Логотип «Мәйдан» журналы

"Чыпчык" (татарча круассан).

Кирәк булачак:- 3 йомырка;- 0,5 стакан шикәр комы;- 1 стакан сөт;- 1/2 аш кашыгы тоз;- 1 пачка коры чүпрә (11г);- 100 грамм маргарин; - 1 аш кашыгы көнбагыш мае;- 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; - 1 аш...


Кирәк булачак:



- 3 йомырка;
- 0,5 стакан шикәр комы;
- 1 стакан сөт;
- 1/2 аш кашыгы тоз;
- 1 пачка коры чүпрә (11г);
- 100 грамм маргарин; - 1 аш кашыгы көнбагыш мае;
- 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; - 1 аш кашыгы каймак яки майонез; - Он


Эчлек өчен: йөзем җимеше.
Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы.
Йөзем җимешен яхшылап ювып куябыз.
Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпычмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз.
Аллага шөкер, менә чыпчыгыбыз әзер.

Чәйләрегез тәмле булсын.


Эльмира Нигмәтҗанова, Әтнә.


https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар