Логотип «Мәйдан» журналы

«ЧОРМАДА САКЛАНГАН ЯДКАРЬ» республикакүләм иҗат бәйгесе нигезләмәсе

Бездә яңа бәйге. Аның нигезләмәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары1.1. Һәр өйнең үз тарихы, үз язмышы бар. Ә бүгенге күзлектән караганда, иске йортлар, дип әйт...

Бездә яңа бәйге. Аның нигезләмәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
chorma-konkurs

  1. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары
    1.1. Һәр өйнең үз тарихы, үз язмышы бар. Ә бүгенге күзлектән караганда, иске йортлар, дип әйтә торганнарының бигрәк тә. Һәм күпчелек йортларның түбә белән түшәм арасындагы өлеше – чормамы, мансардмы – ниндидер серләрне үз эчендә саклаган пространство буларак, күңелләргә кызыксыну да, әзрәк шом да салып, үзенә тартып тора. Чөнки нәкъ менә шул чормаларга кешеләр көнкүрештә артык булган, ниндидер вакыйгалар белән бәйле, ташларга ярамаган әйберләрне менгереп куялар. Аларга айлар, еллар, хәтта дистә еллар буе кул да тимәскә, күпләр өчен онытылырга да мөмкин. Ул әйберләрне җыештырып куючыларның күбесе якты дөньялардан да китеп бара. Ә чормадагы серләр шул килеш яши бирә. Иске өйләрне сүткәндә, ремонтлар ясаганда, яисә кызыксынып кына булса да, шул серләргә кул тияргә, күз төшәргә мөмкин. «Чормада сакланган ядкарь» бәйгесе әнә шундый кызыклы табышлар турындагы хатирәләрне яңарту, истәлекләр белән уртаклашу, буыннар арасындагы бәйләнешкә карата кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырыла.


1.2. Бәйгенең оештыручысы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Мәйдан» журналы.
1.3. Бәйге 2018 елның 20 ноябреннән 2019 елның 20 мартына кадәр уздырыла. Оештыручылар карары белән уздыру вакыты озайтылырга мөмкин. Бу хакта оештыручылар «Мәйдан» журналы һәм maydan.tatar cайты аша өстәмә хәбәр итә.

  1. Бәйгене оештыручыларның бурычлары
    2.1. Оештыручылар бәйге турында мәгълүматны киң катлам халыкка җиткерә, бәйгегә материаллар кабул итә һәм, кабул ителгән эшләр нигезендә, җиңүчеләрне билгели.
    2.2. Оештыручылар массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгенең барышы һәм бүләкләү тантанасы турында мәгълүмат бирергә хокуклы.

  2. Бәйгедә катнашучылар һәм уздыру этаплары
    3.1. Бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар төрле һөнәр ияләре (шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре) булырга мөмкин.
    3.2. Бәйге бер этапта уздырыла. Килгән язмалар жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, бәйге тәмамлангач, бер ай дәвамында җиңүчеләр ачыклана, иң яхшы язмалар «Мәйдан» журналында басыла.

  3. Бәйгене уздыру һәм бүләкләү шартлары
    4.1. Бәйге өч номинациядә үтә:
    «Безнең нәсел җепләре» – үз нәсел-нәсәбеңә багышланган истәлекләргә бәйле иң яхшы язма;
    «Элекке фото ни сөйли» – фото һәм анда сурәтләнгән кеше яки вакыйга турында иң яхшы язма;
    «Биредә дә тарих эзләре» – әби-бабайлардан калган төрле кулъязмалар, шәҗәрәләр, китаплар, өй җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары һәм алар белән бәйле вакыйгалар турындагы иң яхшы язма.


4.2. Бәйгедә катнашучылар 2018 елның 20 ноябреннән 2019 елның 20 мартына кадәр «Мәйдан» журналы редакциясенә үзләренең татарча язмаларын юллый. Эшләр «Чормада сакланган ядкарь» бәйгесенә» дигән тамга белән 423827, Чаллы, Яшь ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт, «Мәйдан» редакциясенә дип почта аша яки maydan06@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Хатта катнашучы турында мәгълүмат (Ф.И.О., яше, адресы һәм телефон номеры) күрсәтелергә тиеш. Сайлап алынган язмалар, редакцияләнеп, «Мәйдан» журналында һәм maydan.tatar сайтында басыла.
4.3. Бәйгегә шигырьләр һәм хикәяләр кабул ителми, язма конкрет бер урынга, анда табылган истәлекләргә багышлана. Материал күләме 6 басма биттән (14 кегль) артмаска тиеш.
4.4. Һәр номинациядә берәр җиңүче ачыклана, алар диплом белән бүләкләнә.
4.5. Бәйгене оештыручылар өстәмә кызыксындыру бүләкләре кертергә хаклы.
4.6. Бәйгене оештыручылар, язмалар бәйге таләпләренә туры килмәгән очракта, номинацияләрдә җиңүчене билгеләми калдырырга яки бер номинациядән бүләкне икенче номинациягә күчерергә хаклы.

  1. Бәйге комиссиясе
    5.1. Бәйге комиссиясе «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мәйдан» журналы җитәкчесе приказы белән раслана.
    5.2. Комиссия кабул ителгән эшләрне таләпләргә туры килү-килмәү, язу осталыгы һәм төгәллек ягыннан бәяли, җиңүчеләрне ачыклый.
    5.3. Комиссия эше белән Комиссия рәисе идарә итә.


5.4. Бәйгедә катнашучыларга комиссиянең бер үтенече бар: кызыксынып, материаллар эзләп чормага менгән очракта, ялгыш егылып, имгәнү очраклары була күрмәсен, сак булсагыз иде.
 

Комментарийлар