Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Әгерҗе районы Тирсә авылында туа.

Балачагы Мордвый авылында уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып, җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп шоферлык таныклыгы алгач, Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм «Сельхозтехника» оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара.
Ул дүртенче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлый. Тәүге иҗат җимешләре район газетасында басыла. Соңрак әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда дөнья күргән шагыйрь туксанынчы елларда активлашып, ачылып китә. Шигърият сөючеләргә бер-бер артлы «Язмышым үзәннәрендә», «Тамырлар», «Кадер кичендә», «Баганалы юллар», «Гомер юлы», «Карт юкәләр яшь чәчәктә» китапларын бүләк итә.
Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы, туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме таба белгән шагыйранә күңеленең туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәте чагыла.
Чыңгыз Мусин район газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе була, дистәләрчә еллар дәвамында газета битләрендә үзенең мәкаләләрен, төбәк тормышына кагылышлы хәбәрләрен бастыра. Инде лаеклы ялга чыккач та, «Яңарыш» (Ижау) газетасының Әгерҗе районы буенча махсус хәбәрчесе сыйфатында үзенең һөнәри журналистлык эшен дәвам иттерә.
Чыңгыз ага төбәк тарихын өйрәнү буенча да зур тырышлык куя. Ул туплаган тарихи материаллар 2008 елда «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр» исемле китап буларак дөнья күрә.
Шагыйрь 2016 елның 24 октябрендә вафат була.
Чыңгыз Мусин − 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Таҗи Гыйззәт, Саҗидә Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге әдәби премияләр лауреаты.


Комментарий язарга