Логотип «Мәйдан» журналы

Чын татар генералы

Узган гасырның соңгы ун-унбиш елы армиядә үткәрелгән тискәре үзгәрешләре белән дә тарихка кереп калыр, мөгаен. Нәкъ менә шул кыска гына вакыт эчендә шанлы Кызыл армиянең дәвамчысы булган Россия Коралл...

Узган гасырның соңгы ун-унбиш елы армиядә үткәрелгән тискәре үзгәрешләре белән дә тарихка кереп калыр, мөгаен. Нәкъ менә шул кыска гына вакыт эчендә шанлы Кызыл армиянең дәвамчысы булган Россия Кораллы көчләре үзенең иң яхшы коралларын, әзерлекле хәрби кадрларын югалта, хәтта кайбер данлыклы берләшмәләр яшәүдән туктый.


Бу афәт хәтта стратегик максатлардагы ракета гаскәрләрен дә (РВСН) аяп тормый. Беренче чиратта, нәкъ менә шул сәбәпле, 1998 елда 44 яшендә ракета гаскәрләре командующие вазифасына үрләтелер алдыннан, генерал-майор Габтенур Габделбәр улы Абдуллин хәрби хезмәт белән саубуллашырга карар кыла һәм отставкага китә. Ә бит РВСН гаскәрләрендә генә түгел, ә бәлки бөтен Кораллы көчләрдә иң өметле һәм иң яшь генераллардан була якташыбыз.

  Ул үзе 1954 елның 23 августында Удмуртиянең Можга каласында туа. Әтисе ягыннан нәсел җепләре Кукмара районының Байлангар авылына барып тоташа, Гайфетдин бабасы – шул төбәктән. Әнисе Вәсимә Минәхмәт кызының ата-бабалары – Сарман районының Казаклар авылыннан. Бабалары – үз тегермәннәрен тоткан хәлле игенчеләр – гомер буена үз көчләре белән тормыш көткәннәр. Әмма 1917 елдан: «Яшәсен, хәерчелек!» – дип хакимияткә килгәннәргә алар сыйнфый дошманга әйләнә. Шактый кырыс һәм каршылыклы чор, йөз меңнәрчә, миллионнарча язмышлар сындырылган, бик күпләр нахакка рәнҗетелгән замана. Тегермән тотуларын гаеп итеп, ике туганны 1937 елда Себергә сөрәләр. Вәсимә ханымның бабасы сөргеннән качу җаен таба һәм Можгага килеп төпләнә. Бүген генералның әнисе ягыннан туганнары милләтнең атаклы җырчысы Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләктә яши.

  Габтенур каладагы 3 нче мәктәптә укый. Әти-әнисенең күңелләрендә милли хис көчле булган, күрәсең, каладагы биш мәктәпнең нәкъ менә татарча укытыла торганына бирәләр малайны. Сигез ел буена туган телдә белем алуның һәм, әлбәттә, гаиләдәге уңай мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе шул: озак еллар хәрби хезмәттә булган генерал Габтенур Абдуллин, татар авылларыннан чыккан кайбер җитәкчеләрдән аермалы буларак, бүген дә туган телендә иркен аралаша. Иң мөһиме: сигезенче класска чаклы татарча укуы, аның киләчәк тормышына һәм хәрби карьерасына һич кенә дә тискәре йогынты ясамаган. Ә инде унынчы классны көмеш медальгә бетереп чыккан үсмер егетнең Пермьдәге хәрби инженер-командирлар әзерләү училищесына укырга керүе һич тә гайре табигый түгел, чөнки әтисе – элеккеге хәрби. Улы да әтисе юлын сайлый. Ник дигәндә, Габделбәр Абдуллинның тормыш юлы һәр малай, һәр ир-ат өчен үрнәк булырлык. Каһәрле елларда «кулак» тамгасы тагылган «халык дошманы»ның малае 1943 елда 17 яшендә сугышка китә. Кыска сроклы хәрби әзерлек үтүгә, алгы сызыкка җибәрәләр. 1 нче Украина һәм 2 нче Белоруссия фронтлары составына керүче гаскәрләр сафында сугыша. 1945 елның маенда Берлин янындагы Потсдам каласын азат итү белән, Советлар Союзы Маршалы И.С.Конев гаскәрләре Прага юнәлешендә һөҗүмгә күчә һәм шул сәбәпле яугир Абдуллин Җиңүне Чехословакия җирендә каршылый. 1945 елның сентябреннән – Көнбатыш Украинаның Польша чиге буендагы Рава-Русская каласында урнашкан застава башлыгы урынбасары. Җиде ел буена шул заставаның 45 нче чик буе отрядында хезмәт итеп, бары тик 1952 елда гына туган төбәккә әйләнеп кайта. Тагын бер елдан гаилә кора һәм лаеклы ялга чыкканчы Можганың ут сүндерү часте башлыгы булып эшли.

