Зарлану димәгез, сүз уңаеннан гына әйтәм, элек без, җыелган акчабызны учлап, көне-төне мал эзләп чаба торган идек.

Ә хәзер… Мал үзе эзләп килә. Почта әрҗәсен ачып җибәрүгә учлап-учлап реклама хәбәрләре коела: сатам, төзәтәм, өйрәтәм, өшкерәм, сөйдерәм, бүләк итәм ише фирмалар көне-төне юмалап, үзләренә чакырып тора.
Бушлай гәзит эченнән биш долларлык акча хәтле генә бер чакыру килеп төште – күрше йортның чормасын җиһазлап, чәч китәрүчеләр яңа остаханә ачкан. Биш доллар хәтле дип әйттем, чөнки Джордж Вашингтон рәсеме урынына чәч китәрүче кызның сурәтен куйганнар. Ә кыз һәйбәт… долларын күргән саен күрәсе килә…
Чәч китәрүче кызларның холкын беләсез инде, алар такырбаш клиентларга сәлам дә бирмиләр. Ә мине әллә кайдан ук күреп алып, ак халатларын җилпи-җилпи, өч креслога берьюлы урын тәкъдим итәләр.

spm
Чират та юк, ялындыручы да юк, буш креслоларның берсенә чумдым. Җилкәм түрдә, аяк идәндә, сурәтем көзгедә. Рәхәттән изрәп, күзнең берсен йомып куйдым, икенчесе белән көзгедән чәч китәрүче кызның сурәтен көтәм.
– Бу чибәр егеткә нинди прическа ясыйм? – дигән тавышка күземнең икенчесен дә йомам.
– Яшьләрчә булсын, – минәйтәм, – матурайтыгыз әле бер, юкса, бөтенләй кешегә күренерлегем калмады.
– Сиңа бишенче модель бик килешергә тиеш, тәвәккәлликме?
– Үзегез чамалагыз инде, осталык сездән, чәч миннән.
Шулчак минем яңакка бик йомшак, хәйран кайнар нәрсә орынып үтте. Күзнең берсен генә ачып карыйм… Сөбханалла… доллардагы президент кызның түше бит бу! Әллә чәч китәрүчем үзе дә минем креслога менеп утырганмы соң? Икенче күзем шар ачылды! Ну эшнең тәмен белеп эшләүчеләр бар бу дөньяда… Ак халатлы остам гәүдә бөгелешләрен минем иңемә туры китереп, чын күңелдән бишенче модель белән мавыккан иде. Көзгегә карасам – абау ул йөзнең сылулыгы – тасвирлап күрсәтер идем, куркам, аннан соң бу хикәяне укыган ирләр, шул кызның адресын безгә дә әйт әле, дип, җаныма тиярләр иде бугай. Кызый кулындагы көмеш кайчысы белән керт-керт итеп биш тәңкәлек чәчемне турый, чәчемне түгел – бәгыремне! Күңелемдә берьюлы йөз сорау туды.
– Исемегез дә үзегез кебек матурмы?
– Фәридә.
– Карасана, Фәридә исемле матур кызлар да була икән! Фәридә, син бу тирәдә яңа кеше, ахрысы, элек бер дә күргәнем юк иде.
– Әйе, бүген генә күчерделәр.
– Син, Фәридә, үзең кеше чәчен тураклыйсың, ә үзеңнең толымнарың – күз тимәсен! Егетләр бәйләнәдер сиңа.
– Исләре дә китми… Менә, бишенче модель шушы инде, йә, килешәме, матурым?..
– Бетте дәмени?! Бик тиз. Их, ике башлы түгел шул без бу фани дөньяда! Менә хәзер икенче прическага тотыныр идең… Туйганчы сөйләшеп тә калмадым.
– Башыңа бүрек киюгә онытырсың әле.
– Минме, синеме? Ниме, Фәридә, чәчне бер көн эчендә үстереп була микән? Иртәгә тагын килер идем.
– Онытырсың. Чибәр егетләр хәтерсез була…
Бишенче модельләренә йөз илле сум түләп чыгып киттем. Үзем урамда, җаным Фәридә янында калды.
Икенче көнне иртүк, ачылышына ук өлгерим дип, тагын чормадагы Фәридә янына килдем. Килсәм, гомердә булмаганны, чормада – җир буе чират. Әллә ялгыш аптека ишегенә бастыммы дисәм, юк, дөрес инде – чәч алдырырга килүчеләр чираты.
Чиратым җиткәндә, эшемә дә соңга калган идем инде. Креслога утыруыма ук таныды Фәридә.
– Прическаң матур бит, әй. Баџадирларча гәүдәңә килешеп кенә тора.
– Ни бит, Фәридә, спортчыларныкы кебек кыска чәч килешәрәктер миңа? Күптәннән кызыгам шуңа.
