…Иртән соң гына уяндым.
Арыганмын, күрәсең, юлда килү үзенекен сиздерде.

Стефани

Өйдә җылы су юк, мич артында торган ямьшек юынгычтан салкын су агызып кына юындым. Апрель башлары булса да, Трускавецта көннәр салкынча тора иде. Шуңа күрә дә мин җылы киенергә булдым. Җылы фуфайка өстеннән зәңгәр төстәге озын плащ киеп куйдым…
Бүген шәһәр белән танышырга кирәк. Мин су чыгышын, су аккан урынны табып, тәүге тапкыр «Нафтуся»ның тәмен татып карарга тиеш идем. Шулхәтле ерак җиргә баруымның да, килүемнең дә максаты бер генә, ул да булса, су иде, шифалы су.
Автобус тукталышында ук киоск тора, мин шуннан төсле фоторәсемнәр төшерелгән буклет сатып алдым. Трускавец шәһәре һәм аның атаклы курорты турында язылган төсле брошюра иде бу. Үзәккә баручы беренче автобуска утыргач ук, мин шуны тиз-тиз генә актарырга тотындым һәм Трускавкец турында менә нәрсәләр белдем.
Кечкенә шәһәр дип әйтеп булмый аны, егерме меңнән артык кеше яши монда. Трускавец – Карпат таулары астында урнашкан бальнеологик курорт. Анда егерме алты чыгыш һәм минераль су заводы бар. Шуның ундүртен эчәр өчен, ә калганын ванна өчен кулланалар. Ә иң атаклысы һәм иң танылганы «Нафтуся» суы. Буклетта аның хәтта формуласы да китерелгән.
Шул катлаулы формулалы шифалы суны эчеп, мин тиздән терелергә һәм савыгырга тиеш идем.
Автобусларның маршруты шундый итеп ясалган, аларның барысы да үзәк аркылы уза. Ун-унбиш минутта мин су эчә торган бювет каршында басып тора идем инде. Кая карама кеше, кая карама халык. Монда ике төрле су чыгышы бар: берсе иске, икенчесе яңа корылган. Агачтан корылганы – шактый борынгы бина, ә кирпечтән салынганы яңа иде. Яңасында суны агызып алыр өчен дистәләгән су краннары тора. Бювет белән бәдрәф арасы бик тә якын, илле генә метр. Ни өчен шулай якын ясалганын мин соңыннан гына, су эчә башлагач кына аңладым. «Нафтуся»ның бәвел куу көче шул хәтле көчле икән, аны эчүгә үк, биш минуттан бәдрәфкә йөгерәсең…
Мин якындагы киосктан махсус су савыты сатып алдым. Керамикадан ясалган нечкә борынлы әлеге су савыты эчәр өчен чынлап та җайлы иде. Суны савытның борыныннан гына эчәсең. Бөерләрдән ком кудыру өчен аерым җирдән, ә үт куыгындагысыннан башка краннан эчәргә кирәк. Артыгын эчәргә ярамый, чамасын белү ләзем. Бөерендә, үт куыгында ташы булган авыруларга суны бик сак кына, чама белән генә кулланырга киңәш ителә, чөнки таш кузгалып китсә, кешегә приступ булырга да мөмкин. Хуҗаның сөйләве буенча, андый хәтәр очраклар шактый күп булгалаган монда. Шуңа күрә дә бюветтан ерак түгел генә «Ашыгыч ярдәм» машинасы басып тора…
Ниһаять, мин дә су каршына килеп бастым. Күп эчмәдем, чама саклап эчтем. Интервал белән көнгә өч мәртәбә эчәсең. Димәк, көненә өч тапкыр шушында киләсе булачак. Суны шешәгә тутырып, өйгә алып кайтып эчүдән мәгънә юк, чөнки шундук эчмәсәң, суның көче вә сихәте югала икән.
Урамнар төзек, бөтен җирдә асфальт һәм вак таш җәелгән. Бер һәм ике катлы кирпеч, агач йортлар тирәсендә тугыз-ун этажлы якты санаторий корпуслары урнашкан. Юллама белән килгән бәхетле ял итүчеләр әнә шул кояшлы санаторийларда дәвалана иде. Ә минем өчен, үзегез беләсез, бер генә дәва бар, ул да булса, су һәм су гына…
Яңа җирдә яшәве дә кызык. Ләкин минем өчен иң элек кешеләр кызыклы иде. СССРның нинди генә төбәгеннән килмәгән монда халык. Урыс, әрмән, грузин, азәрбайҗан, татар… Ләкин күпчелек халык – җирле халык, украин халкы иде. Алар һәрчак, башкалардан аерылып, күче-күче белән читтәрәк басып тора. Тик кенә тора белмиләр, билгеле, үз телләрендә акырышып сөйләшәләр һәм сүз саен көлешәләр. Кыскасы, күңелле халык. Аларга карап торуы да күңелле. Сөйләшеп, гөрләшеп туйгач, җырларга тотыналар. Рәхәтләнеп кычкырып җырлыйлар. Ә җыр бәйрәме һәркөнне диярлек кабатлана. Репертуарлары бай, ләкин бер җырлары бик нык хәтергә кереп калган. Таныш һәм тансык җыр иде ул, татарның «Күбәләге» кебегрәк…
Ты ж меня пигманула,
Ты ж меня подвела,
Ты ж меня молодого
Пигманула, подвела…
Ты ж меня пигманула,
Ты ж меня подвела,
Ты ж меня молодого
С ума, разума свела…
Рәсәйдә ул заманда ашау ягы да кысынкы, туклану урыннары да аз, пешергән әйберләре дә искитәрлек түгел иде. Урлашу күп иде, кысу күп. Ә монда хәл бөтенләй икенче икән: чат саен ашханә, тыкрык саен ресторан. Ашау-эчү дә әйбәт, пешергән әйберләре дә ашап туймаслык. Хәер, бик нык ачыккан булганмын икән, берьюлы ике-өч порция алып ашадым. Кәеф күтәрелеп, күңел дә үсеп киткән кебек булды. Озак кына шәһәр үзәге буенча җәяүләп йөрдем, кайда нәрсә барын өйрәндем. Минем игътибарымны зур биналы мәдәният сарае җәлеп итте. Барлык кичәләр дә, чаралар да шушы бинада уза икән. Сарай каршында зур-зур игълан такталары тора, алар тасвирлы итеп бизәлгән афишалар, белдерүләр белән чуарланган. Бездә болай матур итеп бизи белмиләр. Күрәсең, шәһәрнең дә, курортның да акчасы күп. Бүген кич сәгать алтыда кино була, фильмның да исеме гаҗәп: «Свадьба в Малиновке». Иртәгә көндез лекция укыйлар, лекциянең темасы тагын да кызыклы – «Хатын-кыз белән ирләр арасындагы мөнәсәбәтләр». Трускавецка очар алдыннан мин гашыйк булуны, кызлар артыннан чабып йөрүне катгый рәвештә булдырмаска һәм мәхәббәт маҗаралары турында уйламаска дип үз-үземә сүз куйган идем. Мин шул сүземнән чыгарга теләмәдем. Җыры да бар бит аның, әгәр дә хәтерләсәгез: «Первым делом, первым делом самолеты, а девушки, а девушки потом». Ләкин интим мәсьәләләргә кагылышлы лекцияне иртәгә барып тыңларга булдым, чөнки андый темага мин яшәгән бәхетле Татарстанда ачыктан-ачык сөйләмиләр иде. Һәрхәлдә публично, трибунадан…
Иң гаҗәбе шул, Трускавецта ничә көн булганымны һич кенә дә хәтерли алмыйм. Әллә уналты, әллә егерме көн. Һәр Ходай бирмеш көнемне, һәрбер булган вакыйганы язып, көндәлек алып бармаганыма үкенәм хәзер. Икенче яктан, язмавым әйбәт тә булган, хәзер шул турыда сезгә сөйләп, көндәлек вак-төякләр белән сезнең саф башыгызны чүпләп кенә утырган булыр идем. Шунысын яхшы хәтерлим: өйгә кайтырга инде бер биш көн генә вакыт калган иде. Һәр көн суга йөреп, фатир хуҗасының үзәк өзгеч хатирәләрен һәм тоссыз мәзәкләрен тыңлап, өйдә нәрсәдер язарга талпынып та, берни дә яза алмауларым, духтырга (хуҗамның танышы булып чыкты) консультациягә барып, шул кешедән җүнле сүз ишетмичә, юкка акча туздыруларым, түшәмгә төкереп тик ятуларым мине, нинди түземле кешене дә, ниһаять, туйдыра башлады. Әйе, миңа хәзер яңа төрле халәт, ниндидер бер күтәрелеш, сикереш кирәк иде. Аңа ирешү өчен сине яратырлык, сине аңларлык кеше белән танышу, ягъни мәсәлән сөю маҗарасына тап булу белән җенләнә башладым…

Язманы тулысынча журналның июнь (№6, 2016) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга