Логотип «Мәйдан» журналы

“Цифрлы алга китеш” конкурсы җиңүчеләрен 500 мең сум акча белән бүләкләячәкләр

«Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүчеләргә 500 мең тапшырылачак. Бу хакта конкурсны үткәрүгә багышланган брифингта Татарстан Премьер-министрының урынбасары Роман Шәйхетдинов әйт...

«Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүчеләргә 500 мең тапшырылачак. Бу хакта конкурсны үткәрүгә багышланган брифингта Татарстан Премьер-министрының урынбасары Роман Шәйхетдинов әйтте.
“Цифрлы алга китеш” конкурсы җиңүчеләрен 500 мең сум акча белән бүләкләячәкләр
“Катнашучыларның приз алу мөмкинлеге, үз компанияңне ачарга акча оту мөмкинлеге бар. Бу конкурска ярдәм итүче партнерларга, эре сәнәгать предприятиеләренә үз проектыңны тәкъдим итәргә була. Акчалата бүләк 500 меңгә якын булачак”, - диде Роман Шәйхетдинов. Аның әйтүенчә, катнашучыларның өстәмә белем алырга мөмкинлеге булачак.
Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, конкурсның төп идеясе Россия гражданнарына инновацияләр һәм эшмәкәрлек өлкәсендә көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирү. “Бәйге осталыкларын күрсәтергә әзер булган кешеләр үз проектларына старт бирергә курыкмасыннар өчен үткәрелә”, - диде ул.
“Балаларның да бик кызыклы проектлары бар. Мәсәлән, 10-11 сыйныф укучылары пилотсыз очучы объектлар тәкъдим итәләр”, - дип билгеләп үтте “Казан ачык талантлар университеты 2.0” башкарма директоры Айдар Акмалов. Аның әйтүенчә, Татарстан районнарыннан 300 бала, Казаннан 200 бала катнаша.
“Россия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының флагман проектларының берсе булган «Цифрлы алга китеш» конкурсының финалы 27-29 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 48 сәгатьлек хакатон форматында узачак. Хакатонда илнең 77 регионыннан 600 команда катнашачак.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194156/

Комментарийлар