Логотип «Мәйдан» журналы

Чын мөгаллим

Күренекле мәгариф ветераны Феликс Зәки улы Хаҗиевның якты истәлегенә (07.06.1939 - 22.08.2017) Милләтебезнең күренекле улы Ризаэддин Фәхретдинов: «Бу дөньяда укытучы һөнәреннән дә өстен һөнәр юк­...

Күренекле мәгариф ветераны Феликс Зәки улы Хаҗиевның якты истәлегенә


(07.06.1939 - 22.08.2017)


 
mogallim_zag
Милләтебезнең күренекле улы Ризаэддин Фәхретдинов: «Бу дөньяда укытучы һөнәреннән дә өстен һөнәр юк­тыр», ­ – дип язып калдырган. Чыннан да, нин­ди генә заманалар булмасын, Укы­ту­чы­га карата укучылары күңелендә яшәгән зур ихтирам һәм ихлас рәхмәт хис­лә­ре гомерлек. Нәкъ менә шушы хис­ләр Укытучы өчен иң зур бәһа, тор­мы­шы­ның иң зур мәгънәсе булып тора да.
Хәзер инде лаеклы ялда булган, күп­тән түгел тыйнак кына итеп 70 яшь­лек бәйрәмен билгеләп үткән мө­гал­лим Феликс Зәки улы Хаҗиев үзен бә­хет­ле­ләр­дән саный. Чөнки ул да укытучы һө­нә­рен иң өстене итеп күргән һәм го­ме­ре­нең иң зур өлешен балаларга мәгъ­ри­фәт нуры өләшүгә багышлаган.
Феликс Зәки улы Хаҗиев 1939 елның 7 июнендә Актаныш районы Так­та­ла­чык авылында туа. Әтисе Зәки агай ба­ла­лар укыта, мәктәп директоры, рай­ком хезмәткәре булып эшли. Бөек Ва­тан сугышы башлангач, фронтка алы­на. Ни кызганыч, кечкенә Феликска әти­сен исән-сау күрү насыйп булмый. Зәки агай Днепр буенда барган дәһшәтле су­гыш­лар­ның берсендә һәлак була.
Фазыйла апа улының ярым ятим бу­лып үсүен теләми. Кыркаентүбә авы­лын­да­гы Салих атлы кешегә тор­мыш­ка чыга. Феликс абый үзенең үги әт­кә­се Салихны искә алганда: «Бер­чак­ны сабакташ дустымны авылга ку­нак­ка алып кайттым. Әни, сүз ара сүз чы­гып, дустыма әтиемнең үги икәнлеге ту­рын­да әйтте. Шул чакта бик тә кы­ен бу­лып китте. Чөнки мин аны үз әти­ем­дәй якын күрә идем», – ди. Салих ага­ны авылдашлары да ихтирам белән ис­кә ала­лар. Аны кырыс, әмма чын мәгъ­нә­сен­дә намуслы һәм ярдәмчел кеше, та­ләп­чән җитәкче,­ бригадир буларак хә­тер­лиләр.
Фазыйла апа исә озак еллар буе, Ис­ке Кормаш мәктәбенә йөреп, ана теле укыта. Ул чорларда мәктәп шаулап-гөр­ләп тора. Укыту тугыз бинада, ике сме­на­да алып барыла. Иске Кормаш со­ве­ты­на караган авыллардан тыш, мәк­тәп­кә Җияш, Бикчәнтәй, Чирү, Яңа Кор­маш­тан да йөреп укыйлар. (1974–1975 уку елын­да, мәсәлән, мәктәптә 629 ба­ла укы­ган.) Фазыйла апа, гадәттә, уку­чы­лар­ның дәфтәрләрен тикшереп, ал­да­гы дәресләргә уку әсбаплары һәм күр­сәт­мә чаралар әзерләп, өйгә бары ка­раң­гы төшкәч кенә кайта. Феликс абый хәтеренә дә әнкәсе нәкъ шул ел­лар­да­гы­ча, кулына фонарь-лампа тотып, ике авыл арасыннан кайткандай уелып калган.
