Логотип «Мәйдан» журналы

Даруларсыз кан басымын төшереп буламы?

Табиб фикеренчә, дөрес туклану режимын саклау һәм физик күнегүләр ясау кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.Мангейм Университет клиникасы директоры һәм гипертония немец лигасы рәисе Бернхард Крамер югар...

Табиб фикеренчә, дөрес туклану режимын саклау һәм физик күнегүләр ясау кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.



Мангейм Университет клиникасы директоры һәм гипертония немец лигасы рәисе Бернхард Крамер югары кан басымын табигый юл белән нейтральләштерергә мөмкин дип саный. Бу хакта, "Медикфорум" порталына нигезләнеп, РИА Новости яза.
Тормыш рәвешен коррекцияләү гипертония белән көрәшергә ярдәм итә. Һәм авыру кабул итә торган дарулар санын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Хәтта атна дәвамында 150 минут җиңел күнегүләр ясау йөрәк өчен бик файдалы булачак.
Крамер билгеләп үткәнчә, күпчелек гипертоникларда артык авырлык бар, шуңа күрә ябыгу басымны төшерергә ярдәм итәчәк.Табиб шулай ук тоз кулланудан баш тартырга киңәш итте.
Крамер фикеренчә, гипертоникларга бик күп яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз сөт продуктларын куллану һәм туклану рационын саклау файдалы. Рационга шулай ук чөгендер согы, сарымсак һәм боярышник кертергә кирәк.

https://intertat.tatar/copayjavap/darularsyz-kan-basymyn-t-sherep-bulamy/

Комментарийлар