Логотип «Мәйдан» журналы

Чүплекләргә каршы көрәш өчен Казан укучысы самокат, гироскутер һәм айфон алды

Казанның 27нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Тимур Гыйбатуллин экологларга Казанда чүплекләр турында дүрт ел эчендә 800гә якын хәбәр юллаган. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы актив катнашучыс...

Казанның 27нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Тимур Гыйбатуллин экологларга Казанда чүплекләр турында дүрт ел эчендә 800гә якын хәбәр юллаган. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы актив катнашучысы 20 ноябрьдә Казанда бүләкләнәчәк.
Чүплекләргә каршы көрәш өчен Казан укучысы самокат, гироскутер һәм айфон алды
«Ел саен мобиль кушымтага якынча 200 хәбәр җибәрәм. Чүплекләрне өй тирәсеннән яки үз районымда табам. Чисталык һәм экологиягә мәхәббәтне миңа балачактан ук әти-әниләр сеңдерде. Йорт янындагы чүплекне фотога төшерәм, ә ике атнадан аны җыештыралар. Миңа бу процессны күзәтү һәм нәтиҗәне күрү күңелле», — дип сөйләде «Татар-информ»га экоактивист.

Тимур Гыйбатуллин ял итеп йөргән вакытта Вахитов районында бик күп вак чүплекләр тапкан. Ешрак ул төзелеш калдыкларын, иске җиһазларны һәм гараж артындагы башка көнкүреш чүп-чарларын күреп ала.
Конкурста актив катнашкан өчен егет дүрт ел рәттән призлы урыннар яулый. Ул бүләккә электр самокаты, гироскутер һәм айфон алган инде.

Бу уку елы ахырында 11 сыйныф укучысына БДИ тапшырырга туры киләчәк. Шуңа күрә җәйгә кадәр урамнар буйлап озак йөреп, чүплекләрне фотога төшереп булмый. Әмма чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, җәен Тимур кабат мобиль кушымтага яңа гаризалар җибәрергә җыена.
«Мәктәп экопатруле» республика конкурсы 2014 елның 1 сентябреннән «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләрендә үткәрелә. Аның 2019 елда нәтиҗәләре 20 ноябрьдә билгеле булачак. Иң яхшы укучыларны «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак тантанада бүләкләячәкләр.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197163/

Комментарийлар