Егет Минзәлә авыл хуҗалыгы тех­ни­ку­мын тәмамлый. Үзенең булачак тормыш иптәше Әнисә белән ул Кыр­ка­ен­тү­бә клубында, «танцы»да таныша.  Казан­нан кунакка гына кайткан, инде ир­тә­гә үк калага китәргә тиешле кызны авылда калырга, гомерлек яры булырга күндерә. Алар бергәләп инде менә 45 ел буе тату һәм бәхетле гомер кичерәләр. Гөрнадирдай ике ул үстергәннәр, дүрт онык һәм бер оныкчыклары бар.
...Феликс Аю авылында алты елга якын зоотехник булып эшли. Инде үз һө­нә­ре­нең серләренә ныклап төшендем ди­гән­дә генә, аның язмышында кызыклы бер үзгәреш була. Ул хакта Феликс абый болай дип сөйли:
«Энем Фердинандның шофер булып эш­ли башлаган чагы. Аның белән  Ак­та­ныш урамыннан узганда, бер белдерү күреп туктадык. Белдерүдә Алабуга дәү­ләт педагогия институтына читтән то­рып укырга чакырганнар. Им­ти­хан­нар тапшырырга ун көн чамасы гына ва­кыт калган. Фердинанд миңа: «Яз­мы­шың­ны сынап кара әле, абый. Минемчә, си­ңа укытучы булырга кирәк», – диде. «Чыннан да, әтием дә укытучы булган, әнием дә укытучы. Нишләп әле миңа да мөгаллим булмаска?!» – дигән уй ту­ды минем башта. Шулай итеп, ныклап хәзерләндем дә, керү имтиханнарын ях­шы билгеләргә тапшырып, югары уку йорты студенты булдым». Феликс абый сөйләгәннәргә өстәп тагын шу­ны да әй­тер­гә кирәк: аның әнисе ягын­нан нә­сел җепләре Казандагы Мәрҗани мәд­рә­сә­сен тәмамлап, төбәгебездә җә­дит­чә белем бирүче Әхмәтхафиз Дәү­ләть­яров­ка барып тоташа. Ә Дәү­ләть­яров­лар­ның го­му­ми педагогик эш стажлары 400 ел­дан артып китә.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы дип­ло­мы алганнан соң, Феликс Зәки улы өчәр ел Зөбәер һәм Әтәс авылларын­да балалар укыта. Аннары чирек гасырга якын (1969 елдан бирле) Иске Кормаш ур­та мәктәбендә директор урын­ба­са­ры бу­лып намуслы хезмәт итә. Сер тү­гел: әле­ге ва­зый­фа зур ихтыяр көче һәм про­фес­сио­наль компетентлык таләп итә. Бу вазыйфаны физик һәм рухи яктан көч­ле, үз һөнәренә чын йөрәктән би­рел­гән кешеләр генә озак еллар дә­ва­мын­да башкара аладыр.
dsc00996-1
«Мин эшемне кешеләргә карата хөр­мәт һәм тигезлек дигән принциплар­дан чыгып корырга, коллективтагылар­ның гозерләрен үтәргә, алар белән дус­та­нә мөнәсәбәт сакларга омтылдым. Кол­ле­га­ла­рым­ның дәресләрен тың­лап чыккач: «Тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Әм­ма әйбәтлекнең чиге юк. Киләчәктә дә камиллеккә омты­лыгыз», ­– дип киңәш бирә идем. Үз белемемне дә туктаусыз рә­веш­тә күтәрергә, укучыларымны чын шә­хес итеп тәрбияләргә тырыштым, – ди мө­гал­лим. – «Кем арбасына утырсаң, шу­ның җырын җырларсың», диләр бит, ди­рек­то­ры­быз Линиф Вәкилович Каһиров бик яхшы җитәкче, уңган оештыручы бул­ды. Без аның белән озак еллар буе иң­не-иңгә куеп, килешеп эшләдек. Авыл башында биш ел эчендә калкып чык­кан яңа Белем Сарае барыбыз өчен дә олы куаныч булды. Җирлектә җә­дит­чә белем бирә башлауга 100 ел ту­лу­ны да бик зурлап билгеләп үттек. Бу ва­кый­га авылларыбыз тарихын һәм җир­ле­ге­без­дән чыккан күренекле шәхесләрне бар­лау­га зур этәргеч бирде. Туган як та­ри­хын өйрәнү һәм сәнгать дөньясы кү­ген­дә якты йолдыз булып кабынган рәс­сам­на­ры­быз Ә.