– Кичә үк әйткән булсаң соң, алтыным…
– Кичә үзем дә аптыраган ла ул.
Фәридә мине спортчы кыяфәтенә керткән арада җыелган халыкны күрсәң… Хәзер министрлар янына керәм дисәң дә, ул хәтле чират юк. Чират дигәнем мине утыргычтан төртеп төшерердәй булып чырай сыткан.
Ә утыргычта мин! Фәридәнең кулы минем йөз илле тәңкәлек чәчне сыйпый. Күкрәге белән яңагыма тиеп-тиеп, тиеп-тиеп, тиеп-тиеп ала.
– Рәхим ит, чәчең олимпия чемпионнарыннан ким түгел.
Минем, чиратка үч итеп, утыргычтан төшәргә исәбем юк.
– Фәридә, спортчы буласым килми, малай чакларым искә төшәрдәй иттереп, маңгай чәчен генә калдырыйк әле. Калганын кырып ташла. Түләү мәсьәләсендә борчылма, џәр заказ минем өстә.
Фәридәне әйтәм, җитез бит әй, чираттагы ирләр бер-ике кат тамак кырып өлгергәнче, газиз башкайларым утыз яшемә чаклы үстергән тубалдан котылып, маңгай өстендә кәҗә койрыгы хәтле генә чәч укмашып калган иде.
Хушбуй сибәргә ирек бирмәдем, урыныма башка кешене утыртасым килми. Фәридә янында рәхәт, менә шулай көннәр буе чәч алдырып кына утырыр идем. Ә чәч бетеп бара. Тагын нинди прическа ясатырга икән?
– Фәридә, беткән баш беткән, әйдә, бөтенләй алдырып ташлыйк әле, такырбаш булып йөрисем килә.
– Кыш көнеме? – диде остам, ике иңбашын берьюлы сикертеп, – ихтыярың, карлыгачым, миңа барыбер.
Күптән шулай әйтәсем калган икән… Вәт ичмасам мәшәкать! Фәридәм мине сабый баланы көйләгән кебек итте: җитәкләп юынгычка алып барды, күбекләндерде, үткен пычак белән ялтыратып кыра башлады, киселгән җиренә өф-өф итеп кершән сипте. Чираттагы ирләр, көнчелекләреннән нишләргә белмичә, урам ягына таба борылышып басты.
– Фәридә, иртәгә шушы вакытларда керсәм, сине тагын туры китереп булыр микән? – дим.
– Иртәгә? – диде ул, иртәгесе көнгә бик зур мәгънә өстәп, – синең чәчең калмады ласа, инде шәт ике айсыз үсмәс тә, әнә, көзгегә кара, шахзадәм…
Көзгедә мин үземне танымадым… Ярар, матураербыз әле.
– Ике ай күрми торсам үләм, әлбәттә. Мин иртәгә парик-мазар киеп килермен, парик китәргәнең бармы?
– Юк. Тәк, былбылым, синнән төгәл йөз тәңкә. Кем чираты анда, килегез! – дип, Фәридә парик мәсьә­ләсендә артык җәелеп сөйлә­шүгә вакыт калдырмады.
Чираттагылар минем такыр ба­­шым­нан көлеп калды. Шулай, бәхетле кеше гел көлке тоела инде ул.
Күкрәк киереп урамга чыктым. Баш түбәсенә «каз тәне» йөгерде, тышта хәйран салкын икән – бүрек эченә җил керде. Баш кечерәйгән, колакчынны төшереп бәйләргә туры килде.
Иртәгә, иртәгә, иртәгә нишләргә? Фәридә янына нинди хәйлә белән керергә?
Уйлый торгач, тәки чарасын таптым. Әгәр минем урында берәр хатын-кыз, киресенчә, чәч китәрүче егеткә гашыйк булса, ул, әлбәттә, тап-такыр итеп чәчен алдырганнан соң ике-өч айсыз монда килә алмас иде. Ә мин киләм, иртәгә үк! Чөнки мин ир-ат, чөнки мин бәхетле, чөнки миңа сакал џәм мыек үсә!
Иртәгесен мыек төзәттерергә дип керсәм – Фәридәм юк! Мин генә түгел, егермеләп такырбаш эзли иде инде аны. Тиз генә мөдирне чакырттык, өстәл сугып Фәридәнең адресын таптырабыз.
– Борчылмагыз, – диде мөдир аркабыздан сөеп, – Фәридә генераль директорның махсус приказы белән күрше остаханәгә җибәрелде, планнары үтәлмичәрәк тора, ди. Безгә дә өч кенә көнгә биреп тордылар аны, юкса, планыбыз кычкырып янасы иде… Фәридә эшләгән җирдә план үтәү берни түгел ул…
Һәм без, егермеләп такырбаш, күр­ше чәчтарашханәне эзләп чаптык.

 

Камил КӘРИМОВ.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга