Логотип «Мәйдан» журналы

Цибриклар әзерли беләсезме?

Белорусларның бу милли ризыгы җиңел әзерләнә һәм тәмле килеп чыга.

Аны балалар да, өлкәннәр дә яратыр.
Урта зурлыктагы биш бәрәңгене һәм бер баш суганны юып, чистартып, вак кыргычтан чыгарабыз. Артык сутын сыгып түгәбез һәм 300 грамм сыер ите фаршы, 6 кашык он, тәменчә тоз кушып бутыйбыз.
Юеш куллар белән алардан шарчыклар әзерлибез һәм панировка сохариендә әвәләп, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Шарчыкларның бөтен ягы да алтынсу булып кызарырга тиеш.
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tsibriklar-zerli-bel-sezme-313401/

Комментарийлар