Билгеле булганча, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Габделвәлиева татар булган. Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә 1860 елларда Вятка губернясының Малмыж өязе, Мәчкәрә авылында туган, ул хәзерге Татарстан Республикасының Кукмара районына керә. Нәгыймә апаның әнисе Газизәбану Шаһиева да татар милләтеннән булган, ул хәзерге Казахстанның Җидепулат-Семипалатински шәһәрендә туган. Шулай итеп, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов әнисе ягыннан тулысынча татар милләтеннән, затлы морзалар нәселеннән. Ул моны үзе дә белгән һәм гомеренең ахырында булса да татар тамырларын танып, 2006 елның 15 сентябрендә Кукмара музеена түбәндәге сүзләрне язып җибәргән:
«Кадерле Кукмара музеен оештыручылар! Сезгә әни ягыннан әби-бабаларым булган Габделвәлиевлар шәҗәрәсен төзү барышында тапкан мәгълүматларыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Могҗизага тиң бу хәбәр минем өчен көтелмәгән булды, ә Айтматовларның барлык гаиләсе, нәселе, әби-бабаларым өчен бу тарихи бөек хәбәр. Сез Кукмара җирендә безнең нәселнең шәҗәрәсен торгыздыгыз. Хәзер бу урын, бу авыл безнең өчен изге урын булачак…» [4;5]
Чыңгыз Айтматов кебек даһиның әнисе ягыннан бабаларының нәкъ менә Кукмара төбәгеннән, Мәчкәрә авылыннан, Ишмән нәселеннән булуы бер дә гаҗәп түгел. 1552 елдан соң бирегә Казан ягыннан качкан татарлар күпләп килә, шулай итеп, Кукмара төбәгендә шәһәр мәдәниятен һәм мәгърифәтен үзләштергән, һөнәрчелеккә оста кала катламы барлыкка килә һәм ул бүген дә дәвам итә. Инде Мәчкәрә авылының Чыңгыз Айтматов бабалары яшәгән чорларына – XVIII–XIX гасырларга кайтыйк. Шунысын да әйтергә кирәк, бу авыл ул вакытта ук гөрләп торган, саладан бигрәк, каланы хәтерләткән, мәгърифәт-мәдәнияте белән нык аерылган, сәнәгать ягыннан да үзәк ролен башкарган. XVIII гасыр ахырында инде монда таш мәчетләр һәм данлыклы мәдрәсәләр булган, XIX гасырда исә Мәчкәрәдә киҗе-мамык, бәс-тукыма фабрикалары, чуен кою заводлары гөрләп эшләп торган, аның сәүдәгәрләре дөнья белән эш йөрткән. Моңа төбәк тарихын өйрәнүче галимнәр дә игътибар иткән:
«До советского периода село входило в состав Малмыжского уезда Вятской губернии, – дип яза алар. – Населенный пункт резко отличался от многих татарских селений тем, что уже в конце XVIII века являлся торгово-промышленным центром. С 1778 года здесь свою продукцию производили кумачная и кожевенная мануфактуры, принадлежавшие братьям Абдулле, Мухаметрахиму и Ярулле Утямышевым. В XIX веке их потомки владели медеплавильным, мыловаренным, суконным, ваточным предприятиями в Казанской и Вятской губерниях.» [5;161]
Бу хезмәттән күренгәнчә, «беренче гильдияле Малмыж купецлары» Үтәмешев-Габделвалиевлар хәйриячелек белән дә нык шөгыльләнгән – алар Малмыждан Казангача арада йөзләгән мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар һәм тотканнар. «1802 елда Казанда алар акчасына «Иске таш» мәчете һәм 1882 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзелә», дип язалар алар турында. Моның өстенә Үтәмешевләр төрле дәрәҗәдәге депутатлар, гласныйлар, җәмәгать эшлеклеләре дә булып торалар. Бу зур һәм затлы, бай нәсел турында мәгълүмат, Кукмара төбәге музеенда сакланган Ишмән шәҗәрәсеннән тыш, Киров өлкәсе дәүләт архивының Мәчкәрә авылы буенча ревизия материалларында да сакланып калган.