  Тормыш юлын хәрби хезмәткә багышларга карар кылган улы Габтенур фронтовикның йөзенә кызыллык китерми: хәрби училищеның инженер-командирлар әзерләү факультетын фәкать яхшы билгеләргә генә тәмамлый һәм 1976 елның 26 июнендә лейтенант дәрәҗәсе алып чыга. Билгеләнеш буенча, штабы Костромада урнашкан данлыклы Ленин орденлы Кызыл Байраклы 10 нчы Орлов-Берлин гвардия ракета дивизиясенә эләгә. Бу инде Бөек Ватан сугышын кичкән хәрби берәмлекләрнең дәвамчысы булган 165 нче ракета бригадасы базасында 1960 елда оешкан дивизия, анда хезмәт итү өчен иң-иң яхшыларны гына сайлап җыялар. 1967 елда СССР Кораллы көчләре Генштабы һәм стратегик максатлардагы ракета гаскәрләре командованиесе карары белән дивизиядә ун ракета полкы оештыру бурычы куела. Тагын ун елдан дивизия һәркайсы аерым стартлы («ОС») ракета комплексларыннан гына торган тугыз полкны берләштерә.

   Милләттәшебез сынатмый: биш ел дәвамында взвод, рота һәм батальон белән командалык итә, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә лаек була. 1981 елда киләчәге өметле булган яшь офицерны Мәскәүгә, Дзерженский исемендәге Хәрби академиягә укырга җибәрәләр. Ике ел дәвамында махсус югары белемгә ия булып чыккан капитан Абдуллин кабаттан үз дивизиясенә әйләнеп кайта. Яңа вазифасы – дивизия штабының оператив бүлеге башлыгы урынбасары. Шактый югары, подполковник званиясенә тиң дәрәҗә. Үтә җаваплы вазифасын намус белән башкаручы, яхшы әзерлекле офицерның оештыру талантын бик тиз күреп алалар һәм 1985 елда яңа бурыч йөклиләр: 25 февральдән майор Абдуллин яңа төрдәге 158 нче ракета полкы оештыра башлый. Ул бу эшне тиз арада башкарып чыга һәм полкы белән өйрәнүләр өчен өч айга төньяктагы «Плецеск» космодромының сынау полигонындагы укыту үзәгенә китә. Космодромнан ясалган ике хәрби-сынау старты уңышлы була һәм командованиенең югары бәясен ала. Моның өчен Абдуллин орден белән бүләкләнә, полкны исә хәрби дежурствога куялар.

