Логотип «Мәйдан» журналы

Дәрт-дәрманы җитәрлек

Хәсән Гомәр улы Ягъфәров 62 яше тулгач кына лаеклы ялга чыга. Әмма «картлык» рәхәте тик торырга күнекмәгән тынгысыз җанны тиз туйдыра: бер ай-ай ярым дигәндә кабат эш белешә. Югыйсә, авылда үз йорты,...

Хәсән Гомәр улы Ягъфәров 62 яше тулгач кына лаеклы ялга чыга.
04_esh-urnynda
Әмма «картлык» рәхәте тик торырга күнекмәгән тынгысыз җанны тиз туйдыра: бер ай-ай ярым дигәндә кабат эш белешә. Югыйсә, авылда үз йорты, мал-туары бар, бакча-курасы да бер дигән. Арттан куып торучысы юк: үз көеңә генә селкенеп йөр рәхәтләнеп. Юк, шул! Күңел һаман яшь, дәрт-дәрманы җитәрлек. Ничек өйдә ятсын, ди. Кечкенәдән шундый тәрбия алып үскән чөнки. Игезәк сыңары Хөсәен белән Рәсимә һәм Гомәр Ягъфәровларның өлкән малае ла ул, кечкенәдән хезмәтнең тәмен татып, чыныгып үскән. Татар милләтенә Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповны биргән табигатьнең матур кочагындагы, Түбән Кама каласы белән ун чакрымга сузылган ике арадагы кара урманга сыенып утырган Иштирәк авылында дөньяга аваз сала. Әтисе – төп шушы авылныкы, Бөгелмә кошчылык фабрикасында директор булып эшләгән данлыклы Юныс агаларының бертуганы. Әйткәндәй, Бөгелмәдә Ленин ордены кавалеры Юныс Ягъфәровның бронза бюсты бар, һәм каланың бер урамы аның исемен йөртә. Әнисе исә Шәнгәлче авылыннан, аның яклап нәселләре татарның Рәзил Вәлиев, Зөлфәт Хәким, Рафаил Сәхәбиев, Алмаз Хәмзин кебек асыл затлар белән данлыклы.
Түбән Камага – 10, Зәйгә – 20, Чаллыга 40 чакрым ераклыкта урнашкан Иштирәк ул чактагы Чаллы районына керә. Энеләре Ибраһим белән Гамилгә һәм сеңелләре Гайшәгә үрнәк булып үскән игезәк туганнар Иштирәктә сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, ике ел Бигешкә йөреп укыйлар. Даны еракларга таралган мәктәп, өч параллель класс, һәркайсында утызар бала, күрше авыллардан йөреп укучылар өчен бер дигән интернаты бар. Тик туган йорт сагындыра шул авыл баласын, шуңа да Хәсән белән Хөсәен бик сирәк, ялындырып кына кунып калалар интернатта. Кышларын җәяү йөрсәләр, карлар эреп сукмак төшүгә, турыдан велосипедта элдерәләр. Хәзер генә бит ул ике чакрым үтәр өчен дә мәктәп автобуслары бүленгән. Ә ул чактамы?! Ике аяклы «трамвай». Ике ел буена, көн саен егерме чакрым юл үтүләре күпмегә җыелгандыр, анысын кем санаган? Урта белем алуга, Хәсән үзе Казан ветеринария институтын сайлый. Бигеш мәктәбендә укыту сыйфаты, мөгаен, яхшы куелгандыр, шулай булмаса, ярты класс төрле вузларга укырга керә алыр идемени! Башкалада укыганда чаңгы спорты буенча беренче разряд алуын, төннәрен эшләп үткәрүен искә ала Хәсән ага бүген. Кино-концертларга, төрле кичәләргә йөрисе урынга, Казанның 33 нче санлы кала һөнәри-техник училищесында дүрт ел буена караулда торулары үзенә бер дә җиңелләрдән булмагандыр. Ни әйтсәң дә, егет чагы ич. Гәрчә яшьлек үзенекен итми диме? Нәкъ менә институтта укыганда Хәмдия исемле Норлат кызы белән таныша да инде Хәсән атлы студент егет. Ике еллап яратышып йөргәннән соң, гаилә корырга карар кылалар. Хәсәннең соңгы курста укыган чагы, салкын декабрь аенда Казанның Үзәк ЗАГСында язылышалар, комсомол туйлары исә Хәмдия эшләгән Крутушка санаториенда үтә.