Инде Габделвалиевларның ничек итеп Кыргызстан җирләренә килеп урнашулары турында сорасак – моңа җавапны Исхак Габделвәлиев шәхсиятен һәм биографиясен өйрәнеп белә алабыз. Ул яшьтән үк Казанда, Оренбургта, Троицкида, Эрбеттә сәүдә тирәсендә эшләп байый, аннан Семипалатинскида һәм Петропавелда үзенең сәүдә үзәкләрен ача, соңыннан Верный (хәзерге Алма-Ата) шәһәренә килеп урнаша. Ул бөтен Җидесу төбәгенең иң зур бае булып таныла, бөтен Россия һәм Кытай белән сәүдә итә. Менә шушы Исхак хаҗи 1880 елларда Мәчкәрәгә кайтып, абыйсы Хәсәннең балалары Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галияне Урта Азиягә алып китә, шулай итеп, Габделвәлиевлар хәзерге Караколга килеп җитәләр һәм шунда төпләнеп калалар.
Әлбәттә, Габделвәлиевләр килгәнче дә Караколда татарлар яшәгән, алар инде XVIII гасыр башында ук бу тирәләрдә сәүдә белән шөгыльләнгән һәм шәһәр төзелә башлагач, шунда күчкән. Истәлекләрдән күренгәнчә, Хәмзә Габделвәлиев башта Караколда башка сәүдәгәрләргә хезмәт күрсәтә, аннан үз эшен ача. Безгә калса, ул үз эшен ачуны алай сузмагандыр, чөнки Хәмзә үзе дә, башка туганнары да тирә-якның данлыклы бае Исхак хаҗи ярдәмендә, аның «канаты астында» була бит. Исхак хаҗи Габделвәлиев абыйсының улы Хәмзәне балдызы Газизәбануга өйләндерә, мөгаен, тормыш башлап җибәрү өчен шактый гына капитал-мал да бирелгәндер. Яшь гаилә 1886 елда корылган булырга тиеш, чөнки аларның беренче балалары Мөхәммәтҗан 1887 елда туа. Газизәбану – Семипалатински шәһәренең данлыклы Шаһиевлар кызы була, ул үзенең тыйнаклыгы, матурлыгы, яшьлеге һәм сафлыгы белән аерылып тора. Яшькелт күзле, ак йөзле Нәгыймә әнисенең тышкы кыяфәтен дә, холык-фигылен дә үзенә ала.
Хәмзәнең башка туганнары да яңа җирдә бик тиз үз тиңнәрен таба – Галия Караколның иң зур баена – Гали хаҗи Рафиковка кияүгә чыга, Әхмәтгали дә татар баеның кызына өйләнә. Хәер, ул вакытта димләп-яучылап та өйләнешкәннәр, байлар байлар белән туганлашырга тырышкан, диниләр укымышлыраклар белән гаилә корганнар. Бертуган Габделвәлиевләр исә Ыссык-Күл буйларында ныклы тормыш башлап җибәргәннәр, алар мануфактура, галантерия, тире-яры белән сәүдә иткән, Караколда зур-зур кибетләр ачкан, заводлар салган, диңгездәй күлдә пароходлар тоткан.
Габделвәлиевләргә Казанда калган сәүдә элемтәләре, таныш-белешләре дә нык ярдәм итә, Исхак хаҗи белән берлектә, алар Җидесу төбәгендә эшмәкәрлекне гөрләтеп җибәрәләр, Кытай белән Мәскәү арасында сәүдә арадашчылары ролен үтиләр. Үзенең матурлыгы, төзеклеге, яшеллеге, байлыгы белән Каракол тирә-яктагы башка калалардан аерылып торган, монда татарларның да өлеше зур булган. Ике катлы өйләрдә дә беренчеләрдән булып татарлар яши башлый, ул заманда Караколда 12 шундый йорт барлыгы билгеле, 1909 елда Хәмзә Габделвәлиевның ишле гаиләсе дә ике катлы агач йортка күчә. Шулай ук аларның Караколда зур алма бакчалары да булган, бу як халкын алма үстерергә Хәмзә Габделвәлиев өйрәтеп калдырган, дип сөйлиләр. Бәлки Чыңгыз Айтматов та үзенең «Ыссык-Күлнең кызыл алмалары» дигән әсәрен татар бабасын истә тотып язгандыр. Моңа Караколдагы Ыссык-Күл өлкәсе дәүләт архивы директоры Чынар Сейдиматова да игътибар иткән, югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә ул болай дип чыгыш ясаган:
«Я всегда с волнением перелистываю повести нашего знаменитого земляка – Чингиза Айтматова. Даже их названия звучат как образные предельно сжатые исторические тезисы: «Ранние журавли», «Первый учитель», «Красные яблоки Иссык-Куля», «И дольше века длится день»… Кстати, о яблоках. Видимо, писатель знал, что сортовые яблоки в Прииссыккулье развели татары – его родственники по матери. На окраине Каракола его дед Хамза Абдулвалиев впервые разбил прекрасный плодовый сад, о котором с трепетом пишут в своих вспоминаниях Р.Т.Айтматова и другие члены их семьи и родственники» [6; 7].
Чыңгыз Айтматов үзе дә Караколдагы татар бабасы турында бик җылы итеп искә ала: «Мама родилась и воспитывалась в богатой купеческой, образованной семье Хамзы Хасановича. Она очень часто нам, детям, рассказывала о своих родителях, о братьях и сестрах, о прекрасном доме, яблоневом саде, о красоте Тянь-Шанских гор, о лучезарном озере Иссык-Куле. И сейчас, будучи взрослым, я думаю, что и я был в детстве рядом со своей мамой» [Ч. Айтматов, х/ф «Белые сны, по дороге домой»].
Егерменче гасыр башында Каракол-Пржевальскида инде ун меңнән артык кеше яшәгән, анда алмыштан артык сәнәгать предприятиесе эшләп торган, аларның абсолют күпчелеге татарлар кулында булган. Бу хакта югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә Ыссык-Күл өлкәсе хөкүмәтенең бүлек мөдире Нарметжан Ташбаев менә нәрсәләр сөйләгән: «Деловыми людьми из татарского сообщества были основаны многочисленные мельницы, маслобойки, зернодробилки, обувные цеха и мастерские, многочисленные торговые лавки. Дед нашего великого писателя Чингиза Айтматова Хамза Абдулвалиев владел сетью магазинов, а также организовал производство мыла, выделку шкур. Усилиями купцов-татар в селе Джаргылчак был построен лесопильный завод и создан малый флот из барж и баркасов, который на протяжении многих лет перевозил грузы по озеру Иссык-Куль. Караваны татарских купцов привозили товары со всего света, закладывая основы будущих культурных, межэтнических и межгосударственных связей» [6; 31].
1883 елда Караколда Җәмигъ мәчет төзелә, аны төзүдә Хәмзә Габделвәлиев тә беренчеләрдән булып катнаша. Ул гына да түгел, аның барлык балалары да диярлек, шул исәптән Нәгыймә дә шушы мәчет каршындагы мәдрәсә-мәктәптә башлангыч белемне алалар. Караколда Хәмзә белән Газизәнең 8 баласы туа, Нәгыймә шуларның бишенчесе.
«Мама часто вспоминала свое счастливое детство в отчем доме, – дип искә ала Роза ханым Айтматова..

 

Тулысынча журналның декабрь (№12, 2018) санында укый аласыз.

 

 

Фәүзия Бәйрәмова,
тарих фәннәре кандидаты.


Комментарий язарга