   Яңа полкларның үзенчәлеге нидә соң? Беренчедән, дивизиянең биш полкындагы ракета комплексларының куллану вакыты чыга. Икенчедән, узган гасырның 80 нче еллары башыннан АКШ янәдән үзенең атом-төш коралы потенциалын арттыра башлый. Әле җитмәсә, СССР белән АКШ арасында стратегик һөҗүм итү коралларын чикләү турында килешү (ОСВ-1) гамәлгә куелгач, илнең сәяси һәм хәрби җитәкчелеге беренче булып атом-төш коралын кулланудан тыелу турындагы килешүне дә имзалый. Шундый вазгыять шартларында, дошманның көтелмәгән һөҗүменә каршы торырлык һәм лаеклы җавап бирерлек яңа төр ракета комплекслары булдыру ихтыяҗы туа. Табигый ки, өстенлек  мобиль «Тополь» ракета комплексларына һәм хәрби тимер юл ракета комплексларына (БЖРК) бирелә. Соңгылары белән, штаблары Кострома, Пермь һәм Красноярск өлкәсенең Канск каласында урнашкан ракета дивизияләрен коралландыралар. Әүвәл, 1985 – 1987 елларда «Плесецк» космодромыннан сынау-өйрәнү максатларында барлыгы утыз ике ракета старт ала. Уңышлы сынаулардан соң, һәр дивизиянең дүртәр полкы поездларга урнаштырылган берәр ракета комплексы белән коралландырыла.  1987 – 1994 елларда барлыгы унике шундый стратегик ракета комплексы хәрби дежурствода тора. Аларның төп үзенчәлекләре: тимер юл буйлап, сәгатенә йөз-йөз егерме чакрым тизлектә хәрәкәт итүче мондый континентара баллистик ракеталарның кайдалыгын ачыклау, нигездә, мөмкин булмый. Һәр ракета полкының Белоруссиянең көнбатышындагы чигеннән алып Ерак Көнчыгышка кадәр сузылган хәрби патруль маршруты арасы 1400 – 2000 мең чакрымнан артып китә. Шул җиде ел эчендә БЖРК урнаштырылган өч локомотивлы егерме вагонлы поездлар унсигез мәртәбә хәрби дежурствога чыга, барлыгы 400 мең чакрым юл үтелә.

   Генерал Абдуллин – шушы төр коралны сынауда катнашучы һәм аны хәрби дежурствога куюга саллы өлеш кертүче командирларның берсе. 1987 елда өметле яшь командирны үзе хезмәт иткән 10 нчы дивизиянең ракета полкы командиры итеп билгелиләр, ә инде 1988 елда Иваново өлкәсендәге Тейково каласына күчерәләр. Үзйөрешле ракеталар очыру җайланмасы булган зур һәм данлыклы полк. Заманында анда Леонид Брежнев үзе, Саклану министры Устинов, ракета гаскәрләре өчен җаваплы, СССРның авыр машина төзелеше министры Балабанов һ.б. булган. Подполковник Абдуллин командалык иткәндә, полкта «отлично» билгесенә дүрт хәрби-өйрәнү пускы башкаралар. Шактый тәҗрибә туплаган командир 1990 елдан – Түбән Тагилдагы 42 нче ракета дивизиясенең штаб башлыгы. Ә инде 1992 елда утыз сигез яшьлек полковник Габтенур Абдуллин  штабы Красноярский краеның Канск каласында урнашкан 23 нче Ленин орденлы Кызыл Байраклы Орлов-Берлин исмендәге гвардия ракета дивизиясенә командалык итә башлый. Дивизия составында – биш ракета полкы. Хәрби шәһәрчектә яшәүчеләрнең саны алтмыш меңнән артып китә. Хәрби вазифасыннан тыш каладагы барлык инфраструктура, көндәлек мәшәкатьләр – бөтенесе бер үк вакытта гарнизон башлыгы да булып торган дивизия командиры өстендә. Тагын бер елдан генерал-майор дәрәҗәсе бирү турындагы карарга кул куйганда, Габтенур Габделбәр улы утыз сигезенче яшь белән генә барган була әле. Генерал погоннарын аңа илнең ул чактагы Президенты Борис Ельцин шәхсән үзе тапшыра. Шул көнне генерал дәрәҗәсе алучы өч хәрбинең тагын берсе – Советлар Союзы Герое Руслан Аушев.

