Логотип «Мәйдан» журналы

ДЦП белән авыручы Бөгелмә егете, йөзү һәм бокс белән шөгыльләнеп, чиреннән котылган

Бөгелмәдә яшәүче, балалар церебраль параличыннан интегүче Андрей Федоров тормышта күп кенә уңышларга ирешкән.Ул аркасына ятып 50 метр арага йөзүдә уңышлы чыгыш ясаган, аңа спорт разряды алырга берничә...

Бөгелмәдә яшәүче, балалар церебраль параличыннан интегүче Андрей Федоров тормышта күп кенә уңышларга ирешкән.




Ул аркасына ятып 50 метр арага йөзүдә уңышлы чыгыш ясаган, аңа спорт разряды алырга берничә секунд кына җитмәгән. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.

Андрей алдына зур максатлар куеп авыруын җиңгән, әмма ул ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый. Егет 1нче урта мәктәпне, аннары техникумны, Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмәдәге филиалын тәмамлаган. Аяклары белән проблемалары булуын исәпкә алып, әти-әнисе аңа шунда тукталырга киңәш иткән, ләкин ул актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә керешкән.
Нәтиҗәдә, спортның бокс һәм пауэрлифтинг төрләрендә күп кенә уңышларга ирешкән. Алга таба Андрей Федоров икенче төркем инвалидлар арасында пауэрлифтинг буенча республика ярышларында ике көмеш медаль яулаган. Шуннан соң спортчы йөзү белән шөгыльләнә һәм ярышларда катнаша башлаган. Аның ирешкән уңышлары тренерларын да гаҗәпкә калдырган.
Андрей беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәү, заман белән бергә атлауны үзенең тормыш кредосы итеп алган. Бүген ул көзгеле фотоаппарат сатып алырга хыяллана. Андрей фотошоп кулланмыйча гына туган шәһәренең табигый ландшафтын һәм индустриаль пейзажларын төшерергә ниятли. Моннан тыш, ул нефть компанияләренең берсендә система администраторы булып эшли.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/07/176580/


Комментарийлар