Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасы «ипотека каникуллары»н 15 миллионнан артык кредитларга бирмәскә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы икенче укылышта авыр тормыш хәлендә калган россиялеләргә «ипотека каникуллары» бирү турында закон проектын кабул итте. Төзәтмә хупланды, аның нигезендә «ипотека каникулларын» кредитының...

Дәүләт Думасы икенче укылышта авыр тормыш хәлендә калган россиялеләргә «ипотека каникуллары» бирү турында закон проектын кабул итте. Төзәтмә хупланды, аның нигезендә «ипотека каникулларын» кредитының бөтен вакыты өчен бер тапкыр алырга мөмкин. Кредит суммасы 15 миллион сумнан кимрәк булырга тиеш. Бу хакта «Ведомости» яза.
Депутатлар тагын бер яңалык кабул итте — хәзер «каникуллар» турындагы мәгълүмат кредит тарихында чагылыш тапмаячак. Моннан тыш, банклар заемчыларга килешүнең беренче битендә «ипотека каникуллары» алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак.
Владимир Путин алдан тәкъдим иткәнчә, «Ипотека каникуллары» хокукы элек бирелгән кредитларга һәм закон үз көченә кергәннән соң рәсмиләштерелгәннәргә кагылачак.
Закон проекты нигезендә, «ипотека каникулларын» авыр тормыш хәлендә калган заемчылар алачак: эшне югалту, I яки II төркем инвалиды булу, тәрбиясендә гаиләнең эшкә яраксыз әгъзалары булган якын туганының үлеме, вакытлыча ике айдан артык эшкә яраксызлык, шулай ук бурычка алучының яки аның ире я хатынының хезмәт хаклары яки кереме алдагы айдагыдан 30 процентка кимүе.
Мондый «каникуллар»ның максималь вакыты — ярты ел. Нәтиҗәдә, кредит срогы «каникуллар» озынлыгына сузыла: тәнәфес вакытында түләнмәгән түләүләрне бурычка алучы беренчел шартлар буенча акча түләгәннән соң банкка кайтара.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184691/

Комментарийлар