Логотип «Мәйдан» журналы

Чомбе

Бриллиант армиядән иң кимендә прапорщик булып кайтырга җыенган иде.  Ләкин хыял... гына шул ул. Чын-чынлап хәрби хезмәткә керешүнең беренче аенда ук аның өчен күңелсез вакыйга булды. Взвод кичке...

Бриллиант армиядән иң кимендә прапорщик булып кайтырга җыенган иде.
 
Ләкин хыял... гына шул ул. Чын-чынлап хәрби хезмәткә керешүнең беренче аенда ук аның өчен күңелсез вакыйга булды. Взвод кичке тикшерүгә тезелеп, "Үрә кат!" командасы яңгырауга, аның нәкъ борын очына көтмәгәндә-уйламаганда озынборын килеп кунды. Башта түзде егет, аннан... аннан уч төбе белән шалт шул кабахәткә!
Взвод командирының кисәк кенә җенләнеп:
— Фамилия?.. — дип кычкыруыннан солдат тәмам югалып калды.
— Чомбе... Чомбе... Чомбарисов, — диде ул, бутала-бутала. Лейтенант хөкеме кыска булды:
— Бәдрәф чистартырга... нарядка! — Бриллиант акланырга теләп:
— Так бит... комар... — диде. Командир бүртенеп чыкты — кызганыч ки, аның фамилиясе дә Комаров иде шул.
— Два наряда... — дип өстәде ул. Нишлисең, язмышка буйсынырга туры килде. Наряды бер хәл, шул көннән соң яшь солдатка "Чомбе" кушаматы ябышты. Болай да исеменең Бриллиант, фамилиясенең Чомбарисов булуына гарьләнеп йөри иде ул. Кирәк бит, авылда киребеткән дип аты чыккан атасы шундый әкәмәт исем тапкан. Кирәксә-кирәкмәсә акыл өйрәтергә яраткан күршеләренә:
— Малай үземнеке, теләсәм Алтын, теләсәм Бриллиант куштырам, — дип кырт кискән. Ә фамилияне паспорт бүлегендә бутаганнар. Абыйсы документларындагыча татарча матур яңгырашлы Чимбарисов булса, ни әйтер идең дә бит. Менә Африкадагы ниндидер узурпатор кебек Чомбе булып йөр инде!
Шул көннән лейтенант Комаров аны өнәмәс булды (һәрхәлдә, Бриллиантка шулай тоелды), бик кирәккәндә "Чомбе" дип кенә дәшә иде. Иптәшләре исә аны усаллык белән түгел, кызык өчен генә Чомбе дип йөрттеләр. Кайчагында, ул йоклаганда, аяк бармаклары арасына шырпы кыстырып ут төртүләр, ятагына су түгеп куюлар булса да,
кызмады, гади шаяру дип кенә кабул итте, чыгырыннан чыкмады Бриллиант. Авыл җирендә яшьли эшләп үскән үгез кебек таза, әмма бераз юашрак, мокытрак егеткә моннан да артык этлек эшли алмыйлар иде. Башкаларны да үртәштергәлиләр ич!
Командирлар әйткәнгә дә карышмады, иптәшләренең чәнечкеләрен дә колак артыннан уздырып җибәрә торган булды ул, җитмәсә старшина белән дуслашып алды. Яка астына салырга яратучы "сверхсрочник". Бриллиантның апасы шушы шәһәрдә кибетче булганын белеп алгач, аның аркылы әчкелтем-төчкелтем әйберләр китертә башлады. Башына пирәш киткән саен:
— Слушай, мин сиңа звание алып бирәм, — дип,егетне гел вәсвәсәләндереп торды. Бриллиантка нәкъ шул гына кирәк иде  дә. Ләкин ефрейтор булу өчен генә дә әрмән коньягын литрлап-литрлап куярга турә килде.
Әмма сержантлыкка үрелер өчен ул гына җитми иде шул. Түзде Бриллиант. Старшинаның гына нәфесе кимемәде — менә бүген, менә иртәгә, дия-дия, авыл малаен сауды да сауды. Егет канәгатьсезлек белдерә башласа, менә штабка яңа кеше килгән бит әле аның кылын тарткалап карарга кирәк, җаламыйча-майламыйча булмый, дип һаман сузды. Инде хезмәт срогы бетәргә дә күп калмаган иде. Бриллиантның сабыр канатлары сына башлады. Ниһаять, көннәрнең берендә өметле сүз әйтелде:
— Комаровны беләсең бит... Ул штабта эшли хәзер...
— Соң... ул мине яратмый бит... —дип куйды Чомбе.
— Яратмаса... яратыр... Аның да тамагы бар... — дигән иң зур дәлил Чомбены иң караңгы уйлардан өстерәп чыгарды.
Дембельгә бер ай кала Чомбеның погонына икенче сызык өстәлде. Бик үк канәгать булмаса да, шат иде Бриллиант. Шактый кыйммәткә төште төшүен: сый-нигъмәттән башка, хәрби түрәләрнең вак-төяк йомышларын, хәтта өй эшләрен дә үтәргә туры килде бит әле. Аның каравы туган авылына ул кече сержант булып, киң күкрәгенә старшинаның калдык-постык значокларын тагып, ниһаять, "Чомбе" дигән кушаматыннан котылып, борынын шактый югары күтәреп кайта. Ә үзе шуларга өстәп хәрби батырлыклары турында да бераз шыттырып җибәрсәме... һәә-әй!.. Армиядә булып кайткан бар егетләр дә әллә дөресен генә сөйли дип уйлыйсызмы?! Шулай ул дөнья...
 

Әхмәт РӘШИТ


«Мәйдан» журналы архивыннан

Комментарийлар