Мөгаен, дүрт ел дәвамында яхшы тәэсир калдыргандыр, укуын тәмамлауга, училище директоры үзләрендә эшкә калырга кыстый Хәсәнне, гаиләсен күз уңында тотып фатир да вәгъдә итә. Тик ул дәвердә диплом алган яшь белгечләрнең киләчәк язмышларын комиссия хәл итә шул: алар юлламаны кая бирә – шунда барасың. Бик күпләр өчен, үзе теләгән җиргә китү – тормышка ашмаслык матур хыял гына. Әнә ич, юлламасы буенча Гомәр Ягъфәров Мари республикасына ук китәргә тиеш. Мәгәр күңеле туган якка тартыла, әле җитмәсә, үзен укырга җибәрүчесе дә – Түбән Кама районындагы «Кызыл Зәй» совхозы җитәкчелеге. Нәкъ менә шунысы хәлиткеч роль уйный да инде: юлламасын Түбән Камга бирәләр. Совхоз зур, мөгезле эре терлекләр саны гына да 5 меңнән артып китә, аларының 2 меңе – савым сыерлары. Әле тагын көтү-көтү сарыклары һәм борыннары белән җир сөрүче дуңгызлары бар.
Әмма хезмәт юлын бүлек ветеринар табибы булып башлаган яшь белгеч һич кенә дә сынатмый: ярты ел дигәндә, баш ветеринар табибы дәрәҗәсенә үрләтәләр үзен. Ун ел хезмәт куйганнан соң, директор урынбасары йөген тартучы Хәсән Ягъфәровны Казанга ук, колхоз-совхоз җитәкчеләре әзерләү курсларына җибәрәләр. Курсларны тәмамлауга, тормыш сынауларын уңышлы үткән яхшы әзерлекле һәм бай тәҗрибә туплаган белгечне Буа якларында көтәләр. Тик ул кабат туган төбәктә калу җаен таба һәм «Кызыл Зәй» күршесендәге, сыер маллары гына асрауга йөз тоткан «Трудовик» совхозына кайта. Биредә ул җиде ел буена совет идеологиясенә күләгә төшермәү өчен бөтен көчен сала – партком секретаре булып эшли. Нәкъ ул хезмәт куйган чорда «Трудовой» бистәсендә икешәр катлы коттеджлардан торган өч яңа урам үсеп чыга. Терлекчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту белән беррәттән, аларның хезмәт урыннарында бөтен уңайлыклар булдыру буенча да нәтиҗәле чаралар күрелә. Мал караган арада ял итеп алу өчен бик шәп бина төзелә, анда радио тыңларга, газета-журнал караштырып алырга мөмкин. Хәтта душ һәм аның янына бассейн төзеп куйсыннар инде. Кайда күрелгән хәл бу! Мондый могҗизаны, ягъни хезмәтне заманча итеп оештыруны, Казаннан өлкә комитеты секретаре Әхмәтҗан Булатов үзе күреп, югары бәя биреп китә. Ике сменада хезмәт куючы терлекчеләр өчен күпләр көнләшерлек шартлар тудыра алуның серен, совхозга шефлык итүче Түбән Камадагы Йортлар төзү комбинатының һәм «Химстой» белән Спецстой» кебек оешмаларның бик ныклап булышлык күрсәтүләреннән дә күрә Хәсән ага.
Шулай матур гына эшләп йөргәндә, тормышында тагын бер үзгәреш булыр дип кем уйлаган? Бусына – ул чактагы Мамадыш районының беренче секретаре Фатыйх Сибгатуллин сәбәпче. Институтта ул Хәсән Ягъфәровтан бер курс алда укый. Соңга таба яхшы ук танышып, дуслашып китәләр. Бер мәлне Казанда узган киңәшмә вакытында, үгезне һәрчак мөгезеннән алырга күнекккән Фатыйх Сәүбән улы «Трудовой» совхозының партком секретарен үз районына, совхоз директоры кәнәфиенә кодалый. Хәмдиясе белән киңәшләшкәннән соң ризалыгын бирә тагы. Ник карышып торсын – карышмый! Җегәре ташып торган чагында кемнең карьера баскычлары буйлап югарыга үрлисе, үсәсе килмәсен, ди. Сүзендә тора тәки беренче секретарь: тәүге мәлләрне нәселчелек бүлеген җитәкләгән Хәсән Ягъфәровны «Омар» совхозына директор итеп куя. Эшеннән канәгать калгандыр, күрәсең, бераздан районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы кәнәфиенә үк үрләтә. Әмма күп тә үтми Минтимер Шәймиев Сибгатуллинның үзен дә Казанга кайтара һәм авыл хуҗалыгы министры кәнәфиенә утырта. Әлбәттә инде, Мамадышка «хуҗа» итеп расланган Әгъзам Гобәйдуллин, күптәнге совет гадәте буенча, үз командасын туплый. Ә анда Хәсән Ягъфәровка урын юк, ул биләгән кәнәфигә башка кеше киләсе ачыклана.
Хәмдиясенең, Тукай районының Мусабай-Завод авылында яшәүче бертуган апасы Гөлнурның күптәннән үзләре янына чакырып торуы ярап куя: кабат яшәү урынын алыштыралар. Чөнки аптырап кала торган заман түгел, туган як та үзенә тарткандыр: тоталар да булган байлыкларын төяп кайтып төшәләр халык телендә МусЗавод булып йөргән һәм Чаллыдагы иң эре төзелеш берләшмәсе КамГЭСның ярдәмчел хуҗалыгы сыенган авылга. Бу юлы инде Хәсән Ягъфәровны авыл Советы башлыгы вазифасы көтә. Әүвәл өч катлы йорттагы фатирда яшиләр, аннан инде тора-бара җитәкчелек биргән үз йортларына күченәләр. Узган гасырның «шанлы» туксанынчы еллары, дөньяның кай якка барасын белгән кеше юк. Бу елларда ул КАМАЗның Новотроицкий авылындагы ярдәмче хуҗалыгын җитәкли, «Чаллы» кошчылык фабрикасында эшли, «КАМАЗобщепит» генераль директорының җитештерү буенча урынбасары вазифасын башкара, КАМАЗ «генераллары» Николай Бех һәм Иван Костин белән якыннан аралаша. Ниһаять, 2003 елда ул чактагы Тукай районы хакимияте башлыгы Таһир Хөрмәтуллин аны Түбән Суыксу авыл Советы рәисе булып кайтырга өнди. Дөрес, аның үзенә ныклап тамыр җәйгән авылына якындарак урнашкан Новотроицкийда шул вазифа кулайрак буласы да соң. Мәгәр бар да Ходай кулында, буйсынмый чараң юк: соңыннан ачыкланганча,Таһир Нуруллович өчен аерата Түбән Суыксу авыл Советы эшчәнлеген яхшырту мөһим икән. Беренчедән, биредәге җирлектә урнашкан шактый сандагы эре предприятиеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне көйлисе бар, икенчедән, тиз арада авылларны газлаштыру программасын тормышка ашырырга кирәк.
Халкы бер мең кешедән артып киткән авыл Советының үзәге Түбән Суыксу Чаллыга терәлеп тора. Шунлыктан күпләр авылда торып, калада эшли. Нәтиҗәдә, басу-кырларда һәм фермаларда хезмәт кую өчен эшче көчләр җитешми. Ә аларны җәлеп итүнең юллары икәү генә: болар – яхшы тормыш шартлары тудыру һәм теләсә кемнең күзенә туры карап, оялмыйча һәм горурланып әйтердәй хезмәт хаклары түләп тору. Аның беренчесе өчен авыл Советы рәисе җаваплы һәм ул моның өчен күп көчен дә, вакытын да кызганмый. Бер дистә ел эчендә Хәсән Ягъфәров тырышлыгы белән башкарылган эшләрне санап китсәң, аларның исәбенә чыгу һич мөмкин түгел. Ул рәис булып торган чорда, бетеп баручы Маҗын авылын исәпкә алмаганда, бөтен авылларга газ керә, юллар салына, җирлектәге биш буага бер дигән ремонт ясала, Түбән Суыксу, Югары Суыксу һәм Кувады авылларындагы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрелә, суүткәргеч торбалар яңартыла.
– Бу елларда мәчетләрне җылытуны газга көйләдек, зиратларны тәртипкә китердек, киңәйттек. Аларның һәркайсында күмү йоласы вакытында кирәкле әйберләр саклау өчен җыйнак өйләр төзелүен дә уңай мисал буларак телгә алыр идем. Мин эшләгәндә, Яңа Мусабайда мәчет тә төзедек әле, – дип искә ала ул үзе катнашында башкарылган кайбер изге гамәлләрне хәтерендә яңартып.
