Логотип «Мәйдан» журналы

Чүлмәктәге балык (рецепт)

Чүлмәктәге балык рецептын тәкъдим итәбез.Кирәк була:1кг балык (филе– 800 грамм)2 кишер3 суган150 грамм майонез100 грамм сыртоз, борычлавр яфрагыБалыкны кисәкләргә бүлегез, мөмкин булган кадәр сөякләре...

Чүлмәктәге балык рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк була:
1кг балык (филе– 800 грамм)
2 кишер
3 суган
150 грамм майонез
100 грамм сыр
тоз, борыч
лавр яфрагы
Балыкны кисәкләргә бүлегез, мөмкин булган кадәр сөякләрен алыгыз. Кәстрүлгә тезеп, өстенә салкын су салып, тоз, түгәрәк борыч , лавр яфрагы салып, 10–15 минут пешерегез. Кишер белән суганны озынча юка итеп турагыз да , җиңелчә кыздырып алыгыз. Чүлмәккә катлап, кыздырылган яшелчәләрне, балыкны салып, һәр кат арасына майонез сылагыз. Өстенә сыр уасыз да, 30 минут духовкада пешерәсез.
 
https://www.instagram.com/p/B3cpzD9DU5n/

Комментарийлар