Логотип «Мәйдан» журналы

Диләрә Илалетдиновадан балачак печеньесы рецепты

Җырчы Диләрә Илалетдинова йомшак печенье пешергән. Шул рецептны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.Совет заманында һәр йортта да диярлек тишекле печенье пешерә торган тимер таба бар иде. Ул ике капкачт...





Җырчы Диләрә Илалетдинова йомшак печенье пешергән. Шул рецептны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.




Совет заманында һәр йортта да диярлек тишекле печенье пешерә торган тимер таба бар иде. Ул ике капкачтан тора. Уртасына камыр җәясең дә — матур печеньелар килеп чыга. Диләрә менә шул «Балачак печеньесы» ның рецептын искә төшергән.










Камыр өчен 200 грамм атланмай, 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләгеч, 2 кашык каймак, 1,5 стакан он, бер чеметем тоз алырга. Барысын бергә катнаштырып камыр ясарга.




Табаны ике яклап яхшылап кыздырырга. Ике кашык чамасы камыр алып, табаның уртасына куярга һәм ныклап кысарга. Аннар сүрән утта пешереп алырга.





 Фото: скриншот https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/

«Интертат»

Комментарийлар