Авыл кешесе хуҗалыгында гел төзелеш эше белән шөгыльләнә: берсен сүтә, икенчесен төзи.

 

Сүткәндә, билгеле инде, беренче эш итеп, чорма чистартыла. Ә анда нинди генә әйбер юк! Кирәге калмаган һәр нәрсә чорма дигән тарихи урында үзенә куыш таба. Еллар үтү белән алар тузан дигән күлмәк кияләр.

Авылдашым Нургали абый Гомәров Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы каршында гына яшәде. Ул кызыксынып музейга керергә, яки килгән кунаклар белән аралашырга ярата иде. Бервакыт кулына әйбер тотып кергән. Карасам, җилпуч. “Сеңелем, чормада күптәннән  ята, мин үлгәч, бу әйберне чыгарып ташларлар. Шуңа күрә музейга бирим әле. Минем истәлегем итеп сакларсың, балаларга күрсәтерсең”, — дип, бүләген биреп чыгып китте. Әйе, җилпучны бүген инде кулланыштан төшердек. Мин үскәндә, әби онны иләк белән шушы җилпучка или иде. Ә аннан онны агач кечкенә сочкыч белән җыеп, он өчен генә тотыла торган савытка салып куя. Җилпуч агачтан ясала. Кипкән юан агачның бер өлешен балта белән уеп алалар һәм кирәкле үлчәмдә юнып  шомарталар. Баш-башын, кул белән тотарга уңайлы булсын өчен, аерым тотка сыман итеп уялар. Җилпуч ашлыкларны җилдә өрдергәндә дә тотыла, чөнки аннан ашлыкны җыеп алу уңайлы. Башка эшләр өчен тотылмый. Җилпуч коры, чиста урында гына саклана. Хәзерге хуҗабикәләр мондый әйберләрне кулланмый. Яшь буын җилпучны бары музейда гына күрә ала, дип уйлыйм.

Ә беркөн музей ишегеннән авыл имамы Мәүлет ага Җиһаншин килеп керде. Ул әле кичә генә мунчасының чормасын чистарткан икән. Аннан бастырыкка куела торган агач ыргак килеп чыккан. Элек ат арбасына йөк төягәч, таралмасын өчен, бау белән йөкне чорнаганнар һәм агач ыргакка эләктереп, арбага беркеткәннәр. Ыргагы да нинди диген, нык агач ботагыннан ясалган. Табигать агачның бер ботагын ыргак формасында үстергән, ә кеше аны, кулга тотарга уңайлы булсын өчен, бераз юнган гына. Тузан-туфрак эчендә аунап яткан бу ыргакны бүгенге яшь буын бөтенләй белми. Элек хуҗалыкта кулланышта булган экспонатлар янында бу ыргак үз урынын тапты.

Эшкә килгәч, телефоным чылтырады. ”Кызый, иске мунчаны сүттек, аннан ая килеп чыкты, музейга китерик әле”, — дип сыйныфташым Гөлүсә Шәфыйкова чылтырата икән. Ник каршы килергә? “Китер”, — дидем мин дә. Чорма күчтәнәчен Гөлүсәнең кызы Гөлфия китереп бирде. Ая — шомартылган тактаны өчпочмак формасында  беркетеп, өске ягына вак, күп энәләр куеп ясалган станок. Кәҗә мамыгын шуңа куеп, бер яктан икенче якка тарткалыйлар. Берничә тапкыр шул ук процессны кабатлап, мамыкны бик нык тарыйлар, йомшарталар. Без үскәндә ая белән әби һәм әни кәҗә мамыгын аялыйлар иде. Шул мамыктан шәл бәйләнә. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәл, бияләйләр бик җылы да, матур да булалар. Хәзерге яшьләргә бу аяны тоттырсаң, ни эшләргә дә белмичә аптырап калачаклар. Бу күчтәнәч тә ыргак янына елышты, чөнки урыны шунда.

Эшем буенча гел сораулар туып тора. Шуларга җавапны мин күп вакыт Җәүһәр апа Галимовадан алам. Җәүһәр – язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең апасы Равиянең кызы. Әдип туып-үскән йортны саклаучы, тәртипләп торучы кеше ул. Ә Мөхәммәт аганың үскән йорты 1916 елда әтисе Сөнгатулла агай тарафыннан салынган. Инде бер гасырдан артык торган йортның түбәсе бик тузган дип, Җәүһәр апа шуны алмаштыру эшенә тотынды. Беренче эш итеп, түбә сүтелгәнче, әлеге дә баягы, шул чорма тикшерелә бит инде. Җәүһәр апа да чорма байлыгын актарганда, ике тәгәрмәч табып алган. Мин сорауларга җавап эзләп аның янына кердем, ә ул миңа: ”Әйдә, кил әле. Мин сиңа бернәрсә күрсәтәм”, — дип, мунчасы янына дәште. “Уфалла арбасы”ның тәгәрмәчләре икән. “Тузанын да какмадым. Бабайны 1938 елда ук атып үтергәннәр бит. Шуңарчы кулланган уфалла арбасының тәгәрмәчләредер инде бу”, — ди йорт хуҗасы. Кулдан эшләнгән, күпмедер дәрәҗәдә тузган, шулай да шәп сакланган. Күчәре сумалалап куелган, түгәрәге агачтан бөгелеп, калай белән беркетелгән. Тәгәрмәчнең ясау материаллары нык, хәтта гасыр тузаны да үзенә сеңгән сыман. Бәлки бу “уфалла арбасы”н язучының әтисе генә түгел, әнисе дә тарткандыр, ә Мөхәммәт ага, Габделфәт Сафинның клибындагы сыман, аның артыннан кайнар күз яшьләрен җиргә тамызып, елый-елый эткәндер. Шул заман авырлыгын үзенә сеңдергән уфалла тәгәрмәчләре музей экспозициясенең иң күркәм урынына – элек кулланышта булган авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары янына кереп урнашты.  Заманында мондый арбаны тартып, тормыш йөген өстерәгән әбиләребез инде авылыбызда бетеп бара. Рәхилә Маликованың “Уфалла арбасы” шигырендә дә мондый юллар бар:

Елаттың да, ашаттың да,

Син уфалла арбасы!

Төпкә җигелеп сине тартты

Сугыш чоры баласы.

Хәзер яшьләр мондый арба белән газап чикми, күп кешедә заманча техника. Аның да ниндие генә юк.

Ыргак белән ая янына шул заман тузаны кунган “уфалла” тәгәрмәчләре дә урнашты, җилпуч та кукраеп үз иптәшләрен тиз тапты. Музейга килгән яшь буын вәкиле күрсен, белсен әле әби-бабайларының ниләр белән тормыш иткәнен. Белү генә аз булыр, сокланырга һәм горурланырга да кирәктер әби-бабаларыбыз белән. Чөнки алар көнкүрешкә яраклы әйберләрне натураль материалдан эшләгәннәр һәм шуны кулланганнар. Бернинди синтетика, бернинди агулы матдәсез материаллар кулланганнар бит алар. Шуңа күрә дә аларның гомерләре озын, саулыклары нык булгандыр, дип уйлыйм.

                                                            Халидә Габидуллина,
                                                            М.Мәһдиев музее мөдире,
                                                            Арча районы, Гөберчәк авылы.

 


Комментарий язарга