Сәфәргалин, В.Маликов, З.Ба­сый­ров­ка багышлап оеш­ты­рыл­ган музейларыбыз белән танышырга Та­тар­стан Фәннәр академиясеннән, Ка­зан сынлы сәнгать музееннан, Баш­кор­то­стан рәссамнар берлегеннән, газета-жур­нал редак­цияләреннән де­ле­га­ция­ләр килде. Шул рәвешле, мәктәбебез районда гына түгел, хәтта республика масштабындагы үрнәк уку йорт­ла­ры­ның берсенә әверелде».
«Феликс абыегыз мәктәпкә иң бе­рен­че булып бара, аннан иң соңгы ке­ше бу­лып кайта иде, – ди Әнисә апа. – Ир­тә­лә­рен чит авыллардан килгән балалар ишек төбендә зарыгып тормасын дип ашык­са, кичләрен язу-сызу эшләре бе­лән тоткарланды. Ул хәтта «Мәктәптә җен бар икән», ­ дип, өлкәннәргә кадәр шик­лә­неп сөйли торган сүзләрдән дә шүр­лә­мә­де. Күпчелек вакытта, кичке аш­ка көтеп алҗыгач, аны мәктәптән үзем барып ала идем».
Әйе, Феликс абый фидаиләрчә хезмәт итә. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен күп мәртәбәләр мактау грамо­та­ла­ры һәм дипломнар белән бүләкләнә. Фотосы колхоз идарәсе һәм район мә­га­риф бүлеге каршындагы Мактау так­та­ла­рын­да урын ала. 1976 елда ул, рай­он­ның алдынгы пропагандисты бу­ла­рак, «Сугыш эзләре буйлап» дип атал­ган маршрут буенча сәяхәт кыла. Ә ва­тан­пәр­вәр кеше өчен моннан да зуррак бү­ләк бар микән?! Эне һәм се­ңел­лә­ре дә, абыйларыннан үрнәк алып, гыйлемгә омтыла. Сокланмыйча мөм­кин түгел: бер үк гаиләдән абруй ка­зан­ган укы­ту­чы, галим-агроном, ме­ха­ник, жур­на­лист, галим-биолог һәм шәф­кать туташы үсеп чыккан!
brest_n
Әнисә апа озак еллар буе мәктәп аш­ха­нә­сен­дә аш-су әзерләүче булып эш­лә­де. Җәй көннәрендә ул мәктәп­нең җи­ләк-җимешкә, аллы-гөлле чәчәкләргә бай бакчасының күз-колагы, шук уку­чы­лар теле белән әйтсәк, «сигнализация»­се иде. Икесе дә темпераментлы, ике­се дә тырыш кеше­ләр алар. Феликс абый­ның тынгысыз һәм эзләнүчән та­би­гать­ле шәхес икәнен ассызыклау өчен, аның безгә – укучыларына Са­бан­туй­да очрашкач сөйләгәннәрен ис­кә тө­ше­реп үтим әле: «Бүген таң ал­дын­нан каяндыр ерактан ишетелгән сә­ер та­выш­ка уяндым. Ишегалдына чы­гып, игъ­ти­бар белән тыңласам, әтәч кыч­кыр­ган тавыш килә. Әйе, әтәчләрнең дә са­та­шып кычкыра торган гадәте бар-ба­рын. Әмма бу тавыш авылдан чит­тә яң­гы­рый. Берәрсенең әтәче, җим чүп­лә­гән җиреннән адашып, шулай ерак кит­кән­ме, әллә инде төлке-мазар ур­лап, шуның авызыннан котылганмы?! Шулай кызыксынып, тыңлана-тың­ла­на, су буйларын карадым, кукуруз ба­су­ын айкап төштем, яшь каенлык янын­нан уздым –­ юк кына бит әтәч ди­гә­нең!  Бераз яктыра төшкәч кенә абай­лап алдым: әтәч тавышы Сабантуй мәй­да­нын­нан килгән. Бичараны кичтән үк би­ек колга башындагы читлеккә ябып куйганнар икән...»
