Логотип «Мәйдан» журналы

Цифрлы телевидениегә күчүдә күпчелек сораулар җиһазны көйләү белән бәйле

Халыкның «аналог»тан цифрлы телевидениегә күчкән вакытта төп сораулары җиһазны көйләү һәм мультиплекслар составына кагыла. «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» компаниясенең Татарстандагы ф...

Халыкның «аналог»тан цифрлы телевидениегә күчкән вакытта төп сораулары җиһазны көйләү һәм мультиплекслар составына кагыла. «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» компаниясенең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Цифрлы телевидениегә күчүдә күпчелек сораулар җиһазны көйләү белән бәйле
«Статистика мондый: таләп ителгән җиһаз һәм аны көйләүгә кагылышлы сораулар – 40-50 процент тирәсе. Кешеләрнең 20-25 проценты мультиплексларга нинди каналлар керүе белән кызыксына, шулай ук 10-15 проценты, өйгә килеп, җиһазны көйләргә ярдәм итүче волонтерлар чакыру турында сорый», - дип искәртте Владимир Якимов.
Ул Татарстанда 2019 елның 14 октябрендә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячагы хакында хәбәр итте. Шунлыктан предприятие халыкка мәгълүмат бирү юнәлешендә актив эшли.
«Хәзер безнең өчен иң мөһиме – халыкны әзерләү. 14 октябрьгә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячагы хакында белмәгән кешеләр калмаска тиеш», - дип искәртте спикер.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191481/

Комментарийлар