   Якташыбыз биографиясендә 1995 ел тагын бер ягы белән истәлекле: аны штабы Омск каласындагы 33 нче Берислав-Хинган исемендәге ике Кызыл Байраклы Суворов орденлы ракета армиясе – РВСН составындагы гвардия оператив берләшмәсе командующиенең беренче урынбасары итеп билгелиләр. Кайбер белгечләр әлеге эре хәрби берләшмәне «Омск ракета армиясе» дип йөртә, һәм аның оешу тарихы шулай ук шактый үзенчәлекле. 1961 елның февралендә Омскида 27 нче уку-укыту полигоны базасында 7 нче аерым ракета корпусы оеша. СССР Кораллы көчләренең шул елның апрель аендагы Директивасы белән корпуска барлык мактаулы исемнәре белән 109 нчы укчы гвардия дивизиясе кушыла. Ә инде армиянең идарәсе һәм штабы 1970 елда оеша. Абдуллин командующийның беренче урынбасары вазифаларын башкарганда, армия илнең төрле почмакларында җәелдерелгән җиде ракета дивизиясен берләштерә. Шунысы да бар: 1996 елда генерал-майор Габтенур Абдуллин Россия Кораллы көчләре Генераль штабы Академиясен тәмамлый. Бу – СССР һәм Россия Кораллы көчләрендәге иң югары хәрби академия. Биредә диплом яклаган Абдуллин армия командующие вазифасына аттестацияләнә һәм 1998 елда ракета армиясе командующие вазифасына билгеләнергә тиеш була.

   Әмма илдәге тискәре үзгәрешләр, бер-бер артлы кабатланып торучы сәер реформалар шаукымы армияне дә урап үтми. Дивизия белән командалык иткән чагында илнең саклану министрына үзенең төпле фикер-теләкләрен кискен рәвештә белдерүдән куркып тормаган генералны Кораллы көчләрдәге чарасызлык тәмам гаҗиз калдыра. Армия командующиенең беренче урынбасары – тынгысыз һәм гаять җаваплы вазифа. Илнең төрле төбәкләрендә урнашкан ракета дивизияләрендә еш булган генерал, хәрбиләрнең аяныч хәлен күреп, нык борчуга төшә, хәрбиләр өстенә өелеп төшкән гаделсезлекләр күңелен кыра, үзәгенә үтә. Армияне финанслау соң дәрәҗәдә начарая. Хәтта тирән җир астында дежурствода торган офицерлар, ашханәдә үзләренә тиешле ашамлыкларның бер өлешен ашамыйча, өйләренә алып кайталар. Чөнки гаиләләренә, чын мәгънәсендә, ашарга җитми. Ә бит офицерларның бер мәртәбә җир астында дежурствода торулары, Габтенур Габделбәр улы искәрткәнчә, космонавтларның бер атна буена галәмдә булуларына  тиң. Әле ул гынамы? Хезмәт хакларын бирүләр тоткарлану сәбәпле, акчасызлыктан гаҗиз булган офицерлар, гаиләләрен туйдыру өчен, авыр һәм үтә җаваплы хәрби хезмәттән соң, үз автомобильләрендә пассажирлар ташырга һәм башка эшләргә ялланырга мәҗбүр булалар. Кем ничек булдыра ала, шулай авыр хәлдән чыгарга тырыша. Офицерларга шундый мөнәсәбәт булгач, солдатларга ни сан! Кыскасы, уңга карасаң да – юк, сулга карасаң да – юк: илнең кораллы көчләрендә таркалу көннән-көн киңрәк масштаблар ала, киләчәккә өмет өзелә. Сәламәтлек дигәне дә сиздерә башлый...

