Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасы җенси тигезсезлек турындагы закон проектын кире какты

Дәүләт Думасы “Ир-атлар һәм хатын-кызларның дәүләт гарантияләре һәм аларны гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр турындагы” закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Июньдә Дәүләт Дума...

Дәүләт Думасы “Ир-атлар һәм хатын-кызларның дәүләт гарантияләре һәм аларны гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр турындагы” закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Июньдә Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кыз һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты түбән палатага закон проектын кире кагарга тәкъдим итте. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин бу закон проектын эшләп бететергә кирәк, дип саный.
Аның сүзләренчә, документны Дәүләт Думасына “башка вазгыять булганда” керткәннәр.
“Ул вакытта без тәкъдим иткән күп кенә мәсьәләләрнең хәл ителүен исәпкә алырга кирәк”, - диде Володин.
Спикер хатын-кызның хезмәт хокуклары мәсьәләләре элеккечә актуаль һәм закон буенча хәл итүне таләп итә.
“Барыннан да элек бу хезмәт хакы түләүгә кагыла: кайвакыт хатын-кызның декретка китү мөмкинлеге хезмәт баскычыннан югары менүгә һәм хезмәт хакын билгеләгәндә каршылык тудыра. Эш бирүчеләрнең хатын-кызларның бала тәрбияләүгә күп игътибар бирүләрен сәбәп итеп, эштән азат итүләре гадел түгел”, - диде ул.
Проект гамәлгә куелганнан бирле хатын-кызларның сәяси хокуклары белән бәйле вазгыять яхшы якка үзгәрде, дип билгеләп үтте Володин.
 
Фото: https://pixabay.com
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар