Логотип «Мәйдан» журналы

Чөгендер — ютәлдән дәва

Ютәл төшеп интеккәндә, кызыл чөгендер белән дәваланып карагыз. Файдасы тими калмас.Моның өчен кыргычтан үткәрелгән бер бокал кызыл чөгендернең өстенә бер аш кашыгы алма уксусы салыгыз. Сәгать ярымнан...

Ютәл төшеп интеккәндә, кызыл чөгендер белән дәваланып карагыз. Файдасы тими калмас.

Моның өчен кыргычтан үткәрелгән бер бокал кызыл чөгендернең өстенә бер аш кашыгы алма уксусы салыгыз. Сәгать ярымнан соң, массаны кулланырга да була.
Аш серкәсендә торган чөгендерне көн дәвамында берничә тапкыр бал калагы белән кабып, суырып йөрегез. Тик ашказаны, бөер авырулары, шикәр диабеты булганнарга сак эш итәргә кирәк.
Уксуслы чөгендер ангина белән еш авыручыларга да файдалы. Кызыл чөгендернең сутын чыгарып, 200 грамм сутка 1 аш кашыгы алма уксусы салыгыз һәм шуның белән көненә 4-5 тапкыр тамагыгызны чайкатыгыз.
 
 

Фото: https://kiziltan.ru


ото:Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-11-29/ch-gender-yut-ld-n-d-va-671364

 

Комментарийлар