feliks-enise
Феликс абыйны мин, башлангыч сый­ныф­лар­да укытмаса да, билгеле бер дә­рә­җә­дә тәүге укытучым дип саныйм. Ул үз гаиләсе белән безнең каршыдагы йорт­та яши иде. Ян күршеләрнең ма­лай­ла­ры ташбака алып кайткач, мин, дүрт яшь­лек сабый, ул кызыклы җан­вар­ны «бакаташ» дип атаганмын. Фе­ликс абый, күпме генә тырышмасын, ни­чә­мә-ничә «дәресләр» үткәрмәсен –  ­ ми­ңа «ташбака» сүзен әйттерә ал­ма­ган. Ниһаять, Иске Кормашта, мәктәп янында яңа йорт төзелгәч, Феликс абый гаиләсе шунда күченеп китте. Ләкин ул вакыттагы «дәресләр» минем өчен чирканчык алу гына булган икән.
Башлангыч мәктәптә укыганда, укытучы апабызның: «Кормаш мәк­тәбен­нән завуч килә. Инша яз­ды­ра­чак­лар. Контроль эшкә ныклап хә­зер­лә­не­гез!» – дип катгый кисәтүе без­нең нәни йө­рәк­ләр­дә ниндидер бер шом, шы­кыю хисе уята иде. Ә инде класс­ка: «Исән­ме­сез, балалар!» – дип ел­ма­еп килеп ке­ргән Феликс абыйны күр­гәч (Фазыйла апа­ның малае бит!), рә­хәт­лә­неп, җиңел сулап куя идек.
Феликс абый урта мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын, өлкәнрәк сыйныф­лар­да җәмгыять белеме һәм тарих фән­нә­рен укытты. Ул укыткан дәресләр үз­лә­ре­нең мавыктыргыч һәм эмоциональ бу­лу­ла­ры белән аерылып тора иде. Бар кү­ңе­лен биреп сөйләве, тарихи ва­кый­га­лар һәм шәхесләр хакында күп белүе, үзе дә сизмәстән эшкә җиккән артистлык сәләте укучыларны яңа бер дөньяга сәяхәткә алып китә иде. Бер карасаң, ул Явыз Иванга, икенче ка­ра­саң, Нева ярында басып то­ру­чы Петр I гә яки пош­мас, әм­ма хәйләкәр булган Ку­тузо­вка әйл­ә­нә. Аның дә­ре­сен­дә өй­рәнел­гән хәзрәти Пуш­кин әкиятләре, Крылов мә­сәл­лә­ре, Б.Полевойның «Чын ке­ше турында» повесте һ.б. әсәрләр хәтергә ныклап уе­лып калган. Иң матур, иң зур «бишле» билгесе куючы да Фе­ликс абый иде! Ул, го­му­мән, түбән билгеләр куй­мас­ка тырыша. Укучылары да аны их­лас­тан хөрмәт итә. Ир­тән эшкә ба­ру­чы укучысы Ил­ги­зәр әнә, урамда оч­ра­ган саен, Әнисә апага: «Феликс абыйга сәлам әйт! Шәп Кеше ул. Бер­кайчан да «икеле» куймады. Йөзгә кадәр яшәсен!» – дип уза икән. Уртача укы­ган­на­ры шундый теләктә булгач, «биш­ле»­гә укыганнарның ихтирамы ту­рын­да сөйләп тә торасы юк. Хәер, Укы­ту­чы­ны нинди билге куюына карап тү­гел, ә чын тормышка юл күрсәтүче як­ты маяк бу­ла­рак бәяләү һәм олылау дө­рес­рәк. Ә Мөгаллимебез Феликс Зәки улы Ха­җи­ев­ның тормыш юлы укучылар өчен нәкъ шундый якты Маяк.

2009 ел.


 

Комментарийлар