укырга җибәрә. Белемгә омтылган Закир Истанбул университетының илаһият факультетына укырга керә. Тирән, төпле белем алуга омтылыш аны Мисырга китерә. Монда ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. 1907 елда туган иленә кайта һәм “Хөсәения”, “Галия” мәдрәсәләрендә укыта. Закир Кадыйри ХХ йөз башында зур күтәрелеш алган җәдитчелек хәрәкәтенең иң актив эшлеклеләреннән булган һәм ул яңача уку-укыту, тәрбия бирүне кайнар яклаган.
Закир Кадыйри 1910-1911 елларда гарәп галимнәренең фәлсәфи хезмәтләрен бастырып чыгара. Бик күп татар зыялылары шатланып каршы алган февраль революциясе татар халкына үзенең дәүләтчелеген торгызу мөмкинлеген бирә. Ни кызганыч, татар милли хәрәкәте бу мөмкинлектән файдалана алмый. Нәкъ шушы чорда Закир Кадыйриның “Мәмләкәт идарәсе рәвешләре” хезмәте дөнья күрә. Монда ул “Россия федератив дәүләт булырга тиеш”, — дигән фикерне әйтә.
Революцион үзгәрешләрне кабул итә алмаган милләтпәрвәрләр белән бергә З. Кадыйри да туган җиреннән еракта вафат була.

 

Исламия Динмөхәмәтова,
Шәһәр үзәк китапханәсе Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре

Комментарий язарга