Логотип «Мәйдан» журналы

Чөгендер яфрагыннан коймак рецепты

Чөгендер безнең эрага кадәр 4 гасырда ук билгеле яшелчә икән. Россиягә ул 10 гасырда килеп керә. Башта ризык өчен аның яфрагы гына кулланыла, ә чөгендерен медицина өлкәсендә генә файдаланалар. Без исә...

Чөгендер безнең эрага кадәр 4 гасырда ук билгеле яшелчә икән. Россиягә ул 10 гасырда килеп керә. Башта ризык өчен аның яфрагы гына кулланыла, ә чөгендерен медицина өлкәсендә генә файдаланалар. Без исә аның чөгендерен өстен күрәбез. Күбебез яфрагының күпкә файдалырак икәнен белми дә. Витаминнарга, микроэлементларга бай яфраклардан кәтлит ясарга ашыгыгыз. Яфраклар яшь вакытта тәмлерәк була.




Кәтлит өчен:  чөгендер яфрагы, 1 баш суган, ике йомырка, тоз, борыч, 2 аш кашыгы он.


Чөгендер яфрагы җыясыз да, су белән чайкап алып турыйсыз.




Ингредиентларны бергә кушып болгатырга кирәк. Калак ярдәмендә кәтлит формалаштырып, майда ике яклап кыздырып аласыз.

Сөт өсте белән бик тәмле, бик туклыклы, файдалы.



Автор: Динара МИҢНЕКАЕВА

Фото: Динара Миңнекаева

https://intertat.tatar/ash-su/ch-gender-yafragynnan-koymak-retsepty/

Комментарийлар