   Егәре җитәрлек, яхшы пенсия белән отставкага чыктым дип тынычланып кала торган кешеләрдән түгел. Инде яңа хезмәт урыны табу алгы планга чыга. Беренче булып эш тәкъдим итүче – ул чактагы Омск өлкәсе губернаторы Полежаев, аны үзенең куркынычсызлык хезмәтен җитәкләргә озак кодалый. Әмма туган як җылысы үзенә ныграк тарта, җирсү хисе өстенрәк булып чыга, һәм Абдуллиннар гаиләсе Себер җирендә төпләнеп калмаска карар кыла. Мөгаен, татар җырларын ишеткән чакларында күңеле йомшарып, күзләре яшьләнүче хатыны Альфира ханымның да йогынтысы булмый калмагандыр – беренче итеп, генерал эш белешергә Ижауга кайта. Анда ачык йөз белән каршылыйлар, яхшы эш тә тәкъдим итәләр, әмма кала ошамый. Аннан зур өметләр белән Татарстан башкаласына килә. Ни әйтсәң дә, ата-бабалар яшәгән, җанга якын изге җир ич. Җан гына түгел, кан да тарта. Тик, ни аяныч, колач җәеп каршыларга ашыкмыйлар үз ата-бабалары ватанында.

Туган ягын сагынып кайткан, республика үсешенә әллә күпме файда китерәсе шик уятмаган тагын бер татар баласының үз ватанында аңлау тапмавы бик кызганыч, әлбәттә. Мондый тискәре мөнәсәбәтне кичерүе аңа гына түгел, хатыны Альфира ханымга да бер дә җиңел булмагандыр. Шуңа да бүген Чаллы каласында яшәүче бердәнбер генералның: «Татарстанга кайтуымны стратегик хатам саныйм!», – дип раславын аңлавы һич тә читен түгел. Бу киләчәктә мондый ялгышлыклар кылынмасын өчен җан авазы, кисәтү кебегрәк яңгырасын һәм кабул ителсен иде. Билгеле, мондый гамьсез битарафлыкка карап кына эшсез калмый Габтенур Абдуллин: Сергей Рачков җитәкләгән РАССТАЛ холдинг-компаниясенә урнаша. Җиде ел буе әлеге компания составындагы Беренче профиль заводының генераль директоры булып эшли. Биредә хезмәт куйганда югары икътисади белем ала, тәҗрибә туплый. Илле биш яшеннән  пенсиягә чыга.

  Моннан ике ел элек үзе кебек үк Дзерженский исемендәге Хәрби академияне тәмамлаган һәм майор дәрәҗәсендә хезмәтен тутырып кайткан улы үз эшен ачкач, акыллы киңәшләре һәм саллы гамәлләре белән аңа ярдәм итеп тора. Үз язмышыннан канәгать. Гаҗәп тә түгел: кырык яшенә күпләр хыяллана гына алырлык үрләр яуланган. Бар да яхшы, нәкъ Островскийның герое Павел Корчагин раслаганча, ягъни, тормыш юлындагы аерым кыенлыкларга карап кына, «яшәлгән еллары өчен тамчы да үкенерлек» түгел. Тыныч-тату гаилә бәхетенә дә күпләр көнләшерлек. Яраткан оныгы Марат – олы юанычы. Аны тәрбияләүдә һәм олы тормыш юлына әзерләүдә улы Артур белән килене Владага даими булышып тора. Яраткан кызлары Дамира АКШның Чикаго университетын тәмамлаган һәм шул илдә төпләнеп калган.

   Мәскәүдә дә дуслары бик күп. Бераз шаярта төшеп: «Бер барганда гына барысын да урап чыгып өлгерү һич тә мөмкин түгел», – дип раславында да хаклык зурдыр. Шул җәһәттән аның яхшы командир булуын да искәртергә кирәктер. Мисал өчен, хәрби хезмәтен аның кул астында лейтенант дәрәҗәсендә башлаган Сергей Каракаев инде үзе генерал-полковник званиесендә, бүген илнең Стратегик максатлардагы ракета гаскәрләре Башкомандующие. Элекке командирына карата бик яхшы мөнәсәбәттә. Шуны ук аңа кадәр шул ук вазифаны башкарган генерал-полковниклар Игорь Сергеев белән Николай Соловцев һәм башка бик күп генераллар турында әйтергә мөмкин. Тик Татарстанда һәм Чаллыда үз мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмауга гына бераз хәтере калуын сиздерә хәрби көчләр ветераны.

Комментарийлар