Ә инде Яңа Мусабайга җентекләбрәк тукталу һич тә артык булмастыр. Узган гасыр ахырында бер урамлы һәм бетүгә йөз тоткан бу авылны танырлык түгел хәзер, ул инде кала тибындагы коттеджлар бистәсен хәтерләтә. Бу үзгәрешләрдә дә Хәсән Ягъфәровның өлеше гаять зур. Бар да Түбән Суыксу авыл Советы рәисе булып эшли башлауга һәр сала белән танышып чыгудан башлана. Иң күңелен кырганы – авылның соң дәрәҗәдә мөшкел хәле. Матур урман буена сыенып утырган авылда өлкән яшьтәгеләр генә гомер кичерә, аларның балалары һәм оныклары кунакка гына кайтып йөри. Әнә шул авыл сүнүгә барсын инде! Кемнең йөрәге әрнемәс тә, кемнең күңеле кырылмас. Хәсән Гомәр улы иң элек шушы авылны аякка бастырырга карар кыла һәм сүзендә тора. Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булу, биргән вәгъдәсенә һәрчак тугры калу, өстәгеләр белән мөнәсәбәтләрне көйли алу осталыгы – нәтиҗәле эш-гамәлләр кылуның нигезендә шул уңай сыйфатлар ята. Бәхетенә, ташландык хәлгә килгән ярдәмчел хуҗалыкны аякка бастырырдай яңа хуҗа килүе һәм авыл янәшәсендә үз эшчәнлекләрен җәелдергән «ТМИМ» җәмгыятен җитәкләүче Түбән Кама егетләре белән уртак тел табуы күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Нәтиҗә исә – күз алдында.
Хәсән Ягъфәровның Түбән Суыксу авыл Советына кергән авылларда, аерым алганда, Яңа Мусабайда башкарган эшләренә әле һаман сөенеп бетә алмавын аңлавы читен түгел. Чынлап та, бүген аның йөзе якты, намусы чиста һәм горурланырлыгы, мактанырлыгы бар. Гәрчә ул үзе масаючан, тәкәббер затлардан түгел, бик нечкә күңелле, җыр-моңга гашыйк кеше. Әлегәчә минем аның кебек үз гомерендә биш «хромка» гармун «туздырган» кешене күргәнем юк иде. Пенсиягә чыгар алдыннан, алтынчы гармунын заказ белән 50 мең сумга ясатып алган. Моң уң кулындагы бармаклары булмавы аркасында тальян гармунын әйләндереп уйнаучы әтисеннән күчә. Гомәр ага үз һөнәренә малайларының да өйрәнүен тели һәм Хәсән белә Хөсәенгә биш яшьләрендә чагында ук гармун сатып ала. Шуннан бирле Хәсән Ягъфәровның гармуннан аерылганы юк.
– Әни ягы шигырь җанлы кешеләр белән дан тотса, әтиебез – моң иясе. Ул моң барыбызга да йоккан: ир туганнар барыбыз да гармунда уйныйбыз, сеңлебез җырлый. Шөкер, авылдагы медпунктта мөдир булып эшләүче Хәмдиямнең дә мин гармунда уйнаганда кушылып җырламый калган чагы сирәк. Шулай ук ике улымның да җырга мөкиббән булуларын әйтеп үтим инде. Кечесе Алмаз баянчы да әле, тик абыйсы гына өйрәнеп бетә алмады гармунда уйнарга. Ә болай тормышыбызны җыр-моңнан башка күз адына да китерә алмыйбыз, – дип шатлыгы белән уртаклаша гаилә башы.
Районда беренчеләрдән булып Президент Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булган һәм «Җирле үзидарәне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән Хәсән Гомәр улы гаилә бәхетеннән дә уңган. Олы улы Альберт әтисе юлыннан китә һәм Казан ветеринария институтын тәмамлый, соңгы унбиш елда – «Чаллы икмәге» җәмгыятенең Сидоровка бистәсендәге элеватор башлыгы. Хатыны Рүзилә исә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аларның уртак җимешләре булган Алия белән Ришат – әбисе һәм бабасы өчен олы куаныч. Казан дәүләт университетында юрист һөнәре алып чыккан кече улы Алмаз – Чаллы прокурорының өлкән ярдәмчесе, майор званиесендә. Аның Элмира белән корган гаиләсендә тагын бер яраткан оныклары Розалия үсә. Инде бар да бер булып киленнәренең Розалиягә иптәшкә икенче сабый алып кайтуын көтәләр. Ул бала да бәхете белән тусын һәм шушы тату гаиләгә бары тик куаныч-сөенечләр генә өстәсен! Андый шатлыклы вакыйга, һичшиксез, Хәсән Гомәр улы Ягъфәров атлы ил агасының гомере заяга, тормышы бушка узмавына тагы бер саллы дәлил.
 

Комментарийлар