Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасына авыл пенсионерлары өчен өстәмәләр турында закон проекты тапшырылды

Депутатлар Дәүләт Думасына авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 35 елдан да ким булмаган гражданнарга, яшәү урынына карамастан, югары фиксацияләнгән түләүгә хокукны беркетә торган закон проекты тапшырды....

Депутатлар Дәүләт Думасына авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 35 елдан да ким булмаган гражданнарга, яшәү урынына карамастан, югары фиксацияләнгән түләүгә хокукны беркетә торган закон проекты тапшырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге проект авыл хуҗалыгында 35 календарь елдан да кимрәк эшләмәгән затлар өчен картлык һәм инвалидлык буенча пенсиягә аның суммасының 25 проценты күләмендә югары фиксацияләнгән түләү билгеләргә тәкъдим итә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183233